Чиктәш һәм вертикаль почмаклар



Дата07.07.2016
өлшемі92.87 Kb.
#182391
Тема: Чиктәш һәм вертикаль почмаклар.

Максат: Чиктәш һәм вертикаль почмакларга билгеләмә бирү, аларның үзлекләрен өйрәнү һәм аларны кулланып мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру, укучыларда мөстәкыйльлек һәм төгәллек тәрбияләү.

Җиһазлау: Таблицалар: “Чиктәш почмаклар”, “Вертикаль почмаклар”, Евклид портреты,

модель “Чиктәш почмаклар”, карточкалар.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру эшләре.

Тактага ике рәсем ясалган.

1 рәсем 2 рәсем




  • Укучылар бу кешеләрнең кайсысы сезгә ошый? Ни өчен?

(Беренчесе чөнки ул елмаеп тора).

  • Әйе, укучылар елмайган кеше һәр кешегә дә ошый, һәрвакыт елмаеп йөрергә кирәк. Елмайган, көлгән кеше сәламәт була. Күңел күтәрелә. Психологлар да ешрак елмаерга киңәш итәләр. Сәнифә Рангулова да:

Уянганда елмай

Көнне башла шулай

Елмай үз-үзеңә

Елмай дус-ишеңә

Елмай, елмай, елмай - дип җырлый бит.

Ешрак елмаегыз укучылар. Елмаеп кына дәресне башлап җибәрик әле.



  1. Белемнәрне актуализацияләү.

1) Монда нинди геометрик фигуралар бар?

2) Нинди почмаклар бар?

3) Почмак дип нәрсә атала? Җәенке? Кысынкы? Туры? Җәелгән?

4) Почмак биссектрисасы дип нәрсә атала?



lll. Яңа дәрес материалын аңлату.

1) Практик эш №1.

АС турысы алырга. А һәм С нокталары арасында О ноктасы алырга. ОВ нуры үткәрергә.



  1. Чиктәш почмакларга билгеләмә бирү.

Бер яклары уртак, ә башка икесе берсе икенчесенең дәвамы булган ике почмак чиктәш почмаклар дип атала.

  1. Бу почмакларның зурлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

<АОВ + <ВОС = <АОС = 1800

  1. Таблицадан чиктәш почмакларны табу.

  2. Дәфтәрләрдә эш: Кысынкы, җәенке һәм туры почмакларга чиктәш почмак төзергә.

  3. Модель ярдәмендә нәтиҗә чыгару.

Туры почмак белән чиктәш почмак – туры;

Җәенке почмак белән чиктәш почмак – кысынкы;

Кысынкы почмак белән чиктәш почмак – җәенке була.



  1. Практик эш №2.

АОВ җәелмәгән почмак сызарга. АО нурының дәвамы булган ОС нуры, ОВ нурының дәвамы булган ОД нурын үткәрергә.

  1. Таблица буенча вертикаль почмакларга билгеләмә бирү.

Бер почмакның яклары икенчесенең дәвамнары булып торс, андый ике почмак вертикаль була.



  1. Вертикаль почмакларның тигезлеге турындагы теореманы таблица буенча исбатлау.


lV. Физкультминут: Күзләр өчен күнегүләр.

1. Таблица буенча телдән мәсьәләләр чишү.





а) б) в)

г) д) е)


2. Мөстәкыйль рәвештә карточкалар буенча 6 мәсьәлә чишәргә.

1) 2) 3)

Бирелә: … - … =30* Бирелә: …=90* +…. Бирелә: …=3…

Табарга: ... Табарга: … Табарга:

4) 5) 6)



Табарга: < АОД . Табарга: < ВОС. Табарга: < FОЕ.




  1. Евклид турында укучы чыгышы.

Без хәзер мәктәптә Евклид хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән геометрияне өйрәнәбез. Евклидка кадәр геометрия тәртипкә китерелмәгән фән буларак яши. Евклид барлык булган ачышларны яңадан эшләп чыга, бик эзлекле һәм бәйләнешле итеп аңлата. Евклид яңа фәнне раслау таләп ителмәгән иң гади мәсьәләләрдән – аксиомалардан башлый. Ә алга таба бу фәннең теоремалары берсе артыннан икенчесе аңлатыла. Һәр теореманы исбатлау алда исбатланган теоремаларга таянып эшләнә. Мондый фәнне өйрәнүе җиңел була. Башка фәннәр кебек үк, геометрия дә өзлексез үсә. Ләкин бик борынгы гасырлардан бирле, геометрик теоремаларның бөек баскычы башланган урыннан, әле һаман борынгы заманның Евклид исемле талантлы галиме күренеп тора.

  1. Мәсьәләләр чишү.

№58 (а), №67.

Vl. Йомгаклау.

1) Нәрсәләр өйрәндек?

2) Мәсьәләләр чишү.
а) Бер яклары уртак булган ике почмакларның суммасы 180 0. Бу почмаклар чиктәш була дип әйтү дөресме?

А В


С
б) Түбәләре уртак булган ике тигез почмак вертикаль була дип әйтү дөресме?

А В


О С

Vll. Өй эше бирү.

22 бит, п 11 укырга, № 58 (б,г)




  1. Таблица буенча, мәсьәләләрнең җаваплары буенча сүз ясарга.




( Евклид сүзе килеп чыга )


Уен рәвешендә үткәрелгән класстан тыш чаралар укучылар күңелендә һәрвакыт рухи канәгатьләнү хисе тудыра. Алар укучыларның бергәләп эшләү, үзара аралашу, ярдәмләшү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерергә, белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә, фәнгә карата кызыксынуларын арттыра.

Математика атналыгында өлкән класслар белән үткәрелгән “Нәрсә, кайда, кайчан?” кичәсенең үрнәген тәкъдим итәм.

Нәрсә, кайда, кайчан?”

(Математик викторина)

Максат: Укучыларның математика фәне белән кызыксынуларын арттыру. Иҗади сәләтләрен үстерү, группалап эшләү күнекмәләрен булдыру, дуслык, иптәшлек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: Секторларга бүленгән түгәрәк, магнитофон, уенга көй, сәгать.

Уенның тәртибе: 5 әр кешелек өч команда төзелә. Һәр команда капитан сайлый. Командалар төрле класслардан төзелергә мөмкин. Командалар тамашачыларга каршы уйный.

Өч өстәл (берсе-уртага) куела. Түрдә алып баручы. Җирәбә буенча катнашучы команданың берсе – лидер өстәленә утыра, калганнары кырыйдагы өстәлләргә утыралар. Лидер өстәлендә бөтерчек.

Ярыш 11 раундтан тора. Һәрбер раундта күп белүчеләргә алдан әзерләп куелган сораулар бирелә. 1 мин уйлаганнан соң команда җавап бирергә тиеш. Уйнаучы командалар белән беррәттән резервтагы командалар да уйлый. Башта уйнаучы команда җавап бирә, аннан соң калган командалар да үз фикерләрен әйтәләр. Аннан соң җавап укыла һәм кемнең җиңүче булуы ачыклана.

Әгәр уйнаучы команда дөрес җавап бирсә, ул команда лидер өстәле артында кала. Җавап бирә алмаса, ул дөрес җавап биргән командага урынын бирергә тиеш. Әгәр өчесе дә дөрес җавап бирмәсә, лидер урынын җирәбә буенча икенче команда ала.

Һәрбер өч раундтан соң пауза. Паузаны алып баручы ясый ала. Аның моны 2 тапкыр эшләргә хокукы бар. Яки ул бөтерчеккә килеп чыгарга мөмкин. Пауза - берәр үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның номеры була.

Ярышта иң беренче булып 6 очко җыйган як җиңүче була.

Соңыннан йомгак ясала һәм уңышлы чыгыш ясаган команда билгеләнә. Ул командага приз һәм киләсе очрашуда катнашырга хокук бирелә.

Музыка яңгырый.

Алып баручы: Хәерле көн укучылар! Сезне күп белүчеләр клубында күрүемә бик шатмын. Коиандаларның залга рәхим итүләрен сорыйм. (Алып баручы катнашучы уенчылар белән таныштыра, алар өстәл артындагы урыннарын алалар).

Алып баручы: Ә хәзер мин сезне уенның тәртибе белән таныштырам. (Уеннның тәртибе белән таныштыра.)

Сектор №1.

Хөрмәтле күп белүчеләр! Бөек галим Николай Иванович Лобачевскийга багышлана.

Игътибар! Сорау!

“Туган-җирем иркә гөлем, диләр. Н.И.Лобачевскийның иркә гөле, ягъни туган җире ничек атала?” (Җавап: 1792 нче елның 20 нче ноябрендә, яңача 1 нче декабрьдә Лобачевскийлар гаиләсендә икенче малай дөньяга килә, Коля Лобачевский. Бу вакытта алар Түбән Новгород шәһәрендә яшиләр).

Сектор №2.

Ул кайларда укыган? Галимнең остазларын әйтегез?

(Җавап: 1802 нче елны Просковья Александровна Лобачевская улларын Казан гимназиясенә укырга бирә. Имтиханда Коля каушый, аны әзерлек классына укырга алалар. Әмма ул дәресләрне тиз үзләштерүе, сәләтле булуы белән башкалардан аерылып тора.

1807 нче елны гимназияне уңышлы тәмамлап (остазы: Нигъмәт Ибраһимов), университетка кабул ителә. Бартельс, Литтрев һәм Броннер кебек профессорлардан белем ала.)

Сектор № 3.

“Во поле береза стояла” дигән рус халык җырын беләсезме икән? Җырның сүзләрен кем язган? Шагыйрьнең Лобачевский белән бәйләнеше булганмы?

(Җавап: Бу җырны Лобачевскийның укытучысы Нигъмәт Ибраһимов язган. Башта ул Мәскәү университетында укыта. Ә соңрак Казанга килә. Лобачевский аны шундук үз итеп өлгерә. “Бу укытучының елмаюы да, сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә ягымлы, аның үзенә генә хас”,-ди. Беренче дәрестә үк Лобачевский шигырь сөйли. “Афәрин, ритмны бик дөрес тоясың, шагыйрь яки математик булырсың, ахрысы”, -ди аңа укытучы. Ибраһимов үзе дә шигырьләрне яхшы тоемлый. Ул вакытта аны “Казанның иң беренче шагыйре” дип йөртәләр.

Нигъмәт Ибрагимов 12 яшьлек Коляга геометрияне үзләштерергә булыша. Лобочевский теоремаларны җиңеп, кыска юл белән исбатларга өйрәнә, кайвакытта үзенең сәләте белән укытучысын да таң калдыра.)

Сектор №4.

Теләсә нинди бер теореманы мөстәкыйль рәвештә (дәреслеккә кермәгән юл белән) исбат итәргә.

Җавап: Теорема: өчпочмакның тышкы почмагы үзенә чиктәш булмаган ике эчке почмакның суммасына тигез.

В Е

. . .

Д


А

С К

Бирелгән: ∆ АВС, < ВСК= тышкы почмак.

Исбатларга: < ВСК=< АВС + < ВАС.

Исбатлау: Өчпочмакның В түбәсе аша, АС ягына параллель итеп, теләсә нинди ДЕ турысы үткәрәбез. < ДСВ = <КСВ, чөнки алар ике параллель турыны (Ас белән ВЕ) өченче туры (ВС) белән кистергәндә барлыкка килгән эчке аркылы ятучы почмаклар, шулай ук < ВАС = < АВД.



<ДВА = < АВС + < ДВС

< ДВС = < ВСК, < ВАС = < АВД, димәк < ВСК = < АВС + < ВАС.

Сектор № 5.

1804 нче елның декабрендә Петербургтан сөенечле хәбәр килә: Казанда университет ачылачак. Ни өчен бу хәбәр сөенечле була?

Җавап: бу вакытта Россиядә нибарысы өч университет булган. Дүртенчесе – Казан университеты.

Сектор №6.

Евклид. Ә кем соң ул? Аның турында нәрсәләр беләсез?

Җавап6 Табигатьтә кайчак шулай була: яз салкын килү сәбәпле, үсемлекләр күтәрелеп китә алмый, ә көннәр җылыткач, котырып үсә башлый. Моннан ике мең ел ярым элек тә шуңа охшаш хәл булган: вулкан атылган сыман, антик өивилизация барлыкка килгән, бөек акыл ияләре калкып чыккан. Алар арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе – геометрия кояшы Евклипд.

Без хәзер мәктәптә Евклипд хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән геометрияне өйрәнәбез. Евклипдка кадәр геометрия тәртипкә китерелмәгән фән буларак яши. Евклипд барлык булган ачышларны яңадан эшләп чыга, бик эзлекле һәм бәйләнешле


итеп аңлата. Евклипд яңа фәнне раслау таләп ителмәгән иң гади мәсьәләләрдән – аксиомалардан башлый. ә алга таба бу фәннең теоремалары берсе артыннан икенчесе аңлатыла. Һәр теореманы исбатлау алда исбатланган теоремаларга таянып эшләнә. Мондый фәнне өйрәнүе җиңел була. башка фәннәр кебек үк, геометрия дә өзлексез үсә. Ләкин бик борынгы гасырлардан бирле, геометрик теоремаларның бөек баскычы башланган урыннан, әле һаман борынгы заманның Евклипд исемле талантлы галиме күренеп тора.

Сектор № 7.

Неевклид геометриясен кем уйлап тапкан?

Җавап: Неевклид геометриясен Н.И.Лобочевский уйлап тапкан. Танылган француз галиме Таннери аны Колумбка тиңли. ә Сильвестр исә “Лобочевский – геометриянең Копернигы” дип бәяли. Лобочевский, казан университетының 50 еллык юбилеена багышлап, үзенең иң соңгы һәм иң зур әсәре “Пангеометрия”не иҗат итә.

Сектор № 8.

Казан университеты ректоры буларак, Н.И.лобочевский зур фәнни китапханә ачтырган. Казан университетын мәшһүр белем учагы иткәннәр.

Сектор № 9

Ибраһим Хәлфин – тел белгече. Лобачевский – математик. ә икесе арасында дуслык җебе булганмы? Сез бу хакта ниләр беләсез?

Җавап6 ничек кенә әле! Лобочевский Ибраһим Хәлфинны якын дусты, сердәше иткән, аларның гаиләләре белән аралашып яшәгән. Бергәләп математика, музыка, әдәбият турында сөйләшкәннәр. хәлфин үзебезнең милли музыка коралларыбызда уйнаган. ә Лобочевский йотылып тыңлаган. Күп вакыт бергәләп ял иткәннәр, балыкка йөргәннәр.

Сектор № 10

Казан университеты фәнни китапханәсе Николай Иванович Лобочевский исемен йөртә. Ни өчен һәм бу исем кайчан бирелгән?

Җавап: Николай Иванович буш вакытын университет китапханәсендә үткәргән. Ректор итеп сайлангач, китапханә белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек туа. Аңа кадәр каталог төзелмәгән була. шуннан файдаланып, Лобочевский Аристотель, Лукреций, Бруно китапларын «үлемнән» саклап кала. Чөнки алар тыелган китаплар исемлегендә булалар. Китапханә өчен өч яруслы китап урыны, уңайлы уку заллары салдыра.

1953 нче елда СССР Министрлар Советы карары белән Казан университеты фәнни китапханәсенә Н.И.Лобочевский исеме бирелә.

Сектор № 11



Н.И.Лобочевский турында татар язучысының романы бар. Роман ничек атала? Язучының исем-фамилиясе ничек?

Җавап: Җ.Тәрҗеманов “Көмеш дага”

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет