Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет13/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Бисмилламны әйтеп әкрен генә торып утырдым. Аннан «Аятел көрси» сүрәсен укып, бишле лампамны кабызып куйдым да, өемнең һәр почмагына күз салдым. Нургалием инде башка күренмәде. Җәһәт кенә тәһарәтемне алып, укылмый калган намазларымны укыдым. Барлык әрвахларым өчен, инде көндәшем Маһирәне дә өстәп озаклап дога кылдым. Нихәл итәсең, аның үлемен дә авыр кичердем. Менә шул көннән башлап аны да догам­нан калдырганым юк. Ходаем кабул кылсын, Нургалиемнең рухы шат булсын! Шөкер, үземнең дә күңелем тынычланып китте, тик колагымның карурмандай шаулап торуы, нигәдер, көчәя төште. Кәрәчинем бетсә бетәр дип утны сүндермичә генә урыныма барып яттым. Йокысыз үткән бу төнем дә хәтеремдә мәңге онытылмаслык булып уелып калды.

22 февраль, төн. 1950 ел.

Йә, Хода, 22 февраль—Харис улымның туган көне бит бу.

Исән булса бүген аңа 25 яшь тулырые. Ә ул бары 19 яшендә, үзенең туган көнендә һәлак булган. Өзелеп сөйгән яры калды. Сөембикә исемле, мәхәббәт алиһәсе диярлек кыз. Харисымның үлеменә ышанмыйча, һаман көтә.

Үзем дә, әлеге төнемә кадәр, кайда гына булса да, исәндер әле дип, Нургалиемне 26 ел буе көттем. Менә бүген мин аның инде күптән җир куенында ятуына, ниһаять, ышандым, үзенең ярдәме белән.

Беренче улым—Хафизым 1939 елны армиягә алынды. Көнбатыш чик буенда хезмәт итте. Аның да 21 яшендә, 1942 елны «Хәбәрсез югалды» дип язылган хәбәр кәгазе килде, Нургалием дә 1924 елның җәендә, бары 22 яшендә бер хәбәрсез югалганые. 1929 елны әткәйне кулга алдылар. Мулла абзыйны кулга алудан һәм мәчет манарасын кистерүдән саклап калырга тырышып, яклап чыкканы өчен. Фарук мулла белән икесен дә Себергә җибәргәннәр дигән ярым-йорты хәбәрдән башка берни дә билгеле түгел. Шушы иң якыннарым—ике улым, ирем вә каенатамның җәсәде кайларда ятадыр, әле һаман билгесез. Әткәй өчен хәсрәтләнүдән, йөрәге күтәрә алмыйча, шул ук елны, әңкәй дә гүр иясе булды. 45-47 яшьләрендә генә ие бит әле алар да. Шулай итеп, берүзем, япа-ялгыз калдым. Терәк күршебез вә якын дустыбыз Нурислам сугышның беренче көненнән ахырына кадәр катнашып, 1945 елның 2 маенда һәлак булды. Ярый әле улы—Исламгали исән кайтты. Мәрхүмә Зөмәрә Саҗидә ахирәтем бәхетенә тапкан икән бу игелекле баланы. Калган гомеремдә ул мине дә ярдәменнән ташламады.

Нинди матур гөрләп барган тормышыбыз 20 ел эчендә пыран-заран килде дә бетте… Инде колхозыбыз да күтәрәмгә калган хайван күк… Эшче куллар җитми. Сугышка алынган ир-егетләребезнең күбесе сугыш кырында ятып калды. Кире әйләнеп кайтканнарының да хәлләре ташка үлчим, кайсы аяксыз, кайсы кулсыз дигәндәй. Авыл халкына терәк булырдай Хәнифләр, Фатыйхлар, укытучыларыбыз Габдрахман, Борһан, Зәки абыйлар кайта алмадылар шул… Алда тормыш рәтләнер әле дигән өмете дә юк бит аның. Сугыштан исән кайткан Мәхмүт белән Исламгали дә Донбасс шахталарына китсәк кенә, бәлки, гаиләләребезне саклап кала алырбыз дип сөйләшкәли башладылар. Хөкүмәтнең налогларын да… Аларны түләп кенә бетерерлекме соң? Үзем дә налоглардан котылыр өчен исән калган алмагачларымны җылый-җылый кистем. Әткәйдән калган ике баш умартамны калхузга тапшырдым, әткәй төсе итеп бик саклыйсым килсә дә… Ә заемнарын, ач калсаң каласың инде, барыбер түләтәләр… Түләми генә кара…

Сугышта ирләрен югалткан үткенрәк яшь хатыннар да, читтә яшәүче туганнарына сыенып, ничек тә авылдан китү ягын карыйлар. Яшәүнең бер кызыгы да калмады. Данлы җыеннары, пар атларда кунак төшерүләре, гашыйкларны кавыштырган кичке уеннары белән гөр килеп яшәгән авылның яме күзгә күренеп җуела бара. Искереп туза барган йортлар, җимерелә башлаган каралты-кура кемнең генә күңелен күтәрсен?..

Үзем хәзергә остазым Гыйззелбәнат ападан үзләштергән һөнәрем белән, үз авылым һәм тирә-юнь авыл кешеләренә хезмәт күрсәтеп, аларның хөрмәтен тоеп яшәп ятам. Алдагысын Алла белә дигәндәй, тагы ниләр күрәсе бардыр… Улларым белән Нургалием төшләремә сирәк кенә керсәләр дә, алар миңа көч бирәләр, ни генә эшләсәм дә янәшәмдә йөриләр, күңелемне күтәрәләр. Ә менә Маһирә көндәшемне нишләптер ешрак күрәм. Начар да күрмим, әмма бик моңсу, һәрвакыт ялгыз итеп күрәм мин аны… Кызганып та куям үзен…

Гомерем буе бер нәрсәгә аптырап яшәдем. Әбием әйтергә яраткан «Ил бирмәк кан бирмәк, ир бирмәк җан бирмәк» дигән мәкаль, әйтерсең лә, гел минем өчен генә туган…

Сөлектәй улларым ил өчен сугышта башларын салдылар. Үлеп яраткан ирем белән дә бары бер ел да ике атна яшәп калдым. Маһирә белән кушылмыйча, Нурислам шикелле ил өчен сугышта батырларча һәлак булган булса да, кимендә 21-25 ел бергә бәхетле, бик бәхетле яшәгән булыр идек. Нишләмәк кирәк… Мирхәйдәр Фәйзинең гүзәл Галиябануы җырлаганча—«Ходай насыйп итмәде»…

Бер көнне, һич көтмәгәндә, Ташкенттан Зәкия кайтып төште. Бертуган өч абыйсы да сугышта һәлак булган. Ялгыз калган авыру әнисен үзе янына алып китәргә дип кайткан. Миңа көндәшем Маһирәнең аманәте белән соңгы язган хатын алып кайткан. Аманәт дигәне «Гюзялбанат кыйссасы» дигән үзе язган китабы булып чыкты. Гыйззелбәнат апайның үлгәнен ишеткәч, миңа тапшыру өчен дип Зәкиягә биргән. Зәкиянең сөйләве буенча, аманәтен тапшыргач, көндәшем үзе дә бары берничә көннән гүр иясе булган. Китапны укып өнсез калдым. Менә кемдә булган ул илаһи түземлек вә сабырлык. Үзенең коточкыч язмышы турында кемгә-кемгә, хәтта яраткан шәкертенә дә ник бер сүз әйтсен… Маһирәгә сөйләгән, берсен дә яшермәгән…

Үзе үләре алдыннан хәле авырайганны сизеп, ахры, шул йөзеген, йөзегенә пар алкасын (анысын үзе алган булса кирәк) миңа бүләк итте. «Төсем итеп ки, сакларга тырыш. Бердәнбер үтенечем—догаңнан калдырма, үзем белән бергә әти-әниемне дә»,—диде. Шунысын да өстәде әле: «Догаңны кылганда бу истәлекләремне ки, аларга орынгалап та ал, онытма, яме,—диде бит әле, җан кисәгем. Менә ни өчен ул миңа һәрвакыт: «Газзәбану акыллым, шөкер итеп яшә, Ходай биргән язмышыңа тел-теш тидерә күрмә. Сиңа килгән хәсрәт ялгыз хәсрәт түгел, ил белән килгән хәсрәт. Әнә күрше авылыбызда гына бит газиздән газизләрен—ирен вә берсе артыннан берсен сигез улын сугышта югалткан Мәрьямбикәне күз алдыңа китер»,—дияр иде сагышларымнан җылый-сыкрый башласам.

И, кадерле остазым, ачлыктан интеккән чакларымда, әллә берсен генә булса да сатыйм микән дип уйлап куйган чакларым булгалады, әмма күңелем тартмады. Менә хәзер барын да аңладым. Синең күңелең изге булган, рухың шаттыр дип ышанам. Күпме гомер бирер Раббем, соңгы сулышыма кадәр мин сиңа догада булырмын, нәкъ үзең теләгәнчә… Бер Раббем кабул итсен!!!



Тәмам.
2001—2008 еллар.

Казан.

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет