144
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
бөтен галәмне алтын төсле нурга буяп, күк йөзендә йөзеп
йөрүче тулган айга карасак, аның нурны кояштан алуына
һич инанасымыз килмәс, шуның кеби Тукайның да караңгы
татар әдәбияты эчендә нурын чәчеп, галәм әдәбиятыбызны
яктыртып торучы шигырьләрене укыганда аларның икенче
бер баштан икътибас булуына куңел ышанмый.
Вәһем җөмләсе
«Гүя, чөнки, әйтерсең, әйтерсең лә» кеби бәйлекләр белән
тоташкан кушма җөмләгә «вәһем җөмләсе» дип исем бирелә.
Мәсәлән:
Килә дә миңа бәйләнә, әйтерсең мин аның малае.
Өрәк, җен, шүрәле дигән нәрсәләр минем искә төшәләр, гүя
тәки печән кибәне шул өчнең берсе лә. (Г. Ибраһимов); Бар
күңел хәдсез хисабзыз мәрхәмәт шәфкать тулы, чөнки күңел-
лек җиргә күктән иңүче рәхмәт юлы. (Г. Тукаев)
Хөласа җөмләсе
«Әлхасыйль, хөласа, дөресте, кыскасы» кеби бәйлекләр
белән багъланган кушма җөмлә «хөласа җөмләсе» була.
Мәсәлән:
Боларның төсләрендә, йөзләрендә, кыйланышла-
рында, табигатьләрендә дә һичбер аерма юк иде дөресте
генә болар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер
кеше иде. (Г. Исхакый)
Гыйлавә җөмләсе
«Өстәвенә, аның өстенә, җитмәсә, җитмәсә тагы» кеби
бәйлекләр белән кушылган кушма җөмләләр «гыйлавә җөм
ләсе» дип атала. Мәсәлән:
Атлар арый, арбалар hәp юлда
диярлек авып, ватылып теңкәне корыта, өстәвенә күктә
мәрхәмәтсезләнеп, үзенең җиргә төшәргә торган соры кара
болытларыннан бертуктаусыз вак кына яңгыр коя.
Сискәнеч җөмлә
Мин карбыз ашап бетерерга өлгерә алмадым, башкорт
килеп җитте. (Г. Ибраһимов) Бу җөмлә ияртү юлы белән
яса лып, беренче җөмлә шарт җөмләсе рәвешендә киләдер.