اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ أَنْ تَغْفِرَ لِى .
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бирахмәтикәлләтии вәсигать күллә шәй-ин ән тәгъфиралии".
(Аллаһым! һәр нәрсәне каплаган, үз эченә алган рәхмәтеңне телим. Синнән гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм).
22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалтуыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.
Каберләрне зиярәт иткәндә "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатиха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ
"Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр".
(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)
Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.
Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:
— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:
Достарыңызбен бөлісу: |