«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе



бет44/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   40   41   42   43   44   45   46   47   ...   53

Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе


Яраткан язучымның иҗаты белән таныштырырга телим

Мин чәчәкләр җыям ил туена,
Мин матурлык эзлим гомергә!

Г. Афзал.

Без кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр тыңлыйбыз. Мәктәпкә килгәч, аларны үзебез укый башлыйбыз. Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар белән таныштыра. Безне куандыра, шатландыра, тормышны яратырга өйрәтә, яки, киресенчә, безне борчый, уйланырга мәҗбүр итә.

Язучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Язучының иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Ул сине тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, Киек Каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра. Кырыс, каты бәгырьле заманда да аның әсәрләрендә Наз һәм Матурлык саклана. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.

Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.

Минем халкым, татар халкы, шундый бөек кешеләрне бик күп тәрбияләгән. XX гасыр башы әдәбият мәйданында сүнмәс йолдыз булып балкыган һәм хәзерге көндә дә бик яратып укылган шагыйребез − Габдулла Тукай. Аның милли һәм социаль азатлык, халык азатлыгы өчен көрәштә туган шигырьләре, халык иҗатына зур игътибары, кызыклы һәм самими әкиятләре, туган илгә, туган телгә багышланган иҗаты бүген дә безне сокландыра. Тагын әдәбият аның күренекле вәкилләреннән Г. Исхакый, Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, М. Гафури, Ф. Әмирхан һ. б. язучыларның әсәрләре безнең зур мирасыбыз булып тора.

Әдәбиятта дәвамлылык, кабатлану, элгәрләр ачкан юлга тугрылык рухы көчле булса да, һәр дәвер аның үсешенә үз чалымнарын, үз бизәк-билгеләрен алып керә. һәр дәвердә иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар үз чорының кабатланмас илһам чишмәләре булып торалар.

Миңа бигрәк тә татар әдипләре арасында Илдар Юзеев иҗаты якын. Ул үзенең көчен төрле жанрларда сыный. Безгә танылган драматург, шагыйрь һәм поэмалар остасы булуы билгеле. Аның әсәрләренә битараф булу мөмкин түгел. Чөнки Илдар Юзеев җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә, Иделгә, Агыйделкәйләргә гашыйк. Шуңадыр аның шигырьләре яшьлек рухын чагылдыра. Язучының җырлары да, моңнары да, хыял-омтылышлары да Яшьлек, Мәхәббәт, Яз турында.

Җаны мәхәббәттән яралган язучы дөньядагы һәрнәрсәгә: алтын көзгә дә, бөдрә талга да, йөгерек дулкынга да сокланып карый. Аның күңеле − чиксез урман. Ул эзли, таба, күккә аша, сөя, шаша... Язмыш колы булып, җил кай якка иссә, шунда таба авып яши алмый. Еллар аның йөзендәге сырларын арттырса да, язучы күңеле япь-яшь. Ул һаман матурлыкка гашыйк.

Илдар Юзеев татар әдәбиятына сугыштан соңгы елларда тын гына агып яткан шигъриятне сискәндереп, көтмәгәндә генә керде. Егерме яше әле яңа гына тулган шагыйрь тиз арада яшьләрнең яраткан язучысына әйләнде.

Илдар Юзеев «Таныш моңнар» поэмасында шул чор егет-кызларның рухи дөньяларын, яшьлек хисләрен дәрт белән, ихлас җылылык белән ачып бирә. Бигрәк тә, Зөфәр белән Резидәнең мәхәббәте И. Юзеевка хас бер иплелек, нәзәкатьлелек белән сурәтләнә.

Сирень яфраклары Резидәнең


Иңнәреңә килеп сарылды.
Зәңгәр күктә, айга юлдаш булып,
Тагын яңа йолдыз кабынды.

«Илдар Юзеевның иҗаты башыннан алып ахырына кадәр яшьлек турында, аның чордашларыннан бу теманы аның стихиясенә кереп, үзенең романтикасына әйләндергән башка бер шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак», − дигән Сибгат Хәким моннан егерме биш ел элек. Аксакалның сүзләре дөрескә чыкты. И. Юзеевтагы яшьлек дәрте һаман шул килеш, шигърияте дә яшьлегендәге шикелле үк. Күрәсең, «язучы күңелендә кыш та булмый, кар да яумый» дигән сүзләре белән Г. Тукай мең тапкыр хаклыдыр. Без моны язучының һәрбер әсәреннән ачык күрә алабыз. «Фәрит-Фәридә», «Миләүшә», «Өчәү чыктык ерак юлга» кебек поэмалары, яңа лирик шигырьләре, җырлары моңа мисал булып тора. Яшьлектә булган күңел күтәренкелеге, күңел байлыгы белән мөлдерәмә ул әсәрләр яшьләрнең рухи байлыгына әйләнделәр.

Яшьлек − кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл бер чоры. Аның шигырьләре дә яшьлектәге кебек борылмалы, сыгылмалы.

Егет бәхет эзләп киткән, ди,


Ике юл чатына җиткән, ди,
Баганага такта кагылган,
ә тактага болай язылган:
«Уңга китсәң − авыр, әмма
сулга китсәң − җиңел, әмма
бәхет синнән качар», ди икән, −

дип яза шагыйрь.

Ә икенче бер урында ул, челтерәп аккан тау чишмәседәй, уйнак, дәртле, тынгысыз, кирәк җирендә ләйсән яңгыр кебек йомшак, назлы. Шушы үзенчәлек «Өчәү чыктык ерак юлга» кебек поэмалары, яңа лирик шигырьләрендә дә ачык сизелә.

Юк,
исемдә,


бар да исемдә.
Бер класста укып йөргән чаклар,
тау башына йөгереп менгән чаклар,
Әйе, исемдә...
Су өстендә чалкан яткан чаклар.
Бергәләшеп җәя тарткан чаклар.

Язучының хискә бай поэмалары, шигырьләре укучы күңеленә хуш килде. Аның иҗаты акрын гына сызылып аткан җәйге таң шикелле, һаман яктыра, нурлана барды. Ул татар шигырен үзенчәлекле, көчле рухлы поэмалар белән баетты.

Ул дөньяга һәм табигатькә гаять игътибарлы, үтә сизгер һәм күзәтүчән мөнәсәбәте белән аерылып тора. Әйтик, түбәндәге юллар очраклы рәвештә генә язылмаган:

Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп:


Алтын көзгә,
Бөдрә тупылга,
Көләч айга,
Йөгерек дулкынга, −
Һәрнәрсәгә карыйм исем китеп,
Тәүге тапкыр күргәндәй итеп.

Шул рәвешле, тормыштагы һәр яңалык, һәр үзгәреш-яшьлек, мәхәббәт һәм язның бер төсе буларак − аның тынгысыз күңелендә урын ала.

Язучының 70 нче еллар лирикасы көчле драматизмга да, эпик киңлек һәм фәлсәфи тирәнлеккә дә бай. Гуманистик төшенчәләр белән сугарылып, шагыйрь җәмгыять проблемаларын фәлсәфи якын килеп чишәргә омтыла. «Соңгы сынау», «Тынлык белән сөйләшү», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Очты дөнья читлегеннән», «Язылмаган поэма» кебек әсәрләрендә кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә, туган җиренә, иле-халыкның какшамас бердәмлегенә дан җырлый.

Бу әсәрләрдә уйланма геройлар белән беррәттән, олуг шәхесләр − Г. Тукай, М. Җәлил, Х. Мөҗәй, Ф. Кәрим, Бәхтияр Канкаев, Ян Юдин һәм башкаларның образлары җанлы итеп бирелә.

Илдар Юзеев, һәрнәрсәне йөрәге аркылы үткәреп, үзенчә уйлый, үзенчә фикерли: тынлыкны, дөнья шау-шуын да тыңлый белә. «Тынлык белән сөйләшү» поэмасында ул тынлык белән сөйләшә. Космик киңлекләргә кулларыбызны сузган гасырда, көн саен тартыш барганда, сәгать саен өскә ишелеп торган яңадан-яңа фаҗигале хәбәрләр ташкынында тынлык-тынычлыкның кадерен белү − зур нәрсә ул.

Җир-Ана өстеннән күпме кайгы-хәсрәтләр узды, безнең аларны онытырга хакыбыз юк! Ирешкән казанышларыбыз белән шапырынып, үтә төчеләнеп күпме кычкырдык − безнең моңа хакыбыз булмаган. Илдә көн саен кан коюлар булып торганда, без гамьсез була алмыйбыз. Шуңа күрә дә язучы иҗатында Җир-Ана телгә килеп безне кисәтә.

«Таш диварлар авазы» поэмасында язучы X гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр тоткынлыкта һәлак булган бөек шәхесләрнең язмышларын өйрәнеп, шуларга анализ ясаган. Шагыйрь символик образлар ярдәмендә төрмә диварларын сөйләтә.

Поэмада ташлар, дивар, агымсу, җир үзе телгә килеп, тарихи шәхесләр турында сөйлиләр. Коллар төзегән таш диварлар тетрәндергеч серләр ача. Әсәрдә берсеннән-берсе аянычлы кеше язмышлары сурәтләнә. Без кайчандыр тарихлардан гына укып белгән вакыйгалар талантлы шагыйрь каләме белән җанлана.

1980 нче елда Илдар Юзеевка «Таш диварлар авазы» поэмасы һәм «Өзелмәс кыллар» исемле китабы өчен республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. Язучының бу әсәрләре Туфаннар, Хәкимнәр биеклегенә тиң.

Илдар Юзеев иҗатын музыкадан, җырдан башка күз алдына китерү кыен. Әйтелмәгән мәхәббәт хисен, сагышны, өзелеп сөю хисен җыр төгәлрәк җиткерә. Гармун «Таныш моңнар»дагы Зөфәр кулыннан күчеп килгән кебек тоела. Изүләре ачып гармун уйнаучы И. Юзеев үзедер кебек. Бу егетләр күңелендә бары җыр, ниндидер бер көчле ашкыну бар кебек. Алар шул боз кисәге өстендә, аның барлыгы турында бөтенләй уйламыйча баралар шикелле. Шушы бер күренеш күңелдә әллә никадәр хис уята. Шуның өчен дә шигырь безгә бик якын һәм кадерле.

Җырга, моңга мәхәббәт − табигый матурлыкка, туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы ул.

Әйтәләр якташлар: син җырчы:


туган як турында җыр чыгар,
Белмиләр: үзләре җырчылар,
каеннар,
усаклар, чыршылар.

Илдар Юзеев − халык теленнән төшми торган уңышлы җырлар авторы. «Төнбоек», «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Шофер», «Мәтрүшкәләр» шикелле җырлар халык илһами тудырган лирик әсәрләр белән бер дәрәҗәдә йөриләр. Бу җырлар 60 нче елларда ук язылган. Бүген күпләрнең яшьлек хатирәләрен искә төшереп яңгыраса, кем өчендер әле дә дөрләп торган хис учагы, күңел һәм җан юлдашы булып калалар. Димәк, җыр картаймый, җыр яши, җыр дәвам итә...

Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар,
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар.

Шулай ук, ул бәхетле әдип. Аның әсәрләрен яратып укыйлар, яратып тыңлыйлар, яратып җырлыйлар, яратып карыйлар. Уйчан һәм моңлы, дәртле һәм назлы шигырьләре сине бик тиз үз артыннан ияртә, олы хисләр дөньясына алып керә.

Язгы ташуларда
Аккан бозга басып,
Икәү килә елга буйлатып,
Берсе җырлый шашып,
Изүләрен ачып
Икенчесе килә уйнатып, −
Сау булыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар,
Таң атканда инде булмабыз...

Язгы сулар кебек ярсып ташкан хисләрне, яшьлек ашкынуын шулай шагыйранә әйтеп бирә икән, ул юлларның авторын нигә халык үз итмәсен дә, шагыйрем дип, аның шигырьләрен көйгә салып нигә җырламасын ди... «Ике малай китә армиягә» шигыренә яшьләр тарафыннан көй язылган икән, бер дә гаҗәп түгел. Димәк, И. Юзеев сүзләренә язылган җырларның байтак булуы һәм аларның халык арасында яратып җырлануы да һич очраклы түгел.

Чишмә ничаклы тирәннәнрәк күтәрелсә, аның суы да шул чаклы тәмлерәк, саф һәм салкын була. Тирән җир катламыннан бәреп чыккан бәрәкәтле чишмә суы кешенең тәнен сихәтләндерә, көчен-дәрманын арттыра, кәефен күтәрә. Шуның шикелле И. Юзеев әсәрләрен укыганнан соң, минем кәефем күтәрелә, ул минем күңелемне сихәтләндерә.

Әдәбият үз канаты астына бик күп яшь язучыларны алып тора. Бүгенге көндә дә татар әдәбияты зур адымнар белән алга бара, ул халкыбызның горурлыгы.

Халкым минем-моңлы халык,
Җор халык һем җырлы халык, −

дип әйткән Р. Сибгат. Бу, дөрестән дә, шулай.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   40   41   42   43   44   45   46   47   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет