Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِِ الْأَضْحَى مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ



бет58/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   54   55   56   57   58   59   60   61   ...   153
doga

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ عَيْدِِ الْأَضْحَى مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ


"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтә гыйдил-әдхаа мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."
(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Корбан бәйрәме намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).


18. Тәравих намазы.
а) җәмәгать белән кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ


"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."
(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым шушы имамга).
б) ялгыз гына кылганда:


نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى صَلاَةَ التَّرَاوِيحِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ


"Нәвәйту ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә саләәтәт-тәраавиихи әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."
(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы ечен тәравих намазын кылырга, юнәлдем кыйбла тарафына).


III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар

Намаз укырга теләгән кеше, югарыда әйтелгәнчә, тәһарәт алганнан соң нинди намаз укыячагы турында ният итәр яки ул турыда эченнән генә уйлар. Кулларын, учлары белән кыйблага каратып, колак турысына кадәр күтәрер (хатыннар күкрәк турысына кадәр), "Әллааһү әкбәр" дип, кулларын кендегенең астында баглар. Уң кулның кырый бармаклары сул беләзекне тотар. Хатыннар кулларын күкрәкләре өстенә куярлар. Беренче тәкбир әйтү белән намазга керешелгән, ягъни намаз башланган булыр. Аңа "Ифтитах тәкбире" диләр.


Җәмәгать белән дә, ялгыз гына кылынса да, намазга баскан кеше "Бисмилләһ"не әйтүдән элек ошбу доганы укыр:


سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالَى جَدُّكَ (وَجَلَّ ثَنَائِكَ) وَلاَ إِلَهَ غَيْرُكَ


"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә, вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләәһә гайрукь."
(Аллаһым! Сине тәсбих итәм, Сине мактыйм, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр. Синнән башка илаһ юк.)
Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазларында һәрвакыт бу доганы гына укымаган. Ул укыган башка догалар белән дә таныштырып үтәчәкбез.
Тик монда шуны әйтергә кирәк, намазны җәмәгать белән кылганда "Сүбхәәнәкә"дән озын дога укылмас.
Имам озын догалар укыса, аңа ияргән халыкны көттергән булыр.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән "Фатиха" сүрәсе арасында укыган кайбер догалар түбәндәгеләр.
Әбү Һөрәйрә (р.г.) шулай аңлата: Рәсүлүллаһ (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән кыйраәт арасында бераз тынып тора иде. Бер көн аңа:
— Әй, Аллаһының илчесе! Атам-анам сиңа фида булсын, тәкбир белән кыйраәт арасындагы тыныч торуың ни өчен? Анда нәрсә укыйсың? — дидем. Ул:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   54   55   56   57   58   59   60   61   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет