ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет14/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   39

«СӨЙДЕРГЕЧ БЕТИЕ»

Бәхетемә юрадым,

Күрелгән төш —

Тәгәрәде күңел йомгагым…

Күземнән төш!

Күземнән төш!


Энҗе икән, ә мин аны

Күз яшем дип сөрткән идем —

Дөньялыкта нинди саны

Мәхәббәттән киткән ирнең?


Еракмы юлың?

Якында —


Дәшкәнем асыл сыйрак,

Ничәләр пеште ялкында,

Син генә булдың елак.
Күңелем күпере аша

Тәгәри уй йомгагы,

Төгәл хәтер дә адаша,

Купса хисләр уйнагы.




СӘГАТЬ-МИНУТ

Дәшмә, мине үт,

Мин ут минут…

Бер үбүдән коелды кар күктән,

Мөгаен да мин салкын ут,

Янып беткән күптән!


Дәшмә: «Мине үп!»

Мин юк минут…

Бу качуга кояш көлде күктән,

Мөгаен да ул тәмуг юк,

Янып беткән күптән!
Дәшмә: «Миңа үт!»

Мин уй минут…

Ул керүдән яңгыр иште күктән,

Мөгаен да бу бетмәс уй

Янып беткән күптән!
Дәшмә, мине үт,

Мин җан минут…

Бер китүдән көн ишелде күктән,

Мөгаен да дөньяда җан

Янып беткән күптән!

17.05.02.

АКТА-КАРАДА

Без бәхетле булырга да тиеш

Түгел әллә, татар баласы

Итеп яратканга, Ходай, һич иш

Килмәде бу дөнья каласы.
Ватан, дидек, телсез калдырса да,

Туфрак, дидек җанны өзгәләп,

Илем, дидек, улым, димәсә дә,

Йөрәкләрне ташка бәргәләп.


Иминлектә җилек суырылды,

Дәһшәт килсә, җанны кызганмый,

Каннар белән җирләр сугарылды

Бер адым да артка кузгалмый.


Аны, димим, моны, дим дәгъвада,

Һаман көтәм: торыр вәгъдәдә,

Ай һәм кояш очрашкан ул мәлдә

Бер-берсенә тоткын гамәлдә!



Май, 2002.

КҮҢЕЛ КҮТӘРЕЛҮ

Күтәрел, сүнмәсен күңел,

Яктырсын көн нурында,

Дөньяда кара аз түгел

Карар булыр урында.
Азмы тилмертте гасыйлык,

Азмы яшь аккан күздән?

Син инде белдең — авырлык

Һәм нәрсә җиңел кулдан!


Җәннәте Ирам бакчамы,

Әллә уй җитмәгән өй?

Миндәйләр анда барсамы,

Ялгана, диләр, бар җөй.


Күтәрел, күңел, сарайлар,

Күкләрнең өсләренә,

Бар әле, ачса ишекләр,

Керәсең эчләренә!




ҖАН АШУЫМ

Актык тамчы хисләр ермагында

Ташып чыгар булсам бүселеп —

Аз булдымы мәҗлес түрләрендә

Йөрелгән чак тәмам ишелеп?
Алар монда мәдхияләр укып,

Анда гайбәт белән картайды,

Тоем дигән атлар камыт чөеп,

Сизем дигән арба таркалды.


Киселгәннәр кисәк-кисәк була,

Бөтенәя алмый интексәң,

Үткәнеңдә киләчәкне уйла,

Азлар йөри иде итекчән.


Тоем аты тезгененә басты,

Холыклары бераз таралып,

Көтеп ала ишекләрен ачты,

Һай җанашым, таңдай яралып!




КАНӘФЕРЛӘР ГЕНӘ

Наз аңкыган көннәр яктысында

Мин югалдым гомер хаклыгында,

Хакыйкатьнең тәрәз шакуын да

Сизми кала күпләр ваклыгында.
Ил дәртендә көннәр чәчәк атсын,

Җан дәртендә хисләр көч алып,

Уң һәм сулым һәрчак наз балкысын,

Шәфкатенә бәхет кушылып.


Без өметтә, гүя элеккесе

Бүгенгедән булган яманда,

Ничә телем йөрәк һәм кискесе —

Һаман кала бармыйк ялганда.


Өмет — алдый, ычкындырмый гына,

Кычкырдырмый гына атлата…

Күзләрдәнме тамган яшьләр кына,

Канәферләр булып чәчәк ата?



ДӨНЬЯ БӘҺАСЕ ВАКЫТ БУ

Шәл ябынды ак каеннар,

Бизәнде алмагачлар,

Бакчаларга сыенганнар

Авыллар,

Ак күмәчләр

Өстәлнең түрләрендә;

Шәһәрнең такыр юллары

Үрдән болай күренә,

Кайталар кызы-уллары

Сабантуй бәйрәменә —

Тамаша күңелемдә!


Җырга сусаган, хисләрнең

Ашкынып ташуыннан

Яңарган күңел түренең

Чәчәкле бакчасыннан

Чыгарсың, челтер чишмәдә

Чулпы зеңләгән сыман

Дәшәрсең, безнең йөрәккә

Дөньялык үзе сыйган!



Июнь, 2002.

ГОМЕРЛЕК СӘФӘР

Күзләреңдә ут уйнады, сагыш

Балкып янды өтеп йөрәкне,

Безнең еллар океан булып агыш,

Куа илтеп тормыш корабны!
Адашмаска маякларны барлап,

Кыйбла ягын даим турылап

Күп йөрелгән инде урап-урап,

Җилләрендә җанны тугылап.


Ни әйтерем булыр, ни ишетеп,

Ишелепләр киткәч күңелем,

Ярты дөньям калырмы кителеп —

Ничәнче кат урап килерем!


Океаннарны чыгам, диңгезләргә

Кереп китәр булып җай гына...

Саныйдырмы мине изгеләргә,

Куаргамы тагын җыена?




НЕЧКӘ БИЛ

Назлы караш талларыңа

Кунып шигырь сандугачым,

Җитә барып шашынуга —

Мең яндырды җан учагын!
Төн хәтере көнгә җитте,

Итәк җыйды истәлекләр,

Уй җиләсе алып китте

Күңелемне күтәрепләр.


Назлы караш талларыңның

Толымында — еламсык җил,

Юкларымның-барларымның

Дәрәҗәсе — наз нечкә бил!


Төн хәтере көнне кисте —

Саташулы төштән битәр:

Сандугачлар җырга күчте,

Наз карашың җанны үртәр.



Июнь-июль, 2002.


ИСТӘЛЕКЛӘР

Юк та бугай олы хәтеремнең

Китап итеп сөйләр сүзләре,

Аз түгелдер кече бәхетемнең

Канат җәеп очкан көннәре.
Аз түгелдер, хәтта артык булыр

Юк белән буш калган чакларым,

Күзләремә көннәр ургып тулыр,

Табалмыйча калып хакларым.


Сан өстене бәя куйган сыман

Базар эзләр — хакын югалтып,

Безнең буын тарихларны узган:

Ташып, кыяларын кузгатып.


Ә батырлар күбәючән алар,

Табылучан хәтта хатирә,

Олы сүзләр кече җанны ялар,

Шыттыруга барып, арттыра.



Июль, 2002.

ЗАР КАЛАНЧАСЫ

Зарга калдым җыр эченә ишелеп,

Бу сагышта сөенечем киселеп,

Юрасалар, бәхетләрең бар, диеп,

Яныма киләсең нурга киенеп!
Ишелә көн тәрәзәгә сыялмый,

Күләгәмне йөреп кояш узалмый,

Ак болытлар күңелемә оялый,

Йөгерә тау, диңгез килеп кочалмый.


Зарга калдым — төшләр күреп уянып,

Яхшыны да сагышыма юранып,

Күкне үбәр чакларыма куанып,

Әмма күңел китте әле югалып.



Август-сентябрь, 2002.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет