«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» Бәйрәмнәр бәйләме Мамадыш 2016



бет1/5
Дата17.07.2016
өлшемі0.62 Mb.
#206127
  1   2   3   4   5
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе»

Бәйрәмнәр бәйләме

Мамадыш 2016

Төзүчесе: Гайнетдинова Фирүзә Кәримовна – Татарстан Республикасы Мамадыш

муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе «Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» нең 1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Рецензент: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗанович – Казан федераль университеты

доценты, педагогия фәннәре кандидаты



Бәйрәмнәр бәйләме

Бәйрәм, сценарийлар тупланган әлеге җыентык укытучыларга, укучыларга, тәрбиячеләргә, кичәләр әзерләү һәм уздыруда ярдәм итәр.

КЕРЕШ

Бәйрәмнәрдә - бәхет тантанасы,



Җан сафлыгы, күңел яктысы.

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр-туйлар ясап, күңел ачарга яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр. Егетләр гармун-тальян уйнап, кызлар кызыктырып һәм күзләп йөрсә, кызлар матур күлмәкләрен киеп, чәчләрен озын толымнарга үреп, оялып кына аларга күз атып йөргәннәр. Киткән шуннан очрашулар, кунак җыю, туйлар – яшьләр туе, өй туе, бәби туе...

Хәзер дә халкыбыз нәкъ шулай күңел ачып, бәйрәмнәр оештырып яши. Һәркем сокланырлык туган телебездә шигырьләр, җырлар языла; яшь талантлар барлыкка килә... Ничек инде гөрләтеп бәйрәм итмәскә!

      Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре, йолалары, туган телне - үз ана телен олылаганда гына сакланып кала ала.



   Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык – тарихсыз,"- дип әйтелә халыкта.

  Кызганычка каршы, рәхимсезлек, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

  Ә бүген халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

  Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби – бабайларыбызның төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз тамырларына тарта.

  Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

  Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

  Хәзерге вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?    Әлеге җыентыкка керәшен халкының бәйрәм –йолаларын чагылдырган бәйрәмнәр белән беррәттән дәрестән тыш үткәрелүче кичә үрнәкләре дә бирелә.

Укучылар белән үткәрелгән һәр чара аларның күңелендә уелып калсын өчен укытучыга иҗади эзләнергә кирәк. Картлыкта таяныч, терәк булсын дип, ана баласына бөтен җан җылысын биреп, өмет баглап үстергән кебек, безгә дә ышанычлы чын шәхес тәрбияләү өчен тырышып эшлләргә кирәк.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, бүгенгесе, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә шәҗәрәсе белән таныштыруда без – татар теле укытучыларының роле бик зур. Укучыларга милли тәрбия бирүне күздә тотып, милли бәйрәмнәр үткәрүгә игътибарны арттыра барабыз. “Нардуган”, “Канат сыдыру өмәсе”, “Кодалар килгән безгә” дип аталган бәйрәм кичәләре һәркемдә онытылмаслык тәэсир калдыра.


Нардуган бәйрәме

Сәхнә артыннан шигырь укыла:

Җир йөзендә күпме керәшен бар,


Илдә- көндә күпме исәбе?

Кем белә лә нәсел-нәсәбенең

Сау - тазамы бәгъре, үзәге.

Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле

Бәгъреңне өтеп исәме?

Яман телләр җанга салган яра

Үзәгеңне әрнеп өзәме?

Иркә ачып бер утырыйк әле

Эчең бушар, зарың сөйләрсең.

Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит

Карендәшем, асыл керәшен.

Илдә-көндә күпме керәшен бар


Беркем белми төгәл исәбен.

Керәшенгә көн килерме бер, дип

Өзгәләнә бары үзәгем.

Урамда кызлар, егетләр җырлаганы ишетелә:

Әрле дә бирле борыла-сарыла

Кызлар йөри киләп сарырга.

Кызлар йөри киләп сарырга

Егетләр йөри йөзек салырга.

(Яшьләр-кызлар авылдагы берәр өйнең хуҗабикәсе белән алдан сөйләшеп, килешеп куйган булалар. Ул Нардуган өе була.)

Начтук. Кызлар, бүген 13 нче январь икән бит, әйдәгез Анный түтиләрдә Нардуган өе ясыйбыз. Алар бүген Комазан башына кодаларына чакырулы, өйдә Нинук кына кала. Аның белән без сөйләшенгән идек инде, ул риза булган иде.

Лидук. Әйдәгез, кызлар, киттек куян Анныйларына.

Үксүнә. Әле анда әзерләнәсе дә бар бит, тегесен-монысын хәстәрләсе.

Начтук . Әле анда җегетләр дә килми калмас, белеп алсалар...

Киттек, кызлар, әйдәгез.



Авыл өе. Кызлар җырлый-җырлый керәләр.

Пар атларны җиктем яратып

Килер юлларыма каратып.

Сезләр көттегезме җан атып

Безләр килдек сезгә җан атып.

Нинук җырлый:

Минем аякларым җылынып китә

Ак оегым тартып кигәнгә.

Минем җан гынаем сөенеп китә

Сез дусларым килеп кергәнгә.

Начтук.Ай, Нинук җаным, шәп әйттең, булдырдың.

Ылыйза. Нинук җаным, нәнәң белән тәтәң киттеләрме суң? Өегез аулакмы? (пышылдап кына)

Нинук. Әй, үзләре күптән киттеләр китүен. Энем Бәчүкне генә калдырдылар. Мине җеннәр урламасын, дигәннәрдер инде.

Начтук.Җарар, җарар, ул да кирәк булыр әле безгә. Йөзек салырбыз, дигән идек бит, аны берәр кыз белән суга җибәрербез.

Нинук. Әйдәгез, кызлар, аяк өсте тормагыз әле, җайлап утырышыгыз. Чәй кайнап чыкканчы кул эшләрегезне тота торыгыз.

Зуя. Әйдәгез, кызлар, кул эшли торсын, авыз җырлый торсын. Берәр җыр сузыек әле.

Бер кыз җыр башлый, калганнары кушыла.

Палый. Әй, Нинук җаным, бигрәк матур итеп җырлыйсың да инде.

Алар җырлап бетергәч, егетләр җырлап килгән тавыш ишетелә.

Начтук. Кызлар, туктагыз әле, җегетләр тавышы түгелме соң бу?

Зуя. Әйе шул, кай арада белгәннәр дә, килеп тә җиткәннәр әле.

Начтук. Әй, әйтмә инде, кое янында Төлке Анфисасы белән сөйләшеп торганны куян Метрие ишеткән иде, шул тараткандыр инде җегетләргә.

Җегетләр җырлап керәләр:

Талдан талга ефәк элдем

Тарта-тарта тарыктык.

Ел тәүлеге бигрәк озын

Көтә-көтә зарыктык.

Кызлар җырлый:



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет