Батулла анам теле турында уйланулар


глава – түрә, башлык глава



бет4/7
Дата11.06.2016
өлшемі0.71 Mb.
#128075
1   2   3   4   5   6   7
глава – түрә, башлык

глава – бүлек

гермофродит – кызтәкә, хөнса, кысыр ир, күсә, төкчыкмас

герой – каһарман, батыр

гном – кәрлә, буе бер карыш, сакалы биш карыш

гололедица – бозлавык, тайгак, тайгалак

готовый - әзер

губа – ирен

губа – култык борыны (географик атама)

демагогия – сафсата: сафсатавый – демагогларча

дефицитный товар – сирәк товар; тансык туар; итәк астыннан шуа торган

директор – мөдир

дом приезжих – ятакханә

доносить – киеп туздыру

доносить – әләкләү

душ – яңгырчык, сибәләк, яңгырча

душить – буу

душиться хушбуй сөртү

достоин – “лаек” сүзенең артына ни өчендер «лы» кушымчасы өсти башладылар. Заманга «лаек» (достойный) сүзе бит үзе генә дә җитә, югыйсә. Бу бүләккә ул лаек! Бетте-китте. Ә лаеклы сүзе нәрсә? Лаеклы булса, достойный-достойный, баллы бал, тозлы тоз мәгънәсезлеге килеп чыга

древние времена – әүвәл

дурной пример – гыйбрәт; яман үрнәктән үзеңә сабак алу

душ – сибәләк, сусибәр

ералаш – аралаш

жаба – грудная (авыру)

җаба – гөберле бака

жена – хатын

жила – сеңер

жила – ул хатын яшәде. Она җила

жук – жулик

жук – коңгыз

җук – электр санагычын әйләндертмәс өчен тимерчыбык тыгып куялар

желанный – тансык

желаю успехов – уңышлар телим, «уңышлыклар» түгел

жокей – бәйгир (бәйге ире)

жюри – казыять, бәһадарият

заболел (сильно и на долго) – авыруга сабышты, сары сагышларга сабышты

завистливый – хөсетле, хосса, кешенең тормышына астыртын гына кызыгып яшәүче, мәкерле кеше

зависть – хөсетле кызыгу, көнләшү

загнать – атны куып яндыру

загнать – малларны лапаска куып кертү

запор – эч кату

запор (запирать) – бик (ләү)

заказ – куштым, я заказал мясо – мин ит алырга (китерергә) куштым

зевать – искәү, йокысы килгән кешенең искәве

знак – билге, ишарәт, тамга

запеканка – кызартма

запчати – маял, маядагы өлешләр, алмаш парчалар

зонтик – кулчатыр, шәмсия

издатькитап чыгару

издать – тавыш чыгару. Издать звук

изолента – ябышкак тасма

илбаш – президент

иноходец – йөрге ат, чабышкый, бәйгер, узыш яты

информация – мәгълүмат

казаки (н) – казаки, җилән, чикмәннең бер төре

казначей – казначы, хәзинәдар

капкан – капкын

как он – аның шикелле, аның сыман, аның төсле, аның күк, аның рәвешле. Ему подобный. Аңа охшаш похож на него, ему подобный. Бу очракта да телебәздәге муллык күренеп тора

капитан – көймә сәхибе, көймә әмире, көймә хуҗасы, көймәбаш

как стрела – уктай

калькулятор – санак

каникулы – татил; зимние каникулы – җәйге татил; кышкы татил

караульщик –каравылчы

категорический – катгый, катгыян

качает – тирбәтә; бишек тирбәтә; качаеп лодку – көймәне чайкалдыра

качается – (таганда) атына – чайкала. Агач җилдә чайкала, исерек чайкала

квартал – финансовый квартал

квартал – шәһәрнең бер өлеше, мәхәллә

клей – җилем, балык җилеменнән ясалган ябыштыргыч

клонит ко сну – йокымсырау. Бу сүзне төгәл тәрҗемә итеп булмый

клюшка – кәшәкә, кәкрешкә

к несчастью – бәхетсезлегемә күрә, бәхетсезлегемә; “бәхетсезлегемә каршы” түгел

кузов – әрҗә, машина әрҗәсе

казак – кацак, качак, иленнән сөрелгән, куылган һәм Мәскәү патшасына ялланган бәндә

койка – карават, ятак

къойкъа – дерелдәвек, студень

компьютер – тамгасар, туплар, туплак, хәтербаз

компьютерная мышка – дүңгәләк

коллега – һөнәрдәш, хезмәттәш

корзина – курҗын, кәрҗин

коробка – тартма. катыргы тарма

крест – хач; крестовые походы – хач сәфәрләре, хач яулары

крыжовник -- танабәбәк, бозаубәбәк, керфекле карлыган. Бармакбаш карбызчык

курень – күрән, корыган камыш, тиз янып китә торган коры үлән

курган – ясалма тау, кеше кулы белән корган калкулык. корып куелган үр

курить – күрәтү, көйрәтү

кучер – күч ире; күчереп куючы

«Күч»– өер, төркем, халык, күчеп йөрүче, күчмә халык. Күчүче халыкның башында күчерүче, мәгънәви дилбегәне, тезненне тотучы башлык «күч ире, күчер» дип атала.

кучарка (качыргы) – кочерга

кушать – күшәү

кухня -- ашханә, тамакханә (Кытай татарлары телендә), тәгамханә, ризыкханә

к счастью – бәхеткә күрә, бәхетемә; “бәхетемә каршы –“ түгел

ландыш – энҗечәчәк

лизоблюдство – ләббәйкәви, тәлинкә ялаучылык, артъялаучылык, ялагайлык, күтләклек

лошадь ломовая – эш аты, йөктартыр

любитель поесть – ашамсак, тамакай, гуҗ, күбашар; үзе туйган, күзе туймаган

любовные записки – сөйдергеч бөтиләре

любовь –мәхәббәт, сөю, ярату

мало-мальский – безрик, аздан да аз

маникен – курчак, карачкы

манера – ысул, алым; манерничание – кыланчыклык, кылтыкый

мелодия – көй

мертвец -- үлек; үлек – эрен, гной

минарет – манара

мощь – куәт

молодец – машалла, булдырасың, йөз яшә, әфарин, сөбханалла

мотоцикл – матай

мука – он

мука – җәфа, җәза

музей – ядкәрбаз

музей – ядкәрханә

мэр – калгай, кала башлыгы, шәһәр башлыгы

мэрия – хакимият

нагайка – нугай камчысы

накипь – юшкын

налог – салым, ясак

нападающий – һөҗүм итүче, ябырылучы, дәрбадар

народ – халык

ностальгия – җирсү. Не надо путать с “җир-су”. Җир – земля, су – вода, родная сторонка. Җирсү – тоска по родине, трагическое чувство, тяга к родине, потерявшего родину человека

народность – халыкча; орава – өер. Үзбаш яши алмаганы “өер–орава” дип атала

нация – милләт

необходимость – зарур, һичшиксез кылынрга тиешле, кирәкле эш

негодник – җан көеге

некролог – мәрсия (әдәби жанр)мәрхүм турында яхшы сүз; эпитафия. Мәрхүмнең кабер ташына язылган олылау сүзләре

нехватка – җитенкерәмәү

нюхать – иснәү, ризыкны иснәп карау

ночлежка – ятакханә, төнкунар

обжора – ашап туймас, гуҗ, бирән зәхмәте кагылган; больной сахарным диабетом

общежитие – ятакханә. Тулай торак – күп гаиләләр яши торган урын

общежитие, ночлежка, дом приезжих – ятакханә

ода – мәдхия, исәннәрне, аларның әсәрләрен мактау; панегирик

обдул – өрде

обдул – алдады, төп башына утыртты, кәкре каенга терәтте

окликнуть – эндәшү, эндәшеп алу, мөрәҗәгать итү, чакырып алу

орава – өер, телен, йолаларын, милләтен оныткан халык өере

основной капитал – сәрмая

оправа (очков) – кыса, күзлек кысасы, тәрәзә-ишек кысасы

организм – әгъзаларны берләштереп торучы (тән) бәдән

остроумный – әзерҗавап; быстрореагирующий на на вопросы

ось – күчәр

отдых и сон в очень короткое время – черем итү

отец – ата, атасы

палица - гөрзи

паникер – котчар (коты очар), артык куркак, җүштан (юешь ыштан), тычкак

папа – баба, сөннәтче баба

пар – бу, кайнар аштан, кайнар чәй өстеннән чыга торган бу

паралич – бунтотас (буыны тотмас), фалиҗ, күтәрәмгә калган

патриот – ватансөяр, ватанпәрвәр, илсөяр, ватаны өчен җан атучы

первая ночь молодожен после бракосочетания – зөфаф кичәсе

переедет – күчәр (күчәчәк)

пережевал его отсутствие - юксынды

переехать – күчеп китү

переехать – тәгәрмәчнең, поездның берәр нәрсә өстеннән чыгуы.

период – чор

пикник – сәйран

пилот – очучы

пирог – бөрәк, бөкмә

пирожки – сумса

пицца – дурычмак, дучмак. Йомырка, ит катнаш бәрәңге боламыгы ягылган таба икмәге

пляж – комлык

план – тәдбир, алдан уйлап гамәл кылу. Фантастические планы (грезы) – хыялән тәдбир

поощрительное жюри – хуплау казыяте

повар – ашчы, бавырчы. Пешекче – ашчының ярдәмчесе, тавык-казны пешекләп, йоннарын йолкып торучы кара эшче

повествование о путешствии – сәяхәтнамә

подарок – бүләк, һәдия, йөлте, күчтәнәч, әҗер

подморозило – катырды, тышта катырган

подморозило – туңдырды

подсознание – зиһентөбе, зиһентүре

подхалим – ялагай, ләббәйкә

покойный – мәрхүм.

полотенце – тастымал, сөлге. Тастымал – ике башы да кызыл чигешле кул сөрткеч, бит сөрткеч. Табак-савыт сөртә торган тастымал да була. Анысы кыска. Сөлге – шул ук озын тастымал, ләкин аның баш-башлары алтын-көмеш ука белән чигелгән була. Әйтик, Казан сөлгесе. Сөлге абруйлы, олы кунакларга гына бирелгән. Шул ук тастымалны керәшеннәр «бистәр», ди. Кытайдагы татарлар тастымалны «алсузма», ди. Табын янына утырганнарның алдына сузып сала тоган тастымал

поносить киемне бераз киеп йөрү

поносить – эч китү

поносить – кеше хурлау

популяр – мәшһүрлек, шөһрәт, атказанган, танылган.

поражение – җиңелү

поражение – авыру йогу. Поражение головного мозга

поражение – карачкыга тидерү

поражение – мәхрүм итү. Поражение в правах

поршень – аталавыч, пешкәк

посадка – очкычның җиргә кунуы; посадка самолета

посадка – агач утырту

посадка - чаукалык. Лесопосадка

порка – чыбык белән суктыру

порка – пороть одежду; чепуху пороть – киемне сүтү, ерткалау

потерял – җуйды, югалтты; акылдан язды, (адашты). юлдан язды

потушить – парлау

потушить – сүндерү

предавние времена – борын-борын заманда

приватизация – хосусилаштыру, үзләштерү

принуждение – дучар итү, мәҗбүрләү, ирексезләү

притворился – салышты; симулянт. сабышты – чиргә сабышты, чиргә дучар булды

приспособляться – яраклашу

президент – балтавар, илбаш

пробка (шешәнеке) – бөке

пробка – тыгылыш; машиналар тыгылышы, бөялеше

проблема – мәсьәлә

пропитаться – туклану

пропитаться – сеңдерү. Насквозь пропиталась

просветить – аң-белем агарту

просветить – яктырту

потеплело – көн сындырды

похоронил – җирләде, гүргә иңдерде, җир куенына тапшырды. Берәү “әнине күмеп килдем әле” дигәч, тәнем чымырдап китте. Әнине җирлиләр, җир куенына тапшыралар. Татар мал үләксәсен яки акчасын гына җиргә күмеп куя.

поченая грамота – мәдехнамә, мактау кыягазы, имтияз, шәрәф язуы

почетный караул – шәрәф каравылы, шәрәфле каравыл

почка – бөер.

почка – бөре.

почувствовал себя ущемленным – кимсенде

продукт – ризык, тәгам, азык, ашамлык, азык-төлек.

просторы – иркенлек, кырлар-тугайлар.

процесс – мәрасим, мәтам мәрасиме – похоронная процессия.

публика тамашачы

путевка – юллама.

путевые очерки – юлъязма.

признак – галәмәт, билге

прокурор – хөкемдарлар хакиме, казыйлар казые.

пропитаться – туену

пропитаться – сеңдерү

просторы – иркенлек; ирек – свобода

процесс – сөреш; процесс мышления – фикер сөреше

притворился – салышты. Сабышты – чиргә сабышты, чиргә дучар булды.

свита – яраннар

сердце – калеб, йөрәк

ситуация – вазгыять, хәлнең торышы, халәт

скотомогильник – үләт базы

солянка – тозлавык; бәйрәм солянкасы – бәйрәм боламыгы

столовая – ашханә, тәгамханә, тамакханә

топить баню – мунча ягу

сунь – сон, тык, “кулын кесәсенә сонды”

топить человека – кешене батыру

тошнит – күңелем болгана, косасым килә

трофея (общее богатсво, приобретенное победителем) – ганимәт. Үлҗә -- приобретенный на войне оружие, личные вещи павшего противника

труп – үләксә, мәет, үлгән кеше, үлгән хайванның (мал) үләксәсе

тушить – парлау

тушить – сүндерү

разноска – газет тарату

разноска –утлы табага бастыру

разорение – кош ояларын туздыру

разорение – бөлгенлеккә төшү. Обанкротиться

разрешить – рөхсәт итү

разрешить – мәсъәләне чишү

разрешить – позволить

разрешить – ярлыкау, гөнаһларны кичерү. Разрешить от грехов.

разрядка – аккумулятора

разрядка – иркенәю, җиңеләю. Разрядка обстановки.

район – төбәк

рак – авыру.

рак – кысла.

рама – кыса; оконная рама – тәрәзә кысасы

рассказ реалистический – хикәя

рассказ с элементами фантастики, притча – мәзәк, хикәят

ревность – көнләү, көнләшү

рюкзак – биштәр

рюмка – чәркә.

родила – бала тапты, бала тудырды түгел Ана телебездә «бала тудырды» гыйбарәсе һич тә кулланылмаган. «Бәбәй алып кайтты, бәбиләде, бала тапты» дип сөйлиләр иде. «Балалады» була алмый. Песи генә балалый. Телебездә «сыер бозаулый, дуңгыз балалый, каз бәпкә чыгара, сарык бәрәнли, ат колынлый, ана кеше бәбәйли». “тудыру” кәлимәсен татар бик сак куллана. Ул «Туган ел, туган як, туган авыл» кебек гыйбарәләрдә генә очрый. Мин «Бала тудыру йорты» дип яздырмас идем, бәлки «Бәбәйләү йорты, бала табу йорты» дип яздырыр идем. Шулай матуррак, шулай нәфисрәк. Ана телебезнең шушы назиклекләрен белмәгән кешенең тел өлкәсендә эшләргә хакы юк!

роман – кыйсса (Йосыф кыйссасы, Әбүгалисина кыйссасы, Кырык вәзир кыйссасы).

сайт – кишәрлек

санак – санаучы, калькулятор

санаторий – шифаханә

сверх сила – кодрәт

свидетель – шаһит; (күреп торучы, шул вакыйгада катнашкан кеше); шәһид – погибший на священной войне. (гаделлек-азатлык, дин өчен көрәштә һәлак булган кеше.)

село – сала; олы авыл

сила – көч



сильный – җегәрле, ун ат җегәрлеге

скелет – сөлдә

слизняк – лайлач

смертник – шәһид

стреляет – мылтыктан ата

стреляет в ухе

с новосельем – өйгез (йортыгыз) котлы булсын

список – исемлек

суд – мәхкәмә; хөкем

судья – хөкемдар, мәхкәмәче

студень – къойка, дерелдәвек, балык къойкасы – заливная рыба

схема – сөлдә; сценарий

обдул – өрде

обдул – алдады, төп башына утыртты, кәкре каенга терәтте

оптом–уптым

отказался (смутился) – тартынды, ул безгә кунакка килегә тартынды. Ул безгә кунакка килүдән баш тартты

остолбенел – шашып калды, тораташ булып калды. Опешил.

ошибки – ялгышлар, «ялгышлыклар» түгел.

самка – теше, ана мал: кәҗә, сарык, дөя, бия; төрекечә – “dişi”.

свадьба – туй, торжественный праздник, ләкин никах туен гына түгел, татарлар бөтен олы бәйрәмнәрне дә туй дип атаган. Никах туе, бәбәй туе, өй туе, Сабан туе, мөшәл туе

свобода (воля) – ирек

сейчас – хәзер. Сүзлекләрдә «хәзер»не «сейчас, теперь» дип тәрҗемә иткәннән соң, «хәзер булу, хәзер тору»– «быть готовым» дип тә өстәгәннәр. Соңгысы телгә буталчыклык кертә. Чөнки «әзер» сүзе – «готовый» дип тәрҗемә ителә. Димәк, «әзер булу, әзер тору, әзерләп кую» дөресрәктер. Әгәр дә без «ул берни эшләмичә, әзергә бәзер рәхәтләнеп ята», дигән җөмләдәге «әзергә» сүзенең башына «х» куйсак, мәгънә югалыр иде. Элеккеге пионерлар ант иткәндә әйтә торган «Һәрвакыт хәзер» гыйбарәсен тәрҗемә итсәк: «всегда сейчас» кебек этбашсыераяк килеп чыгар иде.”Һәрвакыт әзер” – дөресе

секс – сыкыш (төрек телендә кысу, якын килеп кысышу, кочаклашу), сыгыш

скиталец – гарип; ватансыз, ят илдә каңгырып йөрүче. Ватансыз калу – имгәнгән-гарип кеше белән бер саналган

скучать – сагыну. Сагыну – сөекле кешегә, сөекле ватанга тарта торган җирү хисе. Сагыну кайчан да булса бер күрешүгә өмет калдыра. Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсерендә бу ачык чагыла

скучно (в отсутствия кого-либо) – ямансы. Скушно от безделья

слизняк – лайлач

смертник – шәһид

смогу умереть – үлүем бар

снять (головной убор) сал, баш киемңне сал

снимает шкуру – туный. Будет снимать шкуру – тунар. Тунар сүзен төгәл тәрҗемә итәр өчен ни бай урыс теленең дә куәте җитенкерәми. Ана телебездә шушы мәгънәдәге ике сүз бар: тунар, тунаячак. Тунар – якын киләчәк. Тунаячак – ерак, хәтта билгесез киләчәк заман. Туры мәгънәсендә татар бары тик хайванның гына тиресен туный, суелган хайванның тиресен туный. Тере хайванның тиресен тунап булмый. Шулай итеп, «тунар» сүзен менә болай тәрҗемә итәргә туры килә. Тунар – он будет снимать (освеживать) шкуру с зарезанного зверя (коровы, зайца...) Тунарны төгәл тәрҗемә итәр өчен 7 урыс сүзе кирәк булды.

согласованность – (ансамль), ярашу. Ярашу белән яраклашу сүзлектә игезәк буларак бирелгән. Ярашу – ярашып яшәү, бер-береңне аңлап, уңайлы-җайлы, матур, бәхетле яшәү; идиллические отношения в семье. Җить в согласии. Чынлыкта – ярашу ул мәхәббәт, сөю. Яраклашу башка, анысы приспобляться, ягъни син риза булмаган очракта та яраклашып яшәргә мәҗбүрсең.

состоит – гыйбарәт; тору; из скольких частей состоит ваша машина; доклад в чем заключается ваша обязанность; тору

Сезнең вазыйфагыз нидән гыйбарәттер (торадыр)?



Бу җайланма өч өлештән тора (гыйбарәт).

стало жарко – эсселәтте

стрекоза – энә карагы, марҗа көянтәсе. Ни өчен “энә карагы”? Бу матур бөҗәкнең гәүдәсе камыт энәсенә бик охшаш. Борынгы бабабыз камыт энәсе белән камыт тегеп утырганда, ачык тәрәзәдән бер бөҗәк очып керә дә, бабайный энәсен чәлдереп чыгып китә. Ә ни өчен “марҗа көянтәсе”? Борын заман урыслар суны туры көянтә белән ташый торган булалар. Кытай, корея халкы да туры көянтә белән су ташый. Димәк ки, бу сүзнең килеп чыгышы бик борынгы заманнарга барып тоташа.

стреляет – мылтыктан ата

стреляет – в ухе стреляет

строить (дорогу) – салу, юл салу. Баш киемен салу белән бутамаска


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет