Казан —2009 Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, аның догасы кабул ителүгә якын булачак


Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла



бет10/17
Дата23.06.2016
өлшемі1.23 Mb.
#153903
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   17

Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:




اَللَّهُمَّ بارِكْ لَنَا في الأوَّلِ وَالآخِرِ



"Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхыйрь".

(Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!)

Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш.
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ .
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәә мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Аллаһыга Мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга).

Аш-су өчен кылына торган башка бер дога:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى خَلَقَ الْإِنْسَانَ وَأَطْعَمَهُ وَسَقَاهُ وَجَهَّزَهُ بِالْإِمَانِ وَنَحْمَدُهُ

لِمَنْ مَيَّزَ الْحَلَالَ مِنَ السَّيِّئَاتِ وَالْحَرَامِ . وَقَسَّمَ الرِّزْقَ عَلَى خَلْقِهِ بِأَحْسَنِ

الْأُسْلُوبِ وَأَرْقَى النِّظَامِ . وَنُصَلِّى وَنُسَلِّمُ عَلَى مَنْ أُرْسِلَ رَحْمَةً لِلْعَاَلَمِينَ.
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъгамәһүү вә сәкааһү вә җәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка галәә халькыйһии би әхсәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү галәә мән үръсилә рахмәтән лил-гааләмиин".

(Инсанны яратып, аш атып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче — Улдыр. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын).

Икенче бер аш догасы:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَبَرَكَاتُهُ

عَلَى صَاحِبِ الطَّعَامِ وَالْأَكِلِينَ. اللَّهُمَّ اجْعَلْ نِعْمَتَنَا دَآئِمًا وَدِينَنَا قَآئِمًا وَأَوْلَدَنَا عَالِمًا صَالِحًا وَلَا تُسَلِّطْ عَلَيْنَا ظَالِمًا. اللَّهُمَّ زِدْ نِعْمَةً كَثِيرَةً بِحُرْمَةِ سِرِّ سُورَةِ الْفَاتِحَةِ
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәәә минәл мүслимииин. Вәл-хәмдү лилләәһи вә бәракәәтүһүү галәә саахибит-тагами вәл-әкилиин. Әллааһүммәҗгаль нигъмәтәнәә дәә-имән вә диинәнәә каа-имән вә әүләдәнәә гаалимән саалихән вә ләә түсәллитъ галәйнәә заалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәсииратән би хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихә".

(Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәрәкәтләре булсын. Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл. Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә. "Фатиха" сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!)

Бу догаларның берсен дә белмәгән кеше, "мин дога белмим" дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын. Бу кешеләр:

"Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактый­быз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит", — дип тә дога кылырга мөмкин.


20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.
Тальхә бине Гобәйдуллаһтан (р.г.) килгән рива­ятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яңа туган айны күргәч шулай дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ أَهِلَّهُ عَلَيْنَا بِالْيُمْنِ وَالْإِيمَانِ وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ . رَبِّي وَرَبُّكَ اللهُ
"Әллааһүммә әһилләһүү галәйнәә бил-йүмни вәл-иимәни вәс-сәләәмәти вәл-исләәм. Раббии вә раббүкәллааһ.

(Аллаһым! Бу айны безгә бәхетле һәм бәрәкәтле ай ит. Иман, сәламәтлек һәм ислам белән туп-тулы матур кичәләрдә тусын! Әй, Ярымай! Синең дә, вә минем дә Раббыбыз — Аллаһтыр!


21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.
Ураза тоткан кеше уразасын бары тик Аллаһының ризалыгы өчен тотар. Бу караштан уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен бер ягы бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: "Ураза минем өчендер, аның әҗерен Мин шәхсән Үзем бирермен", — дигән.

Кичен авыз ачканда белгән догаларны укырга мөмкин. Риваятьләрдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәгечә дога кылуы турында әйтелә:


اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ
"Әллааһүммә ләкә сумтү вә галәә ризкыйкә әфтартү".

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Синең биргән ризыгың белән уразамны ачтым, ифтар кылдым.)

Белгән кешеләргә түбәндәге догаларны уку яхшыдыр.
اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ آمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ

أَفْطَرْتُ وَلِصَوْمِ غَدٍ نَوَيْتُ فَاغْفِرْ لِى مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ .
"Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү вә лисауми гадин нәвәйтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү".

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа инандым, Сиңа ышандым, Синең ризыгың белән авыз ачтым, иртәнге уразага ният иттем. Минем үткән һәм киләчәк гөнаһларымны гафу ит, Аллаһым!)


اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ أَنْ تَغْفِرَ لِى .
"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бирахмәтикәлләтии вәсигать күллә шәй-ин ән тәгъфиралии".

(Аллаһым! һәр нәрсәне каплаган, үз эченә алган рәхмәтеңне телим. Синнән гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм).


22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалту­ыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.

Каберләрне зиярәт иткәндә "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатиха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:


السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ
"Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр".

(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ وَيَرْحَمُ

اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ وَإِنَّآ إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ
"Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун".

(Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган башка бер дога:
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ . وَإِنَّآ

إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ أَسْئَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ
"Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә".

(Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.)

Кайчан мөселманнар кабере белән кәферләр кабере катыш булса болай әйтелә:
وَالسَّلَامُ عَلَى مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَى
"Вәс-сәләәмү галәә мәниттәбәгаль-һүдәә".

Кабердә яткан үлеләребезгә доганы бары тик зияратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер. Каберләрне зиярәт итү алардан бигрәк үзебез өчен файдалы, чөнки ул безгә үлемне хәтерләтә.


23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ، وَأَعُوذُ بِكَ

مِنَ الْجُبْنِ وَالْهَرَمِ وَالْبُخْل، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ
"Әллааһүммә! Иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл вә әгуузү бикә минәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухл! Вә әгуузү бикә мин газәәбил-кабр!"

(Йә Аллаһым! Мине юклыктан һәм ялкаулыктан Үзең сакла! Вакчыллык, картлык, саранлык һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам!)

Кабер газабы ике төрле була:


  1. Туктаусыз булачагы бар. Аллаһы Тәгалә әйткән:


النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا وَيَوْمَ تَقُومُ

السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ
"Аларга иртә дә, кич тә ут газабы күрсәтелер, әмма кыямәт көне булгач, "Фиргавен кавемен газапның иң катысына кертегез! " диелер". ("Мөэмин" сүрәсе, аять 46.)

Бәрра бине Газиб хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:


ثُمَّ يُفْتَحُ لَهُ بَابٌ إِلَى النَّارِ فَيَنْظُرُ إِلَى مَقْعَدِهِ فِيهَا حَتَّى تَقُومَ السَّاعَةُ
"... аннан соң аңа җәһәннәмгә ишек ачылыр һәм, кыямәт килгәнче, булачак урынын ул ишектән күреп торачак... "

2. Күпмедер булып, аннан соң бетәчәге бар. Бәләкәй җинаять иясе, гөнаһына карата билгеле бер вакыт газапланыр, аннан соң хәле җиңеләйтелер.


24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.
Фәкыйрьлек ислам диненең яратмаган, аңа каршы көрәшкән күренешедер. Шуның өчен мөселман, ризык һәм мәгыйшәтен хәләлдән табу өчен, көн-төн тырышырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга дога кылып ялварырга, бу начар халәттән үзен коткаруны сорарга беркайчан да онытмаска кирәк. Фәкыйрь булган кешегә ястү намазыннан соң түбәндәге доганы самими күңел белән укырга, күңеленнән теләгәнен дә әйтергә мөмкин.
بِسْمِ اللهِ عَلَى نَفْسِى وَمَالِى وَدِينِى. اللَّهُمَّ رَضِّنِى بِقَضَائِكَ وَبَارِكْ لِى

فِيمَا قُدِّرَ لِى حَتَّى لَا أُحِبَّ تَعْجِيلَ مَا أَخَّرْتَ وَلَا تَأْخِيرَ مَا عَجَّلْتَ
"Бисмилләәһи галәә нәфсии вә мәәлии вә диинии. Әллааһүммә раддыйнии бикадаа-икә вә бәәрик лии фиимәә куддира лии хәттәә ләә үхиббә тәгъҗиилә мәә әххартә вә ләә тәэхира мәә гаҗҗәлтә".

(Үзем, малым һәм динем турында Аллаһының исеме белән сөйләрмен. Аллаһыым! Тәкъдир һәм хөкемеңә мине риза кыл, миңа тәкъдир ителгән нәрсәләрне бәрәкәтләндер. Шулай ки, соңга калдырганыңны хәзер бир, хәзер бирәчәгеңне соңга калдырма).


25. Мул ризык сорап укыла торган дога.
"Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләре булган "Ләү әңзәлнәә"не укыганнан соң:
يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا فَتَّاحُ يَا غَنِيُّ يَا رَزَّاقُ . اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ أَنْ تَرْزُقَنِى

كُلَّمَا أُرِيدُ خَزَائِنَ قُدْرَتِكَ وَيَسِّرْ لِى مَطْلُوبِى وَحَصِّلْ مُرَادِى يَا مُجِيبَ الدَّعَوَاتِ .

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ يَا بَدِيعَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ

وَالْإِكْرَامِ . اللَّهُمَّ اعْطِنَا رِزْقًا وَاسِعًا وَأَنْتَ تَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ
"Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү, йәә фәттәәхү йәә ганиййү йәә раззәәкъ. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вә йәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгавәәт. Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү йәә хәййү йәә каййүүмү йәә бәдиигас-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вәәсиган вә әнтә тәрзүку мән тәшәә-у би гайри хисәәб".

(Әй, Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңелләштерүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телимен. Әй, догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Әй, күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы — Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең.)


26. Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.
Бүгенге тормышыбыз шартларының нәтиҗәсе буларак кешеләр вакыт-вакыт матди һәм мәгънәви авырлыкларга очрыйлар. Мондый халәткә төшкән кеше, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намазда беренче рәкәгатьтә "Инширах" сүрәсен, икенче рәкәгатьтә "Гаср" яки "Кәүсәр "сүрәсен укырга тиеш.

Намаздан соң укый белгән кадәр "Инширах" сүрәсен, Коръәни Кәримнән дога аятьләрен укырга кирәк. Монда "Әәмәнәр-расүүлү"нең укылуы да хәерле. Болар укылганнан соң:


رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي . وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي . وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي

. يَفْقَهُوا قَوْلِي . رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ .
"Раббиш-рахлии садерии. Вә йәссир лии әмрии. Вәхлүл гукъдәтәм мин лисәәнии. Йәфкаһүү каулии. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр" аятьләре мөмкин кадәр кабатлап укылыр. Кайгы-хәсрәттән котылу өчен күңелдән теләгән дога кабат кылыныр.

"Инширах" һәм "Гаср" сүрәләре:


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . أَلَمْ نَشْرَحْ لَكَ صَدْرَكَ . وَوَضَعْنَا عَنْكَ

وِزْرَكَ . الَّذِي أَنْقَضَ ظَهْرَكَ . وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ . فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

. إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . فَإِذَا فَرَغْتَ فَانْصَبْ . وَإِلَى رَبِّكَ فَارْغَبْ.
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әләм нәшрах ләкә садеракь, вә вәдагънәә гаңкә визракь. Әлләзии әңкада заһракь. Вә рафәгънәә ләкә зикракь. Фә иннә мәгаль-гусри йүсраа. Иннә мәгаль-гусри йүсраа. Фә изәә фәрагътә фәңсабе. Вә иләә раббикә фәргабе".

(Без синең күкрәгеңне (кальбеңне) ачмадыкмы? Билеңне бөккән авырлыкның йөген тартып алмадык­мы? Синең шаныңны һәм даныңны күтәрмәдекме? Һичшиксез, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Әйе, авырлык белән бергә җиңеллек тә бардыр. Эшләрең бетүгә тагын кабат эшлә. Бары тик Раббыңа юнәл).


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَالْعَصْرِ . إِنَّ الْإِنْسَانَ لَفِي خُسْرٍ.

إِلَّا الَّذِينَ ءَامَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَتَوَاصَوْا بِالْحَقِّ وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ.
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабер".

(Гасыр белән ант итәмен ки, инсан чыннан да зарар эчендәдер, зыян күрүчедер. Моннан бары тик иман китереп, тәкъва булган кешеләр генә, иман китереп яхшы эшләр эшләгәннәр генә, бер-берләренә хакыйкатьне һәм сабырлыкны васыять иткәннәр генә котылыр (иминдер)).


27. Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي عَافَانِي مِمَّا ابْتَلَكَ بِهِ وَفَضَّلَنِي عَلَى كَثِيرٍ مِنْ خَلْقِهِ تَفْضِيلًا

"Әлхәмдү лилләәһилләзии гаафәәнии миммәбтәләкә биһии вә фәддаләнии галәә кәсиирин мин халькыйкә тәфдыйиләә".

Риваять ителде: "Әгәр ут янганны күрсә, сүндерсен ул утны тәкбир белән".


28. Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога.
Авыру кеше хасталыгыннан котылу өчен, вакытны сузмыйча, табибка барырга тиеш. Табиб әйкәннәрне үтәгәндә догадан да файдаланырга мөмкин. Авыру бу догаларны үзе укырга мөмкин, башка кешедән дә укыта ала.

Тәһарәтле хәлдә башта "Фатиха" сүрәсе, соңыннан Коръәни Кәримнән шифа аятьләре укы­лыр. Бу аятьләр түбәндәгеләр:


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَ يُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ.
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим".

(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) ("Тәүбә" сүрәсе, аять 14-15.)


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . يَاأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَتْكُمْ مَوْعِظَةٌ

مِنْ رَبِّكُمْ وَشِفَاءٌ لِمَا فِي الصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .
"Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин."

(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) ("Юныс" сүрәсе, аять 57.)


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْءَانِ مَا هُوَ شِفَآءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .
"Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин."

(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) ("Исра" сүрәсе, аять 82.)


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ .
"Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин".

(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) ("Шүгара" сүрәсе, аять 80.)


بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ ءَامَنُو هُدًى وَشِفَآءٌ .
"Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә".

(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) ("Фуссыйләт" сүрәсе, аять 44.)

Бу аятьләр укылганнан соң түбәндәгечә дога кылына:
اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ أَذْهِبِ الْبَأْسَ إِشْفِ أَنْتَ الشَّافِى لَا شِفَاءَ إِلَا شِفَاؤُكَ شِفَاءٌ

لَا يُغَادِرُ سَقَمًا. اللَّهُمَّ إِشْفِ عَبْدَكَ يَنْكَأْ لَكَ عَدُوًّا أَوْ يَمْشِ لَكَ إِلَى صَلَاةٍ .
"Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин".

(Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир ки, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен.)
بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ يُؤْذِيكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ

نَفْسٍ أَوْ عَيْن حَاسِدٍ . اللَّهُمَّ يَشْفِيكَ بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ .
"Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә".

(Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.)


أَعُوذُ بِكَ اَللَّهُمَّ مِنَ الْبَرَصِ وَالْجُنُونِ وَالْجُذَامِ وَمِنْ سَيْئِ الْأَسْقَامِ
"Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!"

(Ий Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!)


اَللَّهُمَّ جَنِّبْنِي مُنْكَرَاِت الْأَخْلاَقِ وَالْأَعْمَالِ وَالْأَهْوَاءَ وَالْأَدْوَاءَ
"Әллааһүммә, җәннибнии мүнкәратил-әхләкый вәл-әгъмәә-ли вәл-әһвәә-ә вәл-әдвәә-ә".

(Йә Аллаһым! Бозык эшләрдән, сыйфатлардан, бозык хыялдан, чирләрдән Үзең сакла!)


29. Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.
Течкерүче төчкергәч:
الْحَمْدُ لِلَّهِ
"Әл-хәмдү лилләәһ"

(Аллаһыга мактау булсын) , — дип әйтергә тиеш.

Пәйгамбәр (с.г.в.) төчкергән кешегә:
يَرْحَمُكَ اللهُ
"Йәрхәмүкәллааһ".

(Аллаһ сиңа рәхмәт итсен), диюне васыять иткән. Төчкерүче исә:


وَإِيَّاكُمْ وَيَغْفِرُ لَنَا وَلَكُمْ
"Вә иййәәкүм вә йәгъфиру ләнәә вә ләкүм".

(Аллаһ сезгә дә рәхмәт итсен, безне дә, сезне дә гафу итсен) яки


يَهْدِينَا وَيَهْدِيكُمُ اللهُ
"Йәһдиинәә вә йәһдиикүмүллааһ".

(Аллаһ безгә дә, сезгә дә һидаять бирсен), дияр.


30. Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . بِسْمِ اللهِ الَّذِى لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِى

الْأَرْضِ وَلَا فِى السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . إِنَّهُ مِنْ سُلَيْمَانَ وَإِنَّهُ بِسْمِ

اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّةِ مِنْ شَرِّ كُلِّ مَا خَلَقَ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим. Иннәһүү мин сүләймәәнә вә иннәһүү бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти мин шәрри күлли мәә халәкъ."

(Ул Аллаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бер нәрсә дә зарар итә алмас. Ул ишетүче һәм белүчедер. Ул, һичшиксез, Сөләйманнандыр һәм аның беренче юлы "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим"дер. ("Нәмел" сүрәсе, аять 30.) Яраткан нәрсәләрнең явызлыгыннан Аллаһының тулы һәм кимчелексез булган сүзләренә сыенамын.)

Бу дога кичен өч мәртәбә укылыр. Иртә торгач исә:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . سَلَامٌ عَلَى نُوحٍ

فِى الْعَالَمِينَ . إِنَّا كَذَالِكَ نَجْزِى الْمُحْسِنِينَ .
"Сәләәмүн галәә нүүхин фил-гааләмиин. Иннәә кәзәәликә нәҗзил-мүхсиниин" аяте унҗиде мәртәбә укылыр.

(Бөтен галәмнәр эчендә Нухка сәлам булсын. Инде без, матур сүзләр сөйләп, гүзәл һәм яхшы эш кылганнарны шулай бүләкләндерербез.)


31. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَة
"Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәл-гафвә вәл-гаафиятә фид-дүнья вәл-әәхыйра!"

(Аллаһым, Синнән генә гөнаһларымны ярлыкавыңны һәм дә фани һәм бакый дөньяңда Синнән иминлек сорыйм!)


اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي دِينِي وَدُنْيَايَ وَأَهْلِي وَمَالِي
"Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәл-гафвә вәл-гаафиятә фии диинии вә дүньйәәя вә әһлии вә мәәлии! "

(Аллаһым, Синнән генә гөнаһларымны ярлыкавыңны сорыйм, Синнән генә динемдә дә, дөньялыкта да, гаиләдә дә тынычлык урнаштыруыңны сорыйм!)


32. Золымга каршы укыла торган дога:

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет