Гыйлем чыганагы тђрќемђсе


اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي كُلَّهُ ، دِقَّهُ وَجِلَّهُ ، وَأَوَّلُهُ وَآَخِرُهُ ، وَعَلاَنِيَّتَهُ وَسِرَّهُ



бет66/153
Дата18.07.2022
өлшемі0.95 Mb.
#459722
1   ...   62   63   64   65   66   67   68   69   ...   153
doga

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي كُلَّهُ ، دِقَّهُ وَجِلَّهُ ، وَأَوَّلُهُ وَآَخِرُهُ ، وَعَلاَنِيَّتَهُ وَسِرَّهُ


"Әллааһүммәгъфирлии зәнбии күлләһүү, диккаһүү вә җилләһүү вә әввәләһүү вә әәхыйраһүү вә галәәниййәтәһүү вә сирраһүү".
(Аллаһым! Гөнаһларымның һәммәсен: кече­сен, зурысын, әүвәлгесен, ахыргысын, ачыгын, яшерен булганнарын — барчасын да гафу әйлә! Аллаһым!)
Гайшә анабызның (р.г.) риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәҗдәдә шундый дога да кылган:


سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ رَبَّنَا وَبِحَمْدِكَ اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي


"Сүбхәәнәкәллааһүммә раббәнәә вә бихәмдикә Әллааһүммәгъфирлии".
(Аллаһым! Сине тәсбих итәмен! Әй, Раббыбыз! Сине Синең мактавың белән мактыйбыз. Әй, Аллаһым! Мине мәгъфирәт әйлә (гафу ит).
Гайшә анабыздан (р.г.) килгән икенче бер риваятьтә болай диелә: "Аллаһының Рәсүле вафатыннан элек:


سُبْحَانَكَ وَبِحَمْدِكَ اَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ


"Сүбхәәнәкә вә бихәмдикә әстәгъфирукә вә әтүүбү иләйкә".
(Аллаһым! Сине Синең мактавың белән тәсбих итәмен. Синнән мәгъфирәт телим. Сиңа тәүбә итәмен) догасын күп кабатлаган. Үзеннән:
— Әй, Аллаһының Илчесе! Соңгы вакытларда сөйләгән бу сүзләрең нидер? — дип соравыма:
— Өммәтем хакында миңа бер ишарәт бирелде. Ул ишарәтне күргәндә бу сүзләрне әйттем, ул ишарәтне инде күрдем, — диде һәм "Наср" сүрәсен ахырына кадәр укыды"
Билгеле булганча, бу сүрә Мәккәне яулап алган көннәрдә иңгән һәм Аллаһ Илчесе вазифасының ахырына җитүен аңлаган.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) төнге намазында сәҗдәдә укыган башка бер доганы бу юлы да Гайшә анабыздан (р.г.) тыңлап узыйк:


سَجَدَ وَجْهِي لِلَّذِي خَلَقَهُ وَشَقَّ سَمْعَهُ وَبَصَرَهُ بِحَوْلِهِ وَقُوَّتِهِ


"Сәҗәдә вәҗһии лилләзии халәкаһүү вә шәкка сәмгаһүү вә бәсараһүү бихәүлиһии вә куувәтиһии".
(Минем йөзем Ул Аллаһыга сәҗдә итте ки, Үз көче һәм куәте белән аны яратты һәм лотыф-кәраменнән аңа колак һәм күз бирде)
Тагын, Гайшә анабызның (р.г.) сөйләвенә таянып, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) рөкүгъ һәм сәҗдәдә укыган башка бер догасын да китереп узыйк:




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   62   63   64   65   66   67   68   69   ...   153




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет