БУШЛЫК
Өмет учагында бу күңелләр
Җылындылар хәтта суыкта,
Туйлы бәйрәм булган яшәешләр
Калдыргалап китте сагышта.
Яшиселәр-яшьнәселәр алда
Иде һаман, һәр таң кояшы
Канат бирә иде, дәртле җанда
Гүя сандугачның оясы.
Күз ирешмәс биеклекләр чүгеп,
Үрләр арты үрләр менсәк тә,
Меңме кабат күрмәгәнне күреп,
Яралары калган йөрәктә.
Өмет учагында хисләр яна
Җылытырга теләп бәндәсен,
Җан түрендә сандугачы кая —
Ташлап очкан әллә оясын?
ЮГАЛТКАНЫМ
Бар тапканны мең югалту белән
Яшәлгәндә, тормыш җаена
Тәгәрәгән арба күчәреннән
Ычкына да китә, егыла.
Бер тапканым шулай олы булган,
Гомерлеккә, ахры, җитәрлек...
Синең хәлләр ничек, безнең турдан
Хәл калмаган әллә үтәрлек?
Табынганым идең, югалтканым
Мең дә бердер, артык булмаса,
Бу күңелдә янган хис вә шаукым
Нурларында күзләр камаша.
Онытылып алдым, бәхетемнең
Туй атлары үтте җилдереп,
Тапканымны ни кат югалтканым
Санау белән булмый кайтарып.
ЯҢА ХАЛӘТКӘ ИРЕШҮ
Син алай ук сөйләмәсәң иде
Булганнарга кушып юкларны!..
Көннәремә дәрт ширбәте иңде,
Хәтер бәрәкәте югалды.
Күтәргәнең ярты дөнья булыр,
Кече калып назлы минутың,
Сине генә түгел, йолып алыр
Хәтта мине шушы дәрт утың.
Очыныр җан дөньялыкның калган
Өлешенә сыя алмыйча,
Безне айкар сүздә йөргән ялган —
Тимер бәдән, хәле — камырча!
Дәрт утында кабат пешәр өчен
Еллар кирәк булыр, минутның
Базары юк чаклар, җуеп көчең,
Яшәү хакын инде оныттым.
ИЛ КАДЕРЕН ХАКЛАУ ГАЛӘМӘТЕ
Ир кадерен хакладылар микән,
Җан кадере сәбәп идеме?
“Ир кадере — илдә!”— дигән сүздән
Хатыннарның ташый Иделе.
Иңнәрендә чорлар күтәрелде
Хатыннарның, сугыш афәте
Җаннарынмы аз измәгән иде,
Калган иде әллә сихәте?
Шул буынның балалары идек,
Сүз куәте телгә җитмәде,
Кадерләрен илнең өстен күрдек,
Күз яшь иде хәтта икмәге.
Безләрме ул ихтыярсыз булдык,
Әмма шөкер иттек язмышка?
Яманлыкка юрый да белмәдек,
Ә өлешләр — җәфа-сагышта!
ГОМЕР — БӘЙРӘМ
Бәлки әле гомер барышында
Җыелган ул чәчәк бәйләмнәре
Бу күңелнең уклы кортларына
Булгандыр да татлы кәрәзләре…
Балы сыман шулар тама микән
Күзләремнән шигырь дәфтәренә?
Ир елагы дан сораса илдән,
Хәйран итәм аның афәтенә!
Кайнар йөрәк туңган хисләрне дә
Кайнатырлык булган, әгәр якса...
Тынып калган чакта кичләремдә
Салкын уйдан күтәрелә яка.
Чәчәкләрне алар шиңдермәсен,
Бәйләм-бәйләм, өем эче — бәйрәм!
Иштең, ахры, күңел каланчасын,
Кортлы җаным тәмам кечерәйгән.
ҖИҢҮ ХИСЕ
Күңел күгемдәге ул йолдызның
Нурларында балкып көннәрем,
Мин үзем дә дөртләп ут кабындым,
Бу әлегә тәүге януым.
Мәшрикъ белән Мәгърип кушылырлар,
Хәбәрләшер тау һәм кыялар,
Мең йөрәкләр аша хисләр узар,
Ишекләрен ачып куярлар.
Мондый сафлык күптән иңмәгәндәй,
Бу дуслыкка хәйран үзем дә,
Урамнарда сәламләшү дәррәү,
Урамдагы шатлык — өемдә!
Күңелдәге өмет йолдызымның
Чыккан көне дөнья йөзенә,
Чиге булмас кебек бу балкуның,
Караңгылык иңмәс инде дә!
ХАКЫЙКАТЬ ҖАЕ
Хакыйкатьтән өстен кебек кенә
Тулган айдай якты сүзләрендә
Адаштылар, без дә шушы көндә
Башны куйдык сагыш түмрәненә.
Сукыр тиен икән бар бәябез,
Ә без дулап базар таләп иттек,
Пот алдында икән баш иябез,
Җан түрендә иманыбыз китек.
Хаклык әгәр кул җаенда булса,
Чыкмый калмас идек без өстенгә,
Икеләнү үзе җанны кисә,
Кайта барып дөнья үз төсенә.
Ташып чыгып чорлар күбегендә,
Саегаеп калган зар кайнары,
Хакыйкать ул ялгыз үзе генә
Була алмый, күңел — кайтавазы!
ГОМЕРЕМ САГЫШЛАРЫ
Бу сагышны белмәдем мин
Тоткын итеп аласын,
Мәхәббәт тулган йөрәкнең
Утта янып торасын,
Үземә диеп сөйгәннең
Ятка насыйп буласын.
Нигә шулай ышандырмак
Булып дөнья маташа?
Тәкъдиремдә юллар ерак,
Максатларым алмаша,
Тузган читек, яланаяк —
Сагыш томаны аша!
«Кем идең, кайларда йөрдең?» —
Каеннар да эндәшә…
«Җырлап үт миңа да серең!» —
Янда җилләр сөйләшә,
Болыннарда чәчәк җыйдым —
Күктә кояш көнләшә.
БУ ЯШӘЕШ ДӘРТЕ
Яшәештә якты көне булып
Хәтеремдә калган кичәләр,
Күкләрендә йолдызлары тулып,
Гомер түрләренә үтәләр.
“Син онытма!” — диеп әйткән идең,
Догам булган ахры, һаман да
Шул күкләрне айкап очар идем
Кояш нурларында таңнарда.
Өмет җебе өзелгәндәй булып
Зеңләп куя, алып йөрәкне...
Агаргамы ярдан-ярга тулып
Сине-мине тормыш өйрәтте?
Онытмаган идең микән үзең?
Бу гомерләр тормыш җаенда
Ерак йөртте, һаман шул ук сүзең
Торып калган хәтер саенда.
ТЕЛӘК — ҮТЕНЕЧ
Ачулансаң, сөягемә кадәр
Өшермен күк, минем кемлекне
Синең кебек танучы юк мәгәр,
Күңел язы күптән кибекте.
Бу кайнар кан элек кенә иде
Көннәремә булды юлдашы,
Минем каен күптән башын чөйде,
Тәнем буйлап тынлык юл алды.
Сүз җылыңда җайланырга теләп
Киләм һаман синең учакка,
Гайбәтчеләр алса бераз иләп,
Берни булмас миндәй бурлакка.
Тик син генә тәүбә-үтенечне
Кабул итеп, шәфкать ишегең
Көннәремә ачып, бар эшемне
Афәринлә — шушы теләгем!
ЮЛ СӨРЕШЕ
Мин бәлки дә әллә кемнәр булып
Күренәмдер назлы күзеңә,
Мине элек, үртәп, пәри, диеп
Әйтә иде дуслар юри дә.
Инде сиңа мирасмы шушы сүз?
Шаяртуга исәп итмәвең
Диеп беләм... Калды миндәме йөз,
Ясадыңмы тәмуг кисәвең?
Чор утында пештек, йөрәкләрне
Күмер итеп кайнар мич өчен,
Заманадан өстен чыккан ирне
Күрсәтегез, сыныйк бар көчен!
Әллә кемнәр була алыр җае
Бардыр инде, тормыш — диңгез ул,
Күкләремә чыкты тулган ае,
Юлларымда ап-ак тигез юл!
Октябрь-ноябрь, 2002.
Достарыңызбен бөлісу: |