Дәрес темасы: «Татар халык ашлары» Дәрес тибы: лексик- грамматик күнекмәләр кертү Дәреснең максатлары



Дата07.07.2016
өлшемі36.37 Kb.
#183951
11март, 2013 ел, 1в сыйныфы (рус төркеме), татар теле

Дәрес темасы: «Татар халык ашлары»

Дәрес тибы: лексик- грамматик күнекмәләр кертү

Дәреснең максатлары:

1.Татар халык ашлары атамалары: өчпочмак, чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, кош теле белән таныштыру, табынга чакыра белү, ризыкның тәмле булуын әйтергә өйрәнү.

2.“Гаилә” темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән төзелмәләрне куллана белүне камилләштерү.

3.Укучы балаларның татар телендә сөйләм һәм лексик- грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү.



Җиһазлау: дәреслек, компьютер; “татар халкының милли бәйрәм ризыклары” презентация, рәсемнәр

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?



II.Актуальләштерү өлеше:

1) Сорауларга җавап бирү: (“Гаилә” темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән төзелмәләрне куллана белүне камилләштерү.)

- Син кем? (Мин Ксюша, Вероника ...)

- Син кайда яшисең? (Мин Чаллыда, Татарстанда, шәһәрдә яшим)

(Укучыларга төрле шәһәр исемнәре язылган битләр бирелә.)

- Син кайда яшисең? (Мин Минзәләдә, Түбән Камада ... яшим.)

- Бу кем? (әни, әти, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел)

- Синең апаң бармы? (сеңлең, энең, әбиең, бабаң, абыең)

- Өйдә кемнәр бар? (Өйдә әнием, әтием, әбием, бабам, апам, сеңлем, энем бар.)

2) Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен кем сөйли? (5- 6 укучы сөйли)

3) ”Әйдә, урамга уйнарга чыгабыз” диалогы.

-Хәзер урамда кышмы, язмы? (Яз)

-Алеша, әйдә урамга уйнарга чыгабыз.

-Ә көн ниди?

-Кояш көлә, тамчы тама, кар эри, көн җылы.

-Ярар, чыгам.(Юк, чыкмыйм.)

(5- 6 укучы бер- берсен чакыралар.)

III. Ял итеп алу. Ф. Кәримнең “Яз җитә” җырын җырлау (1куплет кушымтасы белән)

- Яз турында җырлыйбыз

IV.Төп өлеш.

Без бәйрәмнәр яратабыз.

- Син бәйрәм яратасыңмы? (Мин бәйрәм яратам)

- Әле генә нинди бәйрәм булды? (8 март- Әниләр бәйрәме)

- Бәйрәмдә тәмле әйберләр пешерәләр.

Бу- өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, пәрәмәч, бәлеш, гөбәдия (рәсемнәр, слайдлар күрсәтелә)

- Кабатлагыз! (Транскрипциясе языла)

Өчпочмак чәкчәк (кыстыбый пәрәмәч,бәлеш гөбәдия

- Бу нәрсә? (өчпочмак)

- Бу нәрсә? (пәрәмәч)

- Бу пәрәмәчме? (Юк, бәлеш)

(Рәсемнәр тактага куелып барыла)

- Әйдәгез, уйныйбыз.

“Ул нәрсә?” уены. Бер укучы такта яныны чыга.

-Әни бәйрәмгә нәрсә пешерә? Укучылар белгәнче әйтәләр. Белгән укучы тагын такта янына чыга. Уен дәвам итә. (3-4 укучы)

- Бу өчпочмакмы? ( өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, пәрәмәч ,бәлеш, гөбәдия)

- Юк, өчпочмак түгел.

-Әйе, бу өчпочмак.

-Өчпочмак тәмлеме?

- Өчпочмак тәмле.

- Өстәлдә нәрсәләр бар?

- Кыстыбый, өчпочмак, бәлеш,... .

- Бәлеш тәмлеме? (өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, пәрәмәч, гөбәдия)

- Болар нинди ризыклар?

- Татар халык ашлары.

- Как вы скажете, что вы приглашаете сесть за стол.

-Ребята, как вы приглашаете на стол.

- Рәхим итегез! Рәхим ит!

Табынга чакырырга өйрәнү.

-Пригласите друг- друга за стол.



V. Физкультминутка.

Бакалар


Су буенда бакалар

Баталар да калкалар,

баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Артка да иеләләр,

Алга да иеләләр,

Ә аннары барысы бергә

Сикерешеп алалар.

VI. Ныгыту.

1)“Нәрсә артык?” уены.

Бәлеш, пәрәмәч, сеңел, гөбәдия, кош теле.

Бабай, әби, абый, кыстыбый, эне.

2)Дәреслек буенча эшләү.

1)сүзләрне уку.

3) Диалогны уку ( ашамлык исемнәре алышына)

2 шәр укучы такта янына чыгып укыйлар.

Соңыннан урыннарда парлашып укыйлар.

VII. Йомгаклау.

- Ребята! О чем мы говорили сегодня? (татар халык ашлары: өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, пәрәмәч ,бәлеш, гөбәдия)

- Әйдәгез, кызлар! Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” шигырен сөйлибез.

(Шигырьне сөйләгәндә слайдлар күрсәтелә)

Ш. Галиев “Кунаклар”

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәкчәк,

Бавырсак һәм кош теле,

Ризыклар төрле- төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

- Табын матурмы?

- Нәрсәләр бар?

- ... тәмлеме?

Сегодня вы все хорошо работали. Молодцы! Рәхмәт!



Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет