ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет30/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   39

КЫЯФӘТ БОРЫЛМАЛАРЫ

Онытсаң да була инде мине,

Париж түгел, хәтта Истанбул

Исәбендә йөрмим, хәтер җебе

Өзелсен дә чыксын истән ул!..
Яратканмын, имеш... Кем сөймәгән?

Кем кермәгән сагыш утларына?

Эһ ул утлар, ә мин янып көйгән

Генә түгел гомер юлларымда.


Бәлки сөйләр, сүз иреге бездә,

Туң йөрәкле ирдәй булганмындыр?

Буем җитми, диеп, өзәргә дә

Җимешләрне намус кушмагандыр?..


Юк, алай ук мескенләнү — хата,

И яшәдек, кайнар йөрәкләрдә

Тимермени, ташлар эреп ята,

Гасыр пешә безнең үзәкләрдә!



ШУНДЫЙ ЧАКЛАР ӘЛЕ, ҖАНЫЕМ!

Зәңгәр яулык чөйде август ае!

Киң кырларда борчак куырган

Басуларга инде арыш ауды,

Печәннән юк әле бушаган.
Сыйлы чакта бар да дус һәм кардәш,

Түргә уза ирнең булганы,

Кемнәр үгез ега... Әйдә, ядәч!..

Күзләреңдә көннәр уйнады.


Булдык кына түгел, булдырдык та,

Сүз каймагы җанга ягылды,

Икмәк пешә арыш басуында,

Тустаганга баллар коелды.


Зәңгәр яулык чөйгән август ае

Тулып пешкән кыздай сабырын

Югалтмыйча килеп кергән чагы,

Сорап торма хәлне, җаныем!




“ЯШЕЛ ДӘФТӘР”

Сау бул, китап, ахырыңа чыгып,

Юл башына кайткан шикелле,

Хатирәләр елгасына чумып,

Кабат булып егет җилкене,

Кыз кыркынын яулап күз мәргәне —

Сипкел бакчасына йөгерде...
Бездән качмас безгә дигәннәре!..

Кызыл шәфәкъ иңде, күр инде!..


Яшел дәфтәр идем, язылмаган,

Укылмаган әле бер тамчы,

Хыял киртәләре бүселеп калган,

Тәгәрәпләр алма бакчасы.


Көзләремнән кире язга килеш...

Күреш-күреш, дөрес таныйсың!

Үзе булам! Мичләреңдә — бәлеш,

Туйгадыр ла табын ясыйсың?..


Сау бул, китап, авылыма китәм,

Сүз сурәтен белмәс якларга!

Анда һәркем роман булып яткан,

Хикәядән озын чаклардан!



04.08.03.

ЯЗГЫ ҖЫРЛАР


Поэма
Безнең гомер озын еллар буйлап

Киләчәкнең якты таңнарына

Ашыкканда, җай алырга туктап,

Алып керә ямьле язларына.


Җырга тула күңел, елгаларның

Кайнарланган дәртле шауларына

Тынып кына багып торуларың

Хәтеремдә һаман актарына.


Моңлы иде дәртле күзләрең дә,

Серле иде тойгы-карашларың,

Син ышанмый идең сүзләремә,

Тоймыйм, дия идең, яратканым!


Дәлилемә тулган айны дәшеп,

Йолдызларны сөйли идең даим,

Китә идең хисләреңдә ашып,

Сорый идең тагын кабатлавым.


Ә мин, юләр, юри үрти тордым:

“Ни әйттем соң?— диеп.— Кайсыларын?”

Күңелемнән шаулап агып җырым,

Сөйли идем самим шигырьләрем!


Мең ишетеп хәтта, туймагандай

Сорый идең кабатлавым теләп,

Гомер буе булыр гел шушылай,

Дигән уйлар торды җанны биләп.


Беренче җыр
Аланнарга чыгып, умырзая

Җыйган чакта, иркәм, назланып

Син җырладың сөю җырларыңны,

Килдең, диеп, миңа яз алып.


Сер яралды күңел түрләрендә,

Оялышып көннең күзеннән,

Кулларымны килеп тотуыңда

Китә яздым бугай үземнән.

Син җыр көттең, шушы каушавымда

“Умырзая көе”н башладым,

Язгы җилнең назлап уйнавында

Исәренеп китте башларым.


И бәгырем генә, назлы чәчәк,

Иртәләрем генә, таңнарым,

Умырзаялардан кояш көнләп,

Кабарткалый болыт мендәрен.


Икенче җыр
Ләйсән яңгыр юка күлмәкләрнең

Соңгы җебен эзләп чылатты,

Яфрак төрткән назлы сәрбиләрнең

Хуш исләре иде шул чаклы...


Җан уйнады дөнья диңгезендә,

Хис җилкәнен тәмам күтәреп,

Аша барып чиксез киңлегендә,

Тойгыларда, уйда үзгәреп.


Бу сафлыкны туя эчтем, гүя

Кабатланыр кебек хакыйкать,

Диңгезләрдән чыгара да куя

Тормыш дигән шаулы җил ипләп.


Ватылганын төзәтергә күпме

Гомер үтәр, тәүбә теләнеп,

Теләнчедәй йөри бирер кеме,

Ә кайсылар — авыр кизәнеп.


Ләйсән яңгырының сафлыгында

Җәннәтләрнең исе аңкыды,

Мин үзем дә әле ул чагында

Җуйган чагым иде акылны.


Ә син мине юри үрти бирдең,

Ай һәм кояш шунда очрашып,

Тантанасы иде ул көн җирнең,

Һәр тарафта торды хис ташып.


Әйләнде дә кайтты ләйсән яңгыр,

Умырзаяларның дәртенә

Җан кушылсын өчен, тәмам сабыр

Күңел генә бераз үзсенә.


Күк капусын ачып яптылармы —

Сузылыплар яшен чаткысы,

Чәкәштерде бәллүр бокалларны,

Хис шәрабын дөнья татыйсы!


Син җыр сорап кабат дәштең миңа,

Шигырь әле туып җитмәгән,

Мәгънәсенә хисләр җиталмыйча,

Сөю иде җанга ипләнгән.


Мин җырладым, ә син ихлас идең:

“Ник сагышлы,— дидең,— бу җырың?”

“Умырзая чәчәкләрен җыйдым

Сиңа, диеп, алар, күз нурым!”


Өченче җыр
Яңа җырлар туды йөрәгемдә,

Яңа хисләр бөре үрләтеп,

Көннәрем дә якты, төннәрем дә,

Кояшка Ай йөрде үртәлеп.


Чәчәкле бу җәннәт болынында

Тергезелгән кебек пар учак,

Йөрәк уты киң күкләргә аша

Барды, җирдә шундый сихри чак.


Әле генә уңда кош тибрәтте

Сөю көен көйләп кубызын,

Һәммә тараф тәмам җырга күчте,

Сайлап алып көйнең озынын.

Чайкалгалап алды бөдрә каен,

Һәр аһәңгә көйне кайтарып,

Күтәрде дә кулын, тынып калды

Барча тараф шунда аһ алып.


Башын чайкап каен кул изәде,

Китте көйләр кабат терелеп,

Мәңгелеккә таба ашкын көче

Белән җырга җырлар тезелеп.


Курай өрде урман күгәрчене,

Чәчрәделәр күккә тургайлар,

Тукран суккан барабаннар җыры

Белән тезелеште наратлар.


Ят авазлы кошлар кушылдылар,

Быргыларын тартты боланнар,

Төлкеләр дә читтә калмадылар,

Кларнет та монда, гобойлар.


Кайсы чиртте мандолина кылын,

Скрипачлар монда, кубызлар,

Бу тукталмас табигатьнең җырын

Отып алган кебек дәрт кызлар


Күрше алан буйлап үтеп китте,

Егетләре кайда гынадыр?

Бу җырлары йөрәкләргә үтте,

Мондый чакта кем дә моңаер.


Өзелепләр алган чагың булса,

Җырда икән җанның сихәте,

Күңелләргә татар җыры тулса,

Шушыдыр ул җәннәт рәхәте!


Дүртенче җыр
Кем уйлаган шушы тантаналар

Мәңгелектә калып хәтердә,

Җәннәт сарайлары ачылырлар

Диеп шушы безнең гомердә?


Хури кызлар күзе кебек уң-сул

Тарафларда яңгыр чыклары

Кояш йотып елмайдылар, күңел

Кабынды да китте, учагы.


Янды хәтер, оялтырга теләп

Әхлак йөрде ерып авызын,

Яшь наратлар торды бездән көнләп,

Кыр казлары тартты авазын.


Пар аккошлар гүя энҗе коеп,

Әйләнгәләп очып уздылар,

Җылы җилләр сабырлыгын җыеп

Кала алмас булып туздылар.


Син җырладың, мин беренче тапкыр

Ишеткәндәй хәйран калдым да

Болытларны шунда кочып алыр

Булып аштым күкләр катына.


Шушы кадәр мине сөйгәнеңне

Хистән җырга күчеп йөрәгең

Сөйләмәсә әгәр, күңелемне,

Өзәр идемме соң үзәгем?


Җырларыңа кушылмыйча калу

Мөмкин булмагандыр, болыннар

Көтелмәгән олы сихри балку

Белән күмелделәр: “Ярың бар!”


“Ярым бар!”— дип, йөрәк тибрәнде дә

Шашыныплар алды акылым,

Беренче яз иде түрләремдә,

Күңел түрләремдә син — ярым!



Бишенче җыр
Такыя үрдең, шаулы болыннардан

Чәчәкләрнең җыеп матурын,

Һәммәсен дә атап баруыңнан

Серләр дөньясында калдырдың.


“Бусы,— дидең,— сине күргән көнем,

Ә монысы — синең иреннәр!

Боларында — сөю ялкыннарың,

Ә алары — синең наз күзләр!”


Һәммәсе дә үрелепләр китте,

Кушылыплар берсе-берсенә,

Көннәремә җылы төннәр үтте,

Хәлем төште йолдыз күзенә.


Бу мәңгелек сәфәр иде гүя —

Мәхәббәткә кереп адашу!

Кемнәр сөя, утларында көя,

Ахырлары булсын кавышу.


Җыр башладың йолдызларны җыеп

Сибәр булып җирнең өстенә,

Мин йөредем канатланып очып —

Кереп киттек тормыш түренә!

* * *

Безнең гомер дәртле еллар буйлап



Киләчәкнең якты таңнарына

Ашыкканда, хәл алырга туктап,

Алып керә ямьле язларына.
Онытылган икән инде күптән...

И гомерләр, кая ашыккандыр?

Әллә хәтер аулый ялган күктән

Йолдызларны, бәлки адашкандыр?


Ничә еллар үткәч, гүя кабат

Кайткан кебек язгы тормышыма,

Шул болынга килдем, йөрдем урап,

Хәйран итеп хисләр агышына.


Элек булса, йөрәк әллә кайчан

Балавыздай эреп кояшыңнан,

Умырзая чәчәкләре тулган

Болыннардай җәелеп китәр сыман.


Безнең гомер әкиятләрдән бергә

Башланмадымыни, и җанашым?

Умырзая болыныннан килә,

Яз башыннан гомер агышларым!



Казан, 18-26.03.03.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет