Килешенгән: Расланган



бет2/4
Дата12.07.2016
өлшемі0.56 Mb.
#194831
1   2   3   4



1 нче сыйныф

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ . УКЫРГА ӨЙРӘТҮ

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (төп чор).

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбарәт анали­тик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән дә таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, журнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.

Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әзерлек чоры (3 сәгать)

Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — Җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан баш­ланган иҗекләр (уа, ил, ант), кушылмадан торган һәм кУШылма авазлардан башланган иҗекләр (чабу, күл-мәк, сирт-•Нэ> шомырт). Сузык авазларга басым ясап (умарта) яки суза төшеп (әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.



Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкрет авазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына а), калын яки нечкә әйтелүенә ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә с) карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым (сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау (сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен, сүздәге тәртибен күрсәтү), әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзеле­шен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү, ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.

Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу (ш: таш, шар, шешә...); сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән, а, у, ы һәм нечкә сузык авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә, әү, у, и, иа!, ау!)



Әлифба чоры, яки төп чор (38 сәгать) Укырга өйрәтү

Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу. Сузык аваз хәрефлә­ренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү (урыла үрелә).

Сузык аваз хәрефләренә карап, кушылмадан торган (ике хәрефле ачык) иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң

уку.


Башта — аваз анализы ясап, алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп, кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушыл­малардан (та, ла, тә, ти) сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре — [эрә], тиен — [тийэн], юкә — [йүкә], юка — [йукъа] һ. б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, үт), сузыктан һәм кушыл­малардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушыл­малардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә,



мә:к тә:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, бала­ларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга эзлекле күнектерү.

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп, укы­тучы үрнәгендә укырга өйрәнү.

Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.

Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы

Туган илем, туган телем, Ватаным Татарстан, гомумкеше-лек әдәп-әхлагы, гаилә тормышы, уку һәм хезмәт сөю, халкы­быз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары, маҗаралар, тылсымнар турында язучы­лар һәм халык иҗат иткән, хис һәм кичерешләргә бай әсәр­ләр (хикәя, әкият, җыр, шигырь, мәзәк, табышмак, мәкаль).



Балалар китабы белән эшләү

Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап). Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксын­дыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү. Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап, әсәр буенча гади генә уеннар оештыру. Сөй­ләгәндә, әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән фай­далану (сүзләр, сүзтезмәләр, әйтемнәр, мәкальләр, җор җөмлә­ләр һ. б.).

Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.

Әйтмә сөйләмне үстерү

Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибар­ны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органна­ры хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмә­ләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтә­рә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булган­нарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны

саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге пар­лы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з с, ч с, н ц, х һ, ш ж, ж й, п б, хю в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү (сүзләрдә, җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә анык итеп әйтү).

Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимче­лекләрне бетерү өстендә эшләү (туйган, боДау, баргаЛЛар, әйтсәңДӘГЕН, Йомга, СҮли һ. б.).

Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген (сүзлек хәзинә­сен) ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предмет­ларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрә­кәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ. б.) сүзләрне дөрес (урынлы) куллану һәм алар­ның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предмет­ларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүз­ләрне дөрес куллану {хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ. б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләр­не таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ. б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә (образлы итеп) кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.

Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшы­лап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорау­ларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстә­кыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормы­шында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөрес­леген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.

Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.



Әлифбадан соңгы чор. Уку. Сөйләм үстерү (25 сәгать)

Дәрестә уку

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; мәкальләр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр; Г. Тукай, Г. Ибра-һимов, М. Җәлил һәм аларның әсәрләре.

Ятлау өчен әсәрләр. Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан сөйләргә өйрәнү.

Уку күнекмәләре. Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләр­дән торган сүзләр, җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

Икенче ярты елда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп, кыска сүзләрне бөтен килеш уку. Таныш булмаган текстны уку темпы — минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.



Текст өстендә эшләү, бәйләнешле итеп сөйләү. Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү.

Балалар китабы белән эшләү. Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; таныш китапларның исемнәрен әйтү; китап исемен, авторын укып күрсәтү. Китап­ханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китап­ларны алып уку. Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыга­рылган китапларны сатып алу.

Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда, дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән, алымнардан, эш төрләреннән киң файдалану.



1 нче сыйныфта программа бүленеше. Тематик планлаштыру.
Грамотага өйрәтү чоры һәм уку



Тема

Сәгать саны

1

Әзерлек чоры

3

2

Төп чор (Хәрефләр һәм авазлар )

38

3

Уку

25



Барысы


66


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет