Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет64/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Тәэкид җөмләсе
«Хәтта» бәйлеге белән кушылган җөмләләр тәэкид җөм­
ләсе дип әйтеләдер. Мәсәлән: Бу Яурупа сугышына катыш-
маган күзгә күз торылык бер дәүләт тә калмады, хәтта 
Кытай да катышты. Барып булмый, ирексез тукталамын, 
юлда кай чакта каты сызлап бу юлымда аяклар йөрмидер 
хәтта. (Г. Тукай)
Нәтиҗә җөмләсе
«Бәс, шулай булгач» бәйлекләре белән багъланган кушма 
җөмлә «нәтиҗә җөмләсе» дип аталадыр. Мәсәлән: Төн бу-
енча шул утырауда утырганда безнең салкынга чыдавымыз 
бик шөбһәле, бәс бер исәп кирәк. (Г. Чыгтай)
Мондый кушма җөмләнең башына бик күп вакыт «мадам 
ки» бәйлеге киләдер. Мәсәлән: Мадам ки без тарихлы, тел-
ле, әдәбиятлы бер милләт булып яшәргә телимез, бәс без-
га һәр нәрсәдән элек милли уку йортлары кирәк. Мадам ки 
искедән бирле шундый шигырьләр сөйләп килү гадәте бар, 
мадам ки халык андыйларны бик сөеп укый, шулай булгач, ни 
сөйлим дисә шуңа теле хәзер булган шагыйрьне бу тугърыда 
бер тәҗрибә ясап карамасын. 
Ишарә җөмләсе
Кушма ишара җөмләсен тәшкил иткән ике җөмләнең өл­
гесендә күргәзү алмашы «шул» белән бер нәрсәгә гомуми 


143
Приложение
рәвештә генә ишарә кылынып, икенче җөмләдә шул ачык 
итеп бәян кылынадыр. Һәм бу ике җөмлә арасына «ки» бәй­
леге керәдер. Мәсәлән: «Миллият» белән «дин»нең аермасы 
шулдыр ки, боларның өлгесе бер тел белән сөйләшүче, бер үк 
җола вә инанулар белән көн күрүче вә күбесенчә бер ук го-
рыфтан булган бер җәмгыятьтер... Шуны да игътибарга 
алырга кирәктер ки, миллият белән дин күбрәк бергә җые-
лып, икесе бер бөтен кувәт булып эш күргәнләр. Ләтыйф 
вә көмеш кебек саф чишмәнең янындагы бу яшел әрәмәнең 
буйлары шулкадәр гүзәл вә шулкадәр шагыйранә иде ки, бу 
җиргә туктап азрак сәер итмичә үтеп китәргә күп кешенең 
күңеле разый булмас иде. (Ф. Кәрими); Моның озынлыгы шул-
кадәр булган ки, башы үткән ноктадан йөзә-йөзә гәүдәсен, 
ниһаять, коерыгын үткәрү өчен җиде тәүлек гомер кирәк 
булган. (Г. Ибраһимов); Бара тора Айтуганның «язмыш»тан 
наразыйлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки, «язмыш»ны сүгү, 
аңа ләгънәт уку Айтуган теленең бер зикере булып китте. 
(З. Нуркин) 
Бу «ки» төшеп тә калырга мөмкин. Мәсәлән: Бу миңа 
шун дый авыр һәм яман булды, мин тәнемдә янып торган бер 
утның кинәт сүнүен, эчемнең туңганын тою кеби халәткә 
килдем. (Г. Ибраһимов) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет