Уфада әни ягыннан кардәш Сафия апаларда төн кунып, иртән иртүк трамвай белән вокзалга киттем. Ә анда Мәскәүгә билетларны инде әллә кайчан сатып бетергәннәр. Поезд килеп төште, ә билет юк бит инде. Шулвакыт бер әдәм: «Мәскәүгә билет!» – дип кычкырган иде, тизрәк эләктереп тә алдым. Вагонга керүгә, поезд да кузгалып та китте. Мәскәүгә ике тәүлек бардык, поезд юлда багана саен туктый, әкрен генә кузгала да, тагын туктый. Юлда юньләп йоклау булмады. Иң өстәге әйбер киштәсенә менеп бераз какта ятып алгаладым инде. Мәскәүнең Казан вокзалына килеп төшкәч, чемоданны саклау камерасына тапшырдым да, метрога төшеп киттем. Бауман югары техник училищесына барам. Анда эш көне беткәндә генә барып җиттем, мине көтеп тормаганнар, әлбәттә. Ә алда якшәмбе, ял көне. Хәзер инде нишләргә бу Мәскәүдә? Ни туганнарым, ни бер танышым юк... Казан вокзалына кире кайтып, бәлки шунда утырып булса да йоклап алырга булыр, дип, юл сораша-сораша киткән идем, – гел Киев вокзалына барып чыгам... Эченә кергән генә идем, милиция куып чыгарды. Кыяфәтем, күрәсең, юньле кешегә ошамаган. Ул вакытта, Сталин үлгәч, илдә амнистия игълан ителеп, берничә миллион кеше төрмәдән чыгарылган, күбесе Мәскәүгә омтыла, чөнки монда урлашу, кеше талау өчен шартлар бик тә уңай... Шулай куыла-куыла ике төнне шул Киев вокзалында үткәрдем. Буфеттан бераз ипи, краннан су алам да, тамак ялгыйм, бөтен туклану шул.
Дүшәмбе көн иртән тагын киттем теге Бауман училищесына. Ә анда секретарь миңа: «медалистларны алу программабыз тулды», – ди... Шуны ишеткәч бик артык кайгырмадым да бугай, чөнки башымда бер генә хыял – каядыр баш төртеп йоклап алу. Кулымда «Мәскәүнең югары уку йортлары» дигән җыентык бар иде, шундагы номерлар белән институтларга шалтыратып, тулай торак турысында белешергә тотындым. Булса, бүтәнен карап та тормыйча китәргә шунда, дим... Башта «Корыч һәм эретмәләр» дигән институтка шалтыраткач, «тулай торак әлегә юк», диделәр. «Нәзек химик технологияләр институты» дигәнендә тулай торак бар дигәнне ишеткәч, эчкә шатлык йөгерде. Этләнә-этләнә шул институт урнашкан Пирогов урамына барып җиттем. Шунда тиз генә гариза язып, ничек кирәк алай тулай торакка юллама алып, трамвайда бер сәгатьләп баргач, боларның Студентлар урамындагы шул торагына да барып җиттем. Урнашу озакка сузылмады. Шуннан ни, күрсәткән бүлмәләренә кердем дә, бер унбиш сәгатьләп йокладым бугай... Уянгач теге институтка барып, директор урынбасары профессор Львов белән «әңгәмә» үттем, – медалең булса да, барыбер тикшереп карыйлар инде. Ул исә миңа бер генә мәсьәлә бирде, ул да булса, – этил спиртын дивинилга әйләндерә торган реакцияне язарга кушты. Мин ул реакцияне, бәхеткә каршы, белә идем, ялт кына язып та бирдем.
Инде хәзер стипендиягә кадәр ничек яшәргә дигән мәсьәләне чишәсе калды. Киттем Киев тимер юлының товар станциясенә, ул мин урнашкан тулай торакка якында гына иде. Шунда көн саен диярлек берәр эш табыла торды. Я алма яшнекләрен, я тозлы кыяр мичкәләрен вагоннардан төшереп йөк машиналарына төйибез. Көч җитәрлек, ялкаулык юк, эше генә булсын. Хакын әлләни күп түләмиләр, әммә миңа, авыл баласына, зарланырлык түгел иде. Төягән йөк машинасын барган җирендә тагын бушатасы була, – шул машиналар белән Мәскәүнең кай төшләренә генә бармадым. Мәсәлән, хәзер ГУМ дигән зур магазин утырган тирәдә иксез-чиксез җир асты подваллары бар иде, шуларга әллә күпме кыяр мичкәләре тәгәрәттек. Эшләтүче башлыклар подвал авызыннан ерак китеп йөрмәскә кушалар иде, чөнки, имеш, адашып китсәң, син ул төштән беркайчан да чыга алмыйсың... Кичләрен торагыма арып, әммә бик зур сеткага тутырып кып-кызыл алмалар алып кайтам. Сетканы вестибюль өстәленә, кем тели шул ашасын дип куям. Алып ашыйлар, рәхмәт әйтә-әйтә. Күңелләр күтәренке!..
6.4 рәсем. МИТХТ студенты Вил Мирзаянов. 1956 ел.
Беренче курста уку, дөресен әйткәндә, бик җиңел булмады. Тора бара, өченче курсларга җиткәндә генә барысына да күнегелде, тормыш та җиңеләйде. Ә бит югыйсә, бик күпләр чыдый алмады укуның кырыс шартларына: минем «Ясалма газ һәм сыек ягулык» белгечлеге буенча беренче курска 70 кеше алынса, өченче курста бары 18 кеше калдык. Мине институтта, укуга тырышлык зур булу өстенә, чаңгы буенча бик хәтәр чемпион булганга да калдырдылар.
Иң яратмаган дәресләрем – марксизм-ленинизм һәм хәрби эш иде. Хәрби эш дигәне көн саен керә: күрәсең, Мәскәүдә утырып калган хәрби офицерларга эш кирәккәдер. Җәй көннәрендә ике тапкыр бер айлык хәрби лагерьларга бардык. Иң начары – Горький (Нижний Новгород) кырында урманлы-комлы урында урнашкан Флоричи химик гаскәрләр часте булды. (Без анда икенче курсны бетергәч, 1955 елда бардык.) Аңарчы армияне күрмәгән миңа бу коточкыч тоелды. Пычраклык дисеңме, урлашу, тупаслык, искиткеч примитив яшәү шартлары дисеңме, – һуштан аварлык. Совет Армиясенең шундый начар хәлдә икәнен аңарчы күз алдына да китермәгән идем. Бер тапкыр хәттә әбрәкәйгә кереп утырган арада каешым юкка чыкты. Сержант өскә ябырылып бара, хәзер син каешны үзең сатып алырга тиеш, дип кычкыра. Ә минем акча санаулы бит инде, тәмәкедән башкага җитәрлек түгел. Тик нишлисең, алырга туры килде. Сасы, пычрак ашханәдә ашарга утыргач 10 минут та үтми, сержант акыра: «Җитте!». Ярым ач көе чыгып йөгерәбез. Ул җәй ифрат та эссе булды, җитмәсә. Ә безнең аякларда ыштыр ураган кирза итек. Өстәвенә, противогаз киеп йөгерергә кирәк. Эсселек кырыкка җитеп бара, ә без противогаз, резин костюм киеп, “агуланган” җирләргә көрәк белән хлорка ыргытабыз. Егерме минутлап шулай эшләгәч киемнәрне, итекләрне салганда аларда җыелган тир гөрләп түгелә... Шул эштән соң чатырлар янына кайтып җитү була – строевой әзерлек. Берчак шунда марш атлап йөргәндә, сверхсрочниклар чатыры янында торган берәү: «Сука да соң бу сержант», – дигән иде, мин авыздан: “Әле ниндие!” дигән сүз ычкынганны сизми дә калдым. Ә йөзендә бернинди акыл әсәре чагылмаган сержант ишетеп калган икән, – шундук офицерлар йортына йөгерде. Рота командиры мине чакырып алып, өстәмә наряд итеп ике көн ашханәдә бәрәңге чистартырга һәм Ленин бүлмәсендә идән юарга кушты. Икенче көнне тагын кырда противогаз һәм резин костюм киеп бер җирдә дегазация үткәргәндә: «Мирзаянов, генерал чакыра!» – диделәр. Хәрби кафедра башлыгы генерал Хандожко алдына килеп бастым. Ул миңа: «Сез бөтен Совет Армиясенә тап төшердегез. Бу сезне институттан куарга я бер елга штраф батальонына җибәрерлек. Ярый, хәзергә алган җәзагыз белән чикләнәбез. Мәскәүгә кайткач эшегез тагын бер кат каралыр», – дип җикерә. Мәскәүгә кайткач, мәгәр, ул очрак белән беркем дә болышмады. Бернинди борчусыз гына туган йортка каникулга кайтып киттем.
Азаккы курсны бетергәндә миңа диплом эшен СССР Фәннәр Академиясенең Нефтихимик синтез институтында язарга тәкъдим иттеләр. Анда Академиянең әгъза-корреспонденты А.Н.Башкиров лабораториясендә аспирант Н.Морозов белән бергә шөгыльләндем.
6.3. Эш һәм аспирантура
Эшкә мине Мәскәүнең бер яшерен институтына җибәрделәр. Хәзер аны исеме ачык – Кремнеорганик кушылмалар институты. (Ул вакытта син институт бетергәч, кая җибәрсәләр шунда ике ел эшләргә тиеш идең.) Миңа анда бик куркынычлы бер корылмада смена инженеры булырга туры килде. Ул корылмада бороводород нигезендә ракета ягулыгы ясала иде. (Бороводород нык агулы матдә, аны ясау өчен чимал да аз булганга, соңыннан аны ташладылар.) Анда бигрәк тә төнге сменада эшләү бик җанга тия иде. Кызым туу сәбәпле, көндез дә юньләп йокларга форсат юк. Тору шартлары – яманның да яманы... Күрмәгәнне күрергә туры килде инде, бүтәнгә күрсәтмәсен.
Медицина каравы вакытында врач минем хәлнең начар булуын күреп, болай дәвам итсә, мин сезне эшегездән бушатам, дип кисәтте. Ярый әле, бераз шәһәр читендә урман эчендә урнашкан институт профилакториена йөреп алдым, шуннан соң хәлем яхшырды. Әммә мин мондый эшне ташлап, үземә башка юнәлеш, ягъни фән юнәлешен сайларга дигән карарга килдем. Ничек кенә кыен булмасын, тиешенчә әзерләнеп, СССР ФА Нефтихимик синтез институты аспирантурасына гариза биреп, экзаменнар тапшырдым. Марксизм-ленинизм «фәне» буенча гына өчле булды, шул сәбәпле алмаслар дип шомланган идем, – алдылар, чөнки 1960 елда инде андый нәстәкәйнең бернинди дә фән түгел, ә бары кеше алдау, кешелексез бер өйрәтмә икәнлегенә юньле галимнәр шикләнми иде.
Кызганычка каршы, җитәкче профессор А.Соколов бик артта калган һәм кеше эшләгәнне үзләштерергә оста булып чыкты. Шуның лабораториясендә байтак этләнгәч, А.А.Жуховицкий дигән галим кул астына күчтем. Ул физик химия өлкәсендә, аның адсорбция һәм хроматография дигән юнәлешендә бик абруйлы галим иде.
6.5 рәсем. Вил Мирзаянов СССР Фәннәр Академиясенең Нефтехимик синтез институтында аспирант. 1963 ел.
Минем аспирантурага керүем, гаилә әгъзаларымны да кертеп, кайберәүләрнең күңелен бозды. Имеш, мин анда аларның туганнары урынын алып кергәнмен. Бу хәл тиз арада гаиләмне ташлауга китерде. Авылда да эчләре пошучылар булды...
Ярый, надан һәм тәрбия күрмәгән авыл кешеләре нишләмәс, әммә начарлыкны сеңлемнең ире үзбәк Кучкардан һич тә көтмәгән идем. Әнкәй миңа шул бәндәнең мине алимент түләтү буенча судка бирергә өндәп сөйләгәнен әйтеп шаккатырды. Аспирант кешесе бик аз күләмле, ашарга-эчәргә генә җитәрлек стипендия ала бит ул. Болай да аның чирек өлешен аерылган хатыныма кызым өчен алимент итеп бирә барам, ә өстәмә алимент мине, һичшиксез, укуны ташларга мәҗбүр итәчәк бит...
Кандидатлык диссертациямне срогыннан бераз кичегеп, аспирантурадан соң гына якларга туры килде. Нәтиҗәдә мин Иске Кәңгеш авылыннан чыккан беренче рәсми галим булдым. Әлбәттә, баш күккә тиде, яшермим.
6.6 рәсем. Әти-әни белән. Иске Кәңгеш, 1966 ел.
6.4. СССРның иң яшерен институтында эшләгән еллар
Ике ел бер институтта эшләп алгач, миңа исеме дә булмаган, «702нче почта яшнеге» дип кенә йөртелгән бер яшерен институтта өлкән фәнни хезмәткәр вазифасы тәкъдим иттеләр. Ул институтның нәрсә икәненә инде төшенгән идем, ул да булса – СССРда химик корал әзерләү буенча җитәкче фәнни-технологик үзәк. Мин шул үзәктә синтезланган яңа химик матдәләрне анализлау алымнарын әзерләп, шул матдәләр чыгару буенча яңа төзелгән заводлар практикасына кертергә тиешле булдым. Эшкә алганчы әле башта, ярты елдан күбрәк вакыт, КГБда (ягъни “органнарда”) минем ата-анадан башлап барлык туганнарның “ышанычлы” булуын тикшерделәр. 1965 елның декабрь аенда, ниһаять, пистолетлы сакчылар каравыллап торган проходной аша шул институт территориясенә аяк бастым. Институт директорының фән буенча урынбасары Александр Иосифович Щекотихин янына танышырга кердем. Кабинетта зур өстәл артында бер кулы беләгеннән түбән протезлы, икенче кулы да берничә бармаксыз, бик кырыс йөзле бер кеше утыра. Миңа урын тәкъдим итте дә «Ну-ка, сөйләп бир әле, ничек итеп син безне 300 елдан артык иго астында издең?», дип шак катырды. Бераз телесез калып торганнан соң мин безнең, татарларның, алай кыланганнары булмады, дип ачыклап болаштым. Әммә, күрдем, минем бу сүзләрем аңа бернинди дә тәсир ясамагынын. Шуннан, бер дә химия турында түгел, үзенең фронтта батальон командиры булганын, 1945 елда батальонын тапшырып, Ворошилов исемендәге Хәрби-химик академиягә укырга кергәнен, аны яхшы бетереп, адъюнктурада академик, генерал Кнунянц җитәкчелегендә диссертация яклаганын сөйләп китте. Шкафтан бер химия журналын тартып чыгарды, аның тышлыгында И.Сталинның кара рамлы портреты иде, димәк, 1953 елның март саны. Анда шушы Щекотихин, И.Кнунянц, соңыннан академик булган А.Фокин1 мәкаләләре басылган. «Менә ичмаса даһи иде Сталин, хәзергеләр белән чагыштыргысыз акыл иясе!» – дип соклана Щекотихин...
Соңрак белүемчә, Үзәк хәрби-техник фәнни-тикшеренү институтында (ЦНИВТИ) өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә аның кулында химик матдә тулы колба шартлаган, шуннан кулсыз калган икән.
Шунда эшләгән 26 ел эчендә без Щекотихин белән дус булмасак та, дошман да булмадык. Шунысы кызык, – аның белән очрашкан саен ул миңа теге химия журналын күрсәтә иде. Күрәсең, хәтер ягы да какшаган булгандыр...
Бу институтта лаборатория һәм бүлек башлыклары күбесенчә отставкага чыккан полковниклар, подполковниклар булып чыкты. ЦНИВТИ дигән хәрби бер институт Н.Хрущев чорында Саратов өлкәсендәге хәрби частькә күчерелгәч, болар отставкага чыгып, Мәскәүдә калып, шушы гражданлык институтында яхшы гына урнашып алганнар. Араларында акыллы гына галимнәр булса да, күбесе, гади итеп әйткәндә, амбицияләр белән тулган солдафоннар иде. Кызганычка каршы, минем бүлек башлыгы да шундый булып чыкты. Нык тырышты бу ахмак миңа үсәргә бирмәскә. Ул еллардагы практика буенча мине, алай-болай була калса, бүлек башлыгын алыштырырга төбәп куйганнар икән. Үзем аны белмәдем дә. Әммә башлыкның эчен шул нәрсә пошырган икән.
Нинди генә проблемалар булмасын, мин фән фанатигы булып калдым. Фән минем өчен иң беренче урында торды. Чишелмәгән проблема сине биләп ала да, берничек тә үзеннән җибәрми. Син аның турында өйгә кайткач та, юлда да, хәтта йокы аралаш та уйлыйсың. Әгәр дә инде шуның җавабын таба алсаң – менә шунда инде дөньяның иң зур ләззәте!.. Уйлап тапкан аналитик методларым Казан, Волгоград, Чабаксар кебек шәһәрләрдә урнашкан химия заводларында, химик коралларны тикшерү лабораторияләрендә, сынау полигоннарында гамәлгә кертелә башладылар. Бу яңа методлар химик корал өлкәсендә генә түгел, табигать саклау өлкәсендә дә мөһим чара булып торалар иде. Кызганычка каршы, эшләгән урыным бик яшерен институт булгач, мин аларны ул өлкәдә иңдерә алмадым. Башка институтларда эшләгән коллегаларым бөтен ил буенча төрле фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда докладлар белән чыгыш ясаганда, миңа бары көнләшеп, эчтән янып калырга туры килә иде. Ә чит ил галимнәре белән очрашу турында башка китерергә дә ярамады. Мәскәүнең Публик китапханәсенә дә бары тик эштәге Өченче бүлек рөхсәте белән барырга мөмкин иде. Аның каравы, шундый чикләүләр өчен, аннан да бигрәк эшебезнең искиткеч куркынычлы шартлары өчен башка институтларга караганда 60 процент чамасы күбрәк түләделәр, отпуск та 43 эш көнлек иде. Ялтада ял йорты, бушлай көндезге аш... Бу хәл миңа тиздән кооператив фатир сатып алырга мөмкинлек бирде. Хөкүмәттән фатир алганым булмады, шуның белән бик тә горурланам. Гади авыл кешесе дә бит, ничек кенә кыен булмасын, үз йортын үзе салып керә, хөкүмәт аңа бер кадак та бирми, – менә мин дә шундый булдым.
Коллективта да мөнәсәбәтләр җиңелдән түгел иде. Бүлек башлыгы, төрле хәйләләр белән, минем докторлык диссертациясен яклатмаска тырышты... Ахырда мин ике яһүд профессор җитәкчелек иткән физика-химия бүлегенә күчтем. Алар белән бик тиз уртак тел табып, 1985 елда диссертациямне институтның фәнни советы алдында якладым. Бертавыштан үтте.
Ике ел чамасы үткәч, мине чит ил техник разведкаларына каршылык бүлегенә җитәкче итеп куйдылар. Бүлекне тиз арада яшерен рәвештә чит илләрдән кертелгән приборлар белән җиһазладым. Безнең бурыч – институт ясаган иң яңа агулы матдәләрне дошман техник разведкасының һава, су, туфрак үрнәкләре аркылы белүенә юл куймау, һәм без ул яктан яхшы эшләдек. Көнбатыш илләренең ул матдәләр турында белешле булуына әлегәчә бернинди дәлилләр юк...
1980 еллар азагында Женевада СССР һәм күп кенә көнбатыш илләре химик коралны тыю буенча халыкара конвенция (килешү) буенча сөйләшүләр башлады. Химик корал, аны җитештерү, сынау шул конвенция буенча тыелырга тиеш иде. Мин үзем инде әллә кайчан тыныч халык өчен ифрат та куркынычлы булган андый коралны тыю яклы идем. Берничә коллегам да шундый фикердә булдылар. Әммә СССРның ниятләре икенче төрле иде: ул иске кораллар тыелып юкка чыгарылган чакта яңаларын саклап калырга чамалады...
6.5. Коммунистик режимга каршы көрәш юлын сайлыйм
Шул вакытларда илдә киң демократик хәрәкәт башланып китте. М.Горбачевның яңартып кору (перестройка) сәясәте уңышлы булмыйча, бик күпләрдә КПССка карата ризасызлык тудырды.
Мин дә, үтә серле бүлек җитәкчесе булуыма карамастан, ризасызлар ягында күчә башладым. Коммунистлар партиясе җыелышларының рәисе була торган идем, гел өстән билгеләнә торган президиумны моннан ары сайлап куярга тәкъдим иттем. Һәм ни директор, ни партком әгъзалары президиумга узмады.
Кичләрен Мәскәүдә оештырыла торган митингларга, демонстрацияләргә йөрибез. Чуалтабыз, кыскасы, иске номенклатураның мыекларын. Мине директор, аның режим буенча урынбасары, КГБ подполковнигы тиргәп тә карыйлар, син, имеш, шундый җаваплы бүлек җитәкчесе була торып, нишлисең?
Ахыр килеп, 1990 елның 4 маенда парткомга кердем дә: «Бу җинаятьчел партия инде үзгәрә алмый, ул бары төсен алмаштыра. Шуңа күрә мин анда кала алмыйм», – дигән гаризамны тапшырдым. Бу институт тарихында шундый беренче гариза булды. Шуннан соң тулы көч белән мине эзәрлекләүләр, үч алулар китте, әйтеп бетергесез. Минем бүлекне тараттылар, үземне башка бүлеккә күчерергә дигән боерык чыгарылды.
Әнә шундый ыгы-зыгы арасында, 1991 елда мин үзем эшләгән өлкәдәге проблемалар белән ачык матбугатка чыгарга карар иттем. Югыйсә, мондый эш безнең институт халкына кискен тыелган нәрсә иде. Әммә тукталып калмадым, – “институт дирекциясе, Женева сөйләшүләренә дә карамастан, яңа химик кораллар сынауны дәвам итә” дигән эчтәлекле мәкалә язып, аны Мәскәүдә ул вакытта бик популяр булган «Куранты» гәзитенә илтеп тапшырдым. Ул мәкалә басылып чыкканчы бераз вакыт узды, ГКЧП фетнәсе булып, Россиядә хакимияткә Борис Ельцин килде. (Мин үзем фетнә вакытында отпускыда, Мәскәү янындагы Барановское дигән авылда дача төзи идем.)
Мәкалә 1991 елның 10 октябрендә басылып чыкты24. Иң гаҗәбе – ул ни илдә, ни дөньяда беркемне дә кызыксындырмады. Әммә минем институт дирекциясен, КГБны тәмам котыру хәленә җиткерде. Ничек инде ниндидер анда Мирзаянов, рөхсәтсез-нисез гәзиткә чыгып, безнең өстән язган?! Җәзага тартырга кирәк аны!!
Тик менә мәсьәлә, – илдәге хәлләр инде җиңел генә җәзага керешергә мөмкинлек бирми... КГБны, партноменклатураны хәзер барысы диярлек дошман күрә... Шунлыктан, мине бары тик эштән кысрыклап чыгарырга карар иттеләр. 1992 елның январь урталарында миңа «штатларны кыскарту буенча» дигән сылтау астында эштән бушату боерыгы тоттырдылар. Шул Органик химия һәм технологияләр Россия дәүләт фәнни-тикшеренү институтында (ГРНИИОХТ) 26 ел өзлексез эшләгәннән соң...
Коллегалар мине эзәрлекләүгә каршы листовка язып, институтның барлык биналарына ябештереп чыктылар25. Бу листовка – хәзер минем өчен иң кадерле документларның берсе.
Эштән китүем ил экономикасы тәмам какшап, эшсезлек киң җәелгән вакытка туры килде. Ә минем бит хатыным, ике улым бар, – Искәндәргә 11, ә Солтанга бары 3 яшь. Аларны бит туйдырырга кирәк!
Таныш-белеш аркылы ул вакытта чүп үләне кебек үсеп чыккан фирмаларның берсенә эшкә урнаштым. Ул исә берничә айдан соң эш хакы түләми башлады. Шуннан нишләргә? – Үзем кебек үк институттан чыгарылган бер кеше белән бергә аяк киеме, чалбар кебек нәрсәләр сатарга «кыргый» базарга чыгып бастым. Башта чиркангыч кебек иде, – ни дисәң дә, син бит әле профессор... Әммә андый уйларны куып тараттым, – урлашмыйм бит, ә гаиләне туйдырырга гадел хезмәт белән акча эшлим. Шулай да кайчак базарга институтта эшләгән коллегаларым килеп чыкканда, читкә борылып, танымасалар ярый дип болыша идем. (Барыбер күргәннәр, әлбәттә, соңыннан ачыкланды.) Ул вакытта кыенсынсам да, менә бу юлларны язганда инде мин үзем өчен горурлык хисләре генә кичерәм. Чөнки, ул кимсетүләр мине сындырмады, һәм Аллаһ Тәгалә мине мәрхәмәтеннән ташламады, гомеремнең азаккы елларында чын бәхетле кеше итте. Аның шулкадәр могҗизаларын ул вакытта әле башыма да китерми идем. Барлык уйлар яшәү чыганагы табу мәшәкатьләре белән чикләнде.
Көннәрдән бер көнне элекке танышымны очратып, аның хатыны әле булса Үзбәкстанда урнашкан хәрби-химик кораллар полигонында сынауларда ята икәнне белдем. Хәбәргә шаккатып калдым... Ничек инде, мин әйтәм, алай?! Ил бөлгенлектә, халык эшсез, ярым ач, – ә шул ук вакытта беркемгә кирәкмәгән химик коралларны сынауга коточкыч акчалар туздырыла?!. Юк, дидем, үземә-үзем, – мин моны болай гына калдырмыйм!.. Тагын бер кабат матбугатка чыгып, барысын да фаш итәчәкмен!..
Сату эшем арасында вакыт табып, ул вакытта бик популяр булган «Совершенно секретно» журналыннан химик кораллар турында бер мәкалә укырга туры килгән иде. Авторы Лев Федоров, мәкаләдән аның бу өлкәдә бераз дилетант икәне ди сизелә... Журнал редакциясенә шалтыратып, шул кешенең телефонын сорап алдым да, шалтыраттым. Очрашырга килештек, һәм август башларында минем фатирда очраштык. Хатыным Нурия балалар белән авылга әнисе янына киткән чак иде. Лев Федоров белән сөйләшеп утыра торгач, химик кораллар проблемасы буенча бергәләп тагын бер мәкалә язарга булдык. Ягъни һәркайсыбыз үз вариантын яза да, шуннан соң аларны берләштерәбез. Лев миңа үзе язган вариантны күрсәтмәде. Нәрсә язсын, химик кораллар буенча белгеч түгел ич. Әммә ул кирәкле кешеләрне һәм гәзитләрне таба белә иде... Бераздан соң миңа шалтыратып, мәкаләне «Московские новости» дигән, ул вакытта бик популяр атналык гәзиткә бирүен хәбәр итте. Мәкалә чыгар алдыннан үзенең танышы Андрей Миронов26 аркылы Американың «Балтимор Сан» гәзитенең Мәскәүдәге хәбәрчесе Уильям Энглунд белән таныштырды. Арытаба мин шул Энглундка химик коралларны тыю буенча халыкара сөйләшүләр алып баручы М.Горбачевның бер үк вакытта, дөнья җәмәгатьчелегеннән яшереп, СССРда яңа буын бинар химик корал ясау буенча КПСС Үзәк Комитеты карарына кул куюы турында, безнең институтның хәрбиләр белән бергә Нөкес полигонында шуларны сынап ятуы турында сөйләп бирдем.
Мин Энглундка биргән шул интервью һәм «Московские новости»дагы мәкалә бер үк көнне дөнья күрде27. Ләкин, шунысын аерып әйтергә кирәк, – моның белән мин бернинди дә дәүләт серен ачмадым. Аларда бер генә химик формула һәм технологик деталь дә юк.28
Әммә КГБның логикасы башкача... Бу вакыйгада ул, барыннан элек, үз рөхсәтеннән тыш “баш күтәрү”не күрә. Шунлыктан, минем өстә болытлар куера башлаганны, бу дәһшәтле көчтән болай гына котылып калып булмаячагын ачык аңлап тордым... Ләкин бит кем дә булса көрәшергә тиеш!.. Мин дә көрәшмәсәм, – кем ул чагында?.. Бу куркыныч алдында ялгыз берүзем калу ихтималын да аңлый идем... Бервакыт хатыным Нурия белән шул турыда сөйләшкәндә, ул да миңа: «Синең кемгә кирәгең бар соң?!» – дип «салкын су койды». (Кызганычка каршы, без, бер фатирда торсак та, инде берничә ел бөтенләй чит кешеләр төсле идек. Үзем инде өченче тапкыр өйләнеп, тагын бәхетсез булганым өчен әнкәй һәм туганнар алдында гарьләнеп, мәсьәләнең ул ягын яшерә идем.)
Эшләр нәкъ мин көткәнчә кызу гына өерелеп тә китте. КГБ (ул вакытта инде ФСБ) күрсәтмәсе буенча мин элек эшләгән институтта махсус комиссия җыелып, чекистлар язып биргән документка кул куйган29 30. (Язмыш ирониясе буенча, соңгы елларда мин үзем дә шул комиссия әгъзасы булган идем.) Шуннан соң инде чекистлар үзләренә таныш юл белән ары киткән31... Хәзер инде миңа озын гына төрмә срогыннан котылып калу, ай-һай, насыйп булыр микән?..
6.6. Кулга алыну һәм Лефоротово төрмәсе
Шулай да мин әле һаман Мәскәүнең кыргый базарларында сату эше белән мәшгуль. Алып китсә китәрләр, ә аңарчы балаларны туйдырырга кирәк... Иртән иртүк товарларымны сумкага тутырам да, китәм шунда. Ару гына акча да төшерә башладым. Улым Искәндәр дә: «Карале, әти, син элекке айлык эш хакыңны хәзер өч көндә алып кайтасың түгелме?» – дигән була. Әлбәттә, минем ул акчалар өчен нинди утларда януымны белми...
Шундый бер иртәдә, октябрьнең 22сендә, чыгып китәм генә дигәндә, бик каты ишек кыңгыравы шалтырый. «Ачыгыз! ФСБ!!» – диләр тыштан. Ишекне ачкан гына идем, – биш-алты кеше килеп тә керде. Болар миңа фатирда тентү үткәрү, үземне кулга алу турында ордер күрсәтеп кул куйдырдылар. Белмим нигәдер, шул чакта үземне искиткеч тыныч тойдым. Күңелдә бернинди курку я каушау юк... Ә Нурия миңа: «Менә хәзер фатирның астын-өскә китерерләр, ә кем аны җыештыра?!» – дип кычкыра...
Ике сәгатьләп тентү белән болышкач, чекистлар мине алып китеп, ФСБның атаклы Лефортово төрмәсенә китерделәр. Анда туп-туры тикшерүче капитан В.Шкарин кабинетына керттеләр. Озын буйлы, сары чәчле, калыная башлаган гәүдәле, ягымлы гына яшь офицер. Ул миңа ни өчен кулга алынуым турында аңлатма биреп, кул куйдырды. Мин исә шәхси адвокатым булганчыга кадәр бер сүз дә әйтмәячәгемне белдердем. Адвокатны тиз табып бирделәр, һәм ул, әлбәттә, шул ук чекистлар агенты иде, шик тә юк. Әммә, гаиләмнең адвокат ялларлык хәле булмаганга, һәм үземнең дә аны бөтенләй яшәү рәтеннән мәхрүм итәсем килмәгәнгә, ризалаштым, кая барасың...
Сорау алганда үземне шактый агрессив тоттым. Баш ию, алдашып котылу юлларыннан кискен баш тарттым. Чөнки барыбер бу сорау алулар берзаманны кешелеккә билгеле булыр дип ышанып, гомерлек мәсхәрәгә калмаска тырыштым. Моны, минемчә, сорау алу беркетмәсеннән күрергә була32.
Кызганычка каршы, минем соавтор Лев Федоров, йомшак кына әйткәндә, шүрләгән һәм үзен ничек кушсалар шулай тоткан33.
Сорау алудан соң, мине иреккә чыгаруларын таләп итеп, ачлык игълан иттем.
Мине бер камерага кертеп яптылар. Анда берүзем, сәгать юк, вакытны ишек башында рәшәткә артына куелган репродуктор аркылы гына чамаларга мөмкин.
Ике көннән соң Шкарин мине тагын сорау алуга чакырды. «Вил Солтанович, сезнең эш буенча бик зур скандал купты. «Московские новости» да сезнең фотоны беренче биттә бастырган», – дип куйды. Ул гәзитнең үзен күрсәтмәде, билгеле, мин аны азат ителгәч кенә күрдем һәм әле булса архивымда саклыйм.
6.7 рәсем. “Московские новости” гәзитенең беренче бите. Сулда Лев Федоров.
Мине бу хәбәр нык дулкынландырды, чөнки инде монда бик озакка эләгүемә һәм минем өчен артык кайгыручылар булмаячагына ышанып өлгергән идем. Өстәвенә, Шкарин «Московские новости»ның минем өчен адвокат яллаганын да әйтте.
Шуннан соң, төрмәнең күршедәге икенче бинасына күчереп, тагын ике арестант утырган бер камерага керттеләр. Бу да бик яхшы – кеше белән бергә утыру күңеллерәк бит инде. Яңа иптәшләрем мине ачлыгымны туктатырга киңәш иттеләр, чөнки, диләр, ул турыда беркем дә белмәячәк, ә үземне көчләп ашата башлаячаклар. Моның белән килештем, белеп әйтәләр, «дөнья күргән» кешеләр төсле күренә... Ашау ягы исә бу төрмәдә ару гына, зарланырлык түгел иде.
Камерадашлар арытаба миңа төрмәдән азат ителү буенча судка бирергә киңәш иттеләр. Анысына да килешеп, судка гариза яздым, аны төрмә администрациясе аша тикшерүчегә җибәрдем. Бу адымым аның өчен көтелмәгән хәл булды, күрәсең, чөнки ул әле миңа рәсми рәвештә гаепләү белдермәгән иде. Шуңа күрәдер, тиз арада тагын бер сорау алу үткәрде34. Аннан соң инде гаепләү дигән нәрсәне дә белдерде. Анда минем үземне гаепле дип санамавым, гаепләүне хәрби-химик комплекс башлыклары оештырган провокация дип бәяләвем турында сүзләр дә бар иде.
Шкарин белән шул очрашудан соң ике ял көне үткәч, 2 октябрьдә мине Мәскәүнең Калинин район судына илтергә тиешләр иде. Тикшерүче иртән чакыртып алып, мине судка яклау өчен үз адвокатын тәкъдим итте. Бу юлы инде мин ул чекист калдыгыннан кискен баш тарттым. Шкарин шунда миңа: «Ярый, Вил Солтанович, барысы турында да судтан кайткач сөйләшербез», – ди... Мин исә: «Карале, капитан, ә син судның мине иреккә чыгару ихтималын бер дә уйламыйсыңмы?” – дип сорадым. «Бу заманда барысы да мөмкин», – дип куйды бу...
Шулай булып чыкты да. Судья А.С.Шанин, озын ябык буйлы, ягымлы гына кеше, мине төрмәдән азат итәргә дигән карарны игълан итте35. Прокурорның протестларына, мине дәүләт җинаятьчесе дип атавына да карамастан. Карар укылгач, суд залының ишеге ачылуга, аннан күпсанлы корреспондентлар кереп, мине фотога төшерә башладылар. Миндә исә тизрәк өйгә кайтып, улларымны кочу теләге барыннан көчлерәк иде...
6.7. Дөнья һәм Россия җәмәгатьчелеге мине яклый
Төрмәдән чыгару әле минем өстән гаепләрне алу түгел иде. Шулай да, иң мөһиме, – мин иректә, һәм мине яшереп тота алмыйлар, үз эшләремне үзем кайгырта алам. Беренче нәтиҗә шул булды, – миңа яклаучы итеп адвокат Александр Аснисны беркеттеләр. Шуннан соң инде, тикшерүче Шкаринның чакыртулары буенча, аның янына сорау алуларга адвокат белән йөри башладым. Тикшерү ягы исә минем эш буенча үзләренә җайлы кешеләрдән генә экспертлар комиссиясе җыеп, нәтиҗә яздырту хәстәрен күрде. Ягъни, мине җитди белгечләр гаепли, тегенди-мондый кешеләр генә түгел булып чыга инде хәзер...
Шуннан соң мин тикшерүче Шкаринның сорау алуларында җавап бирүдән баш тарттым. Ул үз эшен барыбер дәвам итте, тик инде минем катнаштан башка гына.
Ул арада минем турыда хәбәрләр ил һәм дөнья җәмәгатьчелегенә таралып китте, мин күтәргән проблемалар буенча протест авазлары торган саен ныграк яңгырый башлады. Менә, мисал өчен, шул чакта ноябрь аенда басылып чыккан кайбер мәкаләләр:
“Министерством безопасности задержан автор “Курантов” (Игорь Ермаков, ”Куранты”, 24 ноября 1992 г.);
“Химическое вооружение продолжается!”. “Независимая газета”, 23 октября 1992 г.
Петр Никулин, «Секрет старой шинели». «Новое время», № 46, 1992, стр. 44.
Дмитрий Фролов, “МБРФ всерьёз беспокоится за химические секреты”. ”Независимая газета”, 24 октября 1992 г.
Игорь Ермаков, “Защитит ли президент учёного?”. ”Куранты”, № 207(472), 29 октября 1992 г.
Заявление редактората газеты “Московские новости “ от 1 ноября 1992 г.
Виктор Лошак, “Госложь как тайна”. ”МН”, № 44, 1 ноября 1992 г.
Наталья Геворкян, “Сидеть по закону, которого нет – привилегия автора “МН”. “МН”, № 44, 1 ноября 1992 г.
Алексей Пушков, “Россия ничего не нарушала?”. “МН”, № 44, 1 ноября 1992 г.
Игорь Царёв, “Дело о разглашении гостайны”. “Труд”, № 164, 28 октября 1992 г.
(Олег Утицын “Дело химика”. ”Коммерсант”, № 39, 26 октября 1992 г.
П.А.Кочкин, “Тюрьмой стала Москва”. ”Экономика и мы”, ноябрь 1992 г.
Равил Карамов, «Гафу ит, Вил Мирзаянов!». «Вакыт» (Башкортстан), № 10, 1992 ел.
Фәүзия Хәйретдинова, «Вилне коткарыйк». ”Ватаным Татарстан”, 1992 ел, 6 декабрь.
“Wachen umstellen “Iswestija”. Suddeutsche Zeitung, № 249, 28.10.92.
“Eine neue Kaltperiode?”. “Suddeutsche Zeitung”, № 249, 28.10.92.
Sjifra Hershberg, Hella Rotenberg, “Rusland produceert nieuw en giftiger zenuwgas”. ”De Volksrant, № 20749, 24 October 1992.
Fred Hiatt, “Russia jails scientist over state secrets”. “Washington Post”, october 27,1992.
Will Englund, “Russian whistle-blower denied visit with lawyer he unmasked plan for chemical arms”. “Baltimor Morning Sun” october 29, 1992.
Amy Smithson, “Russian nerve gas”. “Baltimor Morning Sun”, october 30, 1992.
Will Englund, “Russian who exposed chemical arms is freed from jail pending trial”. “Baltimor Morning Sun”, nowember 3, 1992.
Lawrence Uzzel, “The scientist and the security forces”. “Crossroads”, november 15, 1992.
“Scientist’s lawyer gets case file”. “The Moscow Times”, november 19, 1992.
Nanette van der Laan, “Scientist: Russia won’t come clean”. “The Moscow Times”, december 6, 1992.
Betsy McKay, “Scientist to be put on trial”. “The Moscow Times”, november 2, 1992.
Serge Schmemann, “KGB’s successor charges scientist”. “New York Times”, november 1, 1992.
Valeri Menshikov, Vladimir Yakimets, “The Europarliament is against the KGB”. “Moscow Times”, № 49, december 6, 1992.
“Transcript of one meeting”. “Moscow News”, november 15, 1992.
1992 елның ноябрь урталарында Америкада мине яклау буенча зур хәрәкәт оештырылган дигән хәбәр алдым. Бу эшне Принстон Тынычлык саклау оешмасы әгъзалары Гейл Колби һәм Ирина Гольдман җитәкли, электрон почта һәм факс аркылы сәяси эшлеклеләр, конгрессменнар, сенаторлар һәм галимнәр белән эш алып бара икән. Тиздән, Гейл үзендә булган материалларны миңа да җибәрә башлады.
6.8 рәсем. Джорджия штаты, Атланта ш., 1995 ел, февраль. Сулдан уңга: Гейл Колби, Вил Мирзаянов, Ирина Гольдман.
Декабрь урталарында Мәскәүгә ул чактагы АКШ президенты Билл Клинтонның фәнни эшләр буенча киңәшчесе Фрэнк фон Хиппель килеп, минем белән очрашты. Миңа Америка матбугатында минем эш буенча дөнья күргән материалларның копияләрен, шул исәптән Америка Химиклар җәмгыяте президенты, Нобель премиясе лауреаты Эрнст Элиелның Б.Ельцинга язган хатын тапшырды. Зур галим анда, җәмгыятьнең 145 мең әгъзасы исеменнән, минем язмыш турында борчылуын белдергән. Минем белән бәйле эш, химик кораллар мәсьәләсе Европарламент депутатлары арасында да зур борчу тудырган...
Депутат В.Ф.Меньшиков минем мәсьәләне Югары Совет утырышында тикшерергә омтылып караган, ЮС рәисе Р.Хасбулатов исә бар көчен куеп мәсьәләдән качарга тырышкан. Менә шул утырыштан стенографик өзек.
«Рәислек итүче (Р.Хасбулатов): Шулай итеп, депутат Меньшиков химик корал турында. Рәхим итегез, өченче микрофон, депутат Меньшиков.
В.Ф.Меньшиков, Липецк өлкәсе Новолипецк территориаль округы:
Хөрмәтле рәис, хөрмәтле коллегалар. Мин аңлап бетермим. Республика палатасы инде сорау кертте, анда җитәрлек аргументланган мотивация бар иде, тавыш бирү шунлыктан үтте. Бүген Генераль прокурор һәм экология министры тыңлана. Ләкин мин ике сүз белән хәлнең асылын аңлатыйм. «Московские новости»да «Агуланган сәясәт» мәкаләсе басылды – химик корал һәм, минемчә, узган еллардагы экологик җинаять турысында. Шул мәкалә уңаеннан химия фәннәре докторы, авторларның берсе кулга алынган. Шуңа күрә монда Степанков чакырыла, безгә ниләр булганны аңлатыр өчен. Бу нәрсә, экология буенча белешмәләрне ачумы, бу хәрби-индустрия комплексында булса да? Бу җинаятьме?
Менә мин белергә телим, чөнки безнең закон теләсә нинди экологик белешмәне ача.
Икенче. Экология министрлыгы шундый колоссаль вакыйгаларга реакция ясый беләме? Һәм аның кулында нәрсә, нинди механизм?
Рәислек итүче: Гафу сорыйм, ләкин әгәр без һәр мәкалә һәм һәр телетапшыру уңаеннан монда дебат куерта башласак, ул чакта берни дә кабул итмәбез. Шуңа күрә Закон чыгару, законлылыкны яклау, экология комитетына, Кеше хокуклары комитетына тапшыру яхшырак булмасмы, тикшереп монда җиткерсеннәр. Сез тавыш бирүне таләп итәсезме?
В.Ф.Меньшиков: Әйе, тавыш бирүне таләп итәм. Без әле беркайчан да экология министрын тыңламадык.
Рәислек итүче: Ярый, ярый. Микрофонны сүндерегез. Әйтелгән бит инде – нигә тагын әрләшергә? Мин йөкләмә бирергә кирәк дим, ә нигә монда дебат куертырга?
Тавыш бирү нәтиҗәләре: кире кагыла.
Рәислек итүче: Әлбәттә, ничек булсын тагы. Әзерләнгән көн тәртибе бар бит. Ярый, булды. Чираттагы. Йөкләмәне без бирәбез. Барыгыз да риза дип уйлыйм. Прокурорга, Законлылык комитетына, Экология, ресурслардан рациональ файдалану комитетына, – әйдә, бу хәлләрне ачыклагыз. Әйдә, безгә хәбәр итегез, дөреслекне ачуда Югары Совет катнашы кирәксә.»
Шул ук вакытта, минем турыда мәсьәлә АКШ Сенатында өч тапкыр күтәрелгән.
Югары Советның 35 депутаты генераль прокурор В.Г.Степанковка мөрәҗәгать белән чыккан:
«Хөрмәтле Валентин Георгиевич!
«Московские новости» атналыгында бинар корал ясауга багышланган «Агуланган сәясәт» мәкаләсен бастырып, анда дәүләт серләрен ачуда химия фәннәре докторы Вил Мирзаянов гаепләнә.
Дәүләт сере турында закон булмаган, тоталитар җәмгыять чорында ук кабул ителгән яшерен тармак инструкцияләре хөкем сөргән хәлдә мондый гамәлләрне хәрби-химик комплекс җитәкчелеге оештыра, алар җәмгыятьне яңа массакүләм юк итү коралы ясалу турында кисәтүче кешеләрдән үч алудан башка берни дә түгел, дип саныйбыз.
Сездән В.Мирзаяновка карата кузгатылган эшнең нигезлелегенә һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуның законлылыгына бәя бирүегезне сорыйм.
Дөньяга чыгарылмаган яшерен тармак инструкцияләренең үз көчләрен югалтуы турындагы СССР ЮС Конституцион күзәтчелек комитеты карарына үз рәсми карашыгызны аңлатуыгызны сорыйм.»
Мөрәҗәгатькә, Валерий Меньшиковтан тыш, халык депутатлары Л.Пономарёв, Г.Задонский, В.Волков, Л.Гуревич, С.Засухин, Горелов, М.Салье, Н.Сурков, В.Уражцев, В.Шейнис, Н.Якименко, А.Копейка, В.Вермчук, Н.Вершинин, В.Комчатов, А.Шабад, М.Молоствов, С.Сироткин, В.Варов, С.Юшенков, Г.Якунин, А.Насохин, Ю.Лучинский, К.Евтушенко, С.Умецкая, Р.Гун, Б.Денисенко, Ю.Хрулев, В.Варухин, Ю.Ельцов, С.Шестов, С.Ковалёв кул куйган.
Степанковтан әллә нәрсә көтеп булмый инде, ул ФСБ карашын хуплап кына утыра. Имеш, сер саклау буенча әле закон юк, әммә аның урынына оешмаларның сер кагыйдәләре бар. Ә бит, шул ук Югары Совет 1989 елда кабул иткән закон буенча, ачык матбугатта басылып чыкмаган кагыйдәләрнең гамәл көче юк...
Мине эзәрлекләүнең законсыз булуы, шуңа күрә, көн кебек ачык иде. Әммә, чекистлар Ельциннан 1992 ел башында «сер саклау турында закон кабул ителгәнгә кадәр кагыйдәләр буенча эш ителә» дигән указ кабул иттергәннәр. Ләкин, минем 1991 елда язылган «Инверсия» мәкаләсенә карата яңа указ яисә закон арткы число белән кулланыла алмый, бу конституциягә каршы килә. Шуңа нигезләнеп, адвокат А.Аснис белән без гаепләүләрнең законсыз булуын исбатлыйбыз. Мин һәм Аснис биргән интервьюлар буенча бу турыда инде бөтен дөнья җәмәгатьчелеге дә белә.
Дөнья һәм Россия матбугаты минем эшнең барышын яктыртудан туктамады. Менә бүген минем карамакта булган кайбер мәкаләләр исемлеге:
Радис Ногманов, “Вил Мирзаянов хыянәтчеме, патриотмы?” “Кызыл Таң”, 1992 ел, 23 декабрь.
Вил Мирзаянов, “Мин дәүләт серләрен ачмадым һәм Туган илне сатмадым”. “Башкортостан”, 1992 ел, 13 ноябрь.
Вил Мирзаянов, “Без нинди сер корбаннары?” “Татарстан яшьләре, 1992 ел, 19 декабрь.
Михаил Гусев, “Государственная тайна без защиты. Конечно, она должна быть защищена, но на основе закона”. “Российская Газета”, 12 ноября 1992 г.
Вил Мирзаянов, “Испытание химического оружия – безумие”. “Новое время”, № 50, декабрь 1992 г.
Валерий Руднев, “Государственный преступник” до сих про не знает о своем преступлении”. “Известия”, 19 января 1993 г.
Mark Champion, “Scientist says russia dishonest in treaty”. “The Moscow Times”, January 12, 1993.
Ольга Шляпникова, “Ученый отказался отвечать на вопросы”. “Kommersant-Daily”, 13 января 1993 г.
Игорь Царев, “Отрава”. “Труд”, 29 января 1993 г.
Ольга Киенко, “Дело Мирзаянова: Ученый уверен, что чекисты разоблачили себя”. “Kommersant-Daily”, 14 мая 1993 г.
Наталья Геворкян, “Дело Мирзаянова не отменено, если даже мы официально запретили химическое оружие”. “Московские новости”, 24 января 1993 г.
Леонард Никишин, “Токсичный фрукт отравленной политики”. “Московские новости”, 24 января 1993 г.
Владимир Углев, “Чтобы повадно было другим”. “Московские новости”, 31 января 1993 г.
Светлана Серкова, “Американские физики ищут адвоката для ученого”. “Kommersant-Daily”, 23 февраля 1993 г.
Ольга Шляпникова, “Жена ученого отказалась явиться с следователю”. “Kommersant-Daily”, 24 февраля 1993 г.
Владимир Якимец, “Дело Мирзаянова на зеркале судьбы профессора Элсберга”. “Россия”, № 9, 24 февраля 1993 г.
Karl-Heinz Karish, “Russische Forscher nach Entüllung über C-Waffen in Bedrängs”. “Frankfurter Rundschau”, March 15, 1993.
Spectrum, “Moskau entwickelt neue Kampfgase”. “Süddeutsche Zeitung”. 1 April, 1993.
Will Englund, “Two russian papers investigated after new disclosures on chemical arms”. “Baltimore Sun”, june 11, 1993.
Андрей Малых, “Дело Мирзаянова: наиболее важные документы дела отсутствуют”. “Kommersant-Daily”, 8 июля 1993 г.
S.Fomichev, A.Alekseev, V.Petrov, V.Gergel, S.Kamensky, “The opinion: it is impossible to hold an international conference in Moscow until the authorities stop persecuting people who are against chemical weapons”. “Moscow News”, april 11, 1993.
Леонард Никишин, “Вил Мирзаянов: целью является разработка бинарного оружия”. “Московские новости”, 28 мая 1993 г.
Вил Казыйханов, “Мирзаянов: мин патриотик бурычымны үтәдем”. “Юлдаш”, 1993 ел, 12 август.
Аяз Гилязов, “О химических секретах с большим секретом (интервью с Вилом Мирзаяновым)”. “Известия Татарстана”, 24марта 1993 г.
Р.Минһаҗ, “Әгәр татар үзе өчен көрәшмәсә, тагын кем көрәшер?” “Ватаным Татарстан”, 1993 ел, 23 март.
Фәүзия Хәйретдинова, “Афәрин!”. “Ватаным Татарстан”, 1993 ел, 15 сентябрь.
Фәүзия Хәйретдинова, “Дөреслек сөйләгән өчен”. “Арча бюллетене”, 1994 ел, 2 февраль.
Укучы хатларына күзәтү: “Без сокланабыз, горурбыз, аны якларга әзербез”. “Татарстан яшьләре”, 1993 ел, 15 февраль.
Thomas W.Lippman, “Russian scientist appeals for colleague. Co-worker is charged with disclosing chemical weapons secrets”. “Washington Post”, june 21, 1993; “Chemical and Engineering News”, june 21, 1993, p. 8.
Георгий Арбатов, “Кому нужен шумный скандал?”. “Московские новости”, 25 июля 1993 г.
“Министерства уже обвинили”, (редакционная). “Московские новости”, 11 июля 1993 г.
Владислав Боровицкий, “Над Саратовым отравленное небо”. “Саратов”, 22 октября 1993 г.
Виталий Земляк, “Отравленные секреты”. “Саратов”, 17 августа 1993 г.
Лидия Малаш, “Когда они заставляют молчать ученых в Москве, взрывы трясут Шиханы”. “Мегаполис Экспресс”, 16 февраля 1994 г.
Анатолий Михайлов, “Город превратится в факел, если химический реактор взорвется?” “Труд”, 19 апреля 1994 г.
Ольга Никитина, “Шиханский синдром. Пахнет надвигающимся несчастьем”. “Саратов”, 14 мая 1994 г.
Лев Федоров, “Химическое оружие или химическая война?”. “Химия и жизнь”, № 7, 1993, стр. 67.
Олег Вишняков, “Интервью с петлей на шее”. “Новое Время”, № 6, 1993, стр. 40.
Gordeyev Alexander, “Chemical arms: Russia’s human guinea pig”. “The Moscow Times”, march 18, 1994.
Will Englund, “Chemical weapons shadow Moscow. Russia prosecutes whistle-blowers of secret research”. “Baltimore Sun”, february 14, 1993.
J.Michael Waller, “Post-soviet Sakharovs: renewed persecution of dissident scientists and the American response”. “Demokratizatsiya”, v. II, № 1, winter 1993/94, p. 138-147.
Павел Гутионтов, “Начнем с американцев, чтобы дать урок другим”. “Московский комсомолец”, № 65, 7 апреля 1993 г.
Максим Ган, “Американский журналист был допрошен в Лефортово”. “Известия”, 10 апреля 1993 г.
Kim Gamel, “American journalist interrogated in Lefortovo”. “Moscow Tribune”, april 9, 1993.
Justin Burke, “US reporter called for questioning by Russia’s KGB”. “Christian Science Monitor”, april 9, 1993.
Jon Auerbach, “US reporter refuses to testify in Russia”. “Boston Globe”, april 8, 1993.
Валерий Руднев, “Секреты химических вооружений в материалах уголовного дела и в докладах международной конференции”. “Известия”, 20 мая 1993 г.
Капитан Шкарин һәм аны җитәкләүче генералларның эше хөрти, әммә алар бер башлаган эшләреннән кайта торган түгел. Мине гаепле дип табу өчен ниләр генә кыланмыйлар. Мин эшләгән институттан бик күп яшерен документлар китертеп, минем «дело»га теркиләр. (Белми алар минем көннәрдән бер көнне аларны тикшерүче күз алдында күчереп язып, бөтен дөньяга ачып салачакны.) Шкарин тәки институтта минем дәлилләрне кире кага торган бер документ эзләп тапкан36. Мин, дөресен әйткәндә, үзем дә аны оныткан идем, чөнки эш вазифаларым буенча йөзләгән документка кул куярга туры килә иде.
1993 елның март аенда миңа Казаннан Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәге корылтаенда катнашырга чакыру җибәрделәр. Калинин район суды карары белән миңа Мәскәүдән читкә чыкмаска кушылганга күрә, В.Шкариннан Казанга барырга рөхсәт сорадым, ул рөхсәт итте. Казанда мине искиткеч җылы каршы алдылар. Корылтайның икенче көнендә миңа да сүз бирделәр. Бернинди кәгазьсез, татар телендә, дулкынланып чыгыш ясадым, бөтен зал аягүрә алкышлады. Димәк, туган халкым ФСБ ялганнарына ышанмаган, ул минем яклы, үз татары дип карый!.. Гомердә онытмам шул чыгыштан соң атаклы җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның: «Вил, Казанга күчегез. Фатир һәм эш турында борчылмагыз, барысы да булыр. Безгә сезнең кебек батырлар бик кирәк!» – дигәнен...
Тик ул вакытта әле мине, Казан урынына, чекистлар чамалап куйган 5 елдан 7 елга кадәр төрмә срогы сагалап көтә иде. Алар тегермәненә эләккән кешенең шул язмыштан котылып калганы юк иде әле. Шуңа күрә, Вафирәгә гади рәхмәт сүзләреннән башка берни дә әйтә алмадым. Ә тагы да соңрак язмыш җилләре бөтенләй әллә кайларга илтеп ташлады.
6.9 рәсем. Казан, Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры. 1993 ел, 20 март.
6.8. Тикшерүче минем «эш»не әвәли, ә мин Кремльгә йөрим
Казаннан кайтуга, мине капитан Шкарин чакыртып алып, экспертлар комиссиясе йомгагы белән таныштырды37. Аңарчы минем мәкаләдәге фактларны рәсми раслау юк иде, һәм менә ул барлыкка килгән – Мирзаянов дөрес язган, дигәннәр! Хәер, минем адвокат җәлеп иткән ике эксперт, химик корал белгечләре генерал Вадим Васильевич Смирницкий һәм Николай Иосифович Чугунов, бу йомгак белән риза булмаган һәм шуны аерым документта белдергән. Бу хәл ФСБның планнарын нык бозган. Тикшерүчеләр әзерләгән документлар күп булса да, барысы да сер саклау турындагы өстәмә кагыйдәләргә сылтаналар, ә алар буенча гына хөкем итү кыен. Аның өчен хөкүмәт раслаган карар кирәк. Ул юк, тик чекистларга юклык кына киртә түгел инде – булмаса булдыралар... Беркөнне Шкарин миңа шундый бер карарны күрсәтте дә. Ул минем мәкалә басылып чыкканнан соң гына кабул ителгән карар иде38.
Тикшерүче Шкарин төзегән минем дело берничә калын томнан тора иде инде. Ул исә һаман туктамыйча, төрле министрлыклардан материаллар соратырга кереште. Чит ил эшләре министрлыгы җавабында «чекистларның эше илгә чын зыян китергәндә, Мирзаяновның зыяны турында белмибез» дип әйтелгән иде. (Соңыннан билгеле булганча, ул вакыттагы чит ил эшләре министры А.В.Козырев үзенең бер ярдәмчесенә минем эш барышы турында аңа көн саен хәбәр итәргә кушкан булган.)
1993 елның 13 маенда мине соңгы сорау алуга чакырдылар. «Үзегезне гаепле дип таныйсызмы?» дигән сорауга мин: «Юк, бер гаепләүне дә танымыйм. Алар нигезсез генә түгел, ә химик коралга каршы көрәшүче барлык намуслы кешеләргә каршы провокация булып торалар», – дип җавап бирдем, шуны беркетмәгә яздырттым.
Шул вакыттан башлап көн саен диярлек капитан Шкарин кабинетына барып, үз делом белән таныша башладым. Аның күз алдында дәфтәремә серле материалларны күчереп язуымны күргәч, тикшерүче миңа: «Вил Солтанович, күрмисезмени ул материалларның «серле» һәм «үтә серле» статуста икәнен?» – ди. Мин исә җинаять-процессуаль кодекс буенча гаепләнүченең үз делосыннан чикләнмәгән рәвештә язмалар алырга хаклы булуын исенә төшердем.… Тикшерүче Шкарин мине илгә зур зыян салган кеше итеп күрсәтү өчен төрле министрлыкларга хат җибәрә. Имеш, күрсәтегез әле, зинһар, шул Мирзаяновтан күргән бәлә-казаларны3. Җавап хатлардан чил ил эшлэре министры урынбасарыныкы (кушымта 22) дөреслекне яшерми. Анда «... В.С.Мирзаянов эше уңаеннан Россия һәм чит ил хәбәр чараларында җәелеп киткән кампания АКШ ягыннан безнең адреска хәлгә ярашлы борчылу белдерүгә һәм хәлне аңлату өчен белешмәләр сорауга нигез булды. Бу мәсьәлә буенча шулай ук АКШ Милли фәннәр академиясе шәхсән РФ Президентына мөрәҗәгать итте», дип минем эш, киресенчә, Россия абруена зыян салганын азсызкылый.
Ә илдә бу вакытта сәяси кризис һаман тирәнәя бара, демократик үзгәрешләргә зур куркыныч яный иде. Мин демократ җитәкчеләрнең берсе, күптәнге танышып С.Ющенковка шалтыратып, очрашырга килештек. Очрашкач аңа: «Химик корал саклана торган җирләрдәге халыкны үзебезнең якка тарту өчен президент Б.Ельцин махсус белдерү белән чыгыш ясаса, бик яхшы булыр иде» – дигән фикер әйттем. Минем бу инициативамны президент администрациясе башлыгы С.Филатов хуплап кабул иткән. Шуннан инде мин президент ярдәмчесе А.Яблоков белән дә очраштым. (Аның Кремльдәге, нәкъ Царь-пушка каршындагы кабинетында). Ул миннән президент белдерүенең проектын язып китерүемне сорады. Мин ни, озак көттермәдем, проектны язып, икенче көнне үк аның кулына тоттырдым. 1993 елның 21 апрелендә президент ярдәмчесе А.Яблоков өйгә шалтыратып, үзе янына чакырды. Килгәч, миңа әле генә игълан ителгән президент белдерүенең копиясен бирде. Анда үз вариантым белән чагыштырганда артык зур үзгәрешләр күрмәдем.4
Шул ук апрель аенда Америкадан Гейл Колби миңа «Кеше хокукларын һәм иминлеген саклауда батырлык өчен» Кавалло фонды бүләге бирелү, шул бүләкне алыр өчен АКШка чакырылуым турында хәбәр итте. Чит ил паспортым юк иде, өстемнән гаепләүләр алынмый торып аны миңа бирмәячәкләрен дә белә идем. Шул ук вакытта минем «дус» Лев Федоров, тиз генә визa алып, шул тантанага китеп барды.
22 майда миңа президент Б.Ельцинның чит ил эшләре буенча ярдәмчесе Д.Б.Рюриков шалтыратып, Кремльгә әңгәмәгә чакырды. Ул АКШка барырга җыенган да, аңа минем эш буенча аңлатмалар кирәк икән. Бер-ике сәгать сөйләшеп алгач, мин аңардан хатыным Нурияга АКШка бару өчен паспорт бирүен сорадым. Кызганычка каршы, срок бик кыска калганга күрә, ул эш барып чыкмады.
Җәй килеп җитте, ә мин һаман Лефортово төрмәсенә йөрим, үземнең делодан күчермәләр алып, төнлә шуларны машинкада бастырам. (Гаилә Барановское авылында дачада иде). Иртән Гринпис офисына барып, факс аша Гейлга җибәрәм, аллага тапшырып. Куркып тору юк.
6.9. Мине Америка һәм Көнбатыш Европа яклый
Шул ук җәйдә Американың легендар диссиденты Дэниел Эллсберг белән очраштым. (Бу галимгә Пентагонның Вьетнам сугышы чорындагы серләрен ачып салганы өчен 99 ел төрмә срогы янаган. Әммә, аның турындагы тикшерү материаллары Америка законнарын бозып җыелуга нигезләнеп, суд Эллсбергны аклаган.) Элсберг минем белән күрешер өчен Мәскәүгә махсус килде. «Балтимор Сан» гәзите хәбәрчесе Уильям Энглунд сүзләре буенча, Д.Эллсберг минем турыда: «Вил Мирзаянов кебек гражданы булу Россия өчен бәхет һәм дәрәҗә булып тора».39 – дигән фикер әйткән.
6.10 рәсем. Сулдан уңга: Роальд Сәгъдиев, Дэниел Элсберг. Вашингтон, 1995 ел, февраль.
Мин үз делом белән танышканда Л.Федоров биргән күрсәтмәләр аша, аның фатирына чекистлар тентү белән килгәнне40, аның аларга барлык мин биргән кулъязмаларны тапшырганын да белдем һәм шул турыда күп кешеләргә сөйләдем. Ул үзенең элек биргән күрсәтмәләреннән баш тартуы турында ФСБга гариза язуын әйтте. Имеш, аларны үз теләгеннән тыш биргән...
Октябрь башында атом коралларына каршы Алма-Атада узачак халыкара конференциягә барышлый, Мәскәүгә Гейл Колби килде. Мин аның белән Арбаттагы бер кафеда очрашып, озак кына сөйләшеп утырдык. Бу бик ягымлы, 40 яшьләрдәге хатын миңа нык ошады. Гейл үзенең Лев Федоров аркылы чыккан мәсьәлә белән борчылуын белдерде. Мин исә, Федоровның кемлеген белгәнгә күрә, аның миңа каршы бернәрсә дә эшләмәячәгенә ышандырдым. (Шулай булып чыкты да.)
Ә илдә шул айда сәяси хәл бик хәтәр кискенәеп китеп, Мәскәүдә Югары Совет бинасы янында канкоешлар булып алды. Ельцинга каршы фетнәчеләр җиңелде, һәм аларның байтагын Лефортово, Матросская Тишина төрмәләренә яптылар. Шул ук вакытта генераль прокурор итеп Алексей Казанник дигән билгеле демократ куелды. Ә минем эш шул көе дәвам итә калды. Сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә бәлки туктатылыр дигән өмет тә кабынган иде, яшермим. Әммә юк, совет заманыннан үзгәрешсез калган хөкем системасы һаман үз тегермәнен тарта... Ноябрь азагында мине һәм адвокатым А.Аснисны Генераль прокуратурага чакыртып, гаепләү нәтиҗәсен тапшырдылар. Минем өстән Югары суд булачагы ачыкланды. Тик ул ачык түгел, ә ябык суд булачак икән…
ФСБның миңа карата яңа эшләре дә дөньяга таралды, күп фикер алышулар кузгатты. Менә шуңа матбугаттан мисаллар:
Terje Langeland, “Russian threatens to reveal secrets”. “The Badger Herald”, № 27, october, 1993.
Владимир Углев, “Раскроем секреты бинара”. “Московские новости”, 31октября 1993 г.
Michael R.Gordon, “Moscow is making little progress in disposal of chemical weapons”. “New York Times”, december 1, 1993.
Gale Colby, “Fabricating guilt”. “Bulletin of atomic scientists”, october 1993.
“Human-rights support sought for russian weapons scientist”. “The Sciences”, september/october 1993, p.48f.
Manfred Ronzheimer, “Moskauer Chemiker droht Prozeß. Er hatte von der Entwicklung chemischer Waffen berichtet”. “Süddeutsche Zeitung”, december 23, 1993.
Carey Scott, “Despite opposition, trial of chemist pushed ahead”. “The Moscow Times”, december 29, 1993.
Владимир Воронов, “Разрушим конституцию инструкциями”. “Столица”, № 51, 1993, стр. 10.
J.Michael Waller, “Post-Soviet sakharovs: renewed persecution of dissident scientists and the American response”. “The journal of post-Soviet democratization”, winter 1993/1994, p.p. 138-147.
Leonard Nikishin, “In the eve of trial on the “case” of Mirzayanov”. “Moscow News”, № 50, december 8, 1993.
Pat Janowski, “Speak no evil”. “The Sciences”, november/december, 1993, pp. 4-5.
Von Dietmar Ostermann, “The Russian arms centers have developed highly toxic chemical weapons”. “Hannoversche Allgemeine Zeitung”, january 6, 1994.
Klaus Kinkel, “An open letter of the Association of German Scientists for Global Responsibility to the German minister of foreign affairs”. “Frankfurter Rundschau”, january 3, 1994.
АКШ сәяси эшлеклеләре дә минем эшкә игътибарны йомшатмады. Мәсәлән, Нью-Джерси штатыннан сайланган сенатор Билл Брэдли президентның яңа бәйсез дәүләтләр буенча киңәшчесе, гадәттән тыш илче Строуб Тэлботтка хатында болай дип язды:
«Кадерле Строуб!
Мин сезгә Вил Мирзаянов эше буенча язам. Ул Россия химигы, рус химик кораллары ясалу турында язганы өчен дәүләт серен ачып салган дип гаепләнә. Доктор Мирзаянов матбугатта басылып чыкмаган һәм бары аның мәкаләсе «Московские новости»да дөнья күргәч кенә кабул ителгән дәүләт серләре исемлеге нигезендә җавапка тартыла. Шул ук вакытта ул кайбер тикшерү материаллары белән танышудан мәхрүм ителгән. Аларның кайберләренең фальсификация җимеше генә булуы да ихтимал. Шулай ук Мирзаянов өстеннән суд, Россия законнары буенча, җәмәгатьчелек өчен ачык булырга тиеш. Мирзаяновның раслаулары Россия хөкүмәтенең химик кораллар буенча үз өстенә алган йөкләмәләргә нинди «тугрылыгын» күрсәтәләр.
Безнең администрациянең доктор Мирзаянов кузгаткан мәсьәләләрне ныклы игътибарга алуы бик мөһим. Мин Сездән бу проблемаларны Россия хөкүмәте алдында кузгатуыгызны сорар идем. Бу Россиядә демократик институтлар төзү өчен, илдә доктор Мирзаянов кебекләрнең кешелек хокуклары ихтирам ителсен өчен дә бик мөһим. Сездән җавап көтеп калам.
Чын күңелдән,
Билл Брэдли»
Сенатор Брэдли артыннан АКШ конгрессмены Джон Конейрс дәүләт секретарена минем турында борчылып хат юллады41. Нью-Йорктан сайланган сенатор, танылган сәясәтче политик Д.П.Монихэн да үзенең дәүләт секретарена җибәрелгән хатында минем гамәлләрне канунлы, В.Черномырдин тарафыннан расланган хөкүмәт карарын бик шикле дип санавын белдерде, президент Клинтонны 1994 елның башында Б.Ельцин белән очрашканда мин күтәргән проблемалар турында сүз кузгатырга чакырды42. Германия галимнәре дә мине яклап чыгып, ЮНЕСКО генераль секретарена мөрәҗәгать кабул иттеләр43, Анда минем эш буенча судның ябык булуына протест белдереп, В.Черномырдин карарын мине канунсыз эзәрлекләү ысулы дип санауларын әйттеләр. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе үзенең президент Б.Ельцинга язган хатында шул ук фикерләрне белдерде һәм миңа каршы эшне туктатырга, миңа дипломнарымны кире кайтарырга, профессиям буенча эшемне дәвам итәргә мөмкинлек бирергә чакырды44. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты, Нобель премиясе лауреаты Д.Ледерберг өстә күрсәтелгән аргументларны ассызыклап, Нью-Йорк Таймс гәзите редакторына хат язды45. атаклы математик Д.Л.Лейбовец җитәкләгән АКШ Галимнәр комитеты46, Андрей Сахаров фонды да шундый ук мөрәҗәгатьләр белән чыктылар.47
Шул ук вакытта, безнең матбугат минем эшне яктыртмый башлады диярлек. Алда торган Дума сайлаулары, фетнәче Руцкой, Хасбулатов кебекләрнең төрмәдә интегүләре кебек темаларга кереп баттылар. Әммә шул фонда «Московские новости»да дөньяга билгеле шәхесләрнең минем эш буенча мөрәҗәгате басылып чыкты. Аңа Сергей Алексеев, Георгий Арбатов, Юрий Афанасьев, Виталий Гольданский, Татьяна Заславская, Лев Карпинский, Виктор Лошак, Александр Пумпянский һәм Григорий Явлинский кул куйган:
Мәскәүдә галим-химик Вил Мирзаянов өстеннән ябык хөкем процессы башлана. Ул массакүләм хәбәр чараларында (аерым алганда «Московские новости»да һәм «Новое время» журналында) элекке СССРда химик коралның яңа төре ясалу белән бәйле дәүләт серләрен ачуда гаепләнә.
Тикшерү барышында матбугатта яңа коралның технологик яисә башка серләре турында түгел, ә совет һәм Россия политикларының бу өлкәдәге эшләрне туктатуы турында киң игъланнарыннан соң да икеяклы стандартлар куллануның дөньяга нинди куркыныч белән янавы турында язган В.Мирзаяновны эзәрләүне туктату өчен көрәш алып барылды.
1993 елның январенда Россиянең Химик коралны әзерләү, җитештерү, саклау һәм куллануны тыю турындагы халыкара конвенциягә кул куюы бүтән вакытларда кабул ителгән закон актларына һәм тармак нормативларына нигезләнгән гаепләүләрне автомат рәвештә алырга тиеш иде кебек. Ләкин алай булмады.
Россия Президентының 1993 елның 20 апрель белдерүендә: «Хәзер файдасыз һәм куркынычлы булган химик корал таулары – үткәнебезнең авыр мирасы ул», – диелгән. Тик ул чагында Вил Мирзаяновны нәрсә өчен хөкем итәчәкләр соң?
Мондый хөкем процессы үзе генә түгел, аны демократия принципларын алга сөргән илдә ябык итеп үткәрү дә ачыну һәм аптырау хисләре тудыра. Уйдырма гаепләүләр, яшерен суд – болар барысы да узган заман символлары ич. Бу хәлләрдә дәшми калу законсызлык белән килешүгә тиң. Без Вил Мирзаяновны эзәрләүләрне туктатуны таләп итәбез. Генераль прокуратура бу гаепләүдән баш тартып, бүген дә элекке кодрәтләрен сагынучыларның намуссыз уеннарына шуның белән нокта куйса, бик табигый булыр иде.
1994 елның 4 январенда АКШ Конгрессының Дәүләт операцияләре комитеты рәисе Джон Конйерс чираттагы белдерүен ясады:
“Мине Россия хөкүмәтенең бу атнада доктор Вил Мирзаянов эше буенча ябык суд үткәрергә җыенуы турында хәбәрләр тирән борчуга салды.
Доктор Мирзаянов Органик химия һәм технология союз дәүләт фәнни тикшеренү институты галиме булган һәм дәүләт серләрен ачкан өчен дип кулга алынган. Моңа аның химик коралны юк итү турындагы Россия хөкүмәте белдерүләренең ялган булуы, чөнки шул ук вакытта яңа химик кораллар әзерләү буенча тикшеренүләрнең яшертен финанслануы турында соавторлыкта язган мәкаләсе сәбәпче булган. Күптән түгел аңа Кавалло Фондының әхлакый батырлык өчен махсус бүләге бирелде.
Яшерен хөкем процедуралары Россия янәсе төзергә җыенган ачык демократик җәмгыятькә бөтенләй сыешмый. Россиядә ябык һәм яшерен судларның дәвам итүе бигрәк тә алда торган югары очрашу алдыннан хәвефле. Чыннан да, Мирзаянов өстеннән андый суд якынлашып килгән ул очрашуның иң мөһим максаты – Россиянең демократик институтларын ныгыту фонында бигрәк тә нык контрастлы күренә.
Мин Дәүләт секретаре Кристофердан доктор Мирзаяновны азат итү турында шәхсән мөрәҗәгать итүен сорадым. Ике якның да хәбәрдарлык көрәшчеләре хәзер эзәрләнергә түгел, ә якланырга тиеш. Клинтон администрациясе дә минем борчуларны уртаклаша һәм Мирзаянов эше буенча дөреслек тантана итсен өчен эшли дип беләм.»
6.10. Мәскәү шәһәр суды миңа каршы
Яңа елга кадәр үк 6 январьда Мәскәү шәһәр судына чакыру килгән иде. Шул көнне иртән күренекле диссидент Андрей Миронов, АКШ Милли радиосы хәбәрчесе Кэтлин Хант һәм Азатлык радиосы хәбәрчесе Нәзифә Кәримова белән киттем шунда. Без килеп җиткәндә суд бинасы янына халык җыелган иде инде. Журналистлар шалт-шолт фотога төшерә башлады. Күренекле диссидент Валерия Новодворская да шунда иде, мин аның белән инде дуслашып өлгергән идем.
Судта Николай Сазонов рәислек итте. Прокурор Л.Панкратов һәм минем адвокат А.Аснис икесе дә чирле булганга, судны 24 январьга күчерделәр. Суд залы халык өчен ябык булды. Шуннан соң журналистларның сорауларына җавап биргәндә, бу судның ябык булуына кискен каршы булуымны әйттем, бу эшне болай гына калдырмаячакмын, дип өстәдем.
Матбугат бу суд турында нык кына шаулап алды. «Маяк», «Эхо Москвы», «Молодежный канал», НТВ, Икенче канал телевидениеләре суд бинасыннан репортаж бирделәр. Мин үзем аларның күбесе турында әле белми дә идем.
Шул чактагы матбугат язмаларыннан кайбер мисаллар:
Сергей Мостовщиков, “Химия и жизнь”. “Известия”, 6 января 1994 г.
Valeria Novodvorskaya, “Up to now we have: whips, dungeons, axes”. “Khozyain”, № 45, december 1992.
Валерия Новодворская, “У нас такие секреты, что обхохочешься”. “Огонек”, № 2, 1994, стр. 38.
Валерия Новодворская, “Проклятая зима”. “Московская правда”, 10 февраля 1993 г.
Sonni Efron, “Chemist fears trial will not be fair”. “Los Angeles Times”, january 6, 1994.
Сергей Мостовщиков, “Вила Мирзаянова будут судить трое судей вместо одного”. “Известия”, 13 января 1994 г.
Семен Концов, “Контрразведчика судят тайно”. “Иностранец”, 12 января 1994 г.
Владимир Воронов, “Химики с Лубянки против химика Мирзаянова”. “Собеседник”, 27 января 1994 г.
Richard Seltzer, “U.S. scientists protest against the trial of the russian chemist”. “Chemical and engineering news”, january 24, 1994.
Sonni Efron, “Whistle-blower in Russia calls closed trial a crime”. “Los Angeles Times”, january 26, 1994.
“Im Worlaut, Rußlands neue Chemiewaffen. Solitaritätsaufruf für kiritische Wissneschaftler”. “Frankfurter Rundschau”, 3 January, 1994.
Von Dietmar Ostermann, “Russische Rüstungszentren entwickelten hochgiftige Chemiewaffen”. “Hannoversche Allgemeine Zeitung”, 6 January, 1994.
“Chemiewaffenprozeß in Moskau. Wil Mirzayanov wird Geheimnisverrat vorgeworfen”. “Frankfurter Rundschau”, January 5, 1994.
Александр Проценко, “За что судят Мирзаянова?”. “Мегаполис Экспресс”, 12 января 1994 г.
Л.Никитинский, “Секрет государственной тайны”. “Известия”, 22 января, 1994 г.
6 январь кичендә АКШтан Гейл Колби һәм Ирина Гольдман шалтыратып, мине яклау өчен Мәскәүгә килергә кирәкмиме, дип сорадылар. Мин аларның АКШтан торып ныграк ярдәм итә алуларын әйттем. Чыннан да, Американың сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре Россия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр белән тагы да активрак чыга башладылар. Мәсәлән: Фәнни алгарыш өчен Америка ассоциациясе (AAAS)48, Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг49, Америка Галимнәр федерациясе (FAS)50, Борчулы галимнәр комитеты51, АКШ Милли Фәннәр Академиясе52, Юристларның кеше хокуклары комитеты53, «Физиклар социаль җаваплылык өчен» оешмасы54.
Генераль прокурор А.Казанникка күренекле Россия галиме Роальд Сәгъдиев та мөрәҗәгать итте55. Ул анда: “Мирзаянов өстеннән суд Россия җитәкчелегенә зыян гына салачак… Мирзаянов тавышы – бөтен буын тавышы – хупланырга, буылмаска тиеш”, – дип ассызыклаган. «Физиклар иҗтимагый җаваплык өчен» исемле оешманың мөрәжәгатенә атаклы Америка дисиденты Д. Эллсберг кул куйган9.
Билгеләнгән суд көне тиз якынлаша барганда, минем вакыт бик тыгыз булды, көн саен ким дигәндә өч-дүрт чит ил журналисты фатирга шалтыратып интервью сорый. Берсен дә кире какмадым, берсеннән дә акча сорамадым. Чөнки аларның минем эшне яктыртуы бик мөһим иде. Әгәр алар булмаса, мине ябык суд аша ким дигәндә 5 елга утыртачакларына шик юк иде. Шул интервьюлар вакытында әкренләп үземә генә билгеле булган планым да яралды.
24 январь көнне дә суд бинасына күпсанлы журналистлар җыелган иде. Суд утырышы башлангач, минем адвокат кайбер үтенечләрен игълан итте. (Арада судны ачык итү үтенече дә бар, һәм аны кире кагачаклары көн кебек ачык иде.) Шуннан соң булып алган кыска тәнәфестән соң судья Сазонов, нәкъ көтелгәнчә, үтенечләрне кире кагып чыкты. Аннары гаепләү нәтиҗәсен укыды. Аның артыннан прокурор чыгыш ясады һәм, әлбәттә, бернинди иллюзияләргә урын калдырмады.
Суд төшке тәнәфескә тукталды, ә миндә ашау-эчү кайгысы юк, башымда уйлар кайный... Судьяларның өстән нәрсә кушылса шуны эшләячәге билгеле, гадел хөкемгә өмет юк... Һәм миңа мондый хөкемгә яраклашырга һич тә ярамый, киресенчә, – иң кискен позициягә басарга кирәктер ахырсы... Ситуацияне шартлатырга, әгәр мөмкин булса!..
Адвокат Аснис төшке аштан килеп җиткәч, мин аңа яңа катгый карарымны – суд утырышларына бүтәнчә үз теләгем белән йөрмәячәгемне белдердем. Ул, әлбәттә, хупламады. Аннан башканы көтмәгән дә идем, чөнки ул бит юрист, гел закон буенча гына эш итүче кеше.
Суд залына кергәч, сүз бирүне сорадым, чыгышымда судның үзен, судьяларны законнарны бозуда гаепләдем һәм үземнең закон бозучылар белән бер компаниядә булырга теләмәвемне белдердем. Бу залдагыларны аптырашка салды, чөнки, – ничек инде кеше, хәтта судьяларны, прокурорны җинаятьчеләр дип атап, судка йөрүдән баш тартып, үзен күрәләтә ут астына куя?!
Шуның белән суд утырышы ябылды. Тышкы якта көтеп торган журналистлар, бераз белешмә алу белән, тизрәк үз хәбәр чараларына сенсация җиткерергә йөгерделәр.
6.11. «Матросская Тишина» тоткыны
Ике көннән соң минем арттан милиция килеп, Россиянең иң начар, иң шапшак төрмәсе «Матросская Тишина»га илтеп япты. Төнне бер кысан һәм пычрак, чама белән 35 квадрат метрлы бүлмәдә 50дән артык тоткын арасында үткәрдем. Ятарга урын булмагач, төне буе басып торырга туры килде. Иртән ишек ачылып китте дә, этләр иярткән өч автоматлы кеше килеп керде. Бер арестантның башына күсәк суктылар, анысы шундук гөрселдәп ауды. «Барыгызны атып үтерәм!» – дип акырды берсе. Шуннан соң ниндидер ботка белән сасыган балык катнашмасы китерделәр. Мин аны ашый алмадым, әммә бүтәннәр ашый бирә. Күрәсең, алар өчен бу нәрсәләр яңалык түгел, күнеккәннәр. Ишек кырында гына бернинди ширмасыз бәдрәф, шуннан су алып, яшьләр кружкаларында чефир дигән куе чәй ясыйлар. Берсе таяк сыман уралган гәзитне яндырып тора, икенчесе шул ялкында кружкасын җылыта. Чефир эчеп алгач, шуның белән исереп китәләр.
Һәр арестант СПИД буенча кан пробасы бирергә тиеш икән. Миңа чират җитеп, фельдшер шприц энәсен кулга кадаганда, шунда утырып торган автоматлы сакчы миңа: «Ни хәлләр, бандит?” – дигән була. Мин ни, беркатлы интеллигент бәндә: «Мин бандит түгел, ә галим», – дип әйтеп ташладым. Теге исә: «Син минем өчен бандит, монда бүтәннәр юк, аңладыңмы?!» – дип акырды...
Шулай процедуралар үтеп, тәлинкә-кашык, матрас-мендәр бирә торган тәрәзәгә чират җиткәндә, анда инде алюмин кашык белән тәлинкә генә калган иде. Шуларны тоттырып, мине биш кешелек бер камерага сигезенче арестант итеп яптылар. Анда ятаклар дүртәү генә иде. Яңа иптәшләр мине танып алдылар, – телевизордан күргәннәр, исем-фамилияне дә беләләр. Сүз дә юк, барысы да ихтирам белән карый. Үзем белән берни дә алып килмәгәнне күреп, миңа теш чистарткычларына кадәр биреп тордылар. Шунда ике тәүлек үткәрергә туры килде. Болай чыдарлык, тик йоклау ягы бик начар булды. Иптәшләрем миңа үзләренең матраслы койкаларын тәкъдим итсәләр дә, мин кыенсынып, тимер карават челтәрендә генә йокладым. Ә ул челтәр, аска пальтомны җәюгә дә карамастан, берничә минуттан соң кабыргаларга батып керә башлыйлар...
Өченче көнне иртән мине сакчы килеп алып китте. Озак кына коридорлар буйлап баргач, бер бүлмәгә кердек, анда аяклары идәнгә беркетелгән өстәл артында адвокат Александр Аснис утыра иде. Шатланып киттем. Ә Аснис, минем тәмам йончыган кыяфәтне күреп, аптыравын яшерә алмый. Нинди хәлләр күрүемне сөйләгәндә дә борчылып тыңлады, чөнки ул бит минем криминал түгеллекне, андыйга күнекмәгәнне яхшы белә... Үзе хатыным Нурияга шалтыратып, гаиләмнең исән-саулыгын белешкән, берничә тапкыр Гейл Колби һәм Ирина Гольдман белән бәйләнешкә кергән, ә алар ничек итеп Америкада мине төрмәдән азат итү буенча эш алып барулары турында сөйләгәннәр. Минем турыда мәкаләләр, суд утырышын 4 февральгә күчерү турында белешмә басылган «Известия» номерларын да алып килгән.
Сөйләшеп алгач, Аснис мине төрмәдән азат итү турында судка үтенеч бирү өчен ризалыгымны сорады. Риза булмадым, икейөзле судья Сазонов алдында баш иясем килмәде. Шуның белән хушлаштык. Мине тагын камерама илтеп яптылар. Күп тә үтмәде, иптәшләрнең кечкенә телевизорында НТВ каналында Татьяна Миткова: «Моңарчы кайда икәне билгесез булган Вил Мирзаяновның Матросская Тишина төрмәсендә бер бик кысан камерада кеше үтерүчеләр белән бергә утыруы ачыкланды», – дип хәбәр итте. Мин иптәшләрем алдында гафу үтендем, үземнең алар турында алай димәгәнне аңлаттым инде...
Икенче көнне якшәмбе булганга, безне тыштан беркем дә борчымады. Аснис калдырган гәзитләрне укып чыктым. “Известия” гәзитенең 29 январь санында миңа ике мәкалә багышланган. Беренчесе – редакциядән: «Мирзаянов эше: хакимнәр ахмаклыгымы, залим хакимият урнашумы?” – дип атала, анда: “Мирзаянов хәзер төрмәдә утыра. Суд формаль яктан дөрес булса да, бу эшнең сәяси-әхлакый ягы да бар бит әле”, – дигән юллар бар. Шуннан соң гәзит, мәсьәләне бераз анализлап алгач, “илдә залим хакимият урнашып килә, ә залимлык ул һәрчак абсурд нәрсәләргә нигезләнә, Мирзаянов эше дә әнә шундый абсурд”, дигән нәтиҗә ясый. Сергей Мостовщиков язган икенче мәкалә «Вил Мирзаяновны властьлар җинаятьчеләр белән бер камера утырткан» дип атала, һәм анда мондый юллар бар:
«Төрмә тынлыгының бу ике варианты арасында аерма матрос белән КПСС ҮК политбюро әгъзасы арасындагы упкын кадәр үк. Дүртенче СИЗОда әлегәчә берничә телне белүче тоткыннар да очраса, 1нче санлы «тынлык»ны хәтта кеше үтерүчеләр дә дер калтырап искә ала. Илнең иң кешелексез оешмаларыннан берсе булган ул җиргә тикшерү астындагы уголовниклар шыплап тутырылган. 30 кешегә исәпләнгән камерада, кагыйдә буларак, үтерү, көчләү, явызларча кыйнау, кораллы талау, урлашу өчен суд хөкемен көтүче йөздән артык кеше тотыла. Ашау сыйфаты һәм администрациянең контингентка мөнәсәбәте турында әйтәсе дә юк. Вил Мирзаянов һәм аның адвокаты «Московские новости»дагы публикациянең бер авторы Мәскәү шәһәр суды утырышларына йөрүдән баш тартканнан соң 1нче санлы СИЗОга эләгер дип уйламагандыр да. 1992 елның октябрендә, беренче тапкыр кулга алынудан соң, Вил Мирзаянов 12 көнен Лефортовода үткәргән, анда аны элекке Куркынычсызлык министрлыгы утырткан. Ул төрмә, мөгаен, илдәге «казна йортларының» иң «шәбе» саналырга хаклы. Россия хәрби-индустрия комплексының халыкара килешүләрне бозып илдә чиктән тыш куәтле химик корал ясауны дәвам итүе турында газетада мәкалә бастырткан өчен генә гаепле кеше үзе белән исәпләшергә җыенган дәүләтнең үзенә джентльменнарча каравына хаклыдыр бит инде. Мәгәр Ватан галимне кеше үтерүчеләргә тиңләде. Шул сәбәпле, Мәскәү шәһәр судының 3 февральгә билгеләнгән утырышына кадәр Вил Мирзаянов төрмәдә әхлакый яктан ватылырга да ихтимал. Александр Аснис үз клиентының рухи хәленә ничек тә йогынты ясарга тырышып, аның белән тикшерү изоляторында әледән-әле очрашып тора. Ләкин, яклаучының әйтүенчә, тоткын белән очрашуга ирешүе җиңел түгел, чөнки «Матросская тишина»да бәлки Мәскәүдә калган бердәнбер чират – адвокатның үз яклавына алынучы белән очрашуына чират саклана.»
Үзенең 1 февраль санындагы икенче мәкаләсен С.Мостовщиков «Вил Мирзаянов камерада җиде уголовник белән дүрт матраста утыра» дип атаган. Анысында болай яза:
«Мирзаяновның 27 январьда кулга алынып «Матросская тишина» төрмәсенә озатылуын ачыклагач, 28 январь көнне иртән А.Аснис ул төрмәгә телефон шалтырата. Тик бу аңа бик артык сөенеч китерми, чөнки «оешма исемлекләрендә андый кеше юк» дип җаваплыйлар. Тоткыннарны теркәү эше безнең илнең иректән мәхрүм итү системасында тәүлеккә кадәр сузылганны белгән яклаучы үз клиентын эзләргә юнәлә.
Көннең икенче яртысында ул аны табып, чират көтеп, очрашуга ирешә. Александр Аснисның әйтүенчә, галим, йомшак әйткәндә, арыган сыман күренгән. Төнне кечкенә бер бүлмәдә, теркәү формальлекләре беткәнне һәм Ватан үзләренә сак астында тоту рәвешендә җәза билгеләп камерага япканны көтүче тагы да ким дигәндә илле кеше белән бергә басып торып үткәргән. «Матросская тишина» администрациясе, мөгаен, газетада мәкалә бастыруда гаепләнүче химикның шау-шулы эше турында инде ишеткән булган һәм аңа шактый кешелекле караган. 30 кешегә исәпләнгән камераларда монда гадәттә 100әр кеше тотылганны исәпкә алганда, Вил Мирзаяновка игелек күрсәтелгән: аны нибары җиде уголовник тотылган камерага билгеләгәннәр, анда исә, әйтергә кирәк, дүрт кенә матрас булган. Йокы урыннары аермачык җитмәү сәбәпле, камерада чиратлап ял иткәннәр. Адвокат белән очрашканга кадәр әле Вил Мирзаяновның чираты килеп җитмәгән.
Аннан тыш, Александр Аснисның әйтүенчә, аның хакимнәр белән бәхәскә кереп, үз эше буенча Мәскәү шәһәр суды утырышларына йөрүдән баш тарткан клиенты кулга алуга бөтенләй әзерләнмәгән. Үзе белән теш щеткасы да, сөлге дә, хәтта кружка, тәлинкә һәм кашык та алмаган, ә төрмә үз кунакларын андый нәрсәләр белән бик узындырмый. Әлбәттә, аларны галимгә хатыны тапшыра ала, ләкин төрмә тәрәзәсенә үз якыныңа дип нәрсә дә булса сузар өчен иректәге кеше төннән үк чиратка басарга тиеш, шул чакта гына аның передачасы көннең икенче яртысында кабул ителә ала. Үз клиенты белән очрашкач, Александр Аснис аңа Мәскәү шәһәр судының чираттагы 3 февраль утырышында тоткарлау чарасын үзгәртү мәсьәләсен күтәреләчәген әйткән. Ләкин суд моңа Вил Мирзаянов шунда үзе килергә вәгъдә итсә генә барачак икән. Моңа каршы химик, ил Конституциясен бозучы ябык процесста үз ирегем белән катнаша алмыйм, дигән. Ул, беренчедән, үзен гаепле санамый, икенчедән – яшерен документлар нигезендә судта гаепләнә алмый, чөнки моны Россиянең Төп Законы тыя. Шуңа күрә ул төрмәдә утыруны һәм судка көчлек белән генә китерелүне өстенрәк күрә. Галим фикерен үзгәртерме, әйтүе кыен. Аның адвокаты үз клиентын күндерергә өмет итә. Булдыра алырмы, – анысын бәлки 3 февральдә белербез.»
«Moscow Times» гәзитенең 1 февраль санында хәбәрчесе C.Скотт хокук яклаучы А.Мироновның «Шундый шартлар Мирзаяновны кимсетер өчен сайланган», дигән сүзләрен, либераль «Выбор России» оешмасы лидеры Николай Воронцовның «Мирзаяновны гаепләү буенча закон элек тә юк иде, хәзер дә юк» дигән сүзләрен китергән, Helsinki Human Watch хокук яклау оешмасының махсус белдерүен, аның «Мирзаянов өстеннән суд фундаменталь рәвештә дөрес түгел, бу эш Россия Конституциясен генә түгел, дөньякүләм кеше хокукларын да боза» дигән бәясен искә алган.
«Химик кораллар өлкәсендәге белешмәләрне ачкан россияле кулга алынган» дигән исем астында «Нью-Йорк Таймс» үзенең 28 январь санында болай язган:
«Химик кораллар программасы турында язган һәм үзен дәүләт серләрен ачуда гаепләүче судта күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан Мәскәү химигы Вил Мирзаяновның хатыны хәбәр иткәнчә, ул бүген кулга алынган. Аның өстеннән хөкемне халыкара фәнни һәм хокук саклау оешмалары игътибар белән күзәтеп тора. Суд ябык, чөнки тикшерүнең дәлилләре 50ләп серле һәм катгый серле документка нигезләнә, һәм, адвокатның әйтүенчә, «хәрби-индустрия комплексы интересларын чагылдыручы» экспертиза күрсәтмәләренә бәйле. Доктор Мирзаянов үзен кулга алуларын көтеп торганын әйтте. «Милиция килгәнне көтәм, – диде ул, без аңа чәршәмбедә төнлә шалтыраткач, – мин әзер».
Хатыны Нурия Мирзаянова аны кич белән квартирдан милиция алып киткәнне әйтте.
Галим төрмәгә беренче тапкыр 1992 елның октябрендә «Московские новости» атналыгында бүтән бер галим белән бергә мәкалә бастырганнан соң ябылган иде. Мәкаләдә әйтелгәнчә, Россия химик корал сынауларны тыю турындагы үзе кул куйган өч килешүгә дә карамастан, аларны дәвам иткән. Ул килешүләр – 1992 елда Парижда төзелгән һәм 150 ил тарафыннан имзаланган Бактериологик һәм токсик коралларны әзерләүне, җитештерүне һәм туплауны тыю буенча конвенция; Химик коралларны тыю буенча декларация; Химик коралларны юк итү һәм җитештермәү буенча Америка-Совет килешүе. Лефортово төрмәсендә 11 көн тотылып, Куркынычсызлык министрлыгы хезмәткәрләре оештырган сорау алуларга тартылганнан соң, ул судка кадәр йорт арестына күчерелгән. Әгәр доктор Мирзаянов дәүләт серләрен ачуда гаепле дип табылса, өч елдан сигез елга кадәр төрмә срогына хөкем ителергә мөмкин. Аны яклаучыларның әйтүенчә, Россия хөкүмәте үзенең дөньяга чыгарылмаган дәүләт серләре исемлегенә химик кораллар турындагы пунктны Мирзаянов беренче тапкыр кулга алынганнан соң өстәгән.
«Гаепләүнең формулировкасы буенча мин «ил оборонасы хакына ирешелгән фәнни казанышларны ачып салганмын», – диде чәршәмбе көнне доктор Мирзаянов. – Без үзебезнең химик коралларны юк итәргә җыенуыбызны әйттек, ләкин әлегәчә шул икейөзле «ил оборонасы хакына» дигән сүзләрне кулланабыз. Ә кемгә каршы оборона?» Доктор Мирзаянов бу турыда беренче тапкыр 1991 елда «Куранты» газетасында язган һәм шуннан соң тикшеренү институтындагы эшеннән бушатылган. «Хәрби-индустрия комплексының химик коралларны юк итү буенча конвенциягә кул кую алдыннан гына икейөзле рәвештә әлегәчә билгеле булган химик кораллардан биш-сигез тапкыр көчлерәк яңа корал ясавы турында җәмәгатьчелеккә белешмәләр бирергә мин 1992 елның сентябрендә тагын бер тапкыр омтылып карадым», – ди ул.»
Мине кулга алу күпсанлы фәнни һәм кеше хокуклары оешмалары арасында чын давыл куптарды. Германиянең «Дөнья өчен җаваплылык галимнәр инициативасы» дигән оешмасы кискен протест белән чыгып, Россия җитәкчеләрен элекке практикага – тоталитар режимның күргәзмә процессларына кире кайтуда гаепләде һәм бу оятсыз судны кичекмәстән туктатырга чакырды. Галимнәр шулай ук Германия тышкы эшләр министры Кинкелне, аңа мөрәҗәгать итүләренә карамастан, сүзсез калуы өчен гаепләделәр.
Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг Россия президенты ярдәмчесе Ю.Батуринга факс җибәрде. Анда болай диелә:
«Нью-Йорк Фәннәр Академиясе Вил Мирзаяновның үтә кырыс режимлы «Матросская тишина» төрмәсендә тотылуы, анда атнакичкә, 3 февральгә, үз эшен карау яңадан башланачак көнгә кадәр калачагы турында раслау алды.
Без Россия хөкүмәтеннән доктор Мирзаянов өстеннән гаепләүләрне алу турында сорыйбыз, чөнки алар Россия Конституциясенә аермачык каршылыклы. Галимнең үз хөкүмәтендәге кешеләрнең языкларына игътибар юнәлтү иреге фәнни ирекнең бер өлеше булып тора. Ул ирекне бозу хөкүмәтләрнең халыкара мөнәсәбәтләренә ышаныч нигезләрен какшата.»
1 февральдә Нью-Джерси штатыннан сайланган билгеле сенатор Билл Брэдли Ю.Батуринга болай дип мөрәҗәгать итте:
«Мин сезгә дәүләт серләрен ачуда гаепләнүче доктор Мирзаянов өстеннән оештырылган суд буенча борчылуымны белдереп язам. Матбугатта басылып чыкмаган һәм Мирзаянов эше башлангач кына кабул ителгән дәүләт серләр исемлеге буенча гаепләү миндә зур хәвефләнү уята. Шуңа күрә мин Россиянең яңа Конституциясе законнар кабул ителгәнгә кадәр кузгатылган иске эшләр өчен аларны куллануны тыюын исегезгә төшерәм. Шул ук вакытта судның ябык булуы да Россия законнарына туры килми, бу да мине нык борчый. Мин Россиянең законнар белән идарә ителә торган дәүләткә әверелүе яклы идем. Аңлавым буенча, доктор Мирзаянов закон яклавы астында түгел. Шуңа күрә ул тиз арада азат ителергә тиеш».
АКШның Россиядәге илчесе Томас Пикеринг:
«Хәрби-химик комплекс, безнең күзәтүләр буенча, бик эре, тирә-якка зур зыян сала торган, бик кыйммәтле комплекс булып тора. Вил Мирзаянов эшен зур кызыксыну белән күзәтәбез. Мин бу турыда Россия Федерациясе вәкилләре белән күп мәртәбә фикер алыштым. Кемнеңдер чит илләр алдындагын бурычларга каршы эшләре турында дөреслекне сөйләгән өчен эзәрлекләнүе безгә бик сәер тоела.»
Халыкара Фәнни фондның 29 январьда игълан ителгән белдерүе:
«Халыкара фәнни фонд химик галим Вил Мирзаяновны эзәрлекләү уңаеннан борчылу белдерә. Фондны нигезләүче Джордж Сорос һәм фонд идарәсе фикерләре буенча, мондый инцидентлар халыкара эшчәнлекне һәм Көнбатышның Россия фәненә ярдәм программасын куркыныч астына куя.»
Франс-пресс агентлыгы 1994 елның 2 февралендә Андрей Сахаровның хатыны Елена Боннэрның Мирзаянов өстеннән судны ачык итәргә чакыруы, Россия Фәннәр Академиясен Мирзаяновны яклаудан читләшүе, «катнашмый калуы» өчен кискен тәнкыйтьләве турында хәбәр итә. («Мин үзем Академия президентына ике тапкыр шалтыратып, аның бу эшкә катнашуын сораган идем әммә ул соравымны игътибарсыз калдырды».)
1994 елның 31 январенда мине Матросская Тишина төрмәсенең икенче бинасына күчерделәр. Дүрт караватлы зур гына камерада миннән тыш Алексей Костин дигән бер яшь ир генә утыра иде. Монда бәдрәф барьер артында, һәр караватта матрас-мендәр, кырында тумбочка, зур булмаган суыткыч, телевизор да бар. Алексейның әйтүенчә, бу камерада ул ГКЧП әгъзалары Павлов, Лукьянов, Плеханов белән дә утырган. Үзе бизнес эшләре буенча кулга алынган.
Кичкә табан күңел тагы да күтәрелде, чөнки хатынымнан һәм кызым Ленадан посылка килде. Ашау ягы да көйләнде.
1994 елның 3 февралендә иртәнге аштан соң мине судка алып киттеләр. Автобуста бер кеше сыярлык кына калай бүлмәчекләр, утыргычы да калайдан. Һава температурасы -28 градус суык дигәннәр иде, шул калай тартмага кереп 20 минутлап көткәндә инде мин бик каты өшеп тә өлгердем. Ә ишек кырында утырган сакчының аягында пима, өстендә җылы тун, башында мех бүрек… Туңуның соң чигенә җитеп, теш тешкә тими дерелдәп бара торгач, автобус Мәскәү шәһәр судына җитеп туктады. Тыштан тавышлар ишетелә: «Мирзаянов – Россиянең горурлыгы! Коммунистик эзәрләүчеләргә хурлык! Мирзаяновка – азатлык!». Ишек ачылгач та сакчылар плакатлар тотып баскан халыкка акырына башладылар: «Фотога төшермәскә! Ватам! Юл бирегез!». Халык таралмагач, машинаны борып кире киттеләр. Бераз йөргәч, ул суд ишегалдына арткы капкадан керде. Шуннан соң без тоткыннарны суд подвалына төшереп, кечкенә бүлмәләргә ябып куйдылар. Озак та үтмәде, мине ике солдат ике ягымнан тотып алып китте. Өстә баскыч кырына халык җыелган... Фотога төшерүчеләрдән качып булса кирәк, мине кире подвалга төшереп яптылар.
6.11 рәсем. Мәскәү шәһәр суды подвалында. 1994 ел, февраль.
Байтак вакыт үткәч, кичке сәгать бишләрдә, безне тагын автобуска төяп алып киттеләр. Автобус Мәскәүнең төрле төрмәләрендә тукталып тоткыннарны чыгара. Берүзем калгач кына Матросская Тишина төрмәсенә барып кердек, һәм шунда мине «оныттылар». Автобус тартмасында туңып утырам, чыгаручы юк. Шулчак күңелгә шом керде: болар мине шушылай туңдырып үтермәгәе! Бернинди эз калмаячак бит... Кем белә, бәлки өстән шундый күрсәтмә бирелгәндер?.. Ишеккә бәргәләп, үзем турында исләренә төшерергә телим, ә ишек артында сакчы тора икән: «Әй, карцер татыйсың киләме?!» – дип кычкыра… Ахырда мине машинадан чыгарып, бер суык бүлмәгә ябып куйдылар.
Ниһаять, бу газапларның да азагы җитте, мине баштагы камерага кайтарып яптылар. Минем хәлне күргән камерадашым Алексей эссе чәй ясап эчертте.
Бу көндәге вакыйгалар турында «Куранты» гәзитенең 4 февраль санында В.Назаров болай язган:
«Мирзаянов эшен тыңлауның дәвамы 10.30га билгеләнгән иде. Күп тәҗрибәле Россия һәм чит ил журналистлары сәгать ярымлап алдан җыелып өлгерде, һәркайсы Вил Солтановичны «воронок»тан чыгару мизгелен төшереп алырга тели. Шул гына, процессның үзен бит, дошман безнең серләрне белеп алмасын өчен, «ябык» иттеләр.
Һәм менә «воронок» – тузып беткән йөк машинасы, Каланчевка капкасыннан кереп килә. Сакчыларның маневры уңышсыз башланды: аһ итәргә өлгермәделәр, ишегалдына 20 25 репортер кереп тулды. Автоматчылар таптанып тик тора, шунда бер башлык: «Кирегә!» дип команда бирде. Машина төрмәгә кире кайтып китте, ә без көтеп калдык... Каһәр суккан теге химик коралның бер авторы булган инженер Владимир Углев миңа әйтә: «Мирзаянов миннән алда өлгерде, мин дә яңа химик корал эшләү буенча безнең казанышларны халыкка җиткерергә теләгән идем. Ачыктан-ачык әйтәм: мин хәттә химик формулаларны ачарга әзер. Бу туп-туры төрмәгә юл булса да.» Ул арада Каланчевкада маневрлар дәвам итте. «Воронок» тагын килде. Мирзаяновны «бушатып» гаепләнүчеләр бинасына озаттылар. Суд коридорына автоматлы, күсәкле солдатлар чыгып сибелде. Галәмәт зур овчарка ырлый... Ниһаять Мирзаяновны чыгардылар, утырышлар залына кадәр ярты юлны үттеләр дә… кире борылдылар. Кино-фотоаппаратурадан курыктылар булса кирәк. Тулаем, сакчылар үзләрен ярыйсы ук демократик тотты: атмадылар, беркемнең дә башына күсәк ормадылар, эттән талатмадылар. Суд бүгенгә кичектерелде. Мөгаен, бер взвод солдат урынына бер рота килер. Ә нигә Мирзаянов кебекләрне конвойлау өчен МВДда махсус отряд оештырмыйлар икән?»
«Экспресс хроника»ның 4 февраль санында Светлана Ганнушкина болай яза:
«Сәгать 10да суд бинасы янында хокук саклау оешмалары демонстрациясе башланды, алар Конституцияне бозмаска, гаепләнүчене азат итәргә, искелеккә кайтмаска өндәүче плакатлар күтәргән иде. 40-50 чамасы матбугат вәкиле һәм хокук саклаучы гаепләнүчене китерүләрен көтеп торды. Милиция машинасы килеп җитте, тик Вил Мирзаяновны аннан чыгармадылар. Бераз вакыт суд бинасы янында торгач, хөкем ителүче утырган автомобиль борылып китте. Бер сәгатьтән соң кире килде, тагын ярты сәгатьтән соң суд бинасы баскычыннан 50ләп кораллы сакчы йөгереп төшеп, көтеп торучыларны 2нче һәм 4нче катларга кысрыклады һәм бина ишегеннән утырыш залына кадәр коридор ясады. Рация буенча боерыклар биреп һәм хәлне ачыклап тордылар. Ләкин Мирзаянов тагын залга үткәрелмәде. Мирзаяновның көтеп торучылар янына чыккан адвокаты Александр Аснис: «Суд халык төркеме конвой өчен куркыныч тудыра дигән фикердә», – дип белдерде. Видеокамералар, фотоаппаратлар һәм плакатлар белән коралланган кешеләр автоматлы сакчыларга нинди куркыныч тудырадыр, Асниска анысын әйтмәгәннәр. Журналистлар белешмә алыр өчен утырышлар залына үтәргә тырышып карагач, алар янына прокурор чыкты һәм сүзмә-сүз болай диде: «Башта культурага өйрәнегез, аннары сораулар бирерсез. Аңлашыламы?». «Аңлаган» журналистлар һәм хокук саклаучылар, Вил Мирзаянов эше һәм шуңа бәйле публикацияләр турында сөйләшә-сөйләшә, суд коридорлары буйлап йөренә башладылар.»
6.12 Мине төрмәгә ябуга дөньякүләм протест
АКШ һәм Европа матбугаты минем эшне яктырта торды. Шуңа бераз мисаллар:
Von Dietmar Ostermann, “The russian arms centers have developed highly toxic chemical weapons”. “Hannoversche allgemeine zeitung”, january 6, 1994.
An open letter of the Association of German Scientists for Global Responsibility to the German Minister of foreign affairs, Klaus Kinkel. “Frankfurter Rundschau”, january 3, 1994.
J.Michael Waller, “U.S. may be funding russian secret weapon”. “Houston Chronicle”, january 11, 1994.
J.Michael Waller, “Novichok: Russia’s secret weapon”. “San Diego Union-Tribune”, january 11, 1994.
J.Michael Waller, “Russia’s terrible new secret weapon”. “Indianapolis Star”, january 13, 1994.
Sonni Efron, “Russian scientist faces trial for chemical-arms report”. “Los Angeles Times”, january 5, 1994. 280.
Richard Seltzer, “U.S. scientists protest against the trial of the russian chemist”. “Chemical and engineering news”, january 24, 1994.
Sonni Efron, “Whistle-blower in Russia calls closed trial a crime’. “Los Angeles Times”, january 26, 1994.
“Im Worlaut, Rußlands neue Chemiewaffen. Solitaritätsaufruf für kiritische Wissneschaftler”. “Frankfurter Rundschau”, 3 January, 1994.
Von Dietmar Ostermann, “Russische Rüstungszentren entwickelten hochgiftige Chemiewaffen”. “Hannoversche Allgemeine Zeitung”, 6 January, 1994.
“Chemiewaffenprozeß in Moskau. Wil Mirzayanov wird Geheimnisverrat vorgeworfen”. “Frankfurter Rundschau”, January 5, 1994.
Fred Hiatt, “Russian Court opens unprecedented secrets trial”. “Washington Post”, january 25, 1994.
“Russian chemist jailed after refusing to attend trial”. “Chemical and Engineering News”, january 31, 1994.
Judith Perera, “Russian whistleblower lands in jail”. “New Scientist”, february 1, 1994.
“Review & Outlook: Russia on trial”, (editorial). “Wall Street Journal Europe”, february 2, 1994.
J.Michael Waller, “Soviet redux: secret weapons and poisoned justice”. “Wall Street Journal Europe”, february 2, 1994.
Carey Scott, “Dissident chemist moved to better cell”. “The Moscow Times”, february 2, 1994.
Olivia Ward, “Ghost of Stalin haunts scientist’s trial meet Vil Mirzayanov – the first dissident of the post-soviet era”. “The Toronto Star”, february 6, 1994.
Ann McElvoy, “Injustice at “toxic trial”. “South China Morning Post”, february 4, 1994.
Soni Efron, “Trial halted over calm reporters “circus-like” behavior”. “Los Angeles Times”, february 4, 1994.
Michael Waller, “Trials of a new russian dissident”. “Wall Street Journal”, february 4, 1994.
Review & Outlook: “Timidity’s price”. “Wall Street Journal”, february 4, 1994, A9.
Extract from the Congressional Record – Senate. february 1, 1994. S.S.543-544). Library of Congress. http: //thomas.loc.gov/cgi-bin
Amy Knight, “Yeltsin’s KGB back to the bad old days in Moscow?”. “Washington Post”, february 13, 1994.
Carey Scott, “Chemist evidence “falsified”’. “The Moscow Times”, february 10, 1994.
Минем татар халкым да битараф калмады. Күп кенә гәзитләрдә татар активистлары мине яклап чыктылар:
”Сокланам. Горурланам. Яклыйм. (Кайбер хатлардан җыентык)”. “Татарстан яшьләре”, №21, 1994 ел, 15 февраль.
Ф.Хәйретдинова, “Дөреслекне ачып салган өчен”. ”Арча хәбәрләре”, 1994 ел, 2 февраль.
Ф.Хәйретдинова,“Бирешмә, Мирзаянов!”. ”Ватаным Татарстан”, № 22-23, 1994 ел, 4 февраль.
Р.Галекәева, “Вил Мирзаянов һаман төрмәдә”. ”Кызыл таң” (Башкортстан), № 34, 1994 ел, 19 февраль.
3 февральдә Башкортстандагы «Кызыл Таң» гәзите Татар Иҗтимагый Үзәге, җәмәгать эшлеклеләре җыелышының Россия президенты Б.Ельцинга, генераль прокурор А.Казанника минем өстен хөкемне туктату турында мөрәҗәгатен бастырды.
«Ватаным Татарстан» гәзитенең 1994 ел, 4 февраль санында күренекле татар шагыйре Мөдәрис Әгъләмнең шундый шигыре басылып чыкты:
Достарыңызбен бөлісу: |