ИКЕТЕЛЛЕЛЕКНЕҢ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫНАЙОГЫНТЫСЫ
Сәүбәнова Л.
Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Якупова Г.З.
Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле халыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре, куәтле икътисад төзүләре, аларның милли мәдәниятлары, телләре чәчәк ата бару —җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тенденция хас. Беренчедән, һәрбер милләт мәдәнияты һәрьяклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәләрендә дә үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара.
Телләр бер-берсеннән аерылган хәлдә яши алмыйлар. Алар үзләренең ияләре кебек үк, барлыкка килгәннән бирле үзара даими бәйләнештә торалар һәм нәтиҗәдә бер-берсенә төрле формаларда тәэсир итәләр. Башка телләр белән бәйләнеш — һәрбер тел яки телләр гаиләсе үсеше өчен тарихи зарурлык ул! Телләрнең тәэсир итешүе һәм бер-берсен баету мәсьәләсе һәрбер халык кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләре үсешенә үзенең өлешен кертә дигән тәгълиматка нигезләнгән.
Географик күршелек, тарихи элемтәләр, икътисадый берәмлек, рус теленең абруе һәм башка факторлар Татарстан Республикасы җирлегендә татар-рус икетеллелекне тудырдылар. Моңа, әйтеп үткәнчә, гасырлар буе булган рус һәм татар телләренең бер-берсенә йогынтысы кушыла.
Үткәннәргә күз салсак, галимебез К.Насыйри беренчеләрдән булып башка халыкның телен өйрәнүне, халыкның рухын аңлау, шул халыкны хөрмәт итү идеяләрен билгеләгән. Шулай ук татар телен русларга укытуда да үз эзен калдырган. Ул сөйләм теленә таянуны, мисалларга һәм күнегүләргә күбрәк игътибар итүне таләп иткән.
Тәрҗемә хезмәте һәм башкалар киң үсеш алуын да онытырга ярамый. Бу факторлар нигезендә массакүләм билингвлар барлыкка килә.
Татар телен рус балаларына укыту, татар халкының галим язучысы К.Насыйри, галим Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов хезмәтләрендә аеруча чагылыш тапкан. Галимнәр фикеренчә, бу хезмәтләр, хәзерге заман хезмәтләренә, мәктәптә укыту методикасына ачкыч булып тора.
60 нчы еллардан башлап татар һәм рус телләрен чагыштырып һәм икетеллелек проблемаларының теоретик нигезләрен өйрәнгән галимнәр Ә.Әхунҗанов, Р.Йосыпов, Л.Бәйрәмова, А.Зининаларның хезмәтләре мактауга лаек.
Хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүгенге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә алмый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даими рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләштерүе турында сүз алып барырга туры килә.
Икетеллелек шартларында туган телендә һәм русча сөйләм осталыгына ия булу – кешенең гомуми культурасын билгели. Димәк, сүз – сөйләм культурасы турында барырга тиеш. Хәзер икетеллелек – иң беренчел таләпләрнең берсе.
Бүгенге көндә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен зур эш алып барыла. Татар теле укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, психология, педагогика, психолингвистика фәннәренең яңа казанышларын, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен, нәтиҗәле тәкъдимнәрен искә алып төзелгән яңа программа, дәреслек, методик, дидактик кулланмалар кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча да күп эшләр башкарыла.
Безнең галимнәребез, тәҗрибәле укытучыларыбыз тарафыннан күп кенә әсбаплар, дәреслекләр язылды, электрон дәреслекләр булдырылды. Республикабызда татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү тагын да зарурлана һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр тирәнәя һәм киңәя бара.
Мәктәпләрдә укытучыларыбыз укучыларга бик тырышып татар телен өйрәтә. Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук татар теле белән рәттән рус телен дә бик теләп өйрәнәбез.Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Шәйхи Маннур язган сүзләр белән килешми мөмкин түгел:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Мин үзем рус мәктәбендә укыйм. Сыйныфыбызда күбесе рус милләтеннән. Алар рус милләтеннән булсалар да, татар телен теләп өйрәнәләр. Минем күп кенә дус кызларым да рус милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.
Ике телем — ике канатым
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын, – дип язган татар шагыйре Х.Туфан. Мин аның фикерләре белән килешәм.
Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:
Телне телләр хушсынмаса,
Артылмаслык тау булыр.
Булмас дуслык, дау булыр
Дау артыннан яу булыр.
Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Минем уйлавымча, телләр белү – зур байлык.
Фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.
Республикабызда татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителүе татар халкы өчен тиңсез хәзинә, әлбәттә. Ләкин шулай булса да, бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланылышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена күтәрүгә кайтып кала. Ә моның өчен гамәли чаралар кирәк. Икетеллелек проблемасы мәктәптә хәл ителә. Шуңа күрә, аеруча мөһим булып рус балаларына татар теле, һәм татар балаларына рус теле өйрәтү проблемалары барлыкка килә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү башка тел белән чагыштырмыйча булмый. Шулай ук татар телендәге уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартмаска. Телләрнең тигез хокуклы булып яшәеше өчен башка милләт вәкилләренә дә телне өйрәтү зарури.
Чыгышымны Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. Ул бүген дә актуаль яңгырый:
Заман миңа: "Югарырга мен!" — диеп,
Ике канат биреп үстерде,
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!..
Әдәбият
1.Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
2. Татарстан Республикасында икеяклы икетеллелек торышы һәм киләчәге. Интернет-чыганак - tatar.com.ru/download/d33.php
3.Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1987.- 32б.
МАНКОРТ БУЛМЫЙК!
Солтанова А.М.
Мөслим муниципаль районы
Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Фәнни җитәкче: Дәүләтова Р.Ф.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре халкыбызның гимнына әверелде. Бу тирән мәгънәле сүзләрдә туган телебезгә чиксез мәхәббәт, аңа соклану хисләре дә, аны хөрмәтләп яшәү кирәклеге турында киләчәк буыннарга васыяте дә чагыла.
Тел ул – кешеләргә табигать тарафыннан бирелгән иң зур байлыкларның берсе. Ул – милләтне, халыкны, аның яшәвен күрсәтүче иҗтимагый барометр, үзенең торышы белән катлаулы, җанлы организмны хәтерләтә. Мең елдан артык тарихы, бай язма мирасы булган татар халкының теле дә җәмгыятьтә зур урын тота. Борынгыдан ук ул дипломатик мөнәсәбәтләр теле булу дәрәҗәсенә ирешкән. Хәзерге вакытта да ул-дөнья күләмендә халыклар арасында аралашу өчен уңайлы булган 14 телнең берсе.
Тел ул-гаять катлаулы, бик җаваплы мөһим тәрбия һәм эстетик функцияләр үти. Шуңа да аңа хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт зур игътибар ителгән. Әйтик, 1921 нче елның 25 июнендә Татарстан җөмһүриятендә татар телен гамәлгә кую хакында мәркәз Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Декреты кабул ителә. Аның беренче маддәсендә ” Бөтен хөкүмәт, Совет учреждение-оешмаларында татар телен мәҗбүри итеп кертергә”, диелгән. Мәсьәлә әнә шундый катгый куелган. Шунда ук аны тормышка ашыруның юллары ачык бирелгән. 1922 нче елның 8 маенда ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының татар халкы яшәгән урыннарда эш кәгазьләрен татарча алып баруны тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә татар телен укытуны кертү турында шулай ук махсус карар кабул ителә. Гомумән, бу елларда әлеге мәсьәләнең төрле аспектлары Үзәк Башкарма Комитеты, ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросында-5 мәртәбә, ә 1927-1930 елларда 11 тапкыр тикшерелеп җитди карарлар кабул ителгән. Нәтиҗәдә, ул еллардагы документлар белән танышсак, татар авылларындагы барлык авыл Советлары, колхозлар, совет учреждениеләрендә эш кәгазьләре бары тик татар телендә генә гарәп графикасы нигезендә, ә 1927 елдан латин графикасында тутырылганнар. Көндәлек тормышта татар теле чын мәгънәсендә киң кулланышта булган.
1990 елда дәүләтебез суверен республика дип игълан ителгәч кабул ителгән Конституциянең 4 нче маддәсендә Татарстан Республикасында дәүләт телләре- тигез хокуклы татар һәм рус телләре диелгән. Үзгәртелгән Яңа Конституциядә дә ул шулай. 1992 нче елның 8 июлендә. “ Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында” Канун да кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау һәм үстерү юллары күрсәтелде.
Бу- барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлегә ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балалар туган көненнән ук ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфлары саны артты.
Соңгы елларда телебезгә “Мөслим төбәге язучылары, шагыйрьләре” дигән гыйбәрә кереп китте. Арча районыннан кала әдәбиятыбызга иң күп каләм ияләрен биргән якларның берсе, диләр бит хәзер Мөслим ягын. Бик зур горурлык бу безнең өчен. Мөслимнең җирлеге, табигате, хезмәт сөючән халкы, моңлы, үзенчәлекле теле үзе үк җыр, шигырь, роман язуны сорап тора торган моңлы телебез алга таба да яшәрме? Аның киләчәге бармы?
Ерак барасы түгел, нигездә татар халкы яшәгән безнең җирлектә дә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде.
Ата-аналар, балаларын татар классыннан алып, рус классына бирәләр. Кыям Миңлебаевның бер фикерен китереп үтәм: “Мәктәптә, университеттта яки институтта урысча гына белем алган тәкъдирдә, кызганыч ки, үз телеңне дә белми каласың, урысчаны да юньләп белмәячәксең. Чөнки синең өйрәнгәнең халыктан түгел, фәкать китаплардан укып алган белем генә”. (“Акыллы атын мактар” романыннан). Без бит болай итеп ике арада калган манкортларга гына әйләнәбез .
Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.
Үз йөзен югалтырга теләмәгән татар кешесе хәзерге заманда туган телен дә, урыс телен дә, кирәксә инглиз, немец, француз телләрен дә белергә тиеш. Русия төбәгендә яшәсә, шул төбәкнең туган телен дә үзләштерергә кирәк. Мин бүген дөнья-күләм интернет челтәренә, шуның аша аралашуга зур өметләр баглыйм. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар интернет аша менә дигән аралашалар бүген. Татарлар тарафыннан оештырылган сайтлар да байтак. Ләкин ул сайтларның шактые урыс телле.
Шушы чыгышымда минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телнең хәзерге вакыты һәм киләчәге күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Шунысы аеруча борчу тудыра: телне гарипләндерүгә татар телеведениесе һәм радиолары аеруча зур өлеш кертә. Бер яктан, татарча сөйләүче радиотапшыруларның күбәюе шатлыклы күренеш, “афәрин!” диясе генә кала. Әмма, икенче яктан, татар телен җимерүче шундый җөмләләр, сүзләр ишетергә туры килә ки, ачудан радио - телевизорны сүндереп куясы килә. Булсын иде әле, урысча эшләгән кебек, дүрт-биш каналыбыз! Берсен – берсе уздырып, тагын да ярышыбрак эшләрләр иде. “Татарлар”, “Халкым” кебек тамашачы күңелен яулап алган яңадан – яңа, төрледән – төрле тапшырулар барлыкка килер иде. Соңгы вакытта еш күрсәтелә башлаган татарча спектакльләрне дә, бәлки, көн саен карау бәхетенә ирешер идек. Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Радио–телеведение тапшыруларына очрашуга килгән күренекле шәхесләребез сөйләмнәренә русча сүзләр кыстырып сөйлиләр. Үзләрен зыялы, интеллигент икәнлекләрен күрсәтәселәре киләдер инде. Кем соң ул интеллигент? Күренекле язучы М. Мәһдиев бу сорауга болай дип җавап бирә: “Бүгенге татар интеллигентын мин камил рәвештә үзенең туган телен нинди аудиториядә бер дә хатасыз сөйли алырлык дәрәҗәдә рус телен белгән һәм инде берәр чит телдәге китап, журнал янында да югалып калмый торган кеше итеп күз алдына китерәм”. Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Шушы урында минем тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның сүзләрен китереп үтәсем килә “Милләтебезнең хәзерге хәленнән котылуның бер генә юлы бар – татарлар бөтен көчләрен җигеп укырга, белем тупларга тиеш. Әгәр дә теләсәләр, бу илдә безнең бөтен байлыгыбызны тартып алачаклар. Җирсез дә калдырачаклар. Әмма бер әйберне берәү дә алып китә алмый. Ул – гыйлем һәм аңа нигезләнгән мөселман рухы. Тарих шуны күрсәтә: белем һәм рух бар икән, милләт аякка баса, тагы өскә күтәрелә һәм теләсә нинди дәүләтне яңадан торгыза ала”. (Ватаным Татарстан 14 декабрь, 2007 ел).
Без Тойгелде урта мәктәбе укучылары туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәнәбез, әдипләребезнең әсәрләрен укыйбыз. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәнәбез. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме – болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып калыр. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти -әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирә.
Мин үземнең чыгышымны якташ шагыйрәбез Лилия Садриева сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Бүген татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, ерак чит илләрдә татар җырлары, гармун моңнары яңгырый икән, шаулап – гөрләп милли бәйрәмнәребез уза икән, милләттәшләребез бер- берсе белән ана телендә аралаша икән, чиккән сөлгеләребезгә урын түрдә икән, димәк, милләтебез яши. Димәк безнең киләчәгебез бар”. (Авыл утлары, 2002 ел).
Әдәбият
-
Зәкиев М. З. Туган тел үсеше. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1967
-
Ватаным Татарстан 14 декабрь, 2007 ел.
-
Ватаным Татарстан 8 декабрь, 2006 ел.
-
Авыл утлары 12 сентябрь, 2002 ел.
-
Миңлебаев Кыям “Акыллы атын мактар”.
-
Закирә Хәбибуллина, Раушания Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. Казан, “Яңалиф” нәшрият йорты, 2002.
-
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдби теле. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002
КИЛӘЧӘГЕБЕЗ – МИЛЛИ ТЕЛЕБЕЗГӘ БУЛГАН ХӨРМӘТТӘ, АНЫ САКЛАУДА, ҮСТЕРҮДӘ
Соловьева А.,
Менделеев муниципаль
районының муниципаль белем бирү
учреждениесе Песәй урта гомуми
белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Рәхмәтуллина Ф.Х.
Туган тел, кешене шәхес иткән тылсымлы көч булган кебек, кешеләр төркемен халык иткән бөек көч тә ул. “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, “Иле барның теле бар”, “Телеңне сакла, дәүләт күрерсең”... бу – гасырлар буе дистәләрчә халыкларның, ил – мәмләкәтләрнең казанышлары белән дә, гыйбрәт – сабагы, ачы язмышлары белән дә сыналган олы бер нәтиҗә.
Имеш, кайчандыр кешеләр күккә тиярлек Вавилон манарасы төзергә керешкән булганнар. Алла моңа ачуланып, аларны төрле телләрдә сөйләшә торган иткән. Һәм кешеләрнең бер-берсе белән аңлаша алмаулары аркасында манара төзелми калган. Бу риваятьнең нигезендә халыкларның зур уңышка ирешүләренә аларның төрле телдә сөйләшүләре киртә булган дигән хакыйкать ята. Дөрес, байтак еллар төрле телдә сөйләшүче халыклар союздаш республикалар астында хезмәттәшлек иттеләр. Әмма бу уңыш уртак аралашучы тел – рус теле нәтиҗәсендә уңышлы килеп чыкты. Бик күп шагыйрь -язучыларыбыз ике телне өйрәнү кирәклегенә басым ясадылар. Мәсәлән, Ш. Маннур:
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел, - дип язган.
Дәрдемәнд: “Кил өйрән, әй туган, бел башка телне – бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер”, - дип язган. Халкыбыз мәкалендә: “Бер тел белгән – бер ил күргән, күп тел белгән – күп ил күргән”, - дип башка телләрне белү кирәклеге искәртелә.
1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителеп, анда татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле дип игълан ителде. Шул нигездә 1992 нче елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау һәм үстерү юллары күрсәтелде, Татарстанда яшәүче һәр кеше рус һәм татар телен, эштә кулланыр дәрәҗәдә яхшы белергә тиеш.
Соңгы елларда иң сөенечле күренеш шунда ки, тел һәм әдәбият фәненә яшьләр килә. Академик М. З. Зәкиев, профессор Ф. И. Урманчиев, Ф. М. Мусин, профессор Ф. Ә. Ганиев, Ф. Г. Гарипова, Д. Б. Рамазанова соңгы елларда дистәләгән фән кандидатлары үстерделәр.
Минем үзебезнең телнең әһәмиятенә тукталып үтәсем килә. Татар теле ул гади тел генә түгел. Ул дөньяның 14 иң әһәмиятле телләр арасында. Төрки телләрнең бердәнбер зур вәкиле. Чыннан да, бик зур Евразия киңлегендә кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган ул. Көнбатыш Европа һәм рус сәүдәгәрләре шушы телне өйрәнгәннәр. Бу – үткән тарих.
Тел, иң беренче чиратта, гаилә кайгыртучанлыгында булырга тиеш. Димәк, бала ана карынында ук шушы телне үзенә сеңдергән була. Ул менә шушы телдә матур итеп сөйләшергә гаиләдә өйрәнә. Без күп вакыт тел белмәвебезне дәүләт сәясәте юклыкка, Татарстанда читтә яшәүчеләр турында кайгыртканлык булмауга сылтыйбыз, ә ләкин карагыз Финландиягә, Америкага карагыз. Анда мәктәптә татар телен укыталармы, дәүләт моның өчен акча бирәме? Әлбәттә, юк. Әмма алардагы милләттәшләребез татар телен камил белә. Чөнки гаилә шушы телне балага сеңдерә, һәм ул яшәү канунына әйләнеп китә. Аларда дәүләт тарафыннан оештырылган татар мәктәпләре булмаса да, җәмәгатьчелек оештырган якшәмбе мәктәпләре бар, менә шушы мәктәпләрдә балаларга телне, милләтнең тарихын, әдәбиятын камилрәк өйрәнергә мөмкинлек тула. Без моны онытырга тиеш түгел. Бу Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәгән татарлар өчен мисал булырга тиеш. Татар телен гамәлләштерү бурычы – безнең үзебезнең бурыч ул.
Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү буенча соңгы елларда Менделеев районында шактый эшләр эшләнелде. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәресләре укыту да үзенең нәтиҗәләрен бирә башлады. Бу өлкәдә шәһәребезнең 3 нче мәктәп укытучысы Абдуллина Р. З. ны аеруча телгә аласы килә. Аның укучылары район күләмендә генә түгел, республикада үткәрелә торган олимпиадада да призлы урыннарга ия булалар. Ул оештырган чаралар татарча сөйләм телен үстерергә ярдәм итә, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтә, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияли. Менә инде ул дистә елга якын “Бәллүр чишмә” балалар һәм яшүсмерләр иҗат түгәрәген җитәкли. Әйтергә кирәк: уңышлы, чөнки аның нәтиҗәсе булып районыбызның сәләтле балаларының иҗатыннан торган “Бәллүр чишмә” китабы дөнья күрде. Шәһәребездә чыга торган “Менделеев яңалыклары” газетасы белән дә иҗади укучылар ныклы элемтәдә торалар. “Укучылар иҗаты” дигән сәхифәдә еш кына мин укыган мәктәп укучыларының да шигырьләре, хикәя һәм әкиятләре урнаштырыла. Аерым укучыларның китаплары да нәшер ителә. Мәсәлән, Ю.Тимербаеваның “Умырзая”, “Төш күрдем”, Л.Гайнетдинованың “Язгы лирика” китапларын атап үтәргә була.
Авырлыклар, киртәләр, ике телнең кирәклеген аңлап бетермәүчеләр дә юк түгел. Мәктәптә, ясле-бакчаларда һәм башка уку йортларында эшләргә кадрлар җитми, методик әсбаплар, татар теле дәреслекләре аз. Иң аянычы шул: татар телендә урта белем алган балаларны нинди милли югары уку йортлары көтә соң?
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: безнең киләчәгебез, безнең милләт булып калуыбыз үзебезнең кулда, милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә.
Әдәбият
Вәлиев Р.И.Җанга уелган уйлар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.- 199 б;
Игнатьев В.И.Тормыш баскычлары буйлап.- Түбән Кама, 2003.-119 б;
Кәримуллин Ә.Г .Тел-милләтнең сакчысы.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.-200б;
Низамов И.М. И туган тел...-Казан:” Мәгариф” нәшрияты, 1998.-5 б;
Таһиров И.Р. Гасырлар чатында- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.-509б.
ИЛДУС ГЫЙЛӘҖЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ
Усманова М.,
Азнакай шәһәре 4 нче урта
мәктәбе,
Фәнни җитәкче: Сабирова Х.Г.
Якташ шагыйребез Илдус Сабир улы Гыйләҗев иҗаты әдәбиятыбызда зур урын алып тора. Кешеләрдән гел матурлык кына эзли торган изге ниятле, шигъриятнең тирән серләренә үтәрлек тылсымлы ачкычны Илдус абый бала чагында ук тапкан.
Илдус Гыйләҗевның шигырьләрен укып чыккан һәркем, нишләптер бик сагышлы һәм боек бу шагыйрь дияр. Шул ук вакытта Такташ бунтарьлыгы да бар аның иҗатында.
Милләте өчен җан атып торган андый тагын берәр шагыйрь бармы икән? Илдус Гыйләҗевның “Җир китабы”, “Җилкенү”, “Өмет”, “Серле мәгарә”, “Хак сүз”, “Чатыр тау тылсымы”,”Яратканга күрә”, “Кадерле китап” шигырь җыентыклары чын йөрәктән язылганнар. Китапларында мәхәббәт җырчысы буларак та танылды, ләкин авыл, аның кешеләре, туган җир төп тема булып кала. Милләт язмышы өчен борчылып, янып-көеп яши, иҗат итә ул. Илдус абыйның кызы Резидә Гыйләҗева кечкенәдән үк музыкага тартылган, бик матур көйләр яза. “Азнакаем, Азнакай” дип аталган җырлар китабы да әтисе белән икесенең уртак җимеше.
Каләм иясе кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, кайда гына булмасын һәм кем белән генә аралашмасын, ул һәрчак халык, Ватан вәкиле булып кала. Олы тарихны аңында һәм иңендә тойганнар гына йөрәк тибеше аша үткәреп, саркып чыккан уй-хисләрен кәгазьгә теркәп бара. Илдус Гыйләҗев үз халкының канлы, фаҗигале, кимсетүле, кисәтүле һәм горур тарихын беркайчан да исеннән чыгармый:
Бигрәк моңлы халык дисең,
Тыңлыйм хәйран калып дисең.
Үзәк өзгеч моң-сагышны
Көйли каян алып дисең.
...Моңаймаска юк шул чара,
Бәйсезлеккә ерак ара.
Дүрт йөз кырык катлам аша
Үтеп чыгып яшәп кара...
(“Татар моңын аңлар өчен”)
Рәсәй Президенты вазыйфаларын башкарган яагында В.Путинның болай дигән иде: “Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка», - дигән иде. Кызганыч, Русия Президенты белән Дәүләт Думасы законы берсен-берсе сызып ташлый. Мондый гамәлдән соң, әлбәттә, логика дигәннәре бик мескен хәлдә кала. Сүз белән эшнең бернинди мантыйкка да сыймавына йөрәге әрнегән шагыйрь:
“Өчле – тугызлы” - ди татар, акылга таман затын.
Никтер шуны хәтерләтә өч йөз тугызлы закон,- дип, үзенең “309 лы закон” шигырендә кыю фикерен белдерә.
Илдус Гыйләҗев – милләтенә тугры хезмәт итәргә туган җир улы.
Дүрт йөз илле ел буенча
Тыелган сүзне
Бер башласаң, туктап булмый,
Ышанасызмы? –
дип яза шагыйрь “Кысылган сүз” шигырендә. Шул гасырлар дәвамында изелгән, теленнән, диненнән ваз кичәргә дучар ителгән милләте өчен һәр шигырендә җаны әрнеп, аны йокысыннан уянырга чакырып яза ул. Без гаепне читтән, башкалардан эзләргә өйрәнгән. Шулай җиңелрәк бит. Ә менә Илдус абый куркып тормый, турысын йөзгә бәреп әйтә:
Мәҗбүриләп беркем бозмаса да,
Сатылдык шул күбебез:
Югалтабыз, бетерәбез
Үзебезне үзебез.
(“Үзебез гаепле).
Туры әйткән туганына ярамаган, дисәләр дә, аңа үпкәләп булмый. Үзе әйтмешли:
Яратканга сүгәм...
яратмасам,
Яшәр идем мин дә битараф.
Бүгенге заманда шигърият трибунасыннан милләтеңә карата үз фикереңне кыю ярып салу өчен Илдус абыйныкы кебек гаярь йөрәк кирәк. Шагыйрьнең үз халкын башкалар белән тигез хокуклы итеп күрәсе килүе “АКШта алдану” исемле шигырендә дә бик ачык күренә. Ул, турист буларак, АКШка барып чыккач та, БМО ишегалдында, гасабиланып, Татарстан әләмен эзләп йөри:
Нью-Йорк. БМО ишегалды.
Чын хөррият монда, тигезлек.
Мөстәкыйль һәм горур дәүләтләрнең
Байраклары китә тезелеп.
Җыеп тотсаң, хасил булыр иде
Аллы-гөлле дуслык бәйләме.
Туган-үскән илем, Татарстан,
Ник күренми синең әләмең?
“Безнең халыкны тамырланган җиреннән аерырга ярамый, күрәсең. Аердыңмы – ул шундук саргая, коргаксый башлый. Теленнән яза. Мәдәниятеннән читләшә. Бисмилласын оныта. Җиде ятка пар була”. Әлеге сүзләрне Газинур Морат әйткән. Әйе, татар өчен торган җир беркайчан да Туган җир була алмый. Җирсү тойгысы татарның канына сеңгән. Иң бай илләрдә гомер итүче милләттәшләребез өчен дә Татарстан газиз Туган җир булып кала. Илдус Гыйләҗевның “Кош күңеле – туган җирләрдә” дигән шигырендәгечә, тора-бара таралган сарык көтүенә охшап калуыбыз да бик ихтимал:
Бу урында элек авыл иде.
Бүген дала, бушлык, ташландык.
Таралышкан сарык көтүедәй
Аунап ята нигез ташлары.
Биредә шагыйрь кайсы халык гомер кичергән авыл турында язгандыр – анысы билгесез. Иң аянычы – авыл беткән, авыл юкка чыккан. Нигез ташлары гына түгел, анда яшәгән милләт үзе дә, сарык көтүедәй, ил-дөнья буйлап таралышкан. Безгә авыл кирәк, чөнки милләтнең яшәеше турыдан-туры авылга бәйле.
Азнакай кешеләре өчен Илдус абый – зур абруйлы зат. Биргән сүзен таш яуса да үти белүче, дуслык-туганлык кадерен югары йөртә белүче шәхес тә ул. Аңа хыянәт итү зур гөнаһ санала безнең төбәктә. Шуңа күрә, милләтнең күңелен яулаган шагыйрь буларак кына түгел, гап-гади кеше буларак та бәхетле ул.
Бәхетле мин: әбелхәят
Иман белән дөнья көтәм.
Балаларга тутык кунмас
Туган телне биреп китәм.
Бәхетле мин хәтта Җиргә
Татар булып туган өчен,
Кеше икәнемне исбат итеп,
Көрәшергә насыйп булган өчен...
Илдус Гыйләҗевның шигырьләре моң белән, язмышлар рухы белән өретелгән тирән фикерле. Алар күзләрең аша үтеп, йөрәгеңә, кан тамырларыңа тавышсыз-тынсыз агылып керәләр дә, гомерең буена онытылмастай булып, күзәнәкләреңә сеңәләр. Аны укыган саен үзеңнең күңелеңне ачкан кбек буласың. Ул кайдадыр болытларда йөзми, йөрәктәгесен, үзәктәгесен өздереп әйтә:
Бар да сыман мәгьнә, юк та сыман,
Соңлап шигырь язам, галәмәт...
Бар, Илдус абый, бар! Синең шигырьләрне укып, хет бер генә татар үз асылына кайтса да, “ятим бала төсле” милләтебез өчен бу – зур отыш!
Әдәбият
-
Гаташ Р. Җир китабын кемнәр яза. / Р.Гаташ// Казан утлары. – 2006. - №1. –Б.70 – 72.
-
Гәрәйшин Н. Җырлап яшим бу дөньяны яратканга күрә. / Н.Гәрәйшин// “Маяк” газетасы. – 2006. - №43.
-
Гыйләҗев И. Җир китабы: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 79 бит.
-
Гыйләҗев И. Җилкенү: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 бит.
-
Гыйләҗев И. Серле мәгарә: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 108 бит.
-
Гыйләҗев И. Хак сүз: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 127бит.
-
Гыйләҗев И. Чатыртау тылсымы: Шигырьләр. – Азнакай типографиясе, 2001. – 212 бит.
-
Гыйләҗев И. Яратканга күрә:Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351бит.
-
Гыйләҗев И. Кадерле китап (Шигырьләр). – Казан: “Идел-Пресс”, 2007. – 144 бит.
-
Гыйләҗева Р. Азнакаем, Азнакай:Җырлар. – Казан: “Тамга” нәшрияты, 2005. – 40 бит.
-
Зәйдулла Р. Чатыртауда офыклар киң./ Р.Зәйдулла// “Маяк” газетасы. – 1996. - №8.- Б.3.
-
Сабирова Г. Халык җитәкчесе. / Г.Сабирова// “Татарстан яшьләре” газетасы. – 2006. - №67. – Б. 5.
-
Фәйзуллин Р. Болай гына гади күренә ул... / Р.Фәйзуллин// Казан утлары.- 1996. - №1. – Б. 115-116.
-
Шәрипова Р. Милләтнең кыю улы. / Р.Шәрипова// “Маяк” газетасы. – 2006. - №33. – Б. 7.
Достарыңызбен бөлісу: |