Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


«Сез Мисырны яулап алырсыз! Яулап алгач, бу илдә яшәүче кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз! Чөнки аларның үз хо-куклары бар, сез аларны үтәргә тиешсез һәм алар сезгә кан кар-дәшләр булып торалар (х



бет9/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   19

«Сез Мисырны яулап алырсыз! Яулап алгач, бу илдә яшәүче кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз! Чөнки аларның үз хо-куклары бар, сез аларны үтәргә тиешсез һәм алар сезгә кан кар-дәшләр булып торалар (хатыннары ягыннан)».

Изге Илче киләчәккә дә күз сала һәм гасырлар буе яшәячәк туганнарына да яхшы мөгамәләдә булырга куша. Бу хәдисне шә-рехләүче галимнәр Исмәгыйль галәйһиссәләмнең анасы Һәҗәр ми-сырлы булганга алар кан кардәшләр дип ишарә кылалар. Хатын-нар ягыннан туганлыкка килгәндә исә, Аллаһы Тәгәләнең илчесе Ибраһимның анасы Мария Мисыр хатыны була.

Бу туганлык йогынтысы шул ике гүзәл туганның токымна-рына гасырлар һәм дәверләр буена таралган!


إِنَّ آلَ أَبِي فُلانٍ لَيْسُوا بِأَوْلِيَائِي،إِنَّمَا وَ لِيّي اللهُ وَصَالِحُ المُؤْمِنِينَ، وَ لَكِنْ لَهُمْ رَحِمٌ أَبلُّهَا بِبِلاَلِها .

«Чыннан да, фәлән гаилә әгъзалары минем дусларым түгел, минем дусларым Аллаһы Тәгалә һәм мөэминнәрдер. Шуңа кара-мастан мине алар белән туганлык мөнәсәбәтләре бәйли һәм мин алар белән тиешенчә мөгамәлә кылырмын».

Ислам үзенең киң күңеллелеге һәм шәфкатьлелеге белән ае-рылып тора. Бу дин мөселман булмаган туганнар белән дә туган-нарча яшәргә куша һәм өнди.

Аллаһы Тәгаләнең Илчесе корәешлеләрне чакыра һәм алар җыелып беткәч, барысына да аерым-аерым мөрәҗәгать итеп болай ди:


يَا بَنِي عَبْدِ شَمْسٍ، يَا بَنِي كَعْبِ بْنِ لُؤَىٍّ، أَنْقِذُوا أَنْفُسَكمْ مِنَ النَّارِ، يَا بَنِي مُرَّةَ بْنِ كَعْبٍ أَنْقِذُوا أَنْفُسَكمْ مِنَ النَّارِ ، يَا بَنِي عَبْدِ مَنَافٍ أَنْقِذُوا أَنْفُسَكمْ مِنَ النَّارِ ، يَا بَنِي هَاشِمٍ أَنْقِذُوا أَنْفُسَكمْ مِنَ النَّارِ ، يَا بَنِي عَبْدِ الْمُطَّلِبِ أَنْقِذُوا أَنْفُسَكمْ مِنَ النَّارِ ، يَا فَاطِمةُ أَنْقِذِي نَفْسَكِ مِنَ النَّارِ، فَإِنِّي لا أَمْلِكُ لَكُمْ مِنَ اللهِ شَيْئًا، غَيْرَ أَنَّ لَكُمْ رَحِمًا سَاَبُلُّهَا بِبِلالِهَا .

«Әй, бәнү Габдешәмс, әй, бәнү Кәгъб бине Лүәй, үзегезне уттан саклагыз! Әй, бәнү Мурра бине Кәгъб, үзегезне уттан саклагыз! Әй, бәнү Габдеманнаф, үзегезне уттан саклагыз! Әй, бәнү Һашим, үзегезне уттан саклагыз! Әй, бәнү Габделмотталиб, үзегезне уттан саклагыз! Әй, Фатыйма, үзеңне уттан сакла! Мине сезнең белән туганлыгым бәйләсә дә, мин сезне берничек тә Алла-һыдан саклый алмыйм, ләкин мин туганлыгымны тиешенчә сак-лармын!»


Чыннан да, мөселман үзенең туганнарына игелекле булып кала бирә, хәтта алар Ислам динен тотмасалар да.

Чын һәм аңлы мөселман туганнары белән бәйләнешне үз ди-ненең күрсәтмәсе дип карый, бу аларга матди ярдәм күрсәтүне ге-нә күз алдында тотмый. Фәкыйрь туганнарга акча белән ярдәм итү, туганлык мөнәсәбәтен ныгытып йөрешүләр, үзара теләктәшлекне арттыручы дустанә киңәшләр, инсафлы булу, яхшы сүзләр әйтү, ачык чырай белән каршы алу һәм башка бик күп изгелекләр – бо-ларның барысы да кешенең йөрәгендә мәхәббәт уята, теләк-тәшлеккә өнди һәм туганнар арасында бердәмлек тудыра.



بُلُّوا أَرْحَامَكُمْ وَ لَوْ بِالسَّلامِ .

«Туганлык бәйләнешләрен сәламләшү белән булса да дәвам иттерегез».

Чын мөселман үз туганнарының туганлык мөнәсәбәтләренә карашлары башкачарак булуына карамастан туганлыкны ныгы-тырга омтыла. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен казануга омтылып, туганлык мөнәсәбәтләрен сакларга тырышучы кеше үзенә карата да шулай ук җавап бирсеннәр дип тормый. Туганнары аның белән туганчыл мөнәсәбәттә булу-булмауларына карамастан, ул үзе алар-га терәк булып тора. Болай эшләп ул башкаларга үрнәк була һәм Исламның кешедә нинди күркәм сыйфатлар тәрбияләвен исбат-лый.


لَيسَ الْوَاصِلُ بالْمُكَافِيء، وَ لَكِنَّ الْوَاصِلَ الَّذِي إِذَا قُطِعَتْ رَحِمُهُ وَصَلَهَا .

«Туганлык мөнәсәбәтләрен кадерләп саклаучы кеше түгел, ә үзенә карата туганлык мөнәсәбәтләрен өзгән туганнары белән һа-ман да туганнарча яшәргә омтылучы кеше хакыйкый тоташучы бу-ла».

Изге Пәйгамбәрнең үгет-нәсыйхәтләре сабырлык, түземлелек, гафу итә белү һәм мәрхәмәтлелекне ныгытуга юнәлдерелгән. Ту-ганнары аның белән араларын өзеп, рәхимсез һәм аңа карата начар мөнәсәбәттә булсалар да, ул туганлык мөнәсәбәтләрен саклап ка-лырга тырыша.


اَلرَّحِمُ مُعَلَّقَةٌ بِالْعَرْشِ تَقُولُ: مَنْ وَصَلَنيِ وَصَلَهُ اللهُ، وَ مَنْ قَطَعَنِي قَطَعَهُ اللهُ .

«Туганлык мөнәсәбәте Аллаһының гаршенә бәйле. Ул (туган-лык) әйтә: «Кем дә кем миңа тоташса Аллаһы Тәгалә дә аңа то-ташыр, кем миннән өзелсә Аллаһы Тәгалә дә аннан өзелер».



اِعْرِفُوا أَنْسَابَكُمْ تَصِلُوا أَرْحَامَكُمْ فَإِنَّهُ لاَ قُرْبَ بِالرَّحِمِ إِذَا قُطِعَتْ

وَ إِنْ كَانَتْ قَرِيبَةً وَ لاَ بُعْدَ بِهَا إِذَا وُصِلَتْ وَ إِنْ كَانَتْ بَعِيدَةً .

«Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, кан кардәшләрегез белән йө-решегез. Чөнки, әгәр ара өзелсә, никадәр якын кардәш булса да, ерак булыр, әгәр йөрешсәгез, ерак туган булса да, якын булыр».



صِلَةُ الرَّحِمِ وَ حُسْنُ الْخُلْقِ وَ حُسْنُ الْجِوَارِ يُعَمِّرْنَ الدِّيَارَ وَ يَزِدْنَ فِي الْأَعْمَارِ .

«Туганнар белән йөрешү, күркәм холык, күршеләр белән тату тору мәмләкәтне төзек кылып, гомерләрне озын итәр».



صِلْ مَنْ قَطَعَكَ وَ أَحْسِنْ إِلَى مَنْ أَسَاءَ إِلَيْكَ وَ قُلِ الْحَقَّ وَ لَوْ عَلَى نَفْسِكَ .

«Сине ташлаган якыннарыңны ташлама, алар сине ташласа-лар да, син алар белән якын бул, әгәр сиңа берәү яманлык итә икән, син аңа кулыңнан килгән кадәр яхшылык ит. Гәрчә үзеңә за-рар килсә дә, һәрвакыт хаклыкны әйт».



مَنْ هَجَرَ أَخَاهُ سَنَةً فَهُوَ كَسَفْكِ دَمِهِ .

«Әгәр бер кеше үзенең мөэмин кардәше белән бер ел күреш-мичә торса, ул аның канын агызган кебек булыр».

Ягъни, ул аны дошман күргән булыр, чөнки дошманнар гына бер-берләрен күрергә ашкынып тормыйлар.

Күршеләр
مَا زَالَ جِبْرِيلُ يُوصِينِي بِالْجَارِ حَتَّى ظَنَنْتُ أَنَّهُ سَيُوَرِّثُهُ .

«Җәбраил фәрештә миңа «Күршең белән яхшы мөнәсәбәттә бул!» – дигән үгет-нәсыйхәтләрен бирүне туктатмады. Мин аны хәзер күршене мирас алучылар исемлегенә кертер, дип тә уйлый идем».

Үз диненең кануннарын хөрмәт итүче мөселман үзенең күр-шеләре белән яхшы мөгамәләдә була, аларга игелекләр кыла һәм авыр вакытларында ярдәм итә. Ул Ислам диненең үгет-нәсыйхәт-ләрендә һәм күрсәтмәләрендә күршеләргә карата булган мөнәсә-бәтләрнең иң югары урында булуын истә тота. Аллаһы Тәгалә Үзе-нең изге Китабында күршеләргә игелекле булырга кушкан: «Алла-һы Тәгаләгә буйсыныгыз, ата-аналарыгызга, туганнарыгызга, ятим-нәргә, туган күршеләргә, туган булмаган күршеләргә, дустыңа, юл-дашыңа һәм башкаларга яхшылыклар эшлә». Ниса: 36.

Әгәр күршең туганың да булса сезне күршеләр булу гына тү-гел, ә туганлык бәйләнешләре һәм бер диндә булу да берләштерә. Пәйгамбәребез үзенең күп кенә хәдисләрендә күршеләргә мәрхә-мәтле булырга куша. Ул мөселманмы, түгелме, туганмы, юкмы, ба-рыбер синең аңа карата булган мөнәсәбәтең Ислам дине кушканча күркәм булырга тиеш.



مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَ الْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُحْسِنْ إِلىَ جَارِِهِ .

«Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә ышанган кеше күрше-сенә яхшылык эшләсен».

Йөрәге һәм акылы бу дин белән яктыртылган хак мөселман күршесенә карата киң күңелле, эчкерсез була, аның турында кай-гырта һәм аның белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була. Ул аңа булдыра алган һәр нәрсәсе белән ярдәм итә, шатлыгына шатлана, кайгысына кайгыра, теләкләрне уртак тели.

Шулай ук, өендә берәр ризык пешерелсә күршеләрен дә сый-ламыйча калмый. Чөнки ризык пешкәндә чыккан исләрдән күрше-ләренең дә ашыйсы килеп, аларның исә бу ризыкны пешерергә хәлләре җитмәскә мөмкин.



إِذَا طَبَخْتَ مَرَقًا فَأَكْثِرْ مَاءَهُ، ثُمَّ انْظُرْ أَهْلَ بَيْتٍ مِنْ جِيرَانِكَ فَأَصِبْهُمْ مِنْهَا بِمَعْرُوفٍِ .

«Әгәр шулпа пешерсәң суын күбрәк сал. Аннан соң күрше-ләреңә кереп, аларны да тиешенчә сыйла».

Мөселманның сизгер табигате күршесенең авыр тормышына тыныч кына карап тора алмый. Ислам дине буенча яшәүче кеше үзе рәхәт тормышта яшәп, күршесе авырлыкта яшәү белән килешә алмый. Ул һәрвакыт аңа ярдәм итеп яши.

مَا آمَنَ بِي مَنْ بَاتَ شَبْعَانَ، وَ جَارُهُ جَائِعٌ إِلَى جَنْبِهِ، وَ هُوَ يَعْلَمُ بِهِ .

«Күршесендә ач кеше була торып, үзе тук хәлендә ятып йок-лаган кеше миңа инанмаган булыр».



لَيْسَ الْمُؤْمِنَ الَّذِي يَشْبَعُ وَ جَارُهُ جَائِعٌ .

«Күршесе ач булып, ә үзе тук булган кеше мөэмин түгел».



يَا نِسَاءَ الْمُسْلِمَاتِ، لاَ تَحْقِرَنَّ جَارَةٌ لِجَارَتِهَا وَ لَوْ فِرْسِنَ شَاةٍ .

«Әй, мөселман хатын-кызлар, күршеләрегезгә сарык тоягы кадәр кечкенә генә булса да яхшылык эшләүдән кимсенмәгез».

Бу хәдис икенче яктан күршең биргән әйбергә кимсетеп кара-маска, киресенчә зур итеп алырга куша: ягъни күршесе биргән әй-бер сарык тоягы кадәр генә булса да, ул күршесенә рәхмәт укырга тиеш. Яхшылык өчен әйтелгән рәхмәт Ислам әхлагының аерылгы-сыз бер сыйфаты булып тора.

Хак мөселман үзенең туганнарына, яисә мөселман күршесенә генә яхшылык эшләп калмый, ә мөселман булмаган күршесен дә кире какмый. Бу нәрсә Ислам диненең шулкадәр киң күңелле булу-ын һәм ул, дин аермалыгына карамыйча, бөтен кешене үзенә рух-ландыруын аңлата. Бервакыт Габдуллаһ бине Гамер сарык суйгач үзенең ялчысыннан сорый: «Син безнең яһүд күршебезгә берәр нәрсә бирдеңме? Чөнки мин Аллаһ Илчесенең: «Җәбраил г.с. миңа күршең белән яхшы мөнәсәбәттә бул дигән үгет-нәсыйхәтләрен бирүне туктатмады. Мин аны хәзер күршене мирас алучылар исем-легенә кертер, дип тә уйлый идем», – дип әйткәнен ишеттем».

Менә шуңа күрә яһүд һәм насаралар мөселманнардан үзләре-нең гомерләре, намуслары һәм маллары өчен курыкмыйча яшиләр. Ислам диненең тарала башлаган чорларында мөселман авылла-рының тау башларына төзелгән чиркәүләре моңа дәлил булып то-ра. Бу вакытта алар әйләнәсендә меңләгән мөселманнар яшәгән.

«Аллаһы Тәгалә сезнең белән дин өчен сугышмаган, сезне өй-ләрегездән куып чыгармаган кешеләргә карата яхшылыклар кылу-дан һәм гадел мөнәсәбәттә булудан тыймый. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә гадел кешеләрен ярата!» Мүмтәхәнә: 8.


قُلْتُ: يَا رَسُولَ اللهِ، إِنَّ لِي جَارَيْنِ فَإِلَى أَيِّهِمَا أُهْدِي؟ قَالَإِلَى أَقْرَبِهِمَا مِنْكِ بَابًا .

«Бервакыт мин (ягъни, Гайшә): «Әй, Аллаһының Илчесе, ми-нем ике күршем бар. Аларның кайсысын бүләклим икән?» – дип сорадым. Ул: «Ишеге синең ишегеңә якынрагын», – дип җавап бирде».

Димәк, игелекне янәшәдәге күршедән башла, аннан соң ераг-рак күршеләргә күч.

مِنْ سَعَادَةِ الْمَرْءِ الْمُسْلِمِ فِي الدُّنْيَا الْجَارُ الصَّالِحُ، وَ الْمَنْزِلُ الْوَاسِعُ وَ الْمَرْكَبُ الْهَنِيءُ .

«Бу дөньяда мөселманны гадел күрше, иркен йорт һәм менәр ат (транспорт) бәхетле итә».

Безнең бабаларыбыз гадел күршене шулкадәр югары бәялә-гәннәр, андый күрше белән күрше булып торуны үзләренә зур бә-хет дип санаганнар. Бу дөньяда мондый бәхетне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Бу хакта бик күп хәбәрләр бар. Бервакыт Сәгыйт бине әл-Гасның күршесе берәү белән йортын йөз мең дир-һәмгә сатарга килешкән, ә аннан соң сатып алучысына әйтә икән: «Бу – әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйт белән күршелекне күпмегә сатып аласың?» Бу хакта Сәгыйт ишеткәч үзе аңа йөз мең дирһәм биреп аннан калырга үтенгән.

Исламда гадел мөселман күршенең урыны һәм дәрәҗәсе ту-рында менә нинди данлау сүзләре әйтергә мөмкин. Ә начар күрше хакында нәрсәләр әйтергә мөмкин соң? – Начар күрше ул Аллаһы-ның рәхмәтеннән мәхрүм кеше. Бу тормышта Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәр яхшылыкның нигезе булып тора. Начар күрше бу мәрхәмәттән мәхрүм ителгән.



وَاللهِ لاَ يُؤْمِنُ، وَاللهِ لاَ يُؤْمِنُ، وَاللهِ لاَ يُؤْمِنُ، قِيلَ:

مَنْ يَا رَسُولَ اللهِ ؟ قَالَ: اَلَّذِي لاَ يَأْمَنُ جَارُهُ بَوَائِقَهُ .

«Валлаһи дип әйтәм, инанмый, валлаһи дип әйтәм инанмый, валлаһи дип әйтәм, инанмый!» Кешеләр: «Кем, әй, Аллаһының Илчесе?» – дип сорыйлар. Ул: «Аның усаллыгыннан күршесе имин булмаган кеше», – дип җавап бирә».



لاَ يَدْخُلُ الْجَنَّةَ مَنْ لاَ يَأْمَنُ جَارُهُ بَوَائِقَهُ .

«Күршесе аның усаллыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә кермәс».

Күршесенә усаллык, явызлык китерүче начар күршенең җи-наяте нинди авыр, Аллаһы Тәгалә аны хәтта җәннәткә керү мөм-кинлегеннән дә мәхрүм иткән.

يَا رَسُولَ اللهِ ، إِنَّ فُلانَةً تَقُومُ اللَّيْلَ، وَ تَصُومُ النَّهَارَ، وَ تَفْعَلُ الْخَيْرَ، وَ تَصَدَّقُ، وَ تُؤْذِي جِيرَانَهَا. فَقَالَ رَسُولُ اللهِ r : « لاَ خَيْرَ فِيهَا، هِيَ مِنْ أَهْلِ النَّارِ». قَالُوا: وَ فُلانَةٌ تُصَلِّي الْمَكْتُوبَةَ، و تَصَدَّقُ بِأَثوار، وَ لاَ تُؤْذِي أَحَدًا، فَقَالَ رَسُولُ اللهِ r : «هِيَ مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ» .

«Әй, Аллаһ Илчесе, фәлән хатын төннәр буе гыйбадәт кыла, көндезен ураза тота, яхшылыклар эшли, садакалар бирә, ләкин үзенең күршеләренең хәтерен калдыра». Аллаһ Илчесе әйтә: «Анда изгелекнең әсәре дә юк, ул утта янучыларның берсе булыр!» Кеше-ләр әйтә: «Фәлән хатын бары тик фарыз намазларын гына укый һәм фәкыйрьләргә бары тик сөт кенә бирә, ә үзе беркемне дә рән-җетми». Аллаһ Илчесе әйтә: «Ул җәннәт иясе булыр!».

Хак мөселман күршесе белән яхшы мөнәсәбәттә булырга ты-рыша. Ул бигрәк тә күршесенең хак-хокукларын боза торган гөнаһ-лардан курка. Чөнки мондый гөнаһлар куркыныч нәтиҗәләргә ки-терә һәм бик авыр җинаять булып тора. Бервакыт Аллаһ Илчесе үзенең сәхабәләренә: «Уйнаш нәрсә ул?» – дип сорау бирә, алар: «Ул – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесенең рөхсәт итмәгән эше» – дип җавап бирәләр. Шуннан соң ул болай ди:

لَأَنْ يَزْنِي الرَّجُلُ بِعَشْرِ نِسْوَةٍ أَيْسَرُ عَلَيْهِ مِنْ أَنْ يَزْنِيَ بِامْرَأَةِ جَارِهِ. وَ سَأَلَهُمْ عَنِ السَّرقَةِ، فَقَالُوا: حَرَامٌ، حَرَّمَهَا اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ وَ رَسُولُهُ، فَقَالَ: لَأَنْ يَسْرِقَ مِنْ عَشَرَةِ أَهْلِ أَبْيَاتٍ أَيْسَرُ عَلَيْهِ مِنْ أَنْ يَسْرِقَ مِنْ بَيْتِ جَارِهِ .

«Чыннан да, әгәр бер кеше чит ун хатын-кыз белән зина кыл-са, бу әле аның өчен күршесенең хатыны белән зина кылган хәтле авыр җинаять булып саналмый». Шуннан соң ул аларга угрылык турында сорау бирә. Алар болай дип җавап бирәләр: «Ул нәрсә – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесенең рөхсәт итмәгәне». Шуннан соң ул болай ди: «Чыннан да, әгәр бер кеше ун йортны таласа да, аның бу эше күршесен талап чыгу хәтле авыр җинаять булып са-налмый».



أَوَّلُ خَصْمَيْنِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ جَارَانِ .

«Кыямәт көнендә үзара талашучылар арасыннан иң беренче булып күршеләрдән сорау алына».

Әдәплелек кагыйдәләрен һәм үз диненең үгет-нәсыйхәтлә-рен яхшы белүче мөселман үзенең күршесе белән дошманлашкан-чы, талашканчы мең кат уйлый, чөнки ул әлеге сүзләрне беркайчан да исеннән чыгармый.

كَمْ مِنْ جَارٍ مُتَعَلَّقٍ بِجَارِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ، يَقُولُ:يَا رَبِّ، هَذَا أَغْلَقَ بَابَهُ دُونيِ، فَمَنَعَ مَعْرُوفَهُ .

«Кыямәт көнендә күршесенә бәйле булган күпме күрше: «Ий, Раббым, бу кеше миңа берәр нәрсә кирәк булганда аннан сорагач, ишеген ябып куя һәм үтенечемне кире кага иде», – дип әйтәчәк».

Үз динен тиешенчә тоткан мөселман күршесенә яхшылык эш-ләүгә үзенең көчен кызганмый. Саранлыгы аркасында күршесенә яхшылык итмәгән кешегә Кыямәт көнендә никадәр оят һәм хәсрәт булачак.

الْمُؤْمِنُ لِلمُؤْمِنِ كَالْبُنْيَانِ يَشُدُّ بَعْضُهُ بَعْضًا .

«Мөэминнәр бер-берсен тотып торучы нык корылма кебек».

Ислам мөэминнәрне бер-берсенә тиеп торган биек бинага тиңли. Бу бинаның һәр кирпече бу җәмгыятьнең бер агъзасы булып тора һәм кирпечләрнең һәрберсе башка кирпечләр белән нык һәм тыгыз бәйләнештә булып, бинаның ныклыгын һәм чыдамлыгын тәэмин итеп торырга тиеш, югыйсә ул ишелеп төшәргә мөмкин. Ислам шуның һәр кирпечен рухи азык белән тукландырып, үзара ярдәмлек һәм оешканлык тәэмин итә. Шуңа күрә бу бинаны бер-нинди көтелмәгән хәл дә, бернинди гарасат та какшата алмый.

Югарыда бәян ителгәнчә, йөрәге дин белән сугарылган мө-селман үзенең күршесенә карата түземле һәм сабыр була. Әгәр аңа күршесе ниндидер вак күңелсезлекләр китерсә дә, ул ачуланмый, хәтер сакламый һәм нинди дә булса хата, яисә кимчелек җибәрсә, аны гафу итә, аннан берни дә таләп итми. Чөнки ул шуның өчен Аллаһы Тәгалә аның үзен бүләкләвенә һәм Аның мәрхәмәтенә юлыгуга ышана.

Беркем дә күршесенең усаллыгына усаллык белән җавап би-рергә тиеш түгел. Бу нәрсә изге сыйфатларны тәрбияләүдә кулла-ныла торган алымнарның иң яхшысы булып тора.



إِذَا سَمِعْتَ جِيرَانَكَ يَقُولُونَ قَدْ أَحْسَنْتَ فَقَدْ أَحْسَنْتَ

وَإِذَا سَمَعْتَهُمْ يَقُولُونَ قَد أَسَأْتَ فَقَدْ أَسَأْتَ .

«Әгәр күршеләреңнән синең турыда, ул яхшы кеше, дигәнне ишетергә туры килсә, димәк, син – яхшы кеше, әгәр явыз дисәләр, димәк, син явыз кеше икәнсең».

Кеше үзе һәм гаиләсе хакында ялгышырга, күзләре «сукыр» булырга мөмкин. Шуның өчен үз хәлен белергә теләүчеләр өчен иң дөрес юл башкаларның үзе турындагы фикерләрен ишетү. Әгәр ке-шеләр яхшы кеше дип шәһадәт бирсәләр, шатланырга һәм шул дә-рәҗәне югалтмас өчен тырышырга кирәк. Әгәр яман дисәләр, үз хәлеңне төзәтергә кирәк. Кешене үзенең күршеләре һәм аның бе-лән бергә мөгамәлә итүчеләр кадәр беркем дә белмәс. Шуның өчен бу турыда күршеләрнең сүзе игътибарга алына. Димәк, кеше үзе-нең нинди адәм икәнлеген беләсе килсә, күршеләренең сүзләренә колак салсын. Фәкать шәһадәт бирүче күршеләренең яхшы һәм вөҗданлы адәмнәр булуы шарт. Игътибарсыз һәм вөҗдансыз адәм-нәрнең шәһадәт бирүләрендә зур хикмәт табылмас, шулай булса да, күршеләргә күршелек хакында кимчелек итмәү мөселман кеше өстенә йөкләнгән бер вазифа. Кыскасы, үзеңнең кем икәнеңне бе-ләсең килсә, үзең белән бергә яшәүчеләрдән, бергә эшләүчеләрдән белерсең.

لَيْسَ الْمُؤْمِنُ الَّذِي لاَ يَأْمنُ جَارُهُ بَوَائِقَهُ .

«Явызлыгыннан күршесе имин булмаган кеше мөэмин түгел».

Күршелек янәшә торуда гына түгел, бәлки базарларда, сәүдә урыннарында да бер-берсенә янәшә булган кибетчеләр дә күрше булалар. Шуңа күрә күршесенең алучысын ничек булса да үзенә тарту, яки аннан арзангарак биргән булып, алучыга тозак кору, бо-лар бар да күршеләрне рәнҗетү була.

مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَ الْيَوْم الْآخِر فَلْيُحْسِنْ إِلَى جَارِهِ، وَ مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَ الْيَوْم الْآخِر فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ، وَ مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَ الْيَوْم الْآخِر فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَسْكُتْ .

«Әгәр бер кеше Аллаһыга һәм Ахирәт көненә ышанса, күрше-сенә игелек кылсын, кунакны хөрмәтләсен һәм сөйләгәндә яхшы сүзләр генә сөйләсен, яки тик торсын».




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет