Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен
татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр
(2014/2015 нче уку елы)
I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез. (40 балл: һәр дөрес җавапка 2шәр балл)
1. Халкыма сүзе нинди аваз үзгәреше кичергән?
а) ассимиляция;
ә) редукция;
б) диссимиляция;
в) протеза.
2. Һичшиксез, борынгы, төнбоек сүзләре кайсы орфографик принципка нигезләнеп языла?
а) тарихи-традицион;
ә) фонетик;
б) морфологик;
в) график.
3. Сузык авазларның төрләре ягыннан аерылып торган сүз кайсы җөмләдә?
а) Лилия үзенә күлмәк тегә;
ә) Зөбәрҗәт өйдә әнисенә булыша;
б) Егет кеше иптәшенә ярдәм итә;
в) Сез өйдә нинди эшләр эшлисез?
4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгеләгез.
а) хезмәт, нәтиҗә, хөрмәт;
ә) тупланган, сакланмыйча, мәкальләр;
б) нинди, мәзәкләр, хәзинәбез;
в) дәрәҗәдә, такмаза, байлыгы.
5. Каракныкын бур урлаган мәкалендә нинди сүзләр кулланылган?
а) аваздаш сүзләр;
ә) капма-каршы мәгънәле сүзләр;
б) мәгънәдәш сүзләр;
в) тамырдаш сүзләр.
6. Фразеологик әйтелмәләрдән генә торган рәтне билгеләгез.
а) авыз еру, уртак тел табу, борын чөю;
ә) базарга бару, чыбыркы шартлату, көтү куу;
б) дөрес юл табу, хәзинә табу, җавап табу;
в) күккә күтәрелү, ерактан күрү, яшәүне ярату.
7. Омонимның төрен билгеләгез.
Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул,
Кибәрсең син, йөрәк бәгърең ашар ул. (Г.Тукай)
а) омограф;
ә) омофон;
б) омоформа;
в) саф лексик омоним.
8. Ономастика ул – ...
а) ялгызлык исемнәрне өйрәнә;
ә) сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә;
б) сүзләрнең мәгънәсен өйрәнә;
в) телдәге тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә.
9. Кайсы сүзләр башкаларыннан аерылып тора?
1) борыч, 2) бормалы, 3) борау, 4) боргыч, 5) борчак, 6) борылыш, 7) борма
а) 2, 4;
ә) 1, 5;
б) 3, 7;
в) 2, 6.
10. Бирелгән җөмләдә ясалма нигезле ничә сүз бар?
Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач, Тукайның кәефе яхшыргач, аның бүлмәсенә Фатих Әмирхан бер шәп кыяфәтле татар баен алып керде. (Р.Б)
а) 4;
ә) 5;
б) 6;
в) 3.
11. Мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез.
а) –са/-сә, -ып/-еп, -ачак/-әчәк;
ә) -ды/-де, -сыз/-сез, -чы/-че;
б) –рак/-рәк, -кай/-кәй, -шар/-шәр;
в) –лар/-ләр, -ган/-гән, -да/-дә.
12. Балакай-бәләкәй, гамәл-әмәл, күз-күр, хикәят-әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулына карый?
а) сүз ясагыч кушымчалар ялгану;
ә) сүзләрнең аваз составын үзгәртү;
б) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү;
в) сүзләрне кушу.
13. Җөмләдә билгеләнгән сүзгә дөрес морфологик анализны билгеләгез.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел... (Ш.Маннур)
а) рәвеш, күләм-чама рәвеше, гади дәрәҗәдә, җөмләдә рәвеш хәле, тамыр сүз;
ә) сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә рәвеш хәле, тамыр сүз;
б) рәвеш, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәл, тамыр сүз;
в) сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
14. Бәйлекләр белән теркәгечләр генә булган рәтне күрсәтегез.
а) таба, ләкин, бәлки, мөгаен;
ә) дөрес, әмма, өчен, имеш;
б) һәм, саен, әгәр, ахры;
в) шикелле, сыман, гәрчә, кебек.
15. Алсу, бүлмәсенә керү белән,
Өске киемен салып ташлады;
Ватык көзгесенә карый-карый
Карлы чәчен сүтә башлады (Һ.Такташ)
җөмләсендә билгеләнгән сүз –
а) хәзерге заман хикәя фигыль;
ә) саф рәвеш;
б) хәл фигыльнең II төре;
в) хәл фигыльнең I төре.
16. дөм кисәкчәсе кайсы сүз белән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат ясый?
а) тиле;
ә) надан;
б) сукыр;
в) ялгыз.
17. Иярчен җөмлә баш җөмләгә 2 төрле юл белән бәйләнә. Бирелгән җөмләгә икенче төрле юл белән бәйләнгән синоним җөмлә языгыз.
Яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр дә булмый (Адыгей мәкале)
18. Кайсы җөмлә исем җөмлә?
а) Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле (Н.Нәҗми);
ә) Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән
ефәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар, кылганнар... (Ә.Еники)
б) Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген (Х.Туфан)
в) Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.. (Р.Фәйзуллин)
19. Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?
Үзе юкның күзе юк (М).
а) ия;
ә) аергыч;
б) хәбәр;
в) хәл.
20. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Ул яңадан күзен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы буйлап бара иде (Ә.Фәйзи)
а) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
ә) катнаш кушма җөмлә;
б) иярченле кушма җөмлә;
в) бер-бер артлы иярүле катлаулы кушма җөмлә.
II. Теоретик бирем. (10 балл)
Мөстәкыйль сүз төркеме буларак сыйфат
III. Гамәли бирем (35 балл)
1) Шәһәрнекеләр, 2) киемнәре бик әйбәт булса да, 1)дәресләрен бер дә Хәлимнән артык белмиләр. (И.Гази)
1. Тыныш билгеләрен куярга.(3 балл)
2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә. (5 балл)
3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга. (5 балл)
4. Җөмләнең схемасын сызарга, төрен билгеләргә. (5 балл)
5. Әйбәт сүзенә фонетик анализ ясарга. (5 балл)
6. Хәлимнән, белмиләр, бик сүзләренә морфологик анализ ясарга. (6 балл)
7. Дәресләрен сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә. (6 балл)
Бу – иярчен кире җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә. Бәйләүче чарасы - -са да.
1
-са да
2
IV. Иҗади бирем (15 балл)
Бирелгән мәкальләргә нигезләнеп, сөйләшү әдәбе турындагы фикерләрегезне 8-10 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст итеп языгыз.
Һәрбер сүзнең урыны бар.
Башта уйла, аннан сөйлә.
Сөйли белсәң, тыңлый да бел.
Олылар сүзен бүлдермә.
Сүздә тору – зурлык, сүздә тормау – хурлык.
Барлыгы 100 балл
Достарыңызбен бөлісу: |