Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының йомгаклау карарлары


Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 10 июлендәге 54-П номерлы карары



бет2/5
Дата14.06.2016
өлшемі441.5 Kb.
#134578
1   2   3   4   5
Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 10 июлендәге 54-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданка Р.Р. Гобәйдуллина «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне, үзләренә беркетелгән торак урыны булмаган ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендәге 732 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 16 маендагы 326 номерлы карары белән расланган Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне, үзләренә беркетелгән торак урыны булмаган ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирү һәм аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләренең 16 пунктындагы икенче абзацы, 17 пунктындагы өченче абзацы һәм 34 пунктындагы беренче абзацы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Гражданка Р.Р. Губайдуллина биш баласы һәм оныгы белән бергә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә тулай торакта яши. Өченче бала туганнан соң мөрәҗәгать итүченең күпбалалы гаиләсе 1990 елның августыннан бирле Татарстан Республикасы Әлмәт районы администрациясендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә тора. Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты 2009 елның 25 декабрендә Гобәйдуллиннар гаиләсен торак сертификаты алучылар реестрына кертүдән баш тарткан. Мөрәҗәгать итүченең мәрхүм ире А.Г. Гобәйдуллин сертификат алу хокукын тану турында дәгъва гаризасы белән Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Әлмәт шәһәр судының 2010 елның 24 февралендәге карары белән үзенең гаиләсен Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы буенча торак сертификаты алу хокукына ия күпбалалы гаиләләр исемлегенә кертү турында гражданин А.Г. Гобәйдуллинның гаризасы канәгатьләндерелгән.

Суд карарын үтәү йөзеннән А.Г. Гобәйдуллин гаиләсе Татарстан Республикасы буенча сертификат алу хокукына ия күпбалалы гаиләләрнең җыелма исемлегенә, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында исәпкә куелу датасыннан чыгып, – 2009 елның 27 июленнән кертелгән. Ләкин гаилә хәзерге вакытка кадәр торак сатып алу сертификаты алмаган. Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, Кагыйдәләрнең 16 пунктындагы икенче абзацында һәм 17 пунктындагы өченче абзацында билгеләнгән хокукый җайга салу шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләргә авыл җирлегендә яшәүче күпбалалы гаиләләргә караганда бернинди өстенлекне дә күз алдында тотмый. Мөрәҗәгать итүче раслаганча, авыл халкы үз торагын зурайту, өстәп кору һәм яхшырту мөмкинлегенә ия, ә шәһәрдә яшәүче гражданка Р.Р. Гобәйдуллина гаиләсе торак шартларын бары тик торак сертификаты ярдәмендә торак сатып алу хисабына гына яхшыртырга мөмкин. Аның фикеренчә, шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләр авыл җирлегендә яшәүче күпбалалы гаиләләр белән чагыштырганда бертигез халәттә тормый, ә дәгъва белдерелә торган нормалар торак сертификаты алганда әлеге гаиләләрне бертигез халәткә куя. Шуңа бәйле рәвештә ул шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләр торак сертификатларын чиратсыз алырга тиеш дип саный. Моннан тыш, гражданка Р.Р. Гобәйдуллина күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 34 пунктындагы беренче абзацы нигезләмәләре сатып алына торган торакның хакын торак сертификаты хисабына тулысынча түләргә мөмкинлек бирми дип билгеләп үтә, чөнки бүлеп бирелә торган акчалар торакның базар хакының бары тик 60—70 процентын гына каплый, калган өлешен күпбалалы гаилә үз акчалары исәбеннән түли. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, Кагыйдәләр торак урынын торак сертификаты хисабына сатып алганда күпбалалы гаилә чыгымнарын тулысынча компенсацияләүне билгеләргә тиеш. Бәян ителгәннәр нигезендә гражданка Р.Р. Гобәйдуллина Татарстан Республикасы Конституция судыннан күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 16 пунктындагы икенче абзацын, 17 пунктындагы өченче абзацын һәм 34 пунктының беренче абзацын Татарстан Республикасы Конституциясенең 55 статьясына туры килми дип тануны сорый, аның нигезендә һәркем торакка хокуклы, беркем дә торагыннан нигезсез рәвештә мәхрүм ителә алмый; дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары торак төзелешен хуплыйлар, торакка хокукны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыралар.

Татарстан Республикасы Конституция суды, әлеге эшне карап, Россия Федерациясе Торак кодексының 57 статьясындагы 1 өлеше, торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торучы гражданнарга социаль наем шартнамәләре буенча торак урыннары бирү тәртибен беркетеп, торак урыннарын мондый гражданнарны исәпкә алу вакытыннан чыгып чиратлылык тәртибендә бирү турындагы гомуми кагыйдәне билгели дип күрсәтте. 2006 елның 21 мартындагы 153 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган 2011 – 2015 елларга «Торак» федераль максатчан программасының «Федераль законнарда билгеләнгән гражданнар категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт торак сертификатларын чыгару һәм аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләре, шулай ук сертификат алырга теләүче гражданнарның исемлекләрен һәм мондый гражданнарның җыелма исемлеген төзү ярдәмче программада катнашучы гражданнар торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә куелган вакытка бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла дип билгели. Бу чакта җыелма исемлек гражданнарның һәр категориясе буенча ярдәмче программада катнашучы гражданнар торак урыннарга мохтаҗлар буларак нинди хронологик эзлеклелектә исәпкә куелган булсалар, шул рәвешчә төзелә (Кагыйдәләрнең 24, 26 пунктлары). Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирү, аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләренең мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган 16 пунктындагы икенче абзацында һәм 17 пунктының өченче абзацында гражданнарның җыелма исемлеген һәм сертификатлар алучы гражданнарның, сертификат алу өчен резервка кертелгән гражданнарның исемлекләрен төзү тәртибе күрсәтелә.

Димәк, шикаять бирелә торган нормалар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләр исемлеген төзегәндә чиратлылыкның федераль законнарда күрсәтелгән шул ук критериен (хронологик тәртипне) билгелиләр. Монда гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итүне күздә тотучы гамәлдәге хокукый нормалар федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә шәһәр һәм авыл җирлегендә яшәүчеләргә карата торак урынын сатып алу өчен торак бирү шартларын һәм тәртибен йә дәүләт ярдәме чараларын дифференциацияләүне билгеләми.

Дәгъва белдерелә торган Кагыйдәләрнең 16 пунктындагы икенче абзацы һәм 17 пунктындагы өченче абзацы нигезләмәләренең күпбалалы гаиләләргә торак сертификаты бирү чиратлылыгын аларның яшәү урынына (шәһәр яисә авыл җирлеге) бәйле итеп куймавы торакка хокукны гамәлгә ашырганда күпбалалы гаиләләрнең барысы өчен дә бертигез шартлар тәэмин итә. Исемлекләр төзүнең хронологик принцибы кешенең һәм гражданның хокуклары тигезлеген бозмый, чөнки торак белән тәэмин ителүгә мохтаҗ барлык гражданнар өчен, күпбалалы гаиләләр әгъзаларын да кертеп, билгеләнгән тәртип бердәй.

Дәгъва белдерелә торган нормаларга карата шәһәрдә яшәү факты гражданнарның күрсәтелгән категориясе өчен торак сертификатларын бирү тәртибен башкача хокукый җайга салуны гамәлгә ашыруга нигез булып тора алмый. Мөрәҗәгать итүченең шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаиләләр торак сертификатларын чиратсыз алырга тиеш дип раславы Татарстан Республикасы Конституциясенең, яшәү урынына карамастан кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре тигезлеген игълан итә торган, 28 статьясына (икенче өлеш) туры килми, һәм шуңа күрә нигезсез булып тора.

Дәгъва белдерелә торган Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирү, аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләре күпбалалы гаиләләрнең торак субсидиясе алуга хокукын гамәлгә ашыру механизмын билгели. Әлеге Кагыйдәләрнең 34 пунктындагы беренче абзацында сертификат хуҗасы торак урынны субсидия акчалары чикләрендә генә түгел, үз акчасына һәм (яисә) заем (кредит) акчаларына да сатып алырга мөмкин дип каралган. Күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 8 пункты нигезендә күпбалалы гаиләләр өчен субсидия күләме Татарстан Республикасында торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы боерыгы белән тиешле чорга расланган уртача хакыннан чыгып билгеләнә. Россия Федерациясе Конституция Судының торак урынын сатып алу өчен субсидияләр бирү юлы белән гражданнарның аерым категорияләренә торак хокукын гамәлгә ашыруга бәйле карарларыннан күренгәнчә, дәүләт торак сертификатларын куллану Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми, ләкин алар ярдәмендә граждан сайлап алынган яшәү урынында минимум лаеклы түләү белән торак сатып алу мөмкинлеге белән тәэмин ителә торган өлешендә. Базар икътисады шартларында торак урынын милеккә сатып алу өчен түләүсез субсидия күләмен торак базар бәясенең тулы эквиваленты да, гражданга үзе сайлап алган торак урыны үзенчәлекләреннән чыгып, милеккә сатып алу мөмкинлеге бирә торган акчаларның уртача исәпләнгән суммасы да йә әлеге акчалар тулысынча яки өстәп үз (заем) акчалары да тәшкил итәргә мөмкин (2007 елның 5 апрелендәге 5-П номерлы карары, 2008 елның 21 февралендәге 99-О-О номерлы, 2008 елның 6 октябрендәге 679-О-О номерлы билгеләмәләре).

Димәк, дәгъва белдерелә торган нормада торак урынын сатып алу шартын, шул исәптән үз акчаларына һәм (яисә) заем (кредит) акчаларына сатып алуны, билгеләү торакка конституциячел хокукны бозу буларак карала алмый.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 16 маендагы 326 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 11 июнендәге 398 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирү, аларны гамәлгә ашыру кагыйдәләренең 16 пунктындагы икенче абзацын, 17 пунктындагы өченче абзацын һәм 34 пунктының беренче абзацын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.



Гражданка С.Р. Изамбаева шикаятенә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясындагы «д» пунктының икенче абзацындагы, «ж» пунктының унбишенче һәм егерменче абзацларындагы аерым нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 18 октябрендәге 55-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданка С.Р. Изамбаева «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясындагы «д» пунктының икенче абзацындагы, «ж» пунктының унбишенче һәм егерменче абзацларындагы аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче ире, ике балигъ булмаган баласы, ике опекага алынган энесе, шулай ук иренең әтисе белән 34,2 кв. метрлы хосусыйлаштырылган фатирда яши. Аның бер баласы – инвалид, опекага алынган бер бала – Россия едерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июнендәге 378 номерлы карары белән расланган Авыр төрдәге хроник авырулар исемлегенә кертелгән, гражданнарның бер фатирда бергә яшәүләре мөмкин булмаган авыру белән интегүче инвалид. Гражданка С.Р. Изамбаева 2012 елда аны һәм аның гаилә әгъзаларын социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу турында гариза белән Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә мөрәҗәгать иткән. Ләкин азкеремле гражданнар гаиләсе булып саналмаганга күрә, алар исәпкә куелмаган, чөнки исәпләү чорында мөрәҗәгать итүче гаиләсенең һәр әгъзасына туры килә торган уртача айлык керем 8540 сум 21 тиен тәшкил итә һәм «Гражданнарның 2012 елның өченче кварталына салым салынырга тиешле керемнәренең һәм мөлкәтенең иң чик күрсәткечләрен раслау турында» Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2012 елның 16 июлендәге 1822 р номерлы күрсәтмәсе белән 6064 сум күләмендә билгеләнгән иң чик күрсәткечтән артып киткән. Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, аның гаиләсенең һәр әгъзасына туры килә торган керем күләмен исәпләгәндә, дәгъва белдерелә торган нормалардан чыгып, аларны азкеремлеләр дип тану өчен ике инвалид баланың социаль пенсияләре, опекага алынган баланың туендыручыны югалту очрагы буенча социаль пенсиясе, гаиләгә опекага алынган ике баланы карап тоту өчен бирелә торган акчалар, ике инвалид балага айлык акчалата түләүләр һәм инвалид балалары булган гаилә буларак коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү өчен субсидияләр-ташламалар исәпкә алынган.

Гражданка С.Р. Изамбаева фикеренчә, күрсәтелгән акчалата түләүләр аеруча социаль киеренке категорияләргә керүче гражданнарның яшәү өчен мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, ә опекага алынган баланың керемнәре, шул исәптән алиментлар, пенсияләр, пособиеләр һәм аны карап тотуга бирелә торган башка социаль түләүләр суммалары, Россия Федерациясе Граждан кодексының 37 статьясындагы 1 пунктына нигезләнеп, опекун яисә попечитель тарафыннан бары тик опекага алынган бала мәнфәгатьләрендә, алдан ук опека һәм попечительлек органы рөхсәте белән генә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә ул дәүләт социаль ярдәменең әлеге төрләре торак шартларын яхшыртуга билгеләнмәгән, аларны бирү гражданнарны азкеремлеләр дип тану турындагы карар кабул ителгәндә исәпкә алынмаска һәм шуңа күрә аларны социаль наем шартнамәсе буенча торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә куелуга каршылык тудырмаска тиеш дип саный.

Бәян ителгәннәр нигезендә гражданка С.Р. Изамбаева «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясындагы «д» пунктының икенче абзацындагы, «ж» пунктының унбишенче һәм егерменче абзацларындагы аерым нигезләмәләрне Татарстан Республикасы Конституциясенең 38 (беренче һәм өченче өлешләр), 54 (беренче өлеш), 55 һәм 58 (икенче өлеш) статьяларына туры килми дип тануны сорады.

Татарстан Республикасы Конституция суды, әлеге эшне карап, күрсәтелгән социаль түләүләрнең инвалид балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, гаиләгә опекага (попечительлеккә) алынган балалар тәрбияләнә торган гаиләләрнең матди тәэмин ителешен яхшыртуга юнәлдерелгән булуын күрсәтте. Әлеге түләүләрнең финанс чыганаклары: федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары. Шулай итеп, үзенең хокукый табигате буенча алар әлеге гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме төре булып торалар.

Дәүләт социаль ярдәменең карала торган төрләрен бирү даими нигездә гамәлгә ашырыла. Шуңа бәйле рәвештә опекунга (попечительгә) опекага алынган затны карау өчен бүлеп бирелгән пенсияләр, акчалар, шулай ук айлык акчалата түләү һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар гаиләнең мөлкәти хәленә йогынты ясый торган тотрыклы керем төрләре булып торалар.

Инвалид балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәмнең аталган төрләрен күрсәтү Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән социаль дәүләт максатларына (7 статья, 1 өлеш), шулай ук авыру, инвалидлык, туендыручысын югалту очрагында, балалар тәрбияләү өчен һәм законда билгеләнгән башка очракларда социаль тәэминат буенча дәүләтнең бурычына бәйле (39 статья, 1 өлеш). Шундый ук нормалар Татарстан Республикасы Конституциясендә дә бар (13 статья һәм 54 статья, беренче өлеш). Димәк, социаль ярдәмнең күрсәтелгән төрләрен алучы гражданнар өчен алар керем булып тора һәм билгеле бер тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен тәэмин итә. Социаль наем шартнамәләре буенча муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирү максатларында гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга аларны аз керемлеләр дип тану өчен туры килә торган керем күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган керем төрләре федераль закон чыгаручы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының дискрецион вәкаләтләре итеп билгеләнә (Россия Федерациясе Торак кодексының 13 статьясындагы 3 пункты). Димәк, күрсәтелгән керем күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган керем төрләре Татарстан Республикасы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә, шул исәптән республиканың финанс һәм башка матди мөмкинлекләрен исәпкә алып та, һәм, димәк, мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган нормаларда каралган дәүләт социаль ярдәме төрләре кеше һәм гражданның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен боза торган нормалар буларак карала алмый.

Шул рәвешле Татарстан Республикасы Конституция суды «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясындагы «д» пунктының икенче абзацындагы, «ж» пунктының унбишенче һәм егерменче абзацларындагы аерым нигезләмәләрне Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.

Татарстан Республикасы Конституция суды тагын шуны да билгеләп үтте: дәгъва белдерелә торган нормаларны Татарстан Республикасы Конституциясендәге нормаларга туры килә дип тану гражданнарны азкеремлеләр дип тану һәм аларга муниципаль торак фондыннан торак урыннарын социаль наем шартнамәләре буенча бирү максатларында гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган керем күләмен билгеләү тәртибен хокукый җайга салуны алга таба камилләштерергә комачаулык итми. Татарстан Республикасы Конституция суды гаиләдә инвалид балаларның һәм опекага (попечительлеккә) алынган балаларның барлыгын исәпкә алуны дифференциацияле җайга салуны билгеләп, аларның социаль киеренкелеген исәпкә алып, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә алу өчен стимул булып торыр иде һәм шушы категорияләрдәге гражданнарның социаль яклану дәрәҗәсен арттырырга һәм, ахыр чиктә, социаль дәүләт максатларына ирешергә, кешенең лаеклы яшәешен һәм ирекле үсешен тәэмин итә торган шартлар тудырырга мөмкинлек бирер иде.

Бу рәвешле хокукый җайга салу шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 1 июнендәге 761 номерлы Указы белән расланган 2012 – 2017 елларга балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясе принципларына һәм бурычларына туры килер иде. Моннан тыш, мондый алым инвалидларны һәм балаларны яклау хокуклары өлкәсендә халыкара стандартларга туры килер иде.



Гражданин Р.М. Нуриев шикаятенә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 12 мартындагы 157 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче кайбер категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенең 2 пунктындагы бишенче абзацының һәм 13 пунктының конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 27 ноябрендәге 56-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданин Р.М. Нуриев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 12 мартындагы 157 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче кайбер категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенең 2 пунктындагы бишенче абзацы һәм 13 пункты белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Әлеге Тәртипнең 2 пунктындагы мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган бишенче абзацында торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар рәвешендә социаль ярдәм чаралары табибларга, провизорларга, урта медицина һәм фармацевтика белеме булган хезмәткәрләргә, дәүләт социаль хезмәтләр системасының турыдан-туры социаль-медицина хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә, шулай ук авыл җирендә урнашкан медицина учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләгән һәм шунда яшәүче пенсиягә чыккан хезмәткәрләргә күрсәтелә дип карала. Күрсәтелгән Тәртипнең дәгъва белдерелә торган 13 пункты нигезендә бер үк вакытта берничә нигез буенча социаль ярдәм чаралары алу хокукына ия белгечкә социаль ярдәм чаралары, әгәр федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән башкача билгеләнмәгән булса, гражданның теләге буенча бер генә нигезгә таянып күрсәтелә.

Гражданин Р.М. Нуриев 1983 елдан алып 2008 елга кадәр, шул елны да кертеп, авыл җирендә табиб булып эшләгән һәм 2004 елдан бирле пенсионер булып тора. 2008 елда аны «Татарстан Республикасында (Татарстанда) гигиена һәм эпидемиологиянең Чаллы шәһәрендәге үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Мөслим районы филиалы бүлегеннән штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, ул, авыл җирендә урнашкан медицина учреждениесендә 10 ел эшләп пенсиягә чыккан һәм шунда яшәүче хезмәткәр буларак, ут һәм җылылык өчен түләү буенча субсидияләр рәвешендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 20 апрелендәге 192 номерлы «Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары турында» карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 29 маендагы 344 номерлы карары редакциясендә) белән билгеләнгән социаль ярдәм чараларына хокуклы. Ләкин Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җавапларыннан аңлашылганча, күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары аңа бирелә алмый, чөнки ул республика учреждениесе хезмәткәре түгел, ә федераль учреждение хезмәткәре булып торган. Мөрәҗәгать итүче шулай ук күрсәткәнчә, аңа авыл җирендә яшәүче медицина хезмәткәрләре өчен каралган социаль ярдәм чаралары күрсәтүдән баш тарталар, чөнки ул пенсионер буларак, 2005 елдан бирле транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү ала, ә дәгъва белдерелә торган Тәртипнең 13 пункты нигезендә бер үк вакытта берничә нигез буенча социаль ярдәм чаралары алу хокукына ия белгечкә социаль ярдәм чаралары, әгәр федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән башкача билгеләнмәгән булса, гражданның теләге буенча бер генә нигезгә таянып күрсәтелә.

Гражданин Р.М. Нуриев, ул дәгъва белдерә торган Тәртип гражданның федераль яисә республика сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәре булып тору-тормавына бәйле рәвештә хокукый җайга салуда аерымлыкны күздә тотмый, шуңа күрә авыл җирендә яшәүче медицина хезмәткәрләренең барысына да искәрмәләрсез кагылырга тиеш дип күрсәтә. Шул ук вакытта, мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, әлеге Тәртипнең 2 пунктындагы бишенче абзацына хокук куллану практикасы белән әлеге субсидияләр, федераль сәламәтлек саклау учреждениеләре медицина хезмәткәрләренә бирелмичә, республика сәламәтлек саклау учреждениеләре медицина хезмәткәрләренә генә бирелергә мөмкин дигән мәгънә салына.

Гражданин Р.М. Нуриев билгеләп үткәнчә, дәгъва белдерелә торган Тәртипнең 13 пункты белән аның ут һәм җылылык өчен түләүгә субсидияләр алу хокукын чикләүне законсыз, чөнки «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4 – 7 статьяларында билгеләнгән социаль ярдәм чаралары гражданның теләге буенча нигезләрнең берсе буенча гына күрсәтелә торган гражданнар исемлегенә кертелмәгән.

Бәян ителгәннәр нигезендә, мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 12 мартындагы 157 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче кайбер категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенең 2 пунктындагы бишенче абзацы һәм 13 пункты аның Татарстан Республикасы Конституциясенең 2, 13, 54 (беренче өлеш), 58 статьяларында билгеләнгән конституциячел хокукларын һәм ирекләрен боза дип саный.

Татарстан Республикасы Конституция судының әлеге эш буенча утырышы барышында дәгъва белдерелә торган Тәртиптәге 13 пунктның гражданин Р.М. Нуриевка карата кулланылган яисә кулланылырга тиеш булуы расланмады. Мөрәҗәгать итүче дәгъва белдерә торган Тәртипнең 13 статьясының конституциячеллеген тикшерү өлешендә әлеге эшне карау туктатылырга тиеш, чөнки мөрәҗәгать итүченең бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүе мөмкин түгел.

Шикаять белдерелә торган Тәртипнең 2 пунктындагы бишенче абзацы нигезләмәләрен карап, Татарстан Республикасы Конституция суды түбәндәгеләрне билгеләде: 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2004 елның 31 декабренә аерым категорияләрдәге гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе һәм системасы үзгәртелде. Мәсәлән, күрсәтелгән Федераль законның 35 статьясындагы 50 пункты белән үз карамагында тиешле сәламәтлек саклау оешмалары булган дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләре бирелде. Шуннан чыгып, сәламәтлек саклауның махсуслаштырылган федераль оешмалары медицина хезмәткәрләре өчен социаль ярдәм чаралары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары карамагындагы сәламәтлек саклау оешмалары медицина хезмәткәрләре өчен – Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан, ә муниципаль сәламәтлек саклау оешмалары медицина хезмәткәрләре өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә дип каралды (Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында 1993 елның 22 июлендәге 5487-1 номерлы Россия Федерациясе законнары нигезләренең (2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) 63 статьясындагы дүртенче – алтынчы өлешләре). Авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче федераль дәүләт учреждениеләрендә вазыйфалар биләүче медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 17 октябрендәге 839 номерлы «Авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче, федераль дәүләт учреждениеләрендә вазыйфалар биләүче медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә 2012 – 2014 елларда социаль ярдәм чаралары турында» гы карары белән билгеләнде. Күрсәтелгән карар нигезендә дәүләт сәламәтлек саклау системасының федераль учреждениеләре медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә (шул исәптән күрсәтелгән учреждениеләрнең элек эшләгән һәм 2012 елның 1 гыйнварына кадәр эштән азат ителгән медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә), алар 2004 елның 31 декабренә Россия Федерациясе законнары нигезендә җылылык һәм ут белән тәэмин ителгән фатирларны түләүсез алу хокукына ия булган очракта 2012 елда дәүләт сәламәтлек саклау системасының федераль учреждениеләрендә 2005 елның 1 гыйнварыннан 2011 елның 31 декабренә кадәр (шул көнне дә кертеп) фактта эшләнгән вакыт өчен бер мәртәбә акчалата түләү каралган иде. Гражданин Р.М. Нуриев федераль сәламәтлек саклау учреждениесенең әлеге категориясенә керүче хезмәткәр буларак мондый бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләүне алган.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, федераль законнарның югарыда аталган нормаларының үзара системалы бәйләнешеннән күренгәнчә, «Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче кайбер категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында» 2005 елның 20 апрелендәге 192 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән (2008 елның 29 маендагы 344 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары редакциясендә) социаль ярдәм чаралары дәүләт сәламәтлек саклау системасының Татарстан Республикасы карамагындагы оешмаларының медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре өчен генә билгеләнде. Мөрәҗәгать итүче шикаять белдерә торган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күрсәтелгән карарын үтәү йөзеннән әзерләнгән Тәртип социаль ярдәмнең әлеге чараларын бирү механизмын билгели. Моннан аңлашылганча, дәгъва белдерелә торган нормада табибларга, провизорларга, урта медицина һәм фармацевтика белеме булган хезмәткәрләргә, дәүләт социаль хезмәтләр системасының турыдан-туры социаль-медицина хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә, шулай ук авыл җирендә урнашкан медицина учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләгән һәм шунда яшәүче пенсиягә чыккан хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен социаль ярдәм чаралары бирүгә беркетелгән хокук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләренең авыл җирендә яшәүче һәм медицина ярдәме кебек социаль әһәмиятле өлкә белән шөгыльләнүче хезмәткәрләренең социаль яклануын тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Шул рәвешле Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 12 мартындагы 157 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Гражданнарның авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче кайбер категорияләренә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенең 2 пунктындагы бишенче абзацы нигезләмәләрен Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.

Татарстан Республикасы Конституция суды, мөрәҗәгать итүче дәгъва белдерә торган хокукый нигезләмәләрне Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип тану авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләгән һәм шунда яшәүче медицина хезмәткәрләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын бирү тәртибен хокукый җайга салуны камилләштерүгә комачауламый дип билгеләп үтте. Дәгъва белдерелә торган нигезләмә әлеге норманың Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләренә карата гына кулланылуын һәм шуңа күрә аның федераль сәламәтлек саклау учреждениеләре медицина хезмәткәрләренә кагылмавын күрсәтү юлы белән әлеге норманың гамәлдә булу өлкәсен төгәлләштерү максатында өстәмә җайга салуны кире какмый.

«Чүпрәле муниципаль районы мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының 2007 елның 27 июнендәге 205 номерлы карарының 2 пунктындагы өченче абзацы белән үзләренең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданнар О.В. Албутова һәм Л.В. Албутов шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тарту хакында



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет