أَمْثَالِهَا إِلَى سَبْعِمِائَةِ ضِعْفٍ ، وَكُلُّ سَيِّئَةٍ يَعْمَلُهَا تُكْتَبُ لَهُ بِمِثْلِهَا
«Сезнең берәрегез Исламны тиешенчә тотса, ул эшлә-гән һәрбер яхшы эш өчен – уннан җитмешкә кадәр яхшы эш, ә һәр начар эш өчен бер начар эш эшләү язылачак».122
Имам Мәлик сөйләгән: «Бервакыт кешеләр Локман-нан: «Бу дәрәҗәгә ирешергә сиңа нәрсә ярдәм итте?» – дип сораганнар. Ул: «Мин гадел идем, амәнәтне тапшыр-дым, миңа кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәдем», – дип җавап биргән».
4. Аллаһ белән мәшгуль булган йөрәк үзенә кагылма-ган эшләрдән читләшә.
Аллаһыны күргән кебек гыйбадәт кылучыны, Аның якынлыгын тоючыны бу эше үзенә кагылмаган бөтен нәр-сәдән читләштерә.
Хәсән Басри әйткән: «Аллаһының Үз бәндәсеннән бо-рылуының билгесе – Аның бәндәсен аңа кагылмаган эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итүе».
5. Нинди эшләр кешегә кагыла, ниндиләре кагылмый.
Кешегә түбәндәге нәрсәләр карый: тормышны тәэмин итү өчен кирәк нәрсәләр – ашау-эчү, киеме, яшәү урыны һ.б.ш.; Ахирәттә котылуга бәйле әйберләр. Ә калганнар аңа кагылышлы түгел.
Мәсәлән, дөнья кирәк-ярагының зарури булганнан ар-тып киткәне кешегә кагылмый дип санала. Моңа байлык-ны күбәйтергә омтылу, дәрәҗә яуларга тырышу, кеше-ләрнең үзен мактавын сөю һ.б. керә. Мөселманның эчкер-сезлегенең билгесе – мондый омтылышлардан баш тартуы.
Кешегә кагылмый торган эшләрдән: бәндәгә бу дөнь-яда да, Ахирәттә дә файда китерми торган хәләл нәрсәләр. Мәсәлән уеннар, мәзәкләр һ.б. Мөселманга мондый эш-ләрдән баш тарту яхшырак. Чөнки алар кадерле вакытны әрәм итә. Кешегә болар өчен дә җавап бирергә туры ки-ләчәк.
Мөселманның артык сүзләр сөйләве аның хәрам сүз-ләр сөйләвенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, мөсел-манга тавыш-гаугадан, бәхәсләрдән качу хас. Бервакыт Мөгаз разыяллаһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, бездән сөйләнгән нәрсәләребез өчен соралачакмы?» – дип сораган. Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм әйткән:
ثَكِلَتْكَ أُمُّكَ يَا مُعَاذُ ، وَهَلْ يَكُبُّ النَّاسَ فِي النَّارِ عَلَى
وُجُوهِهِمْ ، أَوْ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْ
«Анаң синнән мәхрүм булсын, әй Мөгаз, кешеләрне гайбәт сүзләрдән башка нәрсә өчен йөзләре белән җәһән-нәм утына ыргытачаклармыни?!»123
«Анаң синнән мәхрүм булсын» дигәнне туры мәгъ-нәдә аңларга ярамый. Ул аптырауны белдергән).
Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
كَلامُ ابْنُ آدَمَ عَلَيْهِ ، لا لَهُ . إِلاَّ الأَمْرَ بِالْمَعْرُوفِ ،
وَالنَّهْيَ عَنِ الْمُنْكَرِ ، وَذِكْرَ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ
«Адәм баласының яхшылыкка өндәү белән начарлык-тан тыю, Аллаһыны искә алу сүзләреннән кала башка сүз-ләре аның өчен түгел, аңа каршы булачак».124
6. Әлеге хәдис мөселманга күркәм эшләр белән шө-гыльләнү, буш, начар эшләрдән баш тарту хас икәнен күр-сәтә.
7. Хәдис җанны тәрбияли, төрле бозыклардан коты-лырга, файдасыз нәрсәдән баш тартырга ярдәм итә.
Иман һәм Ислам буенча кардәшлек
12عَنْ أَبِي حَمْزَةَ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ خَادِمِ رَسُولِ اللَّهِ
قَالَ : لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең ялчысы Әбү Хәмзә Әнәс бине Мәлик тапшыруынча, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: «Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, бе-регез дә иманлы булмаячак».125
Ягъни, иманы камил булмаячак.
Хәдиснең әһәмияте
Үз вакытында Мәгъриб мәликиләренең имамы булган Әбү Мөхәммәт Габдуллаһ бине Әбү Зәйд әйткән: «Бөтен яхшы әхлак сыйфатларының чыганагы дүрт хәдистән гый-барәт. Беренчесе: Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең
مَنْ كَانَ يُؤْمِنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ
«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше яхшы сүз әйтсен яки эндәшмәсен!» дигән сүзе.
Икенчесе: مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِ «Кешенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә кагылма-ган нәрсәдән баш тартуы».
Өченчесе: لا تَغْضَبْ «Ачуланма!»
لا يُؤْمِنَ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ
«Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак».
Бәлки шуңа күрә дә, имам Нәвави әлеге дүрт хәдисне үзенең «Кырыгына» керткәндер.
Хәдисне аңлау
1. Мөселман өммәтенең бердәмлеге.
Исламның максатларының берсе – кешеләрнең сөю һәм дуслык белән яшәүләре, кешенең гомуми мәнфәгать-ләрне кайгыртуы. Моның ярдәмендә гаделлек хөкем сөрә, кешеләр күңеленә тынычлык урнаша. Әмма болар җәмгы-ятьнең һәр әгъзасы үзенә теләгәнне башкаларга да телә-гәндә генә тормышка ашачак. Шуңа күрә, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм мондый теләкне иман белән бәйли, «иман-ның бер үзлеге» дип атый.
2. Камил иман.
Иманның нигезе йөрәкнең ышануы, аның Аллаһы Тә-галәгә буйсынуы, фәрештәләргә, Язуларга, пәйгамбәрләр-гә, Кыямәт көненә, тәкъдиргә ышану белән тормышка ашырыла. Ул башка бернәрсәгә дә бәйле түгел. Әлеге хә-дистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлатуынча, кеше башка-ларга да иминлек, яхшы тормыш, Аллаһының нигъмәт би-рүен теләмәсә, йомшак, нәфрәттән ерак булмаса, иманның тамырлары йөрәктә урнашмаячак. Иман үзе камиллеккә ирешмәячәк. Мондый камиллеккә ирешергә түбәндәге нәрсәләр булыша:
а) Хәләл нигъмәтләргә һәм дини бурычларны үтәүгә килгәндә, мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләр-гә, үзе яратмаган начар һәм гөнаһлы нәрсәләрне теләмәскә тиеш.
Мөгаз сүзләре буенча, ул бервакыт Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнән иманның кайсы чагылышы иң яхшысы бу-луы турында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَأَنْ تُحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ ، وَتَكْرَهَ لَهُمْ مَا تَكْرَهُ لِنَفْسِكَ
«... башкаларга да үзеңә теләгәнне теләвең, үзеңә те-ләмәгәнне теләмәвең».126
б) кардәше дини бурычын үтәгәндә хата җибәрсә яки диндә кимчелек кылса, мөселман аны төзәтергә тырышыр-га тиеш.
в) Ул үзе дә кардәшенә карата гадел булырга, аның хакларын үтәргә, үзе башкалардан көткән гаделлекне баш-каларга карата да кулланырга тиеш.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
فَمَنْ أَحَبَّ أَنْ يُزَحْزَحَ عَنِ النَّارِ وَيُدْخَلَ الْجَنَّةَ ، فَلْتَأْتِهِ مَنِيَّتُهُ وَهُوَ يُؤْمِنَ
بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ . وَلْيَأْتِ إِلَى النَّاسِ الَّذِي يُحِبُّ أَنْ يُؤْتَى إِلَيْهِ
«Үзен уттан саклауларын һәм җәннәткә кертүләрен теләүче үлгән көнендә Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ыша-нучы булсын, кешеләр үзенә нинди мөнәсәбәттә булула-рын теләсә, үзе дә аларга шундый мөнәсәбәттә булсын».127
3. Мөселманның киң күңеллелеге һәм кешелелеклеге.
Әйткәнебезчә, мөселманның иманы камил булуның билгесе – аның үзенә теләгән нигъмәтләрне башкаларга да теләве генә түгел, үзе сөйләмәгәннәрне башкаларга да теләмәве. Мәсәлән, ул кяфернең Ислам кабул итүен тели, киләчәктә дә аның кяфер, бозык булып калуын теләми.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَأَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ تَكُنْ مُسْلِمًا «... кешеләргә дә үзеңә теләгәнне телә һәм син мөселман булырсың».128
Шуңа күрә дә, Аллаһыдан кяферләрне туры юлга бас-тыруны сорау яхшы санала.
4. Яхшы эшләрдә ярышу – иман билгесе.
Кемдә булса яхшы эшләрдә, күркәм сыйфатларда бер кешедән өстенрәк булса, ул Аллаһыдан аны куып җитүен сорый ала. Бу иманның ким булуы яки хөсетлек турында сөйләми. Киресенчә, иманның камиллеген күрсәтә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ «... моңа омтылуда бер-берсе белән ярышсыннар».129
5. Үрнәк дәүләт – иман нәтиҗәләренең берсе.
Иманның эчкерсезлеген һәм Исламның дөрес икәнен күрсәтү өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәр кешене баш-каларга яхшылык теләргә чакыра. Моны тормышка ашыру нәтиҗәсендә үрнәк дәүләт төзеләчәк. Чөнки һәр кеше башкаларга үзендә булган нигъмәтләрне теләсә, ул аларга яхшылыклар эшләячәк, рәнҗетүдән сакланачак. Бу очрак-та кешеләр дә аны яратачаклар, шулай ярдәм итәчәкләр, рәнҗетүдән сакланачаклар. Нәтиҗәдә, кешеләр арасында мәхәббәт булачак, золым юкка чыгачак. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән:
تَرَى الْمُؤْمِنِينَ فِي تَرَاحُمِهِمْ وَتَوَادِّهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ كَمَثَلِ الْجَسَدِ
إِذَا اشْتَكَى عُضْوًا تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ جَسَدِهِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّى
«Күргәнеңчә, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм кызгану күрсә-түләрендә мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның берәр әгъзасы авырта башласа, башка әгъзалар да йокысызлык һәм биз-гәк белән җавап бирәчәк».130
Шул вакытта Аллаһы Тәгалә мөэминнәр җәмгыятен бу дөньяда данга, хөрмәткә, хакимлеккә китерәчәк, ә Ахи-рәттә аларны күркәм әҗер көтеп торачак.
6. Имансыз җәмгыять җирәнгеч җәмгыять санала.
Кешеләр күңелендә иман кимесә, үзенең камиллеген югалтса, җаннар башкаларга да яхшылык теләмәсә, моның урынына көнчелек һәм ялганга омтылу барлыкка киләчәк. Мондый очракта җәмгыятьтә үз-үзеңне ярату хөкем сөрә-чәк, кешеләр адәм сурәтендәге бүреләргә әвереләчәк, әх-лакый такалу килеп чыгачак. Мондый өммәткә Аллаһы-ның түбәндәге сүзләре генә туры киләчәк:
أَمْوَاتٌ غَيْرُ أَحْيَاءٍ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ
«Алар потлар) тере түгел, үле, алар кайчан тергезелә-чәкләрен белмиләр».131
7. Әлеге хәдистә сөйләнелгән нәрсәләр:
а) Ул кешеләр күңелен берләшүгә һәм хезмәт итүгә чакыра. Чөнки бу – Исламның иң әһәмиятле максатларның берсе.
б) Хөсетлек иманның камиллеге белән бергә була ал-маганга күрә, ул хөсетлеккә нәфрәт тудыра. Чөнки көнче кеше кемнең дә булса нигъмәттә үзеннән өстен булуын, тигез булуын теләми, хәтта кайчакта әлеге нигъмәттән мәхрум булуын тели.
в) Иман арта да, кими дә ала. Артуга – итәгать итү, кимүгә гөнаһлар кылу илтә.
Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы
13عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ لا يَحِلُّ دَمُ امْرِئٍ مُسْلِمٍ يَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنِّي رَسُولُ اللَّهِ إِلاَّ بِإِحْدَى ثَلاثٍ : الثَّيِّبُ الزَّانِي ، وَالنَّفْسُ بِالنَّفْسِ ، وَالتَّارِكُ لِدِينِهِ الْمُفَارِقُ لِلْجَمَاعَةِ
Ибне Мәсгут сүзләрен риваять кылулары буенча, Ал-лаһының Илчесе әйткән: «Өч очракны санамаганда, «Ал-лаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аллаһының Ил-чесе» дип шаһитлек бирүче мөселманның канын кою ты-ела. Ул очраклар: өйләнгән кешенең зина кылуы, җан өчен җан белән түләгәндә; берәр кеше диненнән чыгып, җәм-гыятьне ташлап киткәндә».132
Хәдиснең әһәмияте
Әлеге хәдис Исламның законнар чыгара торган нигезе санала. Ул туры юлда булучы, бозыклыклардан азат кеше-нең гомерен саклый. Әгәр әлеге кеше җәмгыять тормы-шына зарар китерә башласа, җәмгыятьне таркатучы затка әверелсә, ул яшәү хокукыннан мәхрум ителә.
Ибне Хәҗәр Хайтами әйткән: «Әлеге хәдис иң әһә-миятле нәрсә – кеше тормышына – караганга күрә, әһәми-ятле нигезләрнең берсе санала. Ул кешенең гомерен сак-лауны нигез итеп күрсәтеп, нәрсә хәләл, нәрсә хәрам икәнне аңлата. Бу акылга да туры килә. Чөнки аңа кеше-ләрнең иң гүзәл сурәттә яратылган рәвешләрен саклау хас».
Хәдисне аңлау
1. Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы.
«Аллаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аның илчесе» дип шаһитлек бирүче, Аллаһының берлеген, Мө-хәммәтнең пәйгамбәрлеген танучы кеше саклау астында була. Беркемгә дә аның канын кою, аны үтерү рөхсәт ителми. Мөселман үзен әлеге хокуклардан мәхрум итә торган өч гөнаһның берсен кылганчы шул саклау астында булачак. Ул гөнаһларга түбәндәгеләр керә:
а) Аңлы рәвештә хаксыз кеше үтерү;
б) Никахта булган килеш зина кылу;
в) Диннән чыгу;
2. Ташлар ыргытып үтерү рәҗем).
Галимнәрнең бердәм фикере буенча, никахтагы кеше-нең зина кылуының җәзасы үтергәнче ташлар ыргыту бу-лырга тиеш. Чөнки ул зиначы башка кешенең намусына кул суза, хәләл юл белән ләззәтләнү мөмкинлегенә ия бу-ла торып, шундый түбәнлек кыла, нәселне бозып кеше-леккә каршы җинаять эшли. Аллаһы Тәгалә әйткән:
وَلا تَقْرَبُوا الزِّنَى إِنَّهُ كَانَ فَاحِشَةً وَسَاءَ سَبِيلاً «Зинага якынайма-гыз. Дөреслектә, ул – бозыклык һәм начар юл».133
Никахта торучы мүхсыйн) дигәндә азат, балигъ, акыллы, җенси мөнәсәбәтләрне табигый юл белән үтәүче, никахны дөрес итеп төзүче кеше күз алдында тотыла.
Әлеге хөкемнең нигезе итеп Пәйгамбәр галәйһиссә-ләмнең сүзләре һәм эшләре алына. Мәсәлән, аның ташлар ыргытып үтерүе турында күп мәгълүмат бар. Мөслим һәм башка мөхәддисләр китергән хәдискә караганда, Пәйгам-бәр Гамид кабиләсеннән бер хатынны ташлар атып үтерү белән җәзаларга боерган. Моннан тыш, Пәйгамбәр галәй-һиссәләм Әнәскә әйткән:
وَاغْدُ يَا أُنَيْسُ عَلَى امْرَأَةِ هَذَا فَإِنِ اعْتَرَفَتْ فَارْجُمْهَا
«Әй Әнәсчек якын итеп әйтү), ул кешенең хатынына бар. Әгәр гаебен таныса, аны ташлар атып үтер».
Әнәс әлеге хатын янына барган, тегесе гаебен таны-ган. Шуннан соң аны таш атып үтергәннәр.
Ибне Габбас Аллаһының түбәндәге сүзләреннән өземтә истинбат – берәр мәсьәлә Коръән һәм сөннәттә ка-ралмаса, шуларга нигезләнеп хөкем чыгару) чыгарган:
يَا أَهْلَ الْكِتَابِ قَدْ جَاءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ كَثِيرًا
مِمَّا كُنْتُمْ تُخْفُونَ مِنَ الْكِتَابِ وَيَعْفُو عَنْ كَثِيرٍ
«Әй китап әһелләре! Сезгә үзегезнең Китапларыгызда яшергән күп нәрсәне аңлатучы һәм хәзер зарур булмаган күп нәрсәне аңлатмыйча калдыручы Безнең Пәйгамбәре-без килде».134
Ибне Габбас әйткән: «Ташлар белән бәреп үтерүнең кирәклегенә ышанмаучы Коръәнгә дә ышанмый, хәтта аңа игътибар да итми». Шуннан соң ул әлеге аятьне укыган һәм: «Ташлар ыргыту Китап әһелләре яшергән нәрсәләр исәбенә керә», – дигән.135
3. Тиңдәше белән түләү кыйсас).
Галимнәренең бердәм фикере буенча, мөселманны аң-лы рәвештә үтерүче тиңдәше белән җәзалауга лаеклы. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: وَكَتَبْنَا عَلَيْهِمْ فِيهَا أَنَّ النَّفْسَ بِالنَّفْسِ «Без алар-га Тәүратта «җан өчен җан» дип яздык...»136
وَلَكُمْ فِي الْقِصَاصِ حَيَاةٌ يَا أُولِي الأَلْبَابِ «Әй акыл ияләре, сез саклансын өчен тиңдәше белән түләүдә сезгә яшәү бар».137
Шулай итеп, шәригать хөкемнәрен үтәргә тиешле бәндә аңлы рәвештә хаксызга кеше үтерсә, ул җәзала-нырга тиеш. Монда аларның нинди җенестән булуларында аерма юк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
أَنَّ الرَّجُلَ يُقْتَلُ بِالْمَرْأَةِ «Чынлыкта, хатын-кызны үтергән өчен ир кеше җәзалана».
Хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм кыз бала-ны үтергән яһүдне җәзаларга боерган.
Үтерелгән кешенең туганнары җинаятьчене гафу ит-сәләр, аңа карата әлеге җәза кулланылмый.
4. Диннән чыккан өчен җәза.
Мөселманнарның бердәм фикере буенча, кеше дин-нән чыкса, үзенең көферлегендә нык торса, тәүбәгә килер-гә тәкъдим ителгәннән соң да, Исламга кайтмаса, аны җә-заларга кирәк. Моңа нигез итеп без тикшерә торган һәм тагын бер хәдис алына. Ул хәдистә Пәйгамбәр галәйһис-сәләм болай дигән: مَنْ بَدَّلَ دِينَهُ فَاقْتُلُوهُ «Үз динен алышты-ручыны үтерегез».138
5. Җинаятьләр өчен кем җәзаларга тиеш?
Тиңдәше белән түләүне казый боерыгы белән мәрхү-нең якын туганы вәли) башкара. Диннән чыгучыны һәм зиначыны җәзалауга карата да боерыкны казый чыгарырга тиеш. Якын туган казый рөхсәтеннән башка җәзаласа, ул кеше дә сабак йөзеннән җәзага тартыла. Ләкин аны үте-рергә ярамый. Чөнки алар хаклары булганга үтергәннәр.
6. Әлеге хәдистә нәрсә турында сөйләнелә:
а) Хәдис кешеләрне мөселман җәмгыяте булып яшәр-гә, аннан аерылмаска өйрәтә.
б) Әлеге өч җинаятькә нәфрәт уята, аларны кылудан саклый.
в) Аллаһыга карата курку тәрбияли. Аның бөтен нәр-сәне дә күрүен белдерә.
г) Исламда җәзалау тыю сурәтендә була. Аларның максаты – җинаятьләрне булдырмау, җәмгыятьне саклау.
д) Хәнәфиләр фикеренчә, тиңдәше белән түләү кы-лыч ярдәмендә генә башкарылырга тиеш. Шәфигыйлар әйтүенчә, үтерүче нинди юл белән үтергән булса, аны да шулай ук җәзаларга кирәк. Әмма туганы кылычны сайлап алырга тиеш.
Яхшы сүз сөйләү, кунакны һәм күршене хөрмәтләү
14عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ : أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ قَالَ : مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ جَارَهُ ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ
Әбү Һөрәйрә сөйләвенчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы яхшы сүз генә әйтсен яки эндәшмәсен. Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше күршесен хөрмәтләсен. Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше кунагын яхшы кабул ит-сен».139
Хәдиснең әһәмияте
Ибне Хәҗәр әйткән: «Әлеге хәдис Пәйгамбәрнең кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләре исәбенә керә. Ул сүздә һәм эштә тәкъвалык күрсәтүгә караган өч нәрсәгә кагыла».
Хәдисне аңлау
1. Кеше һәм аның җәмгыять белән бәйләнеше.
Бу дөньяда бәндә үзе белән нинди дә булса мөнәсә-бәттә булган кешеләр арасында яши. Ул үзе дә кешеләргә мохтаҗ, кешеләр дә аңа мохтаҗ. Ислам әлеге мөнәсәбәт-ләрнең дөрес нигезгә корылуын, дөрес юнәлештә үсүен тели. Әлеге хәл кешеләр бер-берсен хөрмәт иткәндә, бер-берсенең хокукларын саклаганда гына тормышка аша ала. Яхшы мөнәсәбәттә булу матур сүзләр әйтүне, яхшы күр-шелекне, кунакчылыкны үз эченә ала. Пәйгамбәребез га-ләйһиссәләм безне шуңа юнәлдергән дә.
2. Кешенең башка сыйфатлары белән беррәттән яхшы сүз әйтүе яки эндәшмәве иманының камиллеге турында сөйли. Пәйгамбәр галәйһиссәләм безне тәкъвалыкның иң файдалы эшенә өйрәтә. Ул әйткәнчә, мөселман үзенә бу дөньяда яки Ахирәттә файда китерә торган, димәк, бөтен җәмгыятьне бәхеткә илтә торган нәрсәләр турында сөй-ләшә. Башка кешегә зарар китерә яки аны рәнҗетә торган сүзләрдән саклана. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
لا يَسْتَقِيمُ إِيمَانُ عَبْدٍ حَتَّى يَسْتَقِيمَ قَلْبُهُ وَلا يَسْتَقِيمُ قَلْبُهُ حَتَّى يَسْتَقِيمَ لِسَانُهُ
«Йөрәгендә тугрылык булмыйча, бәндәнең иманы тугры булмаячак. Теле тугрылыкта булмыйча йөрәге туг-ры булмаячак».140
لا يَبْلُغُ الْعَبْدُ حَقِيقَةَ الإِيمَانِ حَتَّى يَخْزِنَ مِنْ لِسَانِهِ «Бәндә телен сакламыйча, иманның хакыйкатенә ирешмәячәк».141
3. Сүзнең күплеге һәлакәтнең сәбәбе була.
Без инде Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең түбәндәге сүз-ләрен китергән идек: مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيه «Ке-шенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә ка-гылмаган нәрсәдән баш тартуы».142
Шулай ук, кешенең үзенә кагылмаган эш белән шө-гыльләнүе аның гамәлләрен юкка чыгаруын, ә җәннәтне аның өчен хәрам итүен билгеләп үткән идек. Берәр сүз әйткәнче, башта аны яхшылап уйларга кирәк. Әгәр әйтәсе сүзе яхшы булса, хакыйкатькә туры килсә, әҗергә лаеклы булса – әйтсен. Сүзе начарлыкка илтсә яки ялган таралуга сәбәп булса, әйтүдән тыелып торсын. Бу аның өчен яхшы-рак һәм куркынычсызрак булачак. Чөнки әҗер алганчы яки җәзаланганчы аңа һәр сүзе өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аллаһ әйткән: مَا يَلْفِظُ مِنْ قَوْلٍ إِلاَّ لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ «Кеше нәрсә генә әйтмәсен, моны һичшиксез фәрештә язачак».143
Һәр кешегә бөтен яхшы һәм яман эшләрне язучы ике фәрештә беркетелгән.
Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
إِنَّ الْعَبْدَ لَيَتَكَلَّمُ بِالْكَلِمَةِ مِنْ رِضْوَانِ اللَّهِ لا يُلْقِي لَهَا بَالاً يَرْفَعُهُ اللَّهُ بِهَا دَرَجَاتٍ ،
وَإِنَّ الْعَبْدَ لَيَتَكَلَّمُ بِالْكَلِمَةِ مِنْ سَخَطِ اللَّهِ لا يُلْقِي لَهَا بَالاً يَهْوِي بِهَا فِي جَهَنَّمَ
«Дөреслектә, бәндә үзе дә игътибар итмичә Аллаһыга кирәкле сүзне әйтергә мөмкин. Ләкин Аллаһ аны моның өчен күп дәрәҗәләргә күтәрә. Бәндә үзе дә игътибар итми-чә Аллаһының ачуын чыгара торган сүз әйтергә мөмкин. Ләкин моның өчен ул җәһәннәмгә кертеләчәк».144
وَهَلْ يَكُبُّ النَّاسَ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ فِي النَّارِ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْ
«... Гайбәт сүзләрдән кала башка нәрсә өчен кешеләр йөзләре белән җәһәннәмгә ыргытылачаклармыни?»145
Монда гайбәт кенә түгел, бөтен тыелган сүзләр керә.
4. Ничек сөйләшү турында.
Нәрсә турында булса да сөйләшкәндә кеше күп ка-гыйдәне үтәргә тиеш. Шулар исәбеннән:
а) Мөселман файда китерә торган нәрсәләр турында гына сөйләшергә, төрле хәлләрдә дә хәрам сүз сөйләүдән тыелырга тиеш. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән: وَالَّذِينَ هُمْ عَنِ اللَّغْوِ مُعْرِضُونَ «... алар буш сүздән сакла-налар...»146
«Буш сүз» дигәндә гайбәт, кешене яманлау кебек башкаларның намусын пычратучы сүзләр күз алдында то-тыла.
б) Хәтта хәләл нәрсәләрне сөйләшкәндә дә азсүзле-лек. Чөнки күп сүз хәрам яки шелтәгә лаеклы нәрсәгә ил-тә.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
لا تُكْثِرِ الْكَلامَ بِغَيْرِ ذِكْرِ اللَّهِ ، فَإِنَّ كَثْرَةَ الْكَلامِ بِغَيْرِ ذِكْرِ اللَّهِ
قَسْوَةٌ لِلْقَلْبِ ، وَإِنَّ أَبْعَدَ النَّاسِ مِنَ اللَّهِ الْقَلْبُ الْقَاسِي
«Аллаһыны искә алу сүзләреннән кала, күп сүз сөй-ләмә. Чөнки Аллаһыны искә алудан башка күп сүз сөйләү – каты күңеллелек билгесе. Ә Аллаһыдан иң ерак кеше – каты күңелле кеше».147
Гомәр разыллаһү ганһү: «Күп сөйләүче күп начар сүз-ләр әйтә, күп начар сүзләр әйтүче күп гөнаһ кыла. Ә күп гөнаһ кылучыга иң кулай урын – ут».
в) Зарури булганда, аеруча хакыйкатьне аңлату, ях-шыга өндәү, начарлыктан тыю кирәк булганда сүз әйтүнең мәҗбүрлеге.
Бу сүзләрне әйтү иң яхшы әдәп сыйфатларыннан са-нала. Ә алардан баш тарту – итәгатьсезлек һәм гөнаһ. Чөн-ки хакыйкатькә бәйле нәрсәне әйтмәүче – телсез шайтан.
5. Күршегә игътибарлы булу һәм аны кайгырту.
Иман камиллегенең бер билгесе – күршегә яхшылык-лар кылу һәм аны рәнҗетүдән саклану. Аллаһы Тәгалә күршене хөрмәтләүне Үзенә генә гыйбадәт кылу белән бәйләгән:
وَاعْبُدُوا اللَّهَ وَلا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى
وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَى وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالْجَنْبِ
«Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсә бе-лән дә ширек кылмагыз, ата-анага, кардәшләргә, ятимнәр-гә, мохтаҗларга, күршенең кардәш булганына да, булмага-нына да, иптәшкә дә яхшылык эшләгез».148
Кардәш булмаган күрше дигәндә яки ерак туган, яки ерак күрше, иптәш дигәндә юлдаш яки уртак эштә, шир-кәттә катнашучы күз алдында тотыла.
Шулай итеп, шәригать күршегә изгелек кылуны гына таләп итми. Исламда күрше белән мөнәсәбәткә моңа кадәр мөнәсәбәтләр тарихында бер дә күренмәгән зур әһәмият бирелә. Түбәндәге хәдискә игътибар белән карагыз! Пәй-гамбәр галәйһиссәләм әйткән:
مَا زَالَ جِبْرِيلُ يُوصِينِي بِالْجَارِ حَتَّى ظَنَنْتُ أَنَّهُ سَيُوَرِّثُهُ
«Җәбраил күрше турында миңа шул кадәр күп нәсый-хәт бирде, мин хәтта аны варисларымның берсе итәр дип уйладым».149 Ягъни, ул озак итеп күршенең хакларын аң-латты да, мин «күрше варислар исәбенә керә» дип уйла-дым.
6. Күршене рәнҗетү иманның һәлакәткә илтүче ким-челеге турында сөйли.
Исламда күршене рәнҗетү тыела. Бу Аллаһының җә-засына илтүче бер зур гөнаһ дип карала. Ибне Мәсгут сөй-ләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесеннән: «Кайсы гөнаһ иң зур санала?» – дип сораганнар. Ул әйткән:
أَنْ تَجْعَلَ لِلَّهِ نِدًّا وَهُوَ خَلَقَكَ «Сине яраткан Аллаһыга кемне дә булса тиңләү». Аннары: «Аннан соң?» – дип со-раганнар. Ул әйткән: أَنْ تَقْتُلَ وَلَدَكَ مَخَافَةَ أَنْ يَطْعَمَ مَعَكَ «Үзең белән ашар» дип куркып балаңны үтерү». Аннары: «Ан-нан соң?» – дип сораганнар. Ул әйткән: أَنْ تُزَانِيَ حَلِيلَةَ جَارِكَ «Күршеңнең хатынын зинага күндерү».150
Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
وَاللَّهِ لا يُؤْمِنُ ، وَاللَّهِ لا يُؤْمِنُ ، وَاللَّهِ لا يُؤْمِنُ
«Аллаһ белән ант итәм, ышанмый! Аллаһ белән ант итәм, ышанмый! Аллаһ белән ант итәм, ышанмый!» Ан-нан: «Кем, әй Аллаһының Илчесе?» – дип сораганнар. Ул болай дигән: مَنْ لا يَأْمَنُ جَارُهُ بَوَائِقَهُ «Күршесе аның явызлы-гыннан имин булмаучы».151
Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Бервакыт кемдер: «Әй Алла-һының Илчесе, фәлән хатын-кыз төннәрен намаз укый, көндез ураза тота, ләкин күршеләрен рәнҗетеп начар сүз-ләр әйтә», – дигән. Моңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: هِيَ فِي النَّارِ «Ул утта булачак». Аннан соң: «Фәлән хатын-кыз фарыз намазларын гына укый, Рамазанда гына ураза тота, ярлыларга кипкән эремчек кисәкләре генә би-рә. Моннан тыш бернинди яхшылык та кылмый, ләкин ул күршеләрен рәнҗетерлек бер сүз дә әйтми», – дигәннәр. Ул әйткән: هِيَ فِي الْجَنَّةِ «Әлеге хатын җәннәткә керә-чәк».152
7. Күршегә яхшылык кылу ысуллары бар. Мәсәлән:
а) Мохтаҗ күршегә булышу. Гомәр разыяллаһү ганһү әйткән: «Мөэмин ач күршесе турында онытып, туйганчы ашамый». Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:
مَا آمَنَ بِي مَنْ بَاتَ شَبْعَانَ وَجَارُهُ إِلَى جَنْبِهِ جَائِعٌ وَهُوَ يَعْلَمُ
«Күршесе ач икәнне белә торып, тук килеш йокларга ятучы миңа ышанмый».153
Әбү Зәр әйткән: «Минем иң сөекле дустым Пәйгам-бәр галәйһиссәләм) киңәш биреп миңа әйтте:
إِذَا طَبَخْتَ مَرَقَةً ، فَأَكْثِرْ مَاءَهَا ، وَتَعَاهَدْ جِيرَانَكَ
«Шулпа пешерсәң, суны күбрәк куш. Аннары күр-шеңнең гаиләсенә игътибар ит һәм аларны тиешенчә сый-ла».154
б) Аңа ярдәм итү һәм файда китерергә тырышу. Гәрчә бу эш үзеңнең ниндидер хокукларыңнан баш тартуны таләп итсә яки ниндидер югалтуга китерсә дә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: لا يَمْنَعْ أَحَدُكُمْ جَارَهُ أَنْ يَغْرِزَ خَشَبَةً فِي جِدَارِه «Берегез дә үз диварына агач казык кадакларга теләгән күршесенә комачауламасын».155
в) Аңа бүләкләр бирү. Аеруча моңа берәр сәбәп бул-ган очракта. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:
لا تَحْقِرَنَّ جَارَةٌ لِجَارَتِهَا وَلَوْ فِرْسَنَ شَاةٍ
«Бер күрше хатын да икенчесенә сарык тәпие булса да бүләк итү форсатын ычкындырмасын». Ягъни, сарык тәпие кебек аз итле, кечкенә нәрсәне булса да, бүләк итү мөмкинчелегенә салкын карамасын, төрле хәлләрдә дә бү-ләк итсен.
8. Кунакны хөрмәт итү – кешенең иманының билгесе.
Бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөселман-ның кунагын хөрмәтләргә тиеш икәнен аңлаткан. Болай эшләсә, ул Аллаһыга ышанган һәм Аңа тәвәккәл кылган санала. Аллаһының Илчесе әйткән:
مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ «Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше кунагын хөрмәтләсен».156
Кунакчыллык – Исламдагы яхшы әдәп сыйфатлары-ның берсе. Ул сыйфат күбрәк пәйгамбәрләргә һәм тугры-лыклыларга хас булган. Кунакчыллыкның хуҗаның юмартлыгы яки кунакның хакы булуы турында галимнәр-нең фикере төрле.
Имам Әхмәт һәм Ләйс аны «хуҗа бер көн һәм бер төн үтәргә тиешле бурыч» дип санаганнар. Алар түбәндәге хәдискә таянганнар: لَيْلَةُ الضَّيْفُ حَقٌّ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ «Һәр мө-селман төн дәвамында кунакчылык күрсәтергә тиеш».157 Ягъни, бер тәүлек.
Гокъбә бине Әмир разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бер-вакыт без Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, син безне дәгъват кылырга) җибәрәсең дә, без үзебезгә кунакчыллык күрсәтмәүче кешеләрдә туктала-быз. Син бу турыда нәрсә әйтәсең?» – дип сорадык. Җавап итеп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай диде:
إِنْ نَزَلْتُمْ بِقَوْمٍ فَأَمَرُوا لَكُمْ بِمَا يَنْبَغِي لِلضَّيْفِ فَاقْبَلُوا ،
Достарыңызбен бөлісу: |