ярдәм күрсәтә – ярдәм итә, ярдәмләшә, булыша. “Күрсәтә” булгач, ярдәм иткән булып кылану булыр иде
Кинаяле шигъри тел
“Төрки телләр” (тюркские языки) гыйбарәсе ул галимнәр куллансын өчен бер термин гына булып тора. Борынгы ташъязмалар, кулъязмаларда “төрек” кәлимәсе юк, бары тик “түрк” кәлимәсе генә бар. Әйе, казакълар да, үзбәкләр дә, хакаслар да, башкортлар да, татарлар да, нугайлар да, тывалар да, төрекләр дә әзәрбайҗаннар да, уйгырлар да, якутлар да – һәммәбез дә түрк телле халыкларга керәбез. Кайчандыр алар бер телдә – түрк телендә сөйләшкәннәр. Гасырлар узу белән тел аерылган, бүлгәләнгән, аерым сүзләрдән башка тел бер-беребезне аңламас дәрәҗәдә үзгәргән. Без – түрк халыклары – бүген бер-беребезне аңламыйбыз. Казакълар, үзбәкләр, әзәриләр, төрекләр, уйгырлар, башкортлар, нугайлар. балкарлар, карачәйләр, кырымнар, кумыклар, каракалпаклар, төрекмәннәр, гагауызлар, караимнар бер-беребезне аңлыйбыз. Дөньга таралган утыздан артык түрк телле халыклар алда саналган халыклардан башка бер-беребезне аңламыйбыз. Чуашны, якутны, хакасны, далганны, шорларны, эвенкны аңламыйбыз. Вакыт аерган, ерак аралар аерган, сәясәт аерган, дин аерган. Сәясәт хәтта түрк халыкларын бер-берсенә дошман ясаган. Алтайлар шаманчылык, тәңречелек, мөселманлык, христианлык, мәҗүсилек аркасында бер-берсеннән ераклаша барган. Дин аермалыкларын юар өчен, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам бу халыкларны Аллаһны бер санаган дин эченә – Исламга кертергә тырышкан. Ләкин Ислам үзеннән алда килгән ышануларның йолаларын, гадәтләрнең барысын да себереп түкмәгән. Һәр түрк халкы үз йолаларын, дала гадәтләрен сакларга тырышкан һәм шул гадәтләре, йолалары турында үз дастаннарында сөйли барган, яза белмәгәне хәтерендә саклаган һәм буыннан буынга тапшыра барган. Ул дастаннарның теленә игътибар иткән кеше соклануын яшерә алмаган: сурәтле-шигъри тел, бай мәкальләр, гадәтләр...
Борынгы бабаларыбыз иҗат иткән җәүһәрләрдә шундый тасвирламаларны очратырга була.
алмаз йөзле хәнҗәрләр кызылташ кеби яна башлады. Бу җөмлә батырларның сугышка әзерлеген тасвирлый. Кызылташ – алтын.
бәхет көзгесен күгәрек басты. Бәхетсезлек килгәнен шагыйрь шулай сурәтли.
энҗе салынган котыйчыгын ачты, ягъни гыйффәтле кыз каһарманга бирелде.
алар фикер алмазы белән каршыдагы гүзәлнең мәрҗән салынган котыйчыгын капшый иде, ягъни алар гүзәлнең гыйффәтлеме, юкмы икәнен белергә тырыша иде.
ашыгып туган бала, никахсыз туган бала
зәңгәр кәсадә меңләгән-меңләгән җәүһәрләр кабынды, ягъни кич булды, аяз төн төште
кабакчәй эчүче, ягъни фәкыйрь кеше
мең айгыр күпердән чыкты, ягъни күк күкрәде
сөйләшми торган иреннәр арасына алмаз башлы гөрзиен яшерде.
эт талаган чабулы – дәрвиш
ятлар йортын басса, хуҗа төнлектән качар.
аның атлары җигелгән инде, ягъни аның әҗәле җиткән инде.
сазымдагы кылым өзелде, ягъни минем сөекле хатыным вафат булды
Ана телебездә “үлем” сүзе бик сирәк кулланылган. Шигъри телле бабаларыбыз “үлем, әҗәл” сүзен шигъри кәлимәләр белән алыштырган.
умер –дәрел фәнадин дәрел бәкага күчте
умер – кыйблага карап ятты
умер – җавап бирергә Аллаһ каршына китте
умер – асылына кайтты, ягъни кеше туфрактан яралган, туфрагына кайтты
агамның сазындагы кылы өзелде – агамның хатыны гүр иясе булды
алсу гөле ачылды – гыйффәтен югалтты.
Бүген дә йолаларын, Ана телен саклаган адәмнәр “атамны күмеп килдем” дими, ә бәлки “атамны җирләп килдем”, ди.
Затлы татар “хатыным үлде” дими, ә бәлки “хатыным гүр иясе булды” ди. “Хатынымны җир куенына тапшырдым” яки “хатынымны дәфен кылдым” ди.
Татар борын-борыннан “бала тудырды” дими, ә бәлки “бала тапты, бәбәй алып кайтты” дип сөйләшә. Ә безнең булыр-булмас каләмчеләребез, композиторларыбыз ”шигырь тудыра, опера тудыра”.
Төгәл тәрҗемәгә бирешми торган сүзләрмез
артыксыну (күпсенү) – кемнедер артыкка санау, аны күрергә теләмәү; считать лишним; нежелание, чтобы он присутствовал
ашамсак – ашарга атлыгып торучы; күбашар; любитель поесть
әлсерәтте – хәл китте; уморился
йокымсак – йокы чүлмәге; любитель поспать
йөремсәк – любитель (ница) погулять с другими җенщинами (мужчинами)
катырды – заморозило
кимсетте – унизил
күпсенде – считал лишним; не захотел, что бы он присутствовал
күчәр (урын күчүче) – он будет перезжать
күчәчәк – якын арада күчәчәк – вскоре он передет
күчәр (арба күчәре) – ось
күчер – күчереп йөртүче; извозчик
көн сындырды – бүген җылыткан; сегодня потеплело
мактаулы – тот, кто достоин похвалы; мактаулы кыз туйда хур булыр – достойная похвалы девушка опозорится на собственной свадьбе
маташу (мәтәшү) – гамәл, фәгалият, эш башкару; возня, копошиться; наташалар белән маташа – с наташами возитися. Слово “наташа” в дореволюционной татарской речи означало проститутку
моң – монг, мелодия, которая берет за душу
муйтомар (кр.) – сул иң өстеннән уңына кыеклап тагылган күп тәңкәләр белән бизәлгән түшлек
печтәннәү – мәгънәсезгә әрле-бирле йөренү, кешене еш мәшәкатьләү
сирпү – күз сирпү; молнееносно взглянуть
тансык – көтеп алынган тансык бала; долгожданный ребенок; тансык ризык – дефицитная еда
тарсынды – минем бүлмәмне тарсынды; считал тесным мою команту
тартынды – застеснялся
тирләтте – кто-то заставил его вспотеть
туңдырды – похолодало
тунау – чалган малның тиресен тунау; освежевать тушу; снимать шкуру
тунар – киләчәктә тунар; он будет освежевать тушу
тунаячак – якын килчәктә тунаячак. В ближайшем времени он будет снимать шкуру
түбәнсетте – унизил
үлүем бар – а ведь я смогу и умереть
юксыну – мәрхүмнәрне юксыналар; печальное чувство отсутстия покойного
ямансы (у) – ихтимал, “яман сулау”дан, “көрсенеп, кайгырып утыру”дан алынгандыр
Керәшеннәр саклаган сүзләремез
адарыну – багышлау, нәзер әйтү
айбагыр – көнбагыш; айга багар
аклашу – кыз ярәшү
аргыш – туй башлыгы, табын агасы
ару – яхшы, чиста, сәламәт, изге; арумы сез – сәламәтме сез
әрбирләр – әйберләр
әрмәк – мамык-җеп тукымадан билләп тегелгән өс киеме
бай – пай, өлеш
бакырач – чүмеч
башкигеч – киеп кенә куярдай әзер җаулык
бәллү – бишек
бистәр – сөлге
биана – кайнана
биата – канайта
болагай – шапшак, җыйнаксыз
бөркәнчек – кәләш туйга бәркәнчек бөркәнеп килә, кунаклар алдында бөркәнчек ачу йоласы башкарыла.
бөя – буа
гүр авызын ачучы – кабер казый башлаучы
гүрничә – агөй, кунак бүлмәсе
дәдәй – дәдәй, олы абый. Бу сүз керәшеннәргә урыстан килеп кергән дип уйларга мөмкин. Ләкин бик борынгы заманнарда ук Ерак Көнчыгыш тарафында безнең түрк бабабыз Дәдә Куркыт яшәгән (V111). “Дәдә” ул олыларга, аксакалларга, акыл ияләренә атап әйтелә торган булган. Димәк, “дәдә “ үзебезнең сүз! Мөселман татарлар бу сүзне оныткан, ә керәшеннәр онытмаган, шул гына
күчтинчә – күчтәнәч.
җанагай – ирнең энесе
җуйды – югалтты
җурамалый – юри генә
кайнигәч – хатынның апасы.
кач (хач) – крест, Христос гәүдәсен кадаклар өчен аркылы агачтан ясалган җайланма. Шуннан “кайчы” сүзе ясалган.
кашпау – баш киемен көмеш тәңкәләр бедән уратып алган бизәкле башлык (кашбавы)
керәшенкә – түгәрәк җаулык
кием печү – киемлек комачны кисү
кияү кайтармасы – кияү өендә туй уздырганнан соң, кыз ягында уздырыла торган мәҗлес
кияү күлмәге – ап-ак тукымадан тегелә, кайтарма якалы, җиңнәре киң, җиң очрлары, итәге чигүле, яка асты да чигүле, күлмәк чалбар каешыннан өскә чыгып тора
кучат – әтәч
күзикмәк – кыстыбый
күшәгә – киндердән тегелгән бизәкле яулык, ихтимал, “кашага”дан үзгәргәндер
къарендәш – якын туган; “карындаш” сүзеннән; кардәш
кылыччы – табут ясар өчен такта кисүче
лагун (ләгән) – катык чиләге
май чабу – кышны озату бәйрәмендә ат җигеп, кызлар утыртып җырлап урам әйләнү; кәтәйчә чабу
мазар – кабер
мазарлык – зират
маңгай тәңкәсе – тәңкәле калфак
маңгай укасы – таҗ
мунҗака, муй томар – муен бизәге; хәситә, муен җакасы
мәләнчек – чәчне җыеп тоту өчен бәйләүле җайланма. Иң башта мәләнчек бәйлиләр, аннан ары сун чукап (баш җаулыгы бәйлиләр, аннан соң маңгай тәңкәсен тагалар, аннан соң ике җактан чигәчә бәйлиләр, муенса, муйтомар тагалар
мөгез чыгару – хатын-кыз бизәнгәндә сүрәкә өстеннән яулык бәйләп мөгез чыгара. Ул таҗ кебек балкып тора, шул “мөгез чыгару” дип атала
муллатомар (муйтомар) – аркылы түшлек (хәситә)
нардуган – битлек бәйрәме; бал-маскарад
пуҗым – нигез, каралты-кура
печкәчәм – ирнең сеңлесе
сараяк – бал савыты
сарысакал – су атасы
сакал – кендеккә хәтле түшлек, бизәкле, көмеш тәңкәле күкрәкчә; хатын-кыз бизәге
сонучы – туйдагы, мәҗлестәге кунакларны сыйлаучы, ризык өләшеп торучы
сылубикә – су анасы
субагач
сүрәкә – калфак
сүрәкә – хатын-кызларның баш киеме, бизәнү киеме. Җете кызыл җирлектәге тукынамы (алачаны) маналар, бик матур итеп чигәләр. Сүрәкә ул патша хатыннарның таҗына охшый. Керәшен хатын-кызларында киенү, бизәнү үзенчәлекле бер сөреш булып тора.
1. Чәчне яхшылап тараганнан соң, чәчкә мәләнчек беркетәләр
2. Мәләнчек өстеннән сүрәкә (чукыл, башҗаулык) бәйлиләр
3. Аннан ары сун баш өстенә маңгай тәңкәсе куялар
4. Ике як чигәне чигәчә белән каплыйлар
5. Муенга муенса тагалар
6. Көмеш тәңкәләр тезелгән күкрәк бизәвечләре
7. Сул як иңсәдән уң як иңсәгә таба муйтомар асалар
Шулар өстеннән өстәкле күлмәк киеп, чуптарлы алъяпкыч та бәйләп җибәрсә, керәшен кызы падиша кызына әверелә дә куя инде, менәтрә
сырга – колак очларына тага торган, сырлап эшләнгән кыйммәтле алка
такыя – кызларның баш киеме
тамакса – түшлектән кыска, муенсадан кыскачарак көмеш тәңкәләр тезелгән бизәнү әйберсе
тамызлык – чыра, ут тамызыр өчен
тамызу – ут тамызу, ут кабызу
тәре – тәңре, Христосның, Мәръям ананың сурәте
тәбикмәк – таба икмәге
туйсый – туй сые, туй мәҗлесе
тулак – тула; тулак басарга бары тик уңган, яшь кызларны гына чакырганнар. Туланы басып бетергәч, кызлар мунчада җуынып, чиста күлмәкләр кияләр, аннан егетләр килә, күңел ачу башлана. “Тай тулак” гыйбәрәсе яшь тайларга гына кагылмый, өмә ясаган өйгә җыелган егетләр, кызларга карата да әйтелгән.
түти – түти, тута; тетя
умбы – торф
уртлау – кабып кую, йотып кую
чарык – аяк киеме
чәнәшкә – бәләкәй чана
чәч арты – кара җирлеккә тезелгән тәңкәләр, тез астына җитеп тора
чигәчә – ике чигәне дә тулысы белән каплап торучы көмеш тәңкәле бизәнү әсбабы
чуптарлы алъяпкыч – коңгырт кызыл төсле алачадан өсте чигеп тегелгән ал җапкыч
чыжым – телеграф
чыжым баганасы – телеграф баганасы
чыпчык аягын сындыру – май чабу йоласының бер өлеше; су сибеп, махсус катырылган тирескә утырып тау шуалар. Тауны су сибеп катыралар, шул боз тавыннан аҗгырып төшәләр. Олысы- кечесе чанага төялеп чыр-чулап бозлы таудан шуып төшәләр. Чана авып имгәнүчеләр дә була торган ие. “Чыпчык аягын сындыру” бәлки шуннан яралгандыр.
чөлкә – оек
ызба – өй
ыру – агайне; бу сүзнең тамыры “ыруг”ка барып тоташа; ыру – агайне, туган, хәрендәш (карындаш)
ыругы – кабилә (раса)
эзәр – ефәктән үрелгән кызыл, зәңгәр, баш-башлары чуклы билбау
шәнчек (өшәнчек) – бирнә
Татарларда көн исемнәре
Фарсыча Мишәрчә Керәшенчә
Дүшәмбе Баш көн Тудый көн
Сишәмбе Буш көн Утларый көн
Чәршәмбе Кан көн Кан көн
Атна кич Кечеатна Кечеатна
Атна көн Татар атнасы Олы атна
Атнарас көн Атна кич Атна көн
Урыс атнасы Атна көн Урыс атнасы
Татар теле урыс телен ничек баеткан?
аблука (гар.) – блокада
ахак (асылташ) – агат
акраты (Себ. тат.) – окрик; акыра иде
алаша ат – лошадка
ал – алый
алмас – алмаз
алтәре – алтарь
алтын – алтын
амбар (он бар) – амбар
аралаш – ералаш, буталыш, смешанный, перемешанный
арык – река
аркъа – арка (Даль. Словарь русского языка)
аркан – аркан (Даль. Словарь русского языка)
аркалык – архалук (Даль. Словарь русского языка)
аршын – аршин (Даль. Словарь русского языка)
арыш – рожь
ата – отец. (Даль. Словарь рус. яз.)
атлас – атлас: плотная шелковая ткань. (Даль, Словарь рус. яз.)
атамән – атаман, Ататөрек.
әвәрә – авария
әйдә – айда; идем, пошли (Даль. Словарь р. я)
әйрән – айран
әлифба – алфавит
әрмәк – армяк; юка туладан теккән кафтан. (Даль. Словарь русского языка)
баба – папа. Төрекләрдә ата кешегә “баба” диләр, татарларда да бар андый сүз “сөннәтче баба”, дибез, “бабай” түгел – “баба”, сөннәтче олы яшьтә булмаска да мөмкин.
батыр (багатор) – богатырь (Словарь). Мәмләкәтләрнең чик буена сакчылар, каравылчылар, багып торучылар куелган. Пограничные посты. Гадәттә чик сакчылыгына көчле, җитез сугышчылар куелган. Багып торучылар, багаторлар. Шуннан “батыр, богатырь” сүзләре яралган
баз – база. Бу сүз “лабаз” сүзен ясый. Лабаз – мал күп тупланган урын (Даль. Словарь рус. яз.)
базар – базар. (Даль. Словарь рус. яз.)
базаркән – базарда торучы, сәүдәгәр; купец. Бу сүз 922 еллардан алдан ук тарихи әдәбиятта кулланылган (Ибн Фазлан)
бак әле, я – бакалея (Даль. Словарь)
балаган – балаган, временное жилье (Даль. Словарь рус. яз.)
бастырык – вострог (Даль. Словарь)
баһадир – богатырь
бәрән – баран
бакчачы – бахчевод
баш – голова
башлык – то, что надевается на голову
башмак – то, что надевается на большие пальцы ног, обувь без задних стенок.
бәла бирде (юк сүз, сафсата) – белиберда
белмәс – нибельмес (Даль. Словарь)
бизмән – безмень (үлчәгеч)
бирәзә – бирюза, сыек зәңгәрсу асылташ (Словарь)
бишмәт – бешмет (Словарь)
бәләк – валек
болан төсле – конь буланой масти, желтоватый оттенок, как у оленей (Словарь р.я.)
булгар – волгарь. Булгары проживали близ реки Волги и их назывли булгарами (волгарями)
бутау – путать
бүки, бүкәй – бука, чем детей пугают (Словарь)
бүлбе – бульба, бәрәңге алмасы
бүрек – парик
борау – бурав
борау – бурав, сверло
бораулау – бурить
борындык – бурундук, сыртында буй-буй тамгалы җир тиене;
бораулау – бурение
бораулаучы – бурильщик
борыс – брус
борыч – перец
бөрәк (бөреп пешерелгән ашамлык) – пирог
бөркет – беркут
брадәр (гар.) – брат. Бөрадарән (бертуган) Шәрәфләр, Бөрадарән Кәримовлар
буй – буек, яр буйлый суга куелган саклык чикләре, кызыл төстәге калкавычлар.
буерак – буерак; сухой овраг (Словарь)
бук – букашка; бәҗәкләр
буза куптаручы – бузатер. Буза – канны кыздыра торган эчемлек, буза тәэсирендә кайберәүләр җәнҗал куптара. Чего ты бузишь?
буразна – борозда
буран (урап-бурап кар ява) – буран
бүрәнә – бревно. Бүрәнә артыннан бүре кума (куркак кешегә карата әйтелә), кешенең күзендәге чүпне күрә, ә үзенекендәге бүрәнәне дә күрми.
булат – металл особого накала; азиатская узорчатая сталь
бумазый – бумазей, ворсистая ткань
бунчык (мунчак) – бунчук, байрак агачының очына яки сөңге башына бәйләнгән (ат койрыгы) кылдан ясалган чук.
бур (карак) – вор
вәзир – визирь
гер – гиря
дар – дар; дарить. Бүләк, ия. Илдар – иле бар, Гыйлемдар – гыйлем иясе. Дар – талант, у него есть дар, он даровитый
даруга – Арча даругасы, Болгар даругасы. Даруга – илчек, вилаять; дорога
дәдә, дәдәй – дядя, дед. Дәдә Куркыт борынгы дастан каһрманы (V111 г.)
дәфтәр – девтер; ханская грамота об изымании налогов (Даль. Словарь р. я.)
диван – кәнәфи; диван – шигырьләр китабы (Даль. Словарь рус. яз.)
диван – вәзирләр карар кабул итә торган урын
дуга – дуга; бәлки бу сүзне татар теле урыс теленнән алгандыр? Уйлап багыйк. Дага нәкъ дуга шикелле. “Дуга”ның “дага”дан үзгәртелгән булуы бар
егетлек – джигитовка
ертаул – ертаул; алгы гаскәр
жирәбә – жребий
жәл – җаль
җен – джин; чүлмәктән чыккан җен
зөһрә (таң йолдызы) – заря
зерә – зря (файдасызга, тиккә)
зипун – зипун; якасыз тегелгән камзул
икълим – климат
йөзем – изюм
йыйам (җыям, ашыйм) – ем; җим – еда
кабак – кабак; дешевое питейное заведение
кабала – кабала; рабское положение должника
кабан (дуңгызы) – кабан
казаки (н) – казакин; чекмень, җилэн
казначы (хәзинәче) – казначей
казенный – дәүләт милке, кәҗүнни. Хәзинә – казнага, казна– казенныйга, казенный “кәҗүннигә” әверелгән. Метамарфоза. Имәнгеч үзгәреш кичергән “хәзинә” сүзе.
кайма – кыйма яка. Круглый воротник.
Тогда я учился на Высших лиратурных курсах (1977–1979). Класс главного редактора журнала “Русский язык”, главного знатока русской словесности профессора Максимова.
П р о ф е с с о р. Тютчевский словарь тщательно изучен, но одно слово до сих пор не расшифрован. Никак не могут определить этимологию слова «окаймил».
Вот пробилась из-за тучи
Синей молнии струя —
Пламень белый и летучий
Окаймил ее края.
Что это такое кайма и окаймил? Все языки переворошили, но не нашли ответа. – сказал профессор огорченно.
Б а т у л л а. А вы пробывали это выяснить через татарский язык?
– Нет, конечно, – был ответ профессора.
– Слово «кайма, кама» означет на татарском языке круглую, вышитую одежду или головной убор; в татарском языке еще есть слово «каймак», на верхушке молока оседает жирная пленка, то есть каймак окаймляет молоко; есть еще одно слова в татарском языке «кама», которое означает круглую меховую шапку из меха выдры.
Профессор русской словесности Максимов не стал возразить. «Это очень интересно, Батулла, я проверю и воспользуюсь вашим предложением, спасибо» – сказал преподаватель.
кайма – каймалап тегү; кайма, каемка, закаймить
кайры – кора
каланча – каланча; дозорная башня
калач – калач; белый хлеб (Даль. Словарь рус. яз.)
калтә (акча янчыгы) – калита; Иван Калита – Акча капчыгы. (Даль. Словарь рус. яз.) Князь Иван был скупым и собирал много таньга, за это его прозвали Иван Калита – Иван Денежный мешок
калфак – колпак
калым – калым; кияү тарафыннан кәләшнең ата-анасына тапшырыла торган мал
камзул – камзол; арка җылысы; род татарского архалука (Даль. Словарь рус. яз.), тепло для спины
камыт – хомут.
камыш – камыш. Ай-һайлүк дигән тавышка, казлар кача камышка (Борынгы татар җыруы)
камчы – камча
карагач – карагач, вид дерева
карбыз – арбуз
кара кош – карагуш, вид орла
караташ – карандаш; татары писали черным углем (караташ), оловом. Слово “караташ” превратился в “карандаш”
каравай (кара байлар ашый торган икмәк) – каравай; пшеничный хлеб на молоке
каргау – карать; җәза бирү
кәрлә – карлик
катлы ит – котлета; ит тарткыч булмаганда, итне вак-вак турап, катламлап пешергәннәр
капкын – капкан (Даль. Словарь рус. яз.) Капты – попался, каптырды – зацепил, авызына капкан – держит в зубах
карга – карга (старая); ворона
карабай – каравай; затлы байлардан аермалы буларак, кара байлар ипине арыш оныннан, кара оннан пешерә торган булганнар
караул – сакта, каравылда тору
караучы – кравчий; высокий сановник трапезного стола, который наблюдает за порядком (Даль. Словарь рус. яз.)
каравылчы – караульщик. Татарның “че, чы” сүзъясагыч кушымчалары “караульщик, летчик, наемщик, заправщик, ямщик, бурилщик” сүзләрен ясарга ярдәм иткән
карылдау – каркать
кауз – кавуз; бассеин
кафтан – кафтан, вышитый из дорогого сукна (Даль. Словарь рус. яз.)
кацак, качак – иленнән сөрелгән һәм Мәскәүгә ялланган әтрәк-әләм; казак, “казачество” сүзенең төбендә “кацак” ята. Беглец, безродный, преступник, изменник
качыргы (кучарка) – кочерга
кәрвансарай – караван сарай
кәйлә – кейла
кәлүш – калоша
кәлшә – кальша; подножный корм
кәрлә – карлик
кәрәч – карась
кәрван – караван
кәрниз – карниз
кәпәч – кепка
келәймә – клеймо
кенәгә (көнәгә, көндәлек) – книга
келәт – клеть
келәт – клад. ”Кладбище, кладезь, кладовая, кладовка, кладовщик, кладь” сүзләренең тамырында да татар сүзе “келәт” ята. Келә – бикләвеч, йозак. Йокларга ятканда да ишекнең келәсен эләләр. Келәт – ризык, киемнәр саклана торган, бикләп куелышлы ышанычлы урын. Килит – борынгы телебездә “йозак, бик, сак” мәгънәсендәге сүз. Зиннәтле әйберләр, хәзинә саклана торган урын “келәт, клад, кладовка”, дип атала икән, ни гаҗәп?
керән – хрен
керешле – кереп утырышлы урындык; кресло
кирмән – кремль; от татарского слова “керем”. (Словарь рус. яз)
кирамәт (йорт түбәсен каплау өчен кызыл балчыктан сугылган парчалар; кырым.тат.) – керамика,
кистән – кистень
комач – кумач
корган – курган; кеше кулы белән корылган тау; насыпной холм (Даль. Словарь рус. яз.)
кошак – кушак, билбау, кочак
көдрә – кудрявый
көйрәтү (күрәтү) – закурить. Яз көне кар астыннан коры үлән чыга, менә шул “күрән”(курень) дип атала. Корыган камыш, тиз янып китә торган коры үлән
көрпә – крупа
көртәй – куртка
кумырык – тар урын; каморка
куруш (турецк.) – грош
куласа – колесо
күтәрмә – кутерьма; сумятица, вьюга
кумырык – кубрик
курҗын, кәрҗин – корзина
кучат – кочет (петух)
күкшә – кукша; род птицы сойка (Даль. Словарь рус. яз.)
күрәтү – тәмәке күрәтү (көйрәтү), закурить
күке – кукушка
күчән (кәбестә) – кочан капусты
күчмә халыкларның яшәү урыны – кочевье
күчерге – кочерга; качыргы, күмерне олы мичтән кече учакка күчереп-качырып кертер өчен җайланма – кисәү агачы.
кылаты (Себ.тат.) – колоть
кымыз – кумыс
кырый (кырым) – край (Крым, Украина, окраина)
куласа – колесо
күч – куча
күч – умарта күче
күч! – перекочуй
күчер (күчереп йөртүче) – кучер
күшәү – кушать
кына – хна
лабаз (лапас) – крытый навесом торговые ряды (Даль. Словарь рус. яз.)
лар – ларец, ларек; он салып куяр өчен агач тартма, сандык
лашман – лашман; государственный крестьянин, при заготовке корабельных лесов низовых губерний, это большинство частью татары. (Даль. Словарь рус. яз.) Ихтимал, лашман “лаешман” “Лаеш кешесе, Лаеш шулпасы” гыйбарәләреннән килеп чыккандыр. Лаеш шулпасын күп эчте инде ул, җөмләсе күп газаплар күргән, каторга эшендә булганнарга карата әйтелә.
ләүкә – лавка; приспособленная доска под лавку, куда кладут товары; возвышение из досок в бане
ләш – лежать как мертвый. Борынгы телебездә “ләш” “үләксә”нең игзәге булган. Исереп егылган кешегә дә татар “үләксә” дигән, урыс теленә ул “улегся” булып барып кергәндер, ихтимал
локма – бер локма ипи; лакомый кусочек
мазар – мазарки, кладбища татарские (Даль. Словарь рус. яз.)
малахай бүрек – шапка малахай; колакчын бүрек
манара – минарет
мәми, ими, мәммәм – мама. Ауропа теллләренең байтагында ананы “ма, мэм, мамми, мадер” диләр
мәрәкә – морока, неприятное приключение.
мәрмәр – мрамор
мәсхәрә – маскарад (Урта Азиядә, керәшеннәрдә бүген дә битлекле, көлке бәйрәме “маскара, нардуган” дип атала.
минлек (себерке) – веник (банный)
мир – дөнья, мир төкерсә күл булыр, мир өстендә йөри (хәерче)
мичкә – бочка
мордар – мародер, мурдер (ингл.), үтерүче, дененнән язган; каберләрне талаучы; некрофил
мөгәрич – магарыч; “мәгәр эч”тән ясалмадымы икән?
мур (кырылышы) – мор; бу сүз урысларның “морить, смерть, уморилась, мертвец” кебек сүзләренең нигезенә яткан.
мут – мот. Мут кәҗә – карак кәҗә, кышлыкка куелган печәнне караклашып ашый. Мут егетнең күзләре мут карый. Кызлар белән шаярырга, аларны үзенә каратып, теләгәнен майтарырга сәләтле мут егет. Ата малын туздыручы мут егет. Егет булса, мут булсын, мут булмаса юк булсын. Мутить воду. Промотать все сбережения
мүк – мох, мех
мырылдау – мурлыкать
нугай камчысы – нагайка
олан – улан (ские полки) (Даль. Словарь рус. яз.)
онык – внук
олыс (вилаять) – волость; отсюда и “власть”
осталар – столяр
өрек – урюк
өтек – утюг; өтекләү – утюжить
пай (бай) – өлеш (Даль. Словарь рус. яз.)
пәһлеван (үзбәкчә: палвон) – болван; истукан, чурбан (Словарь)
пулат – палаты (царские); палатка
паек – өлеш ; бай, пай
пич (пеш, мич) – печь, печенье
пәке – пика
пүчтәк – пустяк. Почтык, почык борын, печтеки, вак-төяк, әһәмияте булмаган
уптым – оптом, уптым-иләйһи, барысын да алдым
усак –осина
учак – очаг
парча – парча; золотая или серебряная ткань
пилмән – билмән (билләп-бөреп ясалган итле, камырлы ризык) – пельмени
пеләш – плешь
рәшәткә – решетка
сагадак – саадак; чехол из кожи для стрел (Даль. Словарь рус.яз.)
саранча – саранча, игенне сарып (сырып) алган чикерткә күче
салам – солома
сала – село, зур авыл
сан – высокопоставленный сановник; саны, абруе бар
сибү, сию – сеять
сибү – сыпать
сирин – сирень; сәйран – саф һавалы табигатькә чыгып, күңел ачу. “Сирин” сүзенең килеп чыгышы әнә шул “сәйран”нан, ихтимал. Чөнки “сирин” сүзе салкынчалык, саф һаваны аңлата. Сирин чәчәге каплаган агач янында да, көн эссе булуга карамастан, салкынча һава була
ситсы – ситец
сон – тык, сал; сунь, сунуть, совать, кесәмә акча сонды. Кулын кесәсенә сонды; “Сандык” сондык сүзеннән килеп чыга. Әйберләрне сонып, яшереп, сакларга куела торган тартма “сондык” дип атала. “Сөңге” сүзенең дә килеп чыгышы “соңгы” сона торган сугыш коралы; урысчасы “сунь, всунул” сүзләренең нигезенә яткан сондык – сундук; ящик для кладки вещей и драгоценностей (Даль. Словарь рус. яз.)
субай (баганасы ) – свая; вбитый в землю кол, бревно, чтобы защитить мост при ледоходе; в древнетатарском языке “субай” означает офицера военоначальника
сука – соха. Бу сүздән “сукалау” фигыле барлыкка килгән. “Соха” булып, урыс теленә кергән, урыс аннан “сохать” сүзе ясамаган. “Пахать” дигән. Сүз тамыры нигезендә яңа сүз ясалмаса, димәк, бу сүз чит телдән алынган, дигән сүз.
сөрмә – сурьма
сырга – серьга. Сырлап, тәфсилләп кулдан эшләнгән затлы алка
тамга – тамга; клеймо, знак, штемпель; таможня – где ставят тамгу
таптау – топать
тарам – таран; кальга (кала) диварларын ватар өчен дөмбе
тасма – тесьма; узкая плетеная лента (Даль. Словарь рус. яз.)
тәңкә – таньга, деньга
тирлек – терлик; потник
толып – тулуп
төмән ( ун меңлек гаскәр) – тьма; тьма народу
туар ише – товарищ
тупас – тупой
тукмак – тумак, дать тумака.
түти, тута, тутай, туташ – тетя
түшкә – тушка. Бер түш сарык ите
тык, тыга – тыкать
тылмач – толмач, телмәч. “Телем ач” – объясни, переведи. Телмәч – телчән кеше. Толокователь, тәфсилләп, талкып аңлатучы. Толковый – күп телләр белүче, аңлы кеше. Толкач – тулыкчы, мал табучы. Тулык – зиһене тулы, тулы тормышлы кеше. Толк – какой с него толк! Толыкманы белән – тулысы белән, барысы да, бөтенесе дә. “Тылмач” сүзе Алман теленә дә “дильмачтер – переводчик” булып барып кергән. Диль (тел), мачтер (мач китерүче), ягъни “тел остасы”
убыр – упырь
ура – окружай; ур – режь, руби
ураган – ураган, урап-урап, өермәләп килүче давыл.
урын – урна (чүп салыр өчен урын); сайлау бүлтинен төшерү урыны
учак – очаг
ушлы (һушлы, акыллы, зиһенле) – ушлый
үләксә – мал үләксәсе; улегся как мертвый
халат – халат (Даль. Толоковый словарь)
ханча (хан хатыны) – ханжа
харам – гарем
хәлвә – халва
хихылдау – хихикать
хуҗа – хозяин
хуҗалык – хозяйство. “Сельское хозяйство” – “Сала хуҗалыгы”
чана – сани
чабата – чоботы
чалбар – шаровары
чарлак (өй кыегыннан күгәрченнәр очырту өчен очарлак) – чердак
чатыр – шатер
чәкүшкә – чекушка. Арба чәкүшкәсе. Кечкенә шешә. Бер чәкүшкә аракы.
чолан – чулан
чөлкә – чулок, чөлкәләр – чулки
чуар – чубарый, масть коня; пестрый, алмачуар
чуен – чугун
чүәкләр – чувяки
чүкеп эшләү – чеканить
чумара (акчаны чумырып ала) – чумара
чүрәкәй – чирок, кечкенә кыр үрдәге.
чүрәкәй – лапта уенындагы бәргәч оча торган ромба кебек кечкенә агач шакмак
шәл – шаль
шеш, шешә – шишка, ни шиша
ырым-шырым – шурум-бурум. Урыс телендә – астыртын эш кылу. Алтын Урда җимерелер алдыннан солтанатта фетнә куба, фетнәнең башында ике нәсел Шырын (Ширин) белән Барын бәкләр тора. Олуг хан Туктамышны Идегәйнең углы Норадын үтерә. Идегәйнең үзен астыртын эш йөртүчеләр Шырын белән Барын үтерә. Дастанның азагындагы сүзләр: “Идегәйнең башын кискән Барын булды, башын китергән Шырын буды.”
ыстан – стан, күченүче халыкның туктау урыны; халыкның бер урында утырган иле: Татарстан (Татар иле), Һиндстан (Һинд иле). Башка мәгънәсе гүзәллекне аңлата: кызның ыстаны бик тә зифа иде. Туку ыстаны. Шуннан “станок” сүзе килеп чыга.
ыштан – штаны
эриге – рига; крытый навесом место для высушки и молотьбы снопов
эскерт – скирда; большая кладь сена
эчәй – чәй; чай
юрт – йорт, ил
яклашу, якынлашу – якшаться, дружить
ямь (ямьле урын, оазис) – почтовая станция, где отдыхали путникии и меняли коней
ямче –ямщик
яр – яр; крутой, обрывистый берег (Р. Юналеева. “Тюркизмы в русской фразеологии.”) Красно-яр, Ак-яр, Кызыл-яр, Чаллы-яр
ярминкә – ярмарка
ярма(таш) – ярмо, орлыкны ваклар, тарттырыр өчен эшләнгән тегермән ташы яки имән түмәренә тимер ярчыклар кагылган авыр йөк. Яремь, кол буенына тага торган авыр йөк (Даль. Сүзлек)
яран – герань
ярлык – ярлык (Даль. Словарь рус. яз.)
ярлык – ярлык, хан ярлыгы, ярлык – “начар” дигән ярлык тагу; ценик
ярык – зярык; расщелина на льду (Даль. Словарь рус. яз.)
ясак – ясак, пордать, налог
яртаул –яртаул (Даль. Словарь) алдын баурчы гаскәр.
ясаул – ясаул, чин капитана в татарских войсках (Даль. Словарь русского языка)
Достарыңызбен бөлісу: |