Сосна авыл тарихы
Сосна авылы инеш буйлап биш километрга сузылган.Бу урында кайчандыр куе нарат урманы булган.Монда татарлар 500 еллар элек Аксак Тимер Болгарны соңгы мәртәбә җимерелгәннән соң Казан ягыннан күчеп килгәннәр.Башта бу урында мари халыклары яшәгән. Авылга Сосна исеме бирелү дә мари сөйләменнән алынган: Сосна марича «инеш» дигәнне аңлата.
Сосна атамасының килеп чыгуын җирле халык рус телендәге сосна (нарат) сүзенә дә бәйләп аңлата.
Элеккеге Сосна авылына өч авыл кергән:Югары Сосна, Урта Сосна, Түбән Сосна авыллары.
«Татары Среднего Поволжья и Приуралья» китабында (Москва, Наука, 1967) XVIII йөз азагы-XIX йөзнен беренче яртысында бу якларда Әтнә, Мәңгәр, Алат, Карадуван, Зюри, Тунтәр, Сосна, Ор,Саба, Мәчкәрә кебек шактый нык экономик үзәкләр барлыкка килүе әйтелә.
1858 нче елгы ревизия вакытында хәзерге Балтач районында иң зур авыл Сосна авылы була, ул ике өлештән торган: Түбән, яки Кучуковская Сосна һэм Югары Сосна. Авылда 310 хужалыкта 2262 кеше яшәгән.
Ә 1897 нче елгы халык санын алу материалларыннан күренгәнчә, Сосна авылыннан Бакча һэм Сосна Пүчинкәсе аерылу уңае белэн , ул беренчелекне югалткан. Сосна авылында 1831 кеше яшәгәнлеге күренә.
Сосна авылы кешеләре таза тормышлы, бик тырыш булганнар.Урманнарны чистартып, чәчүлек җирлэр ясаганнар. Басуның түре Хәсәншәех урманын үтеп, 12 километрга җиткэн. Авыл кешеләре 1921нче елгы корылыктан халык купләп ачтан улэ. 1922 нче елнын җәе әйбәт килеп, игеннәр яхшы уңа, кешеләр иркен сулыш ала.
1930 нчы елларда авылда күмәк хуҗалыкка берләшү башлана. Сосна авылында 2 колхоз төзелэ:Тубән Соснада «Кызыл Көч», Югары Соснада- « Үрнәк» исемле.
1933 нче елда ике колхоз берләштерелә, һәм «Кызыл Үрнэк» дип атала.1940 нчы елда колхоз тагын икегә аерыла. Түбән Соснада «Кызыл үрнәк» исеме кала, Югары Соснада «Правда» исемле була.
1950 нче елда ике колхоз берләшә һәм «Правда» исемен йөртә.
1995 нче елдан колхоз «Сосна» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы дип атала.
Ярлылар комитеты 1928 нче елда авыл Советы итеп үзгәртелә, ул ике авылга бер була. Аның беренче рәисе булып Хисамов Хәй эшләгән.
Сосна авылында «Красный Труд» артеле һәм аның ясле-бакчасы булган. Бу яслегэ артельдэ эшләучеләрнең( чыпта сугучылар, чабата ясаучылар, чыпта капчыклар ясаучылар) 30 дан артык баласы йөргэн. Бу ясле-бакча турыдан-туры Казанга буйсынган.Аның мөдире булып Гыйлманова Әнвәр, тәрбиячесе Ибраһимова Шәһәрбану эшләгннәр.
Сосна авылында революциягә кадәр биш мәчете һәм ике мәдрәсәсе булган.Шуңа күрә ул шактый укымышлы авыл саналган .
Соснада мәктәп ачылу 1924 нче елда була һәм мәктәпнен ачылу тарихын да шул елдан саныйлар.
1999 нчы елда Соснада мәктәп ачылуга 75 ел тулу билгеләп үтелде.Аз гына элегрәк Балтач мәктәбенең 70 еллыгы булды. Бу ике мәктәп тарихы үзара бик тыгыз бәйләнгән, бер үк укытучылар төрле елларда Соснада һәм Балтачта эшләгәннәр.
Сосна авылы 5 мәхәллә , 5 мәчетле зур авыллардан берсе булган.Анда 500 хуҗалык исәпләнгән.
1.Югары Соснада Гыльфан мулла йорты булган (хәзерге Назипов Рәкыйп йорты урыны) Ул мәчет һәм мәдрәсә ролен утәгән.
2.Урта олештә Хафиз мулла мәчете (иске Мәктәп) ике катлы зур бина булган.Башта чыптачылар артеле детсады булып хезмәт итте, соңыннан колхоз детсады, аннан соң мәктәп ашхәнәсе ролен үтәгән. Яңа мәчет булганчы мәчет булып торган.
3. Зиятдин мулла ( Шакиров Фаиз йорты урыны) мәчете булган. Аның бик зур алма бакчасы булып, чиләк-чиләк алма, җиләк-җимешләрен кешеләргә өләшкәннәр.
4. Сөләйман мулла ( хәзерге Муллагалиев Нуриахмәт йорты) мәчете 1928 нче елда янган. Сөләйман мулла малае Фатих бик укымышлы булып, соңыннан коръән укып тамак туйдырган.
5. Мөхетдин мулла мәчете( Габделхаков Икрам йорты урыны).
Сосна авылы табигать атамаларына да бик бай:
«Изгеләр чишмәсе»- аылның түбән оч зираты астыннан чыга. Бу зиратка изге җанлы кешеләр күп күмелгән. Шуңа күрә андагы чишмәне дә «Изгеләр чишмәсе» дип йөртәләр.
«Мәликә елгасы»- бу елга Аша Кәбеш күпере салынган, ә елга янәшәсендә Мәликә исемле хатын яшәгән. Бу елга шуның исеме белән аталган.
«Кәбеш Купере»- бу купернең төбендә Кәбеш Әхмәте дигән ярлы кеше яшәгән.
«Таш купер, таш зират»- таш зират таш кумер салынган елганың төньяк яры буена урнашкан. Зират таштан өеп эшләнгән койма белән эйләндереп алынган. Бу таш койманы да, күперне дә савап өчен Казан байлары эшләткән.(Шакирҗан, Әхмәт, Хәсән байлар)
«Кочти елгасы» - бу елга янәшәсендә генә Кочти кушаматлы бер бай кеше яшәгән. Ул елгадагы кое һәм чишмә анын исемен йортә.
«Тау асты чишмәсе» - Элек бу урында йортлар бик куп булган. Бу тау астында кешелэрнен купләп урнашуы- тауның аскы өлешеннән ургылып чыккан чишмәнең булуыннан. Эле дә Сосна авылының урта өлешендәге хуҗалыклар шул чишмә суыннан файдалана.Чишмәнең өе һәм улагы бар.
«Күл башы» - Мәхәллә шуның хөрмәтенә исемләнгән. Ул урында ел әйләнәсендә кипми торган күл булган. Ул урын әле дә иңкеш булып тора. Хәзерге вакытта ул Нуриәхмәт Муллагалиев исемле кешенең бәрәңге бакчасы. Хәзерге көндә ул кипкән.
«Аргы оч чишмәсе» - Сосна авылынын ин югары очында аргы як дип йортелгән урам башындагы иңкүлектән башлана. Бу чишмә авыл инешенең башланган урыны.
«Каравыл елгасы» - Бу елга янәшәсе бик куе урман белэн капланган була. Бу урманны теләсә ничек кисеп бетермәсеннәр өчен каравылчы куйганнар. Каравылчы тору өчен елга янында ой дә салынган булган.
«Себрәч тавы» - Сосна авылы урнашкан урынга беренче булып мари халыклары килеп утыра. Бу урында мариларның зираты булган, диләр. Себрәч исеме шушы зират янэшәсендә яшәгән Себрәч исемле кеше исеменнән алынган.
«Фабрик тавы» - Хәзерге сөт-май комбинаты урнашкан урында итек фабрикасы булган. Тауның исеме шуннан алынган. Соңгы елларда урман хуҗалыгы һәм укучылар көче белән бу урын нарат һәм каен урманы белән капланган. Тау итәгендә районның Сабан туе утә, колхознын болыны урнашкан.
«Коры елга»да ясалма күл – плотина төзелде.
Сосна атамасы каян килеп чыккан?
Фин-угыр телләренең угыр тармагына караган манси телендә сос-шош гидрографик номенклатура термины «шош» «кечкенә елга» төшенчәсен белдерә, -на- эйбернең булуын, барлыгын белдерүче кушымча. Димәк «Сосна» атамасы «инешле» дигән мәгънәне аңлата. Түбән Сосна авылы янында «Сосн» дип аталган инешнең агып ятуы әлеге фикерне куәтли.
Г. Саттаров
Филология фәннәре докторы, профессор.
Достарыңызбен бөлісу: |