Түнтәр ничек итеп юллар тупигында калган?
Хәзерге вакытта Түнтәр авылы аша бернинди күтәртелгән юллар узмый. Авыл аша бары тик басу юллары гына китә. Балтачка яки Казанга барырга теләгән кеше, шәхси машинасы булмаса, 4 километр Чепья-Балтач юлына, яки ике километр Субаш_ Балтач юлына автобуска җәяүләп чыгарга тиеш.
Революциягә кадәр Түнтәр авылы аша зур юллар үткән. Түнтәр авылы мәдрәсәле мәдәният үзәге һәм һөнәрчелек, һәм сәүдә эше белән шөгыльләнүчеләр авылы да булып торган.
Түнтәр аша үтә торган төп юлларның берсе Яңгул-Иске Көшкәт-Урта Көшкәт-Түнтәр-Арбор-Шода юнәлешендә булган. Икенче юнәлеш Балтач-Сосна-Көшкәтбаш-Түнтәр-Чепья. Чепьяга юл тау басу аша киткән. Кечкенәрәк юллар Түнтәр-Тагашур, Түнтәр-Субаш, Түнтәр-Каенсар юнәлешендә булган. Тау басудан, хәзерге Чепья-Борнак юлы чатыннан Смәелгә һәм Малмыжга Шәм юлы дип аталган туп-туры юл сузылган. Мари иле юнәлешенә Субаш яки Каенсар аша, Кенәр ягына Көшкәтбаш-Каргалы юллары аша йөргәннәр.
1938 елда Чепья районы төзелгәннән соң Балтач-Сосна-Урта Көшкәт-Көтәш-Чепья дамбасы күтәртелгән. Көтәш, Сосна таулары киселгән. Дөрес, ул вакыттагы дамбалар шактый тар һәм тәбәнәк иде. Балтач-Чепья юлының бу маршрут буенча үзгәрүенә төп сәбәп Көшкәтбаш янындагы тауның бик нык текә булуы сәбәпче булган. Юлның Балтач-Сосна-Сала Көшкәт-Түнтәр-Чепья маршрутында булмавына Түнтәр тирәсендәге ерымнар күп булуы һәм Түнтәр авылы эчендә генә дә ике күпер кирәк булуы эшкә аяк чалган.
1970 елларга кадәр Урта Көшкәт-Субаш дамбасы бөтенләй юк иде. Субашка Балтачтан Көшкәтбаш аша йөри иделәр. Түнтәр белән Урта Көшкәт арасында туп-туры юл бар иде. Бу юлдан йөргәндә теге якка да, бу якка да тауга күтәреләсе түгел иде. Авыл халкы җәяүләп күпчелек вакытта зур юлга Урта Көшкәткә түгел, Көтәшкә тәпили иде. Машина куып җитәр әле дип уйланасы юк, моннан зур юлга кадәр шактый якын.
1970 елларда Урта Көшкәт-Субаш дамбасы төзелде. Аның проекты иске Урта Көшкәт-Түнтәр юлы белән Түнтәргә керә. Зиратның авыл ягыннан әйләнеп Субашка таба үргә күтәрелеп китәргә тиеш иде. Хәзер Исмәгыйлев Илдар хуҗалыгы булган урында автобус көтү будкасы да ясап куйдылар хәтта. Әмма бу проект буенча юл гына төзелмәде. Ул вакыттагы колхоз рәисе Түнтәр аша юл төзергә рөхсәт бирмәде. “Басу өчпочмак рәвешендә бозылып кала, эшкәртергә җайсыз була” дип ышандырды ул. Ул вакытта районда юллар төзү идарәсе инженеры Филат (Мәгъсүмова Фәниянең абыйсы) колхоз рәисен бик нык ышандырырга тырышты. Авылга кадәрге юл дәүләт карамагында була. Колхоз өчен юлны тәртиптә тоту мәшәкате кими. Авыл халкына Субаштан, Мари иленнән Балтач юнәлешенә үтүче автобуслар яки башка транспорт Түнтәрнең авыл кырые аша китәчәк иде. Кызганычка каршы бу юл булмады. Ул вакыттагы колхоз рәисенең үҗәтлеге аркасында авыл халкы дистә еллар буена автобус йөри трган юлдан мәхрүм калды.
1990 елларда авыл советы рәисе булып Хәлил Шәрәфиев эшләгәндә ул Арча АТП сына махсус барып, Субаш авылына йөри торган автобусны Түнтәр авылына кереп, борылып чыга трган титеп булмас микән дигән үтенеч белән йөрде. Әмма аңа автобус юллары сызылган картаны күрсәтеп:
— Менә карагыз әле, автобус юлы сезнең авылның башыннан ук китә, хәтта зиратыгызны әйләнеп, — дип җавап биргәннәр. Юллар картасында сызымнар чыннан да элеккеге проекттагыча калган. Ә чынлыкта автобус юлына кадәр авылдан 2 километр җәүләп чыгарга кирәк булды.
Бары тик 2006 елдан башлап кына Субаш-Балтач автобусы Түнтәргә керә башлады.
Бу юлларны кемнәр салган?
(фәлсәфи уйланулар)
Без, кешеләр, көнгә берничә мәртәбә башыбызны авыл кешеләре хезмәте алдына иябез... һәм юлга. Һәрбер сәламәт кешегә тукланырга азык һәм йөрергә юл кирәк.
Юллар төзү — элек-электән авыр һәм җаваплы хезмәтләрдән саналган. Гасырлар буена кешеләр юллар, күперләр салуда үзләреннән күпмедер өлеш керткәннәр һәм аннан файдаланганнар. Бүген дә, һәркем үзеннән юллар төзүгә күпмедер ярдәм итә. Шәхси транспорты булганнар юл салымы түлиләр. Оешмалар һәм колхозлар да моннан читләшми. Бу оешма һәм колхоз членнары табышы ул. Моннан тыш автобуста йөргән өчен түләнгән билет бәһаларының бер өлеше, һичшиксез, юл төзү эшләренә җибәрелә.
Соңгы елларда районыбыз чикләрендә без асфальт юллардан файдаланабыз. Кайчандыр, безнең якларга мондый юллар килер дип күпләр күз алдына да китермәде. “Шәмәрдән юлларында сындырылган рессора тимерләрен юлларга җәеп чыксаң, ул юллар тулысы белән әнә шул тимерләр белән капланыр иде,” — дип шоферларның сөйләнүләре турында искә алырга гына кала. Ул чорларда да юл төзүчеләр эшләмәде түгел. Ул вакытта да, алар намус белән эшләделәр. Алай гына да түгел, әгәр аларның хезмәте булмаса, без бүгенге бу юлларга килеп җитә алмаган булыр идек. Чөнки юллар даими файдалануда. Әз генә карамыйча тордыңмы, ул хәзер сафтан чыгарга мөмкин.
Бүгенге матур юллар турында кайгырткан өчен без, беренче чиратта, район җитәкчеләренә рәхмәтләр укыйбыз. Һәм, һичшиксез, турыдан-туры юл төзүдә, асфальт салуда, күперләр торгызуда эшләгән төзүчеләр хезмәтенә сокланабыз. Аларны юлларда эшләгән чакларында очратканда күңелебезән рәхмәтләр укыйбыз.
Уйларыбыз белән әз генә булса да борыңгы бабайларыбыз чорына кайтыйк әле. Кайчандыр, безнең туган авылларыбызга нигез салган чорда, алар урманнарны чистартып, беренче сукмакларны салганнар. Тәүге юллар булгандыр алар. Вакытлар үтү белән, күперләр дә төзи башлаганнар. Нинди рәвештә булган икән ул күперләр? Катлаулы “тормыш күперләре” аша ул тәүге күперләр бүгенге йөз елга исәпләп төзелгән күперләргә әверелгәнче күпме сулар аккан да, ничә буын күперләр алмашынган. Эш күпердә генә түгел. Бу күперләрне төзегән кешеләр турында уйланам мин. Шушма елгасы аркылы салынган һәм дистә еллар буена кешеләргә хезмәт иткән соңгы асылмалы агач күперне генә искә төшерегез. Кемнәр эшләгән ул күперне? Район тарихында аны төзүчеләрнең авторлары, башкаручы осталары кереп калганмы? Күпме вакыт төзегән булганнар аны? Ә бит ул борыңгы күпер кемнәргә генә хезмәт итмәгән дә, алар аша кемнәр генә үтмәгән, ул күпер аша нинди генә йөкләр ташылмаган. Бернинди техникасыз, аларны кул көче белән төзегәндә бабаларыбыз нинди генә авырлыклар кичермәгәндер.
Хәзерге тимер-бетон күпер техника һәм механизмнар ярдәмендә төзелсә дә, шулай ук бик күп кешеләрнең фидакарь хезмәт җимеше. Мондый хәзерге заман күперләре районда күпме! Һәрберсенә кешеләрнең авыр хезмәте салынган. Без кешеләр, бүгенге пассажирлар һәм руль артында баручылар, бу турыда тирәнрәк уйланганыбыз бармы?
Атаклы “Себер юлы” тракты безнең Балтач аша үтә. Халык телендә аны “Кәтер юлы” дип тә йөрткәннәр. “Кәтер” сүзе кайдан алынгандыр. Юлга беренче тапкыр зур игътибар күрсәтүче “Әби патша” исеменнәнме? Әллә каторжаннарны озатучы юл булгангамы? Малмыжның теге ягы патша чорында каторга дип саналган бит! Кем белә, бәлки каторжан сүзе дә “кәтернә” сүзеннән алынгандыр? Бу юлның ике ягына әби-бабаларыбыз каеннар утырткан булганнар. Ул карт каеннарның кәүсәләре илленче еллар тирәсендә шактый исән иде. Өлкәннәр яхшы хәтерли булыр. Күрәсез, ул да гел үзгәрешләр кичереп тора. Элек ул Карадуган аша үткән. Юллар элек-электән дәүләт карамагында булган. Байларның акчасы, җирле халыкның исәпсез хезмәте дә бу юлларга күп түгелгән. Әз генә фантазиягә бирелеп, бабайларыбызның хезмәтен бераз гына булса да күзаллап карагыз.
Совет властена кадәр иң авыр хезмәтләрдән саналган юл төзү һәм ремонтлау эшендә хатын-кызларның мускул көче шуның кадәр интенсив файдаланылгандыр дип күз алдына китерә алмыйм мин. Ә менә Сталин чорында һәрбер авылның халкы, бигрәк тә хатын-кызлар һәм яшүсмерләр юл төзү һәм ремонтлау эшендә, күперләр салуда күпме азап чиккәннәр. Туры мәгънәсендә халык өчен “мәҗбүри тәмуг хезмәте” булган ул.
Утызынчы елларда Балтач районы төзелгәндә үк райбашкарма комитеты каршында булган “Юл бүлеге” иң әһәмиятле һәм иң нәтиҗәле эшләүче бүлекләрнең берсе булган. Мәҗбүри налог кертелгән кебек, районда яшәүче, уналты яше тулган һәрбер адәм затына юл төзү һәм ремонтлау буенча мәҗбүри эш планы җиткерелгән. Мин хәзер төгәл генә эшнең күләмен әйтә алмыйм. Әмма ул кечкенә булмаган. Аны башкарган өчен беркемгә дә бернәрсә дә түләнмәгән. Һәрбер кеше ел саен бушка юл эшендә эшләргә мәҗбүр ителгән. Эшкә катнашырга теләмәүчеләргә ул чордагы Сталин законнарының нинди кырыс булуы турында искә алу турында кирәкмәстер.
Карлар эреп бетүгә авыл халкы ташлы коры елгаларга ябырыла иде. Һәркем үзенә тиешле ташны берәр яки икешәр кубометр итеп, җыеп, матурлап өеп куя. Халык аны “таш чыгару” дип атый. Өемнәр елга буенда нәфис кубикларны хәтерләтеп торалар. Алар янына ат-арба белән килеп төярлек булырга тиеш. Юллар төшкәч, ул ташны юл бригадиры күрсәткән урынга алып барасы һәм яңадан кубикка салып куясы. Чепья белән Балтач арасындамы ул, Карадуган белән Балтач арасымы, бригадир кемгә кайда илтергә куша, шунда илтәсе. Юл буена куелган кубикны гына кабул итәләр. Балчык эше дә бары тик кубиклар белән генә үлчәнә. Билгеле инде, юл полотносына салынган балчык күләме үлчәнми, ә балчык алынган җирдә калган буш урын үлчәнә. Юл кырые буйлап тезелешеп киткән берәр яки икешәр кубометрлы буш чокыр-кубиклар эш күләмен күрсәтә. Чокыр аска таба тараймыйча туп-туры төшкән булырга тиеш. Шулай булмаганда аны синнән кабул итеп алмыйлар. Алынган балчыкны бары тик юл полотнасына гына салып була. Ашлык басуына ыргыту мөмкин түгел.
Юлны күтәртү эше белән чагыштырганда, аны кисү эше бер дә җиңелләрдән саналмый. “Иң авыры, иң катлаулысы Сосна һәм Балтач тауларын кисү булды”, — дип искә алалар өлкән яшьтәге әбиләр һәм бабайлар. Алар бит бу таудагы балчыкны кул көче белән, көрәкләр ярдәмендә “кисеп” чыкканнар. Бу эштә нигездә райныбызның хатын-кызлары һәм үсмерләре җәйләр буе эшләгән. Бераз гына булса да күзаллап карыйк әле. Нинди коточкыч авыр һәм гигант хезмәт. Киселгәннән калган Сосна тавы балчыгын булдозерлар белән әле соңгы елларда гына эттерделәр, хәтерлисездер. 1930 елларда Сосна тавын кискәндә Түнтәрдән Көмешче Гарифулла абзыйның кызы ком белән басылып җан биргән.
Юлга ташны кул белән берәрләп тезгәннәр. Таш җәю күләме квадрат метрлар белән үлчәнгән. Бу эш зур осталык һәм төгәллек сораганга күрә, аны махсус таш җәю осталары башкарган. Ташны зур чүкечләр белән тиешле зурлыкка кадәр вату эшен ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да башкарган. Өлкән апалардан “Балтач белән Норма арасында таш ватканда күземә таш кыйпылчыгы керде,” — дип сөйләгәннәрен хәтерлим әле.
Алтмышынчы елларда, Хрущев колхозларны ныгытканнан соң, “җан башына бирелгән мәҗбүри юл эшләре” бетерелде. Мондый “мәҗбүриләр” колхозлар һәм оешмалар өчен генә калды. Юл эшләренә техника җигелә башлады. Әмма барыбер, кеше факторы әһәмиятле роль уйнады. Колхозларда скреперлар юк иде. Дистә еллар эчендә һәрбер колхоздан җәйләр буе берәр яки икешәр тракторчы бульдозерлар белән юл полотноларын күтәрделәр. Дөрес, алар ярты гасыр буена районыбызның меңләгән кешеләре кул көче белән күтәргән дамбаларны, алар өстенә берәрләп кул белән җәелгән таш юлларны балчык белән күмеп куйдылар. Әмма аның өстенә бүген без куллана торган юлларның нигезен салдылар. Аларның фидакрь хезмәтеннән без бүген дә файдаланабыз.
Эх! Юллар, юллар! Кемнәрнең генә көче кермәгән сезгә! Меңләгән райондашларның җелек-җегәрен суыргансыз сез. Хәзер исә кешеләрнең кадерле җаннарын суырасыз. Туктагыз бу эшегездән! Безгә юл кырыендагы таш һәйкәлләр кирәкми! Бер гөнаһсыз кешеләрнең күз яшьләрен түкмәгез сез! Юлларда иминлек белән, кешеләрнең хезмәтенә сокланып кына йөрергә язсын!
Юллар, юллар... үтә безнең еллар...
(Гыйбрәтле хроника)
1932 ел. Йөзләгән райондашлар белән бергә Түнтәр авылы яшьләре дә Балтач белән Лызи арасындагы юл эшендә. Егетләр ат белән таш ташый, кызлар дәү чүкеч белән таш вата, хатыннар балчык ташый, ирләр юлга таш тезә. Ял вакытында зират коймасы кырында гәп коралар. Эчке якта казылган буш кабер. Ләхет алынган. Кешеләр юк.
— Кем ләхеткә кереп ята ала?
— Мин! — Түнтәрнең 24 яшьлек кызы Гыйльмиҗамал кереп тә ята. Бәхеткә, кабергә газ җыелмаган була. Үз аяклары белән исән-имин чыга. Яшьлек. Тиле вакыт.
1936 ел. Сабан туендагы кебек халык җыелган. Кул көче белән Сосна тавын кисәләр. Көрәкләп балчыкны ат арбаларына төяп читкә түгәләр.
1938 ел. Көтәш-Чепья юлы. Юл читендә берәр-икешәр кубометрлы чокырлар. Кул көче белән балчыгын юл полотнасына күчергәннәр.
1942 ел. Кыш көне Түнтәрнең дүрт хатыны ат җигеп Шәмәрдәнгә колхоз өчен агач материалына китәләр. Тимер юлның теге ягында йөкне төяп, кайтырга чыгалар. Тимер юл аша өч йөк чыгып китә. Дүртенчесенең, аты арык буламы, тимер чана табаны тимер юлга ябышып кала. Озак та үтми, кычкыртып, паровоз килгәне күренә. Атчы нишләргә белмәгәндә, арттан килүче ике мари ирләре тиз генә ат янына киләләр һәм пәкеләрен чыгарып, аркалык-түшлекне, чөгелдерекне кисәләр. Атны тәртәдән тартып алалар. Паравоз бәрелүдән йөк төягән чана, йомычкадай тирә-юньгә чәчелә.
1943 ел. Сугышның җелекләргә үткән авыр, михнәтле елларында бер төркем Түнтәр хатыннары, фронтка корал ясау өчен кул чаналарына тимер-томыр төяп, Шәмәрдәнгә киткәннәр. Барып җитеп, тимерләрен тапшырганнар. Чәчүлек орлык алып, чаналарын тартып кайтып килгәндә, Салавыч Сәрдегәне басуында кар астыннан салым казучы олы яшьтәге ир-атлар очраган. Хатын-кызларга сәлам биреп, “Сигезенче мартыгыз, аяк терәп тартыгыз!” — дип кычкырып калганнар. Язның бу көне чыннан да 8 март булган.
1953 ел. Март ахыры. Чепьяга Шәмәрдәннән авторота машиналары он китерү хәбәре булу белән, бар халыкны Балтач-Чепья юлын кардан чистартырга мобилизациялиләр. Милли киемнәрдән эшләүчеләр Көтәш тавында матур бизәк хасил итәләр.
1955 ел. Язгы як. Түнтәрдән почта ташучы Гыйльми апа Чепьяга ат җигеп бара. Борнак юлы кушылган урыннан узганда, шул юлдан килүче бер ир-ат кулын -болгый нәрсәдер кычкыра. Түнтәр сельпосының банкка тапшыру өчен бирелгән зур суммадагы акчаны салам астына яшерә дә, атчы атын куалый. Теге болгый кеше арттан чаба. Ябык ат артыгын бара алмый, бераздан теге кеше куып җитеп, чанага утыра. Тәмәке кабыза. Тартып бетергәч икенчесен, аннары өченчесен кабыза. Чепьяга төшеп җитәрәк, теге ир сүз башлый:
— Апа, миннән нигә шулкадәр бер-бер артлы тартасың дип сорамыйсың?
— Белмим, нигә тартасыңдыр?
— Мин кеше үтердем бит!
— ?!
— Юлда булган бер кешене дә калдырмый идем. Көз көне Шәмәрдәннән кайтканда кузовка 5-6 кеше утырттым. Шуларның берсе исерек булган. Сикертмәдә төшеп калган да, үлгән. Хәзер алты ай прокаратура юлында йөрим.
Берничә айдан теге кеше тагын очрый. Машинасын туктатып, шатлыгын уртаклаша:
— Мине кешеләр рәхмәте коткарды төрмәдән...
1958 ел. Җәй көне иртәнге сәгать 3 тә май заводының полуторка машинасы кузов белән тигез итеп май ящиклары (юка тактадан) төяп Казанга кузгалды. Без, 5-6 кеше, араларында мин—9 класс укучысы, аркаларны кабина рәшәткәсенә терәп, аякларны ящик өстендәге брезент өстенә сузып шәһәргә юл алдык. Әни минем кулга бер дистә күкәй салган “Зинһар” сумкасы тоттырды. “Берүк сумкаңны ящик өстенә куйма, менә болай кулыңны сузып бар”, — дип күрсәтте. Балтачка җиткәндә яктыра башлады. Арчаны үткәч, переездлар башланды. Дежурлар һаман йоклый. Ул вакытта автомат юк. Поезд булмаса да, шлагбаумны төшереп куялар. Шофер дежурларны уятып чыгара. Тегеләре исә кул белән чыгырны әйләндереп, юлны ачлар. Ул вакытта Арчадан Казанга кадәр переездлар саны уннан артык иде, соңарак җидегә калды. Автомобиль гел юл читеннән авыш бара. Соңыннан әйттеләр. Покрышка тузмасын өчен уң тәгәрмәчне шофер гел дамба читендәге балчыктан алып бара икән. Шактый озак баргач, машина туктады. Шофер Вафин Нурзада абый кабинадан чыгып:
— Сикертмәләр бетте. Асфальт юл башлана. Казанга 25 км гына калды, — дип белдерде. Сумкадагы йомыркалардан тәбә булган иде инде.
1959 ел. Арчадан Чепьяга пассажирлар ташу өчен брезент түбәле “груз-такси” — “ГАЗ” йөк автомобиле йөри башлады.
1962 ел. Балтачның Чепья чатында 6-7 кеше борттан ярты метр биек итеп шифер төягән йөк өстенә менеп утыралар. Бераз кайткач, каршыга Урал матае белән районның бердәнбер ГАИ инспекторы очрый. Туктата да:
— Төшегез! Бу ни хәл! Шоферга штраф салам, — ди. Йөк өстендәге берәү:
— Зинһар төшермә, штраф та салма! Шофер гаепле түгел! Без үзебез мәҗбүри утырдык! — ди.
— Ярый инде, синең хакка җибәрәм, — ди ГАИ инспекторы.
1964 ел. Балтач районы Арчага кушылды. Кыш көне машина юлы юк. Күпчелек юлаучы трактор чаналарына утырып йөриләр. Колхоз рәисләре исә Арчага җыелышка барасы булса, Балтач аэродромыннан Казанга очалар. Казаннан поезд белән Арчага. Ул чорда Балтач-Казан “кукурузнигы” көндәлек очып торды. 12 пассажир ала иде.
1965 ел. Чепья мәктәбе төзелешенә Казаннан ЗИЛ машинасы түшәм блоклары төяп килә. Балтачның 30 елларда төзелгән асылма күперенә җиткәч, туктап кала. Каршыда түгәрәктә — 10 тонна. Шофер күпер астына төшеп карый. Анда нечкә генә терәү-субайлар күрә. Машинасын борып кире Казанга кайтып китә.
1969 ел. Кул көче белән өелгән дамбаларны күмеп, трактор көче белән биек дамбалар күтәрә башладылар. Балтач-Сосна өлеше күтәрелде. Ул кышта 2 атна дәвамында бик көчле бураннар булды. Өйләрне кар күмде. Чепья-Балтач юл кырындагы трактор юлларын кар күмә. Читтәрәк, кар саерак урында яңа юл салалар. Көрткә күмелгән юлларның саны 5-6 га җитте. Ул вакыта Түнтәрдән Балтач май заводына сөтне брезент каплаган бер трактор чанасын өч ДТ тракторы тарттырып йөртте.
1970 нче еллар. “Кама” колхозы рәисе Илдус Нигъмәтуллин С-100 тракторлары яллатып, Чепьядан Пыжмарага күтәрелә торган тауны кистерә башлый. Шактый эш башкарылгач, Казаннан һәм Арча АТП сыннан белгечләр чакырыла. Тауның текәлеген 37 градус дип табалар. Автобус маршруты ачу өчен текәлек 35 тән артык булмаска тиеш икән. Илдус Нигъмәтуллин район советы башкарма комитеты рәисе булып эшли башлагач, тау кабат кистерелә һәм Пыжмара юнәлешендә автобус маршруты ачыла.
1970-1990 еллар. Балтач районында җитәкчелек тарафыннан күтәртелгән юллар, тимер-бетон күперләр төзү буенча искитмәле зур эш башкарыла. Юллар төзү буенча район республикада гына түгел бөтен Россиядә таныла.
1978 ел. Шәхси йортларда күмер яккан чор. Мин Шәмәрдәнгә күмергә киттем. Кичтән базага бәрәңге тапшырырга килгән бер ЗИЛны тоттым. Төне буе чиратта булганнар. Белмәгән шофер. Күмер төяп кайтырга ризалашты. Балтач пекарнясы турысына кайтып җиткәч туктады да:
— Кибеттән бер кызыл алып чык әле, — диде. Алып чыктым.
— Бер стакан салып бир, — диде. Бардачогыннан стакан алып салып бирдем. Кайтабыз. Очабыз. Күзләре акайды. Соснаның алма бакчасы турысына җиткәч, күземне йомдым. Борылышларны исән үттек. Күпергә җитәрәк мин команда бирдем:
— Тукта, хәзер үк! — Туктады.
— Төш! — Төште.
— Әйдә! — Минем белән су буена төште.
— Ю башыңны! — Юды.
Кайтып күмерне бушатып, өйгә кергәч әйтә:
— Юлда туктамый идем инде, мин сине зур кеше дип белдем.
1990-2000 еллар. Районда һәр авылга илтә торган юлларның барысына да асфальт җәелеп бетте. 2002.
Өй түрендәге “сихерче тартма” хикмәтләре
“Эфир” телекомпаниясенең нигез ташларын без дә салыштык
— Китсәнә?!
— Ие шул!
— Без дигәнегез кемнәр инде?
— Түнтәр авылы кешеләре. Алай гына да түгел, бөтен Балтач районы халкының да өлеше бар анда.
— Ә үзебез “Эфир”ны карый алмыйбыз!
Быел, (2001 елның июнь аенда) “Эфир” үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итте. Яхщы хәтерлим, моннан нәкъ 10 ел элек Андрей Паромонович Григорьев әңгәмә вакытында шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча:
— Менә, Рәфхәт Шәкүрович, шушы катыргыны алу өчен миңа күпме этләнергә туры килде, — дип миңа таба документын сузды. Бу — “Эфир” телекомпаниясенең беренче лицензия таныклыгы иде. Ни өчендер бу документ ул вакытта миндә әллә-ни шаккатыргыч хисләр тудырмады.
Андрей ул вакытта Можайский урамындагы “Татарстан” телевизион тапшырулар үзәгендә бүлек мөдире булып эшли, бәләкәй генә бер бүлмәдә утыра. Искереп беткән “ГАЗ-69” автомобиле бар. Ул да төзек түгел, “запас частьлар таба алмыйм” дип зарлануда булды.
Хәзер Андрей Паромонович “Эфир” телекомпаниясенең генераль директоры. Баштарак аның командасында бер-ике генә кеше эшли иде. Шактый зур гына финанс кыенлыклары да кичерделәр. Берничә ел дәүләт телеүзәгендә бер бүлмә арендаладылар, аннары ике-өч бүлмә. Хәтта вак-төяк белән сәүдә дә итеп алдылар. Азинодагы кәрәзле телефон каланчасы хуҗаларына шактый күләмдә монтаж эшләре башкарганнан соң гына финанс ягыннан аякка бастылар. Шуннан соң Казанка елгасы буенда ике катлы бушаган балалар бакчасы бинасын сатып алып, аны үзгәртеп кордылар. Өстәмә биналар төзеделәр, өр-яңа аппаратуралар сатып алдылар.
Хәзер “Эфир” Казандагы зур дәрәҗәле бик көчле телекомпания. Шәхси телекомпания. Андрейның ничә иномаркасы бардыр, анысын әйтә алмыйм. 6 ел тирәсе инде мин аның белән турыдан-туры очрашканым юк. “Эфир”ның телевизион тапшырулар алып баручыларына кадәр иномаркаларда гына чапканнарын беләм. Аларның төп яшәү чыганагы — реклама! Бөтен табыш әнә шул рекламалардан килә.
— Бүгенге көндә без үзебезнең тапшыргычыбызны Шәмәрдәнгә дә куяр идек, — диләр эфирлылар. Әмма бу зонадан реклама белән әллә ни табыш алып булмый икән. Бөтен хикмәт шунда.
...1990 елның декабрендә Андрей Паромонович ике ярдәмчесе белән Түнтәргә үзе килде. Нарат урманына күтәрелеп, тау башына телевышка янына менгәч, кесәсеннән компасын алып горизонтка төбәп, боргаланды, аннары компасына карады да:
— Урын әз генә җайсызрак булган икән. Берничә елдан урман комачаулык итәргә мөмкин, — дип шелтәләп алды, аннары комбинезонын киеп, 25 градуслы салкында телевышканың югары очына тапшыргыч антенна монтажларга менеп китте.
Шушы урында әз генә туктап алып, районыбызда телевидение үсеше тарихын берникадәр искә алып китик.
Шубан тарихка керә
Казанда беренче мәртәбә телевизион тапшырулар 1960 елда башланып китә. Бу вакытта ул “Казан телевидениесе” дип атала һәм көн саен кич белән 1 сәгать тапшырулар алып бара. Анысын да махсус каналдан түгел, Мәскәү каналын өзеп. Мәскәү каналы ул вакытта тапшыруларын кичке сәгать 4 тә генә башлый һәм төнге 11 гә кадәр дәвам итә. 1961 елда ук Балтачта һәм Чепьяда һәвәскәрләр 30 метрга кадәр беренче телевизион антенналар күтәрәләр һәм телевизорга беренче табынучыларга әйләнәләр. Ара ерак булганлыктан, антенна катлаулы булса да, экрандагы сурәт үтә дә “карлы” була. Шулай булуга карамастан, авылларда телевизорлар һәм биек антенналар саны арта бара. Телевизор кечкенә авылларга да үтеп керә башлый. Тау башындагы авылларда экрандагы сурәтнең сыйфаты яхшырганы сизелә.
1965 елда район үзәге Арчадан кабат Балтачка кайтканнан соң, район җитәкчеләре Балтачның үзендә телевизион ретрансляция үзәге төзү турында республика оешмалары алдында йөри башлыйлар.
Казаннан махсус машина белән белгечләр килә. Алар Сосна юнәлешендәге тау башына менеп һәм Көек авылы юнәлешендәге биеклеккә менеп (ул вакытта хәзерге Балтачтан Лесхозга кадәрге туры Казан юлы булмый. Казанга Карадуган аша йөриләр) Казаннан килә торган телевизион сигналның көчен үлчиләр. “Кабул ителә торган сигналның көче җитми. Монда телевизион ретранслятор төзеп булмый” дип нәтиҗә чыгаралар. Балтачлылырның “телевизион балталары” “суга төшә”.
Казан белгечләре Карадуган аша китеп барганда Карадугандагы юл буендагы бер йортның биек антеннасына күзләре төшә. Ул вакыттагы мәктәп директоры Бакый Зыятдинов йорты була ул. Йортка кереп, монда тапшыруларның ничек кабул ителүе турында сорашалар.
Билгеле инде, Карадуган да түбән, анда ретранслятор төзеп булмый. “Әйдәгез, Шубан тау башына менеп карыйк әле!”, — ди Бакый Шәймуллович. Махсус машинаны көч хәл белән тау башына алып менгәч, һәм машинадагы антеннаны берничә метрга күтәреп карагач, балтачлылырның эченә җылы “йөгерә”. Сигналның көче канәгатьләнерлек!
Рөхсәт алына, әмма акча бирмиләр. Акчаны райондагы бөтен колхозлардан җыярга дигән карарга киләләр. Ул вакытта Шубан телевышкасы тапшыруларын бөтен район халкы карау өмете белән яши. Бик күпләр бу станциянең куәте 10-15 километрга кадәр генә икәнен күз алдына китермиләр.
Нефть чыккан кайсыдыр районга барып гамәлдән чыгарылган нефть вышкасын сүтеп алып кайталар һәм аны Шубан тау башына монтажлыйлар. Бу эш шактый четрекле була. Вышканың биеклеге 60 метрга якын була. Агачтан йорт салына. Аппаратура кайтартыла. Мәскәү 4-телевизион каналны файдаланырга рөхсәт бирә. Шушы каналның дүртенче булуы берничә еллардан соң Балтач өчен шактый кыенлыклар тудыра. Чөнки бер бирелгән каналны алмаштыру өчен бөтен аппаратураны һәм бөтен антенна системаларын алмаштырырга кирәк дигән сүз.
Казан белгечләре килеп, кабул итү антеннасы ясыйлар һәм ул вышканың югары өлешенә куелырга тиеш була. Казан тапшыргычы беренче каналда эшли. Бу каналның антеннасы иң зурлардан: аркылысы-буе өчәр метр чамасы. Аның өстәмәсенә сигналны яхшырак кабул итү өчен ике этажлы антенна ясала. Этажлар арасы да 3 метр. Шактый зур корылма килеп чыга. Антеннаны урнаштыралар, тоташтыралар. Әмма сигнал тиешле зурлыкта кабул ителми. Казаннан икенче белгечләр чакырыла. Этажлардан килә торган кабельләрнең полюсларын алмаштырганнан соң гына сигнал тиешле зурлыкта кабул ителә.
1967ел. Балтач халкы һәм тагын берничә авылда яхшы сыйфатлы итеп телевизион тапшырулар карый башлыйлар. Шубан ретрансляторы төзелгәннән алып бүгенге көнгә кадәр аның җитәкчесе булып Васыйл Ибраһимов эшли. Бу телевизион үзәк эшчәнлеге турында ул бик яхшы белә.
Шубанга дәгъвәләр һәм Чепьяда телевидение
Яз һәм җәй айларында, бигрәк тә яшенле яңгырлардан соң, Шубан станциясенең тапшыруларында шактый өзеклекләр килеп чыга. Еш кына экрандагы сурәттә аклы каралы рәшәткәләр пәйда була. Динамикка чит-ят тавышлар керә. Хәтта кайвакытта Мәскәү тапшыруын ниндидер чит ил тпшырулары күмеп китә. Район җитәкчеләре һәм район халкы телевышкага телефоннан шалтыратып, дәгъвалар белдерәләр.
“Без берни эшли алмыйбыз. Сверхдальная проходимость телесигналов” дип аңлатырга тырышалар телевышкада хезмәт күрсәтүчеләр.
Яз-җәй көннәрендә, бигрәк тә яшенле янгырлар нәтиҗәсендә атмосфераның югары катламы көчле ионлаша һәм бик ерактан килә торган сигналлар сынып, түбән төшәләр. 1-каналда Швециянең ниндидер программасы эшли. «Шубанлы»ларны шул күбрәк йөдәтте. Табигать күренешен “коммунистлар партия”се аңларга теләмәде. Чит ил телевидениесе сигналларын «кертү» зур гаеп саналды. Күрсәтмә биреп кенә сигналларны туктатып буладыр диеп уйлады булса кирәк. Чепья якларына Шубан сигналлары бөтенләй барып җитмәде. Бу зонага кергән авылларда телетапшыруларны турыдан-туры Казан аша кабул итүне дәвам иттеләр. Билгеле, сыйфат бик түбән булды.
1963 елда, мин Чепья мәктәбенә укытырга кайткач, укучылар һәм укытучылар көче белән Казанның беренче каналы тапшыруларын кабул итү антеннасы ясадык. Әйткәнемчә, бу каналның антеннасы иң зурлардан: аркылысы-буе өчәр метр чамасы. Аның өстәмәсенә сигналны яхшырак кабул итү өчен антеннаны ике этажлы итеп ясадык. Этажлар арасы 3 метр. Антеннаның кабул итү вибраторын чаңгы таякларыннан ясасак, калган элементлары — директорларын (алдагы юнәлеш бирүчеләре) һәм рефлекторларын тимер торбалардан эшләдек. Шактый зур һәм авыр корылма килеп чыты. Аны ике катлы агач мәктәпнең түбәсенә урнаштырырга мәктәп директоры Ягъфәр Якупович рөхсәт бирде. Антеннаны тәки урнаштырдык. Әздән генә фаҗига да булмыйча калды. Түбә башындагы мәктәп лаборанты Мортазин Илсурны чүт кенә антенна белән бәреп төшермәдек. Аллага шөкер! Аның исән калуы өчен әле дә куанып бетә алмыйм.
Антенна сыйфатлы булмаса да, Казанны системалы диярлек кабул итте. Алай гына да түгел, антенна үзенең арт ягы белән Ижевск телевизион тапшыруларын да кабул итә иде. Ижевск телевидениесе 2-каналда эшли икән. Каналлар янәшә булганлыктан, антенна үлчәме 2-каналга да туры килә. Шуның өстенә Чепьяга Ижевск юнәлеше Казан юнәлеше белән бер сызыкта.
Ике катлы бина түбәсендә мондый зур антенна җил-давылларда бик нык атынды һәм бер ел да яшәмичә мәтәлеп төште.
Малмыж телевидениесе күрсәтә
1965 елда Малмыжның телевизион ретрансляторы эшли башлады. Ул тапшыруларын 8-каналда бирә. (Монда телевизион каналлар турында сүз булганда, телевизион тапшыргыч эшли торгач дулкын ешлыгы һәм дулкын озынлыгы белән бәйле канал турында сүз бара. Телевизорның сенсор каналлары, ягъни номерлары белән дулкын каналлары арасында бернинди бәйлелек юк. Әйтик телевизорның беренче сенсор каналына телевизион станциянең теләсә кайсы номердагы каналын көйләп куеп була.)
Шубанныкы шикелле Малмыж ретрансляторы да кечкенә куәтле — 100 ваттлы гына (Казанныкы 5 киловаттлы). Әмма Малмыж каналы 8 номерда булганлыктан, антеннаның үлчәмнәре чагыштырмача кечкенә һәм андый югары каналга антенна ясау күпкә җиңелрәк. Шулай булуга карамастан, Малмыж Чепьядан 30 километрга якын, санциянең куәте 18 километрга кадәр генә. Канәгатьләнерлек тапшыру кабул итү өчен Чепьяда антенна элементларын 10-12 гә кадәр җиткерделәр. Әмма сыйфат барыбер нык калышты. Аның каравы, Смәел һәм Шеңшеңәр, Ор авыллары халкы Малмыж станциясенә зур рәхмәтле булды. Ни әйтсәң дә, ара якын бит!
Медальнең икенче ягы да бар. Малмыж Казан тапшыруларын бирми, халык исә татарча телевизион тапшырулар белән дә кызыксына.
1970 елда Казан үз тапшыруларын аерым, төгәлрәге 3-каналда алып бара башлый. Район халкы өчен янә проблема килеп туа. Күпчелек авылларда, Казаннан Мәскәүне турыдан туры караучылар әллә-ни кыенлык булмый диярлек. Шул ук беренче канал антеннасы өченче каналдан “карлы” итеп булса да Казан тапшыруларын карарга мөмкинлек бирә. Ә менә Балтач халкы Казан тапшыруларыннан бөтенләй мәхрүм кала. Чөнки Шубан Мәскәү тапшыруларын гына бирә ала. Балтачлылыр Казанга юнәлгән элекке биек антенналары аркылы да Казан тапшыруларын кабул итә алмыйлар. Сәбәбе: Шубан станциясенең 4-каналда эшләве. Шубанның телевизион сигналлары 3-каналдан Казаннан килә торган сигналларны “күмеп” китәләр — бик нык комачаулык тудыралар. Шубанны кабул итүче авылларда Казан тапшыруларын биек антенналары белән бары тик Шубан станциясе тапшыруларын өзеп куйганда гына карарга мөмкин була. Хәтта Шубаннан ерактарак торган авылларда да Шубан станциясе Казан тапшыруларын кабул итүгә комачаулык тудыра. Берни эшләп тә булмый. Табигать законнарына каршы килеп булмый.
Казан телевидениесе аша Балтач турында тапшырулар бирелгәндә дә Балтачның җитәкчеләре андый тапшыруларны Көек авылына яки Балтачтан читтәрәк башка авылга барып карарга мәҗбүр булалар. Казан тапшыруын карыйсы бар дип, Шубан тапшыруын өзеп булмый бит инде. Өзеп торган очракта, бу сәяси акция дип кабул ителер иде. Чөнки беренче канал, бу очракта Шубан, партия каналы, партиянең төп идеология коралы булып торды.
Яшә, Сергей Миронович!
1974 ел район халкы өчен телевизион тапшырулар кабул итүдә тагын бер зур яңалык алып килде. Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә куәтле телевизион станция эшли башлады. 5-каналда эшли торган бу станциянең куәте нәкъ Казан станциясе куәтенә тигез. Икенче яктан караганда, карта буенча исәпләгәндә Уржум безгә Казанннан 20 километрга якынрак икәнлеге ачыкланды. Аның өстенә әле Уржумның телевышкасы шәһәр янындагы биек тау өстенә урнашкан булып чыкты.
Уржум беренче канал тапшыруларын бирә. Аны өзеп Киров шәһәре тапшыруларын да кертә иде. Уржум каналына иң беренче чиратта Куныр, Шода, Пыжмара яклары рәхәтләнде. Кунырның биегрәк утырган йортларында хәтта бүлмә антенналары белән дә Уржум тапшыруларын карарга мөмкинлек туды. Районыбызның төньяк почмагына, хәтта Чепьяга, Яңгулга да “Мәскәү килеп җитте”.
Зур булмаган Уржум шәһәрендә куәтле телевизион ретранслятор станциясе төзелүнең аерым бер сәбәпләре бар. Уржум каналын караучы телевизор мөкиббәннәре мәрхүм Сергей Мироновичка рәхмәт укырга тиешләр иде. Киров С.М. Уржум шәһәрендә туган бит. Ленинградтагы дәһшәтле “К-700” тракторларын чыгаручы “Кировец” заводы аның исемен йөртә. Ул вакытта үтә бай булган завод өчен (Аның байлыгы “К-700” белән генә түгел, танклар эшләп чыгаручы стратегик хәрби завод буларак билгеләнә. Совет чорында оборона заводлары чыннан да бик бай предприятиеләр булып тордылар.) Уржумга телевизион ретранслятор эшләп бирү берни дә тормады. Кемнеңдер инициативасы гына кирәк булгандыр.
Шулай булуга карамастан, Түнтәр, Көшкәтбаш, Арбор, Сосна, Салавыч, Борбаш кебек авыллар һаман да “томан эчендә” калдылар. Биредә бу авылларның тапшыру станцияләреннән ерак булуы, икенче яктан караганда, авылларыбызның “чокырда”, тирән “тау асларына” утырган булуы сәбәпче булды. Безнең борынгы бабаларыбыз авылларга нигез салганда елга һәм чишмә буйларына утырганнар. Аларны гаепләп булмый, һәрбер өйнең түренә кереп хуҗа булачак “сихерле тартма” турында алар элекке заманда күзаллый алмаганнар.
Күпчелек авылларда телевизион антенналар ясаучы һәвәскәрләр мабугатта күренгән һәрбер яңа төр антенна схемасын ясап карап, телевизион тапшыруларны яхшырак кабул итү мөмкинлеген эзләделәр. Шул исәптән мин дә 25 ел дәвамында бик күп төрле (20 төргә якын) телевизион антенналар ясадым. Миңа “хезмәт хакыңны антенналар ясау өчен тотып бетерәсеңдер” диючеләр дә булды. Яңа төр антенна өчен бик күп эзләнергә туры килде, ясау өчен шактый вакыт та кирәк иде. Аның өстенә күпме материал тотыла. Ясаган антеннаны югары күтәрү өчен техника һәм кешеләр кирәген дә исәпкә алсаң, һәр антеннаның нинди бәһага төшкәнен хисаплау авыр түгел. Ул вакытта мин “Радио” журналыннан, “сигезле” антеннанының конструкторы украин Харченкодан, һәм башка күп чыганаклардан мәгълуматлар алдым. Үзем дә республика матбугатларында, тәҗрибә уртаклашып, төрле антенна сызымнары бирдем. Эзләнүләр нәтиҗәсендә күпмедер тапшыруларның кабул итү сыйфаты яхшырды, әмма чын канәгатьләнү алырлык булмады. Бу тырышулар “пычкы чүбеннән хәлвә ясау” белән бертөрлерәк булып чыкты. Андый чын хәлвәне ясау өчен туры мәгънәсендә Әбугалисина булу кирәк иде.
Космос телевидениесе
1975 елда “Правда” газетасында кечкенә генә информация басылды. Анда Көнчыгыш Себер зонасы өчен телевизион спутник җибәрелүе турында язылган иде. Координаталар да күрсәтелгән. Дөрес, моңа кадәр үк Себер һәм Ерак Көнчыгыш өчен телевизион “Орбита” станцияләре эшли иде. “Орбита”ларның сигналы бары тик махсус урындагы зур станцияләргә генә төбәп җибәрелә иде һәм аны зур куәтле махсус кабул итү станцияләре генә тота ала иде. Бу яңа төр телевизион спутниклар сигналны зур мәйдандагы территорияләргә җибәрәләр икән һәм бу сигналларны зур булмаган кабул итү аппаратлары белән дә тотып була имеш. Менә хикмәт! Бездә дә шушындый мөмкинлек булса икән!
Икенче көнне үк мин үтенеч белән “Правда” газетасына хат юлладым. Минем хатны редакциядән СССР элемтә министрлыгына җибәргәннәр. Озак та үтмәде, Министрлыктан минем өчен бер дә куанычлы булмаган җавап хаты килеп төште. Акка кара белән анда түбәндәгеләр язылган иде: “Телевизион спутниктан сигналларны кабул итүче станцияне шәхси гражданнар сатып ала алмый. Кыйммәт ул. Аны бары тик колхозлар яки башка төр предприятиеләр генә сатып алырга мөмкин. Икенчедән, бу спутникның сигналларын сезнең зонада кабул итү мөмкин түгел. СССРның Европа зонасы өчен мондый спутник җибәрү әле тиз генә планлаштырылмый”. Вәссәлам!
Берничә елдан икенче бер дәүләт документы күңелгә җылылык хисләре өстәде. Татарстан Республикасының дәүләт бюджеты үтәлеше һәм алдагы еллардагы планнарда бик матур итеп “1980-1985 елларда Татарстанның төньяк зоналары өчен зур егәрлекле ретранслятор төзү каралган” дип язылган иде. Татарстан элемтә министрлыгы белән элемтәгә кергәннән соң мондый ретрансляторны төзү чынннан да планлаштырылуы, әмма аның Татарстан территориясендә түгел, ә Киров өлкәсенең Вятка Аланы янында төзеләчәге һәм аның беренче чираты 1982 елда сафка бирелелергә тиешлеге тәкрарланган, хәтта мөһере белән имзасы да бар иде. Станциянең зур егәрлектә булуы, аның тапшырулары Кукмара, Саба һәм Балтач районы территориясен тулысы белән сыйфатлы тапшырулар белән тәэмин итәргә тиешлеге әйтелгән.
Бишьеллык планнар үзгәрү сәбәпле, бу станциянең 1986 елда гына сафка басачагын хәбәр иттеләр. Баксаң, бу хәбәрләр барысы да кәгазьдә генә булган икән. Вятка Аланында 1986 елга кадәр ретранслятор өчен бер казык та кагылмаган булып чыкты. Алга китеп булса да әйтим, Вятка Аланында төзелергә тиешле куәтле ретранслятор төзүне Татарсан үз кулына алды һәм бу станция кыска срокларда Минтимер Шәрипович инициативасы белән Шәмәрдәндә төзелеп, 1992 елда Татарстан президентын сайлаулар алдыннан беренче чиратын эшләтә башлап, Татарстан телевидинесе тапшыруларын бирә башлады.
Партия съезды — Балтач халкы өчен!
1986 елга кадәр Балтач халкы һаман да Татарстан телевидениесе тапшыруларын карый алмыйча интекте. Бу елның февралендә Мәскәүдә КПССның соңгы — XXVII съезды шаулап үтте. Бу съезда безнең районнан делегат булып КПСС райкомының беренче секретаре Марат Готович Әхмәтов та катнашты. Балтач районы авыл хуҗалыгы буенча ул вакытта ук республика маягы булып торды. Әмма бер җитешмәгән ягыбыз бар. Казаннан 100 километр гына яшәсәк тә, районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Республика телевидениесе тапшыруларын карый алмый. Балтач вәкиле КПСС Үзәк Комитеты җитәкчеләренә әнә шундый дәгъва белдерә һәм Партиянең бу проблеманы хәл итүдә ярдәмен үтенә. Партиянең зур җитәкчеләре СССР Элемтә Министрлыгы белән бәйләнешкә кереп, кичекмәстән мәсьәләне уңай хәл итәргә дип боерык бирәләр. Элемтә Министрлыгы белгечләре Балтач зонасында хәзер генә мондый мөмкинлек булмавын төшендерергә тырышалар, барлык телевизион каналларның да бу региондагы мөмкинлекләрен алар яхшы беләләр, чөнки союздагы барлык телевизион каналлар да алар рөхсәте белән генә ачыла. “Балтачта бу эш барып чыкмый,” диләр белгечләр.
“Проблеманы чишү юлын табарга!” диләр Үзәк Комитет җитәкчеләре. Партия сүзе үтәлергә тиеш. Балтачның беренчесен “Өч айда мәсьәлә хәл ителер” дип ышандыралар. Балтачка зур куаныч кайта: Сабан туена балтачлылыр Казан тапшыруларын карый алачак! Партиядән көчле беркем дә юк. Димәк, булачак!
Балтач өчен ретранслятор төзүдә кайнар эшләр башлана. Кайдадыр файдалануда булган 40 метрлы каланча алып кайталар һәм аны комбикорма заводы янына урнаштыралар. СССР элемтә министрлыгы Балтачның телевизион тапшыргычы өчен дециметрлы канал бирә. Башка мөмкинлек булмый. Казан телевидениесе сигналларын 3 каналда турыдан-туры Казаннан кабул итәргә кирәк була.
Дециметрлы каналдагы аппаратура кайтарыла. Каланчаның очына дециметрлы тапшыру антеннасы, уртадан югарырак ике этажлы 3 каналда Казанны кабул итү антеннасы куела. Шактый зур антенна була ул. Сабан туена станция чыннан да сафка бирелә. Әмма көткән нәтиҗәләр генә күзәтелми. Телевизион сигналлар партия күрсәтмәләренә буйсынмыйлар. Аларның үз таралу законнары бар. Беренчедән, алдарак сөйләп үтелгәнчә, Казан тапшыруларын кабул итүгә Шубан сигналлары зур комачаулык тудыралар. Белгечләр бу комачаулык мөмкин кадәр аз булсын өчен бөтен таләпләрне үтәгән булалар. Станциянең урыны Шубаннан мөмкин кадәр ераграк һәм Шубан-станция-Казан почмагы 90 градус булырлык итеп сайланган була. Бары тик Шубанны сүндергәч кенә Казан сигналлары чиста кабул ителә. Ә Шубанны сүндереп буламыни? Ул бит Партиянең төп рупоры.
Әнә шулай 1965 елда Шубанга бирелгән 4 канал шактый еллар күпләргә җайсызлыклар китереп торды. Икенчедән, дециметрлы канал сигналларының үтә дә әһәмиятле үзлекләре бар. Алар яктылык шикелле, бары тик туры сызык белән генә таралу үзлегенә ия. “Комбикорма заводы” телевизион каланчасының тапшыру антеннасын кемнең телевизор антеннасы турыдан-туры “күрә” ала, бары тик шуларда гына кабул ителә Казан тапшырулары. Аның өстенә, дециметрлы каналда тапшыруларны кабул итү өчен махсус антенна кирәк. Уенчык шикелле кечкенә үлчәмнәрдә булса да, аны бик төгәл итеп ясарга кирәк. аның өстәмәсенә дециметрлы канал тапшыруларын кабул итү өчен телевизорга өстәмә рәвештә “приставка” сатып алырга кирәк. Антенна һәм приставка юнәтү буенча Балтачта һәм Балтач тирәсе авылларында ажиотаж башлана. Нәтиҗә чыннан да, Элемтә Министрлыгы белгечләре фаразлаганча була да. Яңа станция аша Казан тапшыруларын Балтач, Сосна, Норма һәм Салавыч авылларының бары тик бер өлеше генә кабул итү мөмкинлеге туа. Хәтта Балтачның түбән урамнарында да сигналларны кабул итү мөмкинлеге булмый. Күпләр өчен “пристаквка”лар һәм “бәләкәч антенналар” акча имгәге генә булып калалар.
“Вакыт үтәр, Шәмәрдән станциясе дециметрлы каналда да тапшыра башлагач, алар кирәк булыр әле. Чүплеккә чыгарап ташламагыз!” — диләр ул вакытта. Менә 2001 елның августыннан Шәмәрдән станциясе дециметрлы каналда ТНВ (Татарстан яңа гасыр) тапшыруларын бирә башлады.
Шубанга релейка килә!
Шулай итеп, Комбикорма станциясе балтачлылырны артыгын игелекләндерә алмый. Аның каравы берничә елдан икенче зур яңалык Шубан станциясенә “бәреп керә”. Ниһаять, Шубан станциясенә релейка аппаратурасы һәм каланча башына Шәмәрдәнгә каратып “тәлинкә” куялар. Бу аппаратура ярдәмендә Шубанда беренче канал сигналларын хәзер турыдан-туры Казаннан түгел, ә Шәмәрдәндәге релейка каланчасыннан кабул итәргә мөмкинлек туа. Шәмәрдәннең релейкасына Шубан өчен аерым тапшыру аппаратурасы һәм каланчасына тапшыру “тәлинкәсе” урнаштыралар. Шубан Мәскәү сигналларын чиста кабул итә башлый һәм балтачлылар ел дәвамында Мәскәүне Мәскәүдәгечә кабул итү бәхетенә ирешәләр.
Тагын бер-ике елдан, 198? елда Балтач зонасы телевизор караучыларын тагын да кинәндерәләр. Чөнки фән-техника революциясе бер урында тормый. Гел алга омтыла. СССР Элемтә министрлыгы Европа территориясе өчен космоска телевизион спутник җибәрә. Хәзер инде космос аша телевизион сигналларны Шубанда да кабул итү мөмкинлеге ачыла. Шубанга космостан кабул итү аппаратуралары кайтарыла. Шубан станциясе өчен район кирпечтән махсус бина да салып бирә. Шубан станциясе Мәскәү тапшыруларын Балтач өчен спутник аша кабул итеп бирә башлый. Ә Шәмәрдән аша кабул ителә торган релейка станциясе Казан һәм Россия каналы (РТР) сигналларын кабул итүгә көйләнә.
Шулай итеп, Балтач һәм Карадуган тирәсендәге, алай гына да түгел, ул тирәдәге Арча районына кергән кайбер авыл халкы да чын мәгънәсендә югары сыйфатлы итеп беренче каналны да, Казанны да, Россияне дә “карый” башлыйлар. Әмма Шубан станциясе бары тик район халкы яшәгән мәйданның 15-20%ын гына каплый. Башка авыллар һаман да “үз мөмкинлекләрендә” калалар.
Ниһаять, Чепья Казанны карый башлый
Бигрәк тә Чепья зонасына кергән авыл хезмәтчәннәре Казан тапшыруларын карый алмаудан зарланалар. Проблема район күләмендә үткәрелгән зур җыелышларда күтәрелә. Чепьяда үткән СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат — күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллин белән очрашу җыелышында бу мәсьәлә “кабыргасы” белән куела. Бу “төенне” чишүдә Туфан ага да, билгеле, хезмәтен куя. Бу мәсьәлә белән район җитәкчеләре дә актив шөгыльләнә. Алга таба Татарстан Дәүсоветының Чепья округыннан депутаты Мөдәррис Шәйхиев бу эшне “мөгезеннән” тотып ала һәм “үз контролендә” тота.
Чепья телевизион ретрансляторы өчен урын сайлаганда “күченү”ләр барлыкка килә. Башта урынны Чепья белән Балтач арасында, Чепьяга җитәрәк 4 километрда — Чепья юлына Борнак юлы кушылган урында сайлыйлар. Бу урын Чепья зонасы өчен кулай була шикелле. Дистә еллар буе телесигналларны кабул итә алмаган Арбор, Түнтәр, Көшкәтбаш авыллары өчен дә, Чепья, Янгул, Салавыч, Борнак, Смәел кебек авыллар өчен дә уңай вариант була ул. Әмма Чепья аръягында кайбер дәрәҗәле колхоз рәисләре эшне алданрак сизеп алып, урынны Чепьядан арырак, Чепья белән Пыжмара арасына тәгаенлиләр. Станция төзелеп эшли башлагач, аның сигналларын Киров өлкәсенең Йөрек авылында да иркен кабул итәләр, әмма Түнтәр, Көшкәтбаш, Смәел, Салавыч кебек авыллар һаман да “күләгәдә” кала бирәләр.
Чепья ретрансляторын төзүне, дөресрәге релейка һәм спутниктан кабул итү антенналары системаларын, аппаратуралар алу һәм урнаштыру-көйләүне “Эфир” телекомпаниясе үз карамагына ала. Хәтерлисезме, язмаларның башында “Эфир” телекомпаниясенең нигез ташларын салуда бөтен балтачлыларның да өлеше бар” дип әйткән идем. Бу вакытта “Эфир” дәүләт тарафыннан теркәлү узган һәм әкренләп мая туплау эше белән шөгыльләнә башлаган була. Чепья зонасы өчен ике канал бирелә. 9-һәм 2-каналлар. Венгриядән өр-яңа ике тапшыру аппаратуралары кайтартыла. Космостан кабул итү өчен ике (ОРТ һәм Россия каналлары өчен) кабул итүче “Москва” аппаратурасы бирелә. Моның өстенә Шубан белән Чепья арасына релейка аппаратурасы урнаштырыла. Бу — Балтачның элемтә узелы башлыгы булып Роберт Тихонович Михайлов эшли башлаган вакыт. Чепья ретрансляторын сафка кертүдә аның хезмәте бик зур булды.
Чепья зонасына Космостан ОРТ ны кабул итү аппаратурасы куелды. Икенче канал (Казан программасы) релейка аша килде. Көндезләрен, Казан күрсәтмәгәндә, шул ук релейка аша Петербургтан 5 канал трансляцияләнде. Чепья зонасы өчен яңа ретранслятор сафка бирелү Балтач зонасы өчен дә табышлы булды. Чепья зонасы өчен кайтарылган космостан кабул итү аппаратурасының икенчесе, Россия өчен диелгәне, артып калды һәм Шубанга куелды. Чепья зонасы да Россия программасыннан мәхрүм калмады. Чепья зонасы телевизор караучыларының үтенечен искә алып, ОРТ каналын космос аша карый торган антенна Россия каналына борып куелды. “ОРТ”ның Уржум биргән сигналлары безгә җитә,” — дип канәгатьләндерү белдерделәр чепья яклары.
Шулай итеп, Чепья зонасы телевизор караучылары Балтач зонасы телевизор караучыларыннан бер башка өстен булып калдылар. Балтачлылар ОРТны тулы итеп карыйлар. Россия тапшырулары Татарстан каналы күрсәткәндә өзелә торган булды. Чепья зонасында исә ОРТны Уржумнан тулы карыйлар. Россия шулай ук өзелми. Өстәвенә Петербургның 5-каналы бирелә. Кичен аны өзеп, Татарстан программасы керә. Чепьялылыр мондый өстенлектән шактый файдаландылар. Шәмәрдән станциясе сафка кергәннән соң тагын үзгәрешләр кичерелде.
2001 елның җәендә Россия программасын бирүчен җир иярчене цифрлы тапшыргычка күчү чыгу сәбәпле (иске аппаратура анны кабул итә алмый), Чепьяның Россия каналы вакытлыча эшләүдән туктады. Шубандагы Россияне кабул итү антеннасы ОРТның Урал зонасы өчен тапшырыла торган, программаларны 3 сәгать алдан бирүче спутнигына тоташтырылды.
Түнтәрдә төсле телевизор күрсәтми
Вакыт агышын бераз артка чигереп, Түнтәр телевизор караучыларының хәл-әхвәленә тукталыйк. Түнтәр телевизион ретрансляторы Чепьяныкыннан бер елга алданрак эшли башлады. Аның да үзенә күрә шактый әһәмиятле тарихы бар. Авылда төсле телевизорны беренче булып Түнтәрнең колхоз рәисе Наил Гәрәй улы Гарифуллин алды. Ул вакытта авыл ОРТны Уржум аша карый. Аклы-каралы телевизор тапшыруларны ярыйсы гына күрсәтсә дә, төсле телевизор өчен сигнал куәте җитми.
— Әйт! Ничек итеп, яхшы сыйфатлы итеп карап була? — дигән сорауны куйды ул минем алга.
— Ике ысулы бар, — дидем мин, — беренчесе: кабул итүче телевизиор антеннагызны кимендә 50 метр биеклеккә күтәрергә. Икенче ысулы: колхоз акчасына үзебезнең телевизион ретрансляторны төзергә. Башка ысул юк. — Беренче ысулның реаль булмавы аңлашыладыр. Икенчесенә Наил Гәрәевич берсүзсез риза булды.
Мин Казан юлын таптый башладым. 1989 елның язында Казаннан аппаратуралар төяп махсус бригада Түнтәрдә телевизион сигналларны кабул итү шартларын тикшерергә килде. Шубаннан кабул ителүче сигналларның бары тик Түнтәр каршындагы тау башында гына канәгатьләнерлек булуын исбатлады. Мәскәү Түнтәргә бәләкәй ретранслятор өчен (аның егәрлеге 1 Вт. Шубанныкы 100 Вт, Казанныкы 5000 Вт икәнен искә төшерәм.) 6 һәм 8 телевизион канал бирде. Рөхсәт бар, әмма аппаратура юк. Баксаң, ул заман өчен ретранслятор аппараты үтә деффицит икән.
— Врошиловград шәһәренең “Радий” исемле хәрби заводка мөрәҗәгать итеп карагыз. Алар эшләп чыгара аппаратураны, — диделәр Казан белгечләре.
Түнтәрнең колхоз рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рәфхәт Украинаның Кара диңгез буендагы Ворошиловград шәһәренә командировка алып китте. Заводның түбәнрәк начальниклары берничә КамАЗ бәрәңге китерү хисабына 2 аппаратура эшләргә риза булалар. Генераль директорга кул куйдырырга кергәч, анысы бәрәңгегә риза булмый. Ике тонна төрле диаметрлы бакыр торбалар сорый. Колхоз кайдан тапсын андый дефицит малны? Өмет өзелә.
Әмма Казандагы дуслар ярдәмгә килә:
— Красноярскидан спутник аша кабул итү аппаратурасы кайтты. Сезнең өчен бик кулай. Мәскәүне ялт итеп күрсәтәчәк. Аласызмы?
— Бәһасе?
— Унике тирәсе! (ике “Жигули” бәясе)
— Алабыз! — диде Наил Гәрәевич, — Әмма безне ОРТ гына канәгатьләндерми. Халыкка Казан тапшырулары да кирәк.
Түнтәрдә спутник телевидениесе
Казанны спутниктан алып булмый. Монысын бары тик Шубан аша гына эшләргә мөмкин. Ретранслятор аппаратурасы кирәк! Монысына тагын казаннар ярдәмгә килде:
— Урыссу поселогында әз генә эшләгән бер аппаратура бар. Барып алыгыз.
Колхоз шоферы Вафин Сәлим икенче көне үк Урыссуга китте һәм аппаратураны алып та кайтты. Казанда безнең өчен аны яраклаштырдылар. Түнтәрнең тау башында вышка, кирпеч бина һәм электр линиясе кирәк булды. Бу эшләрне башкаруда бик күп кешеләрнең хезмәте керде: колхоз рәисе Гарифуллин Наил, авыл советы рәисе Шәрәфиев Хәлил, инженер Ибраһимов Васыйл, эретеп ябыштыручы Газыймов Илһам, төзүчеләр Ибраһимов Мөдәрис, Шәймөхәммәтов Зөфәр, шофер Закиров Харис һәм башка бик күпләрне исемләп санарга мөмкин. Күпләр, сыйфатлы телевизион тапшырулар карарбыз дип инанып эшләделәр. Шактый шикләнеп караучылар да булды:
— Колхозның күпме акчасын әрәм итәләр. Шул акчаны колхозчыларга өләшсәләр икән!
— Наил Гәрәевич өенә таба юнәлгән булыр әле ул. Башка кешедә юньләп күрсәтмәс тә!
— Без болай да Уржумнан әйбәт карыйбыз!
— Йөрисез шунда! Бездә эшләмәячәк ул. Кабельное телевидение булса бер хәл иде!
Кем нәрсә генә дисә дә эш тукталмады. 1990 елның декабрь аенда спутник аша ОРТ каналы Түнтәрдә 6-нчы каналда күрсәтә башлады. Күрсәтүнең сыйфаты көтелгәннән күпкә яхшы иде. Авылның һәр өендә Түнтәр кешесенә югары сыйфатлы итеп Мәскәү тапшыруларын карау мөмкинлеге туды. Өй стенасына куелган ярты метрлы антенна 25 метр биеклектәге антенна мачталарын “бәреп екты”. Берничә айдан эфирлылар Казан тапшыруларын кабул итү өчен Урыссудан кайткан аппаратураны да көйләп бетерделәр. Түнтәргә алып килделәр. Әмма бу икенче тапшыргыч белән проблема өстенә проблема килеп туды. Казан сигналлары Шубаннан кабул итүгә исәпләнгән иде. Шубан Казанны 11-каналдан бирә. 2 ел элек Казан тикшерүчеләре “сигнал җитәрлек” дип раслаган булсалар да, фактта кабул ителүче сигналның көче җитәрлек булып чыкмады.
— Без бу сигнал өчен аппаратура куя алмыйбыз, — диде эфирлылар. — Сез үзегез үк соңрак безгә шикаять җибәрәчәксез. Алар хаклы.
Балтачтагы телевизор караучылар гаугасы
Чыннан да, Түнтәрнең тау башында Шубанның 4-каналыннан Мәскәү сигналлары яхшы килә, әмма 11-каналдан Казан сигналлары шактый йомшак иде. Шубанның ике каналы да бертөрле егәрлектә, әмма 11-каналның дулкын озынлыгы кыскарак булу сәбәпле, таралу ераклыгы кимрәк икән шул. Шактый аерма барлыгы сизелә. Колхоз рәисе Наил Гарифуллинга мин шундый тәкъдим белән кердем:
— Балтач халкы өчен Шубан якын булганлыктан, 4-канал да, 11-канал да бертөсле кабул ителә. Урыннарын алмаштырып булмасмы икән? Әйтик, Шубан 4-каналдан Казанны, 11-каналдан ОРТны бирә башлады ди? Ул вакытта безгә Казан сигналлары килеп җитәчәк.
Шул тәкъдим белән Казанга мөрәҗәгать иттек.
— Безгә барыбер, — диделәр алар, — район башлыгының безгә язмача хаты гына кирәк.
Наил Гәрәевич район башлыгы Марат Готович белән элемтәгә керде дә, мәсьәлә бик тиз хәл ителде. Казаннан Шубанга килеп, 4-каналдан Казан, 11-каналдан ОРТ күрсәтә торган итеп көйләп киттеләр.
Берничә көннән район элемтә узелы начальнигы Роберт Тихонович миңа шалтырата:
— Рәфхәт Шәкүрович! Миңа көне-төне шалтыраталар. Нигә каналларны алмаштырдыгыз диләр. ОРТ начар күрсәтә. Безгә Казан әкиятләре кирәк түгел, безгә ОРТ кирәк диләр. Төрлечә куркыту белән дә яныйлар. Нишлибез?
Чыннан да шулай булып чыкты. Күпчелек Балтач халкы Казан тапшыруларына игътибар итми, ОРТны хуп күрә икән. Шактый кешеләрнең хәтта Казан тапшыруларын кабул итү өчен антенналары да көйләнмәгән. Без — Мәскәүгә багынучылар. Халык массасына каршы килеп булмый. Берничә көннән Казаннан Шубанга килеп телевизион каналларны кире “үз урыннарына куйдылар”. Шулай итеп, бу вариант барып чыкмады. Без кеше факторын исәпкә алмаганбыз булып чыкты.
— Көзгә хәтле көтегез инде, — диделәр эфирлылар, — көз көне Чепьяда Казан тапшыруларын бирүче ретрансляторны сафка бирәбез. Түнтәр ретрансляторы өчен сигналны Чепьядан кабул итәрсез. Әз генә сабыр булыгыз. Түнтәр халкы барыбер Чепьядан бирелүче Казан тапшыруларын турыдан-туры кабул итә алмаячак. Сигнал җитми.
Шулай булды да. Чепья Казанны бирә башлады. Авыл эчендәге биек антенналар да аны ала алмый. Тау башындагы антенна яхшы кабул итә һәм ретранслятор аша аны көчәйтеп авыл өчен бирә башладык Түнтәр өчен элек безгә бирелгән 8-канал, 11-канал белән алыштырылды. Чөнки 8-каналдан тапшыру өчен 9-каналдан кабул итеп булмый. Ә Чепьяның Казан тапшырулары 9-каналда. Түнтәрнең Чепья аша кабул ителеп Казанны бирә торган “Рутан” маркалы ретранслятор аппаратурасы 3 елга якын хезмәт итте. Шәмәрдән станциясе Казан тапшыруларын бирә башлагач, ул аппаратура авыл музеена экспонат итеп куелды.
Район киләчәккә атлый
1998 елда Шәмәрдән станциясе ОРТ тапшыруларын бирә башлады. Бу станция өчен 4-канал бирелгәнлектән, шул ук каналда эшли трган Шубанның ОРТ станциясе ябылып, 11-каналдагы Россия каналы гына калды. Түнтәр өчен дә, Түнтәрнең спутниктан алып бирелә торган ОРТ каналы артык булып калды. Аппаратура нормаль эшли. Аны югалтасы килми. Ул бик сыйфатлы булып чыкты. Берничә тапкыр яшен керүдән, ике тапкыр электр челтәрендә көчәнеш артудан зыян күрүне исәпкә алмаганда, ун елдан артык инде ул тәүлек буе сыйфатлы эшләде.
— Безнең аппаратураны космостан НТВны кабул итү өчен көйләп булмыймы?
— Өстәмә аппаратура өчен шактый зур суммада акча кирәк. Аннан соң да квартал саен взнос түләп торасы.
— Акча түләмичә генә аппаратураны берәр программа карау өчен көйләп булмыймы соң? Нишләп була?
— Антеннагызны программаларны 2 сәгать алдан бирә торган ОРТның Урал зонасы спутнигына көйләп карагыз. Менә координаталары.
Шулай эшләдек тә. Түнтәрлеләр өчен “өстәмә канал” хасил булды.
2001 елның җәендә Татарстан элемтә министры Җәләлов туган авылы Шеңшеңәрдә космос аша алып дециметрлы каналда бирә торган берьюлы алты каналда тапшыра торган ретранслятор эшләтеп куйды: НТВ, Вариант, Канал-6 һ.б. Авылдашлары алдында үзе өчен менә дигән һәйкәл! Рәхмәттән башка бер сүз дә юк.
...Балтач районы телевидение үсешенең кыскача сәхифәләре әнә шундый. Бу сәхифәләр минем күзлектән чыгып язылды. Бу әле район телевидениесе тарихы дигән сүз түгел. Чын телевидение тарихын булдыру өчен бу язмага бик күпләрнең истәлекләрен өстәргә кирәк.
XXI гасыр башына Балтач районының барлык авыларында да Татарстан, ОРТ, РТР, ТНВ каналлары тапшыруларын заманча сыйфатлы итеп карый башладылар. Алга таба барлык авылларга да НТВ, Канал-6, Эфир, Вариант тапшырулары да килер. Балтач үзе дә телестудия ачып, телевизион тапшырулар бирә башлар. Әнә сабалылар үз телеканалларын булдырдылар бит! Балтач калышыр мени?
Күп каналлы телевидение белән беррәтттән, Балтачка кәрәзле телефоннар да, интернет челтәре, FM радиолары да килеп җитте.
Әмма... ни хәл итәсең, кызганыч билгеле, телевидение, компьютер һәм интернет челтәре һаман да китапларны һәм газета-журнал укучыларны кысрыклап бара... Бездә генә түгел, илдә, бөтен дөньяда шулай.
Телевизор антеннасын ничек ясарга?
Бу сорау моннан 40 ел элек, 20-30 ел элек бигрәк тә актуаль иде. Бүгенге көндә дә бу сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Чөнки бөтен урында да телевизион тапшыруларны кабул итү шартлары бертөрле түгел. Телевизион антеннаның төрләре бик күп. Без сезгә иң киң таралган бер-ике төрен генә тәкъдим итәбез. Телевизион тапшырулар төрле дулкыннарда алып барыла. Аларны каналлар дип атыйлар. Һәр канал антеннасының үз үлчәме бар. Гадәттә, янәшә ешлыктагы берничә канал өчен бертөрле антенна да ярый. Түбәндәге рәсемдә “волновой канал” төрендәге антенна сызымы. Халык телендә ул “самолет антенна” дип тә йөртелә. Шушы төр антеннаның өч элементлысының үлчәмнәрен бирәбез. Ул вибратор, директор һәм рефлектордан тора. Вибратор дулкыннарны кабул итә, Аңа кабель тоташтырыла. Директор юнәлеш бирүче өлеше, рефлектор арткы яктан кире кайтаручы. Антенна директор һәм рефлектор булмаганда да эшли. Боларын өстәгәндә кабул итү сыйфаты яхшыра. Вибраторны гадәттә, 14-20 миллиметрлы алюминий яки бакыр торбадан ясыйлар. Тимер торба да ярый. Пластина, угольниктан да эшләп була. Хәтта алюминий электр үткәргечләрен дә файдаланыга мөмкин. Соңгысын кулланганда, агач рейкага изоляторлар (роликлар) кадаклап, вибраторны изоляторга беркетергә кирәк. Шулай эшләмәгәндә алюминий чыбыклы вибратор сыгылып төшә.
Вибраторның 0 ноктасы җирләү (заземление) үткәргеченә тоташтырылырга тиеш. Антенна бер үк вакытта йортны яшеннән саклагыч та булып тора. Вибраторның кабель тоташтырыла торган ара киңлеге 1-2 см. Вибраторга коаксаль (йомыры) кабель (ул 75 Ом.лы дип йөртелә) махсус элмәк ярдәмендә тоташа. Элмәкне тоташтыру тәртибе сызымда бирелгән. Сигнал бик көчсез булмаганда кабельне элмәксез тоташтыру да ярый. Яссы кабель (гадәттә 300 Ом.лы телефон кабеле кулланыла) файдаланганда элмәкнең кирәге юк. Электр үткәргече өчен чыгарылган кабельләр антенналар өчен яраксыз. Аларда сигнал күп югала.
“Сигезле” дип аталган (зиг-заг антенна) антеннаны ясау өчен торбалар кирәкми. Аның өчен алюминий үткәргечләр генә кулланыла. “Сигезле”нең үткәргечләре рейкаларга роликлар ярдәмендә беркетелә. “Сигезле” ул үзара тоташкан ике вибратор. Шуңа ул алдагы антеннадан көчлерәк. Әмма үлчәмнәре зуррак булуы белән аерылып тора. “Сигезле”нең югарыгы яртысын гына калдырсаң да була. Анысы ромбик антенна дип атала. “Сигезле” антеннага коаксиаль (йомыры) кабельне дә, яссы телефон кабелен дә элмәксез генә тоташтыралар.
Бер үк колгага берничә антенна беркетергә мөмкин. Колгадагы антенналар арасы антенна вибраторы чамасында була. Һәрбер антенна үзенең вибраторы белән сигнал кабул ителә торган үзәккә таба юнәлгән булырга тиеш. Бер үк телевизорга берничә антенна файдаланганда я антенналар күчереп ялгана, яки “согласующее устройство” дип аталган махсус җайланма кулланыла. Бу җайланманың өч яктан өч кабель киертә торган ояларын берләштереп, телевизорга тоташтыручы кабеле була. Бу җайланманы кулдан төгәл итеп ясап булмый. Аның эчендә кабельләр гади генә итеп тоташмаган. Аны кибетләрдә саталар.
Быелның августыннан Шәмәрдәндә ТНВ каналы эшли башлады. Ул дециметрлы диапазонда эшли. Шеңшеңәр ретрансляторы да дециметрлы каналда. Аларның тапшыруларын яхшы сыйфатлы итеп кабул итү өчен вибраторның үлчәме 15-20 сантиметр гына булырга тиеш. Икенче шарт — кабул итүче антенна ретрансляторның тапшыру антеннасын “күреп” торырлык булсын. Түбәнлектә, “күләгәдә” урнашкан йортлар өчен антеннаны биегрәк күтәрергә кирәк булуы бар. Япон телевизорларына яки заманча башка телевизорларга дециметрлы антенна башка антенналар тоташкан шикелле тоташтырыла. Элеккеге типтагы, декодер куелган “совет телевизорларына” дециметрлы антенна декодер оясына киертеп куела. Дециметрлы приставка белән эшли торган телевизорларга антенна приставка оясына тоташтырыла.
Хәзер районыбызда кабул ителә торган кайбер станция сигналларының канал номерларын күрсәтеп үтик. Шәмәрдән: ОРТ — 4 канал, Татарстан — 8 канал, ТНВ — дециметрлы канал. Шубан — 11 канал. Чепья — 2 һәм 9 каналлар. Уржум — 5 канал.
“Волновой канал” антеннасының уртача үлчәмнәре
Канал номеры:
1-3
4-5
6-12
|
Вибратор
А(см)
218
150
70
|
Рефлектор
Б(см)
270
175
85
|
Директор
В(см)
200
130
63
|
Арасы
Г,Д(см)
50
33
16
|
Каб.элмәк
(см)
160
105
52
|
“Сигезле” антеннасының уртача үлчәмнәре:
Канал номеры:
1-3
4-5
6-12
|
Вибратор
Е(см)
400
200
80
|
Рефлектор
Ж(см)
200
100
40
|
Киңлеге
И(см)
15
10
5
| Сызымы бар Түнтәрнең почта тарихы
Утызынчы ел
Түнтәр авылында беренче тапкыр почта һәм телефон хезмәте 1930 елда Түнтәр районы төзелеп, Түнтәрдә район үзәге булган вакытта барлыкка килә. Кулак һәм сәүдәгәр итеп сөрелгән Кәримов Камал (әтисе Якупов Кәрим) йорты почта, элемтә йорты итеп файдаланыла. Түнтәр авылы район үзәге буларак бары тик бер ел гына тора. Шулай булуга карамастан, Камал бабайның ярымподвалы белән ике катлы бу йорты Түнтәрдән район киткәннән соң да Түнтәр почта бүлеге бинасы буларак 48 ел дәвамында, 1978 елга кадәр хезмәт итә. Дөрес, 1965 еллар тирәсендә бу йортка капиталь ремонт үткәрелә. Сүтеп ике катлыдан бер катлы итеп салына. 1978 елдан соң бу бина мәктәпкә читтән килгән укытучылар өчен тулай торак булып хезмәт итте. Соңарак анда ялгыз кешеләр торды. 2001 ел ахырына кадәр бу йортта караучысы булмаган ялгыз Юнысова Латыйфа әби яшәде. 2002 ел башыннан монда, йорты янганнан соң, вакытлыча Мөхәмәтшин Насыйр яши.
1968 елдан автомат телефон станциясе почта бинасыннан алынып, колхоз идарәсе өчен төзелгән бинаның бер бүлмәсенә күчерелә. Почта бүлеге исә 1978 елда авыл советы итеп төзелгән бинаның махсус бүлмәсенә күчерелә. Бүгенге көнгә кадәр почта бүлекчәсе шушы бинада урнашкан. Почта бүлекчәсе белән беррәттән, Бер үк түбә астында район саклык банкының Түнтәр бүлекчәсе 4640/015 (элегрәк ул саклык кассасы дип кенә аталды) эшләде. 1990 елларда саклык банкы бүлекчәсе колхоз идарәсе урнашкан бинага мөстәкыйль оешма буларак күчерелде. Моңа кадәр саклык банкы контролеры һәм почта бүлекчәсе начальнигы вазифаларын бер үк кешеләр башкарды.
Почтаның беренче хезмәткәрләре
Архив материалларына караганда, Түнтәр авылында почта бүлекчәсе начальниклары булып 1936 елларда Шәрипов Гәрәй, Гаделшин Гаяз (Зариф) һәм Логочева фамлияле кешеләр эшлиләр. Шәрипов Гәрәй — Шәрипов Әхмәт әтисенең энесе — Бөек Ватан сугышында һәлак була. Гаделшиннар исә Шакиров Харисның әтисенең (әнисенең) туганнары. Логочева читтән килгән кеше булырга тиеш. 1937 елда почта начальнигы булып Яңгул авылыннан китерелгән Баһаветдинов дигән кеше эшли.
1938 елдан Түнтәр почта бүлегендә җыештыручы булып, Түнтәр кешесе Шәрәфетдинова Бибикамал эшли башлый. Ул вакытларда Бибикамал апаның ире үлгән була, тормышлары авыр, өйләре тузган була. Алар гаиләләре белән: уллары Гарәфетдин, Гаяз, кызлыры Бибинур һәм Рашидә белән почта бинасының түбәнге ярымподвал өлешенә торырга күченеп киләләр. 1938 елларда почта бүлеге начальнигы булып Арбор авылыннан килгән Хәбибуллин Хәсәнҗан дигән кеше эшли. Хәсәнҗан Чепьяга киткәннән соң почта начальнигы булып Бибикамал апаның олы улы Гарәфетдин эшли башлый. 1942 елда Гарәфетдин абый сугышка китә һәм аның урынына Түнтәр кызы Шакирҗанова Суфия (Шакирҗанов Рафаэльнең әнисенең сеңлесе) кала. 1943 елда Гарәфетдин абый сугыштан каты яраланып, инвалид булып кайтканнан соң, почта бүлеге начальнигы булып кабат үзе эшли башлый. 1940 елларда почтальон булып Түнтәр кызы Рәхмәтуллина Фәүзия эшли.
Почтада Шәрәфетдиновлар династиясе
Озакламый, сугыш тәмамланганчы ук Гарәфетдин абыйны “Үрнәк” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Почта бүлеге начальнигы булып аның 18 яшьлек сеңлесе Шәрәфетдинова Рашидә эшли башлый. Гарәфетдин абый соңрак бухгалтерлар курсын тәмамлап кайта. Аннары сәүдә системасында, май заводында һәм колхозда озак еллар баш бухгалтер булып эшли. Рашидә дә почта хезмәткәрләре хәзерли торган курсларда укып кайта һәм 1952 елга кадәр почта бүлеге начальнигы була. 1952 елның декабрендә Рашидәнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Рашидәнең иптәш кызлары Фәйзерахманова Фәүзия һәм Зыятдинова Гыйлембанулар тарафыннан иҗат ителгән шактый озын бәет бар. Аяныч һәм кызганыч бәет ул.
1952 елдан алып 1956 елга кадәр почта бүлеге начальнигы булып Закирова Рәхимә (Хәбибуллин Равилләрнең туган тиешле апалары) эшли. 1956 елдан алып 1987 елга кадәр, 31 ел дәвамында, пенсиягә чыкканчы бу вазифаны Исмәгыйлева (Шәяхмәтова) Наилә башкара. Ул бу эштә иң озак срокта, иң нәтиҗәле һәм намус белән эшләгән хезмәткәр. Исмәгыйлева Наилә декрет ялында булган вакытта аның урынында вакытлыча Чепьядан килеп Хәлилова Флера эшли. 1987 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Түнтәр почта начальнигы — Якупова (Зыятдинова) Әлфинур.
Исмәгыйлева Наилә почтада
37 ел дәвамында эшли
Исмәгыйлева Наилә 1952 елдан алып 1956 елга кадәр башта авылда почта таратучы була. Аңа кадәр бу хезмәтне аның апасы Шәяхмәтова Рәйсә башкара. Рәхимә апа гаиләсе белән читкә күченеп киткәннән соң, Наилә үзе начальник вазифасын башкарырга алына. Почта сисиемасында ул барлыгы 37 ел хезмәт куя, шуның 32 елын почта начальнигы һәм сберкасса контролеры сыйфатында. Исмәгыйлева Наилә үзенең эшчәнлегенә һәрвакытта да бик җаваплы карый. Кешеләргә карата үтә дә игътибарлы була. Эш сәгатьләрен бик төгәл үти. Кешеләрнең үтенечен игътибар белән тыңлый һәм һәрвакытта да югары сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Наилә апа эш урынында гына түгел, гаиләсендә дә үрнәк хатын, игътибарлы әни була. Тормыш иптәше Габделбәр абый белән алар 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның гаиләсе авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Озак еллар Наилә апа ире Габделбәр абыйның апасы инвалид Наҗия апаны да тәрбияләп торды, аңа һәрвакытта да ягымлы карашта булды.
Наилә апа эшләгәндә почта бүлекчәсе эшчәнлегендә һәрвакытта да алдынгылар рәтендә иде. Газета-журналларга авыл халкын яздыру буенча да, телефон һәм радио эшчәнлеген оештыру буенча да ул халык массасы белән эшне төгәл итеп оештырды. Ул чорда бик күп җәмәгать эшләре башкарды: агитатор, сайлау комиссисе секретаре һ.б. 1970 елда “Дружба” колхозы колхозчыларының (ул вакытта “Дружба” колхозы Түнтәр, Урта Көшкәт, Сала Көшкәт һәм Пар Көтәш авылларын берләштерә иде) бөтен район халкына “Мең кешегә — мең газета-журнал” дигән мөрәҗәгать белән чыгулары гаҗәп түгел. Менә ул мөрәҗәгать тексты:
«Һәр мең кешегә — мең данә газета-журнал!»
Районыбызның барлык хезмәт ияләренә «Дружба» колхозы членнарының
М Ө Р Ә Җ Ә Г А Т Е
(Мөрәҗәгатьтән өзек.)
1970 ел өчен газета-журналларга подписка мәсьәләсе безнең колхоз партия оешмасы җыелышында тикшерелде. Анда һәр мең кешегә мең данә газета-журнал тарату бурычы куелды, аны уңышлы башкарып чыгу өчен конкрет чаралар билгеләнде.
Шул ук җыелышта колхоз председателе Г. Гозәеров җитәкчелегендә алты кешелек комиссия төзелде. Бу комиссиягә матбугатны таратуга булышлык күрсәтү бурычы йөкләнде.
Нәтиҗәдә газета-журналларга подписка башланудан соң унбиш көн үтүгә үк максатка ирешелде. Колхозыбыз составына кергән авыл-ларның гражданнарына 1970 елда һәр мең кешегә мең данә газета-журнал киләчәк. Беренче һәм икенче комплекслы бригадаларда «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарын һәр хуҗалык алдырачак.
Кадерле иптәшләр! Районыбызда һәр мең кешегә мең данә газета-журнал таратуга ирешик! «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарын һәр семья алдырсын! Бу эштә безнең үрнәккә кушылыгыз!»
«Дружба» колхозы членнарының мөрәҗәгате турында КПСС райкомы бюросы карары:
Башлангыч партия, комсомол, профсоюз оешмалары һәм хуҗалык җитәкчеләренә дружбалыларның мөрәҗәгатен хезмәт ияләренә өй-рәтүне оештырырга кушарга. Һәр авылда мең кешегә мең данә газета-журналларга язылуны тәэмин итәргә. Партия басмаларына һәм «Хезмәт», «Азьлане» газеталарына һәр семьяның язылуына ирешергә. Партия оешмаларын газета-журналларга язылуның барышына даими рәвештә йомгак ясарга, бу эштә булган ким-челекләрне бетерү өчен конкрет чаралар күрергә мәҗбүр итәргә».
«Хезмәт» газетасы. 20 сентябрь, 1969 ел.
Вакытлы матбугатка коллектив пропагандист, коллектив агитатор һәм коллектив оештыручы дип каралган бу чорда газета-журналларга язылуга әнә шулай мөһим мәсьәлә буларак зур игътибар бирелгән.
Достарыңызбен бөлісу: |