Урок проведен учителем родного языка Латыповой И. Б. с. Новоаширово 2010г. Тема урока : Исемнәр иленә сәяхәт



Дата07.07.2016
өлшемі83.64 Kb.
#184145
түріУрок
МОУ «Новоашировская основная общеобразовательная школа»


Конспект

открытого урока

по родному языку в 6 классе


Урок проведен учителем родного языка Латыповой И.Б.
с.Новоаширово – 2010г.
Тема урока: Исемнәр иленә сәяхәт.
Цели урока: класста уку елы дәвамында үтелгән материалны ныгыту, укучыларны дөрес һәм грамоталы язарга өйрәтү, санакларда эшләү күнекмәләрен үстерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телен баету, аларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җ иһазлау:компьютер, магнитофон,презентация,тесты, проектор
Дәрес барышы
Оештыру моменты

Хәерле көн, кадерле укучылар, кунаклар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз,теләгебез артты. Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык.

Яңа көн тууга, әти - әниләребезнең ,туганнарыбызның исән – сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк, омтылышлар белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик.
Сәяхәт картасы 1. Сәяхәткә билет алу

2. Исем темасына тестлар

3. Ялгызлык исемнәрне тап

4. Исемнәр ясалышы

5. Ял итү

6. Җиде кат үлчә, бер кат кис



7. Югалтусыз җиңү булмый
Сәяхәткә билет алу

  1. Китте, уйларыннан, айнып, Габдулла.

  2. Икән, ачык, өйнең, ишеге.

  3. Калган, сөңгеләре, боз, хәрәкәтсез.

  4. Кыстык, кулын, Зояның, без.

  5. Җыйдылар, коридорга, укучыларны, тәнәфестә.

  6. Болытлы, бирле, иртәдән, көн.

  7. Суздылар, телефон, аша, елга, элемтәчеләр.

  8. Җибәрделәр, итеп, укытучы, авылга, Сәетне.

  9. Күчерделәр, разведкадан, мине, озакламый,

  10. Ул, тотынды, Айзадәне, оялтырга.

  11. Башладылар, әзерләнә, сабан туена, алар.

  12. Тора, табылып, сәбәп, бәхетсезлеккә, һәр.

  13. Тыңлаганнар, сүзен, әниләренең, балалары.

  14. Башлады, төшә, томан, сыек, җиргә.

Билетны тикшерү


  1. Габдулла уйларыннан айнып китте.

  2. Өйнең ишеге ачык икән.

  3. Боз сөңгеләре хәрәкәтсез калган.

  4. Без Зояның кулын кыстык.

  5. Тәнәфестә укучыларны коридорга җыйдылар.

  6. Көн иртәдән бирле болытлы.

  7. Элемтәчеләр елга аша телефон суздылар.


Билетны тикшерү


  1. Сәетне авылга укытучы итеп җибәрделәр.

  2. Озакламый мине разведкадан күчерделәр.

  3. Ул Айзадәне оялтырга тотынды.

  4. Алар сабан туена әзерләнә башладылар.

  5. Һәр бәхетсезлеккә сәбәп табылып тора.

  6. Балалары әниләренең сүзен тыңлаганнар.

  7. Җиргә сыек томан төшә башлады.


Беренче тукталыш


“Исем темасына тестлар”

1. Лексик-грамматик билгеләре

белән исем нинди сүз төркеменә карый?

  1. Мөстәкыйль

  2. Бәйләгеч

  3. модаль

2. Җөмләдә исемнәр нинди функция үти?


  • Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык

  • Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

  • Ия, хәбәр, тәмамлык, хәл


3. Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?

  • килеш, тартым

  • тартым, сан

  • килеш, тартым, сан

4. Исемнәрдә рус теленнән аермалы буларак кем? Соравы ничек кулланыла?

  • хайваннарга

  • кешеләргә, хайваннарга

  • кешеләргә

5. Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен билгеләргә.

  • тамыр, ясалма

  • тамыр, кушма, парлы

  • тамыр, тезмә, кушма, кыскартылма

  • тамыр, ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма.


6.Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез

7. Хәтер – кешенең намусын, вөҗданын үлчәү бизмәне. (М. Хәсәнов) Бу җөмләдәге кешенең сүзе нинди җөмлә кисәге булып килгән?

  • ия

  • хәбәр

  • аергыч

  • тәмамлык

  • хәл

8. Борын авазына беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

  • – лар, - ләр

  • - нар, - нәр

  • – лар, - ләр, – нар, - нәр

9. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор,

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр. (Г.Тукай)

Бу шигырьдә Акбай сүзе исемнең нинди төренә керә?

  • ялгызлык

  • уртаклык

10. Татар телендә исемнәр ничә килештә килә?

  • дүрт

  • биш

  • алты


Беренче тукталыш

(тикшерү)



1. Лексик-грамматик билгеләре

белән исем нинди сүз төркеменә карый?

    • Мөстәкыйль

    • Бәйләгеч

    • Модаль

2. Җөмләдә исемнәр нинди функция үти?


  • Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык

  • Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

  • Ия, хәбәр, тәмамлык, хәл


3. Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?

  • килеш, тартым

  • тартым, сан

  • килеш, тартым, сан

4. Исемнәрдә рус теленнән аермалы буларак кем? Соравы ничек кулланыла?

  • хайваннарга

  • кешеләргә, хайваннарга

  • кешеләргә

5. Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен билгеләргә.

  • тамыр, ясалма

  • тамыр, кушма, парлы

  • тамыр, тезмә, кушма, кыскартылма

  • тамыр, ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма.


6.Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез

  • предметның билгесен белдерә

  • эш яки хәлнең билгенең билгесен белдерә

  • предметны яки затны белдерә

7. Хәтер – кешенең намусын, вөҗданын үлчәү бизмәне. (М. Хәсәнов) Бу җөмләдәге кешенең сүзе нинди җөмлә кисәге булып килгән?

  • ия

  • хәбәр

  • аергыч

  • тәмамлык

  • хәл

8. Борын авазына беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

  • – лар, - ләр

  • - нар, - нәр

  • – лар, - ләр, – нар, - нәр

9. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор,

Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр. (Г.Тукай)

Бу шигырьдә Акбай сүзе исемнең нинди төренә керә?

  • ялгызлык

  • уртаклык

10. Татар телендә исемнәр ничә килештә килә?

  • дүрт

  • биш

  • алты


Икенче тукталыш
Ялгызлык исемнәрне тап ”

1.Бер Кырлай булачак шагыйрь – Тукай күңеленә күпме хис салган! “Шүрәле” шуннан, “Су анасы” шуннан, “Туган авыл”, “Көзге җилләр”, “Туган тел” – барысы да шуннан. Табигать кешенең күңелен нечкәртә, шәфкатьле итә, баета. Шуның өстенә халыкның бәйрәмнәре, җырлары, моңнары, әкиятләре. (С.Хәкимнән).

2. Язмыш Туфанны урау юллардан йөртә: абыйлары янында Урал шахталарында эшли, “тернәкләнеп”, баеп булмый торган эштән коткарып, абыйлары аны Галия мәдрәсәсенә җибәрәләр. Анда яшьлек, әдәбият дөньясында яши, Галимҗан Ибраһимов дәресләрен тыңлый. Аннан Казан каласына юл тота. (Ф.Ганиевадан).
Икенче тукталыш

(тикшерү)

1.Бер Кырлай булачак шагыйрь – Тукай күңеленә күпме хис салган! “Шүрәле” шуннан, “Су анасы” шуннан, “Туган авыл”, “Көзге җилләр”, “Туган тел” – барысы да шуннан. Табигать кешенең күңелен нечкәртә, шәфкатьле итә, баета. Шуның өстенә халыкның бәйрәмнәре, җырлары, моңнары, әкиятләре. (С.Хәкимнән).

2. Язмыш Туфанны урау юллардан йөртә: абыйлары янында Урал шахталарында эшли, “тернәкләнеп”, баеп булмый торган эштән коткарып, абыйлары аны Галия мәдрәсәсенә җибәрәләр. Анда яшьлек, әдәбият дөньясында яши, Галимҗан Ибраһимов дәресләрен тыңлый. Аннан Казан каласына юл тота. (Ф.Ганиевадан).


Өченче тукталыш

Исемнәр ясалышы”




Тамыр исемнәр

Ясалма исемнәр

Парлы исемнәр

Кушма исемнәр

Тезмә исемнәр

Кыскар-тылма исемнәр

 

 

 

 

 

 


Гөлҗимеш, каенлык, савыт – саба, Кара диңгез, дала, БМО.

Бала – чага, Зөһрә йолдыз, каен, КамАЗ, эзтабар, наратлык.
Өченче тукталыш

(тикшерү)




Тамыр исемнәр

Ясалма

исемнәр


Парлы исемнәр

Кушма исемнәр

Тезмә исемнәр

Кыскар-тылма исемнәр

Дала

каен

Каенлык

наратлык

савыт – саба
Бала – чага

Гөлҗимеш

эзтабар

Кара диңгез

Зөһрә йолдыз

БМО

КамАЗ


Дүртенче тукталыш

Ял итү“


Бишенче тукталыш
Җиде кат үлчә, бер кат кис”

(тамырларын билгелә)



  1. Белем

  2. Картлык

  3. Сакчы

  4. Басма

  5. Юлдаш

  6. Баскыч

  7. Дуслык

  8. Аучы

  9. Күзлек

  10. Чордаш

  11. Бүлмә

  12. Куаныч


Бишенче тукталыш

(тикшерү)



  1. Белем

  2. Картлык

  3. Сакчы

  4. Басма

  5. Юлдаш

  6. Баскыч

  7. Дуслык

  8. Аучы

  9. Күзлек

  10. Чордаш

  11. Бүлмә

  12. Куаныч


Алтынчы тукталыш

(компьютерда тикшерү)
Югалтусыз җиңү булмый”
1.Антонимнарны табарга

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың
2.Антонимнарны табарга

Яхшылык җирдә ятмас, яманлык суда батмас
3. Антонимнарны табарга

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны

М.Җәлил

4. Антонимнарны табарга

Яз сөрсәң, көз урырсың
5. Антонимнарны табарга

Көн озаймый, төн кыскармас

6.Антонимнарны табарга

И туган тел! Һәр вакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Тугызынчы тукталыш

2010 ел - укытучы елы

Балалар,мин сезнең игътибарыгызга кемгәдер хас булырга тиешле сыйфатларны санап китәм: итагатьле, чыдам, тырыш, талантлы,булдыклы,кайгыртучан,эшлеклке, зыялы,шәфкатьле,намуслы....



Хәзер әйтегез, кемгә аталган сүзләр ишеттегез?

Ни өчен укытучы сүзенә аерым басым ясап әйтәбез?

(слайд “ 2010 ел - укытучы елы»)

Залда утырган барлык укытучыларга багышлап Камалиева Д. башкаруында җыр.


Унынчы тукталыш

“Өй эше”



Минем яраткан укытучым” дигән темага исемнәр кертеп,

хикәя төзеп язырга.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет