Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


إِنَّ الْمَوْتَ فَزَعٌ فَإِذَا رَاَيْتُمُ الْجَنَازَةَ فَقُومُوا



бет17/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

.إِنَّ الْمَوْتَ فَزَعٌ فَإِذَا رَاَيْتُمُ الْجَنَازَةَ فَقُومُوا .


«Үлем кешене куркыта торган нәрсә, әгәр яныгыздан мәет кү-тәреп барганнарын күрсәгез, басып озатып калыгыз».

.يُؤْتَى بِالْمَوْتِ كَهَيْئَةِ كَبْشٍ أَمْلَحَ فَيُنَادِي مُنَادٍ يَا أَهْلَ الْجَنَّةِ، فَيَشْرَئِبُّونَ وَ يَنْظُرُونَ فَيَقُولُ هَلْ تَعْرِفُونَ هَذَا؟ فَيَقُولُونَ: نَعَمْ هَذَا الْمَوْتُ، وَ كُلُّهُمْ قَدْ رَآهُ، ثُمَّ يُنَادِي يَا أَهْلَ النَّارِ، فَيَشْرَئِبُّونَ وَ يَنْظُرُونَ، فَيَقُولُ هَلْ تَعْرِفُونَ هَذَا؟ فَيَقُولُونَ نَعَمْ هَذَا الْمَوْتُ، وَ كُلُّهُمْ قَدْ رَآهْ فَيُذْبَحُ ثُثمَّ يَقُولُ: يَا أَهْلَ الْجَنَّةِ خُلُودٌ فَلاَ مَوْتَ، وَ يَا أَهْلَ النَّارِ خُلُودٌ فَلاَ مَوْتَ. .

«Кыямәттә аклы-каралы сарык сурәтендә үлемне китерәчәк-ләр һәм бер кычкыручы кычкырыр: «Әй, җәннәт әһелләре!» Алар сузылып-сузылып карарлар. Кычкыручы: «Моны таныйсызмы?» – дип сорар. Җәннәт әһелләре: «Әйе», – дип җавап бирерләр. Шун-нан соң җәһәннәм әһелләренә дә шулай эндәшер, алар да үлемне танырлар. Шуннан соң бөтенесе алдында үлемне суярлар. Кыч-кыручы әйтер: «Әй, җәннәт әһелләре, хәзер инде үлем юк, җән-нәттә мәңге калачаксыз. Әй, җәһәннәм әһелләре, хәзер инде үлем юк, монда мәңге калачаксыз».

Шушы сүзләрдән соң җәннәт әһелләренең шатлыклары бер-мәбер артыр. Ә җәһәннәм әһелләренең кайгыларының чиге бул-мас. Чөнки, алар хәзер газаптан үлеп котыла алмыйлар, үләргә бик теләрләр иде дә бит, үлем күз алларында бугазланды шул.


Кабер
.لَأَنْ يَجْلِسَ أَحَدُكُمْ عَلَى جَمْرَةٍ فَتُحْرِقَ ثِيَابُهُ

فَتَخْلُصَ إِلَى جِلْدِهِ خَيْرٌ لَهُ مِنْ أَنْ يَجْلِسَ عَلَى قَبْرٍ .

«Берәүнең утлы күмер өстенә утырып, киеме тәненә җиткән-че януы, аның кабер өстенә утыруыннан артыграк».

.نَهَى عَنِ الصَّلاَةِ إِلىَ الْقُبُورِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм каберләр өстендә намаз укудан тыйган».

Чөнки, намаз эчендә Коръән сүрәләре укыла, ә Коръән кабер өстендә укылмый. Бу эш потка табыну хөкемендә була. Каберләргә бары тик уйланып гыйбрәтләнү өчен генә барыла.

.نَهَى أَنْ يُقْعَدَ عَلَى الْقَبْرِ وَ أَنْ يَجُصَّصَ أَوْ يُبْنَى عَلَيْهِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм кабер өстенә утырудан, каберне ташлар белән бизәкләүдән һәм кабер өстенә нәрсә булса да кору-дан тыйган».

.نَهَى عَنْ أَنْ يُكْتَبَ عَلَى الْقَبْرِ شَيْئٌ .

«Рәсүлебез кабер тактасына яки ташына берәр нәрсә язып куюдан тыйган».

Имам Әгъзам: «Мәетнең исемен, атасының исемен һәм үлгән елын, аен язу дөрес», – дигән.

.لاَ عَقْرَ فِي الْإِسْلاَمِ .

«Ислам шәригатендә каберлек өсләрендә корбан чалулар юк».

.زُورُوا الْقُبُورَ فَإِنَّهَا تُذَكِّرُكُمُ الْآخِرَةَ .

«Каберләрне зиярат итегез, ул сезгә ахирәтне исегезгә төше-рер».

Ахирәтне, үлемне искә төшерү холыкларыгыз төзәлүгә сәбәп булыр. Каберләрне зиярат итүдә бик зур хикмәтләр бар. Тик тору-чы үлекләрдән тере кешеләр вәгазь алалар. Каберләрне зиярат кы-луның максаты – беркөнне үзебезнең дә шунда юл тотачагыбызны уйлап, яманлыклардан тыелу, холыкларыбызны төзәтү, юкса ка-берстанга барып, бу фәлән кеше иде дип, теге кешенең йөзен күз алдына китерүдә генә күп хикмәт юктыр. Бәлки каберләрдән безгә ирешә торган нәрсә җаныбызга тәэсир итү, үлем дигән чын вә-газьче белән үзебезне вәгазьләп холыкларыбызны төзәтү. Госман разыяллаһү ганһү кабер янына барып туктау белән елый башлар икән. Аннан ни өчен елавы хакында сорагач, ул: «Рәсүлүллаһтан, ахирәт сәфәренең иң әүвәлге урыны кабердер, әгәр кабердә эш ях-шы булса, аннан соңгысы яхшы булыр, әгәр кабердәге эшләр кур-кыныч булса, аннан соңгылары тагын да яманрак булыр, дип әйт-кәнен ишеттем», – дип җавап биргән.

Каберләр хөрмәтле итеп тотылырга тиеш. Ләкин аларны яр-дәм, хаҗәт сорау урыны итү һәм ул җирләргә барып рөкүгъ, сәҗ-дәләр һәм һәртөрле бидгать эшләр кылу дөрес түгел.

Каберләрне зиярат кылу турында хатыннар ирләр белән бер хөкемдәме, түгелме? – Хатыннарның каберләргә баруларын бер төркем галимнәр мәкруһ, ә кайберләре бу мәкруһны хәрамга якын мәкруһ итеп күрәләр. Күбрәк галимнәр вакытлы тыючы сәбәпләр булмаса, хатыннарның да ирләр кебек зиярат кылулары дөрес ди-ләр. Ахирәтне искә төшерү хатыннар өчен дә кирәкле эш булуы – каберләрне зиярат кылуның хатыннар өчен дә дөрес булуына кире кагып булмаслык көчле дәлил.

Кыямәт

Кыямәт көненең кайчан буласын белү яшерен нәрсәләргә ке-рә, аны бары тик Аллаһ кына белә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

! إِنَّ اللَّهَ عِنْدَهُ عِلْمُ السَّاعَةِ وَيُنَزِّلُ الْغَيْثَ وَيَعْلَمُ مَا فِي الْأَرْحَامِ وَمَا تَدْرِي

نَفْسٌ مَاذَا تَكْسِبُ غَدًاوَمَا تَدْرِي نَفْسٌ بِأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ !

«Хакыйкатьтә, Кыямәт көне кайчан буласын Аллаһ кына бе-лә, Ул гына яңгыр яудыра һәм Ул гына карында нәрсә яшеренгә-нен белә. Кеше иртәгә үзе белән нәрсә буласын да һәм кайсы урында үләсен дә белми». Локман: 34.

Җәбраил галәйһиссәләм: «Кыямәт көне кайчан була?» – дип сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Соралучы сораучыдан күбрәк белми», – дип җавап биргән.

.لاَ تَقُومُ السَّاعَةُ إِلاَّ عَلَى شِرَارِ النَّاسِ .

«Кыямәт явыз кешеләр өстенә килер».

Ягъни, җир йөзендә кешеләрнең хаклары аяк асларына таш-ланып, урынсыз рәнҗетүләр, һәркем үзенчә эш кылулар вакыты килгәч, шул вакытта Кыямәт кубар.

.لاَ تَقُومُ السَّاعَةُ حَتَّى يَمُرَّ الرَّجُلُ بِقَبْرِ الرَّجُلِ فَيَقُولَ يَا لَيْتَنِي مَكَانَهُ .

«Бер кеше бер кабер яныннан үтеп барганда, «Эх, шул кеше урынында мин булсам иде», – дип әйтә торган вакыт килмичә то-рып, Кыямәт булмас».

Hيُعرَق النَّاسُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَتَّى يَذْهَبَ عَرَقُهُمْ فِي

الْأَرْضِ سَبْعِينَ ذِرَاعًا وَ يُلجِمهم حَتَّى يَبْلغَ أَذَانِهِمْA

«Кыямәт көнендә кеше шулкадәр тирләячәк, хәтта җир җит-меш терсәк тирәнлегендә тирне сендерәчәк, аларның тирләре ко-лаклары һәм авызларына кадәр күтәреләчәк».


Сурга өрелү

Аллаһы Тәгалә әйткән:

! وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَصَعِقَ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ

إِلَّا مَنْ شَاءَ اللَّهُ ثُمَّ نُفِخَ فِيهِ أُخْرَى فَإِذَا هُمْ قِيَامٌ يَنْظُرُونَ !

«Сурга беренче тапкыр өрелгәч күкләрдә һәм җирдә булган һәр җан иясе үлеп бетәчәк, мәгәр Аллаһ теләгән затлар гына үл-мәс. Икенче мәртәбә өрелгәч, барлык кешеләр каберләреннән чы-гып: «Безгә хәзер ни була инде?» – дип басып карап торырлар».

Зөмәр: 68.

Шулай итеп, бу аятьтә Сурга ике мәртәбә өрелү турында әйтелә. Беренче тапкыр өргәннән соң барлык тере затлар һәлак бу-лачак, ә икенчесеннән соң – тергезеләчәкләр.

Hثُمَّ يُنْفَخُ فِي الصُّورِ، فَلاَ يَسْمَعُهُ أَحَدٌ إِلاَّ أَصْغَى لَيْتًا وَ رَفَعَ لَيْتًا. قَالَ وَ أَوَّلُ مَنْ يَسْمَعُهُ رَجُلٌ يَلُوطُ حَوْضَ إِبِلِهِ. قَالَ: فَيُصْعَقُ وَ يُصْعَقُ النَّاسُ. ثُمَّ يُرْسِلُ اللهُ أَوْ قَالَ يُنْزِلُ اللهُ مَطَرًا كَأَنَّهُ الطَّلُّ أَوِ الظِّلُّ (نُعْمَانُ الشاَّكُّ) فَتَنْبُتُ مِنْهُ أَجْسَادُ النَّاسِ. ثُمَّ يُنْفَخُ فِيهِ أُخْرَى فَإِذَا هُمْ قِيَامٌ يَنْظَرُونَA

«Ә аннары Сурга өреләчәк, аны ишетүче һәрбер кеше муенын сузып тыңлап торачак. Бу тавышны иң беренче булып дөяләренә су эчерә торган сулыкны кызыл балчык белән сылап ятучы кеше ише-тәчәк. Ул башка кешеләр кебек үк үтереләчәк. Ә аннары Аллаһ чык кебек вак яңгыр җибәрәчәк. Әлеге яңгырдан кешеләрнең тәне үсә башлаячак. Аннан соң тагын бер мәртәбә Сурга өреләчәк һәм кешеләр яңадан тергезеләчәкләр».


Җәннәт белән җәһәннәм
.حُفَّتِ الْجَنَّةُ بِالْمَكَارِهِ وَ حُفَّتِ النَّارُ بِالْشَهَوَاتِ .

«Җәннәт – күңелгә авыр булган эшләр белән, тәмугъ исә кү-ңел тели торган нәрсәләр белән урап алынган».

«Күңел тели торган» дигән сүзне ашау-эчү, уен-көлкегә генә хасларга ярамый. Ул бик күп төрле нәрсәне үз эченә ала, адәм ба-ласы үзе һич теләмәгән, фикерләмәгәндә шуларга алданып һәла-кәткә очрарга мөмкин. Горурның сәбәбе никадәр күп булса, дөнья-да мәгърурлар да шул дәрәҗәдә күптер.

Галимнәр бар. Алар дин гыйлемнәрне камил беләләр, нинди генә мөшкел бер мәсьәлә чыкса да шуны акылга да килми торган рәвештә чишеп мөшкеллекне бетерәләр.

Габидләр бар. Алардан кайберләре бөтен гомерләрен гыйба-дәт белән, кайберләре Коръән уку белән уздыралар. Тәравих на-мазларында Коръән хәтем итәләр.

Шәехләр бар. Бөтен вакытлары мәчетләрдә, намазлык өслә-рендә үтә һәм бөтен сүзләре зекер, тәүбә һәм Аллаһыга ялыну-ял-вару кебек фазыйләтләрдән гыйбарәт.

Байлар бар. Мәчетләр һәм мәктәпләр төзетәләр, садакаларын уңга да, сулга да тараталар һәм һәртөрле яхшы юлларга иганәләр бирәләр.

Мәзкүр күп төрле халыклар арасында Аллаһы Тәгаләнең ри-залыгы белән зиннәтләнүчеләр, сәгадәткә ирешүчеләр, дөнья һәм ахирәттә котылу табучылар күп булырга мөмкин. Шулай ук, мәз-күр кешеләрнең фәкать нәфес теләге өчен генә кыланулары да мөмкин. Эшләрнең тышына карап хөкем итәргә ярамый, эшләр чынлыкта ниятләр һәм максатларга карап була. Моны да Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Үзенең гамәл-гыйбадәтләренең, хәйрия юл-ларына мал сарыф итүләренең нәфес теләге өчен генә булып-бул-мавын беләсе килгән кеше үзен хисап кылып карарга тиеш. Үз хә-лен тикшерергә вакыт тапмау хәерсезлек галәмәтедер. Никадәр күп гыйбадәт һәм хәерле эшләр кылсаң да үзеңне Аллаһы Тәгалә каршында имин дип санама, бәлки һәрвакыт курку белән өмет ара-сында бул! Башкаларның дин һәм мәзһәбләренә катышма, бер афәт килгәндә шуны башкаларның гөнаһ һәм шомлыкларыннан димә, Аллаһ белән үз араңны төзәтергә тырыш, кешеләрнең сине җәфа-лауларына үпкәләмә, аларны Аллаһыга тапшыр, үзең өчен сөйми торган нәрсәне башка кешегә дә теләмә, үз нәфесеңнән имин бул-ма! Дөньяда шушы эшләрдән артык ишанлык эзләмә! Барыбер та-ба алмассың.

.فِي الْجَنَّةِ مَا لاَ عَيْنٌ رَأَتْ وَ لاَ أُذُنٌ سَمِعَتْ وَ لاَ خَطَرَ عَلَى قَلْبِ بَشَرٍ .

«Җәннәттә күз күрмәгән, колак ишетмәгән һәм кешенең уена да килмәгән нәрсәләр бар».

Кайберәүләр үзләренең акыллары ирешмәгән, күзләре белән күрмәгән нәрсәләргә ышанмыйлар. Бу эш хата, чөнки телеграф ке-бек бер сәгать эчендә мең чакырымнан сөйләшергә мөмкин булган бер нәрсә бар, дип, бу нәрсәнең күз алдыбызда булуыннан элек бе-рәү хәбәр бирсә, без ул кешене юләр дип аңа һич ышанмас идек, яки алдый дияр идек. Әмма хәзер күңелебезгә дә килмәгән эшләр көннән-көн күз алдыбызда дөньяга чыгып тора. Шуның өчен бүген Коръәндәге күп хикмәтләрне хәзерге көндә аңлауга акылыбыз җитмәүгә акылыбызны гаепләү урынына Коръәнне ялганга чыгар-мыйк.

.إِنَّ اللهَ خَلَقَ الرَّحْمَةَ يَوْمَ خَلَقَهَا مِائَةَ رَحْمَةٍ فَأَمْسَكَ عِنْدَهُ تِسْعًا وَ تِسْعِينَ رَحْمَةً وَ أَرْسَلَ فِي خَلْقِهِ وَاحِدَةً فَلَوْ يَعْلَمُ الْكَافِرُ بِكُلِّ الَّذِي عِنْدَ اللهِ مِنَ الرَّحْمَةِ لَمْ يَيْأَسْ مِنَ الْجَنَّةِ، وَ لَوْ يَعْلَمُ الْمُؤْمِنُ بِالَّذِي عِنْدَ اللهِ مِنَ الْعَذَابِ لَمْ يَأْمَنْ مِنَ النَّارِ .

«Аллаһы Тәгалә рәхмәтне яраткан көнне аны йөз рәхмәт итеп яраткан. Шуның туксан тугызын (ахирәттә мөэминнәргә рәхмәт кылыр өчен) Үзендә алып калган, ә берсен Үзенең (җир йөзендә) яраткан нәрсәләре арасына тараткан. Әгәр бер кяфер Аллаһы Тәга-ләнең хозурында никадәр рәхмәт барлыгын белсә иде, әлбәттә, җәннәткә керүдән өметен өзмәс иде. Шулай ук, әгәр мөэмин дә Аллаһы Тәгалә хозурында газапның никадәр булуын белсә иде, үзен һичкайчан җәһәннәмнән иминдә дип санамас иде».

.يَخْرُجُ قَوْمُ مِنَ النَّارِ بَعْدَ مَا مَسَّهُمْ سَفْعٌ فَيَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ فَيُسَمِّيهِمْ أَهْلُ الْجَنَّةِ: اَلْجَهَنَّمِيِّينَ .

«Кайбер кешеләр җәһәннәмдә бераз газап чиккәннән соң ан-нан чыгып җәннәткә керәчәкләр. Җәннәт әһелләре аларны «җәһән-нәмлеләр», – дип йөртәчәкләр».

Җәрир ибне Габдуллаһ сөйләгән: «Бервакыт, айның ундүр-тенче кичендә, без Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән булганда, ул тулы айга карады һәм әйтте:

Hإِنَّكُمْ سَتَرَوْنَ رَبّكُمْ كَمَا تَرَوْنَ هَذَا الْقَمَرَ A

«Хакыйкатьтә, сез бу айны күргән кебек, Раббыгызны да кү-рәчәксез».

Hفَيَكْشِفُ الْحِجَابَ فَمَا أُعْطُوا شَيْئًا أَحَبّ إِلَيْهِمْ مِنَ النَّظَرِ إِلَى رَبّهِمْ عَزَّ وَ جَلَّA

«Пәрдә күтәреләчәк һәм алар Аллаһы Тәгаләне күрүдән дә кадерлерәк бүләк ала алмаячаклар».

Бу нәрсәләргә ышанмаучы кеше Коръәнгә дә, Аллаһ Үзенең пәйгамбәрләренә җибәргән нәрсәләргә дә ышанмый. Без Аллаһы Тәгаләдән безне гафу итүен һәм Үзен күрү мөмкинлеген бүләк итүен сорыйбыз.

Hقَارِبُوا وَ سَدِّدُوا وَ اعْلَمُوا أَنَّهُ لَنْ يَنْجُوَ أَحَدٌ مِنْكُمْ بِعَمَلِهِ، قَالُوا:



يَا رَسُولَ اللهِ وَ لاَ أَنْتَ؟ قَالَ: وَ لاَ أَنَا، إِلاَّ أَنْ يَتَغَمَّدَنِيَ اللهُ بِرَحْمَةٍ مِنْهُ وَ فَضْلٍA

«Якынаегыз, туры юлда булырга тырышыгыз! Белегез, бере-гез дә үзенең гамәлләре ярдәмендә котыла алмаячак». Кешеләр: «Син дәме, йә, Аллаһының Илчесе?» – дип сораганнар. Ул: «Әгәр дә Аллаһ мине Үзенең рәхмәте һәм мәрхәмәте белән урап алмаса, мин дә», – дигән».

Hيُجَاءُ بِالْكَافِرِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَيُقَالُ لَهُ: أَرَأَيْتَ لَوْ كَانَ لَكَ مِلْءُ الْأَرْضِ ذَهَبًا

أَكُنْتَ تَفتدِي بِهِ؟ فَيَقُولُ: نَعَمْ. فَيُقَالُ لَهُ: قَدْ كُنْتَ سُئِلْتَ مَا هُوَ أيسرُ مِنْ ذَلِكَA

«Кыямәт көнендә кяферне китерәчәкләр һәм аннан: «Әйт әле, әгәр синең җир өсте тулы алтының булса, син үзеңне шуның белән уттан йолып алырга теләр идеңме?» – дип сораячаклар. Ул: «Әйе», – дип җавап бирәчәк. Шул вакыт аңа: «Ә синнән бит аннан җиңел-рәк нәрсә сораган иделәр!» – дип әйтәчәкләр».

Hأَمَّا أَهْلُ النَّارِ الَّذِينَ هُمْ أَهْلُهَا، فَإِنَّهُمْ لاَ يَمُوتُونَ فِيهَا وَ لاَ يَحْيَوْنَA

«Җәһәннәмдә булучылар алар аңа лаеклылар, алар анда үл-мәячәкләр дә, яшәмәячәкләр дә».

Hيَخْلُصُ الْمُؤْمِنُونَ مِنَ النَّارِ، فَيُحْبسُونَ عَلَى قَنطرةٍ بَيْنَ الْجَنَّةِ وَ النَّارِ، فَيُقَصُّ لِبَعْضِهِمْ مِنْ بَعْضٍ مَظَالِمُ كَانَتْ بَيْنَهُمْ فِي الدُّنْيَا، حَتَّى إِذَا هُذِّبُوا وَ نَقَوْا أُذِنَ لَهُمْ فِي دُخُولِ الْجَنَّةِA

«Мөэминнәр уттан котылачаклар һәм җәннәт белән җәһәннәм арасындагы күпердә тоткарланачаклар. Шунда алар бу дөньяда бер-берсенә карата кылган гаделсезлекләре өчен җәза алачаклар. Соңыннан аларга җәннәткә керергә рөхсәт ителәчәк».


Кәүсәр чишмәсе
Аллаһы Тәгалә әйткән: !إِنَّا أَعْطَيْنَكَ الْكَوْثَرَ !

«Хакыйкатьтә, Без сиңа Кәүсәр чишмәсен бирдек». Кәүсәр: 1.

Hحَوْضِي مَسِيرَةُ شَهْرٍ، مَاؤُهُ أَبْيَضُ مِنَ اللَّبَنِ، وَ رِيحُهُ أَطْيَبُ

مِنَ الْمِسْكِ، وَ كِيزَانُهُ كَنُجُومِ السَّمَاءِ، مَنْ شَرِبَ مِنْهَا فَلاَ يَظْمَأُ أَبَدًاA

«Минем сулыгымның күләме бер ай юл зурлыгында, аның суы сөттән ак, исе хушбуйдан хуш ислерәк, ә касәләр күктәге йол-дызлардан да күбрәк. Аннан бер мәртәбә су эчкән кеше беркайчан да сусамаячак».

Hأَتَيْتُ عَلَى نَهْرٍ حَافَّتَاهُ قِبَابُ اللُّؤْلُؤ مُجَوَّفٌ، فَقُلْتُ مَا هَذَا يَا جِبْرِيلُ؟ قَالَ: هَذَا الْكَوْثَرُA

«Мин ярлары куыш энҗе бөртегеннән булган чатырларны ха-сил иткән елга янына килдем һәм: «Бу нәрсә, йә, Җәбраил?» – дип сорадым. Ул: «Бу – Кәүсәр», – дип җавап бирде».


Сират күпере
Hيُؤْتَى بِالْجَسْرِ فَيُجْعَلُ بَيْنَ ظَهْرَيْ جَهَنَّمَ، قُلْنَا: يَا رَسُول اللهِ وَ مَا الْجِسْرُ؟ قَالَ: مَدْحَضَةٌ مَزَلَّةٌ عَلَيْهِ خَطَاطِيفُ و كَلاَلِيبُ وَ حسكةٌ مُفَلْطَحَةٌ لَهَا شَوْكَةٌ عُقَيْفَاءُ تَكُونُ بِنَجْدِ يُقَالَ لَهَا السَّعْدَانُ، يَمُرُّ الْمُؤْمِنُ عَلَيْهَا كَالطَّرْفِ وَ كَالْبَرْقِ وَ كَالْرِّيحِ وَ كَأَجَاوِيدِ الْخَيْلِ وَ الرِّكَابِ وَ نَاجٌ مُسَلَّمٌ وَ نَاجٍ مَخْدُوشٌ وَ مَكْدُوسٌ فِي نَارِ جَهَنَّمَ حَتَّى يَمُرَّ آخِرُهُمْ يُسْحَبُ سَحْبًاA

«Җәһәннәм өстеннән күпер куелган». Кешеләр: «Йә, Алла-һының Илчесе, ул нинди күпер?», – дип сорыйлар. Ул: «Төрле ыр-гаклар, Нәҗедтә үсүче Сәгъдән дип атала торган кебек кәкре чә-нечкеле үсемлекләр үсә торган тайгак урын. Мөэминнәр аны күз карашы тизлеге белән, яшен тизлеге белән, җил тизлеге белән, ях-шы чабыш аты тизлеге белән үтәчәкләр. Әлеге үсемлекләргә ти-мәүчеләр, яисә аларга тырналучылар гына котылачаклар. Ә шунда егылып төшүчеләр җәһәннәм ялкынына эләгәчәкләр. Бу хәл алар-ның соңгысын алып килгәнче дәвам итәчәк», – дип җавап биргән».


Аллаһының гуаһлары
.مَنْ أَثْنَيْتُمْ عَلَيْهِ خَيْرًا وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ وَ مَنْ أَثْنَيْتُمْ عَلَيْهِ

شَرًّا وَجَبَتْ لَهُ النَّارُ أَنْتُمْ شُهَدَاءُ اللهِ فِي الْأَرْضِ .

«Сез кемне яхшы кеше дип гуаһлык бирсәгез, ул кешегә җән-нәт тиешле булыр, кемне явыз дип гуаһлык бирсәгез, ул кеше тә-мугъта булыр, чөнки сез Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендәге гуаһла-ры».



Бүләк
.إِنَّ مَثَلَ الَّذِي يَعُودُ فِي عَطِيَتِهِ كَمَثَلِ الْكَلْبِ أَكَلَ حَتَّى إِذَا شَبِعَ قَاءَ ثُمَّ عَادَ فِي قَيْئِهِ فَأَكَلَهُ .

«Биргән бүләген кире кайтарып алган кеше, туйганчы ашап, туйганнан соң косып, шул косыкны янә кайтарып ашаган эткә ох-шый».



Атарга өйрәнү
.عَلَيْكُمْ بِالرَّمْيِ فَإِنَّهُ مِنْ خَيْرِ لَهْوِكُمْ .

«Атарга өйрәнегез, чөнки ул вакытны үткәрә торган уеннары-гызның иң яхшысы».

.مَنْ أَحْسَنَ الرَّمْيَ ثُمَّ تَرَكَهُ فَقَدْ تَرَكَ نِعْمَةً منَ النِّعَمِ .

«Әгәр бер кеше мылтык атуны тәмам белгәннән соң ташласа, ул кеше Аллаһы Тәгаләнең олуг нигъмәтләреннән берсен ташлаган булыр».

.لاَ تَتَّخِذُوا شَيْئًا فِيهِ الرُّوحُ غَرَضًا .

«Төз атарга өйрәнү өчен җанлы нәрсәләрне файдаланмагыз».


Ишетү белән күрү бер түгел
.لَيْسَ الْخَبَرُ كَالْمُعَايَنَةِ إِنَّ اللهَ أَخْبَرَ مُوسَى بِمَا صَنَعَ قَوْمُهُ فِي الْعِجْلِ

فَلَمْ يُلْقِ الْأَلْوَاحَ فَلَمَّا عَايَنَ مَا صَنَعُوا أَلْقَى الْأَلْوَاحَ فَانْكَسَرَتْ .

«Бер хәбәрне ишетү, аны күз белән күргән кебек түгел. Алла-һы Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә кавеменең бозауга табынганын хәбәр иткәч, ул тактаны атып бәрмәде, ә үзе кайтып күргәч, ачуын-нан кулындагы тактаны болгап атты, такта хәтта сынып китте».

«... һәм туганы Һарунның сакалына ябышты». Бу турыда

« ولما رجع موسى إلى قومه غضبان أسفا » дигән аятьнең тәфсиренә карагыз. (Әгъраф: 150).

Кеше аркылы ишетү белән күз белән күрү бертөсле түгел, әл-бәттә. Мәсәлән, бер куркыныч хәбәрне ишетү бер, ә шуны үз күзең белән күреп тору икенче.

Сакал, мыек
.جُزُّوا الشَّوَارِبَ، وَ أَ رْخُوا اللِّحَى خَالِفُوا الْمَجُوسَ .

«Мыекларыгызны кисеп йөрегез, сакалларыгызга тимәгез, үс-сен, мәҗүсиләргә охшап йөрмәгез».

Пәйгамбәребез заманында мәҗүсиләр мыекларын зур итеп үстереп, сакалларын кыскартып йөриләр иде. Шуның өчен Пәйгам-бәребез шул заман мәҗүсиләренә охшамас өчен мыекларны кисәр-гә (кыскартырга), сакалларны үстерергә боерган.

Мыек Аллаһы Тәгаләнең ирләргә гүзәллек бирә торган бер нигъмәте. Мыеклы кеше мәһабәт күренә. Ләкин мыекны ашаганда, эчкәндә авызга кермәсен өчен иренне ялангач калдырырлык итеп кыскартып йөрергә кирәк.



Күңел
.اِسْتَفْتِ نَفْسَكَ وَ إِنْ أَفْتَاكَ الْمُفْتُونَ .

«Фәтва бирүчеләр никадәр генә синең файдаңа фәтва бирсә-ләр дә, син иң элек үз-үзеңнән фәтва сора».

Ягъни, ахыры хәерле буласы эшләрне күңел сизә һәм белә. Күңелең күрсәткән юл – иң туры юл. Ләкин бу күңел яман эшләргә боера торган күңел түгел, ә кешенең вөҗданы.

.لَقَلْبُ ابْنِ آدَمَ أَشَدُّ انْقِلاَبًا مِنَ الْقِدْرِ إِذَا اسْتَجْمَعَتْ غَلَيَانًا .

«Адәм баласының күңеле төрле якка авышу җәһәтеннән төбе шарсыман казаннан да арттыра».

.لَيْسَ الْغِنَى عَنْ كَثْرَةِ الْعَرَضِ وَ لَكِنَّ الْغِنىَ غِنَى النَّفْسِ .

«Малның күплеге түгел, бәлки күңел байлыгы – чын байлык».

Чөнки күңеле бай булмаган кешегә бөтен дөнья малы бирелсә дә, туймас, канәгать булмас, әмма күңеле бай кеше аз нәрсә белән дә бай һәм канәгать булыр.

.مَا مِنَ الْقُلُوبِ قَلْبٌ إِلاَّ وَ لَهُ سَحَابَةٌ كَسَحَابَةِ الْقَمَرِ

بَيْنَمَا الْقَمَرُ يُضِيءُ إِذْ عَلَتْهُ سَحَابَةٌ فَأَظْلَمَ إِذْ تَجَلَّتْ .

«Айны каплаучы болыт булганы кебек, күңелне каплый тор-ган болыт та бар. Әгәр болыт килсә, айны каплар, нурын бетерер, шуның кебек кешенең күңеленә дә караңгылык бирә торган нәрсә-ләр бар».

Ягъни, кешенең күңелен каплый торган нәрсәләр күп. Иң ка-раңгы болыт – наданлык.

.مَا مِنْ قَلْبٍ إِلاَّ وَ هُوَ مُعَلَّقٌ بَيْنَ إِصْبَعَيْنِ مِنَ أَصَابِعِ الرَّحْمَنِ إِنْ شَاءَ أَقَامَهُ وَ إِنْ شَاءَ أَزَاغَهُ، وَ الْمِيزَانُ بِيَدِ الرَّحْمَنِ يَرْفَعُ أَقْوَامًا وَ يَحْفِضُ ءَاخَرِينَ إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ .

«Һәрбер йөрәк Аллаһы Тәгаләнең бармакларыннан булган ике бармак арасында. Әгәр теләсә ул йөрәкне тергезә, әгәр теләсә һәлак итә. Үлчәү Аллаһы Тәгалә кулында, Ул бер халыкны югары күтәрә, икенче халыкны түбән төшерә, шулай Кыямәткәчә дәвам итә».

Ягъни һәр нәрсәне Аллаһ Тәгалә генә барлыкка китерә һәм юкка чыгара, дәрәҗәгә күтәрә һәм түбәнлеккә төшерә.

.مَثَلُ الْقَلْبِ كَمَثَلِ الرِّيشَةِ تُقَلِّبُهَا الرِّيَاحُ بِفَلاَةٍ .

«Кешенең күңеле җилдә төрле якка авыша торган каурый ке-бек».

.مَنْ تَعَلَّقَ شَيْئًا وُكِّلَ إِلَيْهِ .

«Бер нәрсәгә күңелен баглаган кешене шул нәрсәгә тапшыры-лыр».

Ягъни, күңелен Аллаһыдан башкага баглаган кешенең Алла-һы Тәгалә каршында кадере булмас.

.لاَ يَغَلُّ مُؤْمِنٌ .

«Мөэмин кара эчле булмый».

.إِنِّي لَمْ أُؤْمَرْ أَنْ أُنَقِّبَ عَلَى قُلُوبِ النَّاسِ وَ لاَ أَشُقَّ بُطُونَهُمْ .

«Мин кешеләрнең күңелләрендәге нәрсәләрне белү өчен аларның йөрәкләрен һәм карыннарын ярып карау белән боерыл-мадым».

Ягъни, мин кешенең тышкы халәтенә карап хөкем итәм.

.دَعْ مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لاَ يَرِيبُكَ .

«Күңелең ятмаган нәрсәне ташла».

Күңел теләмичә шөбһәләнү белән эшләнгән эшләрнең ахыры күп вакытта хәерле булмый. Шуның өчен Рәсүлебез күңел карар кылмаган һәм вөҗдан рәхәт тапмаган эшләрне бөтенләй эшләмәс-кә кушкан. Ләкин бу фәрман һәркем өчен түгел, бәлки яхшы белән яман эшләрне аерырлык һәм ике зарарның җиңелрәген үлчәргә көче җитәрлек акылы булган адәмнәргә генә. Күңелләре каралган, гамәл вә гыйбадәтләрендә ләззәт булмаган адәмнәрнең вөҗдан-нарында карар булу яки булмауда артык хикмәт булмас.

Байлык ике төрле була: берсе мал белән, икенчесе күңел бай-лыгы, ягъни кирәкле нәрсәләр үзеңдә булмаса да, башка кешеләргә мохтаҗ булмау. Чын байлык дип күңел байлыгына әйтелә. Мал белән булган байлык иясенең, гәрчә малы күп булса да, җитешмә-гән нәрсәсе күп була.



Казыйлык
.إِنَّ اللهَ تَعَالَى مَعَ الْقَاضِي مَا لَمْ يَجُرْ فَإِذَا جَارَ تَبَرَّأَ اللهُ مِنْهُ وَ أَلْزمَهُ الشَّيْطَانُ .

«Аллаһы Тәгалә явыз һәм җәберләүче булмаган казый белән бергә булыр. Әгәр хаклыктан авышса, Аллаһы Тәгалә ул казыйдан бизәр дә, шайтан аны үзенә юлдаш кылыр».

Әгәр казыйның тырышуы һәм эшне тикшереп дөреслеккә ту-ры китерүе һәм хакыйкатьне яклавы чын ният белән булса, һич-шиксез аның ярдәмчесе Аллаһ булыр. Әгәр нәфес теләге белән дө-нья файдасына күңеле китсә, яки күңеле зәгыйфьлегеннән берәр төрле зарар күрүеннән куркып, хакыйкать һәм гаделлекнең кире-сен эшләсә, ул вакытта аның киңәшчесе шайтан булыр.

.قَاضِيَانِ فِي النَّارِ وَ قََاضٍ فِي الْجَنَّةِ قَاضٍ عَرَفَ الْحَقَّ فَقَضَى بِهِ فَهُوَ فِي الْجَنَّةِ



وَ قَاضٍ عَرَفَ الْحَقَّ فَجَارَ مَتَعَمِّدًا أَوْ قَضَى بِغَيْرِ عِلْمٍ فَهُمَا فِي النَّارِ .

«Ике казый җәһәннәмдә, берсе җәннәттә була. Хаклыкны бе-леп, шуның белән хөкем кылучы казый җәннәттә була. Җәһән-нәмле ике казыйның беренчесе: шәригать хөкемен белә торып, ти-ешенчә хөкем кылмаучы, икенчесе: шәригатьне белмичә наданлык белән хөкем кылучы. Боларның икесе дә җәһәннәмдә була».

Казый – халык арасында шәригать буенча хөкем итү өчен билгеләнгән кеше.

Казыйларның икесе җәһәннәмдә, берсе җәннәттә, дигән сүз, әгәр йөз илле казый булса, йөзе тәмугълык, иллесе җәннәтлек ди-гән сүз түгел. Бәлки ике казый дигәндә шәригать хөкемен белеп тә, тиешенчә хөкем кылмаучы казый белән шәригатьне белми хөкем кылучы казый хакында әйтелә. Боларның икесе дә җәһәннәмгә ке-рәчәк. Бер казый – җәннәттә. Анысы шул: һичкемнән курыкмыйча хаклык белән хөкем кылыр.

Шәригать буенча берәүгә берәр җәза бирү тиеш булса да, ан-нан берәр бүләк алып, аны җәзадан коткаручы, үзенең кечкенә ге-нә файдасы өчен шәригать хөкемен сатучы казый җәһәннәмле ка-зый, димәк.

.مَنْ جُعِلَ قَاضِيًا بَيْنَ النّضاسِ فَقَدْ ذُبِحَ بِغَيْرِ سِكِّينٍ .

«Әгәр бер кеше казый итеп куелса, димәк, ул кеше пычаксыз суелды дигән сүз».

.إِنَّمَا أَنَا بَشَرٌ وَ إِنَّكُمْ تَخْتَصِمُونَ إِلَيَّ فَلَعَلَّ بَعْضَكُمْ أَنْ يَكُونَ أَلْحَنَ بِحُجَّتِهِ مِنْ بَعْضٍ فَأَقْضِي لَهُ عَلَى نَحْوِ مَا أَسْمَعُ فَمَنْ قَضَيْتُ لَهُ بِحَقِّ مُسْلِمٍ فَإِنَّمَا هِيَ قِطْعَةٌ مِنَ النَّارِ فَلْيَأْخُذْهَا أَوْ لِيَتْرُكْهَا .

«Мин дә кеше, сез миңа үзегезнең дәгъваларыгыз белән килә-сез, бәлки шунда берәрегез ялгыш дәлил (хөҗҗәт) белән дәгъва кылыр да мин шул ишеткәнемчә хөкем кылырмын. Әгәр мин аңа бер мөселманның хакы белән хөкем итсәм, ул уттан бер кисәк бу-лыр, аны алса да, ташласа да».

.أُوصِيكَ بِتَقْوَى اللهِ تَعَالَى فِي سِرِّ أَمْرِكَ وَ عَلاَنِيَتِهِ وَ إِذَا أَسَأْتَ



فَأَحْسِنْ وَ لاَ تَسْأَلَنَّ أَحَدًا شَيْئًا وَ لاَ تَقْبِضْ أَمَانَهً وَ لاَ تَقْضِ بَيْنَ اثْنَيْنِ .

«Яшерен һәм ачык эшләреңнең һәркайсында Аллаһыдан кур-кып эш ит. Әгәр бер начарлык кылсаң, артыннан бер яхшылык кыл. Һичкемнән бернәрсә сорама, амәнәт кылып бернәрсә дә алма, ике кеше арасында казый булма».

Ягъни, син дөрес сөйлисең, ә син юк дип кешеләр арасында судья булып йөрмә.

Җитәкчеләр
.إِنَّ الْأَمِيرَ إِذَا ابْتَغَى الرِّيبَةَ فِي النَّاسِ أَفْسَدَهُمْ .



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет