Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога



бет123/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   119   120   121   122   123   124   125   126   ...   153
doga

62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:

Тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылына:




الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ
وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ . أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ
الرَّحِيمِ . لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ .


"Әл-хәмдү лиллөәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү, вәс-сәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Лә иң шәкәртүм лә-әзиидәннәкүм вә лә иң кәфәртүм иннә газәәбии ләшәдииде".
Бу догадан соң ана телендә шулай дога кылыныр:
"Аллаһым! Миңа гаиләм белән берлектә яшәр өчен бер оя бүләк иттең. Сиңа шөкер булсын. Мине һәм гаиләмне бу өйдә бәхетле әйлә. Безне бәла-казалардан вә фәлакәтләрдән сакла. Аллаһым, без чарасыз коллар. Бу өй гөнаһлар түгел, ә бәлки хәерле һәм гүзәл эшләр сөйләшенә һәм эшләнә торган бер җир булсын. Тамагыбыздан хәрам ризык үтмәсен. Раббым күршеләремә зыян итүдән мине сакла. Хәерле күршеләр насыйп әйлә, Аллаһым.. Сиңа — мактау, сөекле пәйгамбәребезгә салават вә сәлам булсын, Аллаһым".


63. "Исме Әгъзам" догасы.

Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата:


Пәйгамбәр галәйһиссәләм утырып торганда бер адәм намаз кыла иде. Теге адәм, намазны бетергәч, шулай дога кылган:


اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْمَنَّانُ بَدِيعُ
السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ


"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтәл-мәннәәнү бәдиигус-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам, йәә хәййү йәә каййүүм".
(Аллаһым! Синнән шуның хөрмәтен телимен ки, Мактау Сиңа гына хастыр. Синнән башка һичбер илаһи зат юк. Син Мәннан. Син мул иттереп бирүчесең. Күкләрне һәм җирне үрнәге булмыйча яратучы — Син. Әй, бөеклек һәм юмартлык иясе! Әй, барлыкларга тормыш биргән, аларның яшәвен дәвам иттергән, Аллаһым! До­гамны кабул кыл.)
Пәйгамбәребез (с.г.в.), моны ишеткәч, шулай дигән:
Аллаһы Тәгаләгә "Исме Әгъзам"ы белән дога кылды. Аллаһ ул исемнең хөрмәтенә догасын кабул итәр.
Сәгъд бине Әби Ваккастан (р.г.) килгән рива­ятьтә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Зүн-нүүннең (Юныс пәйгамбәр) балык карынында вакытта кылган догасы:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   119   120   121   122   123   124   125   126   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет