Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет60/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   56   57   58   59   60   61   62   63   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Бүлем жөмлә
Бүлем җөмлә «яисә, яки» кеби бүлем бәйлекләре белән 
багъланган җөмләләргә әйтелә. Мәсәлән: Мин үзем барып әй-
термен, яки син килеп хәбәр бирерсең. 
Бүлем бәйлеген hәp ике җөмләнең башына китереп әйтер­
гә мөмкин. Ләкин ул бу вакытта күбрәк «я» сүрәтендә генә 


138
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
истигъмал кылынадыр. Мәсәлән: Я син барырсың, я үзем ки-
леп китәрмен. (Бу «я» халык арасында «җә» дип тәләффыз 
ителәдер.) 
Бүлем җөмләдән сөаль аңлашылса, анда бүлем бәйлеге 
булып «әллә» килергә дә мөмкин. Мәсәлән: Бетәрләрме икән 
татарлар җир йөзеннән, әллә белерләрме икән хаталарын 
бер алда? (С. Рәмиев) Дөньяга соңгы минутлар килдеме, әллә 
ханның мәсҗеде җимерелдеме? (Г. Тукай) 
Кире җөмлә
«Әмма, я, хәлбуки» кеби мәгънәне кире якка боручы 
бәйлекләр белән тоташкан кушма җөмләләргә «кире җөм­
лә» диләр. Мәсәлән: Күк йөзе арлы-бирле йөрмәктә бул-
ган болытлар илә капланып, туктаусыз вак яңгыр ява. 
Көлтәнең яртысын да ташып бетмәгәнбез. (Г. Ибраһимов); 
Кытайлылар киемне сулдан уңга каптыралар, әмма 
төрекләр моның киресенчә уңнан сулга каптыралар иде. 
(Г. Баттал); Минем өчен җайлы имеш, хәлбуки минем өчен 
бу да җайлы түгел. (Ш. Камал) 
Бәгъзан мондый җөмләләрдә бүлем бәйлекләре бөтенләй 
төшеп каладыр. Мәсәлән: Башка вакыт булса, яисә берәр 
адәм шунда керергә кушса, без «куркамыз» дияр идек, балык 
өчен булгач, курку искә дә килмәде. (Ягъни «әмма балык өчен 
булгач».) 
Бәйлекләр төшеп калганда бәгъзан соңгы җөмләнең иясе 
(яки аның иярченнәре) белән хөкеме (яки аның иярченнәре) 
арасында «исә» киләдер. Мәсәлән: Бөтен сентябрь аенда яр-
минкә дә ясала торган иде, соңгы елларда исә, ни өчендер, 
бетерделәр. (Г. Ибраһимов) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   56   57   58   59   60   61   62   63   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет