Адым саен бер кыйбла



Дата14.06.2016
өлшемі69.91 Kb.
#135400
Адым саен бер кыйбла

 

Татарстан Дәүләт Советының 8 июльдә узган утырышында колакларны торгызырлык бер закон проекты каралган иде. “РФдә мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан бу проектның асыл мәгънәсе турында парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Проектның асыл мәгънәсен исә “мәгънәсезлек” дип бәяләргә мөмкин. Бу мәгънәсезлек нидән гыйбарәт соң? Комитет рәисе белән әнә шул хакта сөйләштек.




– Разил әфәнде, чыгыш ясаганда Сез, мәгариф турындагы законга үзгәрешләрне еш кертү хәерлегә түгел, дигән идегез. Россиядә милләтләргә карата тискәре мөнәсәбәт милләтләргә каршы эзлекле бер сәясәткә әйләнде түгелме?

– Кытайларда “Үзгәрешләр, реформалар чорында яшәргә язмасын!” дигән бик мәгънәле сүзләр бар. Безнең илнең исә реформалардан башы чыкмый. Һәр биш, яисә ун ел саен кыйблабызны үз­гәртеп карамасак, тынычлап йок­лый алмыйбыз, ахрысы. Мәга­риф­кә кагылган реформаларның исә иге-чиге юк. Менә мин инде шактый еллар Татарстан пар­ла­мен­тын­да, һәм Россиянең мәга­риф турындагы законына үзгәреш, төзәт­мә кертелмәгән бер айны да хәтер­ләмим диярлек. Мондый эшләр хәер­легә түгел, дип ни өчен әйт­тем? Беренчедән, укытучы бит, балаларга белем, тәрбия бирүне иң бе­ренче эшем, дип саный һәм бу шу­лай да. Әмма, бүген аның иң күп ва­кыты, көче тө­зәтелгән, үзгәр­тел­гән законнарны өйрәнүгә, шул законнарга яраклашуга китә. Инде яңа законны өйрәндем, кабул иттем дип эшкә тотынуга, аңа тагын бер закон килеп төшә. Шулай итеп, укытучының белем, тәрбия бирү турында уйланырга вакыты да калмый. Күптән түгел безгә Россия Думасыннан мәга­рифкә кагылышлы тагын бер закон проекты килеп төште.




– Һәм Сез аны “милли мә­гарифнең тамырына балта чабу” дип бәяләдегез.

– Чөнки милли мәгарифкә шул хәт­ле кискен үзгәрешләр кертә баш­ларлар дип күз алдына да ки­термәгән идем. Әле бит моннан ту­лыр-тулмас өч ел элек кенә Рос­сия­дә мәгариф турында өр-яңа, фун­даменталь закон кабул иткән идек. Аның проектын тик­шерүгә бө­тен ил катнашты дияргә була. Россия халкыннан 20 меңнән артык тәкъ­дим керде. Шул исәптән, без­дән дә. Һәм күп кенә тәкъ­дим­нәребез кабул да ителде. Федера­ль законга нигезләнеп, Та­тарс­тан­ның милли үзенчәлек­лә­рен исәпкә алып, үз законыбызны да эшләдек һәм кабул иттек. Инде гамәлгә кер­гән, бүген  яхшы гына эшләп килгән закон­га яңадан үзгәрешләр кер­тер­гә азаплану минем башыма сыймый. Дума депутатлары моннан өч ел элек нәрсә уйладылар икән? Әлеге үзгәреш-төзәтмәләрен ни өчен шул вакытта ук тәкъдим итмәделәр икән? Юкса Думада бүген дә шул ук депутатлар утыра бит.




– Күрәсең, алар “закон-закон уйнау”дан кызык табадыр. Шуны гына сорыйм әле: мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итүчеләр үзләре шушы өлкәдә профессионаллармы?

– Вячеслав Никонов – Думада мәгариф буенча комитет рәисе. Икенче автор – Ирина Яроваяның исә мәгарифкә бернинди дә катнашы юк, ул – юрист. Думаның куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты рәисе.




– Белүемчә, “милли мәга­рифкә балта чабучы” әлеге закон проектын эшләүдә Думада утыручы безнең депутатлар да катнашкан. Кемнәр әле ул?

– Икәү алар. Дөресен әйткәндә, ул депутатларыбыз закон проектын җентекләп укып та чыкмагандыр кебек. Закон проектын эш­ләүчеләр ишле булса әйбәт бит. Шуңа күрә безнекеләргә автордаш булырга тәкъдим иткәннәрдер дә, болар, аны-моны уйламыйча, ризалык биргәндер дип уйлыйм. Чөнки, безнең яктан җилләр искәч, ниятләреннән кире кайттылар.




– Ярый, инде проектның асы­лына якын ук килик. Үз­гә­решләр, төзәтмәләр кабул ител­гән чакта, сүздә “Россиянең байлыгы” саналган милләт­ләр­не нинди язмыш көтә?

– Беренчедән, бердәм дәүләт имтиханнарының саны артачак. Белүегезчә, бүген төп фәннәр – рус теле һәм математиканың икесен дә рус телендә тапшыралар. Хәзер аларга рус әдәбияты һәм Россия тарихы да өстәләчәк. Аларын да бары тик рус телендә генә тапшыру кирәк булачак.




– Бер караганда, бердәм дәү­ләт имтиханнары саны ар­туның зыяны юк кебек.

– Бар шул. Аларны урыс те­лендә бирү мәҗбүрилеге үзе үк һәркемнең үз ана телендә белем алу хокукын чикли. Икенчедән, укучылар бөтен игътибарны бер­дәм дәүләт имтиханы бире­ләчәк фәннәргә юнәлтеп, башка фән­нәрне үзләштерергә вакытлары азаячак. Укытучыларга да яңа мә­шәкатьләр өстәләчәк. Инде килеп, әлеге фәннәр буенча “базовый”, ягъни төп дәреслекләр булдырылачак. Россия Конститу­ция­сенең 44 нче маддәсендә, мәгариф, укыту иреге дигән тө­шенчә бар. Ягъни, укытучы төрле дә­рес­лекләрдән, төрле чыганаклардан файдаланып дәрес бирә ала. Якынча укыту планы бар. Дәрес­лекләр күп булса да, без Россия мәгариф стандартларыннан чыгып китә алмыйбыз. Шуңа күрә кайберәүләр коткы салуынча, Россиянең имин­легенә, бөтенле­генә берни дә янамый.


Мәгариф турындагы Россия законына үзгәрешләр тәкъдим итү­челәр башкача уйлый икән. Россия тарихы буенча бердәм дәреслек­ләр булмаса, тарих дөрес укытылмаска мөмкин, имеш. Һәр төбәк, халык үз тарихын язса, бу ха­кый­катькә туры килми икән бит. Мин моның белән тулысынча килешә алмыйм. Бүген һәркемгә уртак һәм бердәнбер дә­реслек язып кына, идеаль дө­реслек табу мөмкин түгел. Проект тәкъдим итүчеләр асыл ха­кый­кать­нең  урталыкта ятуын, бәхәс­ләр аша тууын   йә онытып җибәр­гән­нәр, йә онытырга те­лиләр.


Мәсәлән, мин Россия тарихы турында бер төрле уйлыйм, син – икенче төрле. Кайсыбызның хаклы икәненә кем бәя бирә ала? Бары тик Аллаһы Тәгалә генә. Ясалма рәвештә кемнедер башкалардан өстен кую табигать законнарын боза. Ә җәмгыять табигать законнары буенча яшәргә тиеш, шул чакта гына ул камил була.

Инде бердәм дәреслекләр чыгып, без бер калыпта гына фикерли башлыйбыз икән, нәрсә килеп чыга? Француз шагыйре һәм драматургы Виктор Гюго әйтмешли: “Бөтен кеше бер төрле уйлаган җирдә беркем дә уйламый”, – килеп чыга. Конституция буенча да бүгенге җәмгыятебездә фикер төрлелеге булырга тиеш. Инде фикер төрлелеге, сүз иреге рөхсәт ителгәч, дәреслекләр дә төрле булырга тиеш. Аларда һәр мил­ләтнең, һәр халыкның үзенчә­лек­ләре исәпкә алынырга, укытучыга үзе кулай тапкан дәрес­лекләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Әгәр безнең балаларыбыз Татарстан, татар һәм республикабызда яшәүче башка халыклар турында дәресләрдә бернинди мәгълүмат ала алмый икән – бу дөрес түгел. Россиядә 196 тел бар, 59 телдә мәгариф системасы эшли, аларны бар калыпка ничек сыйдырып бетерәсең?




– Фикер төрлелеге, әлбәттә, ни сөйләсәм – шул ярый түгел инде ул.

– Әйткәнемчә, без Россия мәгариф стандартлары, белем бирүнең якынча планы кысаларыннан болай да чыкмый идек. Сүз бары тик хакыйкатькә төрле юллар белән якын килү турында бара. Төрле халыклар Аллага да төрле юллар белән бара бит.


Аннан соң тагын бер фикер әйтим әле. Бездә бит мәктәпләр дә, балалар да төрле.  Бар зиһен­ле­ләре, бар бераз артта калганнары. Бар аерым фәннәр буенча ти­рәнрәк белем бирә торган мәк­тәпләр. Боларны ничек бер калыпка кертергә, бер шаблон буенча язылган дәреслекләр белән ничек укытырга? Закон проектында мо­ның ише сорауларга да җавап юк.




– Әлеге проектта укытучы белем биргәндә өстәмә чыга­нак­­лардан файдаланырга тиеш түгел, дип кистереп язылмагандыр бит?

– Юк үзе. Әмма, өстәмә мәгълүмат алу өчен шулай ук бер калыпта язылган ярдәмлекләр, кул­ланмалар чыгачак. Алар да, нәкъ дәреслекләр кебек үк, 5 төрле экспертиза узып, федераль исем­леккә кертеләчәк. Бүген респуб­лика дәреслекләр алу өчен ел саен 300 млн сум акча тота. Киләчәктә уку ярдәмлекләре алу өчен дә бюджеттан өстәмә акча кирәк булачак, акча ата-аналар кесәсеннән дә чыгачак. Аның гомуми күләме 500 миллион сум булырмы, 600ме, әллә 1 миллиардмы – хәзергә бе­рәү дә әйтә алмый, чөнки проект эшләүчеләр акча санауны кирәк тапмаган.




– Башка федераль дәүләт­ләр­дә мәгариф системасы нин­дирәк?

– Мәсәлән, Германиядә 16 төбәк бар һәм 16 төбәктә 16 төрле уку-укыту системасы, димәк, дә­реслекләр дә бик күптөрле. АКШта, Швейцариядә дә шул ук хәл. Аларда милли республикалар да юк, әмма дәреслекләр төбәк, штат үзенчәлекләрен искә алып эшләнә. Кыскасы, мәгариф турында бу федераль закон проекты, тәкъдим ителгән рәвештә гамәлгә керсә, цивилизацияле илләрдә кабул ител­гән принциплардан читкә ки­тү булачак. Ягъни, элекке Совет чорындагы бердәнбер идеоло­гиягә кире кайтып, бер дәүләт, бер совет халык, бер тел (урыс теле) булган җәм­гыятькә әйләнәчәкбез.


Бүген гамәлдә булган закон буенча, уртак уку-укыту планын эшләүдә  Россия төбәкләре катнаша ала һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала иде. Яңа закон проекты исә бу хокукларның барысын да юкка чыгарачак. Бөтен проектларны, программаларны эшләү хокукы бары тик Мәскәүгә генә биреләчәк. Тагын бер зур куркыныч бар: милли республикаларда туган телне һәм әдәбиятны укыту сәгатьләре бик нык кыскарырга мөмкин. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра торган фәннәр саны арткач, кыскартуның, гадәттәгечә, милли тел, әдәбиятлар хисабына булу куркынычы бар.




Сез өстәлегезгә, әле 2002 елны ук В.Путинның туган телгә мөнәсәбәтле сүзләрен аерым кәгазьгә зур итеп язып куйгансыз. Россия Президенты күп­милләтле илдә туган телне өй­рәнүгә киртә куюны “ахмак­лык һәм саташу” (полная дурь и бред) дип бәяли. Туган телне өйрәнүне кыскартуга юл куй­мас­ка чакыра. Закон чыгаручылар Президент сүзләрен дә аяк астына салып таптыйлар булып чыга түгелме?

– Син үз соравыңа өлешчә үзең җавап та бирдең бугай. Милли мәгарифкә каршы законнар кабул итеп халыклар арасында ызгыш чыгару, канәгатьсезлек хисе уяту юлы белән дәүләтнең бер­бө­тенлеген саклап буламы? Мин әле кайчак моның ише законнар илне җимерү өчен кемнәрдер тарафыннан махсус эшләнми микән дип, “көфер” уйларга да бирелеп куям. Бер караганда, бу проект авторларын аңлап та була кебек, аларның, бәлки, Россияне таркалмый торган, ныклы дәүләт итәселәре ки­ләдер. Әмма кешене көчләп яраттыру мөмкин түгел. Халыкча әйтсәк, көчләп ачылган күздә нур булмый.


Бер философның әйткән сүз­ләре искә төште әле. Кем икәнен хәтерләмим, Конфуций түгел ми­кән. Шул акыл иясе: “Әгәр ке­шегә ирек бирсәң, ул сиңа бәйле була. Ә бәйләп куйсаң – иреккә омтыла”, – дигән. Россияне илдә яшәүче халыкларны ниндидер кысаларга куып кертеп түгел, ә ирек биреп бер­ләштерергә, ныгытырга кирәк. Мин, мәсәлән, үземне ихтирам итмәгән кешене ихтирам итә алмыйм. Халык белән дәүләт арасында да үзара ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш...




Инде әңгәмәгә нокта куяр алдыннан шуны әйтик: Татарстан депутатлары Думадан килгән әлеге закон проектын кире какты. Разил Вәлиев әйтүенчә, әлегә аны Кавказдагы бер республикадан кала, башка милли төбәкләр дә хупламаган. Татарстан парламенты депутатлары исә көз көне милли республикаларның парламентлары, Мәгариф министрлык­лары һәм ведомстволары, шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы вәкилләрен Казанга чакырып, шушы закон проекты хакында “түгәрәк өстәл” уздырырга ниятли.
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 104, 16.07.2015/)

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет