Тесты Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне



Дата30.06.2016
өлшемі34.5 Kb.
#168376
6 нчы сыйныфта(татар төркеме) I яртыеллыкка исем һәм сыйфат сүз төркеме буенча

йомгаклау тесты

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен

б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Фәннур ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече

а) –нар/-нәр

ә) –лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) алты

ә) биш


б) җиде

10. – лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12.Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

ә) сыйфат;

б) фигыль;

13.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

ә) нинди? кайсы?

б) кем? нәрсә?

14.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

ә) китап, дәфтәр;

б) Мәскәү, Идел;

15.Тезмә исемнәр:

а) бер тамырдан тора;

ә) биш тамырдан ясала;

б) ике яки өч тамырдан ясала;

16.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

ә) кушымча;

б) тезмә;

17.Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

ә) урманны;

б) китапның;

18.Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

ә) хәбәр, аергыч;

б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.

19.Сыйфат:

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның эшен белдерә;

в) предметны белдерә;

г) эш-хәлнең билгесен белдерә.



20. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

а) кызылрак;

б) ямь-яшел;

в) ак;


г) кап-кара.

21. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

а) -лар, -ләр;

б) -да, -дә;

в) -рак,- рәк;

г) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә.

22. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

а) предметның гадәти билгесен белдерә;

б) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә;

в) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

23. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

24. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;

б) тәмамлык;



в) аергыч, хәбәр, хәл;

г) аныклагыч була.



25. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;

б) татлының сүзе;

в) исемләшкән сыйфат юк

г) күп сүзе.

26. Сыйфат ачыклап килгән исем

а) аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

27. Татар телендә сыйфатлар тартым, килеш белән кайсы очракта төрләнә?

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

28.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар



ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар



29. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү



ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән



30. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала



ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет