Зәй районы Чыбыклы гомуми урта белем мәктәбе
Су буенда кичке уен
Мөхәммәтҗанова Җ.Ф.
Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле тамашачылар!
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
Икенче алып баручы: Кадерле дуслар! Шулай итеп, бүгенге кичәбезне башлыйбыз һәм кичке уенга чакырабыз.
Күмәк бию, уен-көлке
Була кичке уенда.
Кызлар-егетләр җыела
Таллыкта су буенда.
“Пар табыш”лы, “Әсир алыш”
Кичке уенда була.
“Пар табышлы”лы, “Әсир алыш”
Кичке уенда була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне шушы йола.
Җырлар, биюләр өзелмәс,
Шатлык өстәр гармун да.
Үкенерсез килмәсәгез,-
Кызык булачак монда!
Яшьләр кичке уенга җыела.Иң элек сәхнәгә, сөйләшә-сөйләшә,бер егет белән бер кыз керә.Аннары сәхнәгә гармун уйнап,җырлый-җырлый бер төркем яшьләр килеп керәләр һәм сәхнә уртасына җыелалар.
Алып баручы:
-
Нәрсә, җәмәгать,кичке уенны башлыйбызмы?
-
Башлыйк, башлыйк!
Күмәк җыр.
Юлай Маратов сүзләре
Рамил Чурагулов музакасы.
“Туган җир”
Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.
Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен.
Зәңгәр кичтә өмет булып яна
Чишмә буйларында учаклар.
Йөрәкләрдә хисләр ташкан мизгел,
Онытылмас мәңге ул чаклар.
Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен.
Чишмә буйларында яшьләр бии,
Теләп матур, изге теләкләр.
Йолдыз-учакларның нуры күчкәч,
Бәхет тулып тибә йөрәкләр.
Чык, иркәм, кичләрен уенга.
Зарыгып, сагынып көтәрмен.
Йөрәгем түрендә син генә,
Мин сине бәхетле итәрмен
Алып баручы: Әйдәгез “Пар табышлы”уены уйныйбыз.(ачык авыз) (Җаваплы 9-11кл,Мурзина М.М. Атласова Э.Г.)
Яшьләр ике түгәрәк ясап басалар.Тышкы түгәрәктә бер кеше артык була. Бию көе уйный башлауга эчке түгәрәктәгеләр бер якка. Тыштагылар икенче якка таба биеп әйләнәләр. Кинәт кенә музыка туктый,һәркем парлашып калырга тырыша. Кем парсыз кала шуңа җаза бирелә.(Җыр, бию һ.б.)
Алып баручы: Кызлар, малайлар, әйдәгез мәктәпне шаулатып, бер «Сигезле» уенын уйнап алыйк.
(Сигезле уены) (Җаваплы 8кл,Мурзина Г.М.)
1 малай: И-и кызлар әле без «Йөзек салышлы» уйнамаганбыз бит. Барысы бергә: Әйдәгез, әйдә. (Җаваплы 6 кл,Шәрәфиева Г.В.)
— Йөзек салучы кем була?
— Мин булам.
(Әкрен генә музыка уйный. “Йөзек салыш” уены).
— Кемдә йөзек йөгереп чык! Кызлар! Илгизгә нинди җәза бирәбез?
— Җырласын . (Җәза алган кеше җәзасын үти, уен шулай дәвам итә)
1кыз: Малайлар әйдәгез «Биш парлы» уенын уйныйбыз. (2 якка 2шәр пар баса, 3 тапкыр уртада калган кешегә җәза бирелә).(Җаваплы 5 кл һәм7 кл, Мөхәммәдиева М.Ф.)
Күмәк уеннар,ялгыз биюләр дә башкарыла.Шул вакыт әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Биюче кыз биюеннән туктап кала һәм иптәшләренә эндәшә.
Кыз: Әнекәйгенәм! Таң атып килә бит, җәмәгать, кайтыйк булмаса.Әнә, әтәчләр кычкыра.
-Кайтабыз, Кайтабыз!Әйдәгез.
-Әйдәле, яшьти, сыздыр әле гармуныңны безнең урам көенә.
Егетләр кызларны култыклыйлар, “Фазыл чишмәсе”көенә җырлап чыгып китәләр.
Достарыңызбен бөлісу: |