Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет63/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Бәйләмә сәбәп җөмлә
Бу җөмләнең мәгънәсе ияртү юлы белән ясалган сәбәп 
җөмләнеке белән берүктер. 
Бәйләмә сәбәп җөмләсе ике төрле ясаладыр. 
1) Сәбәпне аңлата торган җөмлә элек, нәтиҗә (яки мак­
сат)ны аңлата торган җөмлә соң килә. Бу вакытта ике җөм­
лә арасында бәйлек булып «шундан, шуңа күрә, шуның 
өчен»ләрнең берсе киләдер. Мәсәлән: Монда иң элек башлап 
алуның артык бер кызыгы, хәтта мәртәбәсе бар, шун-
лыктан һәркемнең иптәшләрдән алдарак эләктерәсе килә. 
(Г. Ибраһимов); Ул сират кичәргә тора, шунлыктан аңа 
ниш ләсә дә ярый. (Г. Ибраһимов)
2. Әмма сәбәпне аңлата торган җөмлә нәтиҗәне аңла­
та торган җөмләдән соң киләдер. Бу вакытта бу җөмләләр­
не «чөнки» бәйлеге тоташтырадыр. Мәсәлән: Иптәшләр 
исә күлнең вә тирә якның матурлыгыннан, танышлыгын-
нан бигрәк, җил булмауга куаныштылар; чөнки җил да-
выл булса, күл дулкынлана да каптыруның кызыгы калмый. 
(Г. Ибраһимов)
«Чөнки» бәйлеге төшeп калырга мөмкин. Мәсәлән: 
Юк, Миңлекол абзыйларны тубал төзәтергә генә илтәмез, 
умартамыз уйнаткалап тора. (Г. Исхакый); Ләкин аның 
безгә әһәмияте юк, без барыбер ул җиргә бара алмыйбыз. 
(Г. Ибраһимов)
Бәгъзан бәйләмә сәбәп жөмләнең сәбәпне аңлатучы җөм­
ләсе генә әйтелеп, нәтиҗәне аңлатучы җөмлә бөтенләй тө­
шеп каладыр. Мәсәлән: Нигә ул чикле үлемдән куркасың, 
ашың ашаган, яшең яшәгән (Г. Ибраһимов). 
Монда нәтиҗәне аңлата торган җөмлә «курыкмаска кирәк 
иде» булып, төшеп калган. Бу кушма җөмлә асылда «курык­
маска кирәк иде, чөнки ашың ашаган, яшең яшәгән» буладыр. 


142
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Дәлил җөмләсе
Бер­берсенә «ахры, күрәсең» кеби бәйлекләр белән то­
ташкан ике җөмлә булып, әвәлгесе аркылы соңгысына исти­
длал мәгънәсен аңлатадыр. Мәсәлән: Әллә нәрсә киңәшәләр, 
акыллашалар, ахры мантыйк укыганнар монлар имди. 
(Г. Ибраһимов)
Мондый җөмләләрнең соңгысы сөаль җөмләсе булып 
килгәндә apaгa «әллә» бәйлеге керәдер. Мәсәлән: Белмим 
кайда кача һәммә халык, урамнарда һичкем күренми. Тәрәзә 
капкачлары бикләнгән, әллә дәнҗал чыга бүгенме? (Ибраһим 
Башмаков) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет