Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


فَإِنْ لَمْ يَفْعَلُوا ، فَخُذُوا مِنْهُمْ حَقَّ الضَّيْفِ الَّذِي يَنْبَغِي لَهُمْ



бет6/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29

فَإِنْ لَمْ يَفْعَلُوا ، فَخُذُوا مِنْهُمْ حَقَّ الضَّيْفِ الَّذِي يَنْبَغِي لَهُمْ

«Сез берәр кавемдә тукталсагыз, сезне тиешенчә ку-нак итәргә боерылса, моны кабул итегез. Алар моны эшлә-мәсәләр, алардан кунакка тиешлене алыгыз».158

Моннан тыш, алар Пәйгамбәрнең «Кунагын хөрмәт итсен» дигән хәдисне китерәләр. Чөнки бу – боерык, ә бо-ерык фарызлыкны күрсәтә.

Иң таралган, мәшһүр фикер – яхшы әдәп сыйфаты бу-ларак, кунакчыллык күрсәтү яхшы эш санала, ләкин ул бо-ерык түгел. Пәйгамбәр галәйһиссәләм «хөрмәт итсен», – дип әйткән, икенче риваятьтә: «яхшылык кылсын», – ди-гән. Шулай итеп, ике очракта да фарыз эш турында сүз бармый. Чөнки хөрмәт күрсәтү дә, яхшылык кылу да ях-шы әхлак сыйфатларына керәләр.

9. Хуҗа һәм кунак үтәргә тиеш булган әдәп кагый-дәләре.

Хуҗа үтәргә тиешле әдәп кагыйдәләренә кунакны күргәндә шатлык күрсәтү, аның белән матур итеп сөйлә-шү, үзендә булган нәрсә белән кунак итү керә. Бер тәүлек ул кунакны гадәттә гаилә әгъзаларын сыйлаганнан яхшы-рак сыйларга тиеш. Ә тагы ике көн артык тырышлык куй-мыйча, гаиләсенең хакларын чикләмичә, гадәттәге кебек тукландырырга кирәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

الضِّيَافَةُ ثَلاثَةُ أَيَّامٍ ، وَجَائِزَتُهُ يَوْمٌ وَلَيْلَةٌ ، وَمَا أَنْفَقَ عَلَيْهِ بَعْدَ ذَلِكَ فَهُوَ صَدَقَةٌ

«Кунакчыллык күрсәтү өч көн тәшкил итә. Бер көн аңа әҗер булачак. Ә моннан артыграгы – садака».

Ягъни, бер тәүлектән артык кунак итү хуҗаның бу-рычы түгел. Ул моны үз теләге белән генә эшли.

Кунакның бурычларына килгәндә, алар – хуҗаны кысрыкламау һәм мәшәкатьләмәү. Ул өч көннән дә артык-ка тукталса яки хуҗаның ашатырга ризыгы юк икәнен бе-лә торып та, һаман китмәсә, аны мәшәкатьли. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

لا يَحِلُّ لِرَجُلٍ مُسْلِمٍ أَنْ يُقِيمَ عِنْدَ أَخِيهِ حَتَّى يُؤْثِمَهُ قَالُوا : يَا رَسُولَ

اللَّهِ وَكَيْفَ يُؤْثِمُهُ ؟ قَالَ :  يُقِيمُ عِنْدَهُ ، وَلا شَيْءَ لَهُ يَقْرِيهِ بِهِ 

«Мөселманга кардәше янында аны гөнаһка кертерлек озак вакытка калырга ярамый». Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, ул аны ничек итеп гөнаһка кертә ала соң?» – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Кешедә аны аша-тырлык нәрсә калмаганчы торып», – дигән.159

10. Әлеге хәдисне гамәлдә куллануның әһәмияте.

Бу хәдистән белгән нәрсәләрне гамәлдә куллану бик тә әһәмиятле. Чөнки, ул кешеләрне килешүгә илтә, йөрәк-ләрне берләштерә, аларда нәфрәт һәм усаллыкны бетерә. Кешеләр барысы да күршеләр булып яшиләр, еш кына бер-берсенә кунакка йөриләр. Һәр кеше күршесенә, куна-гына хөрмәт күрсәтсә, җәмгыятьнең эше яхшырачак, ке-шеләрнең хәле җиңеләячәк.



Ачуланма, җәннәтле булырсың
15عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ أَنَّ رَجُلاً قَالَ لِنَّبِيِّ :

أَوْصِنِي ، قَالَ : لا تَغْضَبْ فَرَدَّدَ مِرَارًا ، قَالَ : لا تَغْضَبْ

Әбү Һөрәйрә тапшыруынча, бер кеше Пәйгамбәр га-ләйһиссәләмнән: «Киңәш бир!» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дигән. Шуннан соң теге ке-ше үтенечен берничә тапкыр кабатлаган. Ләкин Пәйгам-бәр һаман: «Ачуланма!» – дип җавап кайтарган.160

Әлеге кеше Әбү Дәрдә булган дип риваять кылына. Ул әйткән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа җәннәткә керергә ярдәм итәчәк эшне күрсәт», – дидем. Ул: «Ачуланма, һәм җәннәтле булырсың», – дип җавап бир-де».161

Шулай ук, әлеге кеше Җәрия бине Кудәмә булган дип тә риваять кылалар. Ул әйткән: «Бервакыт мин Пәйгам-бәргә: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа мин аңларлык кыска нәрсә әйт», – дидем. Ул: لا تَغْضَبْ «Ачуланма!» – дип җавап бирде. Шуннан соң, мин үтенечемне берничә тап-кыр кабатладым. Ләкин ул һаман: لا تَغْضَبْ «Ачуланма!» – диде. Шулай итеп, мондый очраклар берничә булып, әлеге сораулар белән Пәйгамбәргә берничә кеше мөрәҗә-гать итү ихтималы бар.



Хәдиснең әһәмияте

Җәрҗәни әйткән: «Әлеге хәдис бөек хәдис санала. Ул Пәйгамбәрнең кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләре исә-бенә керә. Чөнки ул дөнья һәм Ахирәт нигъмәтләрен бер-ләштергән».



Хәдисне аңлау

1. Мөселманның әхлакый сурәте

Мөселман – күркәм әхлак сыйфатлары хас булган ке-ше ул. Ул тыйнаклык белән бизәлә, башкаларның рәнҗе-түләренә түзә, аларны гафу итә, ачуын тыя, төрле хәлдә дә көләч йөзен саклый. Үзеннән киңәш сораган сәхабәсенә Пәйгамбәр галәйһиссәләм шундый киңәш биргән дә инде.

2. Җәннәткә омтылу.

Үзеннән җәннәткә илтүче юлны күрсәтүне сораучы кешегә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дип җа-вап бирә. Димәк, Коръәндә сөйләнгән югары әхлак сый-фатларын, Пәйгамбәрнең сыйфатларын үзендә булдырыр-га тырыш. Чөнки син аларны үзеңдә булдырсаң, алар си-нең табигатеңә әвереләчәк. Ул вакытта берәр нәрсә сине ачуландырса, син ачуга бирелмәячәксең, Аллаһының риза-лыгына илтүче юлны беләчәксең.

3. Тыйнаклык һәм басынкылык уңышка илтәләр.

Әй котылуга омтылучы мөселман, әгәр синең кеше-лек табигатең өстен чыга башласа, явыз көчләр үзен күр-сәтә башласа, ачуың үзеңә хуҗа булырлык дәрәҗәдә аңа бирелмә! Сиңа үз нәфесең белән көрәшергә, ачуга бирел-мәскә, мөселманнарның әхлагы турында онытмаска кирәк. Мөселманны Аллаһ болай дип тасвирлый:

وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ . الَّذِينَ يُنْفِقُونَ فِي السَّرَّاءِ وَالضَّرَّاءِ وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ 

«Раббыгызның гафуына һәм тәкъвалар өчен әзерлән-гән, киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез булган җәннәткә омтылыгыз. Ул тәкъвалар авыр чакта да, рәхәт чакта да малларын сарыф итәләр, ачуларын басалар, кешеләрне га-фу итәләр. Чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны ярата!»162

Ачуыңны басып син Аллаһының ачуыннан котыла аласың. Шулай итеп, син тәкъваларга кушыласың һәм җәннәт әһелләре янында мәңгегә каласың.

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Мине Аллаһының газа-быннан нәрсә саклый ала?» – дип сораган. Ул: «Ачулан-ма!» – дип җавап биргән.163

Хәсән Басри: «Дүрт сыйфатка ия булучыны Аллаһ шайтаннан саклый һәм аңа утны хәрам кыла. Алар – те-ләге булганда, курыкканда, дәрт хис иткәндә яки ачулан-ганда үзеңә хуҗа булу», – дигән.

4. Ачу бөтен начарлыкны үз эченә ала.

Әлеге хәдистән аңлашылганча, ул кеше аңа мөрәҗә-гать итеп киңәш сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дигән. Мөселман ул киңәшне кабул иткән, әмма тагын да файдалырак киңәшкә мохтаҗ дип, сорау бирүен дәвам иткән. Ул күпме генә сораса да, Пәйгамбәр: «Ачуланма!» – дигән.

Бу хәдиснең икенче риваятендә әлеге кеше: «Пәйгам-бәр галәйһиссәләм үзенең шул сүзләрен әйткәч, мин уй-ландым һәм ачуның бөтен начарлыкның үзәге икәнен аң-ладым», – дигән. Ягъни, әгәр кеше ачуланмаса, ул бөтен начарлыктан котыла, алардан котылгач, бөтен яхшылыкка ирешә.

Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Кайсы га-мәл иң яхшысы?» – дип сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: «Булдыра алсаң, ачуланмаудан гыйбарәт булган ях-шы әхлак», – дигән.

5. Ачу – көчсезлек, басынкылык – көч.

Көчсезлекнең билгесе – кешенең көчле гәүдәле булса да, бик тиз ачуга бирелүе. Аллаһының Илчесе әйткән:

لَيْسَ الشَّدِيدُ بِالصُّرَعَةِ إِنَّمَا الشَّدِيدَ الَّذِي يَمْلِكَ نَفْسَهُ عِنْدَ الْغَضَبِ

«Күпләрне җиңүче көчле түгел, ачуланганда үзенә ху-җа булучы – көчле».164

6. Ачуның нәтиҗәләре.

Ачу – шелтәгә лаеклы начар сыйфат, начар холыкның күренеше. Кеше ачуга бирелсә, ул аның һәлакәтчел тәэси-ренең корбанына әверелә. Ул беренче чиратта ачуланучы-га, аннары бөтен җәмгыятькә начар тәэсир итә.

а) Ачу билгеле бер кешегә физик, рухи һәм әхлакый зарар китерә. Моны аңлау өчен ачуланучы кешене күз ал-дына китерергә кирәк: аның төсе үзгәрә, каны кайный, му-ен тамырлары кабара, куллары калтырый, хәрәкәтләре тәртипсез, сүзләре бәйләнешсез була. Аның теленнән бо-зык сүзләр чыга, кайчакта ук көфер сүзләр дә әйтә. Мон-нан тыш, ачуланганда ул тәртипсезлекләр эшли, акчасын җилгә очыра, тәненә зарар китерә ала.

б) Бөтен җәмгыятькә китергән зарарына килгәндә, ачу кешеләр күңелендә нәфрәт уята, кешеләрне бер-берсенә карата котырта. Бу мөселманнар арасы бозылуга, бер-бе-реңнең кайгысына шатлануга китерә.

7. Ачудан котылу юллары.

Ачу – кешенең тумыштан ук килә торган сыйфаты. Әмма чын мөселман сәбәпләрен бетереп яки аны басып, аннан котыла.

а) Ачуның сәбәпләре. Алар бик күп һәм төрле. Болар-га тәкәбберлек, башкалардан көлү, мыскыл итү, уен-көл-кенең күплеге, кешенең үзенә карамаган эшләр хакында бәхәсләшүе, артык байлыкка һәм югары урынга омтылу керә.

б) Ачудан котылуның күп төрле юллары бар:

* Үзеңнең нәфесеңне басынкылык, сабырлык, эшләр-дә-сүзләрдә һәм фикерләрдә сак булу. Боларның барысы-ның да мисалы – Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм.

Бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, бервакыт Пәйгамбәр янына әле Исламда булмаган Зәет бине Сәгыйнә килгән дә, аның пәйгамбәрлек сыйфатларына ияме-юкмы икәнен тикшерергә теләгән. Әле килешенгән вакыт җитмәсә дә, Зәет Пәйгамбәрнең әҗәтен түләвен таләп итә башлаган. Пәйгамбәр аңа ачык йөз һәм елмаю белән җавап биргән. Гомәр разыяллаһү ганһү әлеге кешене ачулана башлаган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Гомәргә дә, Зәеткә дә нәсый-хәт булырлык сүзләрне әйткән:

أَنَا وَهُوَ كُنَّا إِلَى غَيْرِ هَذَا مِنْكَ أَحْوَجُ أَنْ تَأْمُرَنِي

بِحُسْنِ الْقَضَاءِ وَتَأْمُرَهُ بِحُسْنِ التَّقَاضِي

«Без башкага күбрәк мохтаҗ идек, әй Гомәр: синең миңа бурычны тиешенчә түләргә боеруыңа, ә аңа тиешен-чә әҗәт түләүне таләп итүеңә». Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әлеге әҗәтне кайтаруны гына түгел, Гомәр разыяллаһү ганһү Зәетне куркыткан өчен аңа өстәмә акча түләгән. Бу Зәетнең Исламга килүенә, Аллаһының газа-быннан һәм җәһәннәмнән котылуына сәбәп булган.165

Берәр нәрсә кешенең ачуын чыгарса, ул аның нәтиҗә-ләре турында уйлап, үзен тыярга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:  وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ  «... алар ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр. Чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны ярата!»166

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ كَظَمَ غَيْظًا وَهُوَ يَسْتَطِيعُ أَنْ يُنَفِّذَهُ دَعَاهُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

عَلَى رُؤُوسِ الْخَلائِقِ حَتَّى يُخَيِّرَهُ فِي أَيِّ الْحُورِ شَاءَ

«Ачуланырга мөмкинчелеге булып та, ачуын тыеп ка-лучыга Кыямәт көнендә Аллаһ үзе теләгән хур кызын сай-лап алырга тәкъдим итеп, аңа үзенең мәхлуклары каршын-да мөрәҗәгать итәчәк».167

وَمَا مِنْ جُرْعَةٍ أَحَبُّ إِلَيَّ مِنْ جُرْعَةِ غَيْظٍ يَكْظِمُهَا عَبْدٌ ،

وَمَا كَظَمَهَا عَبْدٌ لِلَّهِ إِلاَّ مَلأَ اللَّهُ جَوْفَهُ إِِيمَانًا

«Бөтен нәрсәгә караганда да Мин бәндәмнең ачуын басканын яратам. Чөнки Аллаһ ризалыгы өчен ачуын тый-ган вакытта Аллаһ аның җанын иман белән тутыра».168

Икенче риваятьтә болай диелгән: مَلأَهُ اللَّهُ أَمْنًا وَإِيمَانًا «Аллаһ аны тынычлык һәм иман белән тутыра».169

* Аллаһыдан шайтанның зарарыннан коткаруын со-рау. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَإِمَّا يَنْزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ إِنَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ 

«Әгәр сине шайтан вәсвәсәләндерсә, Аллаһыдан яр-дәм сора! Чөнки Ул – Ишетүче, Белүче».170

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм барында ике ке-ше талаша башлаганнар. Берсенең йөзе кызарып чыккан. Моны күргәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنِّي لأَعْرِفُ كَلِمَةً لَوْ قَالَهَا لَذَهَبَ عَنْهُ الَّذِي يَجِدُ : أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

«Мин кеше аларны әйткәч, һичшиксез, тынычланачак сүзләрне беләм. Алар: «Ләгънәт кылынган шайтаннан Ал-лаһыга сыенам».171

* Ачуланган вакыттагы гәүдә торышын үзгәртергә кирәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ وَهُوَ قَائِمٌ فَلْيَجْلِسْ ، فَإنْ ذَهَبَ عَنْهُ الْغَضَبُ وَإِنْ إِلاَّ فَلْيَضْطَجِعْ

«Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын».172

Әлеге сүзләрнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт – басып торучы кеше утыручыга яки ятучыга караганда үч алуга якынрак.

* Эндәшмәскә кирәк. Чөнки үзләрнең сүзләренә җа-вап итеп ул ачуын тагын да арттыра торган сүзләр ише-тергә мөмкин. Яки берәр начар сүз әйтәчәк тә, ачуы сүрел-гәч, шул сүзне әйткәне өчен үкенәчәк. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм: إِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَسْكُتْ «Әгәр берәрегез ачу-ланса, эндәшмәсен» – дигән.173

* Тәһарәт алырга кирәк. Чөнки ачу тән температура-сын югарырак итә. Ә су аны суыта һәм гадәти хәлгә ките-рә. Үзенең бер вәгазендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: أَلا إِنَّ الْغَضَبَ جَمْرَةٌ تَتَوَقَّدُ فِي قَلْبِ ابْنِ آدَمَ «Дөреслектә, ачу – Адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер ул».174

Моннан тыш, тәһарәт – Аллаһыны искә алуга бәйле булган гыйбадәтләрнең берсе. Ул вакытта кеше күңелендә ачу уты кабызучы шайтан артка чигенә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ الْغَضَبَ مِنَ الشَّيْطَانِ ، وَإِنَّ الشَّيْطَانَ خُلِقَ مِنَ النَّارِ ،



وَإِنَّمَا تُطْفَأُ النَّارُ بِالْمَاءِ ، فَإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَتَوَضَّأْ

«Дөреслектә, ачу – шайтаннан. Ә шайтан уттан яра-тылган. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын!»175

8. Аллаһ ризалыгы өчен ачулану.

Мөселманга котылу тиеш булган, шелтәгә лаеклы ачу – үзең өчен үч алырга теләү ул. Ә дин тыюлары бозылган-да, бозык эшләр күргәндә, кемдер гыйбадәткә салкын ка-раганда, мөселманга зарар китерергә теләгәндә ачулану мактаулы һәм кирәкле эш санала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قَاتِلُوهُمْ يُعَذِّبْهُمُ اللَّهُ بِأَيْدِيكُمْ وَيُخْزِهِمْ وَيَنْصُرْكُمْ عَلَيْهِمْ

وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَيُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ 

«Алар белән көрәшегез. Аллаһ аларны сезнең кулы-гыз белән җәзалар, аларны җиңәргә ярдәм итәр, мөэмин-нәрнең күңелен дәвалар, йөрәкләреннән ачуны алып таш-лар».176

Бер сәхабә әйткән: «Пәйгамбәр пәрдә артында утыр-ган кыздан да оялчанрак иде. Әмма ул үзенә ошамаган нәрсәне күрсә, без моны аның йөзеннән белә идек». Бохари.

Шулай ук, Пәйгамбәрнең беркайчан да ачуланмавы, ләкин Аллаһының тыюлары бозылса, бернәрсә дә аның ачуын баса алмавы риваять кылына.

9. Ачуланучы кеше үз гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш.

Ачуланучы кеше башка берәүнең әйберен ватса, шул әйбер бәясен түләргә тиеш. Белә торып һәм хаксыз кеше үтерсә, ул тиңдәше белән җәзалана кыйсас). Үзенең кө-ферлеген игълан итсә, ул тәүбә иткәнгә кадәр аны диннән чыгучы дип санарга кирәк. Берәр нәрсә белән ант исә, аның анты дөрес булачак. Талак әйтсә, аерылган санала-чак.

10. Хәдистә сөйләнелгән нәрсәләр:

Мөселман нәсыйхәт алырга, яхшылыкның төрле өлешләрен белергә, файдалы гыйлемгә омтылырга тиеш.

Моннан тыш, кешеләрне аз сөйләргә, күп эшләргә, яхшы үрнәккә ияреп үзеңне тәрбияләргә өнди.
Бөтен эшне яхшы эшләргә кирәк
16عَنْ أَبِي يَعْلَى شَدَّادِ بْنِ أَوْسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِ قَالَ :

إِنَّ اللَّهَ كَتَبَ الإِحْسَانَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ ، فَإِذَا قَتَلْتُمْ فَأَحْسِنُوا الْقِتْلَةَ ، وَإِذَا ذَبَحْتُمْ فَأَحْسِنُوا الذِّبْحَةَ ، وَلْيُحِدَّ أَحَدُكُمْ شَفْرَتَهُ وَلْيُرِحْ ذَبِيحَتَهُ

Әбү Ягълә Шәддәд бине Әүс тапшырганча, Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, Аллаһ бөтен эш-не яхшы итеп эшләргә боерды. Сезгә үтерергә туры килсә, яхшы ысул белән үтерегез. Корбан чалсагыз, яхшы итеп чалыгыз. Һәрберегез үзенең пычагын яхшылап үткенләсен һәм хайванны газаптан коткарсын».177

Әлеге хәдис – диннең нигезләреннән берсе. Ул Ис-ламның бөтен хөкемнәрен яхшы башкарырга боера. Эш-ләр бөтенесе дә ике төрле була: беренчеләре ризык табуга һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләргә карый, икенчеләре Ахирәт тормышына карый. Ике төрле эшне дә яхшы баш-каручы зур уңышка ирешәчәк һәм ике дөньяда дә бәхет-леләр арасында булачак.

Хәдисне аңлау

1. Бөтен эшне яхшылап эшләү кирәк. Ягъни, шәри-гатьтә билгеләнгән бөтен эшне төгәл һәм тулысынча эш-ләү зарури. Аллаһы Тәгалә әйткән:  إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالإِحْسَانِ «Дөреслектә, Аллаһ гаделлектә булырга һәм изге гамәлләр кылырга боера...»178وَأَحْسِنُوا إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ «Яхшылык кылыгыз! Дөреслектә, Аллаһ яхшылык кылучыларны яра-та».179

Яхшы итеп эшләү фарызны үтәгәндә дә, хәрамнан тыелганда да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә ки-рәк. Кеше эшләрен дөрес итеп – тулысынча һәм кагыйдә-ләргә туры китереп эшләсә, аның гамәлләре кабул булачак һәм юмарт итеп бүләкләнәчәк.

2. Яхшы итеп үтерергә кирәк.

Ягъни, үтерү тиешле кешене үтергәндә тиз һәм җи-ңел ысул белән үтерергә кирәк. Хак белән үтерүгә тиңдә-ше белән түләү кыйсас) һәм җинаять өчен үтерү худуд) керә.

а) Тиңдәше белән түләү җәзасын кулланганда гаепле-нең кыяфәтен бозарга ярамый. Үтерүче үзенең корбанын аңлы рәвештә ямьсезләгән булса да, ул җинаятьчене кы-лыч белән үтерергә кирәк. Мәлик, Шәфигый һәм Әхмәт җинаятьче корбанын ничек үтергән булса, аны да шулай үтерергә кирәк дип санаганнар. Әнәс разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Көмеш бизәнгечләр таккан бер кыз Мәдинә урамына чыккан. Ниндидер яһүд аңа таш аткан. Ул баланы Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына алып килгәндә ул инде үлем хәлендә иде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аннары:

فُلانٌ قَتَلَكِ «Сине фәлән үтердеме?» – дип сорады. Ул башын күтәрде. Пәйгамбәр өч тапкыр: فُلانٌ قَتَلَكِ «Сине фәлән үтердеме?» ­ дип сорагач, башын селкеде. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссәләм әлеге кешене китерергә боерды. Аның башын ташка куйдылар да, аны икенче таш белән суктылар».180

Сәүри, Әбү Хәнифә һәм имам Әхмәт үтерүчене кы-лыч белән генә җәзаларга кирәк дип санаганнар. Әхмәт икенче төрле фикер дә әйткән: үтерүче ничек үтергән бул-са, аны да шулай ук үтерергә кирәк. Ләкин корбанын ян-дыру һәм кыяфәтен бозу очраклары моннан искәрмә бу-лып тора. Мондый очракларда гаеплене кылыч белән җә-заларга кирәк. Чөнки шәригать буенча кешенең кыяфәтен бозу һәм яндыру тыела.

б) Көферлек өчен җәзалауга килгәндә, галимнәрнең күбесе гаепленең кыяфәтен бозуга каршы. Монда электән үк кяфер булган яки диннән чыккан кеше арасында аерма юк.

3. Тере затларны яндыруны тыю.

Бохари хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм башта ут белән җәзалауны рөхсәт иткән. Ләкин моны со-ңыннан тыйган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لا تُعَذِّبُوا بِعَذَابِ اللَّهِ «Беркемне дә Аллаһы Тәгаләнең газабы белән газапламагыз».181

Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, Пәйгамбәрнең ки-ңәшләре яндыручы бомбалар җибәрүне тыя торган киле-шүләрне узып киткән. Мондый килешүләр күп дәүләтләр тарафыннан үтелмиләр һәм кәгазьдә генә кала бирәләр.

Исламда яндыруны тыю кешеләргә генә түгел, хайван һәм бөҗәкләргә дә карый. Габдуллаһ бине Мәсгут сөйлә-гән: «Бервакыт без Пәйгамбәр белән яндырылган кырмыс-ка оясы яныннан узып киткәндә ул ачуланды һәм әйтте:

لا يَنْبَغِي لِبَشَرٍ أَنْ يُعَذِّبَ بِعَذَابِ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ

«Дөреслектә, кешегә беркемне дә Аллаһы Тәгаләнең газабы белән җәзалау ярамый!»182

Шуңа күрә, галимнәрнең күбесе хәтта бөҗәкләрне ян-дыруга да начар караганнар. Ибраһим Нәһәи: «Чаянны ян-дыру аның кыяфәтен бозуга тиң», – дигән. Өмме Дәрдә борчаларны яндыруны тыйган. Имам Әхмәт: «Тере балык-ны утта кыздыру ярамый», – дигән. Шулай ук: «Саранча-ны кыздыру кечерәк бозыклык. Чөнки аның каны юк», – дип тә әйткән.

4. Кайсы очракта хайваннарга ук яки башка нәрсә бе-лән ау тыела?

Монда хайванны нәрсәгә булса да бәйләп, аңа үлгән-че ук яки башка нәрсә белән кадау күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай эшләүне тыйган. Берва-кыт тавыкка таш атучы кешеләр яныннан узганда Ибне Гомәр: «Кем болай эшли? Пәйгамбәр галәйһиссәләм бо-лай эшләүчегә ләгънәт кылды», – дигән».183

5. Тере затларны мишень итеп куллануны тыю.

Әбү Һөрәйрә сүзләренә караганда, Пәйгамбәр башта ук атып, аннары аның итеп ашауны тыйган. Атарга теләсә, башка бугазларга, ә аннары атарга мөмкин икәнлеген аң-латкан.

6. Хайван бугазлауның яхшы ысулы.

Исламда хайван чалуның мөселман үтәргә тиеш бул-ган билгеле бер кагыйдәләре бар. Бу – бөтен нәрсәне дә яхшы итеп, йомшаклык белән үтәүнең кирәклеге турында кагыйдәнең гамәлдә кулланышы. Шул кагыйдәләрнең берсе нигезендә үтерү коралы очлы булсын, җан тизрәк чыксын өчен пычакны яхшы итеп кайрарга кирәк. Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһының Илчесе пычакларны яхшылап кайрарга һәм аларны хайваннарга күрсәтмәскә боерды. Ул болай диде: إِذَا ذَبَحَ أَحَدُكُمْ فَلْيُجْهِزْ «Берәрегез корбан чалса, аны тизрәк чалсын».

Әлеге кагыйдәләргә корбан өчен билгеләнгән хайван-га карата йомшак булу да керә. Әбү Сәгыйд Ходри разы-яллаһү ганһү әйткән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм сарыкны колагыннан өстерәп баручы кеше яныннан узганда болай диде: دَعْ أُذُنَهَا وَخُذْ بِسَالِفَتِهَا «Кола-гына тимә, ялыннан тот».184

Имам Әхмәт: «Хайваннараны корбан чалу урынына йомшак итеп алып килергә, пычакны яшерергә, аны чалу вакытында гына чыгарырга кирәк», – дигән.

Яхшы итеп чалу муендагы кан тамырларын кисүне күз алдында тота. Пәйгамбәр галәйһиссәләм шайтан сызы-гын калдыруны, ягъни, чалганда тирене генә кисеп, та-мырларны калдыруны тыйган.

Моннан тыш, хайванарны яхшы тәрбияләү – аларга артык йөк төямәү, сөтен сауганда баласына да җитәрлек сөт калдыру ул.

7. Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, әлеге хәдисне Исламның иң әһәмиятле нигезләренең берсе дип санарга була. Чөнки ул бөтен нәрсәне яхшы итеп эшләргә боера.


Тәкъвалык һәм күркәм әхлак
17 عَنْ أَبِي ذَرٍّ جُنْدُبِ بْنِ جُنَادَةَ ، وَأَبِي عَبْدِ الرَّحْمَنِ مُعَاذِ بْنِ جَبَلٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِ قَالَ : اتَّقِ اللَّهَ حَيْثُمَا كُنْتَ ، وَأَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ تَمْحُهَا ، وَخَالِقِ النَّاسَ بِخُلُقٍ حَسَنٍ

Әбү Зәр Җөндүп бине Җөнәдә һәм Әбү Габдеррахман Мөгаз бине Җәбәл сүзләре буенча, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: «Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык, на-чар эштән соң аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул».185



Хәдисне аңлау

1. Әлеге сүзләрнең әйтелү сәбәбе.

Бу сүзләр Аллаһының Илчесе тарафыннан Әбү Зәргә һәм Мөгаз бине Җәбәлгә киңәш итеп әйтелгәннәр. Төрле юллар һәм төрле сәбәпләр белән тапшырылганнар:

а) Мөгазне Йәмәнгә җибәрәндә Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән:

اتَّقِ اللَّهَ حَيْثُمَا كُنْتَ ، قَالَ : زِدْنِي ، قَالَ : أَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ

تَمْحُهَا ، قَالَ : زِدْنِي ، قَالَ : خَالِقِ النَّاسَ بِخُلُقٍ حَسَنٍ

«Кайда гына булсаң да Аллаһыдан курык». Мөгаз: «Тагын?» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «На-чар эштән соң аны сөртерлек яхшы гамәл кыл». Мөгаз: «Тагын?» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул!» – дип әйткән.

б) Әбү Зәр сөйләгән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа киңәш бир!» – дидем. Ул әйтте:

إِذَا عَمِلْتَ سَيَّئَةً فَأَتْبِعْهَا حَسَنَةً تَمْحُهَا ، قَالَ : قُلْتُ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ،





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет