Дәүләт имтиханы бирү өчен тестлар 05 нче вариант Эшне башкару өчен күрсәтмә



бет3/3
Дата09.07.2016
өлшемі258.5 Kb.
#187720
1   2   3

1 нче өлеш

А1.Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?

1) көннәр, борынгы, сүзчән, унбер

2) балалар, тукта, җәйге, урманда

3) солы, көзге, гомер, соры

4) төн, утын, кара, сал


А2.«Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз» билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?

1) [а]


2) [ы]

3) [е]


4) [У]
АЗ. ХVII -ХҮШ гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

1) кирилл (рус) язуына

2) рун язуына

3)латин язуына

4) гарәп язуына
А4. Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәтү фразео­логизмына синоним сайлап алыгыз.

1)теле телгә йокмый

2) килмәгән җире юк

3) төпсез чанага утырту

4)тел белән тегермән тарту
А5. Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү...

1) лексикология дип атала

2)лексикография дип атала

3)пиктограмма дип атала

4)морфемика дип атала
А6. Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

1)парлы сүз ясыйлар

2) бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним

3) бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним

4) бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним
А7. ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы бу­енча ясалганнар?

1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән
А8. Акрын рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый?

1) ясалма рәвеш

2) кушма рәвеш

3) тамыр рәвеш

4) парлы рәвеш
А9. Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез.

1) ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерә, бәйләгеч төргә карыйлар

2) ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар
3) бу сүздә сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар

4) сүзнең тамыры - әтием, димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушым­ча - нең кушымчасы гына бар


А10.Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнед төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А.Шамлв)

хикәя фигыль

сыйфат фигыль

боерык фигыль

шарт фигыль
А11. Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төрке­менә караган очракны күрсәтегез.


  1. яхшы укый

  2. яхшы сүз

  3. яхшы кеше

  4. яхшы көн

А12. Шарт-шорт, йалт-йолт, җем-җем сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

аваз ияртемнәре

хәбәрлек сүзләр

кисәкчәләр

бәйлекләр

А13. Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

килеш, тартым, сан

заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык

килеш, сан, дәрәҗә

килеш, тартым, юнәлеш

А14. Тиңдәш кисәкләр арасында ...

тезүле бәйләнеш була

ияртүле бәйләнеш була

хәбәрлекле мөнәсәбәт була

бәйләнеш булмый

А15. Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез: Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр. (Г. Тукай)

сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамлан­маган

Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (006 – 3/6)
А16 . Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. (Г. Әпсәләмов) җөмләсе -

иярченле кушма җөмлә

теркәгечле тезмә кушма җөмлә

тезем


бер составлы исем (атау) җөмлә
А17. Җир өстен болытлы төн каплый. (Г. Ибраһимов) җөмләсендә аерып

бирелгән сүз –

1) хәл

аныклагыч



аергыч

тәмамлык


А18 Җөмләнең төрен билгеләгез: Авыр, юеш көзге көн кичегеп бара, куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. (Г. Ибраһимов)

ике составлы, тулы, җәенке, раслау җөмлә

теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

катнаш кушма җөмлә

иярченле кушма җөмлә

А19 Җөмләдә хәлне табыгыз: Дөнья караңгылык эчендә югала. (Г. Ибраһимов)

дөнья

караңгылык эчендә



эчендә

югала


А20 Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

йымырка, йырак, йытылып

йоморка, йорак, йотолоп

йомырка, ерак, йотылып

емырка, ерак, егылып

А21 Кулъязма сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

аеру билгесе буларак язылган

ике сүзне бергә кушу өчен язылган

[л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган

орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә

А22 Текст эчендә җөмләләр кайсы очракта кызыл юлдан язылалар?

автор үзе теләгән теләсә кайсы очракта кызыл юлдан язарга мөмкин

текст буенча нәтиҗәләр генә кызыл юлдан языла

һәр аерым тема, күренеш, мәсьәләгә караган өзек һәм диалогларда­гы репликалар кызыл юлдан языла

һәрбер баш хәрефкә башланган һәм тәмамланган фикерне белдергән җөмлә кызыл юлдан языла
А23 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә,...

аның алдыннан сызык куела

аның алдыннан ике нокта куела

аның алдыннан өтер куела

аның алдыннан тыныш билгесе куелмый

А24 Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган?

Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

А25 Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Күпләр сөенечтән көләләр < ...> ә кайберәүләр елыйлар иде. (Р. Мостафин)

ике нокта куела

бернинди дә тыныш билгесе куелмый

өтер куела

сызык куела

А26 Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [W] һәм [в] тартык авазлары әйтелеш ягыннан бер-берсеннән аерылалармы?

әйе, аерылалар

юк, аерылмыйлар

кайбер сүзләрдә генә аерылалар

татар телендә [*] авазы юк

А27 Татар әдәби теле өчен сүзләрнең кайсы язылышы норма булып санала?

җийләк, йегет, елдоз

йиләк, җегет, җолдыз

җиләк, егет, йолдыз

йеләк, йегеть, йолдоз

А28 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?



Ирекле сузтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына, фразеологик сүзтезмәгә әйләнә. (Дәреслек)

матур әдәбият телендә

публицистика стилендә

рәсми стильдә

фәнни стильдә

Текстны укыгыз һәмА29 -А30; В1 - В8; С1 биремнәрен үтәгез.

1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортла­ры, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпе­реп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм... туган як.

4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абый­ларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Коя­шы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнур-ның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) «Туган җирем! 9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрами)

А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

фәнни-популяр стиль

матур әдәбият стиле

рәсми стиль

публицистик стиль

АЗО Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1 2) 3 3) 4 4) 6

2 нче өлеш



Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номер­лы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан баш­лап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сузлөр белән языгыз.

В1. 6 нчы җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп языгыз.

В2. 9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне күчереп алыгыз.

В3. 1 нче җөмләдән парлы сүзне күчереп алыгыз.

В4. 3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны күчереп алыгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5.Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6. Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәрти­бендә күрсәтегез.
В7. Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В8.4-9 нчы пунктлардан иярчен вакыт җөмлә кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.



3 нче елеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый?

Сез авторның фикеренә ничек карыйсыз?

Туган як турында язылган нинди әсәрләрне хәтерлисез?

Сезнең өчен туган як нәрсә ул? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагыз­да кулланыгыз

А1 Сөйләмдә тартык авазлар үзара тәэсир итешеп, ике охшаш булмаган аваздан бертөрле яки охшаш авазлар формалаша. Бу күренеш ничек дип атала?

дифтонг


сингармонизм

ассимиляция

диссимиляция

А2 Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

үлчәмле, савытта, юлдаш, кызчык

әнием, түбәнге, китерде, хәзерге

машина, китап, күксу, миңа

уйчанлану, сәламәт, атта, кәгазь

АЗ Хәзерге татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

кирилл язуына

рун язуына

латин язуына

гарәп язуына

А4 Җөмләдә аерып бирелгән сүз кулланылыш сферасы ягыннан кайсы төркемгә керә: Өстәлне төрле-төрле тәкәләр, каймаклар, чәкчәкләр бизи иде. (А. Гыйләҗев)

диалекталь сүз

неологизм

архаизм

4) бу сүзнең лексик мәгънәсе юк



А5 Фразеологик берәмлекне күрсәтегез.

телсез (теле төшкән) сәгать

телсез гармун

телсез калу

телсез кеше

А6 Кайсы төркемдә синонимнар бирелгән?

табу, эзләү

азатлык, бәйлелек

качу, яшеренү

киенү, чишенү

А7 Чынбарлыктагы сүзенең нигезен билгеләгез.

чын-


чынбар-

чынбарлык-

чынбарлыкта-

А8 Түбәндә бирелгән кайсы мисал тезмә сүз булып тора?

кура җиләге

әтиле-әниле

сату-алу

алган көн


Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (007 – 2/5)
А9 Ямьле, комлык, эшлә, озынча сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

сүзләрне кушу юлы белән

сүзләрне кыскарту юлы белән

сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А10 Фигыль сүз төркеменнән булган сүзләр кайсы төркемдә бирелгән?

барлык, үз, нәрсә, кем

сабак, ут, пыяла, кабак

ихтыярсыз, шәһри, көнүзәк, үксез

бару, төрелү, язу, кабатлау

А11 Түбәндә бирелгән сүзтезмаләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төрке­менә караган очракны күрсәтегез.

яхшы укый

яхшы йөзә

яхшы сөйли

яхшы кеше
А12 Җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез: Аяк­тан егарлык көче бармы аның? (Г. Афзал)

хикәя фигыль

сыйфат фигыль

боерык фигыль

шарт фигыль

А13 Их, бит, ич, да-дә сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

аваз ияртемнәре

хәбәрлек сүзләр

кисәкчәләр

бәйлекләр

А14 Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора: Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. (Ә. Еники)

ия

аергыч



хәл

4) туры тәмамлык

А15 Җөмләнең төрен билгеләгез: Нәби авылда, үз постында кала, чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. (Ф. Миңнуллин)

ике составлы тулы җәенке раслау җөмлә

теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

катнаш кушма җөмлә

иярченле кушма җөмлә

Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (007 – 3/5)


А16 Бу ел апрель салкын килде (Г. Ибраһимов) җөмләсе -

иярченле кушма җөмлә

ике составлы гади җөмлә

бер составлы фигыль җөмлә

бер составлы исем (атау) җөмлә

А17 Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез: Урам­дагы алмагачлар ап-ак чәчәкләргә күмелделәр. (Ш. Бикчурин)

сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А18 Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?

Алар алтынчы классны тәмамлыйлар иде.

Сөйләгән сүзеннән туктап, миңа карады.

Кагылдың исә, кыргый киек кебек, чәбәкләнергә тора.

Төшкә таба яңгыр тынды, томан күтәрелә башлады.

А19 Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне күрсәтегез: Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. (Ә. Еники)

яңа, сәер, кызыклы

өчен, биредә, нәрсә

кызыклы иде

тиңдәш кисәкләр кулланылмаган

А20 Төн...боек сүзендә нинди хәреф языла?

ь билгесе языла

ъ билгесе языла

бер хәреф тә язылмый

бу сүз аерым языла

А21 Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

торыф, кедыр, бигерәк, ичтимагый

торф, кедр, бигрәк, иҗтимагый

торфы, кедыр, бигэрәк, ижтимаги

дөрес язылыш бирелмәгән

А22 Кайсы очракта нокталар урынына ә хәрефе языла?

к...нәгать

г...зета

с.гать


фәк...ть

А23 Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый

җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела



Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (007 – 4/5)
А24 Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш:

Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар <... > һәммәсе яшә­реп утыралар. (Г. Ибраһимов)

ике нокта куела

бернинди дә тыныш билгесе куелмый

өтер куела

сызык куела

А25 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе - ...

өтер куелырга мөмкин

сызык куелырга мөмкин

ике нокта куелырга мөмкин

нокталы өтер куелырга мөмкин

А26 Кире сүз тәртибе булган җөмләне табыгыз.

Тау җәйләвенә күчүебезгә дә өч-дүрт көн булды инде.

Чынлап та шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

Ул әкрен генә атка менеп атланды.

Белмим, күргән-белгән кешем түгел.

А27 Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?

баргыл

бармаем


бармыш

барды


А28 Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [къ] һәм [к] тартык авазлары әйтелеш ягыннан бер-берсеннән аерылалармы?

әйе, аерылалар

юк, аерылмыйлар

кайбер сүзләрдә генә аерылалар

татар телендә [къ] авазы юк

Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен үтәгез.

1) Габделнур тартынып кына әнисен кочаклагандай итте. 2) Кайбер халыкларда кабул ителгәнчә үбешүне әйткән дә юк, хәтта кочаклавы да аркасыннан кагу гына иде. 3) Кечкенәдән үк төчеләнүгә өйрәнмәгән, күнекмәгән бала да, аларны тәрбия кылган ана да бе­ренче карашка салкынча, корырак исәнләштеләр кебек тоелырга мөмкин иде. 4) Ләкин ананың мөлдерәмә яшь тулы күз карашы, улы­ның зур кулын үзенең кечкенә учларына алып каты итеп кысуында, аны сыпырып-сыйпап торуында шулкадәр наз, җылылык, көчле са­гыну ярылып ята иде. 5) Артык сүз, артык хәрәкәт һич кирәк түгел иде бу минутларда ана белән баланың якынлыгын аңлатырга. 6) - Әни, исән-сау торасызмы? 7) Гөлзифа түти күз яшьләрен алъяп­кыч итәге белән сөртте, сулу алды. 8) Шуннан соң гына улына җава­бын кайтарды. (Р. Кәрами)



А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

фәнни-популяр стиль

матур әдәбият стиле
Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (007 – 5/5)
рәсми стиль

публицистик стиль

АЗО Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1)1 2)3 3)5 4)8

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номер­лы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан баш­лап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аеры­ла. Җавапларны язганда буш шакмаклар

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 3 нче җөмләдән ирен охшашлануы (ассимиляциясе) булган сүзне күчереп алыгыз.



калдырырга ярамый.
В2 Рус теле аша Европадан кергән алынма сүзне күчереп языгыз.

В3 4 нче җөмләдән кушма сүзне күчереп алыгыз.

В4. Якынлыгын сүзенең килешен языгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5 1-3 нче җөмләләрдән синонимнар кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6 Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7 5-8 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез.



В8 Сорау җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Татар халкына хас гадәтләрдән тагын ниндил-әрне әйтер идегез? Автор нинди хисләрне тасвирлый?ана белән бала мәхәббәтен тасвирлаган нинди әсәрләр беләсез? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет