Үлем, күмү йолалары фольклорына бәйле сораулар
1. Олы кешеләр ничә яшьтән үлемгә әзерләнә башлыйлар? Ничек итеп? Нәрсә әзерлиләр? Нәрсә ул “үлемтек”? Аңа нәрсәләр керә? (Материал, марля, энә, җеп, сабын, сөлге, акча, тагын нәрсә?) Бу әйберләр кемгә бирелә? Юучыга нәрсә бирелә? Алып барган кешегә нәрсә бирелә? Кабер казыган кешегә? Өй юган, кер юган кешегә? Саклаган кешегә? Укыган кешегә? Муллага? Ләхет алучыга? Тагын кемгә? Кемгә күбрәк, кемгә әзрәк? Үлемтеккә әйберләрне алдан әзерләп кую бәлән бәйле нинди ышанулар бар?
2. “Теге дөнья”га ничек итеп чакыралар, дип әйтәләр? Кешегә үлем нинди кыяфәттә күренә? Үлгән туганнары кыяфәтендә түгелме (төшкә кереп)? Әллә үлемнең үз төсе бармы?
3. Яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка эләгә, дип әйтмиләрме? Яшен сугып үтерсә кешене, бу үлем изге дип аталмыймы? Андый кешене аерым күммиләрме?
4. Кайсы көндә үлсәң, яхшырак санала? Атнаның, айның кайсы көне яхшырак санала? (Җомга көн, ураза ае, тагын кайсы?)
5. Үлем турында ничек белеп була? Төштә нәрсә күрсәң? (Бура, чирәмле нигез, сукаланган кара җир, ат, парлы кеше, салам, юл бару, тагын нәрсә?) Үлем турында тагын берәр төрле юраулар аша белеп булмыймы? (Козгын кычкырса, эт уласа, борын очы кычытса, тагын нәрсә?) Берәр үлгән кешенең кырыгына кадәр икенче кеше үлсә, тагын бер мәет булырга тиеш, дип әйтмиләрме? Мәетне юган вакытта, тәне йомшак булса, тиздән үлем була, дип әйтмиләрме?
6. Үлгән кешенең җаны ничек чыга? Гәүдәнең кайсы ягыннан? Моны ничек белеп була? Җан чыккач, кая китә? Су каптыручы кеше кем була? Мәет өстенә нәрсәләр куялар? Ни өчен?
7. Үлгән кешене кемнәр юа? Ничә кеше? Җөп яки так санда булырга тиешме? Ни өчен? Олы кешеләр генә юамы? Яшьләргә ярыймы? Нәрсәгә салып юалар? Сабын белән юалармы? Нинди су булырга тиеш бу? Аны кем алып кайта? Алган вакытта, нинди сүзләр әйтеп ала? Ничек итеп? Сөйләшмичә генәме? Ни өчен? Юган вакытта, нәрсә белән юалар? Перчатка кияләрме? Чүпрәк беләнме, марля кисәге беләнме? Суны кем кертеп тора? Су капланып торырга тиешме? Ни өчен? Мәетне юып, кәфенлеккә төреп куйганнан соң, аны ачып карарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен? Чиләк, ләгән, чүмеч ише әйберләрне кайдан алалар? Аларны башка вакытта кайда тоталар? Тагын кабыкны, одеялны кайда тоталар?
8. Мәетне, кер, идән юган суны кая түгәргә кирәк? Сабынны кая куясы? Бу сабын белән дәваланып була, дип әйтмиләрме? Суны түккән вакытта, берәр сүзләр әйтәсе түгелме? Кәфенлек теккән җепне, энәне нишләтәсе? Кая куясы? Алар белән бозым эшләп буламы? Ничек итеп? Шундый очраклар булганмы? Нишләп бу әйберләр куркыныч?
9. Идәнне, өйне кайсы яктан юарга кирәк? Ни өчен? Керне ничә кеше юа? Ничә тапкыр юарга кирәк? Мәет астында булган простыняларны ул гүргә кергәнче юып өлгерәсе түгелме? Ни өчен? Керне әйләндерәсеме? Ни өчен? Зират әйберләрен киемнәр белән бергә юарга ярыймы? Ни өчен? Үлгән кешенең киемнәре юылмыйча калырга ярыймы? Ни өчен? Юылмыйча калса, нәрсә була?
10. Мәетне алып чыгып киткәннән соң, капканы ачык калдыралармы? Никадәр озак ачык торырга тиеш? Ни өчен ачык торырга тиеш?
11. Мәетне алып чыгып киткәннән соң, өйдә кем кала? Алар нишли? Нинди догалар укыла? Укыган кешегә нәрсә бирелә? Онмы? Тавык бирелмиме? Ни өчен? Кырык көн буена нәрсә укыла? Ни өчен кырык көн? Үлгән кешенең җаны кырыгына кадәр кайтып йөри дип әйтәләрме? Нинди кыяфәттә? Аны күргән кеше бармы? Бу очракта нишләргә кирәк? Үлгән ир исән калган хатыны яки үлгән хатын исән калган ире янына килеп йөрмиме? Йөрсә, нинди максат белән?
12. Мәет чыккан өйдә өч көн ашарга әзерләргә, ашарга ярамый, дип әйтәләрме? Ни өчен? Кайда ашыйлар?
13. Мәетне күмгәнче, ялгызын гына калдырырга ярамый, дип әйтәләрме? Ни өчен? кырыгына кадәр өйне ялгызын гына калдырып китәргә ярыймы? Ни өчен? Ни өчен мәет белән авырлы хатын саубуллашырга тиеш түгел? Нинди зыяны бар?
14. Мәетнең йөзен кайсы якка таба каратып куялар? Ни өчен? Мәетне җирләгәннән соң, кем дә булса каламы кабер янында? Нишләр өчен? Укыр өченме? Тыңлар өченме? Нәрсә тыңлар өчен?
15. Каберне кичтән казып куярга ярыймы? Ни өчен?
16. Үлгән кешенең ничәләрен уздыралар? Өчесе, җидеме, кырыгы, илле бер көне, бер еллыгы ни өчен үткәрелә? Ни өчен нәкъ менә шул, ә башка көннәр түгел? Бу көннәрдә мәет белән нәрсә була, дип әйтәләр? Шушы көннәрдән соң аның белән нәрсә була? Ул берәр җиргә китмиме? Бу көннәрне ничек итеп үткәрәләр? Нинди ризыклар әзерләнә? Аерым ризыклары бармы? Кемнәрне чакыралар? Кайсы көнне ир-атларны, кайсы көнне хатын-кызларны чакыру яхшырак? Аерымлыгы бармы? Искә алуны нәрсәдән башлыйлар? Нинди дога укыла? Нәрсә тараталар? Кемгә нәрсә бирелә? Муллага нәрсә бирелә?
17. Үлгән кеше турында каты кайгырсаң, ул синең яныңа килеп җафалап бетерә, дип әйтмиләрме? Каты кайгырмаска кушалармы?
Изге урыннарга бәйле легендаларны җыю өчен сораулар
I. Изге чишмәләр
-
Авылда нинди изге урыннар бар?
-
Чишмә кемгә яисә нинди вакыйгага бәйле изгеләштерелгән?
-
Аның изгелеген билгеләүче нинди легендаларны (этиологик) беләсез?
-
Чишмәнең изгелеген күрсәтүче нинди хәлләр булганы бар (кемдер нәрсәдән терелгән, кемдер нинди сихәт алган)?
-
Изге чишмә янында нәрсәләр эшләргә ярамый? Нинди тыюлар бар? Эшләсәң, нәрсә була. Кемгә нәрсә эшләгәннән соң, нинди зыян килде?
-
Изге чишмәләр янында нәрсә эшләргә ярый? Ничек эшлиләр? Кемнәр катнаша? Нәрсәләр ярдәмендә эшләнә? Нинди сүзләр әйтелә? Нинди дога укыла? Чишмә суын кайчан, нәрсәгә, ничек алалар? Чишмә янына, гадәттә, кайчан йөриләр? Ничә кеше барырга мөмкин? Берүзең генә барырга ярыймы? Барсаң, ничек барасың?
-
Чишмә юлын ничек үтәләр? Чишмәгә җыену турында башкаларга әйтәләрме? Әйтмичә генә барулар буламы? Чишмә юлында нәрсәләр эшләргә ярамый? Нәрсә эшләргә рөхсәт ителә?
-
Чишмәнең үз регуляциясе бармы? Чишмәне пычраткан кешегә нәрсәләр булганы бар?
-
Чишмәнең качуы турында легендалар яшиме? Булса, нинди вакыйгага бәйле?
-
Чишмә белән бәйле нинди йола-гадәтләр яшәп килә? Авыл халкы кайсы бәйрәмнәрне изге чишмә белән бәйләп үткәрә?
-
Авылда изге чишмәне карап, чистартып торучы кешеләр булганмы? Аларның исемнәре ничек? Хәзер бармы, булса, кем? Әлеге шөгыль бер буыннан икенчесенә ничек күчә?
-
Изге чишмәнең иясе булуы турында ышанулар бармы? Булса, ниндиләр? Аның кыяфәте, төс-килбәте нинди? Күргән кешеләр бармы? Булса кайчан, ничек, кемнәр күргәннәр? Чишмә иясенең күңелен күрү өчен, нәрсәләр эшлиләр? Гадәттә, кайсы вакытларда күренә?
II. Изге каберлекләр
-
Авылда кайда, нинди изге каберлекләр бар?
-
Аларның изгелеге хакында сөйләүче этиологик легендалар бармы?
-
Изге каберлекләргә халыкның мөнәсәбәте нинди? Алар янында нәрсә эшләргә тыела? Тыелган гамәлләр кылган кешеләргә кайчан, нәрсә булды? Изге каберлек янында кешеләр үзләрен ничек тотарга тиешләр? Берәр нормалашкан кагыйдәсе бармы? Ул кагыйдәне сез каян беләсез? Изге каберлеккә үзегезнең барганыгыз бармы? Гадәттә, нәрсәгә мөнәсәбәтле йөриләр?
-
Изге кабергә бару юлын ничек үтәргә тиешләр? Анда барганда, нәрсә эшләргә кирәк? Нәрсә эшләү тыела?
-
Изге кабер әрвахларын авылда ничек искә алалар? Дини мәҗлесләрдә аларга догалар багышлыйлармы? Булса, ул багышлауларны тулысынча әйтеп күрсәтегез. Теге яисә бу гаилә көнкүреш йолаларында изге каберлекләргә бәйле ритуал (гадәт) бармы? (Солдатка китүчеләр, яңа өйләнешүчеләр, җеназасы үткән кешенең гаилә әгъзалары нәрсә дә булса эшләмиме?)
-
Авылда изге каберлекләрне карап, саклап, чистартып торучы кешеләр бармы? Булса, алар кемнәр? Моңа кадәр кемнәр булган? Алар моның өчен савап алганнармы? Савап алган булсалар, ул ничек чагылыш тапкан?
-
Изге кабер “тоту”ын ишеткәнегез юкмы? Булса, ул тотуны ничек кайтарып була? Кайтаручы кешеләр бармы? Кайтаручы кешеләр турында нәрсә беләсез?
Изге агач, тау, таш, елга, ерым, изгеләштерелгән нигезгә мөнәсәбәтле сораулар да шушы рәвешле бирелә.
Халык музыка фольклорын җыю өчен сораулар
1. Сез яшь вакытта нинди бәйрәмнәр үткәрелә иде? Анда сез нишли идегез? Яшьләр ничек күңел ача иде? Күңел ачу барышында җырлар, такмаклар башкарыла идеме? Булса, кайсы вакытта, нәрсәгә бәйле җырлана иде? Нинди җырлар җырлана иде?
2. (Җырның үзенә бәйле сораулар.) Сез атаган җырның башка төрле исеме юк идеме? Җырны җырлап күрсәтегез. Сүзләрен кабат әйтегезче, көйләмичә генә. Бу җырны кайсы вакытларда башкара иделәр? (Бәйрәмнәрдәме, кичке уеннардамы, өмәләрдәме, урам әйләнгәндәме, ялгызмы?) Тагын нинди халык җырларын башкара идегез, аларны беләсезме? Бу җырны авылыгыздан тагын кемнәр җырлый иде? Бу җырларны сез каян беләсез? (Әниегез, әбиегездәнме, кунактан өйрәнеп кайттыгызмы, радиодан ишеттегезме, әллә авылыгыз җырчысы репертуарыннанмы?)
3. Яшьләр арасында нинди җырлы-биюле уеннар популяр иде? Ул уеннарда гармунчы, скрипкачы, курайчы яки башка инструментларда уйнаучылар катнаша идеме? Аларны кайсы вакытта уйныйлар иде? Кичке уеннарның төгәл генә уйналу тәртибе бар идеме? Уеннар ничек атала иде? (Түгәрәк, круг, назалы, гөлләрия һ.б.) [Ул уеннарның һәрберсенең уйналу тәртибен язып, башкарыла торган җырларын һәм такмакларын яздырырга кирәк. Ә җыр һәм такмак сүзләре кабаттан аерым яздырыла, ул сүзләр дәфтәргә күчерелә].
4. Сезнең авылыгызның үз авыл көе бармы? Алар кайсы сүзләргә җырлана? Көйнең исеме бармы? Булса, ничек җырлана? Сезнең авыл көе (җыры) башка авылныкыннан аерыламы? Аерылса, нәрсә белән? Башкару ысулы беләнме, әллә башка сүзләргә җырланамы? Бу аерма нинди сәбәпкә бәйле? Ул авыл сезгә бәйләнмәгән, сездән аерылыбрак яшиме, әллә чыгышлары башка тамырданмы?
5. Сезнең әти-әниегез, әби-бабагыз яратып башкара торган җырлар бар идеме? Сез ул җырны беләсезме, башкарып күрсәтмисезме? Алар ниндирәк җырларны җырлый иделәр? Озын көйләрме, әллә кыска җырларнымы?
6. Армиягә озатулар уздырыла идеме? Алар ничек үтә иде? Озатуларда нинди җырлар, көйләр башкарыла иде? Гармунчылар катнаша идеме? Армиягә озатканда гына башкарыла торган аерым җыр яисә көй юк идеме? Кайсы популяр җырлар күбрәк башкарыла иде? Рекрутлар һәм аерым озату җырлары бар идеме? [Һәр җыр аерым яздырыла, сүзләре кабат диктофонга да языла, дәфтәргә дә теркәлә].
7. Авылыгызда нинди өмәләр үткәрелә иде? (Печән, каз, өй күтәрү, орчык, тукмак сугу, тула басу өмәләре.) Хәзер кайсылары үткәрелә? Ул өмәләрдә берәр төрле җырлар башкарылмыймы? Өмәләрнең аерым җырлары юкмы? Булса, нинди һәм кайсы вакытта җырлана иде?
8. Авылыгызда популярлашкан “Рамай”, “Сарман”, “Шомыртым”, “Арча”, “Минзәлә”, “Идел” (“Су буйлап”), “Алмагач”, “Баламишкин” һ.б. кебек халык җырларын җырлыйлармы? Җырлап күрсәтегез. Сез яшь вакытта кайсы халык җырлары бик яратылып башкарыла иде?
9. Сез нинди такмаклар беләсез? Ул такмакларны кайчан, нинди шартларда җырлый идегез? (Кичке уенда, өмәләрдә, кунак кабул иткәндә, туй мәҗлесләрендә һ.б.) Такмакларны нинди көйләргә җырлыйсыз? Аларның исемнәре бармы? (“Алларияләренә, гөлләрияләренә”, “Алмагач”, “Асия-Сәрия” һ.б.) Туй йоласында такмаклар әйтешү бармы? Аларны кайсы вакытларда әйткәннәр? (Кияү, килен, кода-кодагыйлар, кунаклар каршылаганда, мәҗлестә, кода-кодагыйлар үзара котлашканда, кодагый күчтәнәчләрен чыгарганда, бүләк җыйганда һ.б.) Такмак төрләре башкаручыларның яшенә бәйлеме? Өлкәннәр яки яшьләр генә башкара торган такмаклар юкмы?
10. Сезнең авылыгызда туйлар ничек үткәрелә? Киленне ничек итеп каршы алалар? Аерым җырлары, биюләре, сүзләре юкмы? Кызны ничек озаталар? Кыз әти-әнисе өеннән килен булып башка җиргә киткәндә, саубуллашу җыры җырламыймы? Туй вакытында нинди җырлар җырлана? Алар арасында туйда гына җырлана торганы бармы? Киленгә су юлы күрсәтү йоласы бармы? Анда кемнәр катнаша? Гармунчы буламы? Ул нишли? Юл күрсәтү процессы авыл буйлап ничек үтә? Җыр-биюләр буламы? Булса, нинди җыр башкарыла? Кемнәр җырлый? Аерым сүзләре булган махсус җырлар юкмы? Такмак әйтешү буламы?
11. Сезнең үз кулыгыз белән язган җыр дәфтәрегез юкмы? Ул ничәнче елларда язылды? Анда нинди җырлар бар? Җыр дәфтәрегезне ксерокүчермәсен алу өчен биреп торыгызчы. Дәфтәрегезгә язылган җырларны нәрсәгә мөнәсәбәтле җыр дәфтәренә теркәргә кирәк санадыгыз? Ул җырларны үзегез җырлый идегезме? Истәлек дәфтәрегез юкмы? Булса, ул ничәнче елларда тутырылган? Анда нинди җырлар теркәлгән? Ул дәфтәрнең ксерокүчермәсен алып булмыймы? Дәфтәргә истәлекләр язып калдыручылар кемнәр? (Классташлар, дуслар, туганнар, авылдашлар һ.б.) Анда теркәлгән җырларны беләсезме? Үзегез җырлый идегезме?
12. Авылыгызның бәйрәм кичәләрендә биюләр оештырыла идеме? Нинди биюләр бии идегез? Ул биюләрнең исемнәре бармы? Ирләр, хатыннар, картларның аерым биюләре бар идеме? Бию көйләре күбрәк кайсы инструментта башкарыла иде? (Гармун, кубыз, мандолина, скрипка һ.б.) Бию көйләрен башка уен коралларында уйнаучылар бар идеме? Бию көен уйнаучы булмаганда, бию такмакларына бии идегезме? Алар нинди такмаклар? Әйтеп күрсәтегез. Башка халык биюләрен бии идегезме? Биесәгез, кайсыларын һәм ничәнче елларда (“Кракавяк”, “Барыня”, “Общий танец”, “Кадриль”, “Вальс”, “Факстрот”, “Танго”, “Танца көе”). Авылыгызда атаклы биючеләр бар идеме? Алар кемнәр? Исемнәрен атагыз. Алар нәрсәгә мөнәсәбәтле дан казанган? Биючеләр нәселе бармы? Кайсы нәсел? Кайсы гармунчы бию көйләрен оста башкара иде? Атаклы биюченең үзе генә бии торган бию көе юк идеме?
13. Сезнең якларда танылган җырчылар бармы? Алар нәрсәгә мөнәсәбәтле танылганнар? (Тавышлары, үзләре генә белгән җырлары, бик күп җырларны белүләре белән һ.б.) Сезнең якташларыгызның авыл җырчыларына мөнәсәбәте нинди? Җырларга өйрәтүче кешеләр булганмы? Җырчылар нәселе юкмы? Булса, кайсы нәсел? Алар нигә шулай аталалар? Җырчы нәселеннән берәр кеше җырчы һөнәрен сайлап, танылган профессиональ җырчы булып китмәгәнме?
14. Башкарыла, җырлана торган җырлар репертуары яшькә мөнәсәбәтле аерылмыймы? Мәктәп яшендәге балалар, үсмерләр җырлый торган җырлар; яшьләр яраткан җырлар; 30-40, 50-60, 70-80 яшьтәге буын белгән, яраткан җырларны аерып буламы?
15. Авылда мәктәп, клуб каршында эшләп килүче үзешчән ансамбльләр бармы? Алар кайсы җырларны башкаралар? Алар халык җырларын ничек башкаралар? Авылча, үзегезчәме, әллә зур сәхнә артистларына “классик” манерадамы? Авыл халкы ничек башкарылган җырларны яратыбрак тыңлый?
Фольклор үрнәкләрен теркәү тәртибе
Диск № А7 Татарстан Республикасы
Яшел Үзән районы экспедициясе.
Материал җыючы һәм
паспорт төзүче:
Гайфуллин Дамир,
Юсупов Азат.
Зәлидә уены
- Апа, сез балачакта нинди уеннар уйный идегез?
- Безме? Зәлидә энде. Урамга чыгадыр идек тә, Зәлидә дигән уен уйный идек. Авылның гармунчы егете гармун уйныйдыр иде, шунда җырлыйбыз, шунда биибез. Кругка чыгып әйләнәбез. Менә шундый уен иде бездә.
- Зәлидә дигән сүз ул каян килеп чыккан? Белмисезме?
- Ансын белмим. Зәлидә, әйдә Зәлидәгә, Зәлидә, диләр иде. Бүтән сүзе юк.
- Сез бу уенны җәй көне уйный идегезме?
- Җәй, җәй. Кыш көне түгел, җәй көне әбизәтелне.
- Монда күп кеше була идеме соң?
- Яшьләр энде, күп кеше буладыр энде. Акшык Батый бездә гармун уйныйдыр иде, безнең Хәбир кода да әзрәк уйныйдыр иде, икесе дә мәрхүмнәр.
- Сез аны болында уйный идегезме?
- Юк энде. Менә сабантуй чорларында. Зәлидә булсаң энде, Зәлидә кебек уртада әйләнеп торсаң энде. Бер кеше уртада торып уйный торган уен энде.
- Уеннарны менә кайсы вакытта уйный идегез? Кичке яктамы?
- Кичке яктадыр энде, эш беткәчтер, кичке якта егетләр, кызлар җыелышып уйныйдыр иек.
- Менә җәй көне шул Зәлидәне генә уйный идегезме, әллә башка төрленеме?
- Менә шунсын беләм энде: Зәлидә уйныйдыр идек. Көзгә кергәчтен, каз өмәсенә Мәрфуга апаларга барганым бар энде. Кем чакыра, шуңа барадыр идек энде. Анда шул төрле җазалар биреп уйныйдырыек. Кемгә нәрсә эләгә, шуны үти энде. Кемгә бишек җыры эләгә, шул бишек җырын җырлый иде.
Аллаһу-аллаһу,
кәҗәләрне тауга ку,
кәҗә чирәм ашасын,
улым йоклый башласын.
Менә шулар.
- Сез бу уеннарны ничә яшьтә уйный идегез?
- Зәлидәләр уйнаган вакытта, шул ни энде, гыйшык кергән чак. Унбиш-уналтылардадыр энде. Ийе энде, гыйшык керә бит энде теге, чеметә башлый, шул вакытта.
Татарстан Республикасы
Яшел Үзән районы,
Норлат авылы.
Информант:
Абзалова Сания Хәлил кызы (1923).
Фольклор үрнәкләрен туплауда катнашкан информантлар
турында белешмә-таблица
....... районы авылларына оештырылган комплекслы экспедиция материаллары
Экспедиция вакыты:____________________________________
Материалларны җыючы:________________________________
(эш вазыйфасы) (Фамилиясе, Исеме, Әтисенең исеме)
№
п/п
|
Республика, өлкә, район, авыл, колхоз исеме
|
Хуҗа-лык саны
|
Авылда булган вакыт
|
Информант
|
Искәрмәләр
|
Ф.И.О.
(туган елы)
|
Туган урыны
|
Яшәү урыны
|
Белеме, профессиясе
|
Милләте
|
Тоткан дине
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Аудиоязмалар паспорты
....... районы авылларына оештырылган экспедиция материаллары
Экспедиция вакыты: __________________________________________
Материалларны җыючы һәм паспорт төзүче:_____________________
____________________________________________________________
(эш вазыйфасы) (Фамилиясе, Исеме, Әтисенең исеме)
№
|
Язу вакыты
|
Язу урыны
|
жанр
|
Эчтәлек, комментарийлар
|
Информант (ФИО, туган елы, урыны
|
Хронометраж
|
|
|
|
|
|
|
|
ГАИЛӘ-КӨНКҮРЕШ ЙОЛАЛАРЫ
Бала туу, балага исем кушу белән бәйле йола гадәтләре, ышанулары, ырымнары
Ышану
- Кыз бала яки ир бала тусын өчен, берәр төрле ырым юкмы?
- Җуктыр. Аллаһы тәгалә анысын үзе барлыкка китерә. Анысы врачтан да түгел, әйтәм бит. Ир бала тусын өчен, түбәтәй кию бар. Ирләр ир баланы күбрәк җараткан энде. “Нигезгә ир бала калсын,” - дип хыялланалар. Менә шушы ырымны ишеттем.
(Норлат авылы, Заһидуллина Әминә Лотфулла кызы (1931), Гыйсмәтуллина Нәһирә Закир кызы (1940)).
Хатын-кыз балага уза алмаган вакытта башкарыла торган ырым
- Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсә эшләргә? Берәр нинди ырым башкарылмыймы? Әллә берәр нинди ышану бармы?
- Элек, безнең әниләр вакытында энде, балага узмаган хатыннарга мунчада чүлмәк сала торганнар ие. Хәзер чүлмәкләр җук бит. Хәзер менә безнең әни укымышлы, гыйлем кеше ие, шулый яшь кенә бер хатын бала таба алмады, безгә килде. Әнигә. Әни әйтә: “Гөлфизә кызым, ди, мунча җаккан көнне безгә килерсең, ди, банка салабыз,” - ди. Банка салды, и шуннан соң балага да узды. Банка яки чүлмәк салгач, аналык нитә икән, үз хәленә урнаша икән. Менә аннары өч ир малай тапты.
- Ә менә чүлмәк эченә берәр нәрсә куймыйлармы?
- Биш тиенлек сары бакыр, бакыр акча бар ие элекке, сез аны белмисездер. Сары биш тиенлекне куялар.
- Ә берәр нинди сүзләр әйтәләрме?
- Әни укып тора догалар. Әби укып тора. Энде шул биш тиенлекне корсагына куеп, шуңар әле нитәләр бераз, төртеп җибәрәләр и банканы куялар. Теге медицинский банка куйган кебегрәк энде. И шул нитә, корсакны болый суыра банка, ә әни энде укып тора шул вакыт. Менә шундый ырымнар бар ие.
(Норлат авылы, Шаһидуллина Халимә Хәмидулла кызы (1940)).
Вакытыннан артык йөргән авырлы хатын-кызга бәйле ырымнар, ышанулар
- Вакытыннан артык йөргән хатын-кызны нишләтәләр? Мәсәлән, атка солы бирү кебек ырым юкмы?
- Ә соругыннан үтсә энде, соругыннан үтсә, итәктән тотып атка солы ашаталар энде, арт җактан гына артка солы салалар да атка шуны ашаталар энде, аннан соң бала тибешрәк туа, дип әйтәләр энде әбиләр.
- Ә бүтән кешеләр нинди мөнәсәбәттә булалар андый хатыннарга?
- Бер нәрсәсе җуктыр энде ансы. Алай мөнәсәбәт күрсәтмиләр.
(Айдар авылы, Шәрәфиева Мөсәмирә Зиннәтулла кызы (1924)).
- Вакытыннан артык йөргән хатын-кызлар нәрсә эшләргә тиеш булганнар?
- Вакытыннан артык җөргән хатын-кызларны айгыр корсак күтәрә, дигәннәр. Аларга арт итәгеннән солы каптырганнар, им өчен дип, әбиләр. Менә бу итәк. Итәкнең арт ягына салалар да, ат ашаткан формасында, менә шулый имниләр. Ә хәзер җарып алалар. Ул вакытта шулый булган. Больница-мазар булмаган, итәктән солы каптырганнар, ат ашаткан кебек, айгыр корсак, дигәннәр. Айлар буе җөргән кешеләр дә булган. Булган ул элеке дә табалмыйча йөрү.
- Ә кешеләр нинди мөнәсәбәттә булганнар аңа карата?
- Элеке кешеләр бик мәрхәмәтле булган алар, кызым, хәзер менә усалланды кеше. Мәрхәмәтле булган элеке кеше. Жәлләгәннәр, киңәш биргәннәр. Им-томчы әбиләр менә шулый эшләгәннәр алар. Им-томчылар җук хәзер.
(Бакырчы авылы, Сафиуллина Алсу Сәләхетдин кызы (1944)).
Кендек әбигә бәйле гадәтләр
- Кендек әбисе авырлы хатын янына кайчан килергә тиеш булган?
- 3 көн тора, 3 көн килә энде. Кендек төшкәнче.
- Ул авырлы хатынны бала табу өчен ничегрәк әзерли?
- Эче авырта башлагач, эчләрне уа, билләрне ышкып карый энде, бәби кулы йомшак булсын дип.
- Нинди сүзләр әйтәләр?
- Нинди сүзләр... “Ходаем, җиңеллек бир, вәдәт, куәт бир!” - дип әйтеп дога кыла энде.
- Ә хатын-кыз баланы кайда табарга тиеш була?
- Менә мин 3 бала таптым, өчесен дә өйдә таптым. Ул чагында больниска бармыйлар иде. Хәзер больниста табалар энде.
- Ә кендекне ничек итеп, нәрсә белән кискәннәр?
- Пычак белән кисәләр дә җыеп куялар, киптерәләр ул кендекне. Аннан, җуып киптергәннән соң, сандыкка салып куялар, шунда тора ул.
- Ә нинди сүзләр әйтәләр?
- Әйтмиләр энде, җуалар да куялар киптереп, төреп. Марлега бәйләп куясың.
- Ә кендек кыска яки озын киселсә, бала сигәк була дигән ышану бармы?
- Бар, кыскарак булса, бала күбрәк сия торган була, озынрак киссәң энде, әзрәк сия торган була.
- Бала юындырган суны кая ташлыйлар?
- Бисмилла әйтеп, бер генә урынга салалар энде аны.
Достарыңызбен бөлісу: |