ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет18/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   39

ЙӨРӘК СҮНҮ

Йөрәк дәртем тулып күчсен диеп

Күзләреңә салдым карашым,

Ә син анда башкаеңны иеп,

Уйларыңның йоттың барчасын.
Яз җитүгә кабат уяналар

Агачлар да, шытып чәчәкләр,

Күбәләкләр канат кагыналар,

Моңга күмеләләр тирәкләр.


Хәтта шушы язлар уяталмас

Әллә инде йөрәк дәртеңне?

Түрләреңдә уйный ничә кояш,

Үзәкләрең генә өздеңме?


Йөрәк дәрте пыскып калды, һаман

Көйрәп кенә тора, кабынып

Киткән булса, көле калып, аннан

Бетәр идем тәмам арынып.



ЕРАККАРАК КИТЕШ

Синең өчен күктән йолдызларны

Алып бирер сыман тоелган

Булсам әгәр, инде мин юләрне

Гафу итсәң иде бүгеннән.
Хаталарым баштан ашып үскән,

Саклануда гына җае аз,

Узып булмый тормыш таләбеннән,

Күкләреңдә күптән аең — наз!


Уеңа да алыр өчен хәтта

Сәбәп юктыр сыман, яшәеш

Шаулы дулкыннары белән тарта,

Ераккарак китеп бу килеш.


Бу килүдән көнгә кереп арып,

Һаман төнгә калып барылган,

Бирәлмәдем хәтта йолдыз алып,

Борылмадым киткән юлымнан.




ХӘТЕРНЕҢ БЕР МИЗГЕЛЕ

Ак бураннар белән килеп кердем

Кара көздән якты кышларга,

Үзгәрүчән бар да, язда идем —

Сине минем белгән чакларда.
Элеккечә кичке уеннарга

Дәшәргә дип күңел бүлмәмә

Шакымыйча килеп керсәң, шунда

Хыялларым меңгә төрләнә.


Язга күчәм, уйның киртәләре

Булмый икән, чәчәк болыны

Өсләрендә йөзгән күбәләге

Икәнсең син, белсәң дә моны —


Мин бары тик бүген генә аңлап

Хәйран иттем, кышның карлары

Ак чәчәкләр булып ява, урап

Кайтып килдем әле язларны.



ӘКИЯТ КӨЧЕ

Яшәешкә мәгънә бирү өчен

Легендалар кирәк, әкият,

Кемнәр таный алды алар көчен —

Табышлары булды хакыйкать!
Сирәкләргә мөмкин, ахрысы,

Әкиятнең табу асылын,

Кешелекнең бөтен матурлыгы —

Таянычы итү акылын!


Әкият ул хисләр болынында

Утлап йөрүләре акылның,

Болар мәгълүм иде борынгыда

Һәм асылы килер гасырның.


Бер көнлек бу гомер әкияттә

Мәңгелеккә аша, мәгънәгә,

Кешелекнең дәрте шул хикмәттә

Бәрәкәт һәм бәхет кинәнә.



ҮЛЧӘНЕШ

Безнең хәтер күңел базарында

Булган байлыкларын саталмый

Кайчан әле гаҗиз калды, санда

Бәяләрне зурдан тотылмый?
Очсызланган хаклар булган икән,

Гафу, дуслар, ансы өченгә,

Күпләр иде әмма саннан үткән,

Азлар калды һаман көчендә.


Кемлек белән йөрүләрдә барса,

Адашып бу дөнья хәлләре,

Тәгәрәтеп алып китеп алга,

Беркөн басып үтә мәгәре.


Гыйбрәт иде безгә элгәреләр,

Күз ачтырган алар һәммәсе,

Инде гыйбрәт яшьләр өчен безләр,

Әйтмәсә дә үлчи гамәлне.




ХИСЛӘР ҮЛЧӘМЕ

Хисләр бөек акыл сынавының

Киртәләрен үтеп китсәләр,

Замананың авыр үчекләвен

Тамчысына кадәр күрсәләр —
Хисләр — бөек, алар белән бергә

Бөекләнә адәм баласы!

Килешәме инде затлы иргә

Коры хистән йөрәк ярасы?


Хисләр — бөек, акыл бизмәнендә

Мәгънә берәмлеген барладым...

Эзләгәнем нәрсә? Тапканым да

Югалтканым икән, аңладым!


Хисләр — бөек, әмма берни түгел

Акылыңнан узып китсәләр,

Безнең өчен, хәтерлисең булыр,

Ачылып бара иде кичәләр.



ТЕРГЕЗЕЛМЕШ

Мең төрле сүз, һәркем хакыйкатьне

Үз кирәге аша аңлата,

Берәүләрнең күкрәк җәрәхәте

Икенченең җанын каната.
Бөек холык ияседәй һәркем

Аңлатырга әзер әдәпне,

Ә югыйсә бер хак — кеше күркен

Югалтмаска азлар өйрәтте.


Без эзлибез көннән көнгә үтеп

Хакыйкатьне, гүя ул читтә,

Әмма күптән черер хәлгә җитеп,

Үзебез дә ята ул биктә.


Үз кемлеген таный алучылар

Хакыйкатьне күптән таптылар,

Йолдызлары белән чиксез күкләр

Төн түрендә учак яктылар.



КЫШ ХӘТЕРЕ

Дуслык белән уйнар чактан узып,

Бәһа итеп кемнәр кемлеген,

Күңел сүрүләре күптән тузып,

Оныттык һәм җанның кимлеген.
Без — яшәдек, шөкер Ходайга да,

Күрсәтте ул, бер кат күргәнне

Һичкемгә дә тели алмыйм, хәтта

Насыйп иткәләсә түрләрне.


Хәерлегә булсын, ни сүзем бар

Аннан ары китеп узарлык?

Бу йөрәктә куәт — илдән узар,

Диңгезләрне кысып кочарлык.


Яши белдем, димим, андый дәрткә

Бик сирәкләр ия булганнар,

Урамыма ап-ак карлар төшә

Һәм башланыр инде бураннар!



ТӘХЕТ-БӘХЕТ МӘСЬӘЛӘСЕ

Вакыт ташкыннары алып китте

Яшьлегемнең җырлы көннәрен,

Миңа бары фәлсәфәсе калды

Тузгып очкан гомер көленең.
Янмадык, дип кемнәр әйтер икән?

Гасырга тиң безнең елларны

Үтсен әйдә, киерсен дә җилкән,

Кичә барып ташкын суларны.


Хәвеф дәрте йөрәкләрне киссә,

Холыкларда заман чүкелде,

Төзек-төзек еллар җимерелсә,

Асларында ханнар изелде.


Яңалары баш калкытыр,

Халык


Хан-патшага кытлык күрмәгән,

Хуҗа була алса иде — барлык

Догам шушы ханга үземнән.

ҖӘННӘТКӘ КЕРҮ

Юри сөйләдеме, әллә чыннан —

Дөнья шулай миңа борылып?..

Тотып кына бары кулымнан

Алып китәр ялгыз аерып

Мескенлектән,

Сукбай халәтеннән,

Җәфалары белән кайрылып

Калыр тәүге тормыш,

Үзгә юлдан

Җәннәтләргә җитәр барылып.

Хәтерлисең, борынгылар сөйләп

Калдырганнар иске китапта,

Элекләрне җирдә җәннәт буйлап

Йөрегәннәр җылы кочакта

Ирләре дә, хатыннары да...


Моны бары безнең өчен уйлап

Тапканнардыр, димә, сүз — хата,

Мәгәр шулай булмый калса чынлап,

Кимәс иде адәм киез ката.



ҖАНЫМ ҖЫЛЫСЫ

Сыкы иңде, ак кар урамнары

Булып калды көзге иртәләр,

Ноябрьнең суык бураннары,

Кузгалабыз әле, димиләр.
Чәчәк атты күңел яктысында

Истәлекләр җыйган болыным,

Бәхет иде хисләр ялкынында

Кояш булып балкып калуым.


Яшьлегемнең якты таңнарында

Ялгыз түгел иде йөрәгем,

Синең очкыныңнан кабындым да

Көлемәчә инде көйрәвем.


Бу кышларга керү берни түгел,

Янар яшьлегемнең җылысы

Озак әле, озак канда йөрер,

Мәхәббәттә җанның олысы!






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет