أَبْغَضُ الْحَلالِ إِلَى اللهِ الطَّلاقُ . «Хәләл нәрсәләрнең Аллаһы Тәгаләгә иң сөйкемсезе – талак».
Динебездә хатын алу һәм аеру дөрес булса да, һичбер сәбәп-сез хатын аеруны Аллаһы Тәгалә сөйми. Кайбер кардәшләребез: «Никах та дөрес, аеру да дөрес», – диләр. Әйе, өйләнү дә, аеру да дөрес, әмма бердән артык хатын алуның, алганын аеруның дөрес булуы – ни дигән сүз соң? Бу нәрсәләр ни өчен рөхсәт ителгән, хикмәте нәрсәдә, шуны аңлыйбызмы икән?
Талак нәфескә генә ияреп хәл кылына торган нәрсә түгел, бәлки ул вәзгыятне төзәтү, әдәп-инсафны алга җибәрү өчен бирел-гән бер коралдыр, бу Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарга биргән бер зур нигъмәтедер. Башка диннәргә каралса, бу талакның нинди зур нигъмәт икәнлеге тагын да ныграк аңлашылыр. Башка дин әһелләренең йортларындагы иң зур бәлаләрнең берсе шул талак булмау аркасында икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә аны сак-лап торып кирәге булганда гына куллану тиеш. Кызганыч, кайбер мөселманнар бу талак мәсьәләсенә бик җиңел карыйлар, аның ахыр чиктә генә, берничә сәбәпкә керешеп тә берсеннән дә файда ала алмагач һәм файдаланудан өмет киселгәч кенә кулланыла тор-ган бер нәрсә икәнлеген белмиләр. «Иң соңгы дару – тимер кыз-дырып басу», дигән әйтемдәге кебек, талак та иң актык чиктә генә кулланыла торган бер юл. Шәригатебездә ачлыктан үлмәс өчен дуңгыз итен ашау дөрес дип бәян ителгән. Ләкин, әгәр берәү ачы үлән табып ачлыктан котылырлык булса, шуны ашар. Инде бер нәрсә дә табудан өмете өзелеп, ачтан үлүе шиксез булган кешенең дуңгыз итен ашавы дөрес булганлыгы кебек, иң соң дәрәҗәдә бу талак белән бер зиначы хатынның бозыклыгыннан яки бер бозык холыклы хатынның яманлыгыннан котылу да дөрес булыр. Начар холыклы хатын белән гомер сөрүдән котылуның юлы – шул талак.
Әгәр талак мәсьәләсендә бары тик үз кәефебезне генә саклап эш кылсак, Аллаһы Тәгалә каршында иң ачулы булган хәләлне сайлаган булырбыз. Бу талак нигъмәтен урынсыз кулланучы кеше кешеләр арасына кылыч тотып керүчегә охшар.
Бу хәдис шәрифтә булган нечкә мәгънәләрне, зур хикмәт-ләрне акылын эшләткән һәркем аңлар. Бернинди сәбәпсез хатын аеруның нинди яман эш икәнлеге югарыда сөйләнгән сүзләрдән аңлашылсын, сәбәпсез хатын аеру безнең татарларда да аз түгел.
Өйләнешү ир белән хатынның берлектә гаилә тәшкил итеп бергә яшәүләре һәм балалар үстерүләре хакында үз араларында кылган иттифактан гыйбарәт булса, талак исә шул иттифакны (ки-лешү) бозудыр. Гаилә коруның максаты нәсел калдыру булып, мо-ның өчен ир белән хатын арасында өлфәт вә мәхәббәт булу шарт. Әгәр үзара өлфәт һәм мәхәббәт булмаса, өйләнешүдәге вәгъ-дәләшү бозылырга мәҗбүр була.
Өйләнешкән вакытта һәрбер ир, яхшы һәм итәгатьле, үзенә ошый торган бер хатын алуны, шулай ук, һәрбер хатын-кыз үзе барачак ир-егетнең мәрхәмәтле, мөлаем, үзләрен яхшы тәрбия кы-лырлык, җил-яңгыр тидермәслек булуын тели, бу хакта бөтен көч-ләре белән тырыша һәм һәртөрле чаралар кыла. Әмма шулкадәр тырышулар белән дә, кайвакыт эшләр теләгән рәвештә булмаска мөмкин. Башларына шундый бәла килгән ир белән хатын ни эшлә-сеннәр?... Аллаһы Тәгалә үзенең мәрхәмәте белән шул ике бичара-га бер чара булсын өчен талакны рөхсәт иткән. Әмма Ислам хөке-менә күрә талак дөрес булса да, фәкать чарасызлыктан чыгу өчен генә рөхсәт ителгән, хәләл булса да, аны Аллаһы Тәгалә сөйми. Кайберәүләр талак мәсьәләсе белән шаярмасыннар өчен шәригате-бездә талак юлына түбәндәге биш ишек билгеләнгән:
Беренче ишек – ир белән хатынның сабыр булулары. Аралары никадәр нык бозылса да, ир белән хатын чын күңелләре белән са-быр итәргә, аерылуда булган зарар һәм файдаларны яхшылап үл-чәргә тиешләр. Бәлки шушы сабыр итү һәм үлчәү сәбәбеннән ир белән хатын үзләренең ялгыш юлга кергәнлекләрен аңлап үз фи-керләреннән кайтырлар һәм мәслихәт юлын тотарлар.
Табигатьләре бер-берсенә мәгълүм булмаган кешеләр күп ва-кытта беренче аралашуларында үзара килешә алмасалар да, соңын-нан араларында өлфәт һәм дуслык хасил була. Иң әүвәлге суыклык һәм илтифатсызлык сәбәпле ир белән хатынның аерылышуы дөрес эш түгел. Чөнки моннан соң алачак хатын, яки торачак ир белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин. Әгәр шул әүвәлге вакыйгада бе-раз сабыр итү сәбәпле эш төзәлеп китсә, икенче мәртәбә мәшә-катькә очраудан иминлек булыр. Әүвәлге елларында бик начар то-рып та, соңыннан аралары төзәлеп киткән ир белән хатын дөньяда аз түгел. Шуның өчен әүвәлге бизешү белән аерылышырга тырыш-маска, бәлки беркадәр вакыт сабыр итәргә кирәк.
Икенче ишек – эшне мәхкәмәләргә тапшыру. Әгәр ир белән хатын сабыр итә алмасалар, яки сабыр итүдән файда булмаса, ул вакытта эшне казый хөкеменә тапшырырга кирәк. Казый ир белән хатын арасындагы мәхәббәтсезлекнең сәбәпләрен нечкәләп тикше-рер һәм сәбәпләрен тапканнан соң кулыннан килгән кадәр чаралар белән араларын төзәтергә тырышыр. Ихтимал, бу вакытта гаепле тараф үзенең гаебен аңлап хатасыннан кайтыр да тәүбә кылыр.
Өченче ишек – бер мәртәбә талак раҗигый кылу. Әгәр казый яки ике тарафның якыннары ике араны төзәтә алмасалар, бу ва-кытта ир үзенең хатынын бер мәртәбә раҗигый талак кыла. Шул вакытта, ихтимал, һәр ике тарафка: «Инде бер талак булды, янә ике мәртәбә талак булса, арабыз бөтенләй аерыла, кушылып торырга юл калмый, кечкенә балалар ятим кала, аларны кемнәр карар, кем-нәр кулына калырлар, моннан соң нинди рәвештә мәгыйшәт на-сыйп булыр, кемнәр белән дөнья көтәргә туры килер? Хәерле те-реклек насыйп булырмы, яки, бу көннәрдән дә яманрак хәлләргә очрарбызмы?» дигән уйлар төшәр дә, башларны кызгану һәм гаилә хөрмәтен саклау сәбәпле әүвәлге дошманлыкларны гафу итешер-ләр һәм чын күңелләреннән килешерләр; элек кылган җәбер-җәфа-лары өчен үкенешерләр һәм бер-берсенә тугрылыклы гаилә булып китәрләр.
Дүртенче ишек – икенче мәртәбә талак кылу. Ягъни, әгәр әү-вәлге талактан бернинди файда чыкмаса, икенче мәртәбә талак кы-лу. Ихтимал, әүвәлге талакта булмаган әсәрләр бу икенче талакта булыр. Моннан соң янә бер талак соңында яңадан кушылуга шәри-гать рөхсәт бирмәячәген фикерләп, эшнең начар булачагын аңлар-лар да, үкенерләр һәм килешерләр.
Бишенче ишек – өченче талак кылу. Икенче талактан да бер-нинди нәтиҗә күрелмәсә, араларындагы суыклык нык булганлыгы һәм төзәлү ихтималы беткәнлеге мәгълүм булыр да, шуның өчен өченче талак кылыр. Моннан соң бу ир белән хатынның бергә тора алу ихтималы калмас. Хатын инде бу иргә бөтенләй чит кеше бу-лыр, хәтта башка чит ирләр белән никах мөмкин булганда да, бу ир белән бу хатын яңа никах белән дә, бергә яши алмаслар, хатын икенче бер иргә дөрес никах белән никах ителеп аерылмый торып бу әүвәлге иренә янәдән бара алмас.
Талак хакында Ислам шәригате тарафыннан куелган кагый-дәләр, әдәпләр шулкадәр тырышлык соңында да килешә алмау, бу ир белән хатын ирле-хатынлы булып торган вакытларында арала-рында өлфәт вә мәрхәмәт урнашуга һәм Аллаһы Тәгаләнең әмер вә фәрманнарын җиренә җиткерә алмауга дәлил. Шуның өчен болар-ның ирле-хатынлы булуларында мәгънә калмый. Шуңа күрә болар-ның бер-берсенә хәрам булулары артык күрелә.
Хатыннар җиңелрәк фикерләүче һәм күбесенчә тиз кызучан булганлыклары өчен шәригать талак эшен сабыр һәм чыдам бул-ганлыклары өчен ирләргә тапшырган. Моннан максат аз гына сә-бәпләр, кечкенә генә ялгышлыклар белән гаилә эшләре бозылып китмәсен, һәрвакыт булып үтә торган үпкә, ачулар сәбәпле гаилә эшләренә берәр төрле зыян килмәсен өчен. Ләкин безнең ирләрдә Ислам шәригате тарафыннан ышанып тапшырылган бу нәрсәне явыз ният белән куллану бик күп. Хатыннары итәгать белән хезмәт итеп, бөтен мәшәкатьләрен уртаклашып, бөтен хезмәтләрен баш-карып торган хәлдә, бик күп ирләр үзләре яратмау яки башка бер үзләренчә яхшыракка, матурракка күзләре төшү сәбәпле хатын-нарын аерырга карар бирәләр. Нәтиҗәдә хаксыз һәм бернинди сә-бәпсез хатынны талак итеп җибәрәләр. Бу эш шәригатьнең чара-сызлык вакытында гына кулланырга тиешле хөкеменә көфран нигъмәт кылу була.
Талак Аллаһы Тәгаләгә сөелмәгән бер нәрсә булса да, хатын-ны җәберләп тоту, мәхәббәте булмаган, аны үзенә иптәш санама-ган, аның өстеннән йөрүдән оялмаган кешенең үз хатынын каһәр-ләп асравы бигрәк тә сөелмәгән эштер. Мондый хәл булганда һәр ике тараф үзләренә муафикъ иптәш табылудан өмет өзмичә шиксез аерылышырга, һәм һәрберсе үз бәхетен үзе сынап карарга тиеш.
أَيُّمَا امْرَأَةٍ سَأَلَتْ زَوْجَهَا الطَّلاَقَ مِنْ غَيْرِ مَا بَأْسٍ فَحَرَامٌ عَلَيْهَا رَائِحَةُ الْجَنَّةِ .
«Әгәр бер хатын бернинди сәбәпсез иреннән аерылуны со-раса, ул хатынга җәннәт исе хәрам булыр».
Ягъни, ул хатын җәннәткә керү түгел аның исен дә иснәмәс.
Бездә кайбер хатын-кызлар әгәр ирләре юаш, сабыр булса, ир-ләренә урынсызга ачулары килсә дә, «Әйдә мине аер, синең белән торыр хәлем юк, мин синең белән торганчы теләнчегә барсам да риза», – дип тавыш күтәрергә генә торалар. Мондый хатын белән көн күрүчеләргә Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен.
Балалар
كُلُّكُمْ رَاعٍ وَ كُلُّكُمْ مَسْؤُولٌ عَنْ رَعِيَّتِهِ .
«Сезнең һәрберегез – көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы».
Хакыйкый мөселман кеше өчен җаваплылыкны тою үзенең гаиләсен Аллаһы Тәгалә кушкан рәвештә тәрбияләү белән була.
Әгәр мөэмин-мөселманга Аллаһы Тәгалә балалар бүләк итсә, ул аларны Ислам рухында тәрбияләү өчен барлык нәрсәләргә дә игътибар итә. Аларга күркәм тәрбия биреп холыкларын гүзәл-ләндерә, әдәп өйрәтеп матур гадәтләргә күнектерә, өс-башларын-нан бигрәк акылларын кайгырта. Ул балаларның күплегеннән ку-рыкмый, аларның да Аллаһы Тәгаләнең бәндәләре икәнлекләрен истән чыгармый, бала мәшәкатьләрен сабырлык, түземлек белән күтәрә.
Ул балаларын артык иркәләми, һәрнәрсәне алар ихтыярына куймый, алар алдында яман сүзләр сөйләми, сүгенми. Куркак бу-лып үсмәсеннәр өчен аларга төрле куркыныч нәрсәләр сөйләми. Балалары алдында үзен әдәпле тота; аларга иман, дин хөкемнәрен, хәләл һәм хәрамнарны белдерә, дини һәм дөньяви гыйлемнәрне өйрәтә, фарыз, вәҗеп, сөннәт гамәлләрне үтәргә гадәтләндерә. Ба-лалар тәрбиясе өчен малын кызганмый, чөнки ул гүзәл тәрбиянең бетми торган мирас икәнлеген яхшы белә.
Мөстәкыйль дөнья көтәргә өйрәнсеннәр өчен ул аларга төрле һөнәрләрне өйрәтә, чөнки ул эшсез һәм ялкау балалар үзләренә дә, башкаларга да бернинди файда китермәячәкләрен яхшы белә.
Баланың ата-ананы карап аларның хакын үтәве никадәр зур һәм никадәр мөһим булса, баланың ата-ана өстендәге хакы да шул-кадәр зур һәм мөһим. Ата-ана булган кеше үзләренең өсләрендәге бала хакларын да тиешенчә үтәргә тиешләр. Ата-ана иң элек бала-га күркәм исем куярга тиешләр. Аннан соң баланы дөрес итеп тәр-бия итәргә кирәк. Яшь вакытында тиешенчә тәрбия алмаган бала зурайгач яхшы кеше була алмый. Бабайлар әйткәнчә, ана сөте бе-лән кермәсә, тана сөте белән кермәс. Аннан соң, оясында ни күр-сә, очканында шуны куар. Бабайларның бу сүзләре бик мәгънәле сүзләр, алар аны ачынмыйча гына әйтмәгәннәр, бала дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булсын өчен аны бигрәк тә яшь чагында ка-рарга кирәк. Өстен-башын кулдан килгән кадәр пакь тотарга, вакы-тында ашатып тамагын туйдырырга, тиешле вакытында йоклатыр-га, кәнфит, шикәр шикелле нәрсәләрне күп ашатудан сакланырга кирәк. Мөмкин булса алты айга кадәр сөттән башка нәрсә ашат-маска, ашатканда да сәламәтлеккә зыян китермәстәй нәрсәләрне ашатырга кирәк. Пычрак исле урыннарда яткыру, озак юындыр-мыйча тору, яшь балалар кулына бирү, әллә нинди им-томнар бе-лән маташулар яшь балаларның чирле булып үсүләренә сәбәп була торган нәрсәләр. Аннан соң балаларны яшь вакытта елатып уйна-маска, «бүкәй килә, ам-ам килә, чуваш алып китәр, пәри алып ки-тәр, мулла колагыңны кисәр», – дип һичбер вакытта куркытмаска кирәк һәм һичбер вакытта орышмаска, кул белән сукмаска кирәк. Комачаулана башласа, тәмле тел белән йомшак кына юатырга ки-рәк. Шулай булмаганда, бала үпкәләүчән, тыңлаусыз, холыксыз, йөрәксез булып үсәр. Азрак аңлый һәм сөйләшә белә башласа, аның алдында ярамас эшләр эшләү, әдәпсез сүзләр сөйләү, ачула-нышу кебек нәрсәләр булмаска тиеш. Аны һичбер вакытта ялгыз калдырмаска, кызу һәм салкын урыннарда тотудан сакланырга ки-рәк. Үсә башлагач әдәпсез балалар белән катыштырмаска, начар уеннар уйнаудан сакларга, һәрвакыт һәрбер кыланышына күз са-лып, ярамаган эшләрен әйтеп, алардан биздерә торырга кирәк. Шу-лай ук, балаларга берәр нәрсә хакында алдап сөйләүдән, кулдан килмәс эшне кушудан, артык иркәләп холкын бозудан сакланырга кирәк. Балалар җиде яшьләренә җиткәч, аларны укытырга бирергә кирәк. Ир баланы да, кыз баланы да, укытмыйча калдырырга һич ярамый. Балаларның дөнья-ахирәт бәхетенә илтә торган юлларның беренчесе – яшь чакта сәламәтлеген, холыгын саклап үстерү булса, икенчесе – гыйлемдер. Баланы вакытында укытмый калдырдың-мы, аннан соң аңардан һичбер игелек көтәргә, аны бәхетле итәм дип тырышырга ярамый. Надан калган бала никадәр гөнаһ кылып яшәсә, гөнаһысы ата-ана өстенә төшәчәк. Балаларны дөнья гый-лемнәрен дә, ахирәт гыйлемнәрен дә алырдай яхшы мәктәпләргә биреп укытырга кирәк.
Укыган вакытта вак-төяк хезмәтенә алданып баланы укудан бүлмәскә, китап, каләм, кәгазь кебек нәрсәләрен вакытында җи-тештереп торырга һәм укыганын, укымаганын тикшереп, укып нәрсәләр белгәнен төпченеп торырга кирәк. Җәй көннәрендә һәр-вакыт яныңда йөртеп, кыз бала булса анасы, ир бала булса атасы дөнья эшләрен һәркайсысын бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса берәр һөнәр дә өйрәтергә кирәк. Ир бала булса да, кыз бала булса да үсеп җиткәндә һәркайсы йорт эшләрен, дөнья көтү юлларын ях-шылап өйрәнеп бетәргә тиешләр. Эшкә өйрәткәндә дә, башка ва-кытларда да аларны орышып, сүгеп, шелтәләп үзеңнән биздермәс-кә, бәлки һәрвакыт балам, бәбкәм дип йомшак телең белән өйрә-тергә, әгәр гаепле эшләре булса, аның алай ярамаганлыгын, андый эшнең зыяннарын матур итеп сөйләп, үзеңнән разый кылырга, ата-анасын якын күреп, аларга итәгать кылырга күндерергә кирәк.
Ир баланы вакыты җиткәч өйләндерергә кирәк. Байлыкка, исемгә, яки матурлыгына алданып балаңа тиң булмаган кызны алу тиешле эш түгел. Йортыңа төшкән киленгә дә үз балаңа караган күз белән карарга кирәк. Үзенең туган-үскән йортыннан, сөекле ата-аналарыннан аерылып, йортыңа килгән сынык күңелле бер ба-ланы кыерсытып, аңа ажгырып, ачуланып, аның күңелен бозу, аның «әй, Раббым», дип Аллаһыга зарилык кылып яшен түгү – шулкадәр куркыныч бер эш. Әгәр шуның өчен Аллаһы Тәгаләнең ничек итеп газап кылачагын белсәләр, каената белән каенана ки-леннәрен тышка да күтәреп кенә чыгарыр иделәр. Менә шуның өчен киленнәрне һәрвакыт балам дип йомшаклык белән генә юма-лап йөртергә кирәк. Белмәгән, йортка ярамаган эше булса, каенана барысын да бөртекләп, матур итеп, үз баласына өйрәткән кебек өй-рәтергә, аны һичбер вакыт гаепләмәскә тиеш.
Кыз баланы да вакыты җиткәч, үзенә муафикъ булган бер урынга тапшырырга кирәк. Барасы кешенең холкын, фигылен сы-нап, дөнья көтә алырдай тәүфикълы, эшлекле булуын тикшереп бирү, барыннан да бигрәк кызыңның чын ризалыгы белән бирү ти-еш. Үзеңнең бирәсе килгән бер кешене кызга алдый-алдый мактап, аны ризаландыру яки бик яхшы кеше булса да кызың яратмыйча риза булмаган кешегә ачуланып, куркытып, көчләп бирү, кыз бала-ны үзенә тиң булмаган карт кешегә бирү, балаңның бәхет-рәхәт ишекләрен кайгы-хәсрәт йозаклары белән бикләү булганлыктан андый гөнаһлы эшләрдән сакланырга кирәк. Кыз биргәндә мөмкин кадәр гаилә әгъзаларың һәм кызың белән киңәшеп, бергә мәслихәт кылып, гомер итәр өчен муафикъ булган кешене сайлап бирергә кирәк. Әгәр менә шулай тәрбия итеп, аларның дөньяда һәм ахи-рәттә бәхетле булуларына сәбәп булсагыз, аларның өстегездә бул-ган хакларын үтәгән булырсыз һәм картайган көнегездә ул бала-ларның игелеген күреп, үзегез дә дөнья-ахирәт бәхетле булырсыз.
كُلُّ مَوْلُودٍ يُولَدُ عَلَى الْفِطْرَةِ فَأَبَوَاهُ يُهَوِّدَانِهِ أَوْ يُنَصِّرَانِهِ
أَوْ يُمَجِّسَانِهِ كَمَثَلِ الْبَهِيمَةِ تُنْتِجُ البَهِيمَةَ هَلْ تَرَى فِيهَا جَدْعَاءَ .
«Һәрбер адәм баласы саф табигатьтә һәм һәртөрле гөнаһ нәр-сәләрдән азат хәлдә дөньяга килә; соңыннан шул баланы ата-анасы яки яһүди, яки насрани, яки мәҗүси итә».
Һәрбер бала ата-анасыннан Ислам динендә булган хәлдә дөньяга килсә дә, ата-анасының яки тәрбиячеләр һәм укытучылар-ның тәрбияләре нәтиҗәсендә аларның төрле юлларга кереп китү-ләре мәгълүм булганлыгы өчен, бу нәрсәгә бик нык игътибар би-рергә кирәк.
لَيْسَ مِنَّا مَنْ لَمْ يَرْحَمْ صَغِيرَنَا وَ لَمْ يَعْرِفْ حَقَّ كَبِيرِنَا .
«Кечкенәләребезгә мәрхәмәт күрсәтмәүче һәм олыларыбыз-ның хакларын үтәмәүче кеше – бездән түгел».
Җәмгыятьнең төзек булуы олыларны кадерләү һәм кечкенә-ләргә карата мәрхәмәтле булуга нигезләнгән.
Кечкенәләргә мәрхәмәтле булу аларны һәрвакыт иркәләп то-ру дигән сүз түгел, бәлки аларга шәфкать юлы белән әдәп-тәрбия бирү, дини һәм дөньяви кирәкләрне өйрәтүдер. Һичбер ата-ана үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп-әхлак өйрәтүдән дә артыграк бүләк бирә алмас.
Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә ул яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозык тәр-бияне дә кабул итәргә мөмкин. Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – ата-ананың бала-сына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе.
Балалар дөнья тормышының зиннәте булып торалар. Алар тормышны тагын да күңеллерәк итәләр һәм алар аркылы шәфкать-лелек, мәрхәмәтлелек күбәя. Әгәр ата-аналар үзләренең балаларын игелекле итеп үстерсәләр, ул вакытта алар тормышның бизәге бу-лалар. Әгәр балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибарны бирмә-сәләр, ул вакытта алар зур бәхетсезлек, бәла-каза, газап һәм бетмәс мәшәкатьләре белән ата-ананың тынычлыгын бетерүгә сәбәп була-лар. Ата-аналар үзләре дөньяга китергән балалар алдында зур җа-ваплылык тотканлыкларын яхшы аңларга тиешләр. Ислам дине ата-аналарны үз балаларын Ислам рухында тәрбияләүдә җаваплы дип игълан итә. Ислам дине рухында тәрбияләү Аллаһы Тәгаләгә буйсынырга өйрәтүдән гыйбарәт.
مُرُوا أَوْلادَكُمْ بِالصَّلاةِ، وَ هُمْ أَبْنَاءُ سَبْعِ سِنينَ، وَاضْرِبُوهُمْ عَلَيْهَا، وَ هُمْ أَبْنَاءُ عَشْرِ .
«Җиде яшьтән балаларыгызны намаз укырга өйрәтегез, ә ун яшьтән соң көчләп укытыгыз».
Баланы берәр эшкә яшьтән гадәтләндерү, үскәч ул эшне кал-дырмауга сәбәп була. Рәсүлебезнең бу зур хикмәтле үгетен бөтен дөнья халкы куллана. Алар үзләренең балаларын мәктәпкә җиде яшь тулгач кына бирәләр. Бала җиде яшенә җиткәч, аңа намаз, тә-һарәт рәвешләрен өйрәтеп, намазга бөгәргә кирәк. Ун яшенә җит-кәч, ул намазны бер дә калдырмаска тиеш.
Җиде яшенә җиткәч, балаларын намаз укырга өйрәтмәгән, ә ун яшенә җиткәч мәҗбүр итмәгән ата-аналар зур ялгышлык җи-бәргән булалар һәм алар шул ялгышлыклары өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәкләр. Эш шунда, һәр гаилә очар кошчык-ларының таянычы һәм яшәү мохиты булып тора. Алар анда үсә һәм бу чолганышта аларның фигыле, холкы, табигате һәм шәхесе тәрбияләнә. Менә шул чәчәк атарга җыенган бөреләрне дөрес итеп тукландыру һәм аларга дөрес юнәлеш бирүдә ата-ана гаять зур роль уйный. Акыллы ата-аналар үз балаларының психологик үзен-чәлекләрен яхшы беләләр һәм алар балаларының саф һәм керсез күңелләренә үтеп керү һәм тиешле юнәлеш бирү өчен төрле ысул-лар кулланалар. Ата-аналар төрле ысуллар белән балаларының мә-хәббәтен яуларга, яшь үзенчәлегенә таянып алар белән якынаерга тырышалар. Бергәләшеп уйныйлар һәм шаярталар. Ярату сүзләре белән балаларның күңеленә үтеп керәләр, нәтиҗәдә, балалар әти-әниләрен ярата башлыйлар. Шуннан соң балалар ата-аналарның үгет-нәсыйхәтләрен дәртләнеп тыңлыйлар һәм аларга чын күңел-ләреннән ышана башлыйлар. Яратуга һәм ышанычка нигезләнгән буйсынуның кырыслыкка, көчләүгә, изелүгә һәм төрле тыюларга нигезләнгән буйсынудан аермасы гаять зур.
Шәфкатьлелек Ислам диненең аерылгысыз сыйфатларыннан берсе булып тора. Аллаһ Илчесе һәрвакыт кешеләрнең күңелендә шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатларын арттырырга омтылган. Бервакыт Пәйгамбәребез янына бер бәдәви килә дә: «Син балала-рыңны үбәсеңмени? Мин аларны бервакытта да үпкәнем юк», – ди. Аңа каршы Пәйгамбәребез болай ди: «Әгәр Аллаһы Тәгалә синең йөрәгеңне шәфкатьлелектән мәхрүм иткән икән, мин нәрсә эшлим соң?»
Пәйгамбәребезнең үгет-нәсыйхәтләрен белгән саф мөселман балаларын бервакытта да чыраен җимереп каршыламый, үзенең табигате белән коры һәм рәхимсез кеше булса да, алар белән коры итеп сөйләшми, тупас һәм дорфа сүзләр әйтми. Чөнки Ислам дине аның йөрәген йомшарткан, мәхәббәт ялкыннарын көчәйткән була. Ә инде балаларга килгәндә, бер шагыйрьнең әйтүенчә, алар җир өстендә йөрүче йөрәк бөртекләре. Ата-аналар һәрвакыт балалары өчен үзләрен корбан итәргә әзер. Менә шуңа күрә үзләренең бай-лыкларын балаларына туздырганга саф мөселманның күңеле һәр-вакыт шат һәм разый. Саф мөселман балаларын ташлап, аларны мохтаҗлыкка һәм һәлакәткә дучар итми.
Кайбер кешеләр Аллаһы Тәгаләдән малайлар гына бирүен со-рыйлар, кызлар булуын теләмиләр. Ләкин бит кыз бала ата-анасы-на карата түземлерәк була, тиешле дәрәҗәдә аларны тәрбияли һәм назлый белә. Әгәр алар кыз балалар тәрбияләп үстергән ата-ананы нинди бүләкләр көткәнен белсәләр, һичшиксез үзләренә дә шуны теләрләр иде.
مَنْ كَانَ لَهُ ثَلاثُ بَنَاتٍ، فَصَبَرَ عَلَيْهِنَّ، وَ أَطْعَمَهُنَّ وَ سَقَاهُنَّ
وَ كَسَاهُنَّ مِنْ جِدَتِهِ، كُنَّ لَهُ حِجَابًا مِنَ النَّارِ يَوْمَ القِيَامَةِ .
«Кемнең өч кыз баласы булып, әгәр ул аларга карата түземле, сабыр булып, аларга хәзинәсендә булганны ашатса, эчертсә һәм киендерсә, шул кызлар аңа Кыямәт көнендә уттан пәрдә булачак».
Яшәеш дине буларак, Ислам кешеләрнең чынбарлык хәлен белә һәм аларның шулай ук төрле вакыттагы әһәмиятле пробле-маларын да күздән югалтмый. Мәсәлән, әгәр кыз бала иреннән ае-рылып атасы йортына кайтса, ата кеше балалары күп булу сәбәпле кыен хәлдә кала. Аерылып кайткан кызын үз канаты астына алганы өчен Пәйгамбәребез ул кешенең хәернең иң әһәмиятле бер төренә лаеклы кеше булуын аңлаткан.
Ислам динен тотучы ата-ана үз балаларының нәрсә укулары, нәрсә язулары, нәрсә белән кызыксынулары, буш вакытларын кай-да һәм кемнәр белән үткәрүләре хакында һәрвакыт кызыксынып торалар. Әгәр алар балаларының читкә тайпылышларын: начар ип-тәшләр белән аралашуларын, шикле урыннарда булуларын, яисә тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә бәйле булуларын, яисә тыел-ган һәм кирәкмәгән уеннар белән мавыгып китүләрен күрсәләр, алар йомшак һәм шул ук вакытта тәвәккәл итеп, аларны хак юлга кире кайтарырга тырышалар.
Балаларның укыган китаплары аларның аңын үстерергә, алар-да күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тиеш, ә аларның акыл сәләтен юкка чыгарырга, аларга электән хас булган яхшы гадәт-ләрен бозарга һәм күңелләрендәге игелелек очкыннарын сүндерер-гә тиеш түгел. Аларның мавыгулары җаннарында яхшылык, из-гелекне арттырырга, ә әшәкелеккә урын калдырмаска тиеш. Ба-ланы иптәшләре үзләре артыннан тәмугъка түгел, ә җәннәткә алып барырга, ялгышлыкка түгел, ә дөреслеккә юл күрсәтергә тиешләр.
Әгәр ата-аналар балалары алдындагы җаваплылыкны тоеп аларга кирәкле игътибарны бирсәләр, нәтиҗәдә, балалары үзләре өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы булалар. Әгәр тиешле игъти-барны бирмәсәләр, балалары үзләре өчен дә башкалар өчен дә фә-кать явызлык тудыручы гына булалар.
اِتَّقُوا اللهَ وَ اعْدِلُوا فِي أَوْلاَدِكُمْ
«Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз һәм балаларыгызга карата га-дел булыгыз».
Тәрбиянең иң акыллы ысулларының берсе – балаларның бө-тенесенә дә бертигез итеп карау, беркайчан да араларыннан бе-рәрсен артыграк яратмау. Чөнки, әгәр бала үзен башкалар белән бертигез икәнлеген сизеп торса, ул рухи яктан сәламәт булып үсә һәм үзен иркен тота. Туганнарына карата нәфрәтле булмый, кире-сенчә киң күңелле, ихтирамлы була. Үзләре әдәп-әхлаклы булган ата-ана үзләренең яхшы үрнәге, балалары белән аралашудагы га-деллекләре һәм аларны тиешенчә кайгыртулары нәтиҗәсендә ке-шелекле һәм Коръән хөкемнәре белән яшәүче балалар тәрбия-ләнә.
إِنَّ الْمَعُونَةَ تَأْتِي مِنَ اللهِ تَعَالَى لِلْعَبْدِ عَلَى قَدَرِ الْمَؤُنَةِ
وَ إِنَّ الصَّبْرَ يَأْتِي مِنَ اللهِ عَلَى قَدَرِ الْمُصِيبَةِ .
«Аллаһының ярдәме кешенең мәшәкатенә һәм мохтаҗлыгы-на, сабыры исә кайгының дәрәҗәсенә карап килә».
Кеше күп бала-чага иясе булдым дип курыкмасын һәм алар-ның ризыгы өчен кайгырмасын, чөнки һәркемне ризыкландыручы – Аллаһы Тәгалә. «Май шәме яндыручы кешегә Аллаһы Тәгалә май шәме, балавыз шәме яндыручыга балавыз шәме бирер». Һәр кеше үзенә тиешлене табар. Күпләребез, «Мин тиеш булган дәрә-җәне тапмадым», – дип әйтә. Ул без уйлаган тиешлелек үзебез кор-ган фараз гына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән чын тиешле-лек түгел. Әгәр чын тиешлелекнең хакыйкатен аңласаң, телдән язар идең.
Достарыңызбен бөлісу: |