143
Приложение
рәвештә генә ишарә кылынып, икенче җөмләдә шул ачык
итеп бәян кылынадыр. Һәм бу ике җөмлә арасына «ки» бәй
леге керәдер. Мәсәлән:
«Миллият» белән «дин»нең аермасы
шулдыр ки, боларның өлгесе бер тел белән сөйләшүче, бер үк
җола вә инанулар белән көн күрүче вә күбесенчә бер ук го-
рыфтан булган бер җәмгыятьтер... Шуны да игътибарга
алырга кирәктер ки, миллият белән дин күбрәк бергә җые-
лып, икесе бер бөтен кувәт булып эш күргәнләр. Ләтыйф
вә көмеш кебек саф чишмәнең янындагы бу яшел әрәмәнең
буйлары шулкадәр гүзәл вә шулкадәр шагыйранә иде ки, бу
җиргә туктап азрак сәер итмичә үтеп китәргә күп кешенең
күңеле разый булмас иде. (Ф. Кәрими); Моның озынлыгы шул-
кадәр булган ки, башы үткән ноктадан йөзә-йөзә гәүдәсен,
ниһаять, коерыгын үткәрү өчен җиде тәүлек гомер кирәк
булган. (Г. Ибраһимов); Бара тора Айтуганның «язмыш»тан
наразыйлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки, «язмыш»ны сүгү,
аңа ләгънәт уку Айтуган теленең бер зикере булып китте.
(З. Нуркин)
Бу
«ки» төшеп тә калырга мөмкин. Мәсәлән:
Бу миңа
шун дый авыр һәм яман булды, мин тәнемдә янып торган бер
утның кинәт сүнүен, эчемнең туңганын тою кеби халәткә
килдем. (Г. Ибраһимов)
Достарыңызбен бөлісу: