Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять



бет122/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   118   119   120   121   122   123   124   125   ...   153
doga

60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:


قُلْ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَاءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَاءُ
وَتُعِزُّ مَنْ تَشَاءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَاءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .
تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنْ الْمَيِّتِ
وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنْ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ .


"Кулилләәһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайиир. Иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүл-ләйлә фин нәһәәри вә түүлиҗүн-нәһәәра фил-ләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәйй. Вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе".
(Рәсүлем, шулай әйт: Әй мөлекнең хуҗасы Аллаһым! Син теләгән кешеңә мөлекне бирәсең һәм Үзең теләгән кешедән аны аласың. Теләгән бәндәңне хөрмәтле итәсең, теләгәнеңне хур итәсең. Барча хәйрият Синең кулыңдадыр, һичшик­сез, Синең бар нәрсәгә көчең җитә. Син кичне көнгә, көнне кичкә ялгыйсың. Үлектән терекне, теректән үлекне чыгарасың. Теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 26-27.)


61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:


اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَمِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَمِنَ
الْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَمِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ وَمِنْ غَلَبَةِ الدَّيْنِ وَقَهْرِ الرِّجَال


"Әллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-һәмми вәл-хәзән, вә минәл-гәҗзи вәл-кәсәл, вә минәл-җүбни вәл-бухли, вә минәл-мәэ-сәми вәл-мәграм, вә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл!"
(Йә Аллаһым! Сиңа гына сыгынамын! Синнән генә ярдәм сорыймын – күңел төшенкелегеннән, көчсезлектән һәм куркудан, саранлыктан һәм вакчыллыктан, бурычлы булудан һәм адәмнәрнең золымыннан Сиңа гына сыгынамын!)




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   118   119   120   121   122   123   124   125   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет