Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының йомгаклау карарлары



бет1/5
Дата14.06.2016
өлшемі441.5 Kb.
#134578
  1   2   3   4   5


Татарстан Республикасы Конституция судының

2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат
Татарстан Республикасы Конституция судының

йомгаклау карарлары
2013 елда Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан 14 йомгаклау карары, шул исәптән Татарстан Республикасы законнарының норматив хокукый актларының конституциячеллеген тикшерү турындагы эшләр буенча гражданнар һәм аларның берләшмәләренең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаятьләре буенча 6 карар, шулай ук 8 билгеләмә кабул ителде (эшне карап тикшерүгә алудан баш тарту турында 6 билгеләмә һәм шикаять буенча эшне туктату турында 2 билгеләмә). Узган елда 19 йомгаклау карары чыгарылган иде, шулардан 4 карар һәм 15 билгеләмә гражданнарның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата кабул ителде.

Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда кабул ителгән йомгаклау карарлары эчтәлекләре буенча түбәндәге мәсьәләләргә кагылды.



Гражданин М.Ә. Гайнанов шикаятенә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 2 пунктының аерым нигезләмәләренең конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 12 февралендәге 51-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданин М.Ә. Гайнанов Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 2 пункты нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте, алар нигезендә Татарстан Республикасы милкендәге җирләрдән гражданнар милкенә җир кишәрлекләре авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнарга индивидуаль торак төзелеше өчен 0,25 гектарга кадәр мәйданда түләүсез бирелә. Мөрәҗәгать итүче күрсәткәнчә, ул 2004 елдан бирле Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында яши. 2010 елда гражданин М.Ә. Гайнанов, дәгъва белдерелә торган нормага таянып, булган торак мәйданы нормаль торак шартларын тәэмин итү өчен җитәрлек булмаганга күрә, үзенең гаиләсенә индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеген түләүсез бирүне сорап, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән. Ләкин аңа җир кишәрлеген муниципаль милектәге җирләрдән сатып алырга тәкъдим ителгән, чөнки бары тик Татарстан Республикасы милкендәге җирләрдән генә җир кишәрлекләре түләүсез бирелә, ә индивидуаль торак төзелеше өчен яраклы җирләр Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында юк.

Гражданин М.Ә. Гайнанов фикеренчә, ул шикаять белдерә торган нигезләмәләр Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнарга торакка хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырмыйлар, шулай ук дәүләт хакимияте органнарын һәм җирле үзидарә органнарын торак төзелешен кызыксындыруга этәрмиләр. Шуңа бәйле рәвештә, мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 2 пунктының дәгъва белдерелә торган нигезләмәләре аның Татарстан Республикасы Конституциясенең 27 (беренче һәм икенче өлешләр), 28 (беренче һәм икенче өлешләр), 30, 55, 58 статьяларында билгеләнгән конституциячел хокукларын һәм ирекләрен боза дип санады.

Күрсәтелгән эшне карап, Татарстан Республикасы Конституция суды түбәндәге нәтиҗәгә килде: федераль законнар, гражданнарга җир кишәрлекләрен түләүсез бирү өчен нигезләрне, затлар даирәсен һәм шартларны билгеләп, гражданнарның авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлү фактын ул нигезләр исәбенә кертми. Моннан күренгәнчә, авыл җирлегендә яшәүче мөрәҗәгать итүче федераль законнар нигезендә индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеге түләүсез бирелү хокукына ия затлар даирәсенә керми.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы закон чыгаручысы, үзенең дискрецион вәкаләтләре кысаларында эш итеп, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 2 пунктында Татарстан Республикасы милкендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар милкенә, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше өчен 0,25 гектарга кадәр мәйданда түләүсез бирелү хокукын беркеткән.

Индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеге түләүсез бирелү турында дәгъва белдерелә торган нигезләмәдә каралган хокук үзенең эчтәлеге һәм мәгънәсе буенча җирдән файдалануның түләүле булуы хакындагы гомуми кагыйдәдән искәрмә булып тора, максатчан төсмергә ия һәм бары тик Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнарга һәм бары тик Татарстан Республикасы милкендәге җирләрдән генә бирелә. Дәгъва белдерелә торган норма белән беркетелгән күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнарга индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлеген түләүсез алу мөмкинлеге үзенең хокукый табигате буенча авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән һәм үзенең торак шартларын яхшыртырга теләүче гражданнарга социаль ярдәм чарасы булып тора һәм шул нигездә торакка конституциячел хокукны гамәлгә ашыру алымнарының берсен тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә әлеге норма торакка конституциячел хокукны берничек чикләүне дә үз эченә алмый.

Моннан тыш, җир кишәрлекләрен түләүсез алу буенча дәгъва белдерелә торган нормада каралган хокук Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнарга торак шартларын яхшыртуның һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең өстәмә алымы булып тора. Бу исә, күрсәтелгән хокукны бирү нигезләре һәм шартлары социаль-икътисадый үсешнең әлеге этабында булган финанс һәм башка матди мөмкинлекләрне исәпкә алып, республика тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә дигәнне аңлата.

Татарстан Республикасы Конституция суды билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6.1 статьясында (2008 елның 20 маендагы 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) каралган нигезләмәнең дә хокукый табигате һәм максатчан юнәлеше шундый ук, аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләре социаль ипотека системасында торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен әлеге Закон кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль ипотекада катнашучы, авыл җирлекләрендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән яшь белгечләр, бюджет өлкәсе һәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасыннан булган гражданнар милкенә, социаль ипотека системасында эшчәнлеген гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган оешма белән инвестицияләрне күздә тотучы шартнамәләр төзегән булсалар, индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бер тапкыр түләүсез бирелергә мөмкин.

Шул рәвешчә, гражданин М.Ә. Гайнановның авыл җирлегендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән бюджет өлкәсе хезмәткәре буларак җир кишәрлеген, шул исәптән муниципаль милектәгесен дә, «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән башка таләпләр үтәлгән килеш, социаль ипотека системасы кысаларында бер мәртәбә түләүсез алу хокукы юкка чыкмый.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 2 пункты нигезләмәләрен Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.



Гражданка Л.И. Чувашлова шикаятенә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пунктының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасының конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 27 мартындагы 52-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына гражданка Л.И. Чувашлова «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пункты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасы белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Гражданка Л.И. Чувашлова өч балигь булмаган баласы булган ялгыз ана. Мөрәҗәгать итүченең өлкән улы «Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы» федераль дәүләт казна гомуми белем бирү учреждениесендә укый. Гражданка Л.И. Чувашлова күрсәткәнчә, 2011 елның декабренә кадәр ул яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәрендә теркәлгән була, шунда 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә бирелә торган социаль ярдәм чаралары, шулай ук ялгыз ана баласына айлык пособие ала. 2011 елның декабрендә яшәү урыны буенча Казан шәһәрендә теркәлгәннән соң, ул Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Вахитов районы идарәсенең социаль яклау бүлегенә күрсәтелгән социаль ярдәм чараларын бирү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ләкин гражданка Чувашловага 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен каралган социаль ярдәм чараларын бирү һәм өлкән улына айлык пособие түләүдән баш тарталар, чөнки 2011 елның сентябреннән аның улы Казан Суворов хәрби училищесында укыганлыктан, тулысынча дәүләт тәэминатында тора. Гражданка Л.И. Чувашлова «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пункты, әгәр бала укуына бәйле рәвештә тулысынча дәүләт тәэминатында булса, мондый күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары бирүдән баш тарту өчен нигез булып торган, дәгъва белдерелә торган нигезләмәләргә кагылышлы өлешендә хокукый билгесезлеккә ия, чөнки ул эчтәлегеннән чыгып караганда, балаларның тулысынча дәүләт тәэминатында булуына яисә булмавына бәйле рәвештә хокукый җайга салу аермасын күздә тотмый дип саный.

Моннан тыш, гражданка Л.И. Чувашлова дәгъва белдерелә торган Нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасында билгеләнгән, балалары тулысынча, шул исәптән укуга бәйле рәвештә дәүләт тәэминатында булган гражданнарны балага айлык пособие алучылар исемлегеннән төшереп калдыру аның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен бозуга китерә, чөнки ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән һәм улының ял, бәйрәм көннәрендә һәм каникул вакытларында иреккә чыкканда, башка чыгымнардан тыш, туклану, кием-салымнар һәм дарулар сатып алу, ял итүне оештыру чыгымнарын тота дип күрсәтә. Гражданка Л.И. Чувашлова «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пунктын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасын Татарстан Республикасы Конституциясенең 38 (беренче һәм өченче өлешләр), 54 (беренче өлеш), 58 (икенче өлеш) статьяларына туры килми дип тануны сорый.

Әлеге эшне карап, Татарстан Республикасы Конституция суды «Татарстан Республикасында адреслы социаль яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган 8 пунктында каралган субсидияләр максатчан төсмергә ия һәм, күпбалалы гаиләләрнең икътисадый һәм социаль хәленнән чыгып, матди уңайлыкларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дип билгеләп үтте. Бу субсидияләрнең хокукый табигате тагын шуңа да бәйле, алар күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм буенча өстәмә чаралар буларак биреләләр һәм тулысынча Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән финансланалар. Бу, аларны бирү нигезләрен һәм шартларын, шул исәптән күпбалалы гаиләләр составына карата билгеләнә торган критерийларның да республика тарафыннан әлеге социаль-икътисадый үсеш этабында финанс һәм башка мөмкинлекләрне исәпкә алып мөстәкыйль билгеләнә дигәнне аңлата. Әлеге закон нигезләмәләре гаиләдә 18 яшькә кадәрге, тәрбиягә алган балаларны да кертеп, кимендә өч бала булуны күрсәтелгән субсидияләрне бирүнең хокукый шарты буларак билгели.

Татарстан Республикасы Конституция суды 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга айлык субсидия, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларына уку тәмамланганчыга кадәр, ләкин 18 яшькә җиткәнчегә кадәр генә, транспортта йөрү өчен айлык субсидия билгеләү һәм түләү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең IV һәм V бүлекләрендә билгеләнгән, ә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү субсидияләр бирү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә белән билгеләнгән дип күрсәтте. «Татарстан Республикасында адреслы социаль яклау турында» Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында кабул ителгән әлеге хокукый нормаларда күпбалалы гаиләдәге баланың тулысынча дәүләт тәэминатында булуының мондый гаиләгә күрсәтелгән субсидияләрне бирүдән баш тарту шарты буларак каралуы турында нинди дә булса күрсәтмәләр юк.

Татарстан Республикасы Конституция суды, Л.И. Чувашлованың өч баласыннан берсенең Казан Суворов хәрби училищесында укуына бәйле рәвештә тулысынча дәүләт тәэминатында булуы аның гаиләсен Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пунктында 18 яшькә кадәрге, тәрбиягә алган балаларны да кертеп, өч һәм күбрәк баласы булган гаиләләр өчен социаль яклау чарасыннан мәхрүм итүне күздә тотмый, дигән карарга килде.

Татарстан Республикасы Конституция суды күпбалалы гаилә таныклыгын гамәлгә яраксыз дип таный торган гамәлдәге хокук куллану практикасының, аерым алганда, мондый гаиләдәге бала укуга бәйле рәвештә тулысынча дәүләт тәэминатында булганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 4 сентябрендәге 697 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында күпбалалы гаилә таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү тәртибенең 11 пункты нормасына нигезләнгән булуын билгеләп үтте. Мондый ведомство нормасы хокукый нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2003 елның 30 маендагы 78 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында күпбалалы ана (ата) таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең элек гамәлдә булган 13 пунктына туры килә һәм, асылда, күпбалалы гаиләләр дәгъва белдерелә торган закон чыгару нормасында каралган субсидияләр алу хокукыннан, шул исәптән баланың Казан Суворов хәрби училищесы кебек тулысынча дәүләт тәэминатында булган гомуми белем бирү уку йортында укуына бәйле рәвештә ата-анасыннан аерым яшәгән очракларда да мәхрүм ителәләр.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының үз көчен югалткан һәм гамәлдәге боерыклары «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән беркетелгән 18 яшькә кадәрге, тәрбиягә алган балаларны да кертеп, өч һәм аннан артык баласы булган гаиләләрнең әлеге Законның 8 статьясындагы 8 пунктында каралган субсидияләр алу хокукын барлыкка килүне йә туктатуны билгели торган шартлар тудыру өчен тиешле норматив-хокукый актлар була алмыйлар. Ләкин әлеге ведомство норматив хокукый актлар гражданнарның һәм аларның берләшмәләренең шикаятьләре буенча Татарстан Республикасы Конституция судының карау предметы алмый.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасы нигезләмәләрен карап, Татарстан Республикасы Конституция суды бу норма «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» 1995 елның 19 маендагы 81-ФЗ номерлы Федераль законның турыдан-туры күрсәтмәсенә нигезләнә дип билгеләде, аның нигезендә әлеге Федераль законның гамәлдә булуы балалары тулысынча дәүләт тәэминатында булган Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга кагылмый (1 статьяның икенче өлешендәге беренче абзацы).

Федераль законнарда тулысынча дәүләт тәэминатының хокукый җайга салуның барлык өлкәләрендә дә кулланылырга тиешле бердәм билгеләмәсе юк. Шул ук вакытта федераль закон чыгаручы тулысынча дәүләт тәэминаты төшенчәсен аерым өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга карата кулланылышын тәэмин итүне күздә тоткан. Аерым алганда, Россия Федерациясе Оборона министрының 2012 елның 16 маендагы 1199 номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Оборона министрлыгы карамагындагы Кадетлар, Суворов хәрби, Нахимов хәрби-диңгез, хәрби музыкаль училищелары (президентныкы) һәм кадетлар (диңгез-кадет) корпуслары турында үрнәк нигезләмәнең 6 пунктындагы икенче абзацы нигезендә күрсәтелгән учреждениеләрдә укучылар тулысынча дәүләт тәэминатында була. Монда Россия Федерациясе Оборона министрының 2009 елның 24 сентябрендәге 1030 номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Суворов хәрби, Нахимов хәрби-диңгез, хәрби музыкаль училищелары һәм кадетлар (диңгез-кадет) корпусларында әйберләтә мөлкәтне биләү, алардан файдалану һәм алар белән эш итү, мунча-кер юуу хезмәтен күрсәтү һәм әйберләтә мөлкәткә ремонт оештыру кагыйдәсенең 3 пунктында укучыларны шәхси файдалану өчен әйберләтә мөлкәт, инвентарь мөлкәте һәм тоту материаллары белән тәэминат нормалары нигезендә тәэмин итү күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Конституция суды шундый нәтиҗәгә килде, дәгъва белдерелә торган Нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасында каралган бала өчен айлык пособие түләүне билгеләүдән яисә туктатып торудан баш тарту үзенең эчтәлеге һәм хокукый мәгънәсе буенча бюджет акчалары исәбеннән дәүләт әлеге пособиене бирү урынына тиешле дәүләт яисә муниципаль учреждениесендәге балаларны тулысынча матди тәэмин итү йөкләмәсен үз өстенә алуга бәйле. Мондый җайга салу социаль дәүләт принцибына туры килә һәм конституциячел йөкләмәләрне гамәлгә ашыру булып тора, аның нигезендә ана булу, ата булу һәм балачак дәүләт яклавында тора (Татарстан Республикасы Конституциясе, 38 статьясы, беренче өлеш) һәм шуның белән балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең, мөрәҗәгать итүче гаиләсен дә кертеп, конституциячел хокукларын бозмый.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Конституция суды «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 8 пунктын һәм 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 13 пунктындагы «а» пунктчасын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.



«Казан экология комплексы» ябык акционер җәмгыяте шикаятенә бәйле рәвештә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» 2007 елның 28 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы аерым нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елның 17 маендагы 53-П номерлы карары.

Татарстан Республикасы Конституция судына «Казан экология комплексы» ябык акционер җәмгыятеннән (алга таба – «Казан экология комплексы» ЯАҖ) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, Татарстан Республикасы Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрен үзгәртүне күздә тоткан өлешендә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» 2007 елның 28 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законындагы 2 статьясының Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү мәсьәләсен карау үтенече белән шикаять килде. Элек Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына караган җир кишәрлегендә урнашкан Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм элек Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына караган җир кишәрлегендә урнашкан чүпне төрләргә аеру станциясе «Казан экология комплексы» ЯАҖ ның милек хокукына керә. Шикаятьтә әлеге җир кишәрлекләре мөрәҗәгать итүчегә арендага тапшырылган һәм Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигоны 2003 елда эшли башлаган дип күрсәтелә. 2007 елда дәгъва белдерелә торган Татарстан Республикасы Законы кабул ителүгә бәйле рәвештә калдыкларны күмү комплексы (каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм чүпне төрләргә аеру станциясе) урнашкан җир кишәрлекләре Казан шәһәре чикләренә кертелде һәм алга таба, күрсәтелгән кишәрлекләрне торак пунктлар җирләре категориясенә кертеп, дәүләт күчемсез мөлкәт кадастрына үзгәрешләр кертелде. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, территорияләрендә Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм чүпне төрләргә аеру станциясе урнашкан җир кишәрлекләрен Казан шәһәре торак пункты территориясе составына кертү аларга эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тыюга китерергә мөмкин, чөнки «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясындагы 5 пункты нигезендә торак пунктлары, урман парклары, курорт, дәвалау-савыктыру, рекреация зоналары чикләрендә, шулай ук эчү һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында су белән тәэмин итү өчен файдаланыла торган су саклау зоналарында, җир асты су объектларының су җыю мәйданнарында калдыкларны күмү тыела.

Шуңа күрә мөрәҗәгать итүче «Казан экология комплексы» ЯАҖның милек хокукындагы объектлар урнашкан җир кишәрлекләрен торак пункт – Казан шәһәре җирләренә кушу өчен нигез булып торучы дәгъва белдерелә торган Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләре аның эшкуарлык һәм икътисадый эшчәнлек өлкәсендәге хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза, аны гамәлгә ашыру өчен каршылык тудыра дип саный. Мөрәҗәгать итүче фикеренчә, дәгъва белдерелә торган закон нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 17 (беренче өлеш), 20, 58 (икенче өлеш) статьяларына туры килми.

Татарстан Республикасы Конституция суды, әлеге эшне карап, «Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» дәгъва белдерелә торган норманы үз эченә алган 2007 елның 28 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, аерым алганда, Казан шәһәре муниципаль берђмлегенећ, Татарстан Республикасы Биектау һәм Питрәч муниципаль районнарының чикләрен үзгәртү мәсьәләләрен җайга сала дигән нәтиҗәгә килде. Югарыда аталган Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы дәгъва белдерелә торган нигезләмәләргә таянып, Казан шәһәре муниципаль берђмлегенећ, Биектау муниципаль районының һәм аның составына керүче Биектау, Дачный, Семиозерка авыл җирлекләренең; Питрәч муниципаль районының һәм аның составына керүче Богородский, Кощаково авыл җирлекләренең чикләре үзгәртелә. Күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, дәгъва белдерелә торган закон нигезләмәләреннән күренгәнчә, әлеге муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары аша белдерелгән халык ризалыгы белән гамәлгә ашырылган.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 11 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Россия Федерациясе субъектының бөтен территориясе, авыл халкы аз булган территорияләрдән тыш, шәһәр һәм авыл җирлекләренә бүленә (1 пункт), җирлек территориясен торак пунктларның тарихи барлыкка килгән җирлекләре, алар янәшәсендәге гомуми файдалану җирләре, тиешле җирлек халкының табигатьтән традицион файдалану территорияләре, рекреацион җирләр, җирлек үсеше өчен җирләр тәшкил итә (3 пункт); җирлек территориясе составына җирләр милек рәвешләренә һәм максатчан билгеләнешенә карамастан керә (4 пункт); шәһәр җирлеге территориясе составына бер шәһәр яисә бер поселок, шулай ук шәһәр җирлегенең генераль планы нигезендә аның социаль, транспорт һәм башка инфраструктурасы өчен билгеләнгән территорияләре (муниципаль берәмлекләр булып тормаучы поселоклар һәм авыл торак пунктлары территорияләрен дә кертеп) (5 пункт); Россия Федерациясе субъектларының җирлекләрнең чикләрен билгели һәм үзгәртә торган законнарында әлеге җирлекләрнең территорияләре составына керә торган торак пунктлары исемлеге булырга тиеш (6.1 пункт). «Күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастры турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастрына шулай ук Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр, муниципаль берәмлекләр чикләре, торак пунктлар чикләре турында белешмәләр дә кертелә. Бу белешмәләргә күрсәтелгән чикләрнең тасвирламасы да, әлеге гавами-хокукый берәмлекләрнең чикләрен билгеләү яисә үзгәртү турындагы хокукый актлар хакындагы мәгълүмат та керә. Федераль законнарның әлеге нормалары эчтәлегеннән күренгәнчә, «муниципаль берәмлек» һәм «торак пункт» төшенчәләре тәңгәл буларак карала алмый. Димәк, федераль закон чыгаручы муниципаль берәмлекләрнең һәм торак пунктларның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү буенча төрле тәртип билгеләгән.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 18 статьясындагы 5 өлеше, 23 статьясындагы 1, 2 һәм 3 өлешләре, Россия Федерациясе Җир кодексының 8, 83 һәм 84 статьялары, «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү турында» 2004 елның 29 декабрендәге 191-ФЗ номерлы Федераль законның 4.1 статьясындагы 3 өлеше нигезендә торак пунктлар чикләре җирлекләрнең (шәһәр округларының) генераль планнары белән билгеләнә һәм үзгәртелә, алар муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан йә, аерым очракларда һәм аерым вакытка кадәр, җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү яки җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләреннән чыгару юлы белән раслана, ә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү һәм үзгәртү Россия Федерациясе субъектының тиешле законы белән җайга салына. Бу чакта муниципаль берәмлек территориясе составына керә торган җирләрнең категорияләре үзгәрми, чөнки Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә җирләрне бер категориядән икенче категориягә күчерү аларның милек рәвешләренә бәйсез рәвештә торак пунктларның чикләрен билгеләү яисә үзгәртү юлы белән гамәлгә ашырыла (8 статьяның 1 пункты).

Россия Федерациясе Конституция Суды берничә мәртәбә билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясенең 131 статьясы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 1 өлешенә, 10 статьясындагы 1 өлешенә, 11 статьясындагы 1 өлешенә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 18 статьясындагы 5 өлеше, 23 статьясындагы 1, 2 һәм 3 өлешләренә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү һәм үзгәртү турында Россия Федерациясе субъектлары законнары җирле үзидарәнең территориаль оешмасына бәйле хокукый мөнәсәбәтләрне җайга сала, һәм торак пунктларның чикләрен шәһәр эшчәнлеге объектлары буларак билгеләү мәсьәләләренә кагылмый. Россия Федерациясе субъекты законы белән муниципаль берәмлек чикләрен билгеләү җирлек, шул исәптән шәһәр округы составына кертелгән җирләрнең категорияләрен үзгәртүгә китерми. Шулай итеп, муниципаль берәмлек чикләрендә төрле категорияләрдәге җирләр булырга мөмкин, ә муниципаль берәмлек чикләрен билгеләү аның составына кертелгән җирләрнең категорияләрен үзгәртү өчен хокукый нигез булып тормый (2012 елның 16 февралендәге 285-О-О номерлы, 2012 елның 17 июлендәге 1393-О номерлы билгеләмәләре).

Димәк, мөрәҗәгать итүченең дәгъва белдерелә торган нормалар нигезендә Казан шәһәренең чикләре муниципаль берәмлек буларак түгел, торак пункт буларак үзгәртелгән, һәм шуңа бәйле рәвештә, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, «Казан экология комплексы» ЯАҖ объектлары урнашкан җирләрнең категорияләре үзгәртелгән дигән дәлилләре нигезсез. Шуннан чыгып, дәгъва белдерелә торган нигезләмәләр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе составындагы җирләрнең категориясен үзгәртү мәсьәләләренә кагылмый, шуңа күрә мөрәҗәгать итүчегә эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен каршылык тудырмыйлар.

Шулай итеп, үзенең конституциячел-хокукый мәгънәсе буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, Татарстан Республикасы Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрен үзгәртүне күздә тоткан өлешендә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» 2007 елның 28 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезләмәләре Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның, шул исәптән гражданнар берләшмәсенең – «Казан экология комплексы» ЯАҖнең конституциячел хокукларын һәм иреген бозмый, чикләми һәм киметми һәм шуның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Конституциясенә, шул исәптән аның 17 (беренче өлеш), 20, 58 (икенче өлеш) статьяларына каршы килми.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрен үзгәртүне күздә тоткан өлешендә «Аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртеп кору, үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» 2007 елның 28 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезләмәләрен Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды.



Гражданка Р.Р. Гобәйдуллина шикаятенә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 16 маендагы 326 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 11 июнендәге 398 номерлы карары редакциясендә) белән расланган Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирү кагыйдәләренең 16 пунктындагы икенче абзацының, 17 пунктындагы өченче абзацының һәм 34 пунктының беренче абзацының конституциячеллеген тикшерү турындагы эш буенча

Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет