Россия фәне бөек, ләкин ул күңелдә кызгану хисеннән башка бернәрсә дә тудырмый



Дата17.06.2016
өлшемі280.5 Kb.
#143252
Россия фәне бөек, ләкин ул күңелдә кызгану

хисеннән башка бернәрсә дә тудырмый...

Мурад Аджи.

Алтын Урда һәм без — болгар-татарлар

(Алтын Урда ядкәре)

Алтын Урда нинди Ил-дәүләт булган?..

Менә нәрсә яза Алтын Урда дәүләтенең җеп башы турында XVII гасырда чыгышы белән татар булган Хива ханлыгының хакиме Әбелгазый Баһадир үзенең «Шәҗарәи төрек» хезмәтендә: «Җүси хан әнисен Бүртә Күчин диярләр. Чыңгыз хан яуда вакытта, меркит халкының ханы Уң аны, җиңгәчәсе буларак, үзенә кунакка алып китте. Бу вакытта меркит ханы Уң белән Чыңгыз хан арасында дуслык вә татулык бар иде. Шул сәбәпле Бүртә хатын Уң ханга теләп кунакка барды. Әмма берара яшәгәч, Уң хан Бүртә хатынны Чыңгыз ханга кайтарып җибәрде. Аннары Уң хан белән Чыңгыз ханның атасы Исүгәй баһадир да дус иде. Бүртә хатын юлга чыкты һәм кайтыр юлда Җүси угланны тудырды. Баланы салырга бишек юк иде, аптырап калмыйлар, бала имгәнмәсен дип камырдан тагарак кеби нәрсә ясап, баланы шунда салып, Чыңгыз хан тирмәсенә алып кайттылар. Чыңгыз хан угылны күрде дә, хушхәл килеп: «Туганнарым, безгә Җүси килде», (Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек». (125 бит). - дип кинәнде. Мангул телендә бала тапкан өйгә китерелгән күчтәнәчне «җүси» диләр. Шул сәбәпле бу оланга «Җүси исеме куштылар»,— дип яза.

Безгә тарихтан мәгълүм булганы шул — Җүси углан үсеп-исәйгәч, Чыңгыз хан сәүдәгәрләре белән берничә тапкыр Үргәнечкә бара, кала әмире Мәхмүд Ялавач белән очраша, ике арадагы сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салырга тели. Һәм әмирдән теләктәшлек алгач, әмирнең татар хатыныннан туган кызына өйләнә. Үргәнечтән алып кайткан татар хатыны аңа Батый угланны таба. Җүси ханның икенче хатыны курәят кавеменнән була. Бу хатын аңа Урда угланны тудыра. Ике анадан булуларына карамастан, оланнар бергә уйнап үсәләр. Батыйны әнисе ана телендә ачтыра, үсеп-исәйгәнче татарча сөйләшеп, татарча җырларга өйрәтә. Менә ни өчен Чыңгыз хан әле яуланмаган, әмма яуланасы ил-халыкларны Җүси угланга васыять итә, чөнки бу углан Үргәнеч әмире белән багланышта тора. Чыңгыз ханга мөселман сәүдәгәрләре дөньясына үтеп керергә кирәк — сәүдә эшен җайга салырга бер чара дип тә кабул итә. Җүси углан да инде исәйде, өйләнеп, тәгаен ир-зат булды — егерме алты хатын белән яши башлады. Угланның күп хатыннар белән яшәвенә әтисе Чыңгыз хан бер дә гаҗәпләнми. Хатыннары арасыннан иң якыны әмир Ялавач кызы Җүсидә хатын булган, күрәсең. Дөньякүләм шөһрәткә әверелеп барган Чыңгызхан Җүси угланның Үргәнеч әмире Мәхмүд Ялавач кызына өйләнүен белеп алгач, күңелен күптән кытыклап йөргән кыл чара дип кабул итә. Җүси угланны хан дәрәҗәсенә күтәреп, кул астына кыпчак-татар кавемнәреннән яугирләр җыярга ярдәм итә. Әнә шулай Җүси углан тулы канлы төмәнбаш булып китә. Шушы хәлләрдән соң Чыңгыз хан тәүге улына елгыр яугирләре белән көнчыгыш Ислам дөньясының кендегенә әверелеп киткән Олуг Мөхәммәднең башкаласы Самарканд тарафына күз салып кайтырга кирәк булыр дигән киңәш бирә. Җитмәсә угланның бабасы Үргәнеч кала әмире, Олуг Мөхәммәднең уң кулы икән. Ислам дөньясы базарларына үтеп керү өчен Чыңгыз ханга башка җайны эзләп тә торасы юк. Менә ни өчен Чыңгыз хан әүвәл елгыр яугирләре белән Җүси угланны шул тарафларга «күз салып» кайтырга юллый.

Бу дәвердә куәтләнеп киткән Урта Азиянең Ил-иясе — Олуг Мөхәммәд шаһ та Чыңгызхан сугышып яткан Кытайга яу йөрергә хәзерләнә дигән хәбәр йөри. Шаһның көч-куәте, гаскәр саны чиксез. Олуг Мөхәммәд ислам дөньясында шаһлар-шаһына — җирдәге «Аллаһ күләгәсенә» әверелеп бара. Шаһның да төп максаты — бай Кытайны кул астына җыю. Ләкин шаһ та кытайлылар белән сугышып яткан Чыңгыз хан турында да аз-маз хәбәрдар. Шул тарафларга күз салып кайту нияте белән Олуг Мөхәммәд тә көчле гаскәре белән Далага юнәлә һәм көтмәгәндә Чыңгыз хан «күз салырга» җибәргән Җүси углан яугирләренә тап була. Көтелмәгән очрашудан ике як та туктап кала. Кытайлыларны талап йөргән баскынчылар турында ишетеп белгән сәргаскәр шаһ күз каршында пәйда булган татарларны тулганага алырга боера.

Эшнең шулай буласын Җүси хан да күрә. Яраннары Җүси ханга чигенергә, качарга тәкъдим итәләр. Ә яшь хан яугирләренә болай ди: «Беренче очраган дошманнан качсам, мин әтиемә ни күзем белән күренермен», — һәм яүгирләренә көчле дошманга каршы орышка хәзерләнергә боера. Гаскәриләре ягыннан ике-өч тапкыр артык булган Олуг Мөхәммәд аты белән калкуырак җиргә күтәрелә һәм шуннан орышны күзәтергә исәпли. Ни гаҗәп, «кыргый» татарлар кыю рәвештә һәм һичнинди хәзерлексез шаһ менеп туктаган төбәккә таба «урра» кычкырып яу кузгалалар. Күр инде кыю татарлар калкулыкка күтәрелеп тә киләләр икән, ә сәргәскәр һаман күзәтә. Имеш, кайдан болар, күктән төштеләрме әллә?.. Олуг Мөхәммәд кара күн һәм тирегә төренгән, калкансыз, тимер күлмәксез әрсез татар яугирләренең калкулыкка таба –«Урра» кычкырып якынаюларын күреп, һәм моны ниндидер чын-уенга санап, атын тыл ягына таба бора башлый. Җүси ханның елгыр егетләре чак кына аның кырына җитми калалар. Ләкин икенче мәлдә инде шаһ гаскәриләре татарларны тулганага алырга ташланалар; әмма татарлар кисәк ике төркемгә аерылдылар, бер төркеме кинәт борылды да боҗрага әверелеп китәсе тулгананы ертып, Далага чыгып китә. Ниндидер уенга әверелеп киткән орыш-куышны күзәткән шаһ та тыелып кала — төп көчен җибәрми тора. Шаһ күзәтте, күрде сәргаскәр — гаскәриләренең берише татарларны дала буйлап куып йөри башладылар, әмма татарлар кисәк тагын ике өлешкә бүленделәр, тәүгеләре орыша-орыша ачык Далага таба чигенде, икенче өлеше орышны уенга әйләндереп, уктан, сөңгедән качып, чабып йөри башлады. Ул арада кояш баеды. Шаһ җитди булмаган «уенны» туктатырга боерды.

Караңгы төшкәч, ерак түгел учаклар күреп, Олуг Мөхәммәд көндез булган хәлне янә күзаллады. Учак ягып, якты көнне көтәргә булган яман татарлар ерак китмәгәннәр икән, иртәгә кояш чыгуга «уенны» кабатларга булыр. Менә шунда Олуг Мөхәммәд качкын татарларга бөтен көче белән ябырылыр. Тик төнлә учак янында утырганда көндез булган хәл күз алдына килүгә, сәргаскәр үз-үзенә гаҗәпләнә калды. Нигә курыкты соң әле ул — күзәтеп торган калкулыкка ыргылган калкансыз татар яугирләреннән?.. Ни өчен атын бора башлауга, татарларны тулганага алырга кузгалган сугышчылары да кисәк туктап калдылар?.. Шаһлары өчен курыктылармы?.. Күрде ич, барысын да күрде — аның ишарәсен күреп алган сугышчылары, шул мәлдә үк әрсезләнеп киткән татарларны тулганага алырга ташландылар. Боҗра ябыла башлауга, татарлар кисәк икегә аерылдылар да орыша-орыша чигенә башладылар.

Татарларның бер канаты — шаһның гаскәриләре белән орыша-орыша чигенсә, икенче өлеше тулгананы ертып, Далага чыгып чапты.

Әмма иртән – кояш чыккач, шунысы ачыкланды — татарлар күз буяу өчен учаклар ягып, юкка чыккканнар икән. Яңа көн тугач, мөселманнар сәргаскәре Олуг Мөхәммәд шаһка ике яктан да һәлак булган сугыш кырындагы мәетләрне генә җирләргә кала.

Менә кайчан шаһның күңеленә шом йөгерә — Кытайга яу йөрергә җыенган һәм «Аллаһ күләгәсенә» әверелә башлаган һәм, көнчыгыш Ислам дөньясының терәге булып киткән, һәм Иранны буйсындырган Самарканд шаһы Олуг Мөхәммәдкә. Татарларның бердәм һөҗүмгә кузгалуларын, искиткеч батырларча орышуларын үз күзе белән күрде ич. Олуг Мөхәммәд Кытайга яуга кузгалырга түгел, Далага чыгарга да кыймас бер рәвештә башкаласы Самаркандка юнәлә. Ә көдрәтле шаһ 1212 елда тәүге башкаласы Үргәнечне әмире Мәхмүд Ялавачка калдырып, Самаркандка күчеп утырган була.

Искәртеп үтим, укучым, бу дәвердә, нигездә, татарларның бер генә кавемен дә «монгол» дип атамаганнар. Бу хакта олуг тарихчы Л. Н. Гумилев болай дип яза: « Кин — современное слово, соответствующее чтение Цзинь — Золотая.... Такое условное обозначение было в Азии весма распространено. Так, монголы до Чингизхана назывались — татарами, так как племя татар держало гегемонию в Степи. Потом покоренные Чингизханом племена стали называться монголами или, по старой памяти — татарами. ( Л.Н. Гумилев. Черная легенда. стр. 407).

*** ***


1212 елда башкаласы итеп Самарканд каласын сайлаган Олуг Мөхәммәд, иленә кайта-кайтуга базардагы барлык татар сәүдәгәрләрен каладан куарга, товарларын шаһ сараена алырга дигән фәрман бирә.

Бу хәл-вакыйга көне белән булмаса да тиз арада Чыңгыз ханга ирешә. Көнчыгыш мөселманнар илбашы Олуг Мөхәммәд кылган гамәл — Чыңгыз ханга ошамый, әмма хан әле ашыкмый, шаһның кем булуын сынар өчен илчеләрен җибәрә. Татарларның олуг ханы әле Ислам дөньясы белән сәүдә итәргә һәм тату яшәргә өмет итә. Әмма Даладан ачуы кабарып кайткан Олуг Мөхәммәд шаһ Чыңгыз хан илчеләрен, артык әрсез кыландылар дип, илчеләр башын җәзаларга боера, ә калганнарының сакалларына ут салдырта. Исән-имин, әмма сакалсыз кайткан илчеләр бу яман хәлне Чыңгыз ханга җиткерәләр. Чыңгыз хан янә Олуг Мөхәммәдкә хат юллый: «Син сугышны сайладың. Күрәсен - күрербез, язмыштан — узмыш юк. Калганы барысы да Тәңре кулында. Ул ничек хәл итә, шулай булыр». Әнә шулай яман гамәле белән Олуг Мөхәммәд татарлар патшасы мәңге Чыңгызны тәмам кан дошманы итә.

*** ***

Җүси углан Олуг Мөхәммәд гаскәре белән очрашудан соң атасы кырына кайта. Һәм Далада Олуг Мөхәммәд гаскәре белән булган орыш хакында түкми-чәчми сөйләп бирә. Угланны тыңлап утырган атасы бик аз югалтулар аша исән-имин әйләнеп кайткан дәү улы Җүсине туганнары алдында мактый һәм, бар кылган гамәлләрен дөрескә санап, туганнарына үрнәк итеп куя һәм шушы табында Җүси угланга мөстәкыйль дәүләт корып яшәргә хакы булган Хан титулы бирә. Моның өстенә яшь ханга татар-кыпчаклардан торган биш йөз атлы яугир өсти, ягъни Җүси угланны көнбатыштагы яуланасы илләрнең Хакиме дип игълан итә. Һәм шушы җыен-табында ук тиз арада шул тарафка таба яу кузгалырга дигән әмерен җиткерә.



Ике арадагы сәүдә юлын углан Җүси җайлап йөрде ич, җитмәсә Далада Олуг Мөхәммәднең гаскәриләре белән «бил алышып кайтты».

Үз нәүбәтендә Олуг Мөхәмәмд тә тик ятмый, Үргәнеч әмире Җүси угланның бабасы Мәхмүд Ялавачны Самаркандка чакырып ала. Далада пәйда булган татарлар турында сораша. Һәм, иң мөһиме, Үргәнеч әмире Мәхмүд Ялавачны Чыңгыз ыстанына шымчы итеп җибәрергә ниятли. Ләкин инде яраткан кияве аша Чыңгыз ханның куәтен белеп вә чамалап алган Мәхмүд Ялавач шаһка болай ди: «Татарлар көче бик сыек, сезнең куәтле гаскәрегезнең чирегенә дә тормый, юкка баш ватмагыз, шөһрәтлем» — дип, шаһны ышандыра һәм тынычландыра. Ә үзе яугирләре белән кайтыр юлда ук Үргәнечтән ерак түгел киявенең ыстанына таба юнәлә. Җүси ханга уй-ниятен сөйләп биргәч, кияве бабасын Чыңгыз ханга җибәрә. Үзара дустанә сөйләшеп утырганда әмир Ялавачның кем икәнен шәйләп алган Чыңгыз хан, аны үз янына киңәшчесе итеп ала, ә инде Ургәнеч каласы татарлар тарафыннан яулангач, Мәхмүд Ялавачны бу төбәккә Хаким итеп билгели.

Ул арада яуда да түгел, җәйләүдә ыстан туктаган җирдә Җүси хан үлеп китә. Бу буладыр 1227 елның февраль аенда.

Бу хакта тарихта мондый мәгълүмат сакланган. Имеш, яудан башы чыкмаган Чыңгыз ханның гомере күп калмавын чамалап, ханның яшь хатыны Хулан тәхетне үз угланнарына калдыру нияте белән Җүси ханны юл өстеннән алып ташларга ниятли. Шул яман ният белән Җүси хан туктаган ыстанга үз кешесен җибәрә. Теге барысын да яшь хатын кушканча кыла. Бу хакта ишеткәч, Чыңгыз хан шул чиккә җитеп ярсына ки, гайбәтен-хагын ачыклап тормастан, Хулан хатынны — дүрт-ягың кыйбла дип, ыстаныннан куып җибәргән дигән бәян калган.

Җүси угланның үлеме турында ишетүгә, татар тарихчысы Әбелгазый Баһадир «Шәҗәрәи төрек» хезмәтендә болайрак җиткерә: «Бу хәбәр ирешүгә, яуда йөргән Чыңгыз хан тәмам газага калды. Газадан арынгач, кул яугире Учтикинга Дәште Кыпчакка барырга боерып, Җүси ханның икенче углы Батыйны атасы тәхетенә утыртып, энеләрен әмирләрен аңа баш ияргә фараз кылды... Әгәр энеләре сүзеңне тотмасалар, үзең анда калып, безгә ул хосустан хәбәр кылып илче күндер. Ул вакытта без чарасы»«н күрербез», — дип хөкем чыгарды дигән юлларны укырга була. ( Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек. 126 бит.)

Сорау туа. Ни өчен Чыңгыз хан вафат булган Җүси ханның яуланган һәм яуланасы биләмәләрен башка оныкларына түгел, яңа унсигез яше тулып килгән татар кавеменнән булган Батый угланга васыять итә?.. Чөнки яубаш хан буларак — Чыңгыз хан оныкларының да кем буласыларын алдан ук чамалаган. Бу хәл-гамәлне дәлилләп, тарихчы Русия генералы М.И. Иванин: «О военном искусстве...» хезмәтендә болай дип яза: «Чингизхан по образованию был выше своего века...»

Ауропа һәм Русия тарихчылары күрергә теләмәгән, күз укларыннан төшеп калган шул сорауларга җавап эзләп карыйк әле...

«Тарихларда Батыйның төп һәм бердәнбер кыл-гамәле итеп 1236-1241 еллардагы шаулы татар-монгол явы гына күрсәтелә. Чынында исә ул яу — Батыйның төп тарихи казанышларына килү юлы гына. Тарихчылар аның шул яу хәлләрен генә хәтерлиләр, Батый тарихы итеп шуны гына күрсәтәләр. Башканың, ягъни иң мөһим вә төп казанышларының, Көнбатыш тарихы өчен һичнинди әһәмияте юк, янәсе. Чынлыкта исә, аның нәкъ шул 1236-1241 еллардагы яудан соңгы оештыру эшчәнлеге, аеруча Үзәк Ауропадан китеп, нәкъ менә Идел буенда яңа Бөек дәүләткә нигез ташын салуы һәм Гөеккә каршы Көнчыгышка гаскәр белән барып, дәһшәтле Чыңгыз хан империясен авызлыклавы Аурупа һәм Азия кыйтгалары тарихының үзенчәлекле рәвештә формалаштырган факторлар булып кала. Көнбатыш Ауропаның хәзерге цивилизация эзенә борылуы да, уйлап карасаң, Батый тарихы, Батый эшчәнлеге белән иң тыгыз бәйләнештә була ич» - дип яза тарихчы Мәсгуд Гайнетдин. ( Мәңге тоныкланмас көзгебез. 58 бит).

Әйе, бу мәсьәләгә тарихчыларның күпләре игътибар итмиләр. Хак, татар тарихчысы Мәсгуд Гайнетдин моңа янә-янә гаҗәпләнә. Чөнки Батый хан батыр сугышчы да булмый, көч-куәте белән дә оныкларыннан аерылып тормаган. Хак булса, имеш, күп санлы хатыннар белән гомер иткән Җүси ханның башка уллары да булган, әлбәттә. Тик Чыңгыз хан барыбер Җүси хан биләмәләрен Батый угланга тәгаенли. Хәер, Ил вә Йорт башы буларак, бу дәвердә Чыңгыз ханга ни кылса, шул килешкән. Әйе, шулай, ләкин бер кечтеки генә «ләкин» бар. Югарыда әйткәнемчә, Чыңгыз ханның оныклары күп була. Оныклар бала чактан ук орыш уеннары уздырганнар. Бабалары оныкларының бу уеннарын күзәтергә яраткан. Шунда хан бернәрсәгә игътибар итә — бер атадан туган Урда углан гына түгел, башка оныклары да, нигәдер, һәр уен-орыш алдыннан Батый хан тирәсенә җыелалар, аның әмер-боерыгын көтәләр. Теге исә аларга кемгә нинди корал, кемгә кай тарафтан һөҗүм итәргә, теге йә бусына кай тарафка качарга өйрәтә һәм аның тарафдарлары һәрчак өстен чыгалар. Көннәрдән бер көнне бабалары Урда оныгын янына дәшеп ала һәм болай дип сорый: «Нигә син күп тапкыр батыр орышсаң да Батый ишең тыңлыйсың, ул ни әйтсә, шуны кыласың?»
Урда оныгы бабасына әйтә: «Батый безнең өчен Төптәңре, бабаем, менә ни өчен без аны карусыз тыңлыйбыз!..»

Төптәңре — борынгы татарларда Җир йөзендә яшәгән бәндәләрнең Рухын күктәге Тәңре белән бәйләүче изге зат итеп күзаллана, ягъни сайлаган кешеләренә көч-куәт биреп торучы. Чыңгыз хан үзе дә үсеп-исәйгәнгә кадәр уеннарда төптәңре санында йөргән иде. Балачактан кереп калган күктәге Тәңре куәтен — җирдәге бәндәләргә иңдерүчене — бүгенге тел белән әйткәндә — Аллаһыга тиң Илаһны. Менә ни өчен хәтта илбашы булып киткәч тә, теге йә бу илгә яу кузгалыр алдыннан Чыңгыз хан тау башына менеп, Тәңредән көч-куәт сораган. Һәм шуннан орышларда һәрдаим уңышка ирешкән, дип язалар. Менә ни өчен Җүси аталары үлгәч, Чыңгыз хан яуланган һәм яуланасы илләрне Батый оныгына ышанып тапшыра. Венгер тарихчысы янә бернәрсәгә игътибар итә — Болгарны камагач та, Батый хан бабасы кебек калку тауга менеп, көн-төн буена Тәңредән җиңү сораган икән, иң гаҗәбе, бу гамәлне ул Будапешт каласын яулар алдыннан да кыла, дип яза. Янә бер мисал, дан-шөһрәте еракларга таралган Дунай буе Болгары күрәзәчесе Ванга да күрәзәлек иткәндә Тәңре белән элемтәгә керә алган дип сөйлиләр. Шуның өчен Болгар чиркәве, бичараны, вафат булгач та христианнар зиратына күмдерми, заманында Русиянең олуг язучысы Лев Николаевич Толстойны чиркәүдән читләштергән кебек читләштерә, туган-тумачалары һәм балалары мәрхүмне үзе яшәгән өйнең ишегалдына җирләргә мәҗбүр булалар...

Искәртеп үтим, кадерле укучым, 1206 елда ук инде Чыңгыз хан татар һәм мангул кавемнәрен берләштерүгә ирешә, олы корылтай җыя һәм үзен бу ике халыкның тәүге ханы итеп игълан итә. Чыңгыз хан шул еллар арасында Кытайның күп кенә төбәкләрен яулый һәм утрак көн иткән, Тангут илбашы утырган каланы камый. «Алтын дәфтәр»гә Тангут илбашы Ли Сян исеме белән кергән каракытайлар белән орышып ята. Ә 1227 ел башларында Җүси хан Үргәнечкә таба кузгала.

Ахыр чиктә Чыңгыз хан Мәхмүд Ялавачны кияве Җүси ханга ярдәмгә җибәрергә кирәк дигән фикергә килә. Моны һәрдаим ханның уң кулында утырган киңәшчесе Юләй Чүсәй дә хуплый. Мәхмүд Ялавач кияве ыстанына килеп җитеп өлгерә алмый, киявен инде җирләгән булалар.

Тик күп тә үтми Чыңгыз хан үзе дә 1227 елның 25 август аенда — орыш-сугышта да түгел, ауга чыккач, Чаҗамак елгасы буенда аттан егылганнан соң — бавырымы, бөерләреме өзелеп, атна-ун көн авырып яткач вафат була. Үләр алдыннан тәхетен өченче улы Үгәдәйгә васыять итә. Әмма Каракорым хакиме буласы Үгәдәй хан ике ел үткәч кенә тәхеткә утыруга ирешә, ягъни 1229 елның җәй айларында гына. Әнә шулай Ил тәхетенә Чыңгыз ханның өченче улы Үгәдәй хан килә.

Бәхәссез, Чыңгыз хан Җүси хан улын татарлар тарафына яңа җирләр яуларга озаткан кебек, Каракорым тәхетенә утырган Үгәдәй хан да татар канлы Җүсинең улы Батыйны үзәктән ераккарак озатырга теләгән булса кирәк. Бу хакта тарихчы Мәсгуд Гайнетдин дә татар ханы Батыйга багышлаган Мәңге тоныкланмас көзгебез хезмәтендә: «Батыйның көнбатыш явы, Чыңгыз варисы булган Үгәдәй ханның тәхеткә өмет иткән яубашны ераккарак җибәрәсе килүеннән тууы да, бик ихтимал», - дигән фикер әйтә. (Шунда ук).

Әнә шулай Чыңгыз хан васыять иткән һәм яуланасы биләмәләр атасы Җүсидән улы Батый хан кулына күчә. Ләкин атасына бирелгән хан титулы күчтеме икән? Бу сорау бер мине генә борчымый икән. Русия тарихчысы Роман Почекаев үзенең «Батый хан, который не был ханом», хезмәтендә Батый — хан булмаган дигән тезисны тәмам шактый саллы хезмәте аша уздыра. Тик бит Җүси ханга бу титулны Чыңгыз хан биргән иде инде һәм рәсми рәвештә, димәк, бу титул аның улы Батыйга турыдан-туры күчә. Ике елдан Каракорым тәхетенә утырган Угәдәй хан да атасы Чыңгыз хан күрсәткән көнбатыштагы илләрне яулауны дәвам итү өчен олуг хан Үгәдәй Корылтай оештыра. Һәм 1235 елда узган Корылтайда көнбатыштагы яуланмаган, әмма яуланасы биләмәләрне яуларга кемне дә түгел, нәкъ менә Хан титулына ия булган Җүси улы Батыйны тәгаенли, аңа ярдәмче итеп, шул тарафларда яу йөреп кайткан яубаш итеп Сүбәдәй баһадирны билгели. Алтын Урда ханы Батый хан турында язылган күп санлы хезмәтләр янына 2007 елда, мин бахырыгыз кулына тарихчы Роман Почекаевның ике томнан торган « Батый» һәм «Батый хан», который не был ханом» дигән хезмәтләре килеп керде. Безнең тарих ич! Ничек укымый үтәргә мөмкин. Күз ташлап кына түгел, ике томын да тәфсилләп укып чыктым. Хезмәтләренең бер томын заман тарихчысы Роман Почекаев: «Батый — хан булмаган», дигән тезисны уздырып изалана. Имеш, аңа олуг хан Чыңгыз — ХАН титулы бирмәгән.

Тарихтан мәгълүм, 1228-1229 еллардагы Корылтайда ук инде, Чыңгыз хан төньяк тарафындагы илләрне яулау турында карар чыгарган була. Чыңгыз хан вафатыннан соң ике ел үтеп, Корылтай тәхетенә утырган Үгәдәй хан бу карарны янә бер тапкыр раслый, ягъни Җүси хан үлү сәбәпле Хан титулын аның улы Батыйга тәгаенли. Әнә шулай 1235 елда Корылтай чыгарган карарны Батый — Хан буларак үтәргә керешә.

Яу кузгалуга һәм атасы Җүси яулаган төбәккә җитүгә, Батый хан Күк Урда төбәген энесе Тукай Тимергә калдырып, энеләре Арду, Шибан, Бәркә, Җомбай, Бәркиҗарны яугирләре белән яуланасы Дәште Кыпчак җирләренә таба кузгала. Җүси хан исән чакта яулаган төбәкләрне бу дәвердә «Күк Урда» дип атаганнар.

Ни өчен бу империя дәрәҗәсенә ирешкән ил-дәүләтне тарихчылар, бер сүзгә килгәндәй, «Алтын Урда» дип язалар соң?

«Идел буе Болгарының «җиһангирлек дәрәҗәсен» тарих мәйданына чыгаручы Батый һәм Бәркә ханнар» (шунда ук), дигән фикергә килә бу дәверне тәфсилләп тикшергән замана тарихчысы Мәсгуд Гайнетдин югарыда күрсәткән хезмәтендә. Һәм бик хаклы яза. Төрки-татар тарихларына алтын хәрефләр белән кереп калган Идел буе Болгар дәүләтен тирә-як халыклары яхшы белгәннәр, бу ил хакында телгә күчкән бәяннәр һәм үткен телле сәүдәгәрләр аша да дөнья халыкларына ирешкән. Ә татар ханы Батый бу илгә ерактан күренеп торган алтын гөмбәзле арба-бричкада килә. Алтын гөмбәз Батый ханның байлыгын гына күрсәтмәгән, Тәңредән көч-гайрәт алган күк йөзен дә хәтерләткән булса кирәк.

Болгар каласына җитүгә, каланың хозурлыгын күреп, Батый хан ыстан туктый, аның бу ил-дәүләт белән орышасы килми. Бабасы Чыңгыз хан көнчыгыш Ислам дөньясы илбашы Олуг Мөхәммәд белән әүвәлтен сөйләшкән кебек, башта ике арадагы бәхәсне тыныч рәвештә — килешү аша хәл итәргә тели. Болгар ханы Илһамга илчеләрен юллый. Ил-дәүләтнең дилбегәсен Илһам ханга калдырып, уннан бер өлеш ясак түләп яшәү шарты белән килешү аша хәл итәсе килә. Шул ук вакытта белә — Батый ханның Корыч баһадиры — Сүбәдәй ошбу ил-дәүләт белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп сугышкан һәм җиңелеп, чигенергә мәҗбүр булган. Иң сәере, Идел буе болгарларының мангулларны җиңүләре хакында бер генә Русия тарихчысы да телгә алмый, бу җиңүләр хакында «Чингизхан» хезмәтен язган Англия тарихчысы Горальд Лэмб та, мәглүматларны Русия тарихчылары чыганакларыннан алгангамы, мангуллар белән Идел буе болгарлары арасында барган сугышларны читләтеп үтә. Ә бит Идел буе болгарлары ун-унбиш еллар чамасы мангулларны Русия кенәзләренең җирләренә генә түгел, Ауропага да уздырмый торалар. Шул сәбәпле булса кирәк, Идел буе Болгар ханы мангулларны янә җиңәсенә ышана. Менә ни өчен 1236 елның көзендә Идел буе Болгар дәүләте тәхетендә утырган Илһам хан Батый ханның илчеләрен кабул итми. Болгар ханы әле Олуг Мөхәмәмд кебек үз-үзенә ышана — ул тәүгечә җиңәр. Һәм илче аксакаллары аша Батый ханга мондый сүзләрне ирештерә: «Без — сез татарларны өч тапкыр җиңдек, дүртенчесендә дә җиңәчәкбез», — дип, каласына илчеләрне кертмәс итә, яугирләре һәм халкы белән кальгасына бикләнә,үзара багланышлар төрки-татар телендә барса да. Иң мөһиме, Илһам хан Владимир кенәзлегенең илбашы Всеволод улы Юрий кенәзнең Мәрьям исемле сеңлесенә өйләнгән була. Ике ил арасында теге йә бу афәт килгәндә бер-берсенә ярдәмгә килү хакында солых-шартнамә дә төзелгән. Нигә борчылырга. Алар — бергәләп татарларны җиңәчәкләр.

Әмма Владимир кенәзе Юрий әллә татарлардан куркып, әллә бер-бер мәкерле ният беләнме, кияүләре Илһам ханга ярдәмгә килми.

Кайбер тарихчылар, үз хезмәтләрендә «Батый хан ике арадагы бәхәсне сөйләшүләр аша хәл итәргә теләгән», дигән фикерне уздыралар. Миңа калса, тарихларда күренеп киткән бу юллар Батый хан тәмам болгарлар ягына авышкач, тагын да дөресрәге — Батый вафатыннан соң ислам динен кабул иткән Бәркә хан Алтын Урда тәхетенә утыргач өстәлә. Ә аның сәбәбе бары тик бер була: яубаш Батый бу тарафларга илләрне яуларга да кире Каракорымга әйләнеп кайтырга дип түгел, ә көнбатыш тарафларында дәүләт корып, биредәге халыкларның Хакиме булырга дип килде!.. Тәмам җимерелгән, хәрабәгә әверелеп калган Үргәнеч инде артта калды, ә монда, күзне кыздырып, әкиятләрдәге ак калалар кебек киң елга буенда мәһабәт Болгар каласы утыра. Хан сарае да җимерелмәгән, исән-имин. Яугирләре дә бу дәүләтнең халкы ни дәрәҗәдә бай һәм җитешле яшәвен үз күзләре белән күрделәр. Сәүдә юлларын да ныклы кулда тоталар. Моның өстенә Болгар аксакаллары каланы яулауга Батый хан кырына киләләр, ике арада Батый ханның ана телендә тыныч кына сөйләшү була. Моның өстенә хәйләкәр аксакаллар хан кырына Ләйлә атлы кызны алып керәләр. Батый ханның алтын гөмбәзле чатырына узган кыз да — яубаш хан белән ана телендә сөйләшә, ханның күңелен гүзәллеге вә акылы белән генә түгел, ана теле аша да яулый, ахыр, хәтта Ил аксакаллары тәгаенләгән үтенечне ханга җиткерергә кыя — әгәр дә син, яубаш хан, Ил-җиребездә дәүләт корасы итсәң, каланың зыялыларына, руханиларына һәм һөнәрчеләренә тулы хокук биргән хәлдә генә, Каракорымга тиң дәүләт күтәрәчәксең, дигән фикерен җиткерә. Ни гаҗәп, башына тай типмәгән, бабасына хас шактый илләрне яулаган яубаш Батый хан каршындагы гүзәлнең хыялый сүзләрен елмая төшеп, җитди кабул итмәсә дә, уйлана торгач, сылу зат белән килешә, әмма бабасы Чыңгыз хан биргән васыятьнамәне дә онытмый. Шуннан Батый хан кыюланып киткән яшь гүзәлгә: «Үзебез — үзебезнекеләрне җимергәнбез икән ич, сылуым», – дип кенә котыла. Ләкин инде гүзәл затның фикере Батый хан башында бөреләнеп калган була. Аннары әле булса хәтерендә, бабасы Чыңгыз ханга чатырына үткән бер тархан болай дигән иде: «Күптән түгел мин бер гүзәлне күрдем һәм чак кына аягына егылмадым». Шушыны ишетеп, бабасы бик озак дәшми утырды, соңнан елмаеп: «Син ул гүзәлне кайда гына күргән булса да мин аны эзләп табармын һәм чатырыма тарттырырмын»,- дип тарханның тәмам авызын томалаган иде. Ул дәверләрдә Батый хан һәрдаим бабасы кырында булды, ул кылган гамәлләрне исенә төшерде. 1214 елда Кытайның Ляодун һәм Ся патшалыкларын туздырып, биек диварлар артына яшеренеп утырган императорга болай дип хат юллаган иде: « Ары таба ни кылырга исәбең? Төньяк тарафлардан алып, Сары елгага кадәр яшәгән халыкларың инде минем кулда. Мин хәзер илемә кайтырга җыенам. Ни йөзең белән, син, минем баһадирларымны буш кул белән кайтарып җибәрерсең? Алар синнән бүләкләр көтә. Буш кул белән китикме?»...

Ә бит бабасы теләгенә иреште, Кытай императоры Чыңгыз ханга биш йөз егет һәм кызлар, моның өстенә бер көтү аргамак, берничә арба ефәк, алтын тәңкәләр чыгарып бирде. Ул гынамы, Чыңгыз бабасы шушы яудан кече улы Тулуйга Кытай императорының кызын алып кайтты. Бер елдан император кызы Тулуйга углан бала тапты. Аңа Чыңгыз бабасы үзе Хубулай дип исем кушты. Соңрак, Хубулай үсеп-исәйгәч, Кытай аксакаллары аның сараен Кытайга күчерделәр һәм император итеп игълан иттеләр. Әнә шулай кылган гамәлләре белән генә түгел, яшәү рәвеше, киеме-салымы белән дә Хубулай хан тәмам кытайлы булып китте, ахыр Будда динен кабул итте. Дөньяда беренчелрдән булып, сату-алуда, алыш-бирештә кәгазь акчаны йөрешкә кертеп җибәрде. Хак, Болгарны алганда Батый койтырак кыланды, ә шулай да сөйләшүләр алып барырга тырышты. Ә менә каланы алгач, Ил аксакаллары, соң булса да уң булсын дип, баш иеп, гүзәл кызларын җитәкләп, аның чатырына уздылар. Һәм ким дә түгел, артык та түгел, ислам динен кабул итәргә димли башладылар. Имеш, кызны никахлап бирәләр. Батый хан аларга бабасы Чыңгыз кебек җавап бирде. «Аллаһ күктә икән, димәк, мин кайда гына булсам да Аллаһ минем күңелемдә, кылган гамәлләремне дә күрә»...

...Батый хан кызны бер күрүдә кабул итте. Бу чараны Болгар аксакаллары оештырганын яхшы белсә дә, аксакаллардан кызны чатырында калдыруларын үтенде. Нәкъ менә үтенде, әмер бирмәде. Аксакаллар карусыз риза булдылар.

Алтын Урданың җиһангиры Батый хан турында язган тарихчылар Болгар гүзәлен гомумән телгә алмыйлар. Нәкъ шул дәверләрдә тумады микән бүгенге татарларда әле булса телдән төшмәгән: «Ир — баш, хатын — муен», дигән гыйбәрә. Болгар гүзәле куәтле яубашның ничәнче хатыны санында гына йөрмәсен, хан яшь хатынны Аурупага барганда да үзе белән ала, теге йә бу хәлне кылганда аеруча ышаныч белдереп, киңәшчеләреннән алган фикерне яшь хатын белән дә уртаклашкан булса кирәк.

Менә ни өчен Батый хан көнбатышка таба тиз генә кузгалмый, кырында — яшь хатын... Чорына күрә дәһшәтле яубашның бай булган Идел буе Болгарында тоткарларнуы бер яшь хатын гына булмаган, әлбәттә. Хан биредә Кавказ һәм мукшы-эрҗә җирләрен вә халыкларын буйсындырып йөргән олуг хан Үгәдәй уллары Гүяк белән Каданны көтеп торган. Шул ук вакытта, бәхәссез, күңелендә шушы илдә, шушы төбәктә утырып калу нияте дә бөреләнгән булса кирәк. Татар галимнәренең берсе, Мәсгуд Гайнетдин, соңгарыбрак булса да, Батый хан турында алда күрсәткән хезмәтендә янә искә ала: «Каберлеккә әйләнеп, хәрабәдә яткан Болгар-йорт аның өметләрен мөлдерәмә тутырып аклаган»,( шунда ук) дип язуына мин бер дә гаҗәпләнмим. Юк, ил-калалар каберлеккә әверелмәгән, бик күп кала-авыллар исән калган. Тынычлык килү белән халык Болгар каласын аякландыруга ирешәләр. Бу вакытта инде Батый хан Илһам хан сараенда утыра. Яубаш аңлый, аңа менә шушы Ил кебек җир-биләмә кирәк, чөнки Батый ханга Каракорымга кайту юлы киселгән. Каракорым тәхете Үгәдәй кулында. Тәүге заманнарда, олуг хан Үгәдәй белән Кытайга җиңүләрдән-җиңүләргә ирешеп яу йөргәндә Батый углан һәрдаим аның кырында булды. Шуңа карамастан олуг хан Үгәдәй тәхетне Гүяк белән Кадан улларына калдырачак. Димәк, Батый ханга Каракорымга кайту юлы киселгән. Ләкин бит әле атасы «Җүси ылысы» аның кулында. Аңа бүген Җүси ылысы исем-аты белән телгә кергән дәүләт Хакиме булу кирәк, ягъни Ил-терәк. Болгарда аның телендә сөйләшкән халык яши. Аннары олуг ханның нәсара юнәлешендәге дингә йөз тоткан Гүяк улы һәм аның туганнары да әлегә Батый хан кул астында. Кыскасы, Батый хан көч-куәткә кереп бара, ә ханның көч-куәте — Идел буе Болгарын яулагач, тагы да арта төште. Илһам хан сараена кереп урнашкан Батый ханга яшь хатын гына түгел, сарай тәртипләре һәм Илһам ханның тәхете дә ошый. Үз кырына ул Болгар сәүдәгәрләре белән бергә зыялы вә укымышлы аксакалларны да тарттырды. Нәкъ менә, бабасы Чыңгыз хан кебек, алар киңәше белән Русия кенәзлекләре җирләренә салкын кыш көннәрендә, елга-сазлыклар бозга каткач яу кузгалырга кулайрак булыр дигән нәтиҗәгә килә булса кирәк.

Бөек Болгар дәүләтен XII йөз азагында яшәгән мәшһүр шагыйрь Низами дә «Искәндәрнамә» поэмасындагы шигъри юлларында төрек дөньясында даны гөрләгән Талас, Баласуган, Мэрв, Шаһҗиһан калалары белән бергә Идел-Йортны да читләтеп үтми, телгә ала. Безгә шунысы да билгеле, Батый хан энеләре Ардуны, Шибан, Бәркә, Җомбай һәм Бәркиҗарны да үзе белән йөртә ич әле. Ялгыз түгел. Кул астында ким куйганда ике-өч мең яугир, хак, аларның бер меңен елгыр мангуллар тәшкил итә. Ләкин алар да аның кул астында ич әле!..

«Нәкъ менә Болгарны яулагач, тарихчыларны саташтырган бер караш бар — Батый сәясәтенең кинәт кенә капма-каршы юнәлеш алуы — Идел буе Болгары мөселманнарына йөз белән борылуыннан башлана ул караш», — дип яза югарыда күрсәткән хезмәтендә татар тарихчысы Мәсгуд Гайнетдин дә. Әйе, гәрчә яубаш Батый рәсми рәвештә ислам динен кабул итмәсә дә. Шуңа карамастан укучы күңеленә кереп оялаган әнә шул хыялны — исламлашуны — яшерәләр дә инде Русия тарихчылары. Янәсе, Батый хан христианнар юнәлешендәге нәсара диненә табынган. Ә бит христианнарның нәсарә дине бераллалыкка йөз тоткан дин булган, күпләр аңлаганча, бер дә хакимият диненә әверелеп киткән православия динендәге кебек җирдә туып, тәрегә кадакланганнан соң Хода илаһы белән терелеп, күккә ашкан мифик адәм баласы түгел.

Бу хакта, тарихта мондый мәгълүмат калган: «В V веке нашей эры Священник Константинопольский Нестории, доказывал, что дева Мария младенца, который питался молоком матери — не бог. Значит, Мария родила человека, поэтому ее надо называть Христородицей. Доказывал, что на кресте пострадал не бог, а человек, ибо бог не может страдать. Несторий резко разделил на Христе человеческое и божественное начало. В Константинеполе не приняли суждение Нестория и он был изгнан в Сирию. Епископ Арий пытался объснить и Константину, и другим, что сын не может быть своим же отцом. Однако голос разума утонул в крике противников, которые в этом догмате видели совсем иное — расширение власти греков на другие терретории». (Мурад Аджи. Европа. Тюрки. Великая Степь. стр. 219).

Рухани Несториның яраннары вә тарафдарлары китергән булса кирәк татар ханнарына нәсарәле юнәлешендәге христиан динен.

*** ***

Безнең эраның V гасыр башларында гуннар ханы Атилла Рим империясе кул астындагы Ауропа илләрендә көн күргән халыкларны коллыктан азат итә. XII-XIII гасырларда Ауропа ил-халыкларын үз кулында тоткан Папа Иннокентий IV тырышлыгы белән иквизициләр уздырылган дәвердә — нәкъ менә Болгар аксөякләре тарафыннан Батый ханга Папаның «нәфесен тыярга» дигән миссия йөкләнә. Һәм Батый хан аңына моны, иң әүвәл, Бөек Болгар аксөякләре сеңдерә, бик ихтимал, яшь хатын да яубаш ханга теләктәшлек белдергәндер.



Әнә шулай Батый ханга бабасы васыятьнамәсе янына янә бер чара-миссия йөкләнә — узынып киткән Папа кулыннан Ауропа халкын азат итү. Һәм яубаш Батый хан моны җиренә җиткереп башкара дип әйтергә хокукыбыз бар. Рим папасының котын алган яубаш Батый 1243 елда, югарыда әйткәнемчә, борынгы бабасы Атилла нигез ташы салган Будапешт каласына ыстан туктый.

Татарлар явы хакында Римдә утырган папа Иннокентий IV беренче тапкыр Харәзем Ил-каласы яулангач ишетә. Һәм татарларның нәсарәле юнәлешендәге христиан диненә табынучыларын белеп ала. 1243 елда папа Иннокентий кичекмәстән татар түрәләренә иң ышанычлы монахын юллый. Ошбу монах — Плано Карпини куен дәфтәренә: «Без үз теләгебез белән татарларга барырга юл чыктык. Чөнки бу халык якын арада безнең тарафларга да килеп җитәр, чиркәүләребезгә янарлар дип курыктык... Мин кыска гына вакыт эчендә, ихлас күңелдән, алар телендә язарга һәм сөйләшергә өйрәндем. Күп тә үтмәде, мин олуг хан кырына кердем. Хөрмәткә ия хан минем белән акыллы-тыныч кына сөйләште»...-дип яза. (Марко Поло. Разнообразии мира, записанная пизанцем Рустикано. В 1298 г. от р. Х.. стр. 45).

Папа монахларыннан Джованни Дель Плано Карпини Каракорымда ике ел була, Гильем де Рубрик өч ел — һәммәсе бары тик бер миссия белән Урдага киләләр — Ауропага аз таныш булган татарлар турында күбрәк мәгълүмат җыю.... Әйтик, Марко Поло иленә кайткач, Папа минем мәнфәгатем якламадың дип, үз чарасын күрә — Марко Полоны зинданга ташлата. Ә Марко Поло исә татарлар турында күргән-белгәннәрен — барысын да, имеш, түкми-чәчми язган дип расларга тырышалар иезуит тарихчылар. Марко Поло Батый хан турында болай яза: «Саин (Батый) төньяк татарларның беренче Хакиме, ул гайрәтле һәм куәтле хан-хаким. Саин (Батый) Русияне яулады, Команияне, Аланияне, Лакияне, Менгиарияне, Гучияне һәм Хазарларны буйсындырды. Ә шул дәвернең француз тарихчыларының Эрнест Лавис һәм Альфред Рамбо «IV гасырның бөтендөнья тарихы — хәзерге көнгә кадәр» дигән хезмәтләрендә мондый юлларны укырга була: «Саин хан атын алган Җүси ханның улы Батый хан... үзе яулаган — кыпчаклар, кыргызлар, болгарлар. башкортлар, руслар һәм башка халыклар белән ашыкмый гына ил артыннан ил яулый. Сабыр канлы Батыйны сискәндереп җибәрү өчен аңа атаклы гаскәрбаш кайнар канлы Сүбәдәй баһадирны биргәннәр. Сүбәдәй Батыйны һәрдаим акрын-сабыр йөргән өчен ачуланган, ә Батыйның ике туган туганнары эчкече Гуяк һәм явыз Бүре — усал һөм кырыс кешеләр. Алар Батыйдан һәрдаим көнләшкәннәр һәм көлгәннәр, ә Батый ханның бер дә сугышасы да, халыкларны яулыйсы да килмәгән. Сугыш-кырыштан гарык булган Батый хан хәтта туганнарын ташлап китәргә җыена. Әмма Батыйны корыч куллы баһадир Сүбәдәй тотып тора.Чарасыз калган Батый яуны дәвам итәргә мәҗбүр була», — дип язалар.

Кемгә ышанырга?..

Русия төбәкләрен яулап, Ауропага юнәлгән яман татарлар хакында ишетеп, Папа Иннокентий тәмам өнсез кала. Чөнки Чернигов, Галиция, Польша, Венгрия кебек илләр папа сәясәтеннән йөз чөереп, Батый хан ягына авышалар. Папаның гомере буена өмет иткән — дөнья халыкларын котолик диненә түндерү хыялы, көне белән дияргә була юкка чыга. Тәре яулары кисәк туктатыла. Әнә шулай Ауропадагы Папа кулындагы хакимият әкрен генә Батый хан кулына күчә бара. Чарасыз калган Франция короле Людовик IX җитәкчелегендә оештырыласы VII нче тәре явы таркала. Тарихта билгеле булган әрмән патшасы рухание Василий һәм башкалар Идел буе Болгарында Хаким булып калган Бәркә ханга таба баш ияргә кузгалалар. Заманында Скандинавия, Португалия, Испания, Англия корольләрен, Сербия, Болгария (Дунай) илләрен вассаллыкка инандырган хакимнәр тәмам курчак король-патшаларга әверелеп калалар. Рим сенаторы М. Орсини 1241 елда папаны сайлаучы кардиналларны бер бүлмәгә ябып куя һәм кирәкле кешесен сайларга ризалашканнан соң гына чыгара. Папа озак та тормый (гарьлектән булса кирәк) үлә. Чарасыз калган кардиналлар папа итеп Иннокетий IV сайлыйлар, әмма ул да баш алып Римне ташлап китә һәм төрле шәһәрләрдә яшәп, Римгә кайтмыйча Неополь каласында вафат була. Әнә шулай көнбатыш Ауропада «дин йозаклары» ачыла, папа салган богаулар чишелә һәм Ауропада «Яңарыш чоры» дип аталган дәвер килә. Һәм моны кем дә түгел, 1238 елда Идел буеннан кузгалган Батый хан китерә. Моны тарихчы Мәcгуд Гайнетдин: «Галәм цивилизациясенең бөек борылышында янә Батый ханның акыллы сәясәте өстен чыга», – дип тә раслый.( М.Гайнетдин. Шунда ук).

Ауропа халкы папага ышанмый башлый. Һәр ил-дәүләткә түрә-корольләр табыла. Бактың исә, аларның күбесе Атилла ханның угланнары булганнар икән. Бит Ауропа тарихчылары «Атилланың күп санлы хатыннарыннан туган уллары кала», дип язалар. Ләкин бит шөһрәтле хан бары тик үзе яулаган ил түрәләренең улларын гына кул астына алып, гуннарча тәрбияләргә дип аксакаллары кулына бирә, кызларны хатыны Күркәм кырына җибәрә. Ауропа тарихчылары язмаларына ышансак, әнә шул угланнар, имеш, барысы да Атилла ханныкы булганнар. Атилла үзе яулаган илбашларының улларын сараена тарттырып, гун-татарларча тәрбияләткән һәм яңача яшәргә өйрәткән. Бары тик. Бит нәкъ менә Атилла Ауропада «чәчәк аткан» коллыкка нокта куючы. Ауропада коллык инде юк. Папа куәтен җуйган. Нәкъ менә шул Атилла тәрбиягә алган угланнар исәеп, ары таба — нәсел җебеннән булган корольләр дәрәҗәсенә ирешеп, күтәрелеп китәләр дә инде. Чарасыз калган папа «Ватикан» дигән утарына кереп бикләнергә мәҗбүр була. Бикләнергә бикләнә, ләкин «агуын» таратырга барыбер җаен таба. Соңрак, татарлар биргән «Чарлаган» кушаматы белән тарихка кереп киткән Карл Великий дә (яшәгән гомере 742-814 еллар) шул угланнардан килгән куәтле шәхес буларак, Римгә килеп ил-дөньяны колачларга җыенган папага шарт куя: «Әйдә мин сиңа папа таҗын кигерәм, син миңа король таҗын кигерәсең. Шулай бергәләп ил-халкылар белән идарә итик». Папа риза була. Ә гун-татарлар биргән «Чарлаган-корыч» кушаматын алган Карл Великий исә император булып китә... Карл Великийның — Атилла ханның дәвамы булуын, аның мәетен гуннарга хас — курганга күмелү йоласы да раслый.

Искәртеп үтим, укучым, Русия тарихчылары берсеннән-берсе уздыра-уздыра: «Мангул-татарларны руслар гына Ауропага уздырмый тордылар» дип, тәкърарласалар да, нигездә исә болай була: « Российский суперэтнос — самостоятельная этническая целостность, возникшая в XII-XIV веках, а не во времена Киевской Руси. Возникшая при благодатном влиянии Золотой Орды, охранявшей зарождавшуюся Русь от имперских щупальцев папской Европы. Не Русь, как щит заслоняла Европу от монголов, а Монгольский улус спасал молодую Русь от поглащения Европы. ( Л.Н. Гумилев.Черная легенда. стр. 588 ).

*** ***


Менә ни өчен Батый хан 1243 елның башында яулаган илләре аша кайда да түгел, аркадашлары булган Идел буе Болгарына кайта. Иделне кичеп, Болгарга туктый. Әмма монда озак юанмый, Болгар сәүдәгәрләре киңәше белән биредә түрә булып торган Бәркә энесенә Батый исеменнән акча суктыра башларга кушып, Казанга таба юнәлә. Ләкин аңа тау башында утырган кала ошамый, ары таба үтә — Казан белән Арча арасындагы ямь-яшел тугайлыкка туктап хәйрани рәвештә зур булмаган кала күтәртә һәм үз кырына буйсындырган илләрнең варисларын чакырта һәм баш иеп килгәннәргә — һәммәсенә дә үз ил-төбәкләре белән идарә итәргә һәм ясакның уннан бер өлешен Алтын Урдага китереп бирүләрен таләп итеп, ярлык биреп җибәрә. Бирегә дә ул алтын гөмбәзле бричкада килә. Азия тарихчылары гына түгел, баш иеп килгән кенәз-түрәләр дә шушы вакыттан булса кирәк, бу Илне «Алтын Урда» дип яза башлыйлар. Һәм татар халкы өчен янә бер яңалык шул дәверләрдә аякланып китә — Сабантуе. Саин хан Батый чәчүләр үтеп, болын-тугайлар чәчкәгә күмелгәч, иген игүчеләрнең сабан туе бәйрәмен уздырганын күреп, тәмам хәйран кала. Иң гаҗәпләнгәне — бу бәйрәмдә руханилар катнашмый, бары тик сукачылар һәм иген игүчеләр. Бер дингә дә мөккибән китмәгән һәм Тәңре диненә тугры калса да үз белдеге белән яшәгән Батый хан җирле халыкның бу бәйрәмен шундаен зурлап уздырта ки, ат чабышларында, бил алышуларда катнашырга ымсына, ләкин яраннары аңа моны кылырга бирмиләр. Шунда ул күп кенә татар яугирләрен җирле халыкларының кызларына өйләндертә — аларга авыл утырырга җир-биләмәләр, көмеш тәңкәләр бирә. Һәм, шул гамәле белән Идел буе халыклары өчен чын мәгънәсендә Саин хан булып китә. Иң мөһиме, Сабантуен уздыручы картларга һәм яшьләргә бүләкләр өләшә, яшь йөрәкләрне кавыштыруда гүзәл бикәсе белән бергә һәр парга өй-торак корырга җир бирү белән бергә акча да бирә. Бер-берсен яратышкан яшьләр Батый хан кулыннан биләмә җир-акчаны алу өчен чират торалар, каяндыр килеп чыккан мулладан яшерен рәвештә фатиха-иман алып авылларына таралалар. Бу бәйрәмдә Батый хан шундаен күтәренке кәефтә була ки, моны күреп торган картлар әлеге хәл-вакыйганы Ил-йорт иминлегенә юрыйлар. Һәм дөрес юрыйлар. Идел-Йортка ике йөз дә алтмыш елларга сузылган тынычлык вә иминлек килә.

Борын заманнарда «Җыен» дип аталган «Сабайтуе» бәйрәме әнә шул дәверләрдә татар халкының иң олуг, иң зур бәйрәменә әверелеп китә, тора-бара башка халыкларга да тарала башлый, гасырлар буена яши, чәчәк ата. Һәм бүгенге көнгә кадәр татар халкын уратып алган күрше-күлән халыклар белән тыныч-тату яшәү символы булып кала.

Ләкин шушы җәйдә үк, сәүдә юлларын искә алып, мөселман сәүдәгәрләре киңәше белән, Батый хан бөтен көч-куәте белән, Далага гашыйк булган кеше буларак, Идел елгасының сул як яры буйлап җәйли-җәйли түбән төшә һәм Даланың шактый калку төбәгенә тукталып, тирә-юньгә күз ташлый һәм, биредәге манзарага таң калып, бары тик бер сүз әйтә: « Алтын Урда»ның мәркәзе Сарай-Бату шунда булыр!»

Әнә шулай яубаш Батый хан «Алтын Урда» тарихын Идел буе татарлары ханы буларак башлап җибәрә. Ары таба Идел буе тирәләрендә яшәгән татарлар Батый ханның рухи яктан да, куәт ягыннан да әйдәп баручы варисларына әвереләләр. Бу төбәктә яшәгән вә көн күргән төрки телдә сөйләшкән һәммә халыкка ТАТАР аты мәңгегә ябышып кала. Һәм яу мәлләрендә иң алдан дошманга ташланган кыпчак-болгарларга да нәкъ шул чорларда борын заманнарда ук Алтай төркиләренә кытайлар биргән ТАТАР исем-атамасы кайта.

Кыска гына вакыт эчендә Ауропаның үзәгендә утырган Будапештка кадәр җитеп, Әдрән диңгезенә ат тоякларын чылаткан татарларның яубашлары, төмәнбашлары һәм түрәләре нинди телдә сөйләшкәннәр соң?

Җавап бер булыр — Татар телендә. Моны бөтен дөнья тарихчылары да раслыйлар. Бу хакта немец галиме танылган төрки телләр белгече В. Томсен: « Бу чорда Ауропада төрки-кыпчак, төрки-татар телләре халыкара телгә әверелә, бигрәк тә Үзәк Ауропада», — дип яза.

Тарихи мәгълүматлар шуны раслый — латин имласында укучыларга ирешкән беренче китап 612 елда Ауропаның Лейпциг шәһәрендә басыла һәм герман кыпчаклары тарафыннан…

Хаклы рәвештә сорау туа — кая китә соң Аурупадагы татар теле?

Бары тик ике сәбәп аркасында, беренчесе — Рим чиркәвенең инквизиция юлына басуы, икенчесе — Ватиканда утырган һәм бөтен Ауропа белән идарә итәргә керешкән папалар — дәвамлы төстә төрки-татарларга бәйле булган барлык язма-китапларны да юк иткәннән соң...

Бары тик.

Мин, бу ядкәрьне тәмамлаганда, үзем белән булган бер хәл-вакыйга турында язмый булдыра алмадым.

1980 елда Русиянең олуг язучысы — Нобель премисясе лауреаты Михаил Алексадрович Шолоховка 75 яшь тулу тантанасына, мин бахырыгызны Мәскәүгә чакырып алдылар. Ростов тарафларына таба кузгалдык. Арабызда башка республикалардан да язучылар бар иде. Әмма язучы яшәгән станицага унбишләп кешене генә уздырдылар. Язучының өй каршына килеп туктадык. Баксак, Михаил Александрович инде безне каршыларга чыккан. Хәле авыр, безне якын җибәрмәделәр, ләкин шул мәлдә минем өчен бер могҗиза булды — Михаил Алексанрович: «Сезнең арада татар язучылары бармы?» — дип сорады. Язучылар арасында бердәнбер татар — мин. Шуннан минем янәшәмдә басып торган каләмдәшем Мәскәү прозаигы Николай Евдокимов мине алга төртеп чыгарды:

— Бар, бар, дорогой Михаил Александрович, — дип кычкырды.

Ни кылмак кирәк, мин Михаил Александровичка таба атладым. Олуг язучының ике ягында ике хатын-кыз — түгәрәк йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр. Абайлап алдым — хатыны һәм кызы.

Кулым сузып: «Михаил Александрович, я татарский писатель из Казани. Татары любят Вас, книги ваши переводят на татарский язык. Поздравляю Вас с семидесятипятилетием от всех татарских писателей и читателей», — дидем.

Ул бермәлгә миңа елмаеп карап торды, ахыр иңбашыма кулын салды һәм мине шаккатырып: «Рәхмәт, туганым!» диде...

Мин сәер бер халәттә ишләрем янына килдем. Николай мине җилкәмнән кочып алды һәм без автобуска таба кузгалдык.

— Очень больной он, правда?.. Знаешь, дорогой Мусагит, он любил татар. Ведь его предки гутарили на татарском, степняки были. Вольный народ. Но Петр Первый их обуздал…

— Как обуздал?

—Волю казакскую отнял, волю казакскую, дорогой Мусагит.

Мин каләмдәшемә бер сүз дә әйтмәдем. Петр патша чоры – Империя аякланып килгән дәвер, төрле телдә сөйләшкән халыклар, төрле диннәр, ә аларны бер империя канаты астына җыярга кирәк, кан коюның чиге-чамасы булмаган. Шул ук вакытта үзалдыма кинәнеп куйдым — Петр патша канкардәшләрем казакларны телләре һәм тарихларыннан ваз кичәргә мәҗбүр итсә дә, күңелләрендәге рухларын җуя алмаган. Казак халкының рухы Михаил Александрович әсәрләрендә яши. Мин моны авырып яткан җиреннән батыр казакның татар улын үз кырына дәшеп, иңемә кулын куеп, дулкынланудан калтыранып әйткән «рәхмәт» сүзендә тойдым. Тел китә, ниндидер күләмдә җыр китә, ә Рух адәм баласында кала икән, туганкайларым... Кала!

—————————————









Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет