Ашау алдыннан эшләнергә тиешле күнегүләр



Дата07.07.2016
өлшемі23.33 Kb.
#183133

Үз – үзеңне сәламәтләндерү күнегүләре

Туклану режимы бозылу ашкайнату әгъзалары эшчәнлегендәге үзгәрешләрнең төп сәбәбе булып тора. Махсус күнегүләр ярдәмендә организмны гадәти (нормаль) хәлгә китерергә мөмкин.


Ашау алдыннан эшләнергә тиешле күнегүләр
(Аларны ялкынсыну һәм ашказаны согының кислоталылыгы артык булганда эшләргә ярамый.)


  1. Басып торган килеш, кулларны алга сузып, уч төпләрен бер–берсенә юнәлтеп эшләнә (1-4). Һәр санауга куллар капма–каршы юнәлешләрдә (өскә һәм аска), 45 градус почмак ясап хәрәкәт итәләр. Сулау ирекле, хәрәкәтләр тиз башкарыла, күнегү 5-6 тапкыр кабатлана.

  2. Баскан килеш эшләнә; куллар алга сузылган, йодрыклар кысылган (1-4). Һәр санауга куллар зур булмаган берәр әйләнә ясап хәрәкәт итә. Сулау ирекле, күнегү 5-6 тапкыр кабатлана.

  3. Баскан килеш, кулларны алга сузып, уч төпләрен аска юнәлтеп эшләнә (1-4). Һәр санауга, куллар, алда кисешеп, 2шәр хәрәкәт ясый. Сулау ирекле, хәрәкәтләр тиз. Күнегү 5-6 тапкыр кабатлана.

  4. Басып торган килеш эшләнә (1-4). 2 санауга чүгәләргә; йөрәк тибеше тизләнгәнче, 5-10 тапкыр кабатлана.

  5. Урындык аркасына куллар белән таянган килеш эшләнә (1-4). Йөрәк тибеше тизләнгәнче, 5-10 тапкыр урындык аркансыннан этелергә.


Ашаганнан соң беренче 90 минут эчендә эшләнә торган күнегүләр


  1. Һәр 3-4 адымга сулыш алып һәм чыгарып, ритмлы сулап, залда яисә урамда йөрү.

2. Баскан килеш, кулларны билгә, аякларны җилкәдән киңрәк куеп эшләнә (1-4). Гәүдә авырлыгын (2 санауга) чиратлап әле бер, әле икенче ярымбөгелгән аякка күчерергә. Сулау ирекле, тирән түгел (10-15 тапкыр кабатлана).

  1. Баскан килеш, кулларны билгә, аякларны бергә куеп эшләнә (1,2,3,4). Аяк очларына күтәрелергә. Йомшак кына бөтен табанга басарга. Сулау ирекле, тирән түгел (10-15 тапкыр кабатлана).

3. Бер кул белән урындык аркасына тотынган килеш эшләнә (1-4). Һәр санауга аякны әкрен генә читкә җибәрергә һәм үз урынына куярга (10-15 тапкыр кабатлана). Аннары шулар ук икенче кул белән тотынып башкарыла. Сулау ирекле, тирән түгел.
Ашаганнан соң 90 минут үткәч ясала торган күнегүләр


  1. Басып торган килеш эшләнә (1-4). Ботларны югары күтәреп, бер урында йөрү. Сулау ирекле, тирән.

2. Баскан килеш, кулларны билгә куеп эшләнә (1-4). Һәр 2 санауга әле бер, әле икенче аякны туры килеш (бөкмичә) күтәрергә. Сулау ирекле, тирән түгел (10-15 тапкыр кабатлана).

3. Аяк очларына басып, куллар белән идәнгә таянгач, 2 санауга аякка басарга, кулларны күтәререгә; 2 санауга яңадан баштагы хәлгә кайтырга (10-15 тапкыр кабатлана).



  1. Баскан килеш, кулларны як-якка сузып эшләнә (1-4). Һәр 2 санауга гәүдәне уңга һәм сулга боргаларга (10-15 тапкыр кабатлана).

  2. Басып торган килеш эшләнә (1-4). Һәр 2 санауга, кулларны чиратлап күтәреп, гәүдәне әле бер, әле икенче якка бөгәргә. Сулау ирекле (10-15 тапкыр кабатлана).

Сулыш алганда диафрагма бавырга баса, ә сулышны чыгарганда читкә китә; шулай итеп, корсак куышлыгындагы әгъзаларга массаж ясала, бу исә кан һәм азык массасы, ашкайнату соклары йөрүне яхшырта. Ул бигрәк тә утырып эшли торган кешеләр өчен файдалы.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет