Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


К.Тинчурин хикәяләрендә заман герое



бет31/33
Дата30.06.2016
өлшемі1.24 Mb.
#169004
түріСборник статей
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   33

К.Тинчурин хикәяләрендә заман герое

Татар драматургиясенең классигы К.Тинчурин тарихта иҗаты белән дә, җәмәгать эшлеклесе булуы белән дә тирән эз калдырган әдип. К.Тинчурин иҗатын ике чорга бүлеп карарга мөмкин: 1910-1917 һәм 1918-1937 еллар. Әлеге мәкаләдә язучының проза өлкәсендәге эшчәнлеген әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләрен, чор һәм герой концепциясе нигезендә ачарга тырыштык. Үзенең хикәяләрен ул тормышның, яшәешнең ќитди якларын, актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә, ачуга багышлаган, аларның халык мәнфәгатьләре ноктасыннан чыгып сурәтли. Әдипнең хикәяләре драматургиясендә күтәрелгән проблемаларны кузгаталар. Хикәяләре еш кына ачык төсмерләр, контрастларга бай, сәхнәчә динамикалы, калку образлы, эмоциональ һәм экспрессив. Сәхнә әсәрләрендә исә прозага хас күренешләр үз булып яши: киң тасвири монологлар, психологик һәм лирик чигенешләр, хикәятләр, фәлсәфи бәхәс алымнары һ.б. «Зәңгәр шәл» пьесасындагы ат карагы Миңлегалинең: «… белмисез, егетләр, ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белмисез» дип башланган хикәяте шул күренешнең бер мисалы [1: 469].

Сатира, үткен юморлы хикәя өлкәсенең иң актив, продуктив эшләгән әдипләрдән хаклы рәвештә К.Тинчурин санала. Автор үзенчәлекле стиле, тасвир чаралары, сюжет кору осталыгы белән татар прозасында зур кыйммәткә ия булган бай мирас калдыра. Ф.Бәширов язганча, әдип иҗат иткән чорда: «Прозада сатирик теманың мөстәкыйль тармак булып формалашуы нәкъ менә 1914-1917 еллар аралыгына туры килә. Дөрес, алдагы этапларда да сатирик проза үрнәкләрен очратырга мөмкин… Гомумән, реакция елларында татар сатирасы көчле бер күтәрелеш кичергән иде» [2: 249].

«Ак чирбик (1915) хикәясендә әдип төп игътибарын җәмгыятьнең зур бер катламын тәшкил иткән, әмма артык күзгә бәрелеп тормый торган вак «тәрәкъкый пәрварларга» юнәлтә. Хикәядә приказчик Минһаҗетдиннең хатыны Миңсылу белән парлы лото кичәсенә бару вакыйгасы сурәтләнә.

Минһаҗетдиннең чакыру кәгазен берничә кат укый, шуның белән көнен уздыра. Геройның комик хәле, культуралы бай исемен дәгъвалавы һәр адымында сизелеп тора. Әмма аның омтылышлары, теләге тормышка ашмый, «яврапейски» хатыны Миңсылу аны тәмам оятлы итә. Миңсылуны тасвирлаганда исә К.Тинчурин гипербола алымын оста куллана. Хатынның тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә ул: «Компот суында бүрткән өрек шикелле, мужик камытының алачы шикелле…дорфа кәкре аяклары… бүкән шикелле кыяфәтсез гәүдәсе…» [3: 26] кебек сүзләрне куллана. Лото уйнаучыларның үзләре хакындагы фикерләре дә гаять дәрәќәдә югары, хыял-максатларының да чиге юк. Ќәмгыятьтә тоткан урыннары һәм хыял арасындагы контрастлык комик ситуацияне тудыра. Укымыйча һәм эшләмичә генә шөһрәт казану, алдынгы булу фәлсәфәсе белән хыялланган бу адәмнәрдән К.Тинчурин аларның мескенле­геннән, коры куык булуларыннан сарказм белән көлә.

К.Тинчурин кичәгә җыелган башка персонажларны да, үзләрен прогрессив зур шәхесләр итеп исәпләүче йомыркачы, толчокчыларны, аларның «симез йөзенә кершән ягына-ягына онга төшкән таракан кыяфәтенә кергән» [5, 146] «явропейский» хатыннарын чагыштырулар, гиперболик сурәтләр аша ачы һөҗү белән сурәтли. Җыелган ирләр үзара сугыш турында сөйләшеп арыгач, үзләрен «чын милләтпәрвар» буларак күрсәтү максатыннан, милләтне ничек алга җибәрергә дигән теманы кузгаталар:

«—Бер сумлык билетка йөз мең чыкса, агай-эне аңларлык телдә гәзитә чыгарыр идем, — диде берсе.

Йомыркачы:

—Театр салдырам,— диде.

Минһаҗетдин:

—Милли гимназия ачып, главный мөдире үзем булам,— диде» [5: 37]. Аларның хатыннары да үзләрен эре тотып, белмәгән нәрсәләр турында горурланып мактаналар. Хуҗа йортында бүлмәгә ямь кертеп җибәрү өчен генә алынган пианино, музыкаль һәвас һәм башкалар турында «белгечләрчә» сөйләшәләр. Ләкин утызга якын кешедән бер бармак белән булса да бер көй уйнарлык кеше юк. Лото уйнаучыларның күбесе сан да таный белми. Шулар арасына Миңсылу да керә. Ул 12ле белән 16лы, 13ле белән 31ле саннарын аера алмый. Егермене егерме дип әйтә алмыйча — ике дистә, унбишне дистә ярым дип кычкыручылар да бар. Биредә комедиографиянең төп закончалыгы отышлы кулланылган: форма белән эчтәлекнең туры килмәү принцибы хикәядә мөһим вазыйфа башкара.

Әдипнең «Юбилей» (1915) хикәясе дә татар әдәбиятында иќат ителгән сатирик хикәяләрнең иң уңышлыларыннан берсе. Биредә дә автор төп игътибарын үзләренең кысан дөньяларында мәш килүче төрле тип кешеләрне көлү объекты итеп ала. Болар — хикәянең төп герое йомышчы Камәретдин, итекче Гыйлаҗи, кәләвәче Нурмөхәммәт аша ачыла.

Әсәр Камәретдин исемле малайның кечкенә чактан ук әрсез, шук бала булуы турында язу белән башланып китә. Ун яшькә кадәр урамда сугышып йөри башлагач, атасы аны кибеткә эшкә урнаштыра. Әмма монда да ул олылар сүзенә катнашып, кибетчеләрнең дәрәҗәсен төшерә. Бу гамәлләре өчен аны эштән куалар. Шушы вакыйгалардан соң, атасы Сираҗетдин малаен, страховой җәмгыятьтә агент булып торучы еврейга эшкә урнаштыра. Гарьсез еврейга Камәретдиннең әрсезлеге ошап, аны почтага да, хәттә акчалы йомышларга да йөртә. Камәретдин исә үзен йомышчы итеп кенә түгел, ә мөдир итеп хис итә башлый. Монда К.Тинчурин табигыйлектән читләшүгә бәя бирә. Әлеге хәл геройның хезмәт итә торган ширкәтнең баш мөдиренең юбилей ясаган көннән башлап, бүләкләр алу, газетларда бастыру хыялы белән яши башлавында чагыла. Шулай итеп ул хезмәт итә башлавына ун ел тулу уңаеннан юбилей үткәрүгә әзерләнә башлый. Чакыру кәгазләре тарата. Кызганыч ки, юбилей турында газетларда язып чыкмыйлар, чакырылган байлар да килмиләр. Бәйрәм тантанасына килгән күмәче Шәмсевәлинең, итекче Гыйлаҗинең юбилейның нәрсә икәнлеген белмәүләре үзе бер көлкеле ситуация тудыра:

«—Җәмәгать, туктагыз, «юбилей» бар бит әле, — диде, Камәретдин борылып: — Камәретдин дус, юбилей, юбилей кайда? Әллә оныткан идеңме? — диде.

Итекче Гыйлаҗи, мыекларын рәтләп:

— Кая, Камәретдин дус, барыбер бүгенге төн үтте инде, китер теге, ничек әле, «юбилей» дисеңме, авыз итик инде, — диде» [5: 70]. Шул рәвешчә, әсәрдә мәгънәсезлекнең әһәмиятлеккә, түбәнлекнең бөеклеккә, ваклыкның мәһабәтлеккә дәгъва итүе, тайпылышның норма булып калырга тырышуы көлү уята. Әлеге хикәяләрдә авторның усал, каһкаһәле көлү өстенлек итсә, түбәндәге әсәрләргә исә нечкә юмор хас. К.Тинчурин «Дачалар мөбәрәк булсын» (1915), «Әтәч» (1915) кебек хикәяләрендә исә юмористик планда байларча дачада яшәргә хыялланган геройлардан көлә. «Гыйшык» (1915) хикәясендә мәхәббәт тотып йөргән егетнең кыюсызлыгы аркасында сөйгәне белән таныша алмау күренеше нечкә юмор белән тасвирлана, геройга карата кызгану хисе уяна. «Әтәч» хикәясендә исә әтәчкә һөќүм ясау вакыйгасы геройга зур проблемалар тудра. Биредә комик хәл уңышлы файдаланылган. Комик хәл ул: «... әдәби әсәрдә, бигрәк тә комедияләрдә персонажларның эш-хәрәкәтләреннән килеп туган көлкеле, мәзәк хәл, ситуация» [1: 70]. Көлкеле вакыйга үз чиратында көлке тудыручы хәрәкәт, деталь белән көчәйтелә. Геройның таяк белән әтәчкә кизәнү нәтиќәсендә туган вакыйгалар шуның ачык мисалы.

Гомумән алганда, сатирик-юмористик хикәяләрендә Т.Тинчурин тормышчан сюжетларны, вакыйгаларны, ситуацияләрне тасвирлый. Язучыны милләтнең бүгенгесе, киләчәге борчый. Ул үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләрнең, буш куыкларның милләт үсешенә зур киртә булып торуын күрсәтә. Шушы темага нисбәтле әсәрләрдә чорның әхлакый эзләнүләре дә чагылыш таба. Шуларга бәйле рәвештә, автор укучы алдына ќитди проблемалар куя. Алар арасында яшәүнең мәгънәсе, фикри, рухи үсеш баскычлары, рухи камиллеккә, бөтенлеккә омтылу да бар. Идея-эстетик идеалына каршы килгән образлар үзәккә куела. Ќыеп әйткәндә, сатирикның төп максаты тискәре күренешләрне һөќү закончалыкларына нигезләнеп тәнкыйтьләү.

К.Тинчурин ил күләмендә, тормышта булган фаќигале вакыйгаларны да читләтеп узмый. Аларны үз әсәрләренең нигезенә, тукымасына кертә. «Искәндәр» (1915), «Хәкимќан агай» (1916) хикәяләрендә халыкка Империалистик сугыш алып килгән кайгы-хәсрәтләр сурәтләнә. Әлеге әсәрләр мисалында язучының төрле катлау кешеләренең драмасын тасвирлавы күренә. Шулай итеп, Беренче бөтендөнья сугышының дәһшәтен К.Тинчурин реалист язучы буларак ачарга тырышкан. Чорның иќтимагый-сәяси нигезен күрсәтергә омтылып автор милләт язмышына булган тәэсирен ача. Әсәрләрендә гәүдәләнгән геройларның яшәешен тасвирлаганда, әдип яшәү һәм үлем, тормыш, яшәүнең мәгънәсе кебек проблемаларны да үзәккә куя. Хикәяләрендә халыкның сугышка протест белдерүен чагылдыра.

К.Тинчуринның 1935-37 елларда язылган «Мәрќәннәр» исемле новелла–хикәяләр циклы 1960 елда басыла. Әсәр автобиграфик характерда иќат ителгән. Ул мөһим тарихи вакыйгаларны эченә ала. Беренче революция, шәкертләр хәрәкәте, Октябрь революциясе, Казан шәһәрен ак чехлардан азат итү өчен барган көрәш вакыйгалары сурәтләнә. Һәр хикәя билгеле дәрәќәдә төгәлләнгән әсәр төсмерен алган. Төрле эчтәлекле новеллалар үзара төп каһарман Сөләйман аша тезелгәннәр. Шуңа күп проблемалы, тотрыклы структуралы әсәр барлыкка килгән.

Сөләйман протатибы — язучы үзе. 1905 елда шәкертләр хәрәкәтендә катнашуы өчен мәдрәсәдән куылган К.Тинчурин әлеге әсәрендә шул тормышны тирәнтен белеп тасвирлый. Ләкин шунысын да әйтеп китәсе килә: Казанны аклар басып алган чакта Сөләйман ике арада кала, К.Тинчурин исә Октябрь революциясен дә, гражданнар сугышы чорында да халык ягында була. Геройның әлеге икеләнүләре заман таләбенә нигезләнеп языла.

Геройның язмышы да автор мөнәсәбәте белән түгел, тормыш кануннары белән хәл ителә. Әдип чорның драматик һәм болганчык күренешләрен тирәнтен тасвирлый. Заман зур үзгәрешләр, тетрәнүләр, фаќигаләр белән тулы. Әдипнең заман концепциясендә болар үзәктә торалар.

Шулай итеп, К.Тинчурин кискен борылыш елларында иќат итеп, татар әдәбиятын сәхнә әсәрләре белән генә түгел, хикәяләр белән дә баетты. Чорның актуаль социаль-иќтима­гый, сәяси проблемаларны кузгатуы, кешелек идеалларын байрак итеп күтәрүе белән зур әдип буларак үзен танытты.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   33




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет