Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе


ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯКТАШЫБЫЗ – РАФАИЛ ШӘКҮР УЛЫ ГАЗИЗОВ



бет15/25
Дата27.06.2016
өлшемі1.98 Mb.
#161050
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   25

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯКТАШЫБЫЗ – РАФАИЛ ШӘКҮР УЛЫ ГАЗИЗОВ

Нәҗмиева Р.Р.

Дүсмәт урта гомуми белем бирү

мәктәбе


Әгъләмова Н.Г.
Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966—1971 елларда КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аспирантурада укырга чакырып тәкъдим ясалса да, риза булмыйча, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. Быелга кадәр шушы җаваплы урында эшли, хәзер – лаеклы ялда. 1981—1986 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул — сигез китап авторы, шуларның бишесе шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң...», 1998) һәм берсе, сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт»), әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала.

Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу — болар шагыйрь иҗатының төп-үзәк агымын тәшкил итә. Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның «Кирмән» дигән поэмасы да бар. Әдипнең шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә. Рафаил Газизовның әдәби иҗаты 1991 елда Язучылар берлегенең Мамадыш районының Шәйхи Маннур исемендәге бүләге һәм 2003 елда Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге белән билгеләп үтелде. Ул — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1988), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (1994). Рафаил Газизов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Якташыбыз 2006 нчы елда Г. Х. Андерсен исемендәге Халыкара премиягә лаек булды.

Кайбер басма китапларының исемнәре:

“Бөре керфекләре”, “Җиләкле алан”, “ Хат”, “Түбән оч малайлары”, “Кичер, кичерә алсаң...”, “Ак болыт”, “Бүләгем”.

Иҗаты турыңда кайбер фикерләр: “Халыкның аһәңе, җыр сулышы — әнә шулар тарта аны шигъри сүзгә, әнә шулар моңландыра, уйландыра. Минем үземне иң әүвәле Рафаил Газизовның шигырьләрендәге образлар сискәндерде. Бераз сәеррәк тә, яшь Есенинны да хәтерләтә... Әмма — сокландыра! Табигать дөньясын чын авыл баласы гына әнә шундый рәвештә әйтеп бирә аладыр!..” [Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1985.]

“Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевне, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык — инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Мин үзем дә — авылда аунап үскән малай, ләкин миңа шәһәр культурасы йоккан икән, мин Рафаил белгән кадәр белмим икән авылны. Ике генә битлек хикәяләрендә дә ул авыл кешеләренең характерларын коеп кына куя. Миңа дөнья әдәбиятының, Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларының зур осталары белән очрашырга туры килде, дөнья әдәбияты даһилары Тагорны һәм Шолоховны тәрҗемә иттем, әмма Рафаил Газиз хикәяләрен укыганда, мин аның зур талант, кабатланмас талант булуын аңладым.” [Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1998.]

“...Моннан өч ел элек мин Казандагы китап кибетендә очраклы рәвештә генә синең «Кичер, кичерә алсаң...» дигән китабыңны алдым һәм анда шул исемдәге кечкенә повестеңны укып таң калган идем... Рафаил Газиз — татар әдәбиятында сирәк дәрәҗәдә экспрессия, энергиягә ия булган тел чыганагы. Рафаилне укыганда сәер хәлгә та буласың: укучы герой, образ артыннан түгел, хәтта алар хакында онытып, «Бу тагын нәрсә әйтер икән?» дип, язучының теле артыннан күзәтә, телен генә «укый» башлый. Тел чын мәгънәсендә үзмаксатка әверелә. Телнең берничә генә сызыгы белән ул күренеш һәм образ тудыра...”
[Айдар Хәлим шагыйрь, прозаик, публицист. 2001]

“Рафаил Гааизов әдәбиятта прозага һәм прозаикларга менә шундый кытлык чорында бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте. 90 нчы еллар уртасында матбугатта әүвәл аның берән-сәрән генә хикәяләре күренә башлады. Аннары инде бер-бер артлы «Кичер, кичерә алсаң...», «Түбән оч малайлары» исемле хикәяләр җыетыклары пәйда булды, һәм безнең бәхет, безнең сөенечкә Рафаил безне үзенең саф әдәби теле, күңел дөньясының сафлыгы, тирәнлеге белән шаккаттырды.” [Вахит Имамов, язучы, 2003.]

Рафаил Газизов. Mинем әдәбиятка килү юлларым

“Туган авылым Кече Кирмәндә ике йөздән артык чишмә челтери. Һәр адымда тарих аһәңе ишетелә торган таулар, зиратлар, елга буйлары... Монда туып-үсеп тә адәм рәтле кеше булмавың бик зур гөнаһтыр, минемчә, биредә шагыйрь булу мөмкинлеген дә Ходай мулдан биргәндер... Мине «олы юлга» чыгаручыларым беркайчан да тырбайчылык белән шөгыльләнмәгән, тәкәбберлекне Ходайның иң зур гөнаһ санаганын белеп, һәрдаим тырышлык белән безгә белем биргән укытучыларым — Кече Кирмәннең мәчетләрдән оештырган догалы мәктәбе, Мамадышның 2 нче мәктәбе, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт педагогия институты булды. Әле хәзер дә утырып торган чагын күреп булмаган, безне үзенең яшәү рәвеше, булдыклылыгы белән тәрбияләгән газиз әнием исә һәрвакыт терәк булды. Ятимлек мине мескен итмәде, киресенчә, һәр эшне үземә башкарырга, әмәлен табарга, имәндәй нык, тал кебек сыгылма булырга өйрәтте. Яшьтәшләрем арасында лидер итте, «Чапай» кушаматы чәпәде. Акыллы фикерләрне, киңәшләрне тыңлаган хәлдә, шуңадыр минем һәрнәрсәгә үз карашым бар, бу миңа тормышымда ышаныч бирә. Мине йөзләр арасыннан күреп алып, проза китабыма кереш сүз язган олуг зат — Гариф ага Ахунов: «Дөньяда ике могҗиза бар: берсе Чишмә, икенчесе Әлифба дип»,— әйтә иде. Мин укый белә башлаганнан бирле китапларны «су урынына эчтем», димәк, минем гомеремдә ике могҗиза бергә кушылды. Иң яраткан шагыйрем Такташ иде. Алтынчы сыйныфта шагыйрь ярлыгын маңгайга ук чәпәп куйдылар.

Мамадышта укыганда, район гәзитәсе каршында Шәйхи Маннур исемен йөртүче «Агымсу» иҗат берләшмәсе эшли иде. Мин анда күп йөри алмадым, чөнки мәктәп җыелма командасында шөгыльләнү, Арчага кадәр чаңгы ярышларына бару вакытны күп алгандыр, күрәсең. Ләкин язмаларым басыла килде.”

Ш. Маннур Кече Кирмәнгә килә, Рафаил Газизовка шигъриятне ташлап торганга шелтә белдерә (бу вакытта директор яңа мәктәп салдыру хәстәре белән йөри). Бу турыда Рафаил абый болай ди: “Ләкин Шәйхелислам ага вафат булгач, намус якадан алды һәм шул ук көнне «Шагыйрь мәңгелеккә китеп бара...» дигән баллада яздырды. Мин бу кешегә, якташыма үземне мәңге бурычлы дип саныйм. Мин беркемнән дә үрнәк алып язмыйм. Мин моңа үзем белән булган бер вакыйга аша да нык ышандым кебек.


«Ак болыт» повесте, әйтик, өч тәүлек эчендә язылды һәм һәр тәүлектә унсигезешәр сәгать өстәл янында утырдым. Ручка бармакка батып кереп төшми башлады. Өч тәүлек бернәрсә дә ашыйсы килмәде, бөтен җаным-тәнем янды-көйде. Бу 2002 елның 29—31 декабрьләре иде. Миңа яңа елда бу әсәрне Ходай Үзе бүләк итте. Алга таба мин язаммы-юкмы, сау-сәламәт яшимме — барысы да Ходай кулында. Моны белгән хәлдә, мин Ходаемның мәрхәмәтенә өмет баглыйм. Иман белән иманлы әсәрләр язарга насыйп итсен дим. Амин!
2004.”

Әдәбият

1. Әгъләмов М. Ачык дәрес бирә... шагыйрь // Яшь ленинчы.— 1988.— 12 октябрь.

2. Гадел Ә. Шагыйрь күңеленең биеклеге// Татарстан хәбәрләре.— 2002.— № 5.

3. Миңнуллин Р. Табигать баласы // Соц. Татарстан. — 1983. — 3 март.

4. Минһаҗева Л. Хаталар да булмаса... // Казан утлары. — 2000. — № 3.— 142— 144 б.

5. Хәлим А. Кайда син, Рафаил? // Мәдәни җомга. — 2001. — 14 декабрь.



ИЛЕ ӨЧЕН ТУА ИР БАЛА

Нәфыйкова Л.Р.

Бөгелмә муниципаль районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә

торган 3 нче гомуми урта белем бирү

мәктәбе


Фәнни җитәкче: Гыйззәтуллина З.Р.
Татарның дистәдән артык гасырларга сузылган, шанлы да, фаҗигале дә, шөһрәтләре белән бергә михнәтләре дә тулып ашкан ифрат бай һәм гаять катлаулы тарих битләрен актара башласаң, тау тезмәләренең калку сыртлары шикелле, бер-бер артлы төрле дәверләрдә дөньяны дер селкеткән вакыйгалар, ил һәм халык язмышлары күзаллана. Каһарман һәм фаҗигале язмышлы галимнәр, фикер ияләре, шагыйрьләр һәм язучылар, философлар күз алдыннан үтә.

XX гасырда булып узган Сталин чоры фаҗигасе илебезгә, Гаяз Исхакый, Шамил Усманов, Хәсән Туфан кебек аерым шәхесләргә һәм гади халыкка күпме ачы кайгылар китерде. Татарның алдынгы фикерле, бөек шәхесләре репрессия корбаннары булдылар. Шундый шәхесләр безнең Бөгелмә төбәгендә дә яшәгән. Еллар узып аларның күбесе акланса да, кайберләре арабыздан кадер-хөрмәт күрмичә китеп барды.

Минем югарыда исемнәре аталган шәхесләребез белән беррәткә, һич икеләнмичә, шагыйрь Суфиянов Шәйхинең исемен дә өстәп куясым килә.Ул да репрессия корбаны. Гәрчә исеме халыкка акланып кире кайтарылса да, 50 нче елларга кадәр аның иҗат җимешләрен-шигырьләрен матбугатта бастыруны тыялар. Менә шушы шәхес турында да инде минем алдагы хезмәтем.

Безнең мәктәп укучылары “Туган ягым тарихы һәм әдәбияты” түгәрәгендә шундый кешеләрне табып, аларның изге исемнәрен арабызга кире кайтару өчен төрле эзләнү эшләре алып бара. Узган уку елында безнең төбәктә яшәп иҗат иткән шагыйрь Суфиян Шәйхинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек.

Суфиянов Шәйхрази Әхмәтҗан улының биографиясен, иҗатын өйрәнү максатыннан без бик күп эзләнүләр алып бардык. Иң беренче без аның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче өлкән улы Нәкыйп белән очраштык. Ул әтисе турында бик җылы истәлекләр сөйләде, кызыклы материаллар, истәлекле документлар бирде.

Шәйхрази бабайның туган авылы Сарабикколда, 1953-1960 нчы елларда яшәгән авылы Кирлегәчтә булып кайттык. Аның яшьтәшләре, туганнары, авылдашлары, дуслары белән очраштык.

Алга таба Лениногорск, Бөгелмә хәрби комиссариятларына юл тоттык. Бөгелмә комиссариатында безгә подполковник Широких Владимир Владимирович (хәзерге вакытта мәрхүм) бик нык ярдәм итте. Ул хәтта Подольск хәрби комиссариятына шагыйрь турында күбрәк мәгълуматлар алу өчен запрос та ясады. Түгәрәк әгъзалары Шәйхрази аганың Мәскәүдә яшәүче икенче улы Рәкыйп белән элемтәгә керделәр. Туган ягына ялга кайткач ул мәктәпкә килеп әтисе турында мәгълуматлар, аның кулъязмаларын биреп ките.

Шәйхрази Әхмәтҗан улы Суфиянов 1912 нче елның 4 нче августында Татарстанның Шөгер өязе ( хәзер Татарстанның Лениногорск районы) Сарабиккол авылында дөньяга килә.

Башлангыч белемне ул туган авылында ала. Укуга бик сәләтле булганлыктан, аның авылда алган белемнәр белән генә чикләнәсе килми, хәрби очучы булу турында хыяллана. Шушы хыяллар аны Казан шәһәренә алып килә. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан хәрби пехота училищесына кабул ителә.

Шәйхрази училищеда укыганда шигырьләр яза, ә ялга кайткан вакытларында үзенең шигырьләрен мәктәп балаларына өйрәтә һәм алар белән бергәләп авыл халкына концертлар күрсәтеп йөри. Ул уку йортын 1938 нче елның 5 июнендә “лейтенант“дәрәҗәсендә тәмамлый һәм 210нчы полкның взвод командиры итеп билгеләнә.

Суфиян Шәйхи имзасы (Шәйхрази Әхмәтҗан улы Суфияновның әдәби кушаматы) белән шигырьләр республика матбугатында 30 нчы елларда ук күренә башлый, ә Бөек Ватан сугышы алдыннан Татарстан китап нәшрияты аның 3 җыентыгын китап итеп бастырып чыгара. Беренче “Сакчы җыры“дип аталган китабы 1939 нчы елда басыла. Аннан соң “Без булырбыз“, “Чыныгып үсәбез“ дип аталган балалар өчен язылган китаплары да дөнья күрә. Ләкин бу китаплар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган.

1940нчы елның 22нче мартында Шәйхразины Ленинград хәрби округы приказы белән 70нче дивизия 68нче укчы полкының укчылар ротасы командиры итеп билгелиләр. Шушы ук елны Фин сугышы башлангач, Шәйхрази сугышка алына һәм уң аягы яраланып бик озак госпитальдә дәвалана.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941нче елның август аеннан, ул эшче батальонның рота командиры булып хезмәт итә башлый.

Сугышыка Суфиян Шәйхи өлгергән шагыйрь булып китә.

Сугыш-афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане үз шигырьләрендә үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән дә Суфиян Шәйхи зур хөрмәткә лаек. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Ил сөенгәндә, ул каләм гади сүзләрдән чәчәк бәйләмнәре ясый.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил Моабит төрмәсендә үлемсез шигырьләр язган. Аның сугыш чорындагы шигырьләре “Моабит дәфтәренә“ тупланган. Шәйхрази Әхмәтҗановичның да шундый шигырь дәфтәре булган. Ул аны “Хәтер дәфтәре” дип атаган.

Бик каты сугышлар барган вакытта, 1942 нче елның апрелендә, Шәйхрази Суфияновның сул күзе снаряд кыйпылчыгы белән яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң ул хәрби хезмәттән азат ителә.

1943 нче елда аны бер гөнаһсызга гаепләп кулга алалар һәм 10 елга хөкем итәләр.

Төрмә камералары да, челтәрле күк йөзе дә, кайбер дусларының хыянәте дә аның рухын сындырмый.

1953 нче елда азат ителгәннән соң, Суфиян Шәйхи туган якларына, Сарабикколга кайта. Шунда ул бик матур, акыллы, тормышның ачысын-төчесен күп күргән кыз-Кәримә белән таныша. Шәйхрази Суфиянов белән Кәримә 1953 нче елда өйләнешеп, тату гына яши башлыйлар.

50 нче елларда аның иҗади тормышы тагы чәчәк ата башлый. Ул бик күп шигырьләр яза. Аның шигырьләре район газеталарында басылып чыга. Ә репрессияләнгән язучы исемен күтәреп йөргәнгә күрә, шигырьләре республика күләмендә бөтенләй басылмый. Ләкин Шәйхрази Суфиянов моңа игътибар итми, шигырьләр язуын дәвам итә. Тулысы белән хезмәтен авылдашларына багышлый.

1961 нче елда Суфияновлар гаиләсе Бөгелмәгә күчеп килә. 1972 нче елга кадәр, Шәйхрази абый лаеклы ялга чыкканчы, ”Татнефть”берләшмәсендә эшли. Шигырьләре ”Ленин байрагы” газетасында дөнья күрә башлый.

С.Шәйхеразиның бу еллардагы иҗаты тагын да төрлеләнеп, баеп, яңа сыйфатлары белән ачыла. Сугыштан соң шагыйрь иҗатында киң таралган тема кеше, аның бу дөньяда яшәү урыны, мәхәббәте, табигатьнең матурлыгы. Шагыйрь дусларының бәхетле тормышлары турында бик күп яза. Аларның уңышларына, тормышның көннән-көн яхшыра баруына чын күңеленнән сөенә.

1982 нче елда Шәйхрази Суфуянов йөри алмас була. Тормыш сынауларына карамастан, аның яшәү дәрте көчле кала. Ул яшәүнең мәгънәсен, тәмен тоеп яшәргә күнеккән, авырлыкларга бирешмәс зат.

Әмма Суфиян Шәйхи иҗатының мине иң гаҗәпләндергәне, аның туган иленә булган керсез һәм чиксез мәхәббәте. Ул сугыш авырлыкларын җиңеп, үлем белән якалашып та туган җиренә исән-имин әйләнеп кайткан кеше, үз илебездә җәберләнгән, ”халык дошманы” тамгасы тагылган шәхес булса да, һаман иленә мәрхәмәтле һәм рәхмәтле, үзен аның алдында бурычлы дип саный.

Йөрәк никтер үз җаенда түгел

Әллә инде тиздән үләргә.

Үлә калсам, туган илемә булган

Бурычымны ничек түләргә?

Ул бит мине сабый чагымнан ук

Кеше итеп санап үз күрде.

Тәүфыйклы бул, белем иясе дип

Әнкәемдәй назлап үстерде.

Шуңа мин кайгырам да, ничек

Илкәемне ташлап китәргә?

Ул гына бит, фәкать ул гына бит

Ирек бирде дөнья көтәргә.

(“Йөрәк ничектер үз җаенда түгел“)

1986 нчы елда, фин сугышында алган ярасында гангрена башлану сәбәпле, уң аягын тездән кисәләр. Бер елдан соң, май аенда Шәйхрази Әхмәтҗанович вафат була.

Суфиян Шәйхи үзе үлсә дә, аның шигырьләре беркайчан да үлмәс. Алар Шәйхрази Суфияновтан мирас булып күчте, әсәрләре безгә гүзәллекне аңларга, табигать ямен, матурлыкны тоярга ярдәм итәр, туган илгә тугрылык рухында әле безне генә түгел, бәлки берничә буынны тәрбияләр.

Бар туганга миннән соңгы бүләк

Көндез кояш булсын, төнен ай.

Зинһар әйтәм, искә алмагыз ла

Юньсез иде диеп ул агай.

Мин гомергә туганнардан үзгә

Бер ялгызым тарттым дөньяны

Читен булды, ә шулай да әле

Ташлап китмәс идем мин аны.

Без бу шагыйрь турында ззләнүләребезне тагын да дәвам итеп, Бөгелмә шәһәренең бер урамын аның исеме белән атау, шигырьләрен аерым китап итеп бастырып чыгару турында хыялланабыз.

Шунысы кызганыч, исемнәре акланып бетмәгән, халыкка танылмаган шәхесләр безнең арабызда әле дә бар, аларның язмышларына битараф булмыйча, эзләнүләрне һаман дәвам итәргә иде. Аларның исемнәре безнең арабызга әйләнеп кайтып, тарихыбызда мәңгеләштерелсен иде.


Әдәбият

1. “Ленин байрагы” газеталары тупланмасы.

2. Город счастливой судьбы.- Казань, 1981.

3. Миңлекәй С. Шигырьләр һәм поэмалар. -Бөгелмә шәһәре, 1998.

4. На высоком месте. Городу Бугульма-220 лет.- Бугульма, 2002.

5. Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы тарихы һәм Татарстан тарихы.- Казан: Мәгариф, 1996.

6. Халиков А.Х. Татар халкының килеп чыгышы.- Казан: Татар. Кит. нәшр., 1974.

ЯМАШ ИГӘНӘЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ

Павлова Е.Н.

Сарман районы, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ильина Д. Р.


Билгеле булганча, татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, Нократ, Пермь татарлары, керәшеннәр һ.б.. Бу төркемнәрнең һәркайсының формалашу тарихы үзенчәлекле, шунлыктан тел-сөйләмдә, гореф-гадәтләрдә җирле үзенчәлекләр, берникадәр аермалар әле бүгенге көндә дә саклана. Татарлар арасында үзенчәлекле этник төркем-керәшен татарлары яши.Керәшеннәр-христиан динендәге татарлар. Керәшен сүзе рус телендәге крещен, крещеный дигән сүздән татар теленең яңгырашына җайлаштырылып,үзгәртелеп кабул ителгән. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең христианлашу тарихы фәндә ныклап өйрәнелмәгән, бу мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләр бик аз.(Мож аровский, 1880; Фирсов, 1869; Витебский,1897; Златоверховников, 1899; Чернявский 1900, 1892;Матвеев,1910;Баязитова,1997)

Тарихи хезмәтләрдән күренгәнчә, татарларны христианлаштыру рус патшасы Иван Грозный 1552 елда Казанны алганнан соң башланып китә.Архиепископ Гурийга христианлаштыру эшләрен башлап җибәрергә патшаның әмере тапшырыла.(Можаровский,1880). Ләкин соңгы вакытларда кайбер хезмәтләрдә һәм матбугатта керәшеннәрнең бер өлеше тагын да элеккерәк чорлардан ук христиан динен кабул иткән булырга мөмкин, дигән фикерләр дә язылып чыкты.(Глухов,1993; «Керәшен сүзе»,1996, №1)

Бу унайдан Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестерович Малов) 1997 елның 22 февралендә Чаллыда керәшеннәрнең рухи байлыкларын саклап калу мәсьәләләренә багышланган конференциядә сөйләгән чыгышы зур әһәмияткә ия .Я. Игәнәй 1938 елда Татарстан Республикасы Сарман районы Ләке авылында туган. Шагыйрь, публицист, 10лап китап авторы, Язучылар идарәсе члены, «Керәшен сүзе» газетасына нигез салучы, анын беренче редакторы. Менә шушы тыйнак, сабыр шагыйребез керәшеннәрнең килеп чыгышын Казан ханлыгы җ имерелүгә кадәрге чор белән бәйли һәм кире каккысыз дәлилләр китерә.«Керәшеннәрнең дөньяда яшәве кемгәдер ошамый. Галим исеме йөрткән кайбер кyремсез бәндәләр трибуна артларына менеп, газета-ж урналлар битләренә үтеп: “ Җир йөзендә керәшен атлы халык юк!»-дип сөрән салалар. Һәм без,керәшеннәр,үзебезнең бар икәнлегебезне исбатларга тиеш идек. Нәселебезнең бик борынгыдан килүенә дәлилләребез күп булса да,аны халык аңына барып җитәрлек итеп аңлатып бирә, кyрсәтә белергә дә тиешбез. Билгеле, тарихи фактларга таянып,» -дип язды ул. ( "Керәшен сүзе" газетасы, 24 февраль, 1997 ел) Шул ук фикерен шигырь юллары аша да бирә.

"Дөньяда юк андый халык!"- Әмма рухың имин, имгәнмәгән,

Ди кемдер керәшенне. Җан асылың йолаларга күчкән

Иңрәгән җанда ишетәм Ата-баба васыяте тугры

"Бар!"-дигән көр, яшь өнне. Халык тарихында эзле, исән!

Милләтнең , халыкның барлыгын иң беренче чиратта анын культурасы билгели, диләр.Ә керәшеннәрнең бик тә үзенчәлекле культурасы, гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәләре, бәйрәмнәре, сәнгате, кием-салымнары, яшәү рәвеше дә башка берәүнекен кабатламый,алар аерым, үзенчә. Болар аның барлыгын расламыймыни? Безнең бабаларыбыз христиан динен мәҗүсилек чорында ук кабул иткән ..Кайсы гына бәйрәм йоласын-«Нардуган»ны, «Йөзек салу»ны алма, аңарда безнең борынгы бабаларыбызның гореф-гадәте чагыла.

Төрки телле халыклар арасында христиан динен кабул иткән кабиләләр, төркемнәр булуы тарихи яктан мең кат расланган. Шуларның берсе-изге Аврамий хакындагы факт. 1229 елның 1 апрелендә мөселман динендәге фанатиклар тарафыннан христиан динен кабул иткән өчен җәзалап үтерелгән болгар кешесе ул, сәудәгәр. Мөселманнар аны үз диннәренә керергэ өндәгәннәр, ләкин ул риза булмаган. Шуның өчен аны җәзалап үтергәннәр.

Тагын бер дәлил. Тарихи фактлардан күренгәнчә, болгарлар белән янәшә яшәүче хазарларның ханнары яхуди динендә(караим). Бу ханлыктагы халыкның мәҗүси динендәгесе дә, христиан динендәгесе дә,яхуди һәм ислам динендәгесе дә булган.

Бөек Болгар илендәге борынгы бабаларыбызның , Болгар ханы Кубратның улы Аспарухның Дунай буйларына китеп, анда нигездә халкы христиан динендә булган бүгенге Болгариягә нигез салынганлыгын кем кире кага ала? Ә менә «керәшен» дип аталуы кайчаннан башланып китуе-монысы, чыннан да, Иван Грозныйдан башлангандыр. Көчләп чукындырылган мөселман белән борынгы керәшеннәрнең яшәеше арасында бернинди уртаклык та һәм теленнән башка охшашлык та юк. 9нчы класс өчен чыгарылган “Татар әдәбияты” дәреслегендә мондый фактлар юк .(Авторы Х.Й.Миңнегулов) Казан ханлыгы җимерелү турында сөйләгәндә әлеге фактлар кертелеп, дәлилләр белән расланса, хата булмас иде, дип уйлыйм.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев 2 Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында болай дигән иде:"Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы..."

Әнә шуңа күрә керәшеннәр төрки халыклары тарихында уникаль куренеш буларак сакланырга тиеш, аларның югалып, онытылып бара торган асыл рухи хәзинәләре ,йолалары, дине, гореф-гадәтләре торгызылуга, янартылуга мохтаҗ . Ямаш Игәнәй «Карендәшкә» шигырендә үзенең борчулары турында яза.

Җир йөзендә күпме керәшен бар, Илдә-көндә күпме керәшен бар?

Илдә-көндә күпме исәбе? Беркем белми төгәл исәбен.

Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең …Керәшенгә көн килерме бер,дип,

Сау-тазамы тамыры, үзәге? Өзгәләнә бары үзәгем.

Ямаш аганың классташы , Мәгариф отличнигы, ветеран укытучы Клара Кузнецова үзенең бер мәкаләсендә авылдагы Питрау бәйрәме турында язган иде. “ Элек бәйрәмнәр бик күңелле утә иде, тик 1960 еллардан башлап, районнан килгән вәкилләр халыкны куып тарата башладылар.Имеш, «эш вакыты». Иң соңгысында колхозның пожар машинасын алып чыгып, Питрауга кунакка килгән егет-кызларга су сиптерделәр.Бәйрәм таралды, жырлы-биюле Питраулар бетте. Ә чиркәү революциягә кадәр үк сүтелгән иде инде. Ләке халкы динсез дә, бәйрәмнәрсез дә калды». Хәзер инде бәйрәмнәр яңадан гөрләп үтә.

Ямаш Игәнәй авылын газлы, телефонлы, чиркәүле; ә керәшеннәрне бердәм,тату, бәйрәмле , алга киткән итеп күрергә теләде. Аның теләкләре әкренләп булса да тормышка ашырыла. Авылыбызга газ кергән, телефон элемтәсе эшли, үзәк урамнан асфальт юл үтә, яңа матур, зәвыклы өйләр төзелә. Мәктәп бар, укытучыларыбыз безгә тырышып белем бирә, балалар бакчасына йөрүчеләрнең саны елдан-ел артып бара. Авыл яши , клубта «Игәнә» фольклор ансамбле эшли. Ансамбльгә укытучылар, укучылар бик теләп йөри, мин үзем дә ансамбль члены; төрле бәйрәмнәр , кичәләр үткәрудә катнашам. Балаларны керәшен рухында тәрбияләү өчен болар бик кирәкле шартлар...Мәктәптә музей эшли, шактый экспонат тупланды. Анда төрле чаралар, очрашулар үткәрелә..Балалар кечкенәдән үк керәшен рухын тоеп, күреп үсәләр. Бүгенге көндә иң куандырганы-авылның иң югары урынында чиркәү төзелеп ята .Халыкның күптәнге хыялы тормышка аша. Сарман районы керәшен җәмгыяте рәисе Дмитриев Г.С. та үзебезнең авыл кешесе. Милләтне саклап калу, аны яшәтү өчен күп тырышлык куярга кирәк. Милләт халык белән яши. Милләтне алга әйдәүче-аның йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, җ ырлары, аның чын йөзе. Кем белә: бүгенге үзгәрешләр чорында, мәктәпләребезне оптимальләштерү барган бу заманда безнең мәктәп керәшен мәктәбе булып калыр. Һәм безгә үз тарихыбызны, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне сакларга, тагын да ныграк өйрәнергә мөмкинлек туар.Мәрхүм Я.Игәнәйнең 60 еллык юбилее уңаеннан җыелышкач, якташ язучыбыз- Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Аяз ага Гыйләҗев болай дигән иде: «Һәрбер өйдә керәшен җырулары яңгырасын, керәшеннәрнең милли ризыклары пешсен, керәшен йолалары тотылсын. Шул вакытта гына милләт милләт булып яшәячәк»

Без, мәктәп укучылары, татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт-татар милләте булуын белеп үсәргә тиешбез. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр.


Әдәбият
1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты.Казан-1997.

2. Игәнәй Я.Керәшен-асыл нәсел.”Аргамак”журналы.№9,1996

3. Максимов В.Н. Без бер тамырдан.”Мәгариф” нәшрияты.2002
САРМАН ТӨБӘГЕНЕҢ СӨЙЛӘШ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ҺӘМ ЖАРГОННАРЫ

Петрова Р.

Сарман гимназиясе

Фәнни җитәкче: Мәтҗанова Р.Г.


Билгеле булчанча, бер генә халык та үзаеры гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Безнең Сарман районы кешеләренең сөйләме Урта диалектның минзәлә сәйләшенә туры килә. Мин шуларның берничәсенә генә тукталып үтәм.

Мәсәлән, “з” урынына “д” әйтү күренше еш күзәтелә (беднең, седнең)

Минзәлә сөйләшенең бер үзенчәлеге й урынына җ куллану санала: җолдоз ( йолдыз ), җул ( юл ), җон ( йон ), җөрәк ( йөрәк ), җаулык ( яулык ).

“у”, “ү” белән алмашына: сүләү(сөйләү ), үрәнү (өйрәнү ), сүләм ( сөйләм ), сүрәү (сөйрәү ). Шуның белән бергә кайбер сүзләрдә ( өй, төймә, көй, көйләү, сөйкемле, төйгеч, чөй, җөй) “өй” дифтонгы саклана:сүәк, түә, сүәл, күләү һ.б.

Сарман ягы сөйләшенә х-к чиратлашуы хас: җакшы ( яхшы ), катын (хатын ), Кадичә (Хәдичә ), вахыт ( вакыт ), хәдәр ( кадәр ), трахтор ( трактор), хәрдәш ( кардәш ). Бу үзенчәлек күбесенчә хәзер керәшен татарларында күзәтелә. Алар районыбызның Ләке, Петровка, Чыршылы авылларныда яшиләр.

П-ф чиратлашуын бүгенге көндә дә өлкән буын кешеләренең сөйләмендә очратырга мөмкин: фәрдә (пәрдә ), фамидур ( помидор ), , пронт (фронт ), Патима( Фатима ), Патих (Фатих ).

Районыбыз вәкилләре тарафыннан бер үк мәгънәне белдергән сүзнең калын һәм нечкә вариантларын очратырга була: әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче,чүмерү һәм чумыру.



Ассимиляция-диссимиляция күренешләре:

а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), б ) н-м: томбоек ( төнбоек)

в ) л-ң: суң кул ( сул кул,), г ) н-ң: сиң генә ( син генә

д ) с-ч: урычча ( русча), ж ) ш-ч: чуачча ( чувашча ).

з ) ц-ч: немеччә ( немецчә ). и ) ф-к: куфайка ( фуфайка )

Рус теленнән кергән сүзләрдә в урынына б кулланылу күренеше әби-бабайлар телендә хәзер дә сакланып калган: багун (вагон ), бичер (вечер ), блас (власть), банна (ванна), бинт (винт), бинтовка (винтовка), булкан (вулкан). Хәзерге яшьләрнең рус телен белү һәм аны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе югары булганга, алар сөйләмендә бу очрак күзәтелми.



Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре

Эмоциональлекне арттыру өчен “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына татар телендә бөтенләй булмаган -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә)



-гачтын, -гәчтен, кушымчасы файдаланыла: баргачтын ( баргач ), килгәчтен ( килгәч ).

-дырые, -дерие кушымчалары файдаланыла: барадырые ( бара иде ),

Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.

Әпә (телсез ), тылкышу (катнашу ), итәк ( юбка ), кысыр аш (итсез аш ), көлчә ( таба күмәче ), тәкә (озынча бәлеш ), бакчы (кара әле ), хәсис (начар, бозык кешегә әйтелә), тупса (бусага), бал кашыгы (чәй калагы ), калай әтәс (мактанчык ), туң чырай ( караңгы чырай ).



Сарман районында кулланыла торган кайбер жаргоннар

Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә.Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара. Мин үзем күптәннән инде бу өлкә буенча материаллар җыям. Хәзер безнең Сарман ягында кулланылганнарына тулырак тукталып китәм.



Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр:

  • Ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан татарлар аны бай-бай итә формасы белән дә алыштыралар.

  • Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына)

  • Пәп итә (үбеп ала)

  • Өф итә (авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.

  • Пеш итә (пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.

  • Әх итә (өстенә юрган ябынып яисә киенеп җылыну)

  • Кых итә (бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнкелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)

  • Җу-җу итә (юына ). Безнең Сарман районы тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.

  • Ап итә (егыла).

  • Ам итә ( тешли яисә ашый)

Җирле сөйләшләргә бәйле рәвештә төрле вариантлары булган сүзләр:

  • Мәм-мәм, мәмәй (ризык, тәмле әйбер). Казан арты сөйләшләрендә аның мәми кебек формасы бар.

  • Тәтәй ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгүнәсендә). Казан арты халкы телендә аның тәти дигән варианты яшәп килә.

  • Бәбәй ( кечкенә бала яисә курчак). Казан арты сөйләшендә ул еш кына бәби дип йөртелә.

  • Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.

Туганлык мөнәсәбәтен күрсәтүче сүзләр:

  • Әннә (әни)

  • Әббә (әни)

  • Әттә (әти)

  • Бабба (бабай)

  • Абба (абый)

Кош-корт, җәнлек җанварларны белдерә торган сүзләр:

  • Ка-ка (каз яисә барлык кош-корт)

  • Кук-ку ( күкеле сәгать яисә әтәч)

  • Waw-waw (эт)

  • Му (сыер)

  • Бахбай (ат). Бу сүз бераз тел ачылып үткәчрәк әйтелә.

  • Махмай (эт). Баланың сөйләшүе бераз шомара төшкәч кулланыла.

Төрле хәрәкәтләрне белдергәндә, күбесенә тезмә фигыльләр кулланыла:

  • Пәп-пәп бара (мунчага бара)

  • Тәп-тәп тора (басып тора)

Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны – түтүт, аякны – пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны – үчтеки , урамга яки һавага чыгуны бү бара, күк күкрәүне күкри бабай килә кебек сүзләр белән алыштыралар.

Һәрбер төбәккә хас булганча, безнең районыбызның телендә дә никадәр үзгәлек бар. Аларны хаталы дип яисә җитешсезлек дип әйтергә минем нигәдер телем бармый. Күрәсең, Туган ягыбызга, аның халкына, аларның яшәү рәвешенә карата булган ярату хисе миңа мондый бәя бирергә ирек бирми торгандыр инде. Без беләбез: татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм.

Әдәбият


  1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан. - Хәтер нәшрияты, 1999.

  2. Зәкиев М.М., Максимов Н.В. Татар теле (10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек). – Казан. – “Мәгариф”, 2003.

  3. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Татарстан китап нәшрияты, 1984.

  4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. – Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен. – Казан. – Мәгариф, 2007.

  5. Галимов И.Р. – Мавыктыргыч лексикология. – Казан. – Мәгариф, 2001.

  6. Вәлиуллина З., Курбатов Х., Җәләй Л. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Татарстан китап нәшрияты. – 1965.

  7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Мәгариф, 2002.

  8. Сафиуллина Ф.С. – Тел гыйлеменә кереш. – Казан. – Тарих, 2001.


РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ШИГЪРИЯТЕНДӘ СУ ТЕМАСЫ

Рәхмәтуллин Д. Р.,

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

Кешеләр элек-электән үз кичерешләрен су белән була торган халәтләр аша күрсәткәннәр: күңел ярсуын иксез-чиксез диңгезләргә тиңләгәннәр, кайгыларын “суларга салып агызганнар”, ярату хисләрен чишмәләр белән “уртаклашканнар”, шатлыкларын елга-күлләр белән “бүлешкәннәр”. Шуңа күрә дә чишмәләр, елгалар, диңгезләр турында иҗат ителгән әсәрләр бик күп. Мәсәлән: “Су буйлап”, “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Агыйдел басмалары”, “Су юлы”, “Фазыл чишмәсе” һәм башкалар. Ә инде Гомәр Бәширов сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән “Җидегән чишмә”, Таҗи Гыйззәт сүзләренә Салих Сәйдәшев иҗат иткән “Әдрән диңгез” җырларын дөньяның барлык чикләренә таралган милләттәшләребез әле дә яратып җырлый.

Укытучыбыз “Шигърияттә су темасы” дигән темага иҗади эш тәкъдим иткәч, мин үземнең яраткан шагыйрем Роберт Миңнуллин иҗатына мөрәҗәгать иттем. Башка күпчелек шагыйрьләребез иҗатындагы кебек үк, аның әсәрләрендә дә су, тагы да төгәлрәк әйтсәк, су чыганагы булган челтерәп аккан чишмәләребез, зәңгәр күлләребез, гайрәтле елга, диңгезләребезне еш очратабыз.

Авторның һәркем белгән, яраткан, шагыйрьне татар халкы тарихы тирәнлегеннән килгән моң-көй агымы белән тоташтырган “Әнкәй” җыр-шигыренең юллары болай башлана:

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан.

Сөн суында юган иң элек...

Шагыйрьнең үз фикеренчә, Сөн буенда тууның билгеле бер үз сере дә бар. Сөн яисә башка бер изге елга буенда туып та, шагыйрь булмый калу, гомумән, мөмкин түгел, дип саный ул. Димәк, Сөн елгасы үз ул һәм кызларына илһам чыганагы булып тора. Әле Роберт абыйның “Уфа – Казан юллары” китабында “Мин Сөн кошы” дигән аерым бүлек тә бар. Ул анда:

Мин Сөн кошы!

Ике канатымның

Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! – дип яза.

Сөннән шактый ерак яшәсә дә, аның күпчелек шигырьләре белән танышканда, шундый бер хис туа: ул Сөннән беркайчан да аерылмаган, һәрвакыт шул тирәдә яшидер сыман; һәрхәлдә - үзе өзелеп яраткан Сөн елгасын берөзлексез үзе белән бергә - йөрәгендә, күңел түрендә йөртәдер сыман тоела. “Сөн буена чакыру” шигырендә елга образы тирән мәхәббәт хисләре белән үрелеп килә, ә икенче бер шигырендә Сөн үзе якташ балаларын сагынучы роленә керә:

Агадыр да сагынадыр

Сөн сөекле сеңлесен.

Сине дә сагынмагачтын,

Сагынсың соң кемне Сөн?

Кечкенә генә булган Сөн елгасын Роберт Миңнуллин үзенең иҗаты аша бар дөньяга танытты. Аның өчен туган якларын сагынып, өзгәләнеп, яратып, кадерләп җырлый алуы зур бәхет. Шагыйрьнең үзен дә гүзәл Сөн елгасын данлаучы дия алабыз.

Безнең Татарстанда бернинди диңгез дә юк. Ләкин Роберт абыйның махсус диңгезләргә атап язылган шигырьләре дә бар: “Диңгез”, “Әдрән диңгез”, “Төнге диңгез”, “Көн. Диңгез. Гөл”, “Таулар. Диңгез” һәм башкалар. Аларда диңгезнең билгеле бер халәте, күренеше чагылдырыла: кайберсендә ул тыныч, буйсынучан, кайвакыт ярсу, үзсүзле. Кайбер әсәрендә автор үзенең уй-кичерешләрен диңгез белән уртаклаша.

Халык җырларында тыйнак кына урын алган Идел Роберт Миңнуллин шигъриятендә сирәк очрый. Мин “Иделебез” шигыреннән юллар тәкъдим итәм:

Идел безнең

Диңгезебез!

Идел безнең

Нигезебез,

Офыгыбыз,

Киңлегебез!

Ә менә Агыйдел исеме аның иҗатында бик еш очрый: “Агыйдел кызы”, “Белмәсен Агыйделең”, “Агыйделдә” һ.б.

Икенче бер шигырендә ул башка төрле кичерешләр белән уртаклаша:

Бүген якты Агыйделнең

Патшасы да, колы да мин.

Бүген бәхет – минем кулда,

Бүген бәхет кулында мин.

Агыйделне изгеләштерүгә багышланган “Агыйделдә” шигыренең төп проблемасы – мәңгелек хис булган мәхәббәт. Аны Роберт Миңнуллин шул ук Агыйдел образы белән гәүдәләндерә:

Сүнә калса, хисләреңне

Агыйделдә яңарт икән.

Бөек Гашыйк булыйм дисәң,

Агыйделдә ярат икән!

Шагыйрьнең “Белмәсен Агыйделең...” шигыре аерым бер игътибарга лаек. Ул Хәсән Сарьян истәлегенә багышланган. Анда сүз шагыйрьнең үлеме турында бара. Шуңа күрә әсәр баштан ахырга кадәр бик моңсу яңгырый:

Сыгылып елый сентябрь...

Елаудан нинди файда?!

Агыйдел дә үкси микән

Еракта - әллә кайда?

Су, Диңгез, Елга – ул төрле дөньялар чиге. Әлеге шигырьдә Агыйдел татар дөньясының иң мөһим атрибутларыннан берсе буларак күрсәтелгән. Ул лирик герой күңелендәге сагыну – сагыш хисләрен чагылдырып килгән.

Кечкенә генә, тар гына Сөн елгасының исемен телгә алуга, күз алдына Роберт Миңнуллин үзе, аның искиткеч матур туган ягы, каен урманнары килеп баса, ә үз шигырьләрендә автор тар гына, сай гына Сөн елгасын бу дөньяның иң зур, иң мәшһүр елгалары белән бер дәрәҗәгә күтәрә:

Ә ул безгә кирәк! Матур хисләр,

Матур Идел кирәк, матур Сөн.

Сөнне якын туганы дип дәшә шагыйрь. Хәтта бик ерак диңгездә дә ул Сөн дулкынын таный ала, шуның аркасында ерактагы диңгез дә аңа якынаеп китә. Бу хакта ул “Сөн дулкыны” шигырендә әйтеп үтә:

Яраттым диңгез һавасын,

Ул дулкынын, ул комын...

Шул дулкыннар арасында

Таныдым Сөн дулкынын.

Роберт абый кайда гына булса да, нинди генә мәшәкатьләрдә, борчуларда булса да, аның күңеленең бер почмагында Идел-Агыйдел-Сөн, шуларның төрле чаклары, дулкыннары, үзгәрешләре, шуларга булган саф һәм изге хисләре яши.

Чишмәләр чылтыравыннан

Дөнья җырларга тора.

Ныграк басып биесәң дә

Чишмә чыгарга тора...

Үзем дә җырлыйм, чылтырыйм

Күңелләр тулган чакта.

Ничек инде җыр тумасын

Чишмәләр туган якта! (“Безнең як чишмәләре”)


Әдәбият


  1. Баян Ә. Тал бәллүдә тирбәлеп // Шәһри Казан. – 1996. – 5 июль.

  2. Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр // Татарстан яшьләре. – 1982. – 21 окт.

  3. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы // Казан утлары. – 1998. - №8. – 163 – 170 б.

  4. Зариф Ф. Киләчәгебезгә ышанам! // Мирас. – 1998. - №8. – 4 – 10 б.

  5. Урманче Ф. Роберт Миңнуллинның шигъри осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2005. – 335 б.


ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ҺӘМ САКЛАУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Рахимуллина Л.И.,

Кукмара 3нче номерлы

гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Хәсәнова Г.Г.


Тарих сабагы шуны күрсәтә: нинди генә көчле дәүләтләр, империяләр булмасын, хакимиятне кулга төшергән халыкны гына саклауны, башкаларны юк итү сәясәтен беренче планга куеп эш итсәләр, алар барыбер таркалуга йөз тоталар. 1991 нче елның ахырында СССР да юкка чыкты. 1988 нче елда булган партия конференциясе, бердәм совет халкын төзү бурычыннан баш тартып, милләтләрне тергезү, саклау һәм үстерү бурычын куйса да, мондый проблеманы күтәрү соңгарак калган булып чыкты.

Элек рухи дөньябыз, бердәм совет халкын төзеп, милләтләрне русслаштыруга корылган булса, хәзер инде бу өлкәдә милләтләрне тергезү, саклау һәм үстерү проблемаларын чишү рухи дөньябызның үзәк мәсьәләсенә әверелде.

Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү максатында, 1992 нче елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау һәм үстерү юллары күрсәтелде. Бу исә тел тарихының халык тарихыннан аерылгысыз булуын күрсәтә. Һәр кеше үз теленең, милләтенең тарихын белергә бурычлы.

Тел галиме Садри Максудиның бик мәгънәле сүзләре бар: “Һәрвакытта ислам динебезне вә телебезне өйрәтергә теләячәкбез һәм телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм калырбыз”[Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. 1998: 5]. Әйе, милләт һәм тел – аерылгысыз элементлар. Безнең бөтен гамәлләребез дә телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.

Соңгы вакытта газета- журнал битләрендә милләтне торгызу, саклау, үстерү мәсьәләләренә караган мәкаләләрне еш очратырга була. Аларның күбесендә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү мәсьәләләре куела. Татар теленең “кухня теле” генә әйләнеп баруы турында фикерләр әйтелә. Бер яктан телне күтәрү мәсьәләсе каралса, икенче яктан хезмәтне җимерү процессы да бара. Әйе, бу һичшиксез шулай! Соңгы елларда мәктәп системасына БДИ системасы килеп керде. Бер караганда татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан биреп була, ләкин икенче яктан караганда, ул имтихан билгеләре уку йортына кергәндә мөһим роль уйнамый. Ул безнең өчен өстәмә нагрузка гына булып кала, чөнки, мисал өчен, татар бүлегенә керү өчен рус әдәбиятыннан имтихан бирү мәҗбүри. Шулай ук татар теленнән һәм әдәбиятыннан мәҗбүри имтихан булмагач, укучыларда, аларның ата-аналарында телне өйрәнүгә җитди караш җитенкерәми. Телнең дәрәҗәсе төшү- алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе. Ул ничектер күзгә күренмичә (ләкин сизелә) алып барыла.Телебез аңлауга, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Дөреслекнең күзенә карау җиңел түгел. Гамьсезлек хөкем сөрә. Күпчелек татар, Тукай әйтмешли, йоклый.Татарстанның башкаласы булган Казан аэропортында булырга туры килде.Тиздән төшәчәк самолет турында диспетчер кыз болай дип хәбәр итә: “Мәскәү-Казан” 8999 номерлы самолет 8 сәгатьтән 15 минуттан төшә”. (Дөресе: 8999 нчы номерлы “Мәскәү-Казан” самолеты 8 тулып 15 минутта җиргә төшәчәк”). Моннан инде бөтенесе дә аңлашыла. Әйтер сүз дә калмый. Кәеф тә, татар теле өчен горурлык та бер мизгелдә юкка чыга.

Тел ул- бөтен халык казанышы, шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе безнең, ягъни татарларның, ике телле булуы белән бәйләнешле. Без үзебез дә сизмәстән,татар теленә кирәкмәгәнгә рус сүзләрен китереп кертәбез. Телнең бозылуы дәвам итә. Җәмгыятьтә бара торган бу процессны туктатасы иде. Телне, гореф-гадәтләрне, милләтне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Ул-безнең бурыч. “Нәрсәгә соң ул татар теле?! Шул татар телендә укыган өчен югары уку йортына керә алмадым инде мин”,- дип татар яшьләрен бозучы ата-аналарыбызга туган телнең кирәклеген аңлату заманы килеп җитте. Соңга каласы түгел иде.
Әдәбият


  1. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел”, Казан “Мәгариф” нәшр., 1998


ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ – ТУГАН ТЕЛЕБЕЗ САКЧЫСЫ

Рахмаев И.,

Мөслим 2 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Җәлилова Г.И.
Мин өлкән кешеләрнең сөйләмен кызыксынып тыңларга яратам. Әллә ничек җиңел, бик тә матур итеп, тәмләп сөйли беләләр алар. Чынлап уйлап карасаң, аларга бит хәзерге кебек заманча мәктәпләрдә, бөтен мөмкинлекләр тудырылган уку кабинетларында белем алырга да туры килмәгән. Каян, ничек өйрәнгәннәр алар моңа? Тормышның нинди генә авырлыкларын күрергә, нинди генә замана сынауларын үтәргә туры килмәгән бит әби-бабайларыбызга. Шулай да искиткеч оста итеп, телебезнең иң нечкә төсмерләрен дә белеп, милли моңнарыбызга гашыйк булып, гореф-гадәтләребезне саклап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп яши белгәннәр. Халкыбызның авыз иҗаты кыйммәтле мирас булып безнең көннәргә килеп җиткән. Килеп җиткән, әмма бездән соң килгән буынга ни рәвешле, ничек тапшырылыр соң әлеге бәяләп бетермәслек рухи байлык? Игътибарлы, сак караштамы соң хәзерге буын әлеге хәзинәгә?

Туган төбәгебезнең халык иҗаты үрнәкләрен барлау, туплау, системага салу, башкаларга таныту, гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәнеп, яшьләр, балалар арасында тарату, көндәлек тормышыбызга кайтаруны максат итеп, 2009 нчы елда без, бер төркем укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Җәлилова Гөлназ Илсуровна инициативасы белән “Мөслим төбәге фольклоры” исемле сайт оештырып җибәрдек. Әлеге проект өчен ни өчен Интернетны сайладыкмы? Чөнки Интернет, иң беренче чиратта, ул – яшьләр актив куллана торган мәгълүмат чыганагы. Әйтергә кирәк, тупланган материалларыбызның күп булуы безгә сайтыбызны тиз арада кызыклы мәгълүматлар белән баетырга, бөтендөнья челтәре кулланучыларына танытырга ярдәм итте.

Эзләнү нәтиҗәсендә безнең тупланмага 30 дан артык мөнәҗәт, 15 тән артык җыр, такмак, күп сандагы риваятьләр һәм легендалар, 20 ләп бәет, мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, такмаклар, уен-йола фольклорына караган байтак материаллар җыелды. Соңгы вакытта сайтыбызга куясы кызыклы материаллар арасында әкиятләр, солдат хатлары да бар.

Интернет сәхифәбезнең күп кенә язмалары якташларыбыз хатирәләреннән алынды. Бу әсәрләр аларга буыннан-буынга сөйләнеп, йөрәк түрләрендә хәзерге көннәргә кадәр сакланып килгән. Кызганычка каршы, аларның бик күбесе онытылган. Ә кайбер әсәрләр беркайда да басылмыйча, мәктәп музейларында, авыл китапханәләрендә кулъязма рәвешендә сакланганнар. Бу чыганаклардан без бик күп файдалы мәгълүматлар тупладык.

Соңгы елларда авыллар тарихына багышланган китаплар да басылып чыкты. Мисалга Мөслим, Түреш, Елгабаш, Кырынтау, Иске Вәрәш, Тойгелде, Күбәк авыллары турындагы китапларны китереп була. Шунысы сөендерә: аларга азмы-күпме булса да фольклор әсәрләр кертелгән. Ә менә якташларыбыз Котдус Хөснуллин, Марсель Бакиров, Ринал Хаҗиев кебек галимнәребезнең хезмәтләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләрен күпләп табу мөмкин булды.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр арасында шактый кызыклылары бар. Мәсәлән, Ташлыяр авылында яшәүче 1891 елда туган Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан 1983 елда К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган “И манара” дип аталучы мөнәҗәт һәм шуңа охшаш, әмма теле ягыннан аерылып торучы Тойгелде авылында гомер иткән Рамазанова Оркыя апаның кулъязмалары арасында табылган “Манаралар киселү” дип аталган бәет репрессия чорындагы афәтләрне аермачык итеп тасвирлап бирә. Зур сынау елларында туйганчы икмәк ашый алмаган вакытларын бик гыйбрәтле итеп безгә Мөслимдә яшәүче Наилә апа сөйләде. ”Шулкадәрле ач яшәгән вакытлар булды: авызга кабып, икмәкне чәйнәп йоту ничек була икән ул дип уйлап, “Кетерки-кетерки, Алла, ипи бир, бир” дип такмаклый торган идек” , - дип сөйләде ул безгә.

Игътибар белән укысагыз, сайтыбыздагы күп материалның эчтәлегендә төбәгебез халкының михнәтләрдә газап чигеп, гаделсезлекләр күрүен, шулай да сынауларга бирешмичә, үз кәефен үзе күтәреп, буш вакытын файдалы итеп үткәрергә һәм күңеллерәк итеп яшәргә тырышуын күрергә мөмкин. Халкыбызның җор теле, зирәк акылы аңа зур сынауларны үтәргә булышкан. Ә бит ныклап карасак, 20 нче гасыр башына кадәр безнең төбәктә рәсми ачылган бернинди мәдәният учаклары булмаган. Шуңа күрә халыкың рухи ихтыяҗларын кич утырулар, аулак өйләр, кичке уеннар, өмәләр (тула өмәсе, каз өмәсе), җыеннар, сабантуй бәйрәмнәре канәгатьләндергән. Әлеге чаралар, гадәттә, өлкәннәр күзәтүендә, дини кысаларда, шәригать кануннарынан читкә тайпылмыйча уздырылган. Аларның яшьләргә әхлакый, тәрбияви йогынтысы да нык булган. Гореф-гадәт, йолаларыбыз белән бәйле фольклор әсәрләре әлегә сайтыбызда аз әле. Боларны туплау – бүгенге бурычыбыз булып тора. Бүгенге яшьләрнең кичке вакытларын кайда ничек уздырырга белми аптырап, шикле кешеләр арасында яман гадәтләргә өйрәнеп, файдасызга үткәрүе белән чагыштырсак, әби-бабаларыбызның халык авыз иҗатын, йолаларыбызны педагогик чара буларак куллануын аңлау кыен түгел.

Сүз дә юк, хәзерге буын яшьләре бөтенләй башка төрле, әби-бабаларыбыз яшәгән заманнан бөтенләй үзгә чорда яши. Техник прогресс безне заманча аралашу чаралары белән коралландырса да, кешеләрнең күзгә-күз очрашып сөйләшүләре, хәл белешү, ярдәмләшеп яшәүләре, хәтта ял итүләре дә башка төрле формада бара. Монда инде тел берәмлекләренә игътибарлылык, сакчыл караш турында уңай фикер әйтү кыен. Минемчә, халкыбызның гасырлар буена туплаган теле байлыгы, гыйбрәтле хикәятләр, риваятьләр, кызыклы әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, такмаклар, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, тапкыр җаваплар рәвешендә сакланып калуы безнең үзебезгә, гаиләдә алган тәрбиягә бәйле. “Мөслим төбәге фольклоры” проекты ярдәмендә замана кешесе аңына халкыбыз традицияләре, йолалар, гореф-гадәтләребез һәм туган телебезгә аерым игътибар булырга тиешлеген сеңдерә, төшендерә алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.


ВАКЫТСЫЗ ӨЗЕЛГӘН ИҖАТ ЮЛЫ (НУР БАЯН ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП...)

Рахматуллин И.И.,

Яр Чаллы шәһәре,

79 нчы лицей-интернаты

Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.

...Олы бәйрәм көннәре - Җиңү бәйрәме. Шу­шы тантанага санаулы гына көннәр калганда шагыйрь һәм офицер, без­нең күрше авыл егете Нур Баян һә­лак була. Сугыш­ның Җиңү генә тү­гел, үлем дә икә­нен искә төшереп, якташымның исеме дә күңелне сыкрата. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә якташым Нур Баянның тууына 105 ел тулды. Быелгы шушы вакыйгалар уңаеннан аның сугышчан юлын, иҗат юлын, әсәр­ләрен кабат күңелдә яңартам. Дөрес, Нур Баян - шигъриятебез күгендә ялтыраган йолдызларның иң яктысы, бүтәннәрдән аерылып, күзгә ташлана торганы түгел. Шулай да аның иҗаты бигрәк тә сугышка кадәрге елларда ук укучыларга яхшы таныш була. Хәзер дә аның уты­зынчы еллар шигъриятенә хас дәртле романтика белән сугарыл­ган шигырьләре күпләрнең хәте­рендә...

“Нур Баянны укучылар массасы бик яхшы белә һәм хөрмәт итә. Ул ... поэзия өлкәсендә актив эшләгән һәм үзенең ялкынлы патриотик әсәрләре белән масса арасында популярлык казанган шагыйрьләрнең берсе булды,” – дип язган Хәсән Хәйри үзенең “Шагыйрь Нур Баян” мәкаләсендә. (Хәйри 1953 :1)

Н.Баян турында “Мәйдан” журналының 2008 нче елгы 11 нче санында “Ак күңелгә ап-ак юл” дигән искиткеч бай материал тәкъдим ителде. Мәкаләдә Н.Баянның бала чагын, әсирлектәге көрәшен чагылдырган мәгълүматлар да, аның турындагы истәлекләр дә күп. Материаллар белән танышып чыккач, минем Н.Баян белән кызыксынуым тагын да артты һәм аның турындагы башка язмаларны табып анализлап, үз фикеремне әйтү теләге туды

Нур Баян 1905 елның 15 маенда Актаныш төбәгенең бик тә матур авылы Әнәктә ярлы игенче гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Галим абзый балта остасы булган. Кышларын ул башка авылларга барып эшләгән. Әнисе Мәүлиха апа – авылда тегү-чигү эшләренә оста хатын-кызларның берсе – кышкы озын төннәрдә бишле лампа яктысында йон эрләгәндә улларын һәм кызларын каршына утыртып, аларга әкиятләр сөйләгән, бәетләр һәм мөнәҗәтләр әйткән. Нур Баянда шигырьгә сәләт бик иртә уяна башлый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул шигырьләр яза, бәетләр чыгара.

Фәкыйрьлек-ачлыкның ни икәнен сабый чагыннан ул татып үскән ма­лай җәйге айларда үз көнен күрү өчен кемнәргә генә ялланып эшлә­ми. Ләкин кайда гына булмасын, ул белемгә омты­ла. 1923 нче елда уку теләге белән Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. (Мохтасар 2005:8) Биредә ул чын күңелдән бирелеп укый, иҗат итү хыялларына да киң юл ачыла. Ул шигъри иҗат эшенә ныклап керешә. Нур Баян исеме матбугатта да күренә башлый. 1929 нчы елдан Нур Баян «Колхоз яшьләре» журналының сәркатибе булып эшли, 1930 нчы елны ул Чаллы район газетасы мөхәррире итеп билгеләнелә. 1932 нче елдан башлап ул язучылар Союзы оргкомитетының инструкторы, Татгосиздатта редактор, аннары матур әдәбият секреторының өлкән редакторы булып эшли.

1938 нче елда иҗат эшенә күчә һәм фронтка киткәнче профессиональ язучы булып формалаша. Фатыйма исемле кызга өйләнә. Ләкин ул авырый, Актанышның Наратлы авылына дәвалану – кымыз эчү өчен алып кайта, файдасы тими, үлә. Аннан язмыш аларны Суфия белән кавыштыра. Бу никахтан уллары Робендар дөньяга килә. Тормышлары таркала, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Клава исемле урыс милләтеннән булган кызга өйләнә. Уртак кызлары туа. Сугышка кадәр 4 ел бергә яшиләр. (Әхмәтвәлиева 2008:4)

Нур Баян Ватан сугышының бе­ренче көннәреннән каләмен штык белән тиңләп илне саклаучылар са­фына баса. Ул үзенең сугышчан антын бөтен иҗат эше һәм тормышы белән раслый. Ватан сугышы башлангач та фронтка китә һәм һәрдаим сугышның алгы сызыгында була, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша. Нур Баян полк партия оешмасының редакторы булып, аннан полк командирының политик эшләр буенча урынбасары булып эшли. Фронтта ул 78 нче укчы дивизиядә «Ватан өчен» исемле рус телендәге газетада редактор булып эшли һәм үз кулы белән листовкалар яза. Бөгелмә­дән Австриягәчә данлы юл уза.

Фронттагы батырлык өчен «1 дәрәҗә Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Җиңүгә санаулы гына көннәр калганда подполков­ник, күренекле татар шагыйре чит-ят туфракта мәңгелеккә ятып кала. Австрия җирендә үзләре йөри торган машинадан төшкәч (Зәки Нури белән бергә була) башына аталар. 2 сәгать күккә карап ята:

Туган илем өчен,

Ата – анам өчен,

Балаларым өчен,

Туганнрым өчен

Мин дөньядан китәм

Хушыгыз, хуш, - дип 3 мәртәбә кабатлый да уңга башын борып мәңгелеккә хушлаша. (Идрисова 2005:7) Әнисенә тапшырырга кушып 18 медаль һәм “Кызыл Йолдыз” орденын калдыра. Алып кайтып күрсәтәләр, ләкин туганнарына бирмиләр, шулай итеп алар юкка чыгалар.

Шул авыр ярасы аркасында Нур Баян 1945 нче елның 23 апрелендә Австриянең Альп тауларында яу кырында һәлак була.

Фани дөнья белән саубуллашса да, Нур Баянның исеме мәңгелек ядкарь булып яши бирә. Халкыбыз үзенең батыр улын, каһарман шагыйрен онытмый.

Нур Баянда иҗади сәләт бик иртә уяна. Башлангыч мәктәптә укыганда ук ул шигырьләр яза, бәетләр чыгара. Аның турында Әнәк авылында яшәгән Зәйнетдин Бәдретдинов болай сөйли:

“Авылда без Нурны «җырчы малай» дип йөртә идек. Аның әтисе белән без балта остасы булып үз авылыбызда да, башкорт, мари якларында да эшләдек. Менә шунда, бүрәнәләр юнып аргач, ял иткәндә ул безгә:

- Минем малай көн-төн укый, бәетләр, җырлар чыгара, үскәч Тукай кебек

булыр ул,— ди торган иде.” (Шакир С.1975:14) Нур Баян иҗатында үзәк урынны авыл темасы алып тора. Дөньяга беренче тапкыр аваз салган җиреннән күпме генә аерылып торса да, кайларда гына йөрсә дә ул авылын, кечкенәдән күреп үскән урман-кырларын, елга-инешләрен күңелендә изге саклый, сагына, шигырьләрендә аларга мәдхия җырлый. Аның иҗаты белән танышкач, күңеле туган якларга береккән иң ихлас шагыйрьләрнең берседер ул, дигән фикер уяна. Кайсы гына әсәрләренә күз салсаң да, туган төбәк мотивы өстенлек ала, автор сурәтләгән авыл табигате бөтен купшылыгы белән күз алдына килеп баса.

Чәчер суы тирән,

Ул суда

Ак балыклыр чумып уйныйлар.



Тирәсендә нарат, чыршылар

Үз төсләрен һич тә җуймыйлар...

Сугыш елларында да Н. Баян үзенең немец фашистларына каршы халыкның нәфрәтен, дошманны җиңүгә ышанычын чагылдырган, туган илебезне сакларга чакырган шигырьләрен туплап, сугышның беренче елында ук «Өч бөркет» исемле җыентыгын чыгара.

Фронт шартларында да ул иҗат итү теләге белән яна. Бернинди авырлыкларга карамастан, сирәк-сирәк кенә булса да, сугыш уты астында туган яңа шигырь­ләрен дәфтәренә, аерым кәгазь кисәкләренә яза бара. Кайбер шигырьләрен сугыш кырында рус телендә газе­таларда бастырып чыгара. Фронтта язган хатларында ул иҗат планнары турында, шигырьләрдән тыш поэма һәм либретто өстендә эшләвен белдерә.

Кызганычка каршы, Нур Баянның фронт шигырьләрен­нән безгә бик аз өлеше генә билгеле. Аның берничә шигыре «Совет әдәбияты» журналында басылган һәм «№ 2» дип тамгаланган, акка күчерелмәгән бер шигырь­ләр дәфтәрен 1944 елны Казанга, «кайтканчы саклар өчен» дип, үзе җибәргән. Анда ундүртләп шигыре языл­ган. Шулар арасыннан «Тирә-якта үлән чәчәк аткан», «Минем өстән пуля яуса да», «Окопта», «Уйланганда», «Санитарка», «Үч һәм нәфрәт» исемле шигырьләр. Аларда шагыйрьнең кайнар сулышы бөркелеп тора. Шигырьләрне укыганда кырыс солдат тормышын, сугыш гарасатын, җиңүгә ышанычны нык тоясың.

Ул сугыш елларында аз язуына сызланып, җиңеп кайтканнан соң тагын җырларга өмет итеп яза. Кызганычка каршы, аңа бөек тантана көнен күрергә насыйп булмый. Ул Ватаныбыз иреге, халкыбызның бәхете өчен сугыш кырында ятып кала. Аның җылы лиризм белән сугарылган поэзиясе сүнә, җыры ярты юлда туктап кала.

Их, яшисе килә җир күкрәтеп

Ал чәчәкле якты илемдә!

Без көрәшләр кичкән җир тетрәтеп,

Бирешмәбез тиген үлемгә! – дип язган ул.

Юк, Нур Баян тигенгә үлмәгән: туган иле, туган халкы өчен үлгән һәм онытылмаслык исемен калдырып үлгән. Иленә, халкына чын намус белән хезмәт иткән кеше бервакытта да үлми, онытылмый. Халкыбыз аның исемен зур хөрмәт белән телгә ала, хәтерендә мәңге саклый, әсәрләрен яратып укый.

Олуг шагыйрь исеме якташларыбыз тарафыннан мәңгеләштерелгән: туган авылындагы мәктәптә музей ачылган, мәдәният сарае алдында һәйкәл куелган, аның исемен күмәк хуҗалык һәм сәүдә йорты йөртә...

Ахырда Нур Баянның шигырен тәкъдим итәм. Ул бу язучының күңел дөньясын аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Әйтәсе килгән фикерләремә нәтиҗә ясап үтәсем килә: иманын үз тормышының кыйбласы иткән Нур Баян кебек затлардан үрнәк алу безгә дә, әхлакый асылыбызны югалтмыйча, вак-төяк тормыш ыгы-зыгыларыннан өстен булып яшәргә, үз кыйблабызны - иманыбызны саклап калырга ярдәм итәр.

Матур ил шул безнең илебез,

Ал чәчәкле безнең җиребез.

Их, яшисе килә илемдә.

Һич үләсе килми тигенгә, - дип язган ул.

Юк, Нур Баян тигендә үлмәгән: туган иле, туган халкы өчен үлгән һәм онытылмаслык исемен калдырып үлгән. Иленә, халкына чын намус белән хезмәт иткән кеше беркайчан да үлми, онытылмый!






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   25




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет