Татарстан Республикасы Буа шәһәренең лицей-интернаты



Дата11.07.2016
өлшемі1.56 Mb.
#190047


Татарстан Республикасы

Буа шәһәренең лицей-интернаты




Эшне башкарды: Гыймалетдинов Рамил Рифкать улы.

Җитәкчесе:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы.


2008-2009 нчы уку елы







1. Кереш............................................................4

2. Төп өлеш.......................................................6

А) Балачак хәтирәләре......................6

Б) Әкиятләре.....................................11

В) Батыр да ул, язучы да..................13

3. Йомгаклау.....................................................19

4. Кулланылган әдәбият...................................21



Кереш.
Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,

Туган җирне мин дә бик сөям.

Моңа мине син бит, син өйрәттен,

Хөрмәт белән сиңа баш иям.


Синең васыять – безнең тормыш анты,

Синең каның безнең тамырда.

Изге исемең керде йөрәкләргә

hәм мәңгегә шунда калыр да.


Ә. Хәсәнов

Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Дәү әни мин йоклар алдыннан “Кем иң көчле” , “Чуар тавык” , “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Бал корты һәм шөпшә”әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны бүгендә беләм , сыйныфташларым белән аралашканда һәрвакыт искә төшерәм. Бүгендә үземә үрнәк итеп әкияттәге “Бал кортын” алам, ул һәркөн эштә, тырыш. Миндә укуда үрнәк булырга телим, тырышып укырга, һәр эштә үрнәк булырга тырышам.

Без мәктәп дәреслегендә “Сертотмас үрдәк” әкиятен укыйбыз. Бу әкияттә сертотмас үрдәк күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озын-озын итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. “Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим”,- дип башлап китә торган булган ул сүзен. Яраса ярамаса да барсында сөйләгән. Хуҗасының йортны калдырып чыгып китүе турында да сөйләп биргән. Иптәшләре үрдәкне хуҗасын эзләргә җибәрүен дә әйткән. Соңыннан үрдәк үзе дә бәлагә тарый, төлке үрдәкне үзенең балаларына алып кайта “Үрдәк ите бигерәк тәмле була икән!”- дип, алар, авызларын ялый-ялый ашап та ташлаганнар. Әкиятнең асылы шунда, йорттагы хәбәрне бөтен кешегә сөйләргә ярамый. Әти – әниең әйткән сүзләрне үзеңдә саклый белергә кирәк. Гаиләгә авырлык китермичән , аларның ышанычлы кешеләре булып яшәргә кирәк.

Абдулла Алиш кайда яшәгән? Кемнәр белән аралашкан? Абдулла Алишның бабасы тумышы белән безнең яклардан. Алиш бабасы Тау ягының Шонгаты авылыннан булган. Аның улы Әлмәт, шуннан күчеп килеп, Әлмәт авылына нигез салган. Алишның әтисен Көек авылына мулла булып килгән, шунда өйләнгән. Бу гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Догалар укып, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Абдулла Алиш дөньяга килә. Бала чактан малайлар белән су буеларында йөрергә ярата. Актай елгасында су коенып , балык сөзеп үсә. Абдулла бик кечкенәдән әкиятләрне, төрле мәзәкләрне ярата. “Безнең әти дә, әни дә әкиятләрне бик матур итеп сөйли беләләр иде”,- дип сөйли бертуган апасы Закирә Алишева. “Кайчакларда кичләрен күрше Әсма аптыйны чакырып калдыралар иде. Менә ул сөйли иде дә соң кызыклы әкиятләрне! бер сөйләгәнне икенче кабатламый, берсеннән берсе кызыклы әкиятләре һич бетәрлек түгел иде,”-дип сөйли апасы.

Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аерата калку итеп күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә.

Балачак хәтирәләре

Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Абдула Алиш балалар күеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучылардан берсе. Әкиятләрен бик яратып бүгенге көндә дә укыйлар.Бала чакта әкиятләрен тыңлап үскәнгәдер минем өчен бик якын ул - Алиш абый. Мәктәптә без “Сертотмас үрдәк”, Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык” әкиятләрен укыйбыз.

Абдулла Алиш (Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас өязенең (хәзер Татарстанның Куйбышев районы) Көек авылында туа. Әтисе Габделбари абзый киң күңелле, үз заманы өчен алдынгы фикерле кеше була, солдат хезмәтендә йөреп кайтканга- мы, рус телен дә ярыйсы гына белә. Ул күп төрле газета-журналлар алдыра, балаларын кече яшьтән хезмәткә өйрәтә, аларны белемле, тәрбияле итәргә тырыша, русча укытуга да каршы килми. Әнисе Газизә апа исә шигырь-бәетләр чыгарырга бик һәвэс була.

Абдулла бик кечкенәдән үк китапларны, әкият һәм шигырьләрне ярата. Әти-әнисеннән, я башка кешеләрдән ишетеп, шигырьләр, көйле бәетләрне яттан сөйли. 5-6 яшьләрендә вакытта, әле укый яза белмәвенә карамастан, балалар өчен чыгарылган әкият китаплары җыя башлый. Аларны олылардан укытып, һәр сүзен диярлек хәтерендә калдыра, соңрак, китап юлларыннан бармагын йөртеп башкаларга да “укый”. Кадерле улы, ире, туганы турында тилмереп хәбәр көткән апаларга һәм әбиләргә “Герман сугышы бәетләре”н дә күңелләрне нечкәртерлек итеп яттан укып бирә ул.



Хәреф танырга Абдулла әтисеннән өйрәнә, аннары үз авылларындагы мәктәпкә йөри. Тугызынчы яшенә чыккач, әтисе аны 15 чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтә. Октябрь революциясе турында ул шунда ишетә, әкренләп дөнья хәлләре белән кызыксына башлый. Олырак шәкертләр белән аралаша, күп укый, халык иҗаты әсәрләрен җыю белән мавыга. Аның дәфтәрендә революцион шигыръләр дә, әкият, җыр, бәет, табышмак, мәзәк сүзләр, мәкаль һәм әйтемнәр дә туплана. Көеккә кайткач, ул аларны туганнарына, дусларына укый, яңаларын язып ала, үзе дә шигырьләр чыгара башлый.

Әдәбиятны ярату, матурлыкны сиземләү тойгыларын үстерүдә Көек авылы табигатенең дә йогынтысы зур була. Авылны икегә бүлеп, боргаланып аккан Актай елгасы, Камышлы күл буйлары, “күз ачып йомганчы бер чиләк” җиләк җыеп алырлык матур урманнар, хуш ис бөркелеп торган ямьле болыннар кочагында үтә Абдулланың бала чагы. Идел суыш ташып, Мәшкел елгасы болынга җәелгәч, бөтен авыл халкы белән ташу карарга чыгулар яисә, малайлар белән бергәләп, ерак елгага балыкка йөрүләр генә дә ни тора! Аннары, күңелле мәшәкатьләре белән, печән өсте җитә. Җәйге таңны су буенда я болында каршылау күңелдә нечкә хисләр, матур тойгылар уята, әйтеп бетергесез тәэсир калдыра. Бу соклангыч гүзәллекне түкми-чәчми сөйләп бирү теләге туа Абдуллада, кайбер тәэсирләрен, күзәтүләрен, гадәтенчә, блокнотына язгалап та куя ул. Ә көзен, мәктәпкә укулар башлангач, үзенең иншаларында җәйге истәлекләрен тасвирлый.

1919-1921 елларда ул, күрше Бураково авылына йөреп, рус мәктәбендә укый, әкиятләр, шигырьләр белән мавыгуын дәвам итә. Аның беренче шигыр-тезмәләрендә икмәк үстерүчеләр – игенчеләр хезмәте мактала.

Башка авыл малайлары кебек үк, Абдулла кече яшьтән крестьян хезмәтен татып, авырлыклар күреп үсә. Хуҗалыкта әтисенә ярдәм итүе умарта карарга өйрәнүдән башлана, бервакыт бал кортлары чагып бик каты авырып алса да, бу эштән күңеле кайтмый аның. Печән һәм урак өсләрендә мәшәкатьләр аеруча күбәя. Соңга таба әтисе белән төнге сукага да чыга башлый. Солдат хезмәтеннән зәгыйфьләнеп калган Габделбари абзый шатланып бетә алмый: “Аллага шөкер, малай өлгерде. Үземә зур ярдәмче булыр”,- ди. Ләкин, улының укуга омтылышын күреп, аның теләгенә каршы килми, яхшырак мәктәпкә урнаштыру хәстәренә керешә.

1923-1927 елларда Абдулла Спас педагогия техникумы каршында ачылган җидееллык мәктәптә укый. Спас белә Көек арасы 25 чакрым. Ул интернатта тора, туган авылына сирәк кайта, бөтен вакытын укуга һәм җәмәгать эшләренә бирә. Тиз арада ул алдынгы укучыларның берсе булып китә. Стена газетасы редколлегиясенә, учком бюросына сайлана, әдәбият, драма, спорт түгәрәкләренә йөри, мәктәп кичәләренда, концертларда чыгышлар ясый, чәнечкеле-көлкеле шигырьләр чыгара, кайберләрен “Яшь ленинчы” газетасына җибәрә.



Болар өстенә, аның тагын бер яраткан эше – матур әдәбият уку бар бит әле. Ә китаплар шулкадәр күп, шулкадәр кызыклы, укыган саен укыйсы килә. Мәктәп китапханәсе белән генә чикләнеп калмыйча, шәһәр китапханәсенә йөри ул. Спаста җәмәгать тәртибендәге татар китапханәсе оештыруда катнаша, иске китапларны яңарту-төпләү эшләрендә булыша.

Шулай итеп, шаулы мәктәп еллары үтеп тә китә. Укуны кайда дәвам иттерергә? Кем булырга? дип уйлана Абдулла. Укытучы-тәрбияче буласы килә аның. Крестьян хезмәтен татып, әрәм яткан сазлыкларын күреп үскәнгәме, җир төзүче профессиясе дә бик якын һәм кирәкле булып күренә. Билгеле, аның әле беркемгә дә әйтмәгән хыялы һәм омтылышы бар: кешеләр яратып укырлык кызыклы китаплар яза алсаң иде! Ләкин бу теләккә ирешү өчен озын юл үтәргә кирәклеген ул үзе дә яхшы аңлый. Ни генә булмасын, тизрәк Казанга ашкына.

1927-1930 елларда Абдулла Алиш Казан җир төзүчеләр техникумында укый, шул ук вакытта әдәбиятка һаман якыная бара. Әдәбият түгәрәкләренә йөри, техникумда чыгып килгән “Кызыл җир төзүче” газетасы һәм “Яңа белгечләр” исемле кулъязма журналының редколлегия члены була, үзе дә мәкалә, шигырь һәм хикәяләр яза. Шул ук техникум студенты яшь шагыйрь Фәтих Кәрим һәм башка язучылар белән бергә, “әдәби поход” дип аталган очрашу кичәләрендә катнаша. Такташ кебек ялкынлы шагыйрьләр белән аралаша. Бу елларда республика газета-журнал битләрендә “Гаптул Алишев”, “А.Абдул”, “А.Алиш” имзасы куелган шигырь һәм хикәяләр күренә башлый. Аның “Әти, эчмә!” исемле беренче хикәясе “Яшь ленинчы” газетасының 1929 елгы 5 февраль санында басыла. Шул ук елда язылган “Тургайлар очканда”, “Бозлар аккканда”, “Отряд умартасы” хикәяләрендәге вакыйгаларның күбесе Абдулла Алишның вожатыйлык эшчәнлеге белән бәйләнгән, кайберләрендә хәтта авторның прототибын күрергә мөмкин. Анда балалар тормышы, пионерларның җәмгыятькә файдалы эшләре сурәтләнә. Менә пионерлар язгы ташу вакытында су агымын күзәтеп дежур торалар, ярдәмләшү комитетының чәчүгә әзерләнеп куелган орлыкларын саклап калуда булышалар (“Бозлар акканда”). Умартачы улы Хәким белән урманнан корт иле җыеп кайтып, мәктәп бакчасында умарта асрый башлыйлар, отрядлары белән умартачылык һөнәренә өйрәнәләр (“Отряд умартасы”), ә икенче бер отряд пионерлары, иген кырларын ашлау өчен, ярыша-ярыша көл җыялар (“Отрядым барсысыннан да татлырак”).

1930 елда Абдулла Алиш Казаннан еракта – Минзәлә кантонында хезмәт практикасын үтә - мелиоратор булып эшли. Монда аны практикант итеп кенә түгел, яшь язучы буларак та җылы каршылыйлар. Үз профессиясе буенча эшләрен уңышлы башкару белән бергә, ул тиз арада район газетасында да үз кеше булып китә. Редакция каршында төзелгән әдәби түгәрәкнең бюросына сайлана, әдәби сәхифәләр оештыруда башлап йөри, беренче колхозлар һәм совхозлар турында мәкалә-очерклар яза, дәүләткә ашлык хәзерләү кампанияләрендә культура-агарту эшләрендә катнаша. Колхозлашу хәрәкәтенең киң колач алган чорында авылда барган үзгәрешләрнең үзәгендә була.



1933 елда Абулла Алиш Казанда татар телендә чыга башлаган“Техника” журналының җаваплы секретаре булып эшли. Монда да ул кабинетта гына утырмый, завод-фабрикаларда була, хезмәт дәрте белән рухланган гади совет кешеләре тирәсендә кайнаша, алар турында мәкаләләр, очерклар яза, шул ук вакытта балалар әдәбиятына һаман якыная бара.

Абдулла Алиш балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшли, үзенең урынын шунда таба, иҗатындагы кимчелеклзрдән арына бара. Аның әсәрләре “Яшь ленинчы”, “Пионер каләме” битләрендә басылалар, аерым җыентыклар булып чыгалар. “Отряд флагы” (1931) исемле беренче китабыннан соң “Дулкыннар” (1934) һәм “Ант” җыентыклары дөнья күрә. Аларда тупланган хикәяләр искелеккә каршы көрәш, социалистик милекне саклау, балалар арасында дуслык, коллективизм һәм интернационализм идеяләрен чагылдыра. “Дулкыннар” китабына язган рецензиясендә Муса Җәлил Алиш иҗатында “темаларны дөрес һәм уңышлы алу”, “сүрәтләр һәм картиналарның төрле-төрле” булуы, “хикәяләрнең композициясендә табышмаклы моментлар” куллану һ.б. уңышлы якларын күрсәтә, шуның белән бергә телендә булган кимчелекләргә тукталып үтә (М.Җәлил, 4 нче том, 134-136 битләр).

”Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим”, - дип яза Алиш 1936 елда Татарстан язучылар союзына биргән иҗат планында. Шул елдан башлап Бөек Ватан сугышына кадәр ул “Пионер каләме” журналының җаваплы секретаре, беркадәр вакыт Татарстан радиокомитетының балалар өчен тапшырулар редакциясендә дә эшли. 1937 елда, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. Бу еллар – язучының күп иҗат җимешләре биргән вакыты, әдәбиятта ныклы бер урын алып, балалар язучысы булып танылган вакыты.

Абдулла Алиш бала психологиясенгең бөтен нечкәләрен өйрәнеп, алар белән якыннан аралашып иҗат итергә тырыша, әсәрләрнең художество эшләнешенә зур игътибар бирә, кат-кат төзәтә. Язган әйберен бастырып чыгарганчы, дусларына, я балаларга укып фикер алышуны гадәткә кертә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, пионер лагерьларында, балалар бакчаларында еш була, туктаусыз эзләнә, өйрәнә. Шул ул вакытта нәни дусларын да күпнәрсәгэ өйрәтә. Казанның үзәк пионер клубында, соңрак “Пионер каләме” журналы редакциясе каршында әдәбият түгәрәкләре оештырып, әдәби иҗат белән кызыксынучы балаларга турыдан-туры ярдәм күрсәтә, укучылардан килгән хатларны да җавапсыз калдырмый.


Әкиятләр


Абдулла Алишнең язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла. Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” “Пионер каләме” журналының 1934 елгы 1 нче санда басылып чыга. Авторның соравы буенча, журнал редакциясе бу әдәбият турында фикер алышу, шул вакыттагыча әйтсәк, “Капкорсак патша”га суд оештыра. Журнал укучылардан бик күп хатлар килә. Шуларның кайберләре "Яратып укыдык”, “Китап булып чыксын” дигән исемнәр астында басылып та чыга (“Пионер каләме”, № 4-5. 1934). Балалар әкиятне яратып һәм күмәкләшеп укулары турында язалар, кайбер кимчелекләрен дә күрсәтәләр. Абдулла Алиш үзе дә әкиятләр иҗат итү турындагы фикер-тәҗрибәсен уртаклашып мәкаләләр яза, бала фантазиясенә якын булган бу жанрны үстерү бурычын алга куя. “Әкиятләрдә сөйләнерлек батырлыклар белән тулы яшәешнең чынбарлыгы турында әкиятләр тудырасы иде. Чорыбызның фантазиясе, үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен иде”, - ди ул “Совет әкияте тудыру юлында” дигән мәкаләсендә (“Яшь ленинчы” газетасы, 22 июнь 1934 ел).

“Капкорсак патша”дан соң Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар “Яшь ленинчы” газетасы, “Пионер каләме”, “Азат хатын” журналларында басыла киләләр, “Нечкәбил” (1937), “Әкиятләр” (1937, 1939), “Ана әкиятләре” (1940) исемнәре аерым китаплар булып та басылып чыгалар.

Абдулла Алишның әкиятләре бай эчтәлекле, тематикасы ягыннан төрле һәм реаль тормышка якын булулары белән аерылып торалар. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Шуның белән бергә, алар балаларга тәрбия бирүдә зур урын тоталар. Менә “Капкорсак патша” әкияте. Анда хезмәт ияләренең изүчеләргә каршы көрәше гәүдәләндерелә, бу көрәштә халык җиңеп чыга, барлык дошманнар юк ителә. Җиңүче батырлар – илнең яңа хуҗалары “дөньяда иң бәхетле, иң матур илдә” якты тормыш төзиләр. “Бозлар-явызлар” әкияте (1939) батырлыклары белән “бөтен дөньяны таңга калдырган, безнең йөрәкләрне шатландырган, безне дә җиңүләргә ашкындырган” челюскинчыларга багышланган. Әкияттә дуслык һәм бердәмлек, батырлык һәм фидакарьлек идеяләре бирелә, күңелдә совет кешесенә соклану, аның белән горурлану хисләре туа.

Абдулла Алиш әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөнься сурәтләнә. Андагы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзләренә хас табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр, шулай ук аларда кеше харакетрында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була. Бу нәрсә әкиятнең тәрбияви көчен үстерә, вакыйгалар һәм персонажлар турында фикер йөртеп, укучы үзе тиешле нәтиҗәне ясый ала. Мәсәлән, “Сертотмас үрдәк” әкиятендәге үрдәк йорттагы барлык серләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була, башка хайван һәм кош-кортларны да куркыныч астына куя. Ярый әле, хуҗа ерткычлардан саклану чараларын алдан күрә, вакытында кайтып кереп, йортны һәләкәттән коткара. Әкияттә, нигездә, кошлар, җәнлекләр турында сөйләнсә дә вакыйга реаль чынбарлыкка – кешеләр тормышына якын. Уяулык, сизгерлек, ил-йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясала.

Сугыш алды елларында Абдулла Алиш кече яшьтәге балаларга бик якыная. Ул “Пионер каләме” журналында кушымта итеп бирелеп килгән “Нәниләргә бүләк”не оештыручыларның берсе була, алар өчен күп кенә хикәяләр һәм әкиятләр иҗат итә.

“Яшь ленинчы” газетасының 1939 елгы 1 февраль санында язучы “Ана әкиятләре” сериясен башлап җибәрә. Изге ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр танып-белү һәм тәрбия максатыннан чыгып язылганнар. “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”, “Песиләр һәм күселәр”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Куян кызы” кебек гади генә сюжетлы әкиятләре аша автор балаларны табигать күренешләре һәм хайваннар дөньсы белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя.





Батыр да ул, язучы да
Менә шулай илһамланып яшәгәндә, ил күген кара болыт каплый: дәһшәтле сугыш башлана. Абдулла Алиш та, кулына корал алып, илне саклаучылар сафына баса. Сугыш кырында ул радист булып хезмәт итә. Беренче айларда аңардан хатлар килеп тора, хәтта ул берничә хикәя дә язып җибәрә. “Совет әдәбияты” журналының 1941 елгы 10 нчы санында “Дошманга каршы” (“Ашыгыч сызмалар”) дигән соңгы язмалары басыла. Монда ул Туган илгә олы мәхәббәт, “әнә шул куе урманнарга, киң басуларга дошманның канлы аягын бастырмас өчен, әнә шул кечкенә балаларның киләчәкләре өчен, илнең тынычлыгын саклар өчен” сугышка китүе, “илнең ышанычын тулысы белән аклыйсы килүе” турында сөйли. Өч улын Бөек Ватан сугышына озаткан сөекле әнисеннән үзе дә шундый рухтагы көйле хатлар ала.

1941 елның октябреннән башлап Абдулла Алиш тан хатлар туктала, берничә ел буе аның язмышы билгесез кала. Шундый авыр чакларда да әнисе, туганнары, якыннары һәм дуслары аның Ватанга тугрылыклы булып калуына ышанып яшәделәр, өметләнеп, хәбәр көттеләр.

Әйе, аның исеме калкып чыкты. Муса Җәлил батырлыгы белән бергә, Абдулла Алиш турындагы хакыйкать тә Туган илгә әйләнеп кайтты. Ул намусына тап төшермәгән, дошман алдында тез чүкмәгән, авыр әсирлек шартларында да фашизмга каршы көрәштә катнашкан, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр язарга да рухи көч тапкан! Тоткынлыкта иҗат ителгән бу шигырьләрдә әрнү-сагыш кына түгел, Ватанга булган керсез мәхәббәт һәм тугрылык, фашизмга нәфрәт хисләре, көрәш һәм өмет, җиңүгә ышаныч мотивлары да яңгырый:

...Агым иркенә имәм башымны,

Көчле колачларны салырмын.

Халкым өчен әгәр кирәк булса,

Агымга да каршы барырмын,-

ди ул. “Өметем зур минем киләчәккә” исемле шигырендә. Бу юлларны 1942 елда Абдулла Алиш белән Польшадагы Седльце концлагернеда әсирлек газаплары кичергән Газим Кадыйров ятлап кайта. Газим абый Алишның капчыгында 2-3 блокноты булганлыгын сөйли. Ул еш кына әсирләргә үзенең шигырьләрен укый торган була. Кайберәүләр аларны истә калдырганнар, кәгазь кисәге тапканнары күчереп тә алганнар. Газим Кадыйров аның 20 ләп шигырен ятлап, еллар буе хәтерендә саклаган (илгә кайткач, ул аларны Татарстан язучылар союзына һәм Абдулла Алишның туганнарына тапшырды, кайберләре матбугатта басылып та чыкты).

Бүгенге көндә Абдулла Алишның тоткынлыктагы тормышы турында шактый нәрсәләр беләбез. Муса Җәлил һәм аның көрәштәш иптәшләренең батырлыгын өйрәнүче журналистлар, язучылар яңа материаллар өсти торалар. Туган илгә кайтып ирешкән язмалар – Абдулла Алишның блокнотындагы шигырьләр һәм “Тормыштан хроникалар”ы, Берлин төрмәсендә язылган соңгы хаты, әсирлектә бергә булган кешеләрнең истәлекләре аның тоткынлыкта да көчле рухлы көрәшчеләр сафында калуын күрсәтә. “Алиш Берлин группасының башлыгы, Муса Җәлилнең уң кулы – ышанычлы ярдәмчесе иде”, - дип искә ала аны яшерен оешманың элекке члены Фәрит абый Солтанбеков һәм, берничәмәртәбә Берлинга барып, Алиштан антифашистик листовкалар алганлыгын сөйли...

Абдулла Алиш үлемне батырларча каршылый. Аның өчен иң кадерла нәрсә Туган ил, иң бөек максат Ватанга хезмәт итү иде. Бу юлда ул гомерен дә кызганмады. “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калабыз...” – ди ул үлем камерасыннан язган соңгы хатында. “Ике улым бар” исемле шигырендә, үзе үлгәч тә көрәш юлын дәвам иттеререлек улларына зур өметләр баглап, илгә хезмәт итү кебек изге эшнең яңа буыннарда кабатланачагына ышаныч белдерә:

Ике күзем минем үткен күз,

Күрә кайда дошман посканын.

Ике күзем кебек ике улым

Сизгер саклар илнең постларын!

Шуышмасын дошман тирә-якта,

Колакларым яхшы ишетә.

Мин үлсәм дә, ике улым кала,

Алар ишетер икесе ничек тә.

Фашист палачлары кулыннан һәлак булганда аңа әле 36 яшь тә тулып җитмәгән . Ул тормышны өзелеп яраткан, яшәүгә, туган җиренә әйләнеп кайтуга өмете зур булган.

Муса Җәлил һәм башка патриотлар белән бергә, халкыбыз Абдулла Алишның тыйнак батырлыгына, ихтыяр көченә сокланды. Беренчеләрдән булып, бу хисләрне шомлы көннәр, йокысыз төннәр газабын татыган газиз анасы (ул 1961 елда вафат булды), үзенең шигырь-бәетләрендә чагылдырды:

Рәхмәт булсын балама,

Туры юллардан барган.

Дошманнарның йөрәгенә

Бик күп куркулар салган.


Дошманнарга сатылмаган,

Улым сүзендә торган.

Нинди газаплар күрсә дә,

Һаман нык, чыдам булган.


Үзем үләм димәгән,

Балам кала димәгән.

Дошман сүзенә алданып

Туган илен бирмәгән!

Язучы туган Көек авылы – Абдулла Алиш исемендәге совхозның бер бүлекчәсе. Бу совхозның эшчәннәре – татарлар һәм руслар – иңгә-иң торып, тырышып эшлиләр, бертугандай дус яшиләр, батыр якташларын хөрмәт белән искә алалар. Игенчелектә һәм терлечелектә совхоз күләмендә зур уңышка ирешкән хезмәт алдынгыларына Абдулла Алиш исемендәге премияләр бирелә.

Әйе, эш күрсәткән кешеләрне халык онытмый: олылый, хөрмәтли, күңелендә саклый...

Абдулла Алишның ерак Германиядә язган әсәрләреннән безгә нибары 15 кенә шигыре мәгълүм. Болар батыр турындагы хакыйкатьнең безгә килеп җиткән чаткылары, өлгеләре генәдер, бәлки. Әмма монда-кешенең, көрәшченең киеренке хисләре, җанлы фикере, йөрәк тибеше.

Аның иҗатына Муса Җәлилнең тәэсире бик көчле. Җәлил шигырьләренә аваздаш тойгылар, аларга хас булган эмоциональ көч һәм тетрәгән йөрәк хисләре. Алишның шигырьләрендә дә ачык яңгырыйлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә, ахры, кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.

Муса да, Алиш та төрмәдә бер хисләр белән янганнар, бер максатка омтылганнар. Алар хөр, бәхетле, тыныч тормыш турында хыялланганнар.

Мин ярканат кебек һич тә

Яктыдан качмам.

Иркәләп сөйгән кояшка

Булмамын дошман.
Мин барамын якты көнгә

Ачык йөз белән,

...Хуш киләсез, көләч иртә,-

Дигән сүз белән,-

дип язган Алиш “Ярканат” исемле шигырендә.

Әмма бер фикер, бер ачы һәм котылгысыз тойгы соңгы минутларына чаклы җәлилчеләрне борчыган булса кирәк – ил алар турында хакыйкәтьне белерме? Ерак чит илләрдә билгесез, аннан да бигрәк, дошман тырнагында, гайбәткә пычранып үлүдән дә аяныч нәрсә бар микән дөньяда?

Берлинның Тегель исемле төрмәсендә совет тоткыннарының берсе Җәлилнең дусты һәм көрәштәше Әхмәт Симаев белән очраша һәм аңардан Дрезденда булган “суд” комедиясе турында сораша.

Җәлилчеләрнең һәрберсенә немец рейхына каршы җимерү эшләре алып барулары әйтелгән гаепләү карары бирелә. Гаепләү карарында күрсәтелгәнчә, аларның җимерү эше “Идел-Урал” комитетында, Идел татарлары легионында яшерен оешма төзүдән легионерларны кулларындагы коралларын Гитлерга каршы борырга чакырып, листовкалар чыгарудан гыйбарәт булган. Җәлилчеләрне Германиядәге коммунистлар, эшчеләр белән яшерен эш алып барулары өчен дә гаеплиләр. Прокурор үзенең гаепләү речендә аларны герман командованиесенең “зур ышаныч” күрсәтүеннән файдаланып, рейхка каршы җимерү эше алып барган бандитлар төркеме итеп күрсәтергә тырыша һәм тоткыннарга үлем җәзасы бирүне таләп итә.

Хөкем карары укылганнан соң судья гадел хөкем итү төсен саклау йөзеннән җәлилчеләрнең соңгы теләген сорый. Җәлилчеләрнең бер генә таләбе була: аларның исемнәрен Ватан белергә тиеш! Судья совет кешеләренең соравына каршы, киная белән, аларны фюрерга хезмәт иткән хыянәтчеләр итеп кенә белдерәчәкләре турында әйтә. Әйе, фашистлар батырларның исемнәрен пычратыр өчен төрле шакшы гайбәтләр тараталар, хәтта ялган документлар эшләтеп калдыралар. Әмма хакыйкәть, дөреслек барыбер җиңде, чикләрне, ерак илләрне үтеп, ул Туган илгә кайтты.

1946 елны Нигъмәт Терегулов Татарстан язучылар союзына Җәлил һәм Алиш шигырьләре тупланган куен дәфтәрләрен китереп бирә. Тагын берничә ел узгач, Алишның медицина бланкысына язган соңгы хаты, ниһаять, үзенең адресатын эзләп таба.




“Килдем, көрәштем, киттем,- дип яза Алиш бу хатында, - Язмышыбыз шундый инде, күрәсең. Соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калабыз. Их, яшисе килә, сез туганнарны күреп, баштан кичкәннәрне барысын да сөйлисе килә... Язган һәм уйланылган әсәрләрнең күбесе безнең белән юклыкка китәләр...” Алишның блокнотында “Тормыштан хроникалар” дигән язмасы бар. Анда ул үзенә Брянск янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, яраланган хәлендә дошман кулына төшүен яза. “1941 елның кышын Литвадагы Алитус шәһәре лагеренда үткәрдем. Биредә 17 мең әсир бар иде. Кыш узганчы, 14-15 меңе үлеп бетте”, - дигән юллар да бар. Хәзер инде коточкыч авыр, фаҗигале әсирлек тормышын күз алдына тулырак китерерлек мәгълүматлар да тупланды.

1942 елның җәендә Польшадагы Седльце лагеренда Алиш белән очрашкан Газим Кадыйров болай сөйли.

“Бу лагерь бик зур. Андагы чәнечкеле чыбыкларны ничек кенә кыландырып урып бетермәгәннәр. Ашарга көненә 25 кешегә 700 грамм ипи Һәм аз-азлап су бирәләр. Ипи дигәнне яртылаш агач оныннан пешерелгән, авызга кабырлык түгел.

Эшкә баручыларны иртән иртүк алып китәләр, кич кояш баеганда кайтаралар. Аякларда агач башмаклар, таш юлдан дагалы атлар сыман шак-шок басып барабыз. Муенннарда, нәләт тамгасы кебек, тимер кисәге асылынган. Анда синең номерың һәм рус икәнлеген язылган. Агач башмак сөйрәп суелган, кырылып, кабарып беткән аяклардан урам тышларына кан тамып кала...”

Бервакыт, ниндидер газета табып, немец сакчылары Алишны, аңын югалтканчы кыйнап, юеш идәнле бетон подвалга ябалар. Ул шунда берничә сәгать ята. Башын күтәрүгә, сакчы, зур электр лампасын кабызып, шул утка күз дә йоммыйча карап төн чыгарга боерык бирә. Күзен йома башласы, я чайкалып куйса, штык белән төртә.

Фашистлар шул рәвешчә әсирләрне куркытырга, аларның рухи көчен сындырырга омтылалар. Әмма, бу эш барып чыкмый. Лагерьда каяндыр яшерен листовкалар тарала. Аларда әсирләрне нык булырга, дошман коткысына бирелмәскә чакыралар.

Әмма Алишның конспиратив эше чын-чынлап Берлин янындагы Вустрау лагеренда Җәлил белән очрашканнан соң башланып китә. Дуслар бер-берсен бик тиз аңлыйлар һәм соңгы сулышларына кадәр дошманга каршы көрәшне туктатмаска ант итәләр.

1942 елның ахырында – 1943 ел башында фашистлар әсирлеккә төшкән татар солдатларыннан “Идел-Урал” исемле легион төзергә һәм аны Советлар Союзына каршы сугышта файдаланырга уйлыйлар. Төрле буржуазия калдыкларыннан, ак эмигрантлардан Берлинда “Идел Урал” комитеты (миттельштиль) һәм шул ук исемдәге газета оештырыла. Дошманның мәкерле планннарын җимерү нияте белән, әсирләрнең Яшерен өешмасы легионга һәм комитетка кереп, аларны эчтән шартлатырга кирәк дигән карарга килә. Шулай итеп Алиш, “Идел-Урал” редакциясенә тәрҗемәче булып эшләргә ризалыгын белдерә. Бу аңа типографиягә керергә, андагы шрифтларны файдаланырга һәм яшерен листовкалар бастырырга мөмкинлек бирә.

Патриотларның фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. Фронтка җибәрелгән беренче батальон ук Витебск тирәләрендә, немец офицерларын кырып бетереп, партизаннар ягына чыкты һәм Совет Армиясенә кушылды. Шулай итеп, бер меңгә якын кеше фашист коллыгыннан котыла. Аннан соң да татар әсирләре, берәм-берәмләп һәм төркем-төркем булып, легионнан качалар һәм партизаннарга кушылалар. Нәтиҗәдә,”Идел Урал” легионын фашистлар Советлар Союзына каршы файдалана алмыйлар.

Әлбәттә, Германиянең үзәгендә патриотлар алып барган бу хәтәр уен озакка сузылырга мөмкин түгел иде. Беренче батальон восстание күтәргәннән соң, фашистлар бигрәк тә сагаялар. Гестапо бер сатлык җан ярдәмендә яшерен оешманың эзенә төшә. 1943 елның 10-12 августларында кулга алулар башлана.




Йомгаклау

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Әмма бу искиткеч бай, күп кырлы характерның икенче ягын да күрсәтеп китмичә ярамас. Алишны якыннан белгән иптәшләре һәм замандашлары аның яхшы күңелле, гаҗәеп тыйнак, сабыр, хәтта беренче карашка бераз тартынучан күренүен сөйлиләр. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән. Бигрәк тә аны балалар яраткан. “Пионер каләме” редакциясендә эшләгән вакытында, аны һәрвакыт кызыл галстуклы укучы балалар сырып ала торган булган. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр; ул, һич авырсынмыйча, укучыларны үз балалары шикелле якын күреп, сәгатьләр буенча сөйләшеп утырган. Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.

Алиш тирәсендә бөтерелгән балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер дә очраклы хәл түгел. Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.

Әдәбиятка Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Үзенең кыска иҗат гомере дәверендә (фронтка киткәндә аңа нибары 35 яшь кенә була әле), Алиш төрле характерда һәм төрле жанрларда шактый күп әсәр язып калдырырга өлгерә. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, публицист, тәнкыйтьче, дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә. Аның зурлар өчен язылган “Якты күл” повесте заманы өчен бик зур һәм җитди тема күтәргән һәм аны шактый уңышлы чишә алган әсәрләр рәтендә тора. Алишның бай һәм матур таланты бигрәк тә нәниләр өчен язылган әкиятләрдә тулысынча чагыла. Бу өлкәдә ул чыннан да тиңдәшсез. Аның әкиятләре әллә нинди, телдән бирелмәслек сихри көчкә ия. Аларны укып чыккач, матур һәм гади телле, кызыклы, бераз гына шаянрак, нәниләрне әдәпкә өйрәтүче мондый акыллы әкиятләрне Алиш кебек олы җанлы кеше генә яза алыр иде, дигән фикергә киләсең. Аның “Сертотмас үрдәг”ен, “Капкорсак патша”сын, “Нечкәбил”ен, “Койрыклар”ын, “Бикбатыр белан Биккуркак” һәм башка әкиятләрен кем генә белми икән! Бу әкияятләр татар һәм рус телләрендә дистәләрчә тапкыр басылдылар һәм әле да басылып киләләр. Алар тормышка беренче булып аяк баскан нәниләргә бик зур фикерләрне ачып бирәләр, дуслык, иптәшлек хисе тәрбиялиләр, Ватанны сөяргә өйрәтәләр.

Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның гәүдәсе кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, аның олы җаны чагылган әкиятләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән. Шуның өчен дә халык аны зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала.

Халкыбыз күңеленә мәңгегә кереп калган, батырлыгына таң калган, шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыган кеше сез бүген Алиш абый. Сезне халык мәңгегә онытмас батыр да сез, кыю да безнең өчен язучы да. Бүгенге көндә “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем бирелә.Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.

1996 нчы елның, 15нче сентябрендә балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы бүләкләнә.

2006 нчы елның, 15 нче сентябрь дә балалар өчен чыга торган “Ялкын” журналын бүләклиләр. Бу Абдулла Алишның туган авылында, Көек авылында, аның һәйкәле янында бирелә. Шунда ук, безең якта туып үскән, якташыбыз Равил Рахмани да “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем ала. Бүгенге көндә балалар өчен иҗатын дәвам итүчеләрдән берсе булган язчы.

Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс яшәр, халкыбыз белән иҗаты да яшәр югалмас. Мин уземнең язмамны Абдулла Алишның әнисе, Газизә Алишова, иҗат иткән шигырь юллары белән бетерер идем.

Рәхмәт булсын балама,

Туры юлдан барган,

Дошманнарның йөрәгенә

Бик күп куркулар салган.

Дошманнарга сатылмаган,

Улым сүзендә торган.

Нинди газаплар күрсә дә,

Һаман нык, чыдам булган.

Балам кала димәгән,

Үзем үләм димәгән.

Дошман сүзенә алданып,

Туган илен бирмәгән!

Газизә Алишева







  1. . “Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел




  1. “Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.




  1. “Татар әдәбияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев,

И.Г. Гыйләҗев. Казан “Мәгариф” нәшртяты, 2005ел


  1. “Язучы да Алиш, батыр да” Илсөяр Сөнкишева

“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.


  1. “Ялкын”журналы . 2006ел, 9 нчы сан.



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет