Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет13/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

Зыялы кеше нинди була?

Алга таба ул үзенең эшчәнлеге турында болай дәвам итә: “Мин Малмыжда 19 ел дәвамында шәһәр управасында эшләдем, 5 ел төрмә директоры, 5 ел дәвамында шәһәр җәмәгать банкында директор урынбасары, касса мөдире булдым. Шулай ук рус-татар училищесе директоры һәм төрле җәмәгать оешмалары җитәкчесе булып хезмәт иттем. 40 ел дәвамында мин төрле-төрле “хуҗалар”га хезмәт иттем. Бөтен тормышымда бер тапкыр да спиртлы эчемлекләр кулланмадым, тәмәке тартмадым. Гомерем буе милләтемә хезмәт итәргә тырыштым. Бөтен көчемне, энергиямне милләтемне агарту, милләтемә белем бирү, милләтемне тәрбияләү эшенә бирергә тырыштым. Бернинди материаль кыенлыклар алдында туктап калмадым. Даими рәвештә үзбелемемне күтәрергә омтылдым. Петербург шәһәренә Әхмәт Хөсәенов белән килгәндә, мин шәһәр җәмәгать китапханәсендә Сәхаба Госман тарафыннан язылган кулъязма Коръәнне күрдем, кулга тотып карадым.” Сәхаба Госман Мөхәммәт пәйгамбәрнең якын кешесе булган. Бүгенге көндә Госман тарафыннан күчереп язылган бу кулъязма Коръәннәр иң борынгылардан. Алар 4 урында: Мәккәдә, Венада, Каһирәдә һәм Ташкентта саклана. (Петербургтагы нөсхәсе ул заманда Ташкенттан китертелгән була, совет чорында башта Уфага Диния назарәтенә бирелә, аннары Ташкентка кире кайтарыла.)

1890 елда Мөхәммәткамал гаиләсе Малмыжга килгәндә шәһәрдә бары тик 12 генә татар гаиләсе яши. 1893 елда Мөхәммәткамал Күкшелдәге (Малмыждан ерак түгел Кошкино авылы) мәдрәсәсендәге уку-укыту эшләренең тиешле югарылыкта булмавы турында белә. 10 ел дәвамында эшләсә дә, бу мәдрәсәдә бары тик 5 кенә шәкерт белем ала торган була. Ул өяз управасы Василий Батуев белән сөйләшеп, Күкшел мәдрәсәсен Малмыжга күчерү буенча эш алып бара. Малмыжга күчергән очракта, училищеда шәкертләр саны кимендә 30 дан ким булмаячагы турында Батуевны ышандыра.

Ул оста оештыручы да була

Училищелар буенча инспектор Сенилов училищены Малмыжга күчерүгә каршы килә. Монда мөселман дине буенча укытучы-мөдәррис, җитәкче булмау белән аңлата. Бу вазифаны М.Мозаффаров үз өстенә ала. Шулай итеп, Малмыжда беренче рус-татар училищесы эшли башлый. Аның беренче мөгаллиме Воткин Завод авылыннан Мирсаяф Туктамышев. Ул Казанда укытучылар институтын (семинариясен) тәмамлаган. Алга таба Мөхәммәткамал тәкъдиме буенча дини мөгаллим булып Ор авылы мулласы Зариф Мансуров эшли башлый. Малмыжда яшәүче татар гаиләләре биредә рус-татар мәктәбе (училищесы) ачуга рөхсәт биреп, ярдәм итүдә земство управасы В.Батуевка һәм М.Мозаффаровка зур рәхмәтле була. Батуев Малмыжда земство хисабына татар кызлары өчен һөнәр мәктәбе (туку мастерское) ачарга ярдәм итә. Кызлар анда тастымал, сөлге сугалар, оеклар бәйлиләр. Татар кызлары өчен һөнәр мәктәбен оештыручы да Мөхәммәткамал Мозаффаров була.

Шулай итеп, 1894 елдан Малмыжда рус-татар училищесы тулы көченә эшли башлый. М.Туктамышевтан кала мөгаллимнәр булып Мөхәммәтдин Корбангалиев, Шарбаев, Зариф Рәхмәтуллин, Сәмигулла Салихов, Мирсәет Юнысов, Фатыйх Хәмәдиев, Габделбәр Кадыйров эшлиләр. Салихов бик яхшы укып, класстан класска күчкәндә ел саен бүләкләнеп, Малмыж шәһәр рус училищесен бетергән була. Калган мөгаллимнәр Казан укытучылар семинариясен тәмамлап киләләр. Мөхәммәткамал Мозаффаров үзенең шәхси акчасына махсус йорт төзеп, аны земство хисабына рус-татар училищесы өчен гомумторак бинасы итеп тапшыра. Аннан 13 ел дәвамында чит авыллардан килүчеләр бушлай файдаланалар. Бу вакыт эчендә бу ятакта 130 укучы яши. Мозаффаров шулай ук үз акчасына кызлар өчен туку мастерское итеп файдалануга аерым йорт төзеп бирә. Әмма аннан 2 ел гына файдаланалар. Чөнки Мозаффаровны, шушы эшләрне оештырган өчен, Сарапуль өязе ротмистры Будоговский жандармериясе таләбе буенча, Оренбург шәһәренә сөргенгә җибәрәләр.

1909 елда Мозаффаров Малмыжга кире кайтканнан соң, ул үз акчасына кызлар өчен 6 айлык курслар оештыра. Бу курслар татар-гарәп телләрендә алып барыла. Курслар өчен мөгаллим итеп Мәчкәрә авылыннан Хәдичә Үтәмешованы китертә. Курсларга Малмыжның үзеннән һәм читтәге авыллардан 66 тыңлаучы җыела. Аларның яшь аермалары чуар була.

Рус-татар училищесы укучыларын Мөхәммәткамал Мозаффаров ел саен 250 сумлык өс һәм аяк киемнәре белән тәэмин итеп тора. 250 сумның 50 сумын ул үзе күтәрә, 100 сумын сәүдәгәр Хәкимовлардан, 100 сумын сәүдәгәр Хөсәеновлардан ала. (Бу чорда ул суммалар кечкенә булмый.) Акчалар сәүдәгәрләрдән зәкәт хисабына алына.

“Шулай ук Малмыж рус-татар училищесы һәм өяздәге җәдид ысулы белән укытыла торган татар мәдрәсәләре шәкертләренә ел саен 36 стопа (1 стопада 1000 табак) кәгазь һәм төрле дәреслекләр өләштем” дип яза М.Мозаффаров. Ул Малмыж музее өчен бу төбәктәге авыллар тарихын (хәзерге Балтач районына кергән һәм Киров өлкәсе Малмыж районына кергән татар авыллары), бу төбәктәге татар тарихын туплау буенча зур эш башкара. Кулдан язылган бу истәлекләр Малмыж музеенда саклана.



Кем белән аралашканыңны әйт!

1905 елда М.Мозаффаров Казан университетының танылган профессоры Николай Катановка рус-гарәп сүзлекләре турында белешмә сорап мөрәҗәгать итә. Н.Катановтан берничә битлек хат килә. Ул анда гарәп сүзлекләре турында 6 китапка аннотация бирә. Сатып алып җибәрү хәстәрендә дә ярдәмен белдерә. Мәгърифәтчелек эшендә М.Мозаффаровка уңышлар һәм сәламәтлек тели.

Мөхәммәткамал шигырьләр дә язган һәм аларны “Шура” газетасында һәм башка басмаларда бастырган. Бер китабы да басылган. Кешеләр аңа еш кына киңәш-табыш белән мөрәҗәгать итә торган булганнар. Танылган дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, ислам фәлсәфәсе һәм гарәп әдәбиятына багышланган фәнни хезмәтләр авторы, ул вакытта Петербургта яшәгән Муса Бигиев белән М.Мозаффаров хат алышалар. Бернинди документсыз вә акчасыз Малмыждан Петербург шәһәренә университетка укырга килергә йөрәге җиткән Әсмә исемле кызга паспорт алу өчен М.Мозаффаров документлар юллый.

Мөхәммәткамал Р. Фәхретдин белән дә яхшы аралаша. Р.Фәхретдин “Болгар вә Казан төрекләре” китабында Ш. Мәрҗанинең кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган: “Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәткамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган) ясаткан дип ишеттем.” Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман муллада кияүдә була. 1858 елгы Түнтәр авылының “Ревизская сказка” язмалары Мөхәммәткамалның әтисе Мозаффар һәм Фәйзерахман бертуганнар булуы турында сөйли.

Түнтәр зиратында Мулла Мозаффарның җәмәгате Бибигайшә абыстайга аталган кабер ташы саклана. Улы Мөхәммәткамал тарафыннан куелган. Кабер ташы Уфада эшләтеп, Түнтәргә алып кайтылган дип фаразлана. М. Мозаффаров XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында яшәгән һәм татар халкы өчен зур хезмәт куйган мәгърифәтчеләребезнең берсе.

2006.
Исмәгыйль аганың бишенче улы

Советлар Союзы таркалып Коммунистлар партиясе кыска вакыт эчендә җимерелеп төшкәч, халык хәтерендә “коммунизм” һәм “коммунистлар” төшенчәләре бик нык тоныкланды. Югыйсә, “коммунист” сүзе “гуманист” төшенчәсе белән тамырдаш, соңгысы исә кешелеклелек һәм игелеклелек мәгънәләренә килеп тоташа.

Чыннан да, элеккеге инанган чын коммунистлар эшчәнлеген күпләр әле дә инкаръ итмиләр. Андыйларның кайберләре бүген дә җәмәгать оешмаларында халыкка хезмәт итәләр. Шундыйларның берсе Мөдәрис әфәнде Исмәгыйлов. олы яшьтә булуына карамастан, әле күптән түгел генә 75 яшьлек юбилеен үткәрде, бүген дә Вахитов районының ветераннар советында иң актив эш алып баручыларның берсе. Бер көнне ул урын өстендә яткан сугыш ветераннары янында була, икенче көнне ялгыз калган ветераннарның хәлен белә, өченче көнне кайсы да булса мәктәптә ветераннар белән очрашу оештыра. Көн саен өй телефоны чылтыраудан туктап тормый. тынгысыз ветеран үз эшчәнлегеннән ямь табып йөри.

— Йөрсен, йөрсен генә, — ди хәләл җефете Рәмзия ханым, — хәрәкәттән туктаса ул авыруга сабыша башлый.

Мари Илендәге зур булмаган Түнтәр исемле авылга (Татарстанлылар аны үз авылларыннан аерымлык өчен “Түнтәр Пүчинкәсе” дип йөртәләр) 1929 елда нигез салына. Бирегә иң беренче күченгән 5 гаилә башлыкларыннан берсе Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы араларында иң зыялы, иң күркәм, иң укымышлысы була. Исмәгыйль абзый өч сугышта катнашкан: беренче бөтендөнья, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында. Ике мәртәбә авыр яраланган, әмма исән кайткан. Колхозда бригадир, кладовщик, ферма мөдире һәм башка җаваплы эшләр башкарган. Кул астында эшләгән кешеләргә карата бик тә шәфкатьле була.

— Балалар! Кешеләргә карата итәгатьле булыгыз! Мин үз гомеремдә беркем белән дә сүзгә кергәнем булмады, — дип еш кисәтә торган була

Хәләл җефете Фатыйма Гатиятулла кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Исмәгыйль аганың өч улы да Бөек Ватан сугышына киткән. Ильяс белән Йосып, хәтта өйләнмәгән килеш, яу кырында калганнар.

Исмәгыйль абзыйның бишенче улы Мөдәрис 1948 елда 7 классны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында 6 айлык курслар тәмамлап кайта. Башта Иваново шәһәре янында торф чыгару бригадасында эшли. Аннары Хлебниково районы финанс бүлегендә налог агенты була. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә авиация десантнигы. 1956 елдан Хлебниковода саклык кассасы хезмәткәре. 1958-1959 елларда Хлебниковода район комсомол комитеты хезмәткәре. Шушы елларда кичке урта мәктәптә белем ала.

1958 елда партиянең авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү турындагы карары нигезендә, белемле, инициативалы яшь кешеләрне колхозларга “утызмеңчеләр” исеме астында колхоз рәисләре итеп җибәрәләр. Мөдәрис Исмәгыйлевка да “тамга” төшә.

— Кече Түнтәрдәге “Новая жизнь” колхозына рәис урынбасары булып кайтырга туры килер, — диләр аңа райкомда.

Әмма Мөдәрис колхозга кайтырга теләми. Район партия комитеты аны тыңламаганы өчен кичке мәктәптән куа, КПСС сафларына кандидатлыктан (ул гариза белән партия сафларына керәм дип, кандидатлыкка кабул ителгән була) төшерәләр, эштән чыгаралар. Шулай итеп, Мөдәрис Исмәгыйлев урамда кала. Әмма ул аптырап тормый, Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитетына шикаять яза һәм аклана. Аңа сәүдә системасында эшләргә һәм кичке мәктәптә укуын дәвам итәргә рөхсәт бирәләр. Райсоюзда бер ел дәвамында склад мөдире булып эшли ул. Бер үк вакытта кичке урта мәктәпне тәмамлый.

1959 елда Казанга югары белем алу максаты белән килә. Казан химия-технология институтына имтихан тота, әмма конкурстан үтә алмый. Мин аның белән менә шул елны таныштым. Без икебез дә Габдерәхимова Гөлфари апа квартиасында институтка керү имтиханнары биргәндә бергә яшәдек. Мин Гөлфари апаның әнисе ягыннан туган тиешле булсам, Мөдәрис абый аның әтисе ягыннан туган тиешле иде.

Гөлфари апа самолет төзү заводында эшләде. Ире һәм ике кызы белән 6 квадрат метрлы бүлмәдә яшәделәр. Шунда Мөдәрис абый белән мине дә сыендырдылар. Гөлфари апа бик киң күңелле булды. Аның туганчылыгы өчен мин гомерем буена аңа рәхмәтле. Шул 6 квадрат метрлы квартирасына Гөлфари апа әнисе Фатыйхабану тәтәне дә, сеңлесе Гөлбаһарны да сыйдырды.

Институтка конкурстан үтә алмаган Мөдәрис №16 моторлар төзү заводына эшкә урнаша һәм Казан финанс-экономика институтының кичке бүлегенә укырга керә. Укуда да, эштә дә сынатмый. Аны 2 курста укыганда нормировщик итеп, аннары цех профсоюз комитеты рәисе итеп күтәрәләр. 1965 елда институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, аны заводның төп металлургия цехы партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Алга таба ул кичке марксизм-ленинизм институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

— Партия райкомына инструктор булып барасың, — ди партия.

1966 елдан 1969 елга кадәр Казанның КПССның Совет райкомында, 1969-1973 елларда КПССның Казан шәһәре партия комитеты инструкторы булып эшли ул. 1973-1985 елларда - Вахитов районында халык контроле комитеты рәисе. Бу җаваплы постта ул 12 ел дәвамында эшли һәм халык авторитетына ия була. Өлкән җитәкчеләр белән дә, урта буын җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә уртак тел таба белә. Гадел һәм кешелекле була. Бу чорда ул Казанның зур галимнәре белән дә, зыялы кешеләре белән дә аралашып эшли. Вахитов районына кергән иң зур уку йортлары: КДУ, КГМИ, КХТИ, КСХИ, КИСИ, КФЭИ, Татарстан язучылар союзы, композиторлар союзы, консерватория, радиокомитет, опера-балет театры, Камал театры һәм башка дәрәҗәле югары интеллектуаль оешмалар аның кураторлыгында була. Бу оешмаларның һәрберсендәге халык контроле комитетлары рәисләре белән турыдан туры ул эш алып бара. Проблемалар кайда да җитәрлек була, әмма барысы белән дә тигезлек һәм гаделлек саклап, компромисска барырга кирәк.

1985 елдан ул Татарстан профсоюзлары оешмасының оештыру бүлеге инструкторы, аннан соң пенсиягә чыкканчы, (1995 елга кадәр) Идел буе районы дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе һәм Казан шәһәре дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе. Кыскасы, профсоюз лидеры.

Нинди генә вазифа башкармасын, Мөдәрис Исмәгыйлев кешеләргә карата ихтирамлы, кешеләрнең халәтен аңлый белә торган җитәкче була. Әтисенең васыятенә хилафлык китерми. Килеп туган ситуацияләрне һәрвакыт уртага салып, үзара аңлашып сөйләшә һәм һәрвакытта да чишелешнең уңай вариантларын таба. Мөдәрис ага күп санлы хөкүмәт бүләкләренә дә лаек була. Әмма иң кадерлесе кешеләрнең аңа ихтирамы. Аларга карата игътибарлы булуы аның үзенә карата да зур абруй китерә.

Мөдәрис әфәнде итагатьле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Раушания ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер исә оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Оныкларга милли тәрбия, олыларага карата шәфкатьлелек, әдәп һәм инсаф тәрбияләүдә көчләрен кызганмыйлар.

— Менә безнең нәсел шәҗәрәсе! — ди ул горурланып.

Зур форматтагы ватман битенә нәсел-нәсәбә җепләрен туплап, 12 буынга кадәр нәсел агачы — шәҗәрә эшләгән һәм аны күбәйтеп, туган-тумачаларга, оныкларга өләшкән. Милли традицияләрне, ата-баба гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бай тәҗрибә туплаган. Шәҗәрә 1650 елда туган Йөрмәктән (Ярмөхәммәт) башлана һәм 650 исемне үз эченә ала. Моның өстенә Кече Түнтәр — Түнтәр Пүчинкәсе турындагы тарихи материалларны тупларга миңа ул булышты. Күп кешеләр белән элемтәгә керде, исемлекләр туплады, истәлекләр җыйды. Әтисе сөйләгәннәрен тапшырды.

— Ленинград блокадасында катнашкан ветераннар белән мәктәптә очрашу хәзерлим әле, — диде ул күптән түгел. Әнә шундый ул Исмәгыйль абзыйның бишенче улы.

2006.


Нугай иле мирасын барлый

Хөрмәтле редакция!

“ВТ”ның 10 ноябрь санында “Дагстан” җәмгыяте рәисе урынбасары Мөхәммәтнәби Тимербәковның “Нугай иле мирасын барлый” дигән язма басылган. Язмада “Нугайлар турындагы кызыклы мәгълүматлары булганнарны Халыклар дуслыгы йортындагы “Дагстан” җәмгычтендә көтеп калабыз” диелгән. Әмма адрес бирелмәгән. Минем түбәндәге язманы М.Тимербәковка җибәрә алсагыз шәп булыр иде. бу турыда мин “ВТ”га февраль аенда ук мәкалә дә җибәргән идем. Редакция минем язманы ни сәбәптәндер, газета битендә урнаштырырга җай тапмады. Афәрин! Хет ичмачам, нугай дусларга тапшырсагыз да мин канәгать булыр идем. Күпме кешеләрнең хезмәте кергән материалны аяк астына салып таптау белән килешәсе килми. Бәлки нугайлар турында нугайлар кызыксыныр. Бәлки ул материалны алуы турында Мөхәммәтнәби Тимербәков җавап язып җибәрер. Минем адрес:

422242, РТ, Балтасинский район, д.Тюнтерь, Зарипову Рафхату Ш. 2005 ел.


Батулла бәйгесе

2006 елда “Сөембикә” журналы үткәргән бу бәйгедә мин гран прига лаек булдым. Биредәге минем җавапларның барысы да тулы һәм төгәл дигән сүз түгел. “Сөембикә” ңурналы битләрендә Батулла тулы җавапларны анализлады.

Мөхтәрәм Рабит әфәнде!

Сезгә Тукай бүләге бирелү белән кайнар котлыйм!

Сез аңа күптән лаек идегез. Әмма туры сүзле булуыгыз, түрәләр алдында бөгелә-сыгыла белмәвегез нәтиҗәсендә генә бу эш сузылды. Соң булса да уң булсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларыгызның игелеген күреп, озак еллар дәвамында татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып иҗат итәргә язсын!



Кереш.

Батулла бәйгесе сорауларын укыгач, авыл тарихына бәйле бер мәзәк искә төште. Борынгы заманда, кыз сорый баргач, берәү кәләшенә сорау белән баккан. “Уйламыйча тиз генә җавап бир: Өйлә намазы ничә ракәгать, кырык сарыкта ничә тәпи?” Рабит әфәнде Батулланың сораулары мондый гына түгел, ә үтә күпкырлы. “Күкәй беренчелме, әллә тавыкмы? Йосыф морза кызы-ханбикәнең чын исеме Сөембикәме, әллә Сөенбикәме булган?” шикелле фәлсәфи сораулар да, җаваплары бертөрле генә булмыйча, төрле чыганаклардан табылып, берничә альтернатив җавап бирердәйләре дә бар. Мин үземчә фикер йөртәм һәм үземчә белгән кадәр җавап бирәм. Кайбер җаваплар Рабит Батулла җаваплары белән туры килмәскә дә, аны канәгатләндермәскә дә мөмкин. Ничек кенә булмасын, Рабит Батулла барыбызны да уйландырды, эзләндерде. Бу викторинага кергән сорау-җавапларын мәктәпләрдә бик күп төрле дәреснең аерым моментларына кыстырып җибәреп була. Бу бик яхшы. Викторина сорауларына җавап эзләгәндә Батулланың чыннан да энциклопедик галим һәм язучы, татар тарихын иң яхшы белүчеләрнең һәм аны пропагандалаучыларның берсе икәненә ышанасың. Үзебез дә күп эзләнәбез, өстәмә мәгълүматлы булып калабыз. Рәхмәт аңа!



Хәзер җавапларны кабул итеп карагыз.

1. Тукай “Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә” шигырен 1906 елның декабрендә язган. “Әлгасрел-җәдит” журналында бастырган. Бу вакыт — җаекта Камил Мотыгыйның “Әлгасрел-җәдит” һәм “Уклар” исемле журналлары, “Фикер” һәм “Уральский дневник” исемле газеталары ябылу алдында торган чор. “Уклар” алдарак, калганнары 1907 май аенда ябылган. К. Мотыгыйны Дума депутаты кандидатлыгыннан төшереп калдырганнар. 1907 елның мартында җаекта татар яшьләренең беренче әдәби-музыкаль кичәсен оештыруга хәзерлек эшләре алып барылган. Бу кичәне үткәртмәскә реакцион көчләр нык каршылык күрсәтә. Шигырь шушы көчләргә каршы юнәлгән булыр. “Тугыз корбан” астында шагыйрь ябылу алдында торган гәҗит-журналларны күздә тоткан дип уйлыйм. Биредә 9 саны бары тик мифик сан гына булуы ихтимал. Шигырь ябыла торган гәҗит-журнал нәширләрен, басма авторларын, бу басмалар әбүнәчеләрен төшенкелеккә бирелмәскә өнди. Бу шигырьдән алдарак (1906 ел, 22 октябрь) Тукай “Фикер”дә “Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер” дигән мәкалә дә бастырган.

2. Кол Галинең 1212-1233 еллар чигендә иҗат ителгән “Кыйссаи Йосыф” поэмасы болгар-татар әдәбиятының чишмә башы дип санала. Әмма төрки-татарда аңа кадәр дә әдәби әсәрләр иҗат ителгәнлеге билгеле. Мәхмүд Кашгариның 1076-1077 елларда язылып, өч бүлектән торган “Диване лөгатет төрк” дип исемләнгән сүзлеге сакланган. “Сүзлек” дип аталса да, бу әсәрдә мөселман төркиләрнең йола җырлары, эпик эчтәлекле поэзия үрнәкләре, халык мәкальләре һәм әйтемнәре дә киң чагылыш таба. М.Кашгарига кадәр элек үк төркиләрнең уйгур язулы истәлекләре дә, “Юрау китабы”, руник язма истәлекләр (кече язма, зур язмалар) саклануы билгеле. Рун язулы кабер ташлары безнең яктагы хәзерге Мари Илендә дә, Себердә Байкалга кадәр аралыкларда да сакланган.

3. 1280 елларда Алтын Урда ханы булып Менгу-Тимур тора. 1380 елның 8 сентябре урыс тарихчылары язганча, Кулик кырында Алтын Урда гаскәрләренең беренче һәм зур җиңелү көне санала. Татар тарихчылары исә Кулик орышында зур сугыш булмаган дип исбатлый. Бу орышта татарларның гаскәр башлыгы Мамай бәк була. Мамай фактта Алтын Урда белән 1357-1380 елларда идарә итә. Чынлыкта ул гаскәр башлыгы була. Урыс тарихчылары да Мамайны хан дип атамый, “темник” дип яза. Яъни татарчага тәрҗемә иткәндә төмәнбашы (гаскәрбашы). Татарлар аны Мамай бәк дип әйтә. Руслар язуынча, 1357-1380 еллар Урданың таркалу чоры. Бу период хронологиясенә Урдада 30 хан исеме тезелгән. 1379 елдан Урда ханы булып Туктамыш хан санала. Туктамыш таркалган Алтын Урданы кабат бербөтенгә туплый. Мамайдан соң гаскәр башы (төмәнбаш) Идегәй була. Бу чорда бәрәңге булмаган. Бәрәңге Америкадан башта Европага китерелә. Аннан соң, 1755 елларда Россиягә кайтарыла. Себергә аннан соң гына бара бәрәңге.

4. Астрономия — иң борынгы фәннәрнең берсе. Безнең эрага кадәр 150 елда александрия астрономы Птоломей “Альмагесте” хезмәтен иҗат итә. Галәм төзелешендә ул җирне үзәккә куя. 14 гасыр дәвамында бу теория астрономнар өчен нигез булып тора. Польша астрономы Николай Коперник (1473-1543) Кояш системасына билгеләмә биреп, Кояшны үзәккә кую турында зур хезмәт иҗат итә. Бу хезмәт 1543 елда (үзе үлгән елда) китап буларак язылып тәмамлана, басыла, таныла һәм тарала. Әмма Коперникка кадәр дә Птоломей теориясен кире кагучылар була. Чөнки кайбер астрономик исәп-хисаплар чагышмый. Әмма Птоломейга каршы килеп, зур хезмәт язучылар булмый. Бу — Европада.

Азиядә, Кытайда, Алтын Урдада, Европадан бәйсез рәвештә, астрономия тагын да тирәнрәк өйрәнелә. Бу ислам диненең астрономия белән бәйлелегеннән дә килеп чыга. Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи (1321 елда Камышлыда туган) үзенең 1394 елда (Коперниктан соң нәкъ 151 ел) иҗат иткән “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанында табигать күренешләрен киң файдалана. Бу әсәрендә ул нәкъ менә җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен чагыштырма рәвештә бирә. Әмма бу тәгълимат таҗын мин бу шагыйрьгә бирмәс идем. Урда шагыйре Котбның, Сәйфтан иртәрәк, 1341-1342 елларда иҗат иткән “Хөсрәү вә Ширин” поэмасын игътибар белән укысак, җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе турындагы шигъри юлларны бу поэмада да очратабыз. Поэманы язганда автор нигез итеп моннан тагын да элегрәк язылган шул исемдәге әзербәйҗан шагыйре Низами поэмасына таянганын искә алсак, бу теориянең тагын да иртәрәк иҗат ителгәненә инанабыз. Шагыйрьләрнең берсе дә астрономик тәгълимат иҗат итмәгән. Алар булган тәгълиматны файдаланганнар гына.

Алтын Урда ханнары һәрберсе сарай каршанда шагыйрьләрдән тыш йолдызбагарлар (астрономнар) тотканнар. Йолдызбагарлар ханнарга иң беренче нәүбәттә походлар вакытында урында ориентлашу өчен кирәк булган. Астрологлар буларак, алар ук күрәзәлек белән дә шөгыльләнгәннәр.

1980 елда Марсель Әхмәтҗанов, (хәзер күренекле татар акдемигы) безнең Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан (Ишми ишан китапхәнәсеннән сакланып калган)1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борынгы кулъязма китаплардан берсе. Шул ук китапның соңгырак күчермәсе (1718) Яңа Ашыт авылында табыла. Алтын Урда ханы җанибәкнең (Үзбәк ханның улы, 1357 елда үтерелгән) йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни Астрономиягә нисбәтле китап язган. җегъмани китабы да шул чорга карый. Бу кулъязма китаплар мирасханәнең (ТФА) 39 коллекциясендә №2605 һәм №2809 эш шифрлары белән сакланалар. Бу әсәрләрдә җир һәм башка планеталар хәрәкәте, Ай, Кояш тотылуны билгеләү буенча сызымнар, хисаплаулар китерелә.

Тагын бер мәгълүмат. Коперникка кадәр Урта Азиядә иң көчле астроном булып Аксак Тимернең оныгы Олугбәк (1394-1449) саналган. Ул Сәмәркандта обсерватория төзи һәм күк җисемнәрен өйрәнүдә бик зур мәгълүмат туплый. Ул төзегән йолдызлар атласын (1019 йолдызның төгәл координаталары) Португалия, Испания, Британия диңгезчеләре берничә гасыр дәвамында сәяхәтләрендә төп кулланма итеп файдаланалар. Бу атлас 1665 елда Оксфорд шәһәрендә китап буларак та басыла. Кызганыч, Сәмаркандта диндарлар Олугбәккә һөҗүм итәләр, башын чабып өзәләр. Обсеваториясен җир белән тигезлиләр. Бөек астрономның бөтен хезмәтләре юкка чыга. Лондон мирасханәсендә сакланган Олугбәкнең йолдыз атласын 20 гасыр галимнәре тикшереп гаҗәпкә калалар. Хәзерге заман телескоплары һәм компьютерлары кулланып төзегән йолдызлар атласыннан төгәллеге белән ул әз генә калыша.

Озак еллар мәктәптә астрономия фәнен укытучы буларак, бу мәгълүматларны мин укучыларга ел саен җиткереп барам.



5. 1945 елда Рейхстаг түбәсенә җиңү байрагын иң беренче булып татар егете өлкән сержант Гази Заһитов элә. Үзе генә түгел билгеле. Капитан Маковның бу төркемендә: Гази Заһитов, Александр Лисименко, Михаил Минин була. Гази Рейстаг түбәсенә иң беренче булып менә. Билгеле, байрак гөмбәзгә кадалмый. Гөмбәздән әз генә түбәнрәк булган фасад өстендәге һәйкәлләр төркеменә беркетелә. Бу 30 апреленнән 1 майга каршы төнге унберенче яртыда була. Байракны беркеткәндә Гази яралана. Бу моменттан соң 20 минут вакыт үткәч, автоматчылар булышлыгы астында, 22 сәгать 50 минутта рус М.Егоров һәм грузин М.Кантария рейхстагның сферик гөмбәзенә җиңү байрагын кадыйлар. Рейстагка беренче байрак кадаучылар М.Мининга һәм Г.Заһитовка, шулай ук М.Егоровка һәм М.Кантариягә Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен документлар тутырыла. Кызганычка каршы бу олы бүләкләр соңгы ике сугышчыга гына бирелә. Гази Заһитовка Кызыл Йолдыз ордены гына эләгә.

Сугыштан соң Гази туган авылы Яңакошка кайта (Башкортстан, Мишкә районы). Авыл советы рәисе, аннары механизатор булып эшли. 1953 елда автомобиль һәлакәтендә вафат була.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет