Шәфкатьлелек бизи кешене



Дата11.07.2016
өлшемі24.89 Kb.
#191566
.

.Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене.


Максат: кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз:

-магнитофон,

-плакат,

-А. Кайа “Исламда әхлак”,

-Мәгариф №1, 2007,

-В. Казыйханов ”Әхлак дәресләре”,

-“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге “Казан 2000,

-“Татар халык иҗаты”. Риваятьләр һәм легендалар. Төзүчесе Гыйләҗетдинов С. М. Казан, 1987,

-Ә. Еники “Матурлык” хикәясе.

-Ф. Яруллин шигырьләр җыентыгы.


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Укытучының кереш сүзе.

Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Ф. Яруллин әйткәнчә, "Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар", “Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.” Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. "Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар - кеше дә начар" диелә татар халык мәкалендә. "Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә" дигән әйтем дә бар. Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен үзеңдә матур сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. (Хезмәтне ярату, намуслы, батыр, тугрылыклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, инсафлы, игътибарлы булу.)



  • Нинди матур сүзләр! Болар һәр кешене бизи торган асыл сыйфатлар.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибарлы, кешелекле була ала.
II. Төп өлеш.

Тормышта булган бер вакыйга сөйләнелә.

1. Фикер алышу. Түбәндәге сораулар бирелә.



  • Әби кызының нинди кыланышына түзә алмаган?

  • Дорфа сүзләренә, кимсетүенә, кансызлыгына һ.б.

  • Боларның барсын бер сүз белән ничек әйтеп була?

  • Шәфкатьсезлек, кешелексезлек һ. б.

  • Ничек уйлыйсыз: безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә.

  • Шәфкатьле, изгелекле, кешелекле кешеләр.

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

  • Шәфкатьле булу турында.

  • Нәрсә ул шәфкать? Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?

  • Кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт. Яхшы, киң күңеллелек, ярдәмчел булу, игелекле булу.

  • Шәфкатьлелек сыйфатлары нәрсәләрдә һәм кайларда чагыла?

  • Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, табигатькә, хайваннарга карата һ.б.

(Укучы хикәя укый.)

2. -Үзегезнең якыннарыгыз, тыныш-белешләрегез арасыннан шәфкатьле кешеләрне атагыз.

3. -Үзегез укыган әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан, кинофильмнардан нинди шәфкатьле кешеләрне хәтерегездә калдырдыгыз?

(Ә. Еники. “Матурлык” хикәясе укыла)

4. Магнитофон язмасында җыр тыңлау.



III. Ныгыту.

  1. Үзеңдә шәфкатьлелек сыйфатлары булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

IV. Йомгаклау.

  1. Шәфкатьлелек турында аңлатмалы сүзлектән уку.

  2. Шәфкатьсезлек турында аңлатмалы сүзлектән уку.

  3. Дәресне Ф. Яруллин шигыре белән тәмамлау.


V. Өй эше.

Нәселегездәге шәфкатьле кешеләр турында материал туплап килергә.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет