А
А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?
1)тарлавык, чәчәк, эз, бөтен
2)хезмәт, сөекле, абый, ягымлы
3)сабыр, ябалак, тәэсир, тиен
4)нур, тамчы, елан, җиләк
А2. у сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез.
1) нечкә, иренләшкән озын сузык аваз
2) калын, иренләшмәгән кыска сузык аваз
3) югары күтәрелешле, иренләшкән арткы рәт сузыгы
4) нечкә иренләшкән кыска сузык аваз
А3. и авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.
1) тел уртасы, яңгырау
2) сонор, ярымйомык, яңгырау, увуляр аваз, саңгырау пары юк, борын авазы
3) бугаз авазы, яңгырау
4)тел арты, саңгырау
А4. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
I) караңгы, әнкәй, алдынгы
2) әлеге, тигез, җан
3) фанилык, календарь, зәңгәрсу
4) бураннар, урманнан, көннәр
А5. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?
-
гарәп - латин - кирилл – латин
-
рун - гарәп - латин - уйгыр - кирилл
-
рун - уйгыр - гарәп - латин - кирилл
-
уйгыр - гарәп - рун - кирилл
А6. ъ билгесе кайсы очракта аеру вазифасын башкара?
-
кулъяулык
-
игътибар
-
мәгънә
-
ягъни
А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.
-
шә-һәр-неке, ел-ма-ю, аюдай, әрә-мә
-
шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, әрә-мә
-
шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, ә-рә-мә
-
шәһәр-не-ке, е-лма-ю, аюдай, әрә-мә
А8. Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөм ләсеңдә бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.
1)уртаклык исем, иялек килешендә 1 нче зат берлек сандагы
тартым белән төрләнгән
-
өлкән яшьтәге ир кеше
-
җөмләдә тәмамлык булып килә
-
тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?
Кояш, нәкъ аңа карап, алтын нурларын коя (Ф. Сафин)
-
кояш
-
нурларын
3)коя
4) аңа
А10. Түбәндәге мисаллардан антонимнар бирелгән рәтне күрсәтегез.
-
алгарыш, прогресс
-
азатлык, бәйлелек
3)көч, җегәр
4)авызга су кабу, дәшмәү
А11.Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.
1) бала уенчыгы,урманга бару, алтын беләзек
2)Күгәрчен күзе, үги ана яфрагы, бәбкә үләне
3) авызга су кабу, сүзсез калу, җир җимертү
4) аллы-артлы, иртә-кичен, керделе-чыктылы
А12 Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?
1) Язма (яз-)
2) яшьлек (яшь-)
3) тәмсезләнү (тәмсез-)
4) борылмалы (бор-)
А13. Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелгән?
1)дәш, -лык, -лек, -чы, -че
2) ның, -нең, -да, -дә -ым, -ем
3) ган, -гән, -ды, -де, -ыр, -ер
4)-у -ү, -ырга, -ергә, -гач, -гәч
А14. Балакай, бәләкәй, дәү, тау, хикәят, әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?
1) сүзләрне кушу юлы белән
2) сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы белән
3) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән
4) сүзләрнең аваз составын үзгәртү юлы белән
А16. Болынлыкка сүзенең мәгънәви кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез.
-
болын-лы-к-ка
-
бо-лын-лык-ка
-
)болын-лык-ка
4) бол-ын-лык-ка
А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез.
Предметны белдереп, кем? нәрсә?ни? сорауларының берсенә җава, биргән суз төркеме....
-
рәвеш дип атала
-
исем дип атала
-
фигыль дип атала
-
алмашлык дип атала
А17. Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен дөрес бил геләгез: Аның әрнүдән йокылары кача иде (Г. Ибраһимов)
-
баш килештә
-
юнәлеш килешендә
-
төшем килешендә
-
иялек килешендә
А18. Микъдар саныннан тәртип санын ясый торган кушымчаларны күрсәтегез.
-
-ар, -әр
-
кушымчалар ярдәмендә ясалмыйлар
-
-нчы, -нче, -ынчы, -енче
-
-лап, -ләп
А19. Җем-җем, кәк-күк, һау-һау сүзләре..,
-
аваз ияртемнәре
-
ымлыклар
-
кисәкчәләр
-
бәйлекләр
А20. Ни, ничек, нәрсә, нигә алмашльнларышң төркемчәсен күрсәтегез.
-
билгесезлек алмашлыклары
-
зат алмашлыклары
-
билгеләү алмашлыклары
-
сорау алмашлыклары
А21. кичкә килү сүзтезмәсенең төрен билгеләгез.
-
Исем сүзтезмә
-
фигыль сүзтезмә
-
рәвеш сүзтезмә
-
сыйфат сүзтезмә
А22. Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез.
Җомга намазы алды икән. (М. Мәһдиев)
1) тйгылы җөмлә
2) өндөү җөмлә
3) хикәя җөмлә
4) сорау җөмлә
А23. Күңел тоя: миңа терәк булып,
Бөек халкым тора артымда. (МҖәлил) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.
I) көттерү интонациясе
2) мөнәсәбәтле сүз
3) янәшә тору
4) кискен каршы кую интонациясе
А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.
Зөһрә, эш сәгате беткәнне көтмичә, өйләренә кайтып китте.Н. Фәттах)
-
иярчен хәбәр җөмлә
-
иярчен вакыт җөмлә
-
иярчен ия җөмлә
4) иярчен рәвеш җөмлә
А25. Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмеңдә бәйләнә?
1) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ки ияртүче теркәгече, көттерү интонациясе ярдәмендә
-
мөнәсәбәтле сүзләр, иялек килеше ярдәмендә
-
мөнәсәбәтле сүзләр, әйтерсең, диярсең теркәгеч сүзләре ярдәмендә
-
барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала.
Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз.
4 нче вариант
1 нче өлеш
А1 Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? 1)кул, әкият, мохит, яхшы 2) кыз, тарихчы, чылбыр, адрес 3)мәсьәлә,татар, тирә, ел 4) утсыз, кунак, яшел, егетләр
А2. Әлеге билгеләмә кайсы тартык авазга туры килә?
Сонор,өрелмәле, яңгырау, тел уртасы авазы, саңгырау пары юк.
1)[ л]
2) [й]
3)[р]
4)[w]
А3. [з]авазьна туры килгән билгеләмәне табыгыз.
1) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, кыска, алгы рәт сузыгы 2) калын, иренләшкән, кыска сузык аваз 3) калын, иренләшмәгән, кыска сузык аваз 4) нечкә, иренләшмәгән озын сузык аваз
А4 Ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез.
I) колын, болыт, төлке
2) сабан, урман, карау
3) риза, машина, аръяк
4) болынлык, утын
А5. Татар язуы нинди принципка нигезләнгән?
1) фонетик принципка
2) морфологик принципка
3) сүз ясалыш принцибына
4) тарихи-традицион принципка
А6. ъ билгесе кайсы очракта авазның калынлыгын күрсәтү максатыннан кулланыла?
-
съезд
-
мәгълүм
-
коръән
-
аръяк
А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.
-
ку-лың-ны, я-ра-ту, а-ра-сын-да, баш-ак
-
кул-ың-ны, ярат-у, ара-сын-да, ба-шак
-
ку-лың-ны, яра-ту, ара-сын-да, ба-шак
-
ку-лың-ны, яра-ту, а-ра-сын-да, ба-шак
А8. Авылдашлардан күп сәлам алып килдем җөмләсендә авылдаш лардан сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.
-
исем сүз төркеменә карый; күплек санда, чыгыш килешендә
-
бер авылдан булган кешеләрне атый
3)тамыр, сүз ясагыч, модаль һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз
4) җөмләдә тәмамлык булып килә
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган.?
Шул яктылык сеңә башлый сүзләргә, аларның да җылылыгын үзгәртә(Р.Харис)
-
сүзләргә
-
сеңә башлый
-
яктылык
-
аларның
А10. Булган, уңган, алтын куллы, кулы кулга йокмый синонимик рәтендә төп сүз кайсы булыр?
-
булган
-
алтын куллы
-
уңган
-
кулы кулга йокмый
А11. Тотрыклы әйтелмә кайсы рәттә бирелгән?
1) ак чәчәк
2)кот очу
3) мәктәпкә бару
4)җиләк җыю
А12. Кайсы рәттә сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән?
-
хаклык (хак-)
-
тиңләү (тиң-)
3) юлдашлар (юлдаш-)
4) җирле (җир-)
А13. Бәйләгеч кушымчаларны күрсәтегез:
1) -ыр, -ер, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -эчәк
2) -чы, -че, -гы, -ге, -лык, -лек, -ла, -лә
3) -ның, -нең, -га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә
4) -ча, чә, -дай, -дәй, -лай, -ләй
А14. Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?
1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән
2) сүзләрне кушу юлы белән
3)сүзләрне кыскарту юлы белән
4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән.
А15. Сабакташымның сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез.
саб-ак-таш-ымның
сабак-та-ш-ым-ның
са-бак-таш-ы-м-ның
сабак-таш-ым-ның
А16. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез.
Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек суз төркеме...
бәйлек дип атала
теркәгеч дип атала
кисәкчә дип атала
хәбәрлек сүз дип атала
А17. Җөмләдә калын белән бирелгән фигыльнең юнәлешен дө~ билгеләгез.
Күктә йөзләгән йолдызлар күз кысыша.
төп юнәлтә
төшем юнәлешендә
уртаклык юнәлешендә
кайтым юнәлешендә
А18. Исем сүз төркеменә хас төрләнеш кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?
сан, тартым, килеш
килеш, зат, сан, юнәлеш
килеш, сан, дәрәҗә
килеш, тартым, юнәлеш
А19. Белән, кебек, өчен сүзләре...
аваз ияртемнәре
хәбәрлек сүзләр
кисәкчәләр 4)бәйлекләр
А20. Һичкем, беркайчан, һичнәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез.
сорау алмашлыклары
юклык алмашлыклары
билгесезлек алмашлыклары
4)күрсәтү алмашлыклары
А 21. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы фигыль сүзтезмә?
1) тиз арада
2) укудан соң
3) урамга карау
4) эчелгән чәй
А22. Җөмләдәге аергычны табыгыз.
Аяк астында чайкалган фонарь яктысына карап, мин, ашыга-ашыга, мәчеткә таба киттем.
1) аяк астында
2) чайкалган
3) мин
4) ашыга-ашыга
А23. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Бар белгәне шул булды: байны баетты, ярлыны онытты. (Г. Ибрһимов)
1)күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
2)күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
3) катнаш кушма җөмлә
4) иярченле кушма җөмла
А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.
Аңлашылды: һөҗүмгә әзерләнәләр икән. (Г. Ибраһимов)
1) и ярчен урын җөмлә
2) иярчен ия җөмлә
3)иярчен сәбәп җөмлә
4) иярчен вакыт җөмлә
А25. Сүзне алардан башларга кирәк булгандыр миңа җөмләсе....(Р.Төхвәтуллин)
ким җөмлә булып килә
билгеле үтәүчеле җөмлә
билгесез үтәүчеле җөмлә
гомуми үтәүчеле
А26. Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы очракта дөрес күрсәтелгән?
Ә яшьлек ул( )юл дигән сүз. (Г. Әпсәләмов)
ике нокта куела
тыныш билгесе куелмый
өтер тыныш билгесе куела
4)ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр арасына сызык куела
А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез?
Самолет гүләвен ишетү белән (1)эт (2) артына карый-карый (3) алдан чаба (4) ә малай алпан-тилпән аның артыннан йөгерә. (И. Гази)
(1) өтер, (2) өтер, (3) ике нокта, (4) өтер
(1) ике нокта, (2) өтер, (3) сызык, (4) өтер
(1) өтер, (2)өтер, (3) өтер, (4) өтер
(1) ике нокта, (2) сызык, (3) сызык, (4) өтер
А28. Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?
Берәр кеше килгәнне күрсә (1) яки (2) арт капка ягыннан аяк тавышлары ишетелсә(З) ул тиз генә Хәлимнәргә хәбәр итәргә тиеш иде (Г. Гобәй)
1,2
1, 2, 3
1,3
4)3
А29. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне күрсәтегез.
төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек
төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану
төгәллек, әдәбилек, фәннилек
төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану
А30. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?
Биредә төп ике юл булырга мөмкин: сүзне шушы телдә аңлату һәм сүзне башка телгә тәрҗемә итү.
1) матур әдәбият стилендә
2) публицистика стилендә
3) рәсми стильдә
4)фәнни стильдә
В
1) Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. 2)Кояш чыккан вакыт. 3) Мәһабәт төз наратларның очлары, җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... 4) Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышьп, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр... 5) Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. 6) Үлән эченнән узсаң, шундук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. 7) Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була.8) Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да сарамастан, тән - ниндидер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя. (Ә. Еники)
2нче өлеш
В
В1. 3нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзне күчереп алыгыз.
В2.7 нче җөмләдәге исле пары сүзтезмәсенең төрен билгеләгез.
В3. 7 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
В4.1 - 5 нче җөмләләрдән уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне табып, җөмләнең санын күрсәтегез.
В5.1 - 4 нче җөмләләрдән парлы сүзләр булган җөмлә саннарын күрсәтегез.
В6 6-8 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне табып, җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.
В7. 6 нчы җөмләнең төрен билгеләгез.
В8.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләнең санын
күрсәтегез.
3 нче өлеш
■
С
С1. Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз.
Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Сезнең текстта сурәтләнгән вакытны күргәнегез бармы? Тәэсирләрегез нинди?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.
АI. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?
1) Ягымлы, иҗади, күпкырлы, бәхетле
2) изге, ихтирамлы, имин, күңелсез
3) суыткыч, мавыгучан, намус, юлчы
4) куян, әрлән, саескан, керпе
А2. Әлеге билгеләмәгә кайсы тартык аваз туры килә?
ШАулы, йомык, саңгырау, арткы аңкау авазы, [г] авазының саңгырау пары
1) [С]
2) [ң]
3) [к]
4) [п]
А3. Кайсы сүздәге басым дөрес күрсәтелгән?
1) язгансың (3 нче иҗектә)
2) урманчы (3 нче иҗектә)
3) барлык (2 нче иҗектә)
4) бармагыз (2 нче иҗектә)
А3. Кайсы сүздәге басым дөрес күрсәтелгән?
1) язгансың (3 нче иҗектә)
2) урманчы (3 нче иҗектә)
3) барлык (2 нче иҗектә)
4) бармагыз (2 нче иҗектә)
А5.Татарларда хәзер нинди язу төре кулланыла?
1)рәсем язуы
2) аваз язуы
3)хәреф язуы
4)әйбер язуы
А4 Тартыклар ассимиляциясе (охшашлануы) булган очракны күрсәтегез.
-
өстөл, китап, урындык
-
күзле, тозлырак, сүздәге
-
караңгы, әнкәй, төнге
А6. Дөрес язылышны күрсәтегез. кит...ргә, яз...рга
китергә, язырга
китәргә язаргА
китәргә язырга
китергә, язарга
А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.
мор-фо-логия, ашъ-яу-лык, сар-га-ю, ты-ныч-сыз
мор-фо-логия, ашъ-яу-лык, сар-гаю, ты-ныч-сыз
мор-фо-ло-ги-я, ашъ-яу-лык, сар-га-ю, ты-ныч-сыз
дөрес җавап бирелмәгән
А8. Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөмләсе бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.
исем сүз төркеменә карый; берлек санда, иялек килешендә
өлкән яшьтәге ир кеше
тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз
җөмләдә тәмамлык булып килә
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган?
Бичара хатын, узен аклап, нидер әйтте. (Ф.Яруллин)
үзен
хатын
әйтте
аклап
А10. Матурлык, кот, нур, ямь, күркәмлек синонимик рәтендәге төп (доминанта) сүзне табыгыз.
ямь
күркәмлек
)нур
матурлык
А11. Кайсы рәттә тотрыклы әйтелмә бирелә?
1) йөрөк үкчәгә төшү, җиңел кулдан, рух төшү
2) ак яулык, басуда йөрү, әни сүзләре
3) коры җир, сәламәтлеге начар, тәртибен тикшерү
4) җир асты, су сибү, бакчада утыру
А12. Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?
1) кояшлы (кояш-)
2) артында (арт-) . -
3) урманчының (урманчы-)
4) җирдәш (җир-)
А13. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны күрсәтегез.
1) -ыр, -ер, -ган, -гән, -ты, -те, -а, -ә
2)-даш, -дәш, -гы, -ге, -лык, -лек, -ла, -лә
3) -ның, -нең, -га, -гә, -ны, -не, -дан, -дән, -да, -дә
4)-ым, -ем, -лар, -ләр, -быз, -без
А14. Ясалма сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз.
1)яшьлек, капчык, кибетче
2) ишанда, минем, күбәйт
3) сатучыда, чәчү, барлык
4)яшел, төркемне, тимер
А15. Илһамландыру сүзенең мәгънәви кисәкләргә дөрес бүленешен Ьүрслтегез.
илһам-лан-дыр-у
ил-һам-лан-ды-ру
илһам-ла-н-ды-ру
4) илһам-лан-дыру
А16. Беренче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз.
барганнар
дустымны
китмәссең
моның
А17. Киләчәк заман сыйфат фигыльне табыгыз.
укылган китап
язгач бирәчәк
тыңлап эшләр
әйтәсе сүз
А18. Җөмләдәге санның төркемчәсен билгеләгез.
Мәйданга меңләп халык җыелган иде.
микъдар саны
җыю саны
бүлем саны
чама саны
А19. Ярый сүзе нинди сүз төркеменә карый?
ымлык
фигыль
сан
хәбәрлек сүз
А20. Кемдер, нәрсәдер, әллә ни алмашлыкларыныц төркемчәсе күрсәтегез.
сорау алмашлыклары
юклык алмашлыклары
билгесезлек алмашлыклары
күрсәтү алмашлыклары
А21. Мәктәпкә кадәр бару сүзтезмәсенең төрен билгеләгез.
фигыль сүзтезмә
сыйфат сүзтезмә
исем сүзтезмә
рәвеш сүзтезмә
А22. Әнинең шулкадәр исе китеп гаҗәпләнүе йокымнан айнытып җибәрде җөмләсендә калын белән бирелгән сүз җөмләнең кайсы кисәге
1)аергыч
2) аныклагыч
3) тәмамлык
4) хәл
А23. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бйастырырга кереште (М.Х.)
гади җөмлә;
иярченле кушма җөмлә;
тезмә кушма җөмлә;
катлаулы кушма җөмла
А24. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.
Тракктор аударган тугызынчы өй аныкы иде. (АТыйләҗев)
иярчен урын җөмлә 2) иярчен ия җөмлә 3) иярчен сәбәп җөмлә 4) иярчен аергыч җөмлә
А25. Исәнбикәгә юл тоттык җөмләсе нинди җөмлә булып килә?
1) җыйнак
2) җәенке
3) җөмлә түгел
4) дөрес җавап бирелмәгән
А26. Җөмлә эчеңдә нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?
Тарихта янә мәгълүм булганы шул ( ) Хазарстан каханлыгында диннәрне тыю кебек яман чаралар үткәрелмәгән (М.Хәбибуллин)
өтер
сызык
ике нокта
тыныш билгесе кирәк түгел
А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез.
Гаҗәбе шул булды (1) Фәхри (2) узе белдермәсе дә (3) эчтән бик каушаган иде.
(Г. Ибраһимов)
(1) өтер, (2) өтер, (3) ике нокта
(1) ике нокта, (2) өтер, (3) сызык
(1) өтер, (2) өтер, (3) өтер
(1) ике нокта, (2) өтер, (3) өтер
А28. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар да күрсәтелгән ?
Горуры каты(1) беләге таза булмаса (2) аның рухы күптән сынып (. җиргә төшкән (4) тапталган (5) булыр иде. (X. Сарьян)
1)1,2
1, 2, 3,4
1, 3, 4
2,3
А29. Фәнни стиль дип, ...
1) юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, белдерүләр языла торган стильгә әйтәләр
кешеләрнең көндәлек аралашу сөйләменә әйтәләр
әдәби телнең нигезен тәшкил иткән стильгә әйтәләр
гыйльми мәкаләләр һәм китаплар, дәреслекләр языла торган стильгә әйтәләр
АЗО. Хазар бие бу хакта иң соңгы белде (М.Хәбибуллин) җөмләсендәге би сүзе нинди берәмлек?нинди берәмлек?
1) тарихи сүз
2)архаизм
неологизм
диалекталь сүз
В
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
1)Менә яз килде. 2) Дәртле кояш кытыклап уяткандай, табигать тирләп, көлеп күзен ачты. 3) Бөтен җан ияләрендә эшлеклехәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. 4) Җир өсте көңнән-көн үсә, куера башлаган яшел үлән белән түшәлде һәм кояшка карап күзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәлде. 5) Улчәчәкләргә билен буган, аякларына сары итекләр кигән яшь кияүләр төсле, уңган чая бал кортлары килеп кундылар... 6) Ак, сарыкызыл - чуар, сары, купшы күбәләкләр чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар. 7) Сылу сыерчыклар, назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр туйга чакырылган җырчылар кебек, су буендагы куе тирәкләрдә туктаусыз сайрап торалар. 8) Җитез сабан тургайлары, такмаклап биюче егетләр сыман нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый, сызгыра-сызгыра җипенәләр. (Ә.Еники).
2 кисәк
В
В1. 7нче җөмләдән синоним сүзләрне язып алыгыз.
В2. 1-3 иче җөмләләрдән парлы сүзне табып, язып языгыз.
В3.Җилпенәләр фигыленең юнәлешен күрсәтегез.
В4. 1-6 ичы җөмләләрдән алдагы җөмләгә күрсәтү алмашлыгы ярдәмендә ялганган җөмләнең санын күрсәтегез.
В5. 6-8 иче җөмләләрдән тезмә сүз булган җөмләне табып,санын күрсәтегез.
В6. Тезүче теркәгеч кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В7.1-4 нче җөмләләрдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүз булган җөмләне табып, санын күрсәтегез.
В8.1-4нче җөмләләрдән иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләне табып, санын күрсәтегез.
С
С1.Текстка таянып,150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз. Текст нәрсә турында? авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Яз сезнең күңелдә нинди хисләр уята? Язгы табигатьне тасвирлагыз. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларыннан кайберләрен язмагызда кулланыгыз.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Апас районы Борнаш урта мәктәбе
Бердәм дәүләт имтиханы, 2008 ел ТАТАР ТЕЛЕ ,11 сыйныф (006 – 1/6)
Достарыңызбен бөлісу: |