Казан —2009 Аллаһы Тәгалә бәндәнең Үзенә мохтаҗ икәнне таныганны, Аңа бу турыда хәбәр иткәнне ярата. Бәндә дога кылуда ныклык күрсәтүне, җавап алуга өметләнүне ташлаганчы, аның догасы кабул ителүгә якын булачак


رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا



бет4/17
Дата23.06.2016
өлшемі1.23 Mb.
#153903
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17

رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا

"Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа."

(Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим, 8.)

Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне искәртә. Бүген кайберәүләр, ата-аналары картайгач, аларны ташлап китәләр, яки картлар йортына тапшыралар.

Фәрештәләрнең мөэминнәргә кылган догалары:

Күктә тәхетне йөрткән фәрештәләр белән аның тирә-ягындагылар Аллаһыга хәмед, тәсбих әйтерләр. Бу фәрештәләр инанган мөэминнәр өчен Аллаһыга шулай дога кылырлар:
... رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلِّ شَيْءٍ رَحْمَةً وَعِلْمًا فَاغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا وَاتَّبَعُوا سَبِيْلَكَ

وَقِهِمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ . رَبَّنَا ادْخِلْهُمْ جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدْتَهُمْ وَمَنْ صَلَحَ

مِنْ أَبَائِهِمْ وأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ . وَقِهِمُ السَّيِّآتِ

وَمَنْ تَقِ السَّيِّآتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُ وَذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ

"Раббәнәә вәсигътә күллә шәй-ир-рәхмәтәүв-вә гыйльмәң фәгъфир лилләзинә тәәбүү вәттәбәгуу сәбииләкә вә кыйһим газәәбәл-җәхиим. Раббәнәәдхыйльһүм җәннәәти гаденинилләтии вәгаттәһүм вә мәң саләха мин әәбәә-иһим вә әзвәәҗиһим вә зүриййәәтиһим иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим. Вә кыйһимүс-сәййи-әәт. Вә мәң тәкыйс-сәййи-әәти йәүмә-изиң фәкаде рахимтәһүү вә зәәликө һүәл-фәүзүл-газыйим."

(Әй, Раббыбыз! Синең рәхмәтең һәм гыйле­мең бөтен нәрсәне эченә алган. Шуңа күрә, Син тәүбә иткәннәрне һәм Синең юлыңа басканнарны кичер, аларны җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Аларны һәм аларның атала­рыннан, хатыннарыннан булган яхшы кемсәләрне Үзең вәгъдә иткән Гаден җәннәтләренә урнаштыр. Һичшиксез, Син Газиз, Хакимсең. Аларны начарлыклардан да сакла. Син кемне начарлыклардан сакласаң, һичшиксез, аңа кыямәт көнендә мәрхәмәт итәчәксең. Бу иң бөек котылудыр.) ("Мөэмин" сүрәсе, аять 7-9.)
Коръәннән башка дога аятьләре:
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ

وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا إِنَّكَ أَنْتَ

التَّوَّابُ الرَّحِيمُ . رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ

وَيُعَلِّمُهُمْ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ .

"Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Раббәнәә вәҗгальнәә мүслимәйни ләкә вә миң зүрриййәтинәә үммәтәм-мүслимәтәл-ләк. Вә әринәә мәнәәсикәнәә вә түб галәйнәә иннәкә әңтәт-тәввәәбүр-рахиим. Раббәнәә вәбгась фииһим расүүләм-минһүм йәтлүү галәйһим әәйәәтикә вә йүгаллимүһүмүль-китәәбә вәл-хикмәтэ вә йүзәккииһим иннәкә әңтәл-газиизүль-хәкиим ".

(Әй, Раббыбыз! Бездән бу хәерле эшне кабул ит, чөнки Син догабызны ишетүче һәм һәрнәрсәне белүче.

Әй, Раббыбыз! Безне Үзеңә тапшырылучы һәм ихласлы бәндәләрдән әйлә, нәселебездән килгәннәрне, Сиңа буйсындырып, бер өммәт кыл, безгә гыйбадәт юлларыбызны һәм хаҗ вазифала­рыбызны күрсәт, гөнаһларыбызны гафу итеп, тәүбәләребезне кабул кыл. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм мөэминнәргә рәхмәт итүчесең.

Әй, Раббыбыз! Безнең нәселебездән килгән өммәт арасыннан бер пәйгамбәр күндер ки, ул аларга Синең аятьләреңне укысын, китабыңны һәм хөкемнәреңне өйрәтсен, аларны гөнаһлардан ару­ласын. Шөбһәсез, Син Газиз вә Хакимсең). ("Бәкара" сүрәсе, аять 127-129.)


رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا

حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ

عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَانَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .

"Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин".

(Әй, Раббыбыз! Әгәр онытып яки белмичә хата эшләсәк, безне җаваплы итеп, хисапка тартма. Әй, Раббыбыз! Бездән әүвәлгеләргә биргән кебек, безгә күтәреп булмаслык авырлык­лар бирмә. Әй, Раббыбыз! Безгә көчебз җитмәгән нәрсә йөкләмә, гөнаһларыбызны гафу әйлә, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит, чөнки Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит). ("Бәкара" сүрәсе, аять 286.)


رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هَذَا بَاطِلًا سُبْحَانَكَ فَقِنَا عَذَابَ النَّارِ . رَبَّنَا إِنَّكَ مَنْ تُدْخِلْ النَّارَ

فَقَدْ أَخْزَيْتَهُ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنْصَارٍ . رَبَّنَا إِنَّنَا سَمِعْنَا مُنَادِيًا يُنَادِي لِلْإِيمَانِ أَنْ

آمِنُوا بِرَبِّكُمْ فَآمَنَّارَبَّنَا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّئَاتِنَا وَتَوَفَّنَا مَعَ الْأَبْرَار ِ .

رَبَّنَا وَآتِنَا مَا وَعَدْتَنَا عَلَى رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ .

"Раббәнәә мәә халәкътә һәәзәә бәәтыйләң сүбхәәнәкә фәкыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәә иннәкә мәң түдехыйлин-нәәра фәкаде әхъзәйтәһүү вә мәә лиз-заалимиинә мин әңсаар. Раббәнәә иннәнәә сәмигънәә мүнәәдийәй-йүнәәдии лил-иимәәни ән әәминүү бираббикүм фә әәмәннәә раббәнәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кәффир ганнәә сәййиәәтинә вә тәвәффәнәә мәгаль-әбераар. Раббәнәә вә әәтинәә мәә вәгаттәнәә галәә русүликә вә ләә түхъзинәә йәүмәл-кыйәәмәти иннәкә ләә түхълифүл-миигааде ".

(Әй, Раббыбыз! Син боларны бушка гына яратмадың. Син дөрес булмаган нәрсә яратмас­сың. Инде безне җәһәннәм газабыннан сакла.

Әй, Раббыбыз! Дөрестән дә, Син кемне дә булса утка төшерсәң, аны һәлак итәрсең. Анда залимнәрнең газабын бетерә торган бернинди ярдәмче дә юк.

Әй, Раббыбыз! Чыннан да без бер чакыручыны ишеттек: "Раббыгызга иман итегез", — дип кешеләрне Аллаһыга иман китерергә чакыра иде. Аны тыңладык та иман китердек. Әй, Раббыбыз! Гөнаһларыбызны кичер, кимчелекләребезне яшер һәм җаннарыбызны яхшы кешеләр белән бергә ал.

Әй, Раббыбыз! Пәйгамбәрләреңнең теле белән безгә вәгъдә иткән савапны бир һәм кыямәт көнендә безне рисвай итмә. Шөбһә юк ки, Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 191-194.)

رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ وَلَا تَجْعَلْ

فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ .

"Раббәнәгъфир ләнәә вә ли ихвәәнинәлләзиинәә сәбәкуунәә бил-иимәәни вә ләә тәҗгаль фии кулүүбинәә гыйлләллилләзиинәә әәмәнүү, раббәнәә иннәкә раүүфүр-рахиим".

(Әй, Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман китергәннәрне, кардәшләребезне гафу ит, иман китергәннәргә карата йөрәкләребездә ачу калдырма. Әй, Раббыбыз! Шөбһәсез, Син күп шәфкатьле һәм мәрхәмәтлесең.) ("Хәшер" сүрәсе, аять 10.)


رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

"Раббәнәә әтмим ләнәә нүүранәә вәгъфир ләнәә иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир".

(Әй, Раббыбыз! Безгә нурыбызны төгәлләп бир, безне кичер. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр). ("Тәхрим" сүрәсе, аять 8.)


13. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән догалар һәм изге теләкләр.

Пәйгамбәребезнең һәм башка бөек затларның догаларыннан үрнәкләр бирәбез.

Инсаннарның әфәндесе бу догаларны төрле вакытларда укыган. Шуңа күрә догаларның барысын да бер вакытта уку кирәкми, аларның кайберләре намазлардан соң, кайберләре ятканда яки буш вакытларда укылыр.

Әнәс бине Мәлик (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шул доганы күп укуын риваять итә.


اَللَّهُمَّ أَتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

"Әллааһүммә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр."

(Аллаһым! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла.)

Әбү Һөрәйрәдән (р.г.) риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай боерган: " Кем көнгә йөз мәртәбә:
لاَ إلهَ إلأَ اللهُ وحدهُ لاَ شَريكَ لهُ لهُ المُلكُ ولهُ الحَمْدُ وهُوَ عَلىَ كُلِّ شيٍ قَديِرٌ

"Ләә иләәһә илләлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир."

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә) дисә, бу дога аның өчен ун кол азат итү савабына тиң булыр, аңа йөз савап язылыр, йөз гөнаһы кичерелер, ул көн кичкә кадәр шайтанның явызлыгыннан имин булыр һәм һичкем аның бу догасыннан артыграк дога укый алмас"),— дигән.

Кем көнгә йөз мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ

"Сүбхәәнәллааһи вә би хәмдиһ"

(Аллаһыны мактап тәсбих әйтәмен) дисә, ул кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр күп булса да, бетәр", — дигән.

Беркөнне бер бәдәви Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килеп:

— Йәә, Рәсүлүллаһ! Миңа һәрвакыт укый торган бер дога өйрәт,— дигән. Аллаһының Илчесе аңа:



"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Әллааһү әкбәру кәбиираа. Вәл-хәмдү лилләәһи кәсиираа. Сүбхәәнәллааһи раббил-гааләмиин. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-газиизил-хәкиим."

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аллаһ һәр нәрсәдән бөек. Аңа куп-күп мактаулар булсын. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыны тәсбих итәмен. Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр), — дигән. Бәдәви:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Бу Аллаһ өчендер, минем өчен бер нәрсә юкмы,— дип сораган. Моңа Пәйгамбәр (с.г.в.):
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَاهْدِينِي وَارْزُقْنِي

"Әллааһүммәгъфир лии вәрхәмнии вәһдинии вәрзүкънии."

(Аллаһым! Минем гөнаһларымны кичер, миңа мәрхәмәт ит, мине кызган һәм ризыкландыр), дип дога кыл, — дигән.

Әбү Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шулай дога кылуын риваять иткән:
اَللَّهُمَّ اَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي وَ اصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي

فِيهَا مَعَاشِي وَاَصْلِحْ لِي أَخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي وَاجْعَلِ الْحَيَاةِ زِيَادَةً

لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ

"Әллааһүммә әсълих лии диинийәлләзии һүә гыйсъмәтү әмрии вә әсълих лии дүньйәйәлләтии фиһәә мәгаашии вә әсълих лии әәхыйратийәлләтии фииһәә мәгаадии вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәррин."

(Аллаһым! Һәр эшемне саклаучы булган динем белән мине котылуга ирештер. Эчендә яшәгән, тормышымны тәэмин иткән дөньямны минем өчен хәерле кыл. Кайту урыным булган ахирәтемне дә минем өчен хәерле нәрсәләр белән тулы бер урын әйлә. Үлемне дә минем өчен бөтен начарлыклардан котыла торган рәхәтлек итеп кыл.)

Ибне Габбастан (р.г.) Пәйгамбәребезнең шулай дога кылуы риваять ителгән:
رَبِّ اَعِنِّي وَلاَ تُعْنِ عَلَىَّ وَانْصُرْنَا وَلاَ تَنْصُرْ عَلَىَّ وَامْكُرْ لِي وَلاَ تَمْكُرْ عَلَىَّ وَاهْدِنِي

وَيَسَّرْ لِي الْهُدَى وَانْصُرْنِي عَلَى مَنْ بَغَى عَلَىَّ . رَبِّ اجْعَلْنِي لَكَ شَكَّارًا لَكَ ذَكَّارًا

لَكَ رَهَّابًا لَكَ مِطْوَاعًا لَكَ مُخْبِطاً إِلَيْكَ أَوَّاهًا مُنِيبًا رَبِّ تَقَبَّلْ تَوْبَتِي وَاغْسِلْ حَوْبَتِي

وَ اَجِبْ دَعْوَتِي وَثَبِّتْ حُجَّتِي وَسَدِّدْ لِسَانِي وَاهْدِ قَلْبِي وَاسْلُلْ سَخِيمَةَ صَدْرِي

"Рабби әгыйнни вә ләә түгънии галәййә вәнсурнии вә ләә тәнсур галәййә вәмкүр лии вә ләә тәмкүр галәййә вәһдинии вә йәссир лил-һүдәә вәнсурнии галәә мән бәгаа галәййә. Раббиҗгальнии ләкә шәккәәран ләкә зәккәәран ләкә раһһәәбән ләкә митъвәәган ләкә мүхъбитан иләйкә әүвәәһән мүниибән рабби тәкаббәл тәүбәтии вәгъсил хәүбәтии вә әҗиб дәгъвәтии вә сәббит хүҗҗәтии вә сәддид лисәәнии вәһди кальбии вәслүл сәхыймәтә садрии."

(Раббым! Миңа ярдәм бир. Ул ярдәм миңа зарар китермәсен, хәйләләр дә миңа зарар китермәсен. Миңа һидаять бир һәм миңа аны җиңеләйт. Миңа һөҗүм кылучыга каршы торыр­лык ярдәм бир. Әй, Раббым! Мине Сиңа күп шөкер иткән, Сине күп зикер иткән, Синнән бик курыккан, Сиңа күп буйсынган, Синең өчен бөгелгән һәм Синең өчен бик күп ялварган инсаннарыңнан әйлә.

Раббым! Тәүбәмне кабул әйлә, гөнаһларымны ю, догамны кабул ит, дәлилемне нык кыл, телемне тугрылыклы сөйләт, кальбемне һидаятькә ирештер, күкрәгемнән үч алу, кенә тоту һәм көнчелекне чыгарып бәр.)

Җәбир бине Габдуллаһ (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен сөйләгән:

Иң гүзәл зикер:
لآ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ

"Ләә иләәһә илләллааһ",

иң гүзәл дога:


اَلْحَمْدُ لِلَّهِ

"Әл-хәмдү лилләәһ".

Шәддәд бине Әүс шул доганы Пәйгамбәребездән (с.г.в.) өйрәнгәнен сөйли:


اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الثَّبَاتَ فِي اْلأَمْرِ وَأَسْأَلُكَ عَزِيمَةَ الرُّشْدِ وَأَسْأَلُكَ شُكْرَ نِعْمَتِكَ

وَحُسْنَ عِبَادَتِكَ وَأَسْأَلُكَ لِسَانًا صَادِقًا وَقَلْبًا سَلِيمًا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرٍّ مَا تَأْلَمُ

وَأَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا تَأْلَمُ وَاسْتَغْفِرُكَ مِمَّا تَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلاَّمُ الْغُيُوبِ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вә әс-әлүкә газиимәтәр-рушди вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гыйбәәдәтикә вә әс-әлүкә лисәәнән саадикан вә кальбән сәлиимән вә әгуузү бикә мин шәрри мәә тәэләмү вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәэләмү вәстәгъфирукә миммәә тәгъләмү иннәкә әнтә галләәмүл-гуйүүб."

(Аллаһым! Диндә Синнән ныклык телим, тугрылыкта Синнән газимәт телим, нигъмәтеңә каршы шөкер итәргә телим. Сиңа гүзәл бер шәкелдә гыйбадәт итәргә телим. Аллаһым! Синнән тугры бер тел һәм сәламәт кальб телим. Аллаһым! Белгән зарарлы нәрсәләрнең начарлы­гыннан Сиңа сыенамын, белгән нәрсәләрнең хәерен Синнән телим. Белгән һәр гөнаһым өчен Синнән мәгъфирәт телимен. Аллаһым, Син яше­рен нәрсәләрне иң яхшы белүче.)

Ибне Гомәр (р.г.) Пәйгамбәребезнең бер мәҗлестән китәр алдыннан йөз мәртәбә:
رَبِّ اغْفِرْ لِي وَتُبْ عَلَىَّ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

"Раббигъфир лии вә түб галәййә иннәкә әнтәт-тәввәәбүр-рахиим."

(Раббым! Мине гафу ит, тәүбәмне кабул ит. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм гөнаһларны ярлыкаучысың),— диюен риваять иткән.

Харис кызы Җүвәйрия риваять иткәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа бер дога өйрәткән:
سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ عَدَدَ خَلْقِِهِ ، سُبْحَانَ

اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ رِضَى نَفْسِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ

زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ زِنَةَ عَرْشِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ

كَلِمَاتِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ كَلِمَاتِهِ ، سُبْحَانَ اللهِ مِدَادَ كَلِمَاتِهِ

"Сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи гадәдә халькыйһии, сүбхәәнәллааһи ридаа нәфсиһии (3 мәртәбә), Сүбхәәнәллааһи зиннәтә гаршиһии (3 мәртәбә), Сүбхәәнәллааһи мидәәдә кәлимәәтиһии (3 мәртәбә)."

(Яратканнарының саны кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Үз затының риза булуы кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Гаршенең авырлыгы кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә). Сүзләрне яза торган кара тамчыларының саны кадәр Аллаһыны тәсбих итәм (3 мәртәбә.)

Шиһаб (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаз укыганда шулай дога кылуын сөйләгән:
يَا مُقَلِّبُ الْقُلُوبِ ثَبِّتْ قَلْبِي عَلَى دِينِكَ

"Йәә мүккаллибәл-кулүүби сәббит кальбии галәә дииникә."

(Әй, кальбләрне хәлдән хәлгә күчергән, Аллаһым! Кальбемне динең белән нык кыл. Динеңнән аерма.)

Зәед бине Әрхам Пәйгамбәребезнең, (с.г.в.) шулай дога кылганын сөйләгән:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسْلِ وَالْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَالْهَرَمِ وَعَذَابِ الْقَبْرِ .

اَللَّهُمَّ آتِ نَفْسِي تَقْوَاهَا وَزَكَّهَا أَنْتَ خَيْرُ مَنْ زَكَّهَا ، أَنْتَ وَلِيُّهُمْ وَمَوْلاَهَا .

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عِلْمٍ لاَ يَنْفَعُ وَمِنْ قَلْبِ لاَ يَخْش‍َعُ وَمِنْ نَفْسٍ لاَ تَشْبَعُ

وَمِنْ دَعْوَةٍ لاَ يُسْتَجَابُ

"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәли вәл-җүбни вәл-бүхъли вәл-һәрәми вә газәәбил-кабри. Әллааһүммә әәти нәфсии тәкъвәәһәә вә зәккәәһәә әнтә хайру мән зәккәәһәә, әнтә вәлиййүһәә вә мәүләәһәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин гыйльмин ләә йәнфәгу вә мин кальбин ләә йәхъшәгу вә мин нәфсин ләә тәшбәгу вә мин дәгъвәтин ләә йүстәҗәбү."

(Аллаһым! Мин бичаралыктан, ялкаулыктан, саранлыктан, артык картлыктан һәм кабер газа­быннан Сиңа сыенам.

Аллаһым! Нәфесемә тиешле булган тәкъвасын бир, аны пакьлә. Син аны арулатучыларның иң хәерлесе. Син Аның вәлисе һәм Раббысы.

Әй Аллаһым! Файда бирмәгән гыйлемнән, курку тоймаган йөрәктән, туймаган нәфестән һәм кабул ителмәгән догадан Сиңа сыенам.)

Габдуллаһ бине Гомәр (р.г.) Пәйгамбәребезнең шул доганы укуын риваять иткән:
اَللَّهُمَّ أَعُوذُ بِكَ مِنْ زَوَالِ نِعْمَتِكَ وَتَحَوُّلِ

عَافِيَتِكَ وَفُجْأَةِ نِقْمَتِكَ وَجَمِيعِ سُخْطِكَ

"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин зәвәәли нигъмәтикә вә тәхәввүли гаафийәтикә вә фүҗьәәти нигъмәтикә вә җәмиигый сүхътыйкә."

(Аллаһым! Нигъмәтеңнең кинәт бетүеннән, биргән исәнлекнең китүеннән, көтмәгәндә кайгы килүдән һәм бөтен газабыңнан Сиңа сыенамын.)

Тәмим әд-Дәри (р.г.) Пәйгамбәребездән (с.г.в.):
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ إِلَهًا وَاحِدًا

أَحَدًا صَمَدًا لَمْ يَتَّخِذْ صَاحِبَةً وَلاَ وَلَدًا وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ

"Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү иләәһән вәәхидән әхәдән самәдән ләм йәттәхыйз саахибәтән вә ләә вәләдән вә ләм йәкүн ләһүү күфүән әхәд."

(Аллаһыдан башка илаһ юклыгына шаһитлык бирәмен. Аның ише, охшашы, уртагы юк. Ул бердәнбер, шаны бөек бердәнбер илаһ. Хатыны һәм бала иясе булмаган. Аның тиңе булырлык бер кем юк) дисә, Аллаһ аңа кырык мең тапкыр кырык мең савап язар) дигәнен риваять кылган.

Әбү әд-Дәрдәдән (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребез (с.г.в.):
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ حُبَّكَ وَحُبَّ مَنْ يُحِبُّكَ وَالْعَمَلَ الَّذِي يُبَلِّغُنِي حُبَّكَ .

اَللَّهُمَّ اجْعَلْ حُبَّكَ أَحَبَّ إِلَيَّ مِنْ نَفْسِي وَأَهْلِي وَمِنَ الْمَاءِ الْبَارِدِ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хүббәкә вә хүббә мән йүхиббүкә вәл-гамәләлләзии йүбәлилгунии хүббәкә. Әллаһүммәҗгаль хүббәкә әхәббә иләййә мин нәфсии вә әһлии вә минәл-мәә-ил-бәәриди."

(Аллаһым! Синнән Сине сөюне, Сине сөйгән кешене сөюне һәм Синең сөюеңә ирештергән гамәлне сөяргә телим. Аллаһым! Сине сөюемне миңа үземнән, гаиләмнән һәм суык судан да сөекле кыл), дип дога кылыр һәм: "Бу Дауд (г.с.) догасыдыр дип әйтер. Даудны искә алган вакытта бу доганы да искә алыр һәм: "Ул кешеләрдән иң күп гыйбадәт кылганы булган",— дип әйтер иде.

Габдуллаһ бине Язид әл-Әнсаридан (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шулай дога итүе риваять ителгән:
اَللَّهُمَّ ارْزُقْنِي حُبَّكَ وَحُبَّ مَنْ يَنْفَعَنِي حُبُّهُ عِنْدَكَ . اَللَّهُمَّ مَا رَزَقْتَنِي مِمَّا

أَحِبُّهُ فَاجْعَلْهُ قُوَّةً لِي فِيمَا تُحِبُّ . اَللَّهُمَّ مَا زَوَيْتَ عَنِّي مِمَّا أَحِبُّهُ فَاجْعَلْهُ

فَرَاغًا لِي فِيمَا تُحِبُّ

"Әллааһүммәрзүкънии хүббәкә вә хүббә мән йәнфәгунии хүббүһүү гыйндәкә. Әллааһүммә мәә разәкътәнии миммәә үхиббүһүү фәҗгальһү куввәтән лии фиимәә түхиббү. Әллааһүммә мәә зәвәйтә ганнии миммәә үхиббүһүү фәҗгальһү фәрааган лии фиимәә түхибү."

(Аллаһым! Миңа сөюне, һәм Синең яныңда сөелүне, миңа файда бирәчәк кешенең сөйгесен бир. Аллаһым! Мин сөйгән нәрсәләрдән (мал, балалар, исәнлек һ.б.) миңа биргән синең сөюең хакына куәт бир. (Мин ул куәт белән яхшы гамәлләр кылырга телим.)

Аллаһым! Мин сөйгән нәрсәләрдән нәрсәне булса да кире алсаң, аның өчен Син сөйгән гамәлне кылыр өчен буш вакыт бир.)

Ибне Хүмәйд сөйли: Пәйгамбәргә (с.г.в.) килдем һәм:

— Йә, Рәсүлүллаһ,— дидем. Миңа Аллаһыга сыена торган бер дога өйрәт, аны укып, Аллаһыга сыеныйм. Аллаһының Илчесе кулымны тотты һәм шулай боерды:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ سَمْعِي وَمِنْ شَرِّ بَصَرِي

وَمِنْ شَرِّ لِسَانِي وَمِنْ شَرِّ قَلْبِي وَمِنْ شَرِّ مَنِيِّي

"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин шәрри сәмгыйи вә мин шәрри басарии вә мин шәрри лисәәнии вә мин шәрри кальбии вә мин шәрри мәниййи."

(Аллаһым! Колагымның начарлыгыннан, күземнең зарарыннан, телемнең явызлыгыннан, кальбемнең яманлыгыннан һәм җенси азгынлыктан Сиңа сыенам.)

Гайшә анабыздан (р.г.) риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафаты хәлендә шулай дога кылган:
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَالْحِقْنِي بِالرَّفِيقِ الْأَعْلَى

"Әллааһүммәгъфир лии вәрхәмнии, вә әлхыйкънии бир-рафиикыйль-әгъләә."

(Аллаһым! Мине гафу ит, миңа мәрхәмәт ит һәм мине бөек юлдашка ирештер.)

Хәзрәти Әбү Бәкер Пәйгамбәребездән шушы доганы өйрәнгән:
اَللَّهُمَّ فَاطِرَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ عَالِمَ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ . لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ

رَبَّ كُلِّ شَيْءٍِ وَمَلِيكَهُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ نَفْسِي وَمِنْ شَرِّ الشَّيْطَانِ وَشِرْكِهِ

وَأَنْ اَقْتَرِفَ عَلَى نَفْسِي سُوءً أَوْ أَجُرَّهُ إِلَى مُسْلِمٍ

"Әллааһүммә фәәтыйрас-сәмәәвәәти вәл-әръдый гаалимәл-гайби вәш-шәһәә-дә. Ләә иләәһә илләә әнтә раббә күлли шәй-ин вә мәлиикәһүү әгуузү бикә мин шәрри нәфсии вә мин шәрриш-шәйтаани вә ширкиһии вә ән әкътәрифә галәә нәфсии сүү-ән әү әҗүрраһүү иләә мүслимиин."

(Аллаһым! Әй күкләрнең һәм җирнең Ярату­чысы! Әй, яшерен һәм ачык нәрсәләрне белүче! Һәр нәрсәнең Раббысы һәм Хакиме буларак Синнән башка илаһ юк. Нәфесемнең начарлыгыннан, шайтанның явызлыгыннан һәм Аллаһыга тиңләвеннән, үземә каршы начарлык кылудан яки бер мөселманны начарлыкка тартудан Сиңа сыенам.)


14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.г.) бер догасы:
اَللَّهُمَّ أَسْأَلُكَ تَمَامَ النِّعْمَةِ فِي اْلأَشْيَاءِ كُلِّهَا وَالشُّكْرِ لَكَ عَلَيْهَا حَتَّى تَرْضَى

وَبَعْدَ الرِّضَا وَالْخِيَرَةَ فِي جَمِيعِ مَا يَكُونُ فِيهِ الْخِيَرَةُ بِجَمِيعِ مَيْسُورِ الْأُمُورِ

كُلِّهَا لاَ بِمَعْسُورِهَا يَا كَرِيمُ . اَللَّهُمَّ هَبْ لِي إِيمَانًا وَيَقِينًا وَمَعَافَةً

"Әллааһүммә әс-әлүкә тәмәәмән-нигъмәти фил-әшйәә-и күллиһәә вәш-шүкра ләкә галәйһәә хәттәә тәрдаа вә бәгъдәрридаа вәл-хыйәратә фии җәмиигый мәә йәкүүну фиһил-хыйәратү би җәмиигый мәйсүрил-үмүүри күллиһәә ләә би мәгъсүүриһәә, йәә кәриим! Әллааһүммә! Һәб лии иимәәнән вә йәкыйнән вә мүгаафәһ."

(Аллаһым! Синнән һәр нәрсәдәге нигъмәтләреңнең тәмамын һәм Синең ризалы­гыңны казануга кадәр һәм казанганнан соң да Сиңа биргән нигъмәтләрең өчен шөкер итүне телим. Җиңел вә хәерле эшләрдә миңа сайлау мөмкинлеге бир һәм авыр булганнарын түгел. Әй, Кәрим зат!

Аллаһым! Миңа иман, чын белем һәм хәерле ният бир.)
15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:
اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ تَأْخُذَنِي عَلَى غِرَّةٍ أَوْ تَذَرَنِي فِي غَفْلَةٍ أَوْ تَجْعَلَنِي

مِنَ الْغَافِلِينَ اَللَّهُمَّ اجْعَلْ عَمَلِي صَالِحًا وَاجْعَلْهُ لَكَ خَالِصًا وَلاَ تَجْعَلْ لِأَحَدٍ

فِيهِ شَيْئًا اَللَّهُمَّ تَوَفَّنِي مَعَ الْأَبْرَارِ ، وَلاَ تَجْعَلْنِي فِي الْأَشْرَارِ ، وَقِنِي عَذَابَ

النَّارِ ، وَالْحِقْنِي بِالْأَخْيَارِ

"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә ән тәэхузәнии галәә гыйрратин әү тәзәрании фии гафләтин әү тәҗгаләнии минәл-гаафилиин. Әллааһүммәҗгаль гамәлии саалихән вәҗгальһү ләкә хаалисан вә ләә тәҗгаль ли әхәдин фииһи шәй-ән. Әллааһүммә тәвәффәнии мәгаль-әбраар, вә ләә тәҗгальнии фил-әшраар, вә кыйнии газәбән-нәәр, вә әлхыйкнии бил-әхъйәәр."

(Аллаһым! Мине хәзерлексез тотуыңнан, гафләттә калдырып, аңсызлардан кылуыңнан Сиңа сыенам.

Аллаһым! Миңа изге гамәлләр эшләт, гамәлләрем Синең ризалыгыңа туры килсен, аларны рия күрсәтүдән ерак кыл.

Аллаһым! Минем җанымны яхшылар белән бергә ал, минем җанымны начарлар белән бергә алма. Мине җәһәннәм газабыннан сакла, сайлап алган колларың арасында кыл).



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   17




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет